Логотип Казан Утлары
Публицистика

Театрыбызның Әлмәндәре

Кем турында гына яза башласаң да, әлбәттә, үзең турында килеп чыга. Менә хәзер дә Туфан абый хакында дигән булып, үзем турында язам.
Без бала чакта көз көне әти-әниләр кырдан көнбагыш җыялар иде. Беркөн иртән капчыклар, агач тукмаклар алып чыгып китәләр дә көн кичкә авышкач, 4-5 капчык көнбагыш җыеп алып кайталар. Ул капчыклар кышка кадәр мич башында саклана. Озын кышкы кичләрдә без бөтен гаиләбез белән (7 кеше) тезелешеп утырып, көнбагыш чиртә-чиртә, татарча спектакльләр карый идек. Шул чорлардан күңелгә кереп калган унлап әсәр бар. Алар арасында Туфан Миңнуллин пьесаларыннан «Авыл эте Акбай», «Әниләр һәм бәбиләр» һәм, әлбәттә, «Әлдермештән Әлмәндәр». Аларны кабат-кабат күрсәтәләр иде – ничә капчык көнбагыш чиртелгәндер әлеге әсәрләргә хозурланганда. Иртән, кем эшкә, кем мәктәпкә таралышып бетәләр. Мин – бәләкәй, әби белән өйдә калам. Кич утырудан соң келәмгә анда-санда коелган көнбагыш кабыкларын тузан суырткычы белән суырту – минем вазифа. Кичтән караган спектакльне тагын бер кат башымда әйләндерә-әйләндерә мин фирүзә төсендәге «Ракета» тузан суырткычы белән келәмне суыртам. Ул чакларда мин үзем дә «Ракета» сыман, Туфан абыйның һәрбер фикерен йотып, сеңдереп бара идем.
Сигезенче сыйныфта укыганда, мәктәптә татар теле укытучысы Розалия апа җитәкчелегендә «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен спектакль итеп куя башладылар. Өлкән сыйныфтагы актив кызлар бу эшкә җиң сызганып тотынганнар, егетләр катнашырга атлыгып тормаганга, рольләрне үзара бүлешкәннәр. Кеше җитмәгәч, мине дә чакырдылар. Минем шулкадәр Әлмәндәр картны уйныйсым килә иде, аны егет кеше уйнарга тиеш, кызлардан нинди Әлмәндәр инде дип, әрсезләнеп, әлеге рольне миңа тапшыру дөрес буласына барысын да күндердем һәм уйнадым. Камал театры спектакленең һәр мизгелен яттан белгәнгә, Шәүкәт абыйның тавышы колакта яңгырап торганга, мин бу рольне бик җиңел башкардым – авылдашлар да яратып карадылар дип истә калган.
Әлеге спектакльне әзерләгәндә, бөтен драматургия законнары буенча минем күңелемдә каршылык туды (каршылык – драматургиянең нигезе!): «Нишләп әле без кайдадыр Казанда яшәп яткан Туфан Миңнуллин әсәрен уйныйбыз?» «Үзебез турында үзебез язып, шуны уйнарга кирәк!» – дигән фикергә килдем мин һәм төннәрнең берсендә инде йокларга яткан җиремнән торып, иске дәфтәрләрдә калган чиста битләрне ертып алып, карандаш белән пьеса яза башладым. Шул төнне яткан җиремнән тормаган булсам, мөгаен, киләчәктә драматург булып китмәс тә идем. Яза башладым, әмма яза белмим. Кабат Туфан агага мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мин аның пьесаларын кабат-кабат укып, пьеса ничә биттән торасын, репликалар, ремаркалар ничек языласын өйрәндем. Һич арттырусыз әйтәм, мин Туфан абыйның пьесаларындагы хәреф санына кадәр санадым, чөнки кулъязма белән басмада күләм төрле. Нинди күләмдә кирәк икәнен аңлар өчен мин Туфан абыйның бер биттә ничә юл, бер юлда уртача ничә хәреф икәнен санадым һәм математик формулалар кулланып, аның бер басма бите минем ничә бит кулъязмама тәңкәл килгәнен исәпләп чыгардым! Беренче пьесам шулай туды, «Җәйге төннәрдә» дип исем бирдем, ул чакта миңа 14 яшь иде.
