МОХТАРИЯТ

 

 

Башлам

 

Җете төсләргә ерак әле.

Дөнья – сызгаланып ташланган соры рәсем гүя. Төксе туфрак. Аксыл күк. Бетергечнең зыр кубуыннан гына йомры болытлар оешкан. Карандаш очы сынып-сынып киткән урын – кошлар.

Такыр тау башы. Андагы шәрә каеннар – күк белән җирне тарттырып ямаган тегәрҗепләр, диярсең.

Чынлыкта, киресенчә, чик сызыгы ул. Япан кырны урталай ярып үткән каенлык. Безнең бакча артында гына. Инеш аркылы. Кече як тәрәзәсеннән күренеп тора.

Без әтәй белән еш менә идек анда. Хәзер түгел. Җәйнең җете төсләрдә кабарынган-бүртенгән чагында. Табигать тавышларының һәр чыңы меңгә теленгәндә. Җир яссы заманда. Дөньяда һәрнәрсә бары тик әтәй белән үлчәнә алганда: әтәйдән зуррак, әтәйдән кыскарак, әтәй кадәр...

Мин кәлтә сыман шуышып кына агач башына үрмәлим. Башта дөньяны барлап чыгам. Уңда – безнең авыл, сулда – безнеке түгел. Ләкин икесендә дә безнеңчә, татарча сөйләшәләр. Икесенә дә кул сузымы ара.

Аннары каен ябалдашларын ботарлый башлыйм. Артыгын тырышып ташлаганда, үзем дә егылып төшәм. Әтәй күргәндә, бер җир дә авыртмый, билгеле.

Ул пиннек әзерли.

Мин каенлыкның бер ягыннан икенче ягына чабулыйм:

– Татарстанда! Татарстанда түгел!.. Татарстанда!..

Кичә генә әле.

Бик күптән.

 

Кече Татарстан

(1920 ел)

 

Анамның сөте,

Тире атамның –

Кече Татарстан –

Минем ватаным.

 

Иманасы да,

Иманы да бар.

Тарихы гына –

Тоташ яралар.

 

Тураклаганнар.

Пычак – коралы:

Бусы – Иделе,

Бусы – Уралы,

 

Бусы – бавыры,

Бусы – үпкәсе...

Авызын җимер –

Теше үтмәсен!

 

Пычак очында

Җаным күшегә:

Бусы – күршегә,

Бусы – күршегә!..

 

Тунаудан артып

Калганын таны:

Кече Татарстан –

Минем ватаным.

 

Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең[1] поезд кузгалыр алдыннан

Татарстан АССР белән хушлашуы

(Казан, 1921 ел)

 

Татарстан Республикасын булдыру мәсьәләсендә Сәетгалиев соң чиктәге аумакайлык, тотрыксызлык һәм умырткасызлык күрсәтте. Башта ул җаваплы татар хезмәткәрләрен «үзәк белән килешеп... Олы Татарстан (Идел-Урал штаты яисә Татар-Башкорт республикасы) оештыруга ирешәчәкмен» дип ышандырды...

Мирсәет Солтангалиев[2] кулъязмасыннан

 

Эш шунда ки, өлкә комитеты һәм партконференция Сәетгалиев җитәкчелегендәге хөкүмәтнең эшкә яраксызлыгын билгеләп үтте һәм аның кайбер әгъзаларын алыштырырга карар кылды...

Кәшшаф Мохтаров[3] чыгышыннан

 

Китәр өчен –

Егерме дүрт сәгать.

Шундый сәер, шундый гаҗәп нәрсә:

Әле кичә генә түрдә идем.

Бүген бәхилләшәм.

Кыйблам – Мәскәү.

 

Миңа изге бурыч куйды фирка:

Ныгытырга Октябрьнең данын

Икмәк кирәк, диде, икмәк кирәк,

Бик күп кирәк! –

Һәм мин таптым аны.

 

Һаман сугыш бара,

Дошман яный,

Һәм инкыйлаб уты сорый мәгъдән[4]! –

Шундый чакта шомландырсын, имеш:

Татар авыллары авыр хәлдә...

 

Дөнья

Үте белән

Тойган чакта

Тынычлыкта нинди давыл барын,

Ыңгырашу сискәндерсен, имеш:

Ачтан үлә татар авыллары...

 

Шуның өчен нәгърә-ләгънәт орды

Чыраема күпме тел бистәсе.

Үзе дурак! –

Урыс кебек әнә

Чөгендерен чәчсен,

Кәбестәсен...

