Логотип Казан Утлары
Хикәя

Гаҗизлек (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Соңгы вакытта менә шул ташландык өйләрнең берсенә җан керде төсле. Әлегә кадәр бу тирәгә әллә ни аяк басмаган авыл кешеләре берәм-берәм дә, бергәләп тә шул өйне урап китә торган булдылар. Баштарак бик йөрделәр, аннары туктадылар. Җанлану күзгә күренеп кимеде, монда бары бер җан калды.
Үзенә-үзе гел татарча сөйләшеп йөргән Агайдан беркемгә зыян тимәде, шулай үз дөньясында гомер итте. Авылда аның хакында сугышта бик зур кеше – дәрәҗәле хәрби булган дигән сүзләр ишетелде. Булыр, булыр, бик белемле, укыган кеше икәне сизелә, дип килештеләр. Яраланып, әсирлеккә төшкәч, бик каты кыйналган дигән сүзләр таралды. Берара пилот икән дигән сүз дә чыкты, чынлыкта беркем дә төгәл генә Агайның кем икәнлеген белми иде. Хәтта чын исемен дә. Авылныкылар исемен белмәгәнгә күрә, баштарак аңар Агай дип эндәшәләр иде, шул исем булып телгә керде.
Капка ачылды. Яше утыз тирәсендәге ир төп-төз атлап, урамга чыкты. Үрә катып туктады. Аннары үзенә-үзе русча әмер бирде: «Налево!» Сулга кырт борылып басты. Янә әмере яңгырады: «Шагом марш!» Күкрәген киереп, ияген югары күтәреп, туп-туры алга атлады. Урамның икенче башына барып җиткәч, янә үзенә-үзе әмер бирде, туктады һәм иң кырыйдагы өйгә карап үрә катты. Өйнең урам якка караган кечкенә тәрәзәсеннән олыгаеп барган бер бабайның тавышы ишетелде:
– Агай, килдеңме, хәзер чыгарам...
Күп тә узмады, капка ачылды. Бабай сөйләнә-сөйләнә сөлге капланган куштабагын гаскәригә сузды.
– Ризык булсын. Коеңны казып бетердеңме әле? Мине генә түгел, беркемне дә ярдәм итәргә кертмисең икән. Югыйсә теге көнне кызган идем. Кем инде ялгыз башы кое казысын?!
Агай аны әллә ишетте, әллә юк, табакны кулына тоткан килеш янә гаскәриләрчә кырт борылды.
– Монда сиңа җиңел генә казыла торган мамык кебек туфрак юк. Комлы таш! Суына барып җиткәнче күпме төшәрсең, ярдәмгә килгәннәрне кума, дим. Агай, тыңла мине...
– Направо! Шагом марш!
Агай килгән юлы буйлап атлап китте. Бабай аны:
– Айт-два, айт-два, шагым марыш... Бөтен сүзең шулмы?! Болай итеп йөрсәң, сугыш синнән һич чыкмас, – дип кызганып та, сүгеп тә озатты. Төркиянең тоташ балчык өйләрдән торган тып-тыныч татар авылы буйлап совет хәрбие бара. Урамның ике ягына тезелгән өйләрнең бакчаларында безнең якларга ят йөзем, армут, инжир агачлары үскән кебек, бу урамга совет гаскәрие дә шулкадәр чит. Әнә ул үзенә-үзе әмер бирә. Үзен-үзе туктата яки алга җибәрә. Аның гаскәри боерыгы бик шәп яңгырый, әмма беркемгә аңлашылмый. Тавышын ишетеп алганнар ишегалдыннан, тәрәзәдән үрелеп, артыннан карап кала һәм ипләп кенә язмышка көрсенә. И балакай, кемнәрнең газизедер инде син?! Нинди язмышлар сине бирегә китереп ташлагандыр?! Безнең мөһаҗирлек юлын таптарга ниләр этәргән?! Туган җиреңдә якыннарың
көтәдер бит!