Соңрак, артистлыкка укырга кергәч, Туфан абыйны Камал театрында еш күрергә туры килә иде. Иң кызыгы: без аның белән бер мәртәбә дә утырып, иҗат турында сөйләшкәнебез булмады. Бер яктан – үкенечле, икенче яктан – ә нәрсә турында сөйләшәсең? Ул әйтәсе сүзләрен әсәрләрендә әйтә, мин ул сүзләрне хәрефенә кадәр санап өйрәндем. Минем премьераларыма ул һәрчак килә иде, кулны кысып котлый, елмая, күзгә туры карый – ә Туфан ага яратмаган кешеләренә борылып та карамый иде, дип беләм. Шуңа мин моны хәер-фатиха итеп кабул иттем.
Тагын бер хатирә. 2007 елда миңа Язучылар берлегенә әгъза итеп керергә тәкъдим иттеләр, аның өчен өч язучыдан тәкъдимнамә кирәк. Берсен Юныс абый Сафиуллин бирде, икенчесен – Данил абый Салихов. Тагын берәү кирәк. Кемнән сорарга? Камал коридорында Туфан абыйны очраттым да куркып кына мөрәҗәгать итәргә булдым. Туфан Абдуллович: «Илгиз, иртәгә Дәүләт Советына кил, язып куярмын, алып китәрсең!» – диде. Мин инде оныткандыр дип, анда кертмәсләр дә дип уйлап, Дәүләт Советына бардым, бүлмәсенә керттеләр. Туфан абый бер бит кәгазь алды да тәкъдимнамәсен укып та бирде – онытмаган!
Мин дә онытмыйм. Туфан ага белән бәйле бер мизгелне дә. Күзне йомсам, хәзер дә Камал театрында «Дивана» спектаклендә утырган кебек булам (Режиссёры Ф.Бикчәнтәев). Мин ул премьераны өч көн рәттән, залның өч төрле җиреннән утырып карадым – өч көн рәттән бер үк урыннарда еладым. Туфан аганың теле тормыштагыдан да чынрак кебек. Бер җөмләсе белән ул тамашачыны аяктан егып салырга, дөньяңның астын өскә әйләндерергә мөмкин. Сәйдәшев көйләре кебек Туфан абыйның сүзләре татар кешесенең күңел ишекләренә шакып тормыйча гына үтеп керә.
Бүгенге көндә без Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын сәхнәләштерәбез. Эш дәверендә тагы бер кат инанам, Туфан абый диалогны шулкадәр оста үрә, ул аның чигү чиккән сыман килеп чыга: бер сүз артык та, ким дә түгел. Артистлар аның текстларын бер-ике укып чыгуда истә калдыралар – димәк, автор фикерен төгәл, аңлаешлы итеп, тормышчан тел белән әйтеп бирә алган.
2012 елның апрель азагы иде бугай. Камал театры каршында чия төсендәге автомобиль тора. Ишек ачылды да, аннан Туфан абый төште, мине үз янына чакырып алды. Ни әйткәнен хәтерләмим, хәлләр сорашты бугай, бик җылы сөйләште. Бу соңгы очрашуыбыз иде...
Ничек шулай булган соң: тормышның ачысын-төчесен шактый татыган өлкән яшьтәге әби дә, физик хезмәт белән көн күргән әти-әни дә, төрле яшьтәге дүрт бала да телевизордан күзләрен алмыйча «Әлдермештән Әлмәндәр»не караган? Мөгаен, күңелләрне сафландыру өчен, җаныбызны бераз назлар өчендер... Үзебез дә моны аңламастан, без аксакалыбыз, чын мәгънәсендә Ил агасы булган Туфан абыебызның зирәк фикерләрен ишетеп, милли кыйблабызны барлаганбыздыр.