 

Туземецлар – мәгъдән генә ләса

Инкыйлабка!

Һәм шул булды сәбәп:

Дүрт ягың да кыйбла, диде алар.

Китәр өчен –

Егерме дүрт сәгать.

 

Большевикка һәр үкенеч – язык!

Җинаятьче данын йөртим, юкса, –

Арабызда

Бөек Октябрьне

Җинаять дип танучылар булса.

 

Җирләр, сулар тетри!

Планетаны

Ялмый бара һаман кызыл ялкын!

Ни син монда, мескен республика?

Ни син монда, аның мескен халкы?

 

Һай, татарлык-тарлык!

Шаккатарлык:

Шундый чорда

Мышык-мышык һаман! –

Эче җыелмаган чебеш сыман,

Коры кабыгына ышыклана.

 

Тураерга,

Зураерга вакыт –

Кереп зуррак ыру исәбенә! –

Бер юл!

Бер ил!

Бер тел!

Ә гайресе –

Правый уклон вәсвәсәсе генә.

 

Бөек Идеягә тугры калып,

Туры юлдан барып сөрлекмәскә!..

Дүрт ягың да кыйбла, дип лаф ору –

Бушбугазлык.

Безнең кыйбла – Мәскәү.

 

Бәхилләшәм мәңгелеккә, гелгә!

Монда кысан, һава кыса, тыгыз...

Гаепләшмик:

Мин беренче түгел.

Һәм соңгысы булмам,

Ышаныгыз!

 

Җир эшләре комиссары Юныс Вәлидинең[5]

Халык Комиссарлары Советы рәисе Кәшшаф Мохтаров алдында

тәүге исәп-хисап тотуыннан өземтә

(Казан, 1921 ел)

 

Ахыр чиктә хакимияткә «уңнар» килә һәм алар республика белән 1921 – 1924 елларда идарә итә... «Кәшшаф Мохтаров хөкүмәте» оеша.

Тарихчы Рәмзи Вәлиев хезмәтеннән

 

...Мохтаров җитәкләгән Татарстан Республикасы хөкүмәте Казан читендә һәм Идел-Чулман ярларында татар торак пунктларын тергезергә керешә. (Билгеле булганча, XVI гасырда, Казан ханлыгы юкка чыгарылганнан соң, татарлар бу җирләрдән сөрелә.) Шул рәвешле картада Чыңгыз, Кызыл Байрак, Бакчасарай, Гаспралы исемендәге, Яңа Болгар ише атамалар барлыкка килә... Казанның «урыс ягында» 1552 елдан соң беренче мәчет төзелә...

Журналист Михаил Бирин мәкаләсеннән

 

«Уңнар» бу эшләрне «тарих мәхрүм иткән өлешне кире кайтару» дип атый иде...

Микъдәт Борындыков[6] язмасыннан

 

Төп чыгышым тәмам.

Инде болай,

Беркетмәсез-нисез, дисәңме...

Кул кушырыр көнгә ерак әле.

Саулык кына җитсен,

Исәнлек.

 

Аппаратлар яртылашка якын

Карагруһтан тора.

Андыйлар

Нинди генә эшкә алынсаң да,

Баланс юк, дип бармак яныйлар.

 

Баланс юк, дип!

Тигез хәлдәме без?

Чөки үлчәшерлек хәлдәме?

Башкаларның, кайгыртырга әнә,

Мәскәве бар –

Үгез кадәрле!

 

Безнең ни бар?

Без – үзебез генә.

Инкыйраздан йолып коткару

Татар халкын – синең, минем бурыч!

Изге бурыч, иптәш Мохтаров!

 

Без зур.

Безнең туфрак кына азрак.

Коры калдык – янып, көеп тә! –

Иңгә-янга үсеп булмый икән,

Тирәнлеккә үсик,

Биеккә!

 

Гөлбакчадай корыйк йортыбызны,

Авыр чынбарлыктан куптарып! –

Без куәтле!

Бу эш безнең кулдан,

Килер кебек, иптәш Мохтаров!

 

Кара-каршы күк җәйрәгән чакта

Туфрак әллә кысыр калырмы? –

Җиде кат тиремне салсам салыйм,

Туфрак барда –

Орлык табылыр!

 

Кинә белән башын чайкамасын

Ил агасы, кызыл башкала,

Кайсы кырга ни чәчәргә кирәк –

Хәл итәрбез –

Аннан башка да.

