Логотип Казан Утлары
Публицистика

Курган маҗаралары

УКЫЙМ ДИГӘЧ УКЫЙМ

Безнең бала чактан да, үсмер чактан да сагынып искә алырлык нәрсәләр аз. Күбрәк михнәтле, җәфалы көннәр һәм вакыйгалар гына искә төшә.

Сугыш башланды... Әти – фронтта. Без әни янында дүрт малай. Сугыш башланганда иң олысы Равил абыйга ун яшь, иң кечесе Әнәскә бер яшь тә тулмаган була. Миңа – тәртип буенча өченчесенә 3 яшь. Миннән олырагы  кечеабый Наилгә 7 яшь. Шул еллардан күңел түрендә гомергә онытылмаслык булып урнашып калган берничә хатирәне искә төшереп китим.

Кыш көне. Әни безнең авылдан 30-40 чакрымнар ераклыктагы Урыс Алатына, колхоз эше белән әлбәттә, кул чанасы тартып, бер капчык ашлык илтергә киткән (спирт заводына тапшыру өчен булса кирәк). Аннан кайчан әйләнеп кайтасын белгән юк. Равил һәм Наил абыйлар, мичкә ягар өчен, су буендагы талчыбыклар кисә, басудагы эскертләрдән салам йолкый. Без кечкенә Әнәс белән аларның кайтканын салкын өйдә сәгатьләр буенча көтеп утырабыз...

Мичкә ягу минем вазифаларыма керә. Чыбык чи, чыш-пыш итеп, янасы килмичә генә утыра. Салам исә артык тиз яна: учлап алып, мичкә тыгып өлгермисең, гөлт итеп кабына да, янып  бетә. Ялкынлы салам кисәкләре идәнгә коелып төшеп, янгын чыга язып калган чаклар да булды. Бер тапкыр утлы салам ялкыны урын-җирләргә үрмәләде... Ярый әле абыйлар ишек алдында иде, йөгереп кереп, сүндереп өлгерделәр. Юкса, янып беткән булыр идек.

Минем хезмәт тәрбиясе шулай өч-дүрт яшьтән үк башланды. Әни мине, күрше тирәгә йомыш белән йөртә башланды. Аларга кереп җиткәнче, нәрсә әйтәсен онытып җибәргән чакларым да була торган иде.

Аннары ашаган савыт-сабаны юып кую, идән себерү, бәрәңге әрчү кебек эшләр кушылды. Үсә барган саен өй эшләре арта һәм катлаулана барды. Башкача мөмкин дә түгел иде, ул чактагы авыл йортында мәшәкатьләр иксез-чиксез: учакка ягып, аш-су әзерлисең; самовырда чәй кайнатасың, суны бездән шактый ерактан, тау астындагы чишмәдән көянтә-чиләк белән ташыйсың (тимерчедә эшләнгән чиләкләр иләмсез зур). Мал-туар карау, кер, идән юу, балаларга гади генә киемнәр тегү, ямау... Бер әни ничек өлгерсен? Без, балалар, кулдан килгәнчә булыша идек, әлбәттә. Абыйлар күбрәк утын кисү, аны яру, кар көрәү кебек тышкы эшләрне  башкара. Аннан килеп, алар 5-7 классларны Яңа Кишет дигән күрше авылга, ә 8-10 классларны 15 чакрымдагы Кенәр авылына йөреп (атна арасында шунда яшәп) укыдылар. Тиздән олы абый армиягә китте. Өй эшләре, нигездә, миңа (үсә төшкәч, энем Әнәскә дә) эләгә иде.

Әни иртән иртүк, кырга киткәндә, мине уятып, дистәләрчә эш кушып калдыра: савыт-саба юу, идән себерү; бозауны авыл читенә чыгарып арканлап кую; казларга, тавыкларга, ат кузгалагы белән көрпәне бутап, әчетке әзерләү; әти-әниләр төшке ашка кайтуга, яшь бәрәңгене кул белән казып алып (көрәк белән алырга иртә әле, үсәсе бар), аны юып, кабыгын әрчеп, казанда пешерү, баздан сөт-катык алып чыгып, самовар куеп чәй кайнатып, табын әзерләп кую...