Ул авылдагы беркем белән сөйләшми диярлек. Хатыннар соравына бөтенләй җавап бирми. Баштарак әле, ни дисәң дә, кеше арасында ешрак була иде. «Бик дөрес кеше» дигән аты чыкты. Бөтен эшен җиренә җиткереп үти, беркемгә зыяны юк. Әлбәттә, аз сөйләшкәне өчен гаепләп утырмадылар, үз иттеләр. Якын тормый, кешечә аралашмый дип тә ачуланмадылар. Шул юынырга яратмавы белән генә килешмәделәр. Йорт хуҗалары аның теш-тырнагы белән каршы килүенә карамастан, кулларын бәйләп, сакалын кырды, мунчага алып кереп юды. Чәч-сакаллары үсеп, пычранып беткәндә, куркынычка әйләнә иде, ә югач, бик тә ягымлы, килеш-килбәте хәтта сокланырлык яшь ир кыяфәтенә кайта. Берникадәр вакыттан соң Агай авыл башында ялгыз торган өйләрнең берсенә ияләште. Шәһәргә китеп-китеп эшләп кайтты. Авылда бары тик берничә кешедән ипи алды, шулардан ук өенә урын-җир өчен капчыклап, салам ташыды. Бөтен аралашканы шул, ихтыяҗына күрә...
Көннәрдән бер көнне Агайның ялгыз башына кое казый башлавы телдән-телгә күчеп сөйләнде. Читтән күзәтеп торган кешеләрне гаҗәпкә калдырып, башта кулына ике тимерчыбык алган. Шуларны бөкләп тоткан да ишегалды, бакча буйлап озак кына йөргән. Ул адым атлаган саен, кулындагы тимерчыбыклар төрле тарафларга борыла икән. Шуннан тимерчыбык башлары бер-берсе белән «кавышкан» урында тукталган, шунда көрәген кадап куйган, имештер. Берничә көннән күрделәр, шул урында кое казый башлады. Балчыкка батып беткән яшь ирне кызганып, сәерлекләренә гаҗәпләнеп сөйләделәр. Янына бармадылар түгел, бардылар... Әмма Агай ачуланып куды гына.
Каты җир чокып тирләп пешкән, арыган Агай көрәген бер читкә ыргытты. Койма аркылы гына үрелеп, урам тарафына күз ташлап алды. Койма күләгәсен чамалап, җиргә утырды. Бөтен тәненнән тир акты, ә ябык тәне дер-дер калтырады, сөякләренә кадәр өшеде.
Көрәкләр күтәреп килгәннәр, бездә өмә ясау гадәте бар, диләр... Имештер казышабыз, диләр... Әйе, казышырлар, күмеп китмәкчеләр...
...Чокыр тулып өелә башлагач, бозылган мәетләр өстенә акбур сибәрләр. Көн дә лагерь янында чокыр казып, шуларга мәет ташып, хәлдән таялар.
Үзләре дә ярым мәет, хәлсез, ач. Бүгенме, иртәгәме аларны да чокырга ташлаячаклар.
Бер гаскәри мәет ташыганда хәлсезләнеп егыла башлады. Янындагысы булышырга теләп, терсәгеннән тоткан иде, фашистларның җен ачуы чыкты. Шунда бүкән өстенә салып ярдылар гына. Күм-күк булып катканчы... Аннары өстенә салкын су сиптеләр. Бер мизгелгә аңына килде кебек, әмма озакка түгел, катып калды. Лагерьдагы үлекләр белән бергә аны чокырга ташлаттырдылар. Теге ачлыктан хәлсезләнеп егылган, аяк астында аунаган гаскәри исә әле аңына килеп-килеп китә иде. Аяклары белән типкәләп алгач, аны да мәет чокырына илтергә кушып акырдылар. Аны күтәреп барган ике әсир бер-берсенә карашып куйды. Үлмәгән түгелме, шешенгән күз кабагы селкенде кебек. Чыгар-чыкмас тавыш белән «Әни... Әни...» – дип кабатлады, ыңгырашты... Күтәреп барганнарның берсе Агай иде, ул «әни» сүзен ишетеп алды, акрынайды. Ничек ташламак кирәк?! Читтән күзәтеп торган сакчы аркасыннан автоматы белән шулай төртте, авыртудан умыртка сөяге ярылгандай тоелды, тешен кысып атлады. Яныннан барган башка бер әсир: «Үлде ул, үлде. Төне буе «әни» дип саташты... Миннән ерак ятмый иде... Аның әллә ничә ярасы бар эчендә, үлекләп бетте. Син үзең егылма...» – диде. Болай да котырган эт кебек ябышырга гына торган сакчы аларга янә бер акырды. Сөйләшергә ярамый иде...
Бабай ярдәм итәргә киткәннәрнең кире борылып кайтып барганнарын күргәч, хатынына ашарга әзерләтте. Аш, бер савыт су күтәреп, үзе китте. Җир казу җиңел эш түгел, карыны ачтыр, тамагы кипкәндер. Ризыктан баш тартмас, дип төшенде. Капкасын ачты, ишегалды уртасында казый башланган коега күз ташлады, шул тирәдә көрәк аунап ята. Ә Агай күренми... Ачык ишек янынарак барып эндәште:
– Агай, эш барамы? Бик эссе...
Койма күләгәсендә утырган Агайны башта абайламады. Ашын кая куярга белми тирә-ягына каранганда күреп алды һәм имәнеп китте.
– Әстәгъфирулла... Ник эндәшмисең?
Агай аны танымады төсле. Шулай акаеп карады, бабай ни дияргә белми артына чигенде. Алай да үзен кулга алды, бернигә игътибар итми, кырыс тавыш белән сөйләнде:
– Ашап ал, дим, хәл кереп китәр... Җәһәннәм эченә төшкән кебек карап торма миңа. Нигә ярдәмгә килгәннәрне эшләтмәдең?! Бая күрдем, кайтып баралар иде. Әллә алар эшләре беткәнгә сиңа килгән, дип уйлыйсыңмы? Көне-төне тарлауларында яталар, вакыт табып килгәнгә рәхмәт әйт...
Ризыкларны төреп алып килгән сөлгене чирәмгә җәйде. Шунда ипи сыныгын, аш табагын куйды. Су савытын Агайга сузды.
– Су да китердем. Кибеккәнсеңдер...
Агай йотлыгып су эчте. Күз алдыннан куркыныч, җирәнгеч хәлләр акрынлап югалды, киеренкелектән каткан тәне язылды кебек. Аңы ачылып китте. Бабай казыла башлаган коены карап килде. Йөзенә соклану, гаҗәпләнү чыкты чыгуын, әмма теле белән күңелендәгесен җәеп салмады. Алай да кырыс тавышы бераз йомшарган иде.
– Хәтәр казыгансың. Тәмам, казы, казы. Тирәнгә төшкәч нишләрсең, күрик... Су чыгармы тиз генә, юкмы... Барыбер ярдәм кирәк булыр... Кое казу бик хәвефле эш, сак бул. Кирәге чыгар, менә бау, чиләк китердем...
 ***
Авыл тирәсендәге аланнарда эсселектән үләннәр кара көйде, шайтан таяклары гына чәчәк атты.
Кыргый белән Агай өчен кояш кыздырамы, юкмы – барыбер иде, берсе аудан туктамады, икенчесе кое казуын дәвам итте.
Кыргый тимер чыбыкта ничек селкенмичә утырса, кайчак күк йөзендә дә шулай хәрәкәтсез калыр иде. Дөресрәге җил уңаена очар, ә җирдән караганда тик торган кебек күренер. Шул мизгелдә ул үткен күзләре белән корбанын күзәтер. Җирдә кыштыр-мыштыр килеп йөгерешкән тычканнарның берсен сайлар... Бер мизгелдә ук кебек атылыр һәм күз ачып йомганчы аны тырнаклары белән эләктереп алыр. Никадәр җитез кош! Никадәр акыллы! Әмма кайчак онытылып, бөтен игътибарын корбанына юнәлткән мәлдә, тагын да биектәрәк очкан, тагын да ерткычрак кошлар аның үзен күзли! Хәтта күпкә көчсезрәк каргаларга кадәр «йомшак чагын» күреп алуга ташланырга тора! Их кыргый, исәр җилләргә ышанма, канатларыңны җәеп онытылма. Җил бер көн бер тарафтан, икенче көн башка яктан исәр. Ә син ауга чыккан мәлдә үзең корбан китәрсең! Үзең таланырсың!
Агай ташландык өйләр тирәсеннән уртача зурлыктагы ташлар ташыды. Коены казып төшкән саен, шуларны чокыр эченә дивар итеп тезде. Чираттагы мәртәбә аяклары белән ташларга баса-баса менде. Җирдә аунап яткан бер такта кисәген алып, янә юк булды. Шул такта кисәге белән үлчи-үлчи коены туры казырга тырыша иде.
Башта балчыкны өскә көрәге белән атты, тирәнәя башлагач, капчыкка тутырып чыгарды. Чокыр өстенә ике якка бүрәнә казып утыртты, алар арасына тимер беркетте. Биш-алты метр тирәнгә төшәрлек бауның бер очын шул тимергә бәйләп әйләндерде. Бау балчыклы капчыкны тартып чыгарырга да, үзенә төшеп-менеп йөрергә дә ярдәмче булды.
Ниһаять, кое төбе суланды! Капчык урынына чиләк бәйләп төшерде, шуңар сулы балчыкны тутырды. Аннары үзе үреп төшкән диварның чыгып торган ташларына баса-баса өскә үрмәләде. Сулы балчыклы авыр чиләген кое төбеннән тартып алгач, хәлсезләнеп, коры җиргә чүгәләде. Чиләгендәге балчыклы суга кулларын терсәгенә кадәр батырды. Кире алды, тагын батырды. Шатланып сөйләнде.
...Су чыкты! Әнисе, кара, күрәсеңме, безнең бакчада су бар! Синең дә җилкәләреңне көянтә ашамас... Мунча ягам, дисәң, су ишегалдында гына... Менә күрерсең, күршеләр безгә суга йөри башлар әле. Авыл очына барып тормаслар, безгә керерләр. Керсеннәр, әйеме, бер кое суы барыбызга җитәр...
Аннары кызу-кызу кабат төште, кабат сулы балчык чыгарды. Тирләп пеште, пычранып бетте. Ул эшләгән арада сизми калган, аш китергәннәр. Тәрәзә төбенә берничә телем икмәк белән бергә шулпа салынган табак куеп киткәннәр. Караңгыланып килгәндә, ишегалдында аркасы белән коймага терәлеп утырган килеш ашады да җәйге җылы төн кочагында, йолдызлар астында сөйләнә-сөйләнә изрәде.
...Җаным, күрдеңме, коебызның суы ничек тәмле, ә?! Тәмле шул... Сез минем кайтканны көтегез, яме. Карагыз аны, кое суын эчеп бетермәгез. Эчеп бетермәсәгез... Куян күчтәнәче алып кайтырмын. Соң, оныттың дамы әллә? Җир җиләген әйтәм! Теге, печәнлектән куян биреп кайтарган иде бит. Бәбиебезне көткәндә, җиләк дип, авыз суын корыттың бит... Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын...
Сукыр кошка оясын Аллаһ ясар, диләрме әле, Агайга да мөмкинлекләренә күрә тормыш корырга ярдәм итте. Кое казыгач исә, бакчасына яшелчәләр утыртып, җиләк-җимеш агачлары үстереп мәш килде. Агайның тиз арада су чыгарлык кое казуына исе киткән авыл кешеләре, аны үзләренә кое казырга чакыра башлады. Аларга да ул башта ике тимер чыбык тотып килде. Җир астыннан аккан су магниты тәэсирендә әлеге тимерчыбыкларның хәрәкәткә килүен, әлбәттә, аңлатып тормады. Бик аз сөйләшә иде бит ул. Сөйләшкәндә дә, күбрәк үз-үзе белән генә, дигәндәй.
Дөрес, кайчак ап-аермачык итеп, йөрәккә үтәрлек итеп әйтеп куя. Андый вакытта аның күз карашы ягымлы, үзе кырт-мырт ишарәләр ясамый, тыныч була. Беркөнне авылга икенче мәртәбә кайткач сыенган гаиләгә ипигә килде. Һәм, ни гаҗәп, тиз генә кайтып китәргә ашыкмады. Үзе калган бүлмәдә ятып торды, аннары ишегалдына чыгып утырды. Аңардагы үзгәрешкә хуҗа кызлары игътибар итте. Әмма эндәшмәделәр, читтән генә күзәттеләр. Чыр-чу килгән бала-чагага карап утырган Агайга беркем якын килмәде. Хуҗаның олы кызы кечкенәсе белән кунакка килгән чак иде. Күкрәк сабыен күтәреп чыкты да Агайдан ерак түгел, агач күләгәсе төшкән урынга җәйге алачыкка килеп утырды. Агайның ягымлы карашы аңар төбәлде. Айт-двага басып йөргән гаскәри кыяфәте каядыр юкка чыкты, аның урынына тормышы балкып торган, якыннарының яратуын тоеп яшәгән, нечкә күңелле бер яшь ир барлыкка килде.
– Минеке бишектә калды.
Баласы белән мәшгуль ана аның ни әйткәнен аңлашмый калды.
– Агай, миңа дәштеңме?
– Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай. Аннары ничектер уңайсызланып китте кебек. Янә бер кат: «Минеке бишектә калды», – диде дә авыз эченнән нидер сөйләнеп, ишегалдыннан чыгып китте. Өйдән чыккан Миңҗамал кызына дәште:
– Кызым, Агай күренмәдеме?
– Әле китте.
– И, җитешмәдем алайса... Иртәгә дә кил, димәкче идем. Базарга барып киләсе идек. Каралты-курага күз колак бул, дисәң, урыныннан да кымшанмый саклый. Бик дөрес кеше ул...
– Әни, беләсеңме ни диде?
– Ни?
– Балам бишектә калды, диде.
– И Аллам, Үзең ярдәмеңнән ташлама... Сөйләшми бит, ничек чыдый торгандыр, эченә җыеп йөртә. Айт-дывасы – русча да мыгырдаганда – гел татарча. Әмма ничекләр аңлап җиткерәсең?
– Әни, бу юлы ап-ачык сөйләште. Мин әллә ялгыш ишетәмме дип торам. Күрсәң, әни, күз карашлары шундый нәүмиз, үзе ялгыз, чарасыз, елап җибәрә яздым... Аннары... Әллә нишләде шунда, күзләрен челт-челт йомды, иңсәсен җыерды. Мин тагын сорау биргәнче чыгып китте.
– И кызым, аның хаста тәне генә безнең арада йөри. Зиһене, уе кайда, кем белсен...
***
Тора-бара Агайның сәерлекләре күзгә күренеп арта башлады. Өеннән ерак китмичә яланга чыгып, ташлар белән сугышлы уйнавын ни әйтергә, ни чара күрергә белмичә, читтән генә карап йөрде авыл халкы. Ташларны тезеп куя да әмер бирә, кайберләрен очкыч итеп очырта, кайберләрен танк итеп йөртә, шартлата, чәчә-җыя... Өлкәннәр «мескенкәем» диеп кызганып китсәләр, бала- чага тагын да ныграк үрти башлады.
Яланның бер тарафында Агай сугышлы уйнаса, икенче яктарак авыл малай- шалайлары йомран ояларына су сала, шулардан чыгып йөгергән йомраннарны тота. Котлары чыккан йомраннарның койрыкларына шалтыравык бәйләп мәш киләләр. Малайларданмы, шалтор-шолтыр килгән тавыштанмы башларын кая алып качарга белмәгән соры йомгаклар әрле-бирле тәгәри. Бала-чагага кызык, рәхәтләнеп шулар артыннан йөгерә! Мондый вакытта кыргый, гадәттә, биектән оча, йә ара-тирә һавада эленеп торып, мәхшәрне өстән берничә минут күзәтә дә таулар ягына очып, күздән югала.
Йомраннар качышып беткәч, малайлар өйләренә таба юл алды. Ташлар белән «сугышлы» уйнап яткан Агайны күрүгә яңа кызык тапкандай: «Агай! Озын агай! Здравый агай! Тиле Агай!» – дип кычкырып үртәргә керештеләр. Үзләре бик якын килергә курка. Чөнки таш ата башлавы бар. Бу юлы исә җиргә йөзтүбән капланып ятты да үксепме-үкси Агай.
Ул арада урам башыннан түгәрәк кенә гәүдәле бер хатын килгәне күренде. Култык астына сөлгегә урап, нидер кыстырган. Җитез-җитез атлый. Юл уңаенда читтә яткан чыбыкны алды, бәбкәләрен ияртеп йөргән казларны, үзенекеләр булса кирәк, тыкрыктан яланга таба куып алып китте. Шуннан яланда Агайны үртәгән балаларны күрүгә казларын онытты, кулындагы таягын болгый-болгый кычкырды:
– Әй, үртәмәгез! Үртәмәгез! Улым, кил! Кил тизрәк, дим!
Авылга таба юл тоткан балалардан бер малай аерылып калды.
Хатын култык астына кыстырган сөлгесен сүтте, малайга түгәрәк күмәч тоттырды:
– Мә, Агайның карыны ачтыр. Илтеп бир әле.
Төче камырга тәгәрмәч төсле түгәрәк итеп пешерелгән күмәчне агай клиндер дип, бик яратып ашый.
– Әни... Аңа якын барырга куркам.
– Әле генә бит үрти идегез!
– Без бит ерактан гына...
Чын дөресен әйткәндә, Агай янына барырга теләмәве куркудан түгел.
Әле берничә көн элек әнисе яңа пешергән ипинең бер өлешен кисеп, Агайга илтергә кушты. Малай ишегалдына керергә теләмичә бер ташка ипине куеп китәргә уйлады, янәсе, капка каккан тавышка үзе чыгып алыр. Әмма кагарга җитешмәде. Агай, көтеп кенә торган диярсең, үзе атылып чыкты. Бик кәефсез күренде. Йокламаганга охшаган. Кашлары җыерылган, карашы шөбһәле. Малай тизрәк кулындагы ипине сузды. Һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Ир ипине җиргә ташлап аягы белән изде. Бәләкәйдән өлкәннәрнең ипине зурлаганын, валчыгын койган өчен дә орышканнарын белеп үскән бала бит ул! Агайның бу кыланмышын күреп, нишләргә белмәде. Артка чигенде. Авылны яңгыратып кычкырасы килде. Тукта! Нишлисең син?! Ипине мәсхәрәләмә! Ходай сугар!
Агай башта аягы белән ипине изде. Шикләнеп кенә бер малайга, бер җирдә яткан ипигә карады. Аннары җиргә чүгәләде, тапталган, балчыкланган ипине учына җыеп алды. Һәм малайга борылып та карамыйча ишегалдына кереп китте. Малай ябык капка каршында авызын ачып басып калды. Башка беркайчан бу адәмгә ипи китермәячәк!

– Улым, бар, бар. Карыны ачтыр. Аның бит ипи пешереп ашатучысы юк. Улым, сиңа берни булмас. Моңа кадәр беркемгә зыян салганы юк. Гөнаһсыз җан ул.
– Безгә таш атты!
– Тиле дип кычкырсалар, кем дә атар, улым. Акыллы да атар! Бар, курыкма. Мин сине моннан карап торам.
Малай күмәчне тотып, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды.
Җиргә капланып яткан Агайдан берәр метр чамасы ераккарак клиндерне куйды да кире әнисе янына чапты. Малай әйләнеп килгәндә, әнисе Агайга төбәлгән дә йомшак тавыш белән сөйләнеп тора иде.
– Агай, бәпкәм. Син ярата торган... Ал, ал... Аша, бәпкәм...
Үзе белән бер чама яшьтәге, кырыкка җитеп килгән иргә шулай балага эндәшкәндәй бәпкәм дию дөрес тә түгелдер инде, әмма ни дисен, күргәннәре – кичергәннәре берничә таулыктыр, әмма зиһене үзе уйнаган ташларның иң кечкенәсенә тиң калган. Чыкмаган җаны гына бар. Алырмы күмәчне?! Клиндер дип сөенерме? Әллә хәрбиләр төсле әмер биреп, кычкыра-кычкыра төп-төз атлап китеп барырмы?!
Бераз казларны куган итеп, читтән генә күзәтеп тордылар.
Агай башын күтәрде, урыныннан торды, өстен кагыштырды һәм күзе клиндергә төште. Кырыс йөзе яктырып китте, яшьле күзләрендә сөенеч күренде. Клиндер! Иң яратканы шул – төче күмәч! Яланнан клиндерне тәгәрәтә-тәгәрәтә өенә таба чапты.
Хатын яулык очы белән генә күзенә тулган яшен сөртте. Аннары казларын малаена карарга кушты да кайтып китте.
...Язгы яңгырлы көндә Агайны өендә үлгән килеш таптылар. Буш өй эче салкын, коры җиргә салам җәелгән. Шул саламда газап эчендә бакыйлыкка күчкән иде ул. Тән һәм җан газабы сөйкемле йөзенә тирән җыерчыклар булып сызылган. Киемнәре ертык. Чәчләре үскән, сакал баскан, күптән юынмаган. Бәлки, ашамагандыр да... Урамда йөргәне күренми башлагач, өенә кергәннәр иде, шундый аяныч күренешкә тап булдылар. Авыл картлары аны мөселман йоласы белән бар шартын китереп җирләргә әзерләде. Юарга алып баргач, янә гаҗәпкә калдылар, Агай учыннан җиргә вак кызыл ташлар коелды.
Телефон чыбыгында кыргый утыра. Үзе тыныч, күзләре уяу. Мизарлыкка килгәннәрне күзәтә. Агай авыл халкы өчен шул ялгыз кошка тиң иде.
Җеназага кеше күп җыелды, дога кылынды. Кызыл ташларны яңа казылган кабер тирәсенә сиптеләр.
Кем син, Агай?! Ватаныңны сакларга дип, чит-ят җирләргә чыгып киткән һәм төрле тарафларда: кырларда, юлларда, чит туфракларда ятып калган миллионлаган кызыл гаскәриләрнең бары берсе. Ә бәлки, аларның авыр хәсрәте, югалтулары, күргән газапларыдыр?.. Йөзләрчә кат үлем белән йөзгә йөз очрашудан, күңел һәм тән әрнүләреннән, сагыштан тилергән җаннарыдыр...
Рухың меңәрләгән чакрымнарны кичеп, туган җиреңә әйләнеп кайткандыр, кулыңда бит кире каккысыз ишарә – «куян күчтәнәче». Ә туган ягыңда – анысы кайдадыр – син, мөгаен, хәбәрсез югалганнар рәтендә, бәлки инде, күптән мәрхүмнәр исемлегендәдер. Бишектә йоклап калган нарасыең инде күптәннән ятимлек кочагына таба тәпи киткәндер...
Сугыш хакында кем ни сөйләсә дә, кан һәм күз яшьләреннән торыр. Һәр солдат язмышында сугышның үзгә бер аянычы ачылыр.
...Озак вакыт узмады, авылдан кыргый китте. Ара-тирә телгә алдылар аны. – Кыргыйны күргәнең бармы? Кыргый кошын әйтәм.
– Кошмы?
– Әйе, шундый кош бар иде. Элеккеләр кыргый дип әйтәләр иде.
– Нинди кош соң ул?
– Ялгызы тимерчыбыкта бер тавыш-тын чыгармый утыра торган иде. Сайрамый торган кош ул...
– Юк, күргән юк шул...
***
Биләҗек аша килгән әсирләрнең акрынлап тормышлары бер эзгә салынды кебек. Мөһаҗир татарларының кызларына өйләнүләре дә ярдәм итте. Иң яшьләре Җаппар үзенә ярны Искешәһәрдә тапты, Истанбулга китеп, сәүдәгәрлек юлына керде. Җирсү хисенә дәва табарга тырышыпмы, гел татарлар белән аралашты, татарлыкны саклады. Закир да Истанбулда яшәде, баштарак татар кешесе җитәкләгән заводта эшләде. Соңрак сәүдәгәрлек эшен корды, әллә ни баемаса да, тормыш көтәрлек мая туплады. Яше барган саен дингә ныграк тартылды. Ваһап җир эшеннән ерак китәргә теләмәде, ахры, бер кечкенә шәһәргә төпләнде. Яңа гаиләсе белән шунда көн күрде.
Камилнең икенче хатыны бала тапмады. Ул Россиянең Оренбург төбәгендә калган балаларын көннән-көн ныграк юксынды. Түземлеге төкәнде. 60 нчы еллар башында ничек итсә итте, икенче хатыныннан бәхиллек алып, беренче гаиләсе янына кайтырга карар кылды. Поезд белән Болгариягә, Болгариядән Мәскәү аша туган җиренә юл тотарга ниятләде. Бу адымга тәвәккәлләп, башкаларга да туган якка кайтырга бер өмет хисе бирде төсле.
Вокзалда хушлашу вакыты җитте. Алда билгесезлек һәм туган җир көтә! Бәгырь кисәкләрен кочагына алып кысар мизгел көтә! Бик каты дулкынланган, күз яшьләрен көчкә тыеп торган Камилне Җаппар башка озата килүчеләрдән бер читкәрәк алып китте.
Утны-суны бергә кичкән дусты белән болай сөйләшүнең сәбәбе бар. Чит илдә көн күрмешләре көйле генә барган кебек тоелса да, әледән-әле тынгысызланырга берәр сәбәп чыгып тора иде.
Берничә ел элек аларга үзе кебек үк әсирлек юлын үткән, Анкарада яшәп яткан бер татар килгән иде. Ул бүлмәдә ялгызы гына калганны көтеп утырган икән. Җаппар балконга чыккан арада, хатыны аш бүлмәсенә киткән җиреннән кире борылып, алгы якка керә. Һәм тегенең шкаф тартмаларын ача-ача нидер эзләгәнен күреп хәйран кала. Сиздерми генә кире чигенеп чыга да ишек кырыеннан күзәтеп тора. Кунак өстәлдәге кәгазьләргә дә күз сала, өстәл тартмасын ачып актара. Ашыгып, нидер эзли, тикшерә... Җаппарның балконнан кергәнен күреп, берни булмагандай урынына барып утыра.
Бу хәлне хатыны кунак киткәч кенә сөйли. Башка әлеге кеше белән аралашмаска, өйләренә китермәскә тырышалар. Һәр татарга чын күңеленнән ышанган, туганы кебек күргән Җаппарның күңелендә шул көннән соң шик уяна инде. Бераз саграк булу кирәк икән дигән нәтиҗәгә килде, әмма теге адәмнең гамәленә бер аңлатма таба алмады ул. Бәлки, урлашырга акча эзләгәндер, дип акларга теләде. Әмма, белүенчә, ул хәерчелек чигендә калган адәм түгел иде...
Камилне читкәрәк алып киткәч, гозерен пышылдап диярлек әйтте:
– Камил, тыңла әле. Минем дә бер кайтып киләсе килә. Син андагы вазгыятьне кайткач күрерсең, хат язып күндер. Бәлки, килеп җитәр.
– Әлбәттә, язармын, дускай!
– Хатыңны ачык яза аласыңмы, юкмы – билгесез. Гаиләң белән фотога төш, шуны юлла. Әгәр вазгыять яхшы булса – фотога аяк басып төш. Бераз начаррак икән, утырып төш. Тагын да начар булса, чүгәләп утыр. Шуннан синең хәлне дә, вазгыятьне дә аңларбыз.
Атналар, айлар узды. Дүрт күзләп көтелгән хат килде. Җаппар кабалана- кабалана хатны ачты, эчендәге фото идәнгә очып төште. Кулындагы хатны онытып, тизрәк шуңа бакты һәм хәлсезләнеп кәнәфигә утырды. Тын калды.
...Тирә-ягында җил катырак иссә авып китәргә торган, шыр сөяккә калган, өрәкләрне хәтерләткән әсирләр үзара сөйләшә. Туган илләренә кайтачаклар, газизләре белән очрашачаклар! Чит илләрдә күргәннәре үткәндә калыр! Ничә еллар дәвамында кара кайгыга батып, өмет баглап хәбәр көткән әни-әтиләре, хатыннары, балалары кочакларына сарылып елар. Күбесенең вагонга менәрлек тә көчләре юк, бары тик җәһәннәмнән котылу, сугыш бетү, кайту турындагы җылы, шатлыклы хис аякта тота. Хәер, барысы да яхшылык кына көтми, ышану хисе күзләрендә чагылмый, ниндидер бер сиземләү, пошыну бар. Сугыш елларында күргәннәре бу хисләрне бөтенләйгә җуеп ташлаган кебек. Аңа карамастан, адәм баласын өмет йөртә, күрәчәгенә дә өмет китерә. Җаппар шулай, төрле телләрдә сөйләшкән әсирләрнең ыгы-зыгысыннан пышылдап әйтелгән берничә җөмләне аңлап алды. «Исән каласың килсә, вагонга менмә, кач...»
17 яшьтә авылдан аерылды, бөтен күргәне сугыш һәм әсирлек, яра һәм үлем. Аңа бит әле 20 яшь кенә! Үләсе килми...
Хатынының күрше бүлмәдән: «Хат кемнән?» – дип эндәшкәне ишетелде. Шул тавыш янә чынбарлыкка кайтарды. Үзен тизрәк кулга алды. Янына килеп баскан сөеклесенә хатны сузды:
– Камилдән. Гаиләсе белән кавышкан.
Хатыны идәндәге фотоны күрде, шуны ашыгып кулына алды. Җаппар тәрәзә тарафына карап, калтыранган куллары белән күз яшен сөртте.
– Җаным, балалары үзенә охшаган, әйеме? Үсеп беткәннәр инде! Бик бәхетлеләр!
Чыннан да фотода күп еллардан соң яңадан кавышкан гаилә бик бәхетле күренә, гаилә башлыгының йөзендә елмаю чагыла иде.
Берничә көннән соң Җаппар хатны Закирга күрсәтте. Иптәше сәлам хатын укып чыккач:
– Фото салырга тиеш дигән идең. Фотосы бармы? – дип кызыксынды.
Җаппар иптәше төпченмәсә күрсәтеп тормаска ниятләгән иде. Гүргә кадәр сузылачак хыял кырыклыгын яшәтәсе килмәде. Әмма үзе сорагач, юк, дияргә теле әйләнмәде. Башка бүлмәдән фотоны алып чыкты.
– Әйе, җибәрде. Мә, үзең кара...
Фотода Камил иң алга – җиргә сузылып яткан иде. Димәк, туган илгә кайту һаман да әле үлемгә тиң...