 

Артка карамыйча,

Алга карыйк –

Тарихыбыз бөек килеш тә! –

Сулган сылулыкны сагынып елау

Фахишәгә генә килешә.

 

Безнең күрәчәктә –

Гүзәл көннәр!

Өметемдә – күпме кыюлык:

Күк астында үз туфрагы барда

Безнең халкыбызга үлем юк,

Үлем юк!..

 

Нигә сөйлим моны?

Белмим хәтта.

Синең килү җанны актарып,

Куанычка чыдый алмыйм, ахры.

Бары тик шул...

Кәбәм, Мохтаров.

 

Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы шәрәфенә

Кабан артында мәчет төзү турындагы мөрәҗәгатькә

РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатыннан

җавап алынганнан соң Гасыйм Мансуровның[7]

шәхси көндәлегенә теркәгән язмасы

(Казан, 1922 ел)

 

...Алар ураза гаете көнне партиясез кара крестьян массасының күз алдында тәгъбир догасына каршы «антитәгъбир» җырлаганнар. Мондый эш, чыннан да башкарылган булса, һичшиксез, контрреволюциядән башка бернигә дә китермәячәк.

Шаһивәли Башкиров[8] чыгышыннан

 

...Күренекле идеолог һәм дәүләт эшлеклесе Гасыйм Мансуров «кызыл муллалар» белән ачыктан-ачык хезмәттәшлек итәргә, руханиларны халыкка мәгърифәт тарату эшендә файдаланырга кирәк, дип белдерә.

Тарихчы Булат Солтанбәков хезмәтеннән

 

Шөкер!

Шөкер!

Озакламый,

Кяфер җиргә иман чәчеп,

Казанның урыс ягында

Күтәрелер тәүге мәчет.

 

Кяфер җиргә...

Иман чәчеп...

Ата-баба илендәме? –

Чи яраның әлегәчә

Әрнүе бу күңелдәге.

 

Нишлик соң? –

Шушы сораудан

Мең ел элек ата-баба,

Ислам белән җанын юып,

Кузгалган бүгенгә таба,

 

Кузгалган бүгенгә таба,

Ышанып:

Юл – үзе савап.

Һәм гап-гади җавап тапкан,

Һәм дөрес булган ул җавап...

 

Морадына барган чакта

Күпме тузан, кер кунгандыр.

Кем дип дәшим? –

Милләтемне

Сафлану белән куандыр!

 

Җиде юл чатына җитте,

Җиде яктан җилләр исә.

Азатлыкка ирешү юк

Коллык хисе җилләмичә!

 

Нишлик соң? –

Яңа дәвергә

Ак якадан узу лязем[9]...

Давыл гына купмасын да,

Ишелмәсен күк гөмбәзе.

 

Һәм йөрәктән китмә, китмә...

Юкса, куркыныч уй ала:

Синнән бушаган урынга,

Һичшиксез,

Иблис оялар.

 

Тәүбә!

Тәүбә!

Озакламый,

Җаннарны шөбһәдән әрчеп,

Казанның урыс ягында

Нур таратыр яңа мәчет.

 

Казанның...

Урыс ягында...

Оксюморон түгелмени? –

Милләтемә тулаемлык

Һәм иманлы гомер телим.

 

Мәгариф комиссары Микъдәт Борындыковның

Җир эшләре комиссары урынбасары Гариф Енбаевка[10] хаты

(Казан, 1922 ел)

 

Татарлар урыслардан мәдәнирәк булган, дип кыстыра Солтангалиев, бу сүзләр профессор Баллодның[11] Олуг һәм Кечек Алтын Урдага багышланган соңгы ачышлары белән раслана, имеш, ә совет хакимияте кечкенә милләтләрнең мәдәниятен бөтенләй җимереп ташларга тели.

ГПУ хезмәткәре рапортыннан

 

...Безнең эш, нигездә, ВУЗларны һәм техникумнарны татарлаштыру хакында җәмәгатьчелек фикерен оештырудан... дәүләт ярдәме алып укучы татар шәкертләре санын мөмкин кадәр арттырырга тырышудан һәм, сыйнфый чыгышына игътибар итмичә, татарларны бүтән шәһәрләрдә дә (Мәскәү, Ленинград кебек) укытуны җайга салудан гыйбарәт иде.