Колхозда ул елларда, бигрәк тә печән чабу, урак уру вакытларында эшнең никадәр күплеген, тәртипнең ничек каты булуын тасвирлап,махсус язарга була. Әни, төшке ашка кайткач, кайбер көннәрне, ашык-пошык кына капкалый да, тиз генә кер юып ала. Керне инешкә төшеп чайкарга миңа тапшырып китә. Мин аны, чайкап алып кайтып, кибәргә элеп куям. Күрше хатыннар: “Лотфикамалның кызы урынында Рүзәле бар”, – диләр иде.

Өй эшләренең иң үзәккә үткәне, онга кушып ипи пешерү өчен, бәрәңге уу булды. Һәр атнаны тимерчегә биреп эшләткән зур ике чиләк бәрәңге уабыз. Бер чиләген Наил абый уа, икенчесен мин. Ул, миннән дүрт яшькә олырак булганлыктан, бик үк җәфаланмагандыр. Минем  тиз хәл бетә,җайлырак булсын өчен, басып яки тезләнеп, көчәнеп эшлим. Калын калайны кадак белән тишеп эшләнгән угычның тешләре тупас, ыржаеп тора. Минем бармакларым сыдырылып, ертылып бетә. Берничә көннән, әкренләп, тазарып килә дигәндә, яңадан ипи салу вакыты җитә... Тагын бәрәңге уу.

Болар гына түгел әле. Әни, өй эшләренә вакыт табу өчен, мине кайвакыт үзе урынына басуга хатын-кызлар белән чүп утарга җибәрә иде. Әти, бригадир буларак, әнине төнге ат көтүенә билгеләп, берара мин аның урынына, бер абзыйга ияреп, төнлә ат көтүенә чыга торган булдым.

Бала чагымны искә төшергәндә, кайчакта мин үземне патша заманындагы крестьян тормышында яшәгән кешедәй хис итәм.

Сугыш елларындагы фәкыйрьлек галәмәт булды. Керосин, шырпы кытлыгы  (утынны әйткән дә юк инде)  хөкем сөрде, ике чакма ташны берсенә-берсен бәреп, ут алу да бар иде. Берсе мичкә ягып җибәрсә, күршеләре кереп, аннан үз учакларын кабызырга утлы күмер алып чыгалар.  Хәсби (Хәсбиҗамал булгандыр) апа утлы күмерне күршеләреннән учына гына салып алып чыга икән дип сөйләүләре исемдә калган.

Керосинны, бик кадерләп, саклап кына тоттылар. Бишле, җиделе лампаны гына кулландылар. Уты тонык була, әлбәттә. Сукыр лампадан гына файдаланган чаклар да булды.

Сугыш вакытында күрше хатын-кызлар, бер-берсенә кереп, кул эшләрен эшли-эшли, кич утыралар иде. Күңел бушату да, керосинга экономия дә була. Безнең өйдә дә утырган чаклары булды. Фронт хәлләрен сөйлиләр, соңгы көннәрдә генә үлем хәбәре килгән яки яраланып госпитальгә эләккән ир-егетләр турында гәп коралар, бик аянычлы хәлләр сөйләп, елашып та, җырлашып та алалар...

Баланың табигый халәтенә, аның физик һәм акыл үсешенә турыдан-туры ярдәм итә торган мөһим нәрсә ул – уен. Бу бөтен тереклек ияләренең балаларына да хас күренеш. Без, бигрәк тә Әнәс белән мин, шушы күңелне күтәрә торган шатлыклы нәрсәдән дә еш кына мәхрүм кала идек. “Уйнарга атнага бер тапкыр чыксагыз, шул җитә. Күп уйнасаң, ашарга да да күп китә, кием дә тизрәк туза”, – дип әйтә иде әни. Кайчакта, безне уйнарга чакырып, күрше малайлар керә. Әни аларны, ачуланып, куып чыгара. Гарьлектән, күңелләрем тулып кала иде шундый чакларда.

