Логотип Казан Утлары
Шигърият

Замандашларга багышламалар

Замандашларым, тарихдашларым.

“Ә нәрсә соң ул тарих?” – дип сорасагыз – ул, минемчә, чиксез галәмдәге астрономик җисемнәр, Җир дигән үзебезнең дөньядагы һавада, күктә, җирнең өстендә һәм астында, суда яшәүче тереклек ияләре, ярым тереклек булган агач-куаклар, үлән-чәчәкләр, камыш-суүсемнәрдән аермалы  гаҗәеп зат – Адәм баласы үзенең тууы һәм вафаты чорында кылган гамәлләрен теркәп барган туктаусыз хәрәкәттәге ВАКЫТ АГЫШЫ!..

Минем бу әсәрем әнә шул агышта йөзеп баручы бик сирәк, энә очы кадәр генә сандагы Адәм балалары, ягъни мин күреп-белгән чорның, 1960-2020 елларында минем белән якыннан аралашкан әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнүче, бер төркем татар язучыларына багышлана.

Бәлки аларның кайберләре инде Тарихның әлеге сәхифәсенә теркәлеп үк калгандыр, йә булмаса алдагы елларда теркәлерләр!..

Бу – минем изге теләгем...

 

 

САБЫРЛАРГА

 

Сибгат Хәкимгә

 

Яратам мин сабыр кешеләрне,

Зур кораблар кебек, алар һаман

Тормыш давылларын ерып бара,

Максатлары кушкан якка табан.

 

Маякларын дулкын капласа да,

Сабырлыктан алар ялыкмыйлар.

Корабларын давыл сытканда да,

SOS бирергә артык ашыкмыйлар.

 

Зур максатлар өчен җаннарына

Алсалар да күпме авыр яра –

Шырпы кебек чәчрәп кабынмыйлар,

Алар, домна кебек, салмак яна.

 

Шуңа бераз гамьсезләр дә кебек

Һәм усал да кебек бераз алар.

Тик битараф түгел, мәҗлесләрдә

Бәйрәм итсә купшы фразалар.

 

Мондый чакта алар ашыгалар

Бу мохиттән тизрәк югалырга.

Һәм кораблар кебек китә алар

Зур максатлар кушкан юлларына.

 

ХӘСӘН  ТУФАН  ЕЛМАЮЫ

 

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда.

 

 

 

 

Чишмә

 

Иҗади остазым, якташым,

танылган татар язучысы

Шамил Бикчуринга

 

Күңелемдә дистә еллар буе

Яшеренеп йөри бер җырым.

Ул сулкылдап шакый күңелемне...

Бу җыр синме, Шамил Бикчурин?!

Син җыр кебек олы, моңлы идең,

Син җыр кебек ачык, җилбәгәй...

Синдәйләрне чорлар алып китми,

Синдәйләргә салкын җил бәрмәй.

Җиз чәчеңне җилгә җилфердәтеп

Йөрисеңдер әле урамда.

Озын кулларыңны бутый-бутый

Йөзәсеңдер тормыш-буранда.

Мәҗлесләрдә бас тавышың белән

Тетәсеңдер таныш ария.

Тыңлыйлардыр сине, бердәй тынып,

Татар Мәрьям, урыс Мария.

Бүген сине җыр итәргә телим,

Син сулкылдап җанга дәшәсең.

Әй, яшәсен икән бу дөньяда,

Синдәй фида җаннар яшәсен.

Синдәйләр аз, синдәй киң күңелле

Адәмнәргә кытлык, йа Ходам!..

Кече күңеллелек өлкәсендә

Син бит безнең соңгы могикан.

Ташны бәреп чыккан чишмә кебек,

Күкрәгемне бәреп чык, җырым!

Безне тартты җырга, шигърияткә

Шигъри җанлы Шамил Бикчурин.

 

 

Болын...  Колын...

 

Урамнар артында яшел болын...

А.Гыйләҗев

 

Урамнар артында яшел болын,

Аранны кимерә яшь колын.

Аранда тилмерә яшь колын:

«Урамнар артында яшел болын...

Урамнар артында яшел болын...»

Авылда көнозын бер аваз:

Тук та тук гел чалгы чүкиләр.