Микъдәт Борындыков «тәүбә»сеннән

 

Шуны әйтәсем килә: Енбаев һәм башка иптәшләргә уяулык һәм сизгерлек җитенкерәми. Алар... хәвефнең берсенә, һичшиксез, зуррагына, өстенрәгенә һәм җитдирәгенә – бөекдержавачылыкка – игътибар итә, әмма... үзгә хәвефне – җирле милләтчелекне – күрми...

Лев Троцкий[12] чыгышыннан

 

Сәлам!

Саумы?

Хатың өчен рәхмәт.

Хуплап һәрбер сүзен,

Актык тыныш билгесенә кадәр

Мин килешәм үзе.

 

Өстәрем юк, диеп, нокта куям.

Аннан ясап өтер,

Яңабаштан яза башлыйм сиңа,

Яза башлыйм...

Никтер.

 

Шулай инде,

Тәкъдиребез – гаярь,

Караш ташлап, аһ ит:

Көч-куәте, малы булган көе –

Тарих үзе шаһит –

 

Киләчәкне уйлау булмаган ич!

Төшмәсме дип күктән,

Гафил татар нидер көтә-көтә

Бүгенендә беткән...

 

Безнең идеология –

Дәригъ! –

Гомер бакый – тырма.

Милләтебез әле дә тын гына

Кашын уып тора...

 

Кабер төзәтәчәк, диләр, ансы,

Без тумабыз кире,

Безгә милли мәктәп озакламый

Затлы алмаш бирер!

 

Сабый чактан ана сөте белән

Сеңгән гүзәл гамьне,

Кай тегермән тарта һәм кай иләк

Или алган әле?

 

Алар – милли умырткалы буын! –

Алар – яңа татар! –

Торган җирдә тораташтай торыр,

Абынмыйча атлар.

 

Һәм үткәнгә

Кара үпкә белән

Караш атмас ары...

Тарих үзе шаһит: киләчәкне

Бүген кору зарур.

 

Кимсетмичә

Авыл хуҗалыгын,

Әйтәм кире катып:

Безгә күптән тырма хезмәтеннән

Арынырга вакыт!

 

Безгә маңгай кирәк булыр әле!

Болай юкка туза.

 

Сырхаулама, дустым!

Тагын бер кат –

Сәлам!

 

Дата.

Имза.

 

Татар телен гамәлгә кертү комиссиясе утырышы өчен

Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе

Рәүф Сабировның[13] тезислары

(Казан, 1922 ел)

 

...Татар теле белән беррәттән урыс теле дә дәүләт теле хокукына ия.

«Татар телен республика совет оешмаларында делопроизводствога кертү турында»гы декреттан

 

Эшебезне шулай даими һәм максатчан төстә дәвам итсәк, бер елдан без барлык вулысларга, кантоннарга һәм Татарстан Республикасының барлык үзәк оешмаларына татар телен урнаштырып бетерә алачакбыз.

Рәүф Сабиров чыгышыннан

 

...Хәзер ачыктан-ачык: «Безгә, урыс аборигеннарына, сезнең (татарларның) урыс шәһәрендә үз телегезне гамәлгә куюыгыз чиктән тыш ошамый»... «артта калган мәдәниятне культивацияләүнең һәм аны ничек тә сакларга тырышуның хаҗәте юк», – диләр.

Мәскәүгә юлланган «39 җитәкче хаты»ннан

 

Безне,

Гаепле таныса,

Оныклар ачуланыр:

Бу республиканың теле

Татарча ачылмады.

 

Инде бүген,

Буй үскәндә,

Ныгыган чакта нигез,

Төкерек чәчеп,

Юанабыз:

Икесе дә бертигез!

 

Сискәнәбез,

Әйткән сүзнең

Кайтавазыннан

Каушап:

Бу тигезлек торган саен

Бер яккарак авыша.

 

Бугазлап ала шулвакыт

Намусым,

Эшем,

Яшәү:

Сабиров, татар түрәсе,

Әйт, ирешкән бәйсезлегең

Нинди телдә сөйләшә?

 

Ил-иләтең

Хокук даулап,

Давыллап кузгалганда,

Тел – иман ул!..

Хәер, иман –

Ят сүз безнең заманга.

 

Безнең заман –

Йодрыкныкы.

Һәм йодрык суллап сугар:

Бәхетле киләчәк өчен

Күпме кан коясы бар...

 

Күпме

Татыйсы аннары

Җиңүләрнең мазасын[14]! –

Оныкларга җансыз-җүнсез,

Телсез-чукрак дәүләт кенә

Калдырырга язмасын.

 

СССР төзелү турында Шартнамә имзаланган көнне

Гариф Енбаевның кәгазьгә күчергән халәте

(Казан, 1922 ел)

 

Безгә... милли мәсьәләнең гаять зур әһәмияткә ия булуын истән чыгарырга ярамый, гадел рәвештә «халыклар төрмәсе» дип аталган илдә – бигрәк тә...

Владимир Ленин[15] хезмәтеннән

 

...Икенче юл... дөресрәк төсле: аерым республикалар Союзга федераль берәмлек составында түгел, ә турыдан-туры керергә тиеш... Безнеңчә, милләтләрне... үз улларыңа һәм үги улларга бүлергә ярамый.

Мирсәет Солтангалиев чыгышыннан

 

Мин бу илдән

Бөтенләйгә өмет өздем...

Ишеп-ишеп яуган карга йөзне терәп,

Җан туралган,

Калтыранган килеш,

Яңа елга керәм.

 

Яңа илдә

Элеккечә һаман:

Бөтерелеп куна күбәләкләр –

Җирен танып...

Һәр гамәле ялган була торып, бүген генә

Нәрсәсенә ышанырга иде аның?

 

Солых, диде – сугыш ачты.

Икмәк, диде – нәтиҗәсе: ачлык.

Туфрак, диде – өч аршыны насыйп безгә.

Иң күбендә,

Иң күбендә –

Аермачык!

 

Хәзер менә –

Котлы йортка нигез салдым, диеп,

Күкрәк төйгән чагы –

Тагы!..

Тагы!..

 

Бактың исә,

Барысы да шул ук:

Чикләр – дивар,

Кара-кучкыл болыт –

Иңгә басып торган түшәм.

Ай нурында бары китек һава аша

Яңа төрле бизәк төшә...

 

Бәхет

Вәгъдә иткән

Яңа елда, яңа илдә

Кар көртенә баткан килеш торам үксеп –

Нигә?

Нигә?

Мин –

Мәңгелек төксе ил-ананың,

Ачыкланганча,

Мәңгелек

Бер үгисе...

 

Татарстан АССРда хөкем сөргән иҗтимагый-сәяси вазгыять турында

ГПУ агентының рапорты

(Казан, 1923 ел)

 

...Төгәл һәм реаль эчтәлеге, билгеләнгән чикләре, нинди дә абруй-мәртәбәсе булмаган... мохтарият. Без бүген азмы-күпме дәрәҗәдә шуңа ирештек.

Кәшшаф Мохтаров чыгышыннан

 

...Читтәге төбәкләрнең яшь буын коммунистлары бәйсезлек уенын уен итеп кенә аңлаудан баш тарта һәм мөстәкыйльлек турындагы сүзләрне үҗәт рәвештә асыл хакыйкать буларак кабул итә...

Иосиф Сталинның[16] Владимир Ленинга язган хатыннан

 

Яшерен!

 

Яшерен

Җиткерер сүзем шул:

Субъектта хәл шомлы, карасаң күз ачып.

Аларның нияте, тәгаен, сөзешү –

Йә маңгай,

Йә Мәскәү дивары тузганчы.

 

Аларча,

Инкыйлаб онытты бурычын.

Кәгазьдә – тигезлек: юк хадим, юк түрә...

Тик алар үзләрен бу илне коручы

Халыкка тиң күрә.

 

Аларга

Һәрдаим ясалган ташлама –

Сеңерсез сөяктәй – тоела аз булып.

Тамагы туйган эт хуҗага ташлана!

Тезгенсез ирекнең асылы –

Азгынлык!

 

Алар чал тарихын өйрәнә башлады.

Баш мие чайкалган тотрыксыз мәннәргә[17]

Нинди уй салырлар,

Ничек ул ашланыр,

Мәгәр дә?..

 

Мәгәр дә

Игътибар йомшара барган чак,

Отыры аңнарны ят тәгъбир сугарыр:

Кешелек хыялы – безнең ил! – аларча,

Держимордалыкның игезәк сыңары.

 

Аларча,

Шырпының кодрәтен белмичә,

Дөньяга кизәнү – ахмаклык, саташу.

Һәм шуңа күрә дә үзләре һәмишә[18]

Ут теле үрләгән чабуга –

Шап та шоп!

 

Хәтердә яңартыр чак җитте, ватаным,

Бабалар укыткан сабакны татарга:

Ырласа, дигәннәр, танавын ват аның,

Бәеннән ычкынса –

Атарга!