Кызык хәл: күптән түгел генә узган сугышның шаукымы хәтта, балаларның, уеннарында да чагылыш тапкан. Без, бик теләп, әсирлеккә алу («пленга алу» дип әйтә идек) уенын уйный идек. Малайлар, ике төркемгә бүленеп, йортлар арасына кереп яшеренәләр дә, бераздан, берсен-берсе эзләп табып, «пленга ала» башлыйлар. Кайсы як, сиздермичә генә якынаеп,  каршы як кешеләрен күреп алып, кинәт кенә беренче булып, «Ур-ра!» дип кычкырып өлгерсә, теге як кешеләрен әсирлеккә алган була. Бер кеше икенче якның бер генә кешесен, ике кеше – берничә кешесен әсирлеккә алырга мөмкин.  Заман рухындагы, мәгънәле уен булган.

Яз килү һәркем өчен дә күңелле күренеш. Кышкы озын көннәрне ярым караңгы өйдә уздыру шулкадәр ялыктырган була:  болай да кечкенә тәрәзәләргә, суыктан саклану өчен, яртылаш салам кибәге яки саламның үзен тутырып каккан такталарны кубарып алып ташлагач, өй эче кинәт яктырып китә! Безнең өчен әйтеп бетергесез куаныч инде ул.

Март башларында килгән кара каргаларны күргәч, шатлыктан карга ятып ауныйбыз (йоласы шундый). Беренче тапкыр сыерчыкларны күргәч тә шулай ук карга ятып ауный идек. Шатлык бит: көләч яз башлана, аның артыннан , матур, тәмле җәй киләчәк.

Ничек кенә булмасын, авыл җирендә туып үсү кешене табигатькә якыйнайта, аның могҗизаларын күрә, аңлый һәм аларга шатлана белергә өйрәтә. Кара каргаларның балалар чыгарып, үстереп һәм очырып чыгарган урыннарына ерак җирләрдән исән-сау килеш әйләнеп кайтуларына куангандай каркылдашулары, сыерчыкларның өзелеп-өзелеп сайраулары балачактан бирле колагымда яңгырап тора сыман.

 

***

Әгәр мин балачак хатирәләремдә Шәрифел әбием (әниемнең Шәрифел-камал исемле әнисе) белән Җәләлетдин бабамны искә алмасам, рухлары риза булмас иде.

Шәрифел әбиебез белән Җәләй бабабыз Әтнә районының Иске Мәңгәр дигән бай тарихлы борынгы авылында яшәделәр. Әтнә, Мәңгәр һәм Казан артындагы авылларның татар халкы өчен мәдәният һәм мәгърифәт үзәге булганлыгы тарихтан хәбәрдар кешеләргә яхшы билгеле. Бөтен дөньяга мәгълүм мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шушы  төбәктә туып үсүе генә дә моңа чын дәлил.

Сүз уңаенда әйтеп китим: Россиянең Эчке эшләр министры булган армия генералы  Рәшит Нургалиевнең әтисе Иске Мәңгәрдән. Ә шушы авылдан аерылып чыккан Олы Мәңгәр үзенең Төркиядә дөнья күләмендәге Мерседес-Бенц компаниясен оештыручыларның берсе Вәли бай кебек уллары белән данлыклы...

Безнең Шәрифел әбиебез дөнья бәһасе кеше булды. Бик уңган, мәрхәмәтле  Шәрифелкамал апаны Мәңгәрдә генә түгел, күрше авылларда да беләләр һәм хөрмәт итәләр иде. Җәй көне Каенсар куаклыгыннан дару үләннәре җыеп куеп, шулар белән ел әйләнәсендә күп кешеләрне дәвалады, им-том итте. Үзе намазлык өстендә озак утырмаса да, авыл халкына бала тугандагы, кеше үлгәндәге йолаларны, мәшәкатьләрне башкарып килде.

Ул кунакка килсә, безнең өчен бәйрәм  була иде. Без үзебез дә аларга барырга ашкынып тордык.

Бервакытны, мин, Әтнә базарына баручы әти белән әнигә ияреп, әбиләргә киттем. Бу хәлнең асылы шуннан гыйбарәт: Әтнәгә юл әби-бабайлар авылы Иске Мәңгәр аша уза. Димәк, әниләр, базарга барышлый, мине әбиләргдә калдыралар да, кайтышлый, яңадан кереп, алып кайтып китәләр. Мин, янәсе, ярты гына көн булса да, әбиләр янында торам.

Шулай итеп, алар китте, ә мин калдым. Ләкин минем һич кенә дә үзебезнең өйгә кайтасым килми. Анда , әйткәнемчә,савыт-саба юу, идән себерү, бәрәңге әрчү кебек эшләр минем өстә бит. Уенга да һәр көнне чыгармыйлар. Әбиләрдә рәхәт: эш тә кушмыйлар, ашау да тәмлерәк, теләгән чагында уйнарга чыгасың. Мин, әбиләрдә калу юлын эзләп, хәйләгә керештем. Өйләдән соң, Әмәкәй тавына чана шуарга чыгып киттем дә, кич караңгы төшкәнче уйнадым. Әти-әниләр, базардан кайтышлый, мине алып китәргә керәләр – ә мин юк. Көтеп тормыйлар, киләсе якшәмбедә алып китәрбез  дип, кайтып китәләр. Икенче якшәмбе көнне мин тагын чыгып китәм дә,кич соң гына кайтам. Бу юлы да мине көтеп тормыйча кайтып китәләр. Шундый  хәл өч-дүрт атна кабатланды. Шулай итеп, мин айга якын әбиләрдә кунак булып яттым.

Бүтән инде андый рәхәтлекләр тәтемәде. Мин тиздән укырга йөри башладым. Әмма бу әби-бабайлар белән очрашу-күрешү булмады дигән сүз түгел. Соңыннан җәйге каникул вакытында бер-ике генә көнгә булса да барып кайта торган идем аларга. Әбинең мине үзе белән Күшәр болынына, Каенсарга төрле шифалы үләннәр, колмак җыярга ияртеп барганы исемдә... Колмактан ул ипи салырга чүпрә ясый торган иде.

 

***

Мин малай чакта Кышкар авылы кешеләре Казанга болай йөриләр иде: авылдан өч чакрымда узган Кенәр-Арча юлына чыгалар да, шуннан сирәк-мирәк кенә үтеп йөргән берәр йөк машинасын кул күтәреп утырып, Арчага кадәр баралар. Аннары станциядән поезд белән Казанга.

Ундүрт яше тулып җитмәгән Кышкар малае – мин дә, җиденче классны тәмамлагач таныклыгымны кесәгә бөкләп тыктым да юлга чыктым. Казанга беренче баруым иде.

Урамнан кайтып килүче прицеплы машинаны туктатып, уртадагы бүрәнә башына менеп бастым, кабинада миңа урын юк иде. Юллар чокыр-чакырлы. Тирәнрәк чокыр аша чыкканда, кырыйдагы бүрәнәләр, алга таба этелеп, машина кабинасының артына килеп терәлә, хәтта уелып кергән эзләре дә кала. Уртадагы бүрәнә арткарак чыгып торганлыктан, кабинага бераз гына килеп җитми. Шул куышлык мине сытылудан саклап кала. Абайламыйча, кырыйгарак килеп баскан булсам, шул чакта ук якты дөнья белән хушлашкан буласы идем.

Поезддан төшкәч, сораштырып, колхоз базарына юл тоттым. Эзләгән адресым кызык: Колхоз базары урамы, түгәрәк баганалы капка Зөләйха апа... Базар буйлап шактый йөрергә туры килде: түгәрәк баганалы капкалар берничә булып чыкты. Ниһаять, базар урамының Нариманнан тимер юлга якын өлешендә миңа кирәкле өй янында, урта яшьләрдәге көләч йөзле хатын-кыз, бер кеше белән сөйләшеп тора. Мин ханымга эндәшәм: «Сез Зөләйха апа түгелме?». «Мин булам, – ди ул, елмаеп, – Син кем буласың соң? Ни йомышың бар?». «Мин Кышкардан, Йосыф Абдуллаҗаны малае Рүзәл, монда укырга килдем», – дим.

Зөләйха апа безнең туган кешебез түгел, Казанда агай-энеләребез юк, әти-әниләрнең, азык-төлек сатарга килгәндә, төн кунып чыгып йөри торган танышлары гына. Уртача зурлыктагы агач йортта фатирантлар белән унлап кеше торсалар да, мәрхәмәтле Зөләйха апа мине дә сыендырды үзләренә, йокларга идәндә урын табылды. Хәер, минем башка барып керер урыным юк иде.

Үҗәт малай булганмындыр. Үзем, эзләп табып, Казан кооперация техникумына укырга кердем. Мин, мәктәпне бишле билгеләренә генә бетергәч, теләсә кайсы техникумга кабул итү имтиханнарын бирмичә генә керә ала идем. Әмма соңга калып килгәнмен: техникумнарга гаризалар кабул итү тәмамланган булып чыкты. Кооперация техникумы шул елны гына ачылган, шуңа күрә монда укучылар кабул итү срогы да озагракка сузылган. Кооперация сүзенең мәгънәсен дә белми идем әле. Минем өчен нинди булса да техникумга кереп уку әһәмиятле иде.

Көч-хәл белән русча гариза язып бирдем. Мине товароведлар (товар белгечләре) әзерли торган бүлеккә алдылар. Техникумның тулай торагы юк. Беренче елны Зөләйха апаларда яшәдем. Дәһшәтле сугыштан соң яшәү шартлары искиткеч авыр. Азык-төлек, кием-салым, торак мәсьәләләрендәге кытлык, җитешмәүчелек сөйләп бетерерлек түгел. Казан халкының күбесе берәр бүлмәле фатирларда җидешәр-сигезәр, унар кеше яши иде. Зөләйха апаларның урта кул зурлыктагы өендә торучылар: мәктәп яшендәге ике баласы белән хуҗабикә үзе, мех фабрикасында эшләүче ике квартирант кыз, кыш көннәрендә Битаманнан килеп ат белән эшләүче ике ир кеше, Кавказдан килеп, базарда алма сатучы бер әзәрбайҗан һәм мин. Шуның өстенә, кайчакта төрле авыллардан азык-төлекләрен сатарга килгән авыл кешеләре төн кунып чыга. Мин, беренче курста икенче сменада укыдым, соңарып кына кайтам, идәндә тезелешеп яткан кешеләр арасыннан сакланып кына узып, үз почмагыма барып урнашам.

Техникумда уку гадәти булмаган шартларда барды. Беренчедән, кооперация техникумында уку срогы өч кенә ел, башкаларда дүрт ел. Кыска срок – (илдә сәүдә белгечләре бик нык җитмәүдән килә, димәк, аларны тизрәк әзерләргә  кирәклек белән аңлатыла иде. Уку вакыты – аз, уку планнарының күләме чамадан тыш артык. Безгә өч елда белгечлек предметларын, гомуми урта мәктәп программасын үзләштерергә, ике тапкыр ай ярымшар  практика узарга һәм һәр курста икешәр имтихан сессиясен үткәрергә туры килде. Уку һәр көнне сигезәр сәгать. Миңа, татар мәктәбен тәмамлаган өч малай белән бергә, рус теленнән өстәмә дәресләргә дә йөрергә туры килә. Имтиханда бер генә “өчле” билгесе дә алырга ярамый, югыйсә киләсе семестр буена (ярты ел) стипендия ала алмыйсың. Ә минем бөтен яшәвемнең финанс чыганагы шул 140 сум стипендия генә иде. Өйдән ярдәм көтеп булмый. Андагылар үзләре дә көч-хәл белән җан асрый. Колхозда көне буе эшләгәнгә бер хезмәт көне язалар. Аңа көзен, хөкүмәткә тапшырганнан калса, бер хезмәт көненә 400-500 грамм исәбеннән ашлык бирәләр. Әти - бригадир, көненә бер хезмәт көненә эшли. Әни колхоз эшенә җәй көннәрендә генә чыга. Гаиләгә ел буена эшләгәнгә 4-5 яки 5-6 капчык ашлык бүлеп бирәләр. Колхоздан бөтен керем шул. 

Русча белмәү үзәккә үтте. Уку рус телендә. Укыту тәртибе мәктәптәгечәрәк: укытучы бер дәрестә аңлаткан материалны, икенче дәрестә укучылардан сөйләтеп, аларның ныграк үзләштерүенә ирешә. Миннән дә сорыйлар, сөйләтергә тырышалар. Укытучы Тамара Лазаревна Чудновская бик таләпчән, такта янына чыгарып, озаклап сорый, күнегүләр эшләтә. Минем тел җитми, әйтә алмый торам. Шунда оялганнарымны, кызарганнарымны гомердә онытасым юк. Мәктәптә “бишле”гә генә укып килгәнлектән, җавап бирә алмый тору минем өчен бигрәк тә авыр була иде. Шундый бер күренеш исемдә. Тамара Лазаревна: «Почему не отвечаешь,Рузаль», – ди. Мин ни дип әйтергә белмичә: “Сам удивился”, – дип җавап бирәм. Ялгыш әйткәнемне сизеп, бик нык оялам.

Андый михнәтле вакытлар узды, русчасын да өйрәндем, башка фәннәрне дә үзләштердем. Дәүләт имтиханнарының дүртесеннән өчесен бишлегә бирдем, берсеннән генә дүртле иде.

Сугыштан соң тормышлар авыр булуга карамастан, дәүләт тарафыннан халыкның тормышын җиңеләйтергә тырышу, кешеләрне кайгырту сизелә иде. Мәсәлән, ул елларда кибеттә матди хәлләре бик  хөрти кешеләр  дә алырлык арзанлы киемнәр була торган иде. Юлга чыксаң билет бәяләре, коммуналь хуҗалык өчен түләү бик арзан булды. Хәзерге кебек ел саен бәяләр артып тормады. Балаларга, яшьләргә түләүсез спорт түгәрәкләре, секцияләр, бушлай спорт формалары һәм инвентарьлар бирү бар иде.

Минем Казан кооперация техникумында укыган елларның якты хатирәләре дә күңелдә саклана...

Икенче курста чакта Каюм Насыйри урамындагы бер йортта торырга туры килде. Хуҗа ханымның минем яшьләрдәге уллары һәм күрше малайлары белән дуслашып, якыннан аралашып яшәдем һәм ул чактагы Иске татар бистәсенең чын милли халәтен тоеп йөрдем. Татар халкының теле, мәдәнияте алга барган, милләт үсеше өчен хәзергегә караганда күбрәк хөррият хөкем сөргән чор иде ул. Шәһәр үзәгендә берничә күренекле татар мәктәбе, шул исәптән зур тарихлы һәм шөһрәтле 80 нче, 12 нче (хәзер ул бинада еврей мәктәбе урнашкан) мәктәпләр гөрләп эшләп килде. Тукай, Нәриман, Насыйри урамнарында яшәгән халыкның күбесе, рәхәтләнеп, авыз тутырып, татарча сөйләшә иде. Ул тирәдәге рус малайлары да безнең белән татарча аралашты.

Техникум елларындагы бик зур сагышлы, бер моңсу күренеш минем күңелемдә тирән эз калдырды.

1954 елның кышкы иртәсе. Радиодан Салих Сәйдәшев моңнары агыла. Диктор хәбәр итә: татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев вафат, М.Горький урамындагы татар театры бинасында аның белән хушлашу мәрасиме булачак. Мин, киосктан газета сатып алып, театр бинасына юл тоттым. Газетадан сокландырырлык чибәр бер кеше – Салих Сәйдәшев карап тора.

Театр янындагы һәм бинаның эчендәге тамашаны күреп хәйран калдым. Мәрхүмне күрергә килгән кешеләр, колонна булып, Горький урамыннан бер кварталга сузылган. Мин дә театр бинасына керер өчен тезелгән сафка килеп бастым. Колоннадагы халык, әкрен генә, татарча да, русча да сөйләшеп, бинага агыла. Ниһаять, урамнан, театр эченә кереп, икенче катка менәбез. Оркестр, үзәкне өзәрлек итеп, С.Сәйдәшев көйләрен уйный. Зур фойэның уртасында чәчәк букетлары арасында мәшһүр композитор ята. Ян-ягында почетлы каравыл, мин белми торган күренекле кешеләр, мәрхүмнең якыннары. Колонна, гадәттәгечә, әкрен генә Сәйдәшевне урап, чыгу юлына бара.

Мин – йөрәк түрләрен айкап чыгарлык моң эченә күмелгән мондый мәрасимне беренче тапкыр күргән авыл малае, аңлата алмаслык   тетрәндергеч бