Базарда үз хакың булмаганда...
Бер адым
Җиңүче булырга теләдем...
Тик җиңү юлларын белмәдем...
Юлларын белмәгән килеш тә
Мин җиңеп чыгарга теләдем.
Сез миннән көлдегез генәдер:
“Син әле... кем әле... йөзләрдер... меңгә бер...”
Җиңүләр меңгә бер бер булсыннар,
Тик мин бар...
Һәр шәхес – бердәнбер.
Һәр шәхес бердәнбер булса да
Язмыш бар...
Язмышлар – кемнәндер...
Җиңүче булырга теләдем...
Кемнәрдер көлгәндер... көлгәндер...
Хыялны шәм итеп яндырдым...
Шәмнәрем кайвакыт сүнгәндер...
Сүнгәнен кемнәрдер күргәндер...
Көлгәндер...
Көлгәннәр меңнәрдер...
Ә хаклык сан белән үлчәнми...
Төркемнең йөзе юк, заты юк...
Мескеннәр –
Мәңгегә
Мескеннәр:
Мескеннең җиңүгә хакы юк.
Мин дә шул шул мескенлек эченнән
Атладым җиңүгә бер адым.
Күрделәр...
Көлделәр...
Сөрделәр...
Җанымны телделәр – чыдадым.
Чыдадым – бу мескен төркемгә
Тимәс дип зыяным... (Файдам да!?.) –
Никадәр гайрәтле булсам да
Ялгызым идем мин мәйданда.
Ялгызым...
Тик сиңа ташланган
Төркемнән дә зуррак явыз юк...
Ул төркем безнеке – мескеннәр...
Бердәнбер булу ул – ялгызлык...
Ләкин мин җиңәргә теләдем,
Җиңәргә... ялгызым булсам да...
Ялгыз җан – яу түгел...
Барыбер,
Бер эзсез югалмас җиһанда.
Җиһанда сакланыр шикелле
Безнең дә самими теләкләр.
Йөрәктән йөрәккә күчәр күк
Җиңүгә әйдәүче сурәтләр.
Өметем яшәтә.
Ә үзем...
Үзем мин җиңүче булмадым.
Шулай да
Мескенлек эченнән
Җиңүгә атладым бер адым.
Бәя
Асыл булу,
Алтын булу гына
Берни түгел әле...
Бу заманда
Алтын булуың да берни тормый,
Базарда үз хакың булмаганда.
Һәркем җирдә үз бәясен яулый –
Кем бәясе ничә алтынлык?!.
Ә бәяң юк икән, кадерең юк,
Бернигә дә, димәк, хакың юк.
Сатылалар:”Сатылмыйм!” – дип яшәп,
Бәяләре төшеп беткәннәр дә:
Сынган өметләрне ялгыйлар да...
Һәм үзләре сына көтмәгәндә.
Гаепләп тә һәм аклап та булмый...
Һәркемнең үз эше... Үз көчедер...
Сатылмасам, кем соң ярдәм итәр?
Ә сатылам икән, кем кичерер?
Гаепләп тә һәм аклап та булмый...
Һәм аңлап та булмый...
Бу заманда
Алтын булуың да берни тормый,
Базарда үз хакың булмаганда.
Тик шулай да...
Кем бәяли икән
Иң-иң асыл затын заманнарның?..
Сатылмаганнарның бәясе – юк...
Бәясе юк(!) – сатылмаганнарның...
Сәер мизгел
Әллә нинди сәер мизгел бу,
Аңлый торган мизгел түгел бу...
Сәер мизгел хуҗа дөньяга –
Әллә яңгыр, әллә кар ява...
Әллә көлә, әллә елый ул
Әллә йоклый, әллә уяна...
Сәер мизгел хуҗа дөньяга –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Әллә нинди сәер мизгел бу,
Аңлый торган мизгел түгел бу...
Әллә нинди хәлат җанда да –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Әллә көләм, әллә елыйм мин,
Әллә йоклыйм, әллә уянам...
Сәер мизгел хуҗа җанга да –
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Бозлавык
Гололед на земле, гололед...
В.Высоцкийй
Егыла урамда малайлар,
Абруйлы абзыйлар егыла.
Бозлавык үзенә суыра,
Карамый кечесе-зурына...
Аякта нык басып килгәндә,
“Мин мәңге егылмам!” – дигәндә,
Тая да егыла кешеләр.
Егылып мәңгегә имгәнә.
Кемнәрдер имгәнә бүген үк,
Кемнәрдер иртәгә имгәнер.
Егылмый калырга тырышып,
Шуышып яшиләр кемнәрдер.
Бозлавык бу җирдә, бозлавык...
Без дә бер егылмый узмадык...
Сау гына узарлык юл да юк,
Бозлавык бу дөнья, бозлавык.
* * *
...Кайларгадыр ташлап калдырулар
Җиңел дисең мени үткәнне син?!
Хәтта гади генә шәһәрдән дә
Китәм диеп кенә китәлмисең...
Китәм диеп кенә китеп булмый.
Китәм, китәм диеп еллар узды...
Китәм диеп узган елларымдай
Җырларым да бераз сызланулы.
Бәхет микән, бәхетсезлек микән
Яңа ярга аяк басуларым...
Китүләр ул – кителүләргә тиң:
Үзем генә беләм ачыларын.
Яралы яугир
Сызыла йөрәк маем,
Алга атлаган саен.
Алга атлаган саен
Урында калу кыен.
Чигенү мөмкин түгел.
Бер адым... Тик бер адым
Атларга иде тагын.
Йөрәгем – телем-телем...
Чигенү мөмкин түгел,
Чигенү – ярты үлем.
Аз гына чыда, җаным...
Бер адым... Ярты адым....
Бер адым...
Ярты адым...
Өмет
Өметеңне өз дисең син...
Өзелде инде өмет...
Үземнең дә хәлләрем шул
Өзелгән өмет кебек.
Мәңгелек түгел өмет тә
Өзелә – түзми икән.
Өметләрең өзелсә дә
Сөюләр сүнми икән.
Сүнми икән, дөрли икән,
Тынгылык бирми икән.
Киртәләрне бар дип белми,
Тәртәгә керми икән.
Өметеңне өз дисең син
Өмет ул... Өзек бит ул...
Өзелә дә, ялгана ул...
Шуңа да өмет бит ул...
Соңгы озату
Мин юлларга китәм инде...
Юлларга китәм инде.
Син беләсең кайтмасымны,
Мин беләм көтәреңне.
Елмаеп кул болгап калдың,
Кузгалмый озак тордың...
Бу минем соңгы китүем,
Бу – соңгы озатуың.
Китеп бардым. Көтеп калдың.
Аралар еракланды.
Еламадык. Араларда
Мәхәббәт елап калды.
Мин китәмен, син каласың,
Кемгә калырсың инде?!
Кемгә калсаң да, барыбер,
Көлгә калырсың инде.
-
-
-
- юк
-
-
Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Синең тарафлардан җил исми.
Җил иссә дә кайнар хисләреңне
Алып килми миңа килешли.
Әллә инде җилләр аяусызлар,
Әллә инде үзең сүрелдең.
Җилләр генә шундый аяусыздыр,
Сүрелүең дөрес түгелдер.
Хәбәрләр юк синең тарафлардан,
Хәлләреңне белми тилмерәм.
Язмышларың кайда йөртә икән,
Нинди уйлар белән, кем белән.
Йөрәк хәлен йөрәк сизә диләр…
Шулай дигәннәре хак микән?
Синең дә шул ачы билгесезлек
Утларында янган чак микән?
Хәбәрләр юк синең тарафлардан…
Кайчан килер икән хәбәрең?..
…Хәлләреңне белү белән генә
Җиңеләер кебек хәлләрем…
Тәрәзәмне кем кага
Тәрәзәмне җил кагамы?!
Тәрәзәмне кем кага?!.
Уянам да йоклый алмыйм,
Җил кагылып узса да.
Кайтыр кешем юк бит инде,
Тәрәз кага җил генә.
Тик кемендер көтә күңел,
Кем өчендер өзелә.
Тәрәзәмне кемдер кага,
Төн бит инде – кем анда?!
Кайтыр кешем юк бит инде,
Җил дә тынган урамда...
Урамнарда җил дә юк бит,
Юк бит кайтыр ярым да...
Тәрәзәмне кемдер кага
Төннең урталарында...
Күзләрең
Күзләрең, аһ, синең күзләрең...
Тылсымлы нурлар бар күзеңдә.
Тылсымлы нурлар бар күзеңдә –
Наз булып сарыла күңелгә.
Күзләрең, аһ, синең күзләрең...
Белмим лә ниләргә тиңләргә...
Күңелләр шикелле моңлы да,
Мәхәббәт шикелле тирән дә.
Күзләрең, аһ, синең күзләрең...
Үзләре гап-гади кебекләр...
Күземә бер генә карасаң,
Ялгана өзелгән өметләр.
Күземә бер генә кара син,
Җаныма наз була карашың.
Көндәлек шау-шудан арынып,
Күзләрең нурында адашыйм.
Сөю шул бу…
Сөю шул бу…
Йөрәгемнең, бәлки,
Иң якты иң соңгы туедыр ул…
Минем сөю сине балкытыр да
Куркыныч та булып тоелыр ул.
Минем сөю сиңа кирәк түгел,
Үземә дә, бәлки, кирәкмидер.
Сөю шул бу… Үзенекен кыла
Ялмап ала да ул йөрәкне бер.
Сөю шул бу…
Бөтен булмышыңны
Балкыта да үзе өтеп ала.
Шагыйрь мәхәббәте вулкан кебек,
Ә вулканны кем соң көтеп ала?..
Больницада
Докторларның:
«Инфаркт булды!»— диеп,
Пыр тузышып чапкан чаклары.
Чуртым!..
Нинди инфаркт булсын миңа?!.
Мәхәббәттән йөрәк шартлады!..
Җирдә яшәү җиңел дисең мени
Җирдә яшәү җиңел дисең мени,
Канатланып очкан йөрәк белән.
Аккош кебек күкне иңләр дә ул,
Бер кадалыр җиргә кинәт — беләм.
Ул чак мин дә җиргә чүгәләрмен…
Ләкин әле — һаваларда чагым.
Һавалырак булсам, гаепләмә,
Һаваларда — дәвалана җаным.
Ә бервакыт җиргә төшәрмен мин…
Җиргә төшәрмен бер — һава җитмәс.
Һәм берни дә миңа дәва бирмәс,
Һәм беркем дә мине дәвам итмәс.
Син һаман да
Син һаман да шул килештер әле,
Самимидыр шундый күркәмдер.
Миңа булган хисләрең дә шулдыр...
Тик мизгелләр генә бүтәндер
Барсына да үзем гаепле дип,
Җәзаларын үзем күтәрдем.
Сиңа булган мәхәббәтем шул ук
Үзем генә бераз бүтәнмен.
Синең белән үтәр юлларымны,
Елларымны ятим иткәнмен.
Синең артык исең китмәгәндер,
Тик күңелең генә көткәндер.
Тик күңелең генә көткәндер шул,
Мең халәткә кереп беткәндер...
Ул газаплар эзсез үтмәгәндер,
Бераз гына син дә бүтәндер...
Сөю кадерен белмәвебез өчен
Еллар безне хөкем иткәндер:
Хисләребез һаман шул килештер,
Тик үзебез генә бүтәндер.