Атарга!

 

Югыйсә,

Субъектта

Хәл артык шомлы шул:

Мең танып Мәскәүнең бер карыш чикмәвен,

Аларның нияте – ташка баш орышу! –

Һәм мин белмим кайсы чыдамрак икәнен.

 

РКП(б) Үзәк Комитетының милли мәсьәләләргә кагылышлы

киңәшмәсендә Кәшшаф Мохтаров ясаган чыгыштан өземтә

(Мәскәү, 1923 ел)

 

Барлык төрки-татар автономияле республикалары арасында... үзара идеологик бәйләнеш һәм, бердәм төрки-татар федерациясенә оешып, «бәйсезлек»кә омтылу хыялы бар... Иптәш Сәетгалиев җитәкләгән... Кырым Республикасы гына мондый эшләрдән читтә тора.

Кызыл Армия хәрби академиясе шәкерте Крымов[19] белдермәсеннән

 

Солтангалиев берүзе... куркыныч түгел, нәкъ менә солтангалиевчелек куркыныч.

Киңәшмәдә Борис Нимвицкий[20] чыгышыннан

 

Юлыбыз бер.

Киңәшмәдә Иосиф Сталин репликасы

 

Сүз алыймчы.

Һәрбер чыгыш – камчы,

Һәр фикердә – ялкын, хәтәр бар.

Тыңлаганда чәчләр үрә тора:

Милләтчелек, дисез,

Татарлар...

 

Фаш итәргә кирәк!

Башбаштаклык

Азып ташлаганчы башаяк! –

Большевистик иманнары, юкса,

Сөембикә сыман чалшая.

 

Бар дөньяны яулап килгән чакта

Хәрәкәтнең иң-иң алкыны,

Юлыбыз бер, дисез,

Юлыбыз хак,

Долой уңга-сулга талпыну!

 

Сүз алыймчы.

Һәрбер чыгыш – яшен,

Аңгы-миңге уйлап карасаң,

Барысы да шундый дөрес кебек...

Тамырыннан ялгыш лабаса!

 

Правый уклон – нахак!

Шовинистлар,

Муеннарын борып ян-якка,

Күркә сыман кабарынган саен

Алгысынып кую таякка –

Табигый ул!

 

Һич акланмыйм хәзер.

Ачыклыйк та,

Шуның белән шул:

Милләтчелек була алмый – юк, юк! –

Шовинистлык белән көрәшү.

 

Күпме гасыр хәрәкәтсез яткан

Дәүләт хисен мүктән кубарып,

Үзебезнең җирдә

Үзебезгә

Үзебезчә яшәү нибары –

Максатыбыз.

 

Кайда бире гаеп?

Үтте баскыннарга куштан чак!

Артык түгел һәм ким түгел – төгәл –

Барысы да Ильич кушканча.

 

Без бу илдә хаклы!

Аяк асты –

Болгар,

Олуг Олыс ташлары.

Безнең кан-яшь юдырганга гына

Күк йөзенең аяз акшары...

 

Инкыйлабның терәвенә кадәр

Татар сөягеннән корылды:

Монда вагон-вагон икмәк килде,

Без ираулап ачтан кырылдык...

 

Ни ул Казан?

Сезнең күбегезгә –

Җанын чекерәйтеп карасын! –

Картадагы кара нокта гына,

Безгә исә –

Күзнең карасы.

 

Татар иле –

Савым сыеры да,

Сугым үгезе ул берьюлы! –

Сугымчыга тын алышы аның

Һәрвакытта шомлы тоелыр...

 

Күп нәрсәгә караш төрле безнең,

Шул сәбәпле суык арабыз...

Ә юлыбыз бер үк:

Барыбыз да

Ахирәткә таба барабыз.

 

Тоткын Мирсәет Солтангалиевнең соңгы сәламе

(Мәскәү, 1940 ел)

 

Бу – Сталин ихтыяры нигезендә беренче тапкыр күренекле партия әгъзасын кулга алу булды. Зиновьев[21] белән без, кызганыч ки, аны хупладык. Шунда Сталин, әйтерсең, беренче тапкыр кан тәмен татыды...

Лев Троцкий хезмәтеннән Лев Каменев[22] хатирәсе

 

...Татарстан Республикасының элеккеге хезмәткәрләре Мохтаров Кәшшаф, Енбаев Гариф, Мансуров Гасыйм һәм Сабиров Рәүф... Солтангалиев белән тыгыз элемтәдә торуын дәвам иткән... һәм партиянең милли сәясәтенә каршы көрәшер өчен... актив рәвештә көч туплаган, дип табылды.

Генрих Ягода[23] һәм Яков Петерс[24] белдермәсеннән

 

Солтангалиев һәм башка бандаларга килгәндә, мин сезнең белән килешеп бетмим... Хәзер милли өлкәләрдә һәм республикаларда марксист рухлы кадрлар үсеп җитте, алар буржуаз милләтчеләрне тулаем тар-мар итеп ташларга сәләтле.

Иосиф Сталинның Лазарь Кагановичка[25] юллаган хатыннан

 

Миңа

Кысан иде.

Мескен анам

Шабыр тирдә кара йөзен чытты,

Ыңгырашты, шашты... һәм, ниһаять,

Канга батып,

Мин иреккә чыктым.

 

Кендек әби

Тәүге богауларны

Ботарлады, иске дәвер үлде,

Бер мизгелдә – җаным, тәнем белән! –

Чиксез инкыйлабка әверелдем.

 

Офыгымда –

Бөек еллар янды,

Барыр юлым, дидем, бары шунда! –

Баскан урынымда туфрак көйде,

Ут дөрләде салкын карашымда.

 

Андый чакның

Чал Дөньялык өчен

Тиңе дә юк иде, юк сыңары.

Мин яктылык илтәм сезгә, дидем,

Мин җылылык илтәм,

Юксылларым!

 

Фал ачтылар:

Озакламый түнәр.

Күпмеләргә каза булды бу фал! –

Минем ялкыныма чыдамыйча

Янды Шәрекъ,

Янды Казан,

Уфа...

 

Кан кызуы

Бераз сүрелүгә,

Каударлану-ярсу хисем үтеп,

Җилкә аша караш аткан идем:

Кара корым күреп исем китте...

 

Пожар тынды.

Исән бураларны

Алты почмак итеп тезә-тезә,

Үз йортымда ут тергезим, дидем...

Хаин, диеп, көл сиптеләр йөзгә.

 

Үз халкыма чыраг бирим, дидем,

Яшәмәсен туңып, гел күшегеп! –

Милли нәфес дигән яла басты

Тигез хокук өчен

Көрәшүне.

 

Кем мин бүген?

Гади ристан гына.

Җан асраган җирем –

Менәтерә:

Ана карыныдай караңгылык,

Ана карыныдай кысан төрмә.

 

Ахырмыни?

Юк, юк, ялгышмагыз! –

Исәнгерәп абайламассыз да:

Гаделсезлек куенында һәрчак

Инкыйлабның яңа кузы кыза...

 

Бу юлыга...

Озакламый, беләм,

Онытмыйча соңгы эше барын,

Мин кабызган ялкын, төерләнеп,

Муен тамырыма ышыкланыр.

 

Әмма үлмәм!

Үлем түгел әле –

Фани дөнья белән сүзгә кереп,

Яшәешнең кинәт – бер мизгелдә! –

Капма-каршы якка үзгәрүе.

 

Үлем юк ул!

Шуны ихлас танып,

Ике дөнья чиген җиңел кичәм.

Кәфенлексез китәм – ак әләмсез!

Ак әләмсез! –

Димәк, җиңелмичә.

 

Бетем

 

Минем өстәлдә – узган гасырның егерменче елларына кагылышлы документлар, китаплар, газета-журнал кисемтәләре...

Алар янына әле генә карандаш сырлаган тезислар өстәлде.

Менә, мәсәлән.

«Мохтаров» белән «мохтарият» сүзләре – бер үк тамырдан.

Эчке мәгънә эзләрлек бит?

Партия юлыннан уңга авышканнар да, сулга авышканнар да, ахыр чиктә, туп-туры сәяси золым авызына барып керә.

Аңарчы, 1927 елда ук, Фатыйх Мөхәммәдьяров[26] «телне гамәлгә кертү программасы урыс сүзләрен татар хәрефләре белән күчереп язуга кайтып калды» дип сызлана.

Ул вакытта татар хәрефләре була әле...

Без бүген Казан читендәге Чыңгыз бистәсен тәрҗемәсез-нисез генә Нагорный дип атыйбыз.

Ярый ла Кабан арты мәчетеннән яңгыраган азан тавышы бераз юата.

Ишетсәк мәгәр...

Мин кече як тәрәзәдәге чагылышымны күзәтәм. Күз турысында – кызыл кояш. Каш урынына каенлык сызылып киткән. Алсу шәүлә йөземне пешерә... Иртәнге шәфәкъме? Кичкеме? Аңлашылмый.

Эчемнән генә берүк таң атсын иде, дип ялварам. Таң – башлам ул. Баеш – бетем. Һичшиксез, бетүеңә караганда башлануың хәерле.

Бетүеңдә хәтта фанфаралар озата барса да...

Кичерегез, юк урында моңсу булып китте.

Үзем аермачык беләм: хәзер анда, каенлыкның теге ягында, сабый бала, шулай ук тәрәзәгә сөялгән дә, урман сызыгыннан күзен алмыйча, бу тарафны күзәтә.

Аңа күпкә моңсурак.

 

Казан – Татар Толлысы – Казан

26 апрель – 12 июнь, 2020 ел

 

 

[1] Сәхибгәрәй Сәетгали улы Сәетгалиев – 1920 – 1921 елларда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. Соңыннан Кырым АССРны җитәкли.

[2] Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев – милли дәүләт төзелеше теоретигы, 1919 – 1921 елларда Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы рәисе, 1920 – 1923 елларда РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, 1922 – 1923 елларда Татарстан АССРның Мәскәүдәге вәкиле.

[3] Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаров – 1921 – 1924 елларда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе. Аңарчы – тәүге Сәламәтлек саклау халык комиссары.

[4] Мәгъдән – руда.

[5] Юныс Нуриман улы Вәлиди бу вазыйфаны 1920 – 1924 елларда башкара.

[6] Микъдәт Юныс улы Борындыков – 1922 – 1924 елларда Татарстан АССР Мәгариф халык комиссары.

[7] Гасыйм Гата улы Мансуров – 1922 – 1924 елларда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары.

[8] Шаһивәли Гали улы Башкиров – 1922 – 1923 елларда Буа кантон башкарма комитеты рәисе һәм Буа партия комитетының җаваплы сәркәтипе.

[9] Лязем – тиеш.

[10] Гариф Мөхәммәтҗан улы Енбаев – 1920 – 1924 елларда Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссарының урынбасары һәм, шул ук вакытта, РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының Татарстан АССРдагы вәкиле.

[11] Күренекле галим Франц Владимирович Баллод 1922 елда Алтын Урданың мәркәзләре булган Сарай-Бату һәм Сарай-Бәрәкә шәһәрләрендә археологик тикшеренү эшләре алып бара.

[12] Лев Давидович Троцкий – 1919 – 1926 елларда РКП(б) Үзәк Комитетының Политбюросы әгъзасы.

[13] Рәүф Әхмәтcабир улы Сабиров 1921 – 1924 елларда Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе сыйфатында Татар телен гамәлгә кертү комиссиясен дә җитәкли.

[14] Маза – әҗер, ләззәт, файда.

[15] Владимир Ильич Ленин – 1917 – 1924 елларда РСФСР (СССР) Халык Комиссарлары Советы рәисе.

[16] Иосиф Виссарионович Сталин 1917 – 1923 елларда РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссары, 1922 – 1925 елларда РКП(б) Үзәк Комитетының генераль сәркәтибе булып тора.

[17] Мән – кеше.

[18] Һәмишә – һаман.

[19] Мәгълүмат табылмады.

[20] Борис Николаевич Нимвицкий – 1920 – 1923 елларда РКП(б)ның Башкортстан АССР өлкә комитеты сәркәтибе.

[21] Григорий Евсеевич Зиновьев – 1917 – 1926 елларда РКП(б) Үзәк Комитетының Политбюросы әгъзасы.

[22] Лев Борисович Каменев – 1917 – 1925 елларда РКП(б) Үзәк Комитетының Политбюросы әгъзасы.

[23] Генрих Григорьевич Ягода – 1926 – 1934 елларда ОГПУ рәисе урынбасары.

[24] Яков Христофорович Петерс – 1923 – 1929 елларда ОГПУның Шәрекъ бүлеге башлыгы.

[25] Лазарь Моисеевич Каганович – 1924 – 1925 һәм 1928 – 1939 елларда РКП(б) Үзәк Комитеты сәркәтибе.

[26] Фатыйх Гариф улы Мөхәммәдьяров – 1922 – 1927 елларда Татарстан АССР Сәламәтлек саклау халык комиссары. «Кәшшаф Мохтаров хөкүмәте»нең соңгы вәкиле.

Реклама