Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

Кәнәфи бәйрәме

Язучы Туфан Миңнуллин белән шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлангач, икесе бер Комитетта эшлиләр. Атна буе, айлар-еллар буе гел янәшә алар: бергәләп җыелышлар үткәрәләр, бергәләп командировкаларга йөриләр, төрле әдәби-мәдәни чараларда катнашалар, бергәләп бәйрәм дә итәләр.

Шундый бер олы бәйрәм алдыннан, гадәттәгечә, дуслар, фикердәшләр Разил бүлмәсенә җыела. Ә бүлмә хуҗасының – Комитет рәисенең өстәлендә өем-өем котлау открыткалары, дистәләгән телеграммалар. Разил, кунакларга бәйрәм табыны әзерләргә ниятләп, өстәлдәге открытка-телеграммаларны кочагына ала да үзе утыра торган кәнәфигә илтеп сала. Моңа аптырап карап торган Туфан шулчак, кызыксынып, Разилдән болай дип сорап куя:

– Нигә кәнәфигә куясың бу котлауларны, бүлмәдә урын беткәнмени?

Разил, кәнәфинең аркасын сыйпап, болай дип җавап кайтара:

– Туфан ага, татарның иң олпат аксакал язучысы булып та, шуны белмисеңмени? Бу котлауларның туксан тугыз проценты миңа түгел, менә шушы кәнәфигә килә бит. Бу – минем бәйрәм түгел, аның бәйрәме, әйдә, сөенсен әле! Иртәгә бу эштән китсәм, мине котлауларның саны йөз мәртәбә кимиячәк. Яңа хуҗа килгәч, кәнәфи тагын открытка-телеграммаларга күмеләчәк. Димәк, без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек!

Әйдә, кәнәфи өчен берне күтәреп куйыйк әле!

 

Җяүле Туфан

Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Кукмарага барырга хыялланып йөриләр. Тик менә машина табу мәсьәләсе генә…

– Туфан Миңнуллинның машинасы бар да бит, шофёры да тыңлаучан. Иртән эшкә тугыз белән уннарда гына килә шул Туфан. Ә безгә таң белән китәргә кирәк. Биреп тормас шул, син сорап кара әле, сине тыңлый ул. Халык язучысы дигән исемнән дә баш тартты бит ул, син әйткәч, – ди Гәрәй Рәхим.

Кичтән Марсель Галиев телефоннан Туфан Миңнуллин номерын җыя.

– Исәнмесез, Туфан әкә!

– Ярыйсы әлегә. Живой, – ди Туфан.

– Сәламәтлекләр ничек, Туфан әкә? Нәҗибә ханым еш елмаямы? Сез бит Нәҗибә ханымга гына түгел, безгә дә бик кирәкле шәхес, Туфан әкә.

– Йә… йә… – дип куя Туфан Миңнуллин, рәхәт изрәгән тавыш белән.

– Безгә генә түгел, бөтен халыкка кадерле шәхес бит сез, Туфан әкә. Шуңа күрә сәламәтлегегез турында халык кына түгел, үзегез дә бераз кайгыртырга тиеш. Хәтерлисездер, элек машинага гына утырып йөргән түрәләрдән көлә идегез, аяклары бетә бит бу бичараларның, дистрофикка әйләнә баралар бит болар, дип… Менә хәзер, депутат булгач, сез дә гел машинада... Әзрәк җәяү дә йөрергә иде, Туфан әкә. Бигрәк тә иртәнге якта... Сез бит Казансу буенда торасыз хәзер. Менә шуннан саф һава сулап, иртән эшкә җәяүләп барулары үзе бер шифа ич... Әйтүемчә, сез бит халыкка кирәк язучы, Туфан әкә... Шекспирдан кала икенче зур драматург.

– Йә, йә, – дип куя Туфан Миңнуллин, иркә мырылдауга күчеп. Марсель Галиев тән болай ук кайгыртучан, җылы мактау сүзләрен еш ишетергә күнекмәгән Туфан Миңнуллинның зиһене таралып китә, каш арасындагы өч ермачлы җыерчыгы языла, күңеле тула.

– Рәхмәт инде җылы сүзеңә, хак әйтәсең, иртәләрен җәяү йөрергә бик кирәк тә соң... Тукта әле! Син нишләп болай... аек баштан үзең... Хискә бирелеп киттең әле... Берәр йомышың бар мәллә?

– Йомышым дип, Туфан әкә, әллә ни йомыш юк инде анысы. Шул... машинаңны биреп торсаң, дигән идем, иртәгә, иртәнге якта...

– Гомер булмаганны, нигә бик җәелеп сөйли, дисәм... Баштан ук йомышыңны әйтергә иде аны.

– Ул хакта бит Ризван Хәмиднең беренче һәм соңгы язган хикәясе бар, Туфан әкә, – дип, сикәлтәле көлә Марсель Галиев. Пауза бирмәскә, Туфан әкәне мактау иләслегеннән айнытмаска кирәк дип, тизрәк сөйли башлый.

– Күршесе Гайҗан бабайга Мансур исемле малай йөгереп керә дә: «Бабай, Рәмиснең велосипедын алып торыйм әле?!» – ди. Шулчак Гайҗан бабай: «И-и, улым, улым, йомышыңны алай ордым-бәрдем хәбәр итмә син, – ди. – Башта хәлне белеш, сихәтлегең ничек, бабай, башың авыртмыймы, аякларың сызламыймы, диген. Сыерыгыз сөт бирәме, Хөсни әби коймак пешерәме үзеңә, дип сора. Минем күңелне тәмам йомшарткач инде, оныкның биләсәпитен үзем китереп куярмын алдыңа», – дигән. Берничә көннән соң теге – Мансур исемле малай тагын шулай йөгереп кергән дә: «Исәнме, Гайҗан бабай, исән-сау гына торасыңмы, аякларың сызламыймы, Хөсни әби тәмле итеп коймаклар пешерәме үзеңә...» – дип тезеп киткән. Моңа бик күңеле булган Гайҗан бабай, малайның башыннан сыйпап: «Хәзер инде төп сүзгә күчсәк тә була. Йомышың ни иде, олан?» – дип сорап куйган.

– Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна! – дип кычкырып җибәргән малай.

Бу кыйссаны тыңлый-тыңлый Туфан Миңнуллин бик рәхәтләнеп көлеп куя да:

– Хикәяң шәп! Ризван Хәмид язгандырмы-юкмы, әмма хикәяң әйбәт! – ди. Бераз уйланып тора да, саранлыкка юмартлыгын, юмартлыкка саранлыгын бизмәнгә куеп карый да: – Болай булгач, иртәгә иртән эшкә җәяү барырга туры килә инде... – ди.

 

Пыт-пыт

Бөтен депутатлар да юри генә уйный, ә Туфан Миңнуллин чынлап уйный... Шулай итеп, ул, СССР Югары Советы сессиясендә законнар кабул итеп утыра торгач, 17 кило 658 граммга кимеп, тәмам ябыгып кайтып төште. Бөтен дөньясына кул селтәде дә туган авылына юл тотты. Трактор сатып алды. Үзенекен дә, күрше-тирә карчыкларның да бакчаларын сөреп-тырмалап чыккан быел. Бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, помидор, кыяр утырткан. Кориандр, әнис, борыч, тәмәке, тмин һәм тагын әллә ниләр чәчеп бетергән.

– Тракторыңның маркасы нинди? – дип кызыксына язучылар.

– Дүрт тәгәрмәчле инде, – ди ул, сорауны бик өнәмичә.

– Ә маркасы нинди?

– Арткы тәгәрмәчләре зуррак, алгылары бәләкәйрәк.

– Юк, маркасы нинди, дим?

– Маркасы дип... Пыт-пыт итеп эшли инде!..

 

Бәхәс

«Минем казылык», – ди Тычкан,

Күсе әйтә: «Минеке!».

Ә бит урланган казылык

Миңлебикәнеке.

 

Язып тормыйм мәсәлнең ахырын,

Шунысын гына әйтәм:

Бәхәс объекты – Кырым...