Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әти. Әни. (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Белмим, озак газаплаган булыр идемме әниемне, печән тузаны мине тоттырды. Әни: «Нишләргә инде, нишләргә, әллә соң күл төбеннән эзләп караргамы?» – дип, баскыч төбендә җылап утырганда, мин төчкереп җибәрдем... Печән астыннан абый мине казып алды, әни кулына тоттырды. Әнинең кыйнаячагына әзерләнеп, куырылып килдем. Ләкин әни «хәерсез»дән башка сүз әйтмәде. Мине гаҗәпләндереп, үзем белгән гомеремдә беренче тапкырдыр, мине кочаклап җылады. Шуннан соң әни, миңа сугарга дип кизәнгәндә дә, сукмый кала иде. «Кыйнап, игә китереп булмый бу кире тәрене», – дия иде. Аналарга хас сизгерлек белән ул минем йомшак ягымны белеп алды. Миңа эш кушканда, мине мактый иде. «И, безнең Туфанга әйттеңме, ул аны хәзер эшли, безнең Туфанга әйтеп тә торасы юк, казларны үзе алып кайтып яба ул», – дип эшләтә иде. Һәм мин, ни хикмәттер, йөгереп-йөгереп эшли идем. Ул гадәтем әле дә сакланып калган. Мине ачуланып, сүгеп, приказ биреп бер эш эшләтә алмыйлар, мине эшләтер өчен «җил ягына салам кыстырыбрак» эш итәргә кирәктер. Ә бит ул холык миңа әнинең үзеннән күчкән. Әгәр бригадирлар: «Фәлән эшкә барасың», – дип кенә тәрәзәдән кычкырып китсәләр, әни өйдән дә чыкмый иде. Әгәр инде: «Халисә яки Халисә апа, фәлән эшкә чыгарсың инде, ярыймы», – дисәләр, өйдәге бөтен эшен ташлап, колхоз эшенә китә иде һәм пәри шикелле эшли иде. Мондый холык әнидә генә түгел, әнинең мин белгән абыйларында да, энесендә дә бар иде. Барысы да горурлар, әз генә кимсетүгә дә түзә алмый торганнар. Ул горурлык хисенең үземдә булуына сөенеп бетә алмыйм.

Әни үз нәселе белән горурланырга, хәтта мактанырга да ярата иде. Безне ул һәрвакыт, кешедән ким булмагыз, дип өйрәтте. Менә бер мисал. Бервакыт абый белән бәләкәй арба тартып, урманга утынга бардык. Безнең белән күрше малае да бар иде. Кайтып килгәндә, тыкрыкта безне әни куып тотты. Арба тәртәсен безнең кулдан тартып алып, арбаны җилтерәтеп алып китте. Без көчкә арба артыннан өлгердек. Ишегалдына кергәч: «Ике күсәк, икесенә бер карга оясы төяп кайтып киләләр бит. Шәһитнең берүзенә икегезнекеннән күп. Ничек оялмый авылга кердегез?» – дип, безне ачуланды. Абый: «Ничек төйик, арбаның күчәре чатнаган бит», – дигәч кенә тынычланды. Безне болай итеп ачуланганда, әнинең күңелендә малга хирыслык, күбрәк булсын, дигән комсызлык хисе ятмаган, әлбәттә. Үз балаларының бүтәннәр алдында сынатуына гына ачуы чыккан. Бервакыт ишетеп калдым – фронттан кайтып, берничә айлар өйдә торганнан соң, әтигә дә әйтеп куйды әни: «Дүрт ел йөреп, бер урдин да тагып кайтмагансың», – диде. Әти аңа сугышның нәрсә икәнен сабыр гына аңлаткач та, әни килешмәде. «Үзем барган булсам, икедән дә кимне алмыйча кайтмый идем», – диде. Бу сүзләрне ул әтинең үзенә генә әйтте. Ә башкалар алдында әтинең «За отвагу» медален күкләргә чөеп мактады. Ул аны медаль димәде, урдин дип атады. «Ул урдинны иң куркынычлы сугышта җиңгән өчен генә бирәләр икән», – дип сөйләп йөрде.

Абыйны укытып, зур кеше итә алмаганына бик үкенде әни, сеңелнең укымавына да борчылды. Минем укуыма сөенеп туя алмады. Мин Мәскәүгә укырга киткәч: «Безнең Туфан бик зур кешегә укый, райком сиклитарыннан да ким урынга куймаячаклар», – дип мактанып йөргән. Мин районыбызга кайтып, «зур кеше» була алмагач, бераз кәефе төшеп йөрде. «Мәскәүдә биш ел укып, колхоз председателе дә була алмадың», – дип әйткәли иде. Газета-журналларда бәләкәй-бәләкәй хикәяләрем күренә башлагач, әни ул газеталарны урам буйлап кеше саен күрсәтеп йөргән, мине күккә чөеп мактаган. Әгәр дә минем «бөеклегемә» тел тидерүче булса, аңа инде сүзнең матурын сайлап тормаган.

Бервакыт шулай кибеткә шикәр алырга кергән дә, кибет эчендәгеләргә минем хикәя басылган гәҗитне күрсәткән. Шунда бер агай-эне саксызлык күрсәтеп: «Ни, Туфан да булдымы язучы! Аның кебек кенә мин дә язам», – дигән. Эләккән тегеңәргә әнидән! Кибеттән чыккач, әтигә сөйләгән: «Бер сүз әйтеп үтердем үзен», – дигән. «Нәрсә дип әйттең соң?» – дип сораган әти. «Минем улым синең сыман кибет төбендә баш төзәтергә ялманып тормый. Кирәк икән, яшьнеге белән ала аракыны, синең сыман бирәннәргә эчерергә, дип әйттем», – дигән әни. Мондый «аргументтан» соң, әлбәттә, теге агай-эне хурлыкка калган, миңа хөрмәт бермә-бер арткан

Мин авылга кайтканда, әни һәрвакыт «әйбәт кәчтүн-чалбар киеп кайт, эшләпә киеп кайт, фифирусның җуанын авызыңа кабып кайт», – дип, кабаткабат тукый иде. Акчаны үзем белән алып кайтмаска, почта белән җибәрергә куша иде. Нигә икәнен соңрак белдем. Миннән килгән акчаны почтага барып алганчы, әни укый белмәгәнгә салынып, кибеттә акча язуын кешеләргә укыта икән. «Бу җитмәсә, тагын җибәрәм, дип әйткән әле Туфан», – дип сөйләнә икән. Белмим, ничә тапкыр җибәргәнмендер (һәрхәлдә, күп түгел) әниләргә акча, әмма авыл халкының хәтерендә миннән акча явып кына торган кебек булып калган. Барысы да әни аркасында. Безне яхшы итеп күрергә һәм күрсәтергә теләве бик көчле иде аның. Ул әдәби, фәнни китаплар укып, философик категорияләр белән фикер йөртми иде. Философиясе бик гади иде аның: «Ил алдында хур булма, кеше көлдермә, яманатың дөньяга чыкмасын»– аның безне тәрбияләүдәге төп принциплары шул булды. Балаларының кимчелекле яклары өчен бик борчылды. Икейөзлелекне яратмады әни. Хәер, икейөзлеләнүне күпләр яратмый, әмма яратмасалар да, кайберәүләр еш кына үзләре икейөзлеләнәләр. Кешенең алдында бер төсле сөйләп, артында икенче төрле сөйлиләр. Әнидә ул булмады инде. Әгәр җененә туры килмәгән кеше булса, ул кеше әллә кем булса да, аның белән исәнләшми иде. Әти белән бергә өйгә төрле кешеләр кайта иде. Әни аларның күбесен белә. Кайберләрен ул ачык йөз белән каршы ала, хәзинәдә булганын барын да өстәлгә куя, кайберләренә «закуска»ны да ярты телем ипидән арттырмый. Әле аны да өстәлгә почмактан гына ыргыта иде. Соңыннан әти сабыр гына әнигә алай ярамаганлыгын аңлата

Төчеләнүне белмәде әни. Безгә ни генә эшләсәк тә, рәхмәт әйтми иде. Бүтән әниләр: «И балам, менә рәхмәт, күчтәнәчләр алып кайткансың», – дигәндә, әни, бер сүз әйтми генә, күчтәнәчне алып куя иде. Ул хакта бер тапкыр үзенә дә әйттем. «Шул сүзне ишетер өчен генә алып кайттыңмыни?» – дип, авызымны томалады. Үзе дә ул яхшылыкны рәхмәт ишетер өчен яки әҗәткә эшләми иде. Эшли икән яхшылыкны, болай гына эшли. Аның өчен яхшылык эшләү гап-гади, табигый бер нәрсә иде. Хәер, әни генә түгел, аның бөтен туганнары да, кеше алдында таралып китеп, кешегә мактау сүзләре яудырып, сөйкемле сөяк булып күренә белмиләр иде. Алар үзләренә карата эшләгән яхшылыкны, изгелекне күңелләре белән кабул итеп, эчтән генә рәхмәт укыганнардыр, күрәсең. Шуңа күрә кемдер биргән бүләк яки күчтәнәчне кадерләп саклап тота иде әни. Бервакыт күрше Җиһан апа белән бергәләп, сандык актарганнарын читтән генә күзәтеп торырга туры килде. Мин әнине алай матур итеп сөйли белә дип уйламый идем. Ул сандыкта ничә еллар буе сакланган яулыклар, сөлгетастымаллар, оеклар, күлмәкләрне кайчан кем алып биргәнен әйтеп, аларга рәхмәтләр укыды. Сандыктан алган һәрбер әйберне шундый итеп сыйпапсыпырып куя барды, аның кул хәрәкәтләренең салмаклыгында күңелендә әйтелми калган әллә ничаклы рәхмәт сүзләре ята иде. Табигый кыргыйлык бар иде шул әнидә.

Әтигә карата мөнәсәбәте бик кызыклы иде әнинең. Ул турыда мин әти турында язганда яздым, монда кайбер вакыйгаларны гына өстәп куям. Беренчедән, шуны әйтергә кирәк – безнең әтиебезнең ир буларак дәрәҗәсен төшерерлек, күңел рәнҗетерлек кечкенә генә дә кыек эш эшләмәде. Әтинең фронттан кайтканын өзелеп көтте. Безгә һәрвакыт әтине олылап кына сөйли иде. Әти кайткач, еш кына аны теге яки бу уңай белән битәрләргә ярата иде, тик беркайчан да чамадан чыкмады. Әтинең безгә кулы белән кагылу түгел, теле белән бер мыскал ачулы сүз әйтмәячәген белгән хәлдә дә, «әтиегезгә әйтәм» дип «куркыта» иде. Тормышның вак-төяк, әмма җанны ашый торган мәшәкатьләреннән еракта, әнинең ышыгында яшәде әти. Безне дә әтине олыларга өйрәтте әни. Бервакыт, алтмыш ничәнче елда бугай, абый белән авылда очраштык та, бакчага чыгып, әти-әни күзеннән кура җиләкләре арасына качып, очрашуны билгеләп үтмәкче булдык. Шешәнең бөкесен генә ачкан идек, әллә каян әни килеп чыкмасынмы! «Оятсызлар, – диде ул, – тапканнар урынын! Әтиләреннән качып, эчеп утыралар. Әтиегез юкмыни сезнең, зинадан тудыгызмыни сез? Олы кеше булганнар, имеш, әтиләрен онытканнар». «Үзең бит әтигә күрсәтмәскә кушасың!» – дигән булдык без. «Мин ни әйтмәм, үз башыгыз юкмыни?» – дип, пырлап китеп тә барды. Әтине чакырып китердек. Стаканны кулына гына алган иде әти, әни тагын пәйда булды. «Оятсыз, – диде ул әтигә, – намазлык өстендә утырасы башың белән малайларың алдында авыз күтәреп эчеп утырасың», – диде. «Үзең әйттең бит әтине чакырырга», – дидек. «Мин ни әйтмәм, үз башы юкмыни аның?» – дип, тагын пырлап китте әни.

Әнинең өстән генә караганда һичнинди логикага сыймый торган сүзләрендә гаҗәеп төгәл эзлеклелек ятканын соңрак аңладым мин. Олылый белергә һәм олы була белергә өйрәтү дәресе иде ул.

Икенче тапкыр әни мине әти үлгәч шаккатырды.

Әти караватта ята. Әни аның баш очында утыра. Беркемгә бер сүз әйтми, әтигә караган да тып-тын гына утыра. Шунда ул кинәт, өйдәге бөтен кешене аптырашта калдырып: «Бәхетең булган икән, миннән алда үлдең», – диде дә тагын тынып калды. Бөтенебез бер-беребезгә карашып куйдык.

Әтине җирләгәч, бу турыда әнинең исенә төшердем. «Нәрсәсенә аптырадың? – диде ул. – Мин алдан үлсәм, йөрер иде кая барып бәрелергә белмичә. Кайсыгызга кирәк? Монда кайтканда да, китәргә генә ашыгасыз. Әти-әни кайгысымыни хәзер, балагызны карарга да вакытыгыз юк».

Әнинең ничаклы хаклы икәнен еллар үткән саен ныграк аңлый барам. Карчыклары үлгән кайбер язучы агайлар, чыннан да, кая барып бәрелергә белмичә интегәләр. Хатын-кызсыз без бигрәкләр дә булдыксыз икәнбез шул.

Әни бик озак чирләде. Сулышы кысыла иде, ягъни бронхиаль астма. Каһәр төшкән чир икән ул. Бу чир белән чирләүче кайберәүләр яхшы тәрбия күреп, үз җайлары белән бик озак яшиләр. Безнең әни андый түгел иде шул, тыныч яши алмый иде, һәм шуның нәтиҗәсендә, авыруы көчәйде. Чирләве белән һич кенә дә килешә алмыйча, чирне җиңеләйтү өчен әни бик күп дару эчте. Дару күп эчүнең зарарлы икәнен әйтеп торсак та, килешмәде...

Интегеп үлде әни. Һәм без аңа берничек тә ярдәм итә алмадык. Хәзер уйлап-уйлап утырам да, ярдәм күрсәтеп булгандыр, мәгънә, теләк җитеп бетмәгәндер сыман тоела. Беләм, бу бары тик үз-үзеңне юату гына. Әгәр дә әни исән булса...

Сулар үргә таба акмый. Хәерле булсын. Әни безгә рәнҗеми китте – бердәнбер юаныч шул гына.

Авыл зиратында әти белән әнинең каберләре янәшә. Икесе бер чардуган эчендә. Икесенә бер таш...