Абзыйлар, колынны онытып,

Көнкүреш бурычын үтиләр.

Яшь кызлар июньдәй көләчләр,

Урамнан узалар фырт кына.

Кызларга июньнән дәрт кирәк,

Колының кирәкме чуртыма.

Чирәмдә чал чәчле бер бабай,

Колынын, болынын онытып,

Тагын бер өч елга җитсен дип,

Нур җыя кояшка йөз тотып.

Авылда көләч бер көй тора –

Кешеләр җырлыйлар җәй җырын.

«Урамнар ар-тын-да я-шел

                                  бо-о-о-лын...»

Җыр тынган арада, каяндыр,

Дөп тә дөп бер аваз ишетелә.

Бу шулай аранда яшь колын

Аягын канатып тибенә.

Тибенә, әйтергә теле юк.

Аранны кимерә яшь колын.

Нишләсен, әйтергә теле юк:

«Урамнар артында яшел болын...

Урамнар артында яшел болын...

 

 

 

 

1973 ел.

КАЕН СУЫ

 

2007 елның 19 апрелендә Язучылар берлеге идарәсе утырышы алдыннан шагыйрь Равил Фәйзуллин миңа татар әдипләренең «Аккош күле» Иҗат йорты урманыннан җыйган каен суы бүләк итте.

 

Каен суы... Сине бер йотуга

Сулкылдады күңелем, елады.

Бөтен тәнем буйлап каным булып

Агып китте каен сулары.

Йөрәгемә барып җиткәч, кинәт

Йөрәк ярсу аттай дулады.

Искә төшеп яшьлек хатирәсе

Үпкәләрем авыр сулады...

Каен суы гына түгел шул син—

Кайгы, шатлык, бәхет сулары,

Илнең, туган якның сулавы!..

 

Көтмим

 

Кеше түземле дә...

Табигате бунтарь булса да,

Көтә белә...

                               Р.Гаташ

 

Түземлегем җитеп, һаман көттем –

Сабый чакта көттем җылы аш,

Егет чакта олы сөю көттем,

Бер шәп малай көттем ир булгач.

Кая барсам, шунда көттерделәр –

Иген чәчсәм – яңгыр көттерде,

Акча алсам – кассир көттерде,

Юлга чыксам – такси көттерде.

Җылы сүзләр бик көттереп килде,

Көтеп алдым якын дусларны,

Ачу килсә, көттем бер зилзилә,

Бик лаеклы көттем дошманны.

Булды вакыт, ялган бик тиз килде,

Ә дөреслек озак көттерде.

Берәү хәтта олы бәхетне дә

Егерме ел гына көт, диде.

Һаман көттем, ләкин эндәшмәдем,

Дәшәр өчен вакыт көттем мин.

Вакыт җитеп, түземлегем беткәч,

Киләчәккә үзем киттем мин.

Хәзер мине беркем көттералмый,

Көтүләрдән туйды заман да.

Мин бәхетне хәләл көчем белән

Карар кылдым үзем табарга.

 

ТӨРКИЛӘРЕМ

 

Күрененкле татар галиме Марсель Бакиров 2018 елда Татарстан  китап нәшриятыдна “Прототюрки” дигән китап бастырып чыгарды. Анда 148 исемдәге халык һәм милләт тарихы турында сүз бара Шуларның күбесе безнең .эрага кадәр үк тарихи чыганакларда теркәлгән төрки телле ягъни бүгенге татр халкының этник туганнары.

 

Төркиләрем – аваздашлар,

Борыныгыдаш, замандашлар!

Сезгә дәшәм , туганнарым...

Борынгыдан борынгырак

Тарих таңында туганнар –

 

Татлы уйлы Татарлар,

Чын төрки Төрекмәннәр,

Саф төркиләр Төрекләр,

Үзе үк бәк Үзбәкләр,

Кыр уллары Кыргызлар,

Кырыйдагы Кырымнар,

Булган халык Болгарлар,

Абзыйдай Абазиннар,

Әзер бай Әзербайҗан,

Качак (казак) Казахлар,

Үр арты Урарутлар,

Бал телле Балкарлар да,

Бердәнбер Бәр-бәрләр дә,

Хак авыз Гагаузлар,

Тирән уйлы Уйгырлар,

Куш йөрәкле Ингушлар,

Кара чәйле Карачай,

Ут күрешебез Башкортлар,

Хак һәм алыс Хакаслар,

Сусын басар Суарлар,

Якты утлы Якутлар,

Ал таң аткан Алтайлар,

Уйга бик бай Ногайлар,

Иманлы зат Госманлы,

Уйга тыгыз Угызлар,

Уңган халыклар Һуннар,

Ил шаулаткан Шумерлар,

Изге, иске Скифлар!

 

Төркидәшләр, Аваздашлар,

Борынгыдаш, Замандашлар –

Бар да кардәш, туганнар!

Борынгыдан борынгырак

Чал тарихта туганнар!

Барыбызны ТӨРКИ иткән

Иң токымдаш туганнар!

Узган эрадагы кебек

Бүген, алгы эраларда

Мәңгелеккә бергә барыйк

Төркиләрем, туганнар!

 

 

 

ТАТАРЛАР  КАЙТА

 

Соңгы елларда матбугатта күренекле язучы һәм сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың дөнья һәм Русиянең төрле төбәкләрендәге татарлар тарихы турындагы язмалары басылып чыкты.

 

Зиратлардан кайта

Безгә милләттәшләр –

Кара күләгәләр,

Кара күлмәкләрдән...

 

Күр, татарлар кайта

Кабер төпләреннән;

Алар – миллионнар,

Төркем-төркемнәрдән.

 

Алар кайта безгә

Ерак Себерләрдән,

Урал төпкеленнән,

Шахта-күмерләрдән...

 

Алар кайта безгә

Кырым кырларыннан,

Төньяк бозларыннан,

Тайга урманыннан...

 

Күр, татарлар кайта

Польша туфрагыннан,

Җиңүчеләр булып

Париж урамыннан...

 

Сталинны җиңгән,

Гитлерын да изгән

Татарларым кайта,

Алар – безнең белән.

 

Үзбәк, кыргыз, казакъ,

Таҗик җирләреннән

Татарларым кайта

Туган илләренә.

 

Каберләрен ачып,

Кайта милләттәшләр –

Якты күләгәләр

Ап-ак күлмәкләрдән.

 

САКЛАСЫН!

 

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеенә

 

Чулманның түбән агымы

Синең туган төбәгең.

Син күзеңне озак итеп

Еракларга төбәдең.

 

Тик яшәдең Татарстан

Дигән төп илкәеңдә.

Ул чактагы Совет дигән

СССР җирләрендә.

 

Ул заманда син кызындың

Илнең “Эт кояшы”нда[1].

Шигыреңне чарладың син

Безнең шигъри,

Безнең эт оясында.

 

Син булдың әдип халкының

Булдыклы депутаты.

Тәгәрәп уңдык без синнән –

Син бит безнең эш аты.

 

Габдулла Тукай әйтмешли –

Татар йоклап ятмасын!

Син халкыңны яклагандай,

Син татарны саклагандай

Халкың сине сакласын!..

 

 

 

ДОГАЛЫ  ЕЛЛАР

 

Марсель Галиевкә,

шул исемдәге китабы уңаеннан

 

Үткәннәргә кире кайтып булмый...

Шлагбаумнарда ул юллар.

Шулар аша безгә үрелеп карый

Догалы еллар.

 

Узганнарны уйлап җаннар сыкрый.

Вакыт – патша җирдә, без – коллар.

Кайтарыгыз мине яшьлегемә

Догалы еллар!..

 

Әмма безгә гомер биргән өчен,

Биргән өчен, онык, кыз, уллар –

Һәрбер нәсел саен рәхмәт сезгә,

Догалы еллар!

 

Алда тагын ниләр күрербез без,

Язмыш безне ничек боргалар?..

Күрәчәкләребез сезнең кулда.

Догалы еллар...

 

Кеше гомере бигрәк нәзберек шул:

«Кыймылдыймы йөрәк... кан... куллар?..»

Тып-тын гына агып ята гомер,

Кеше гомере – догалы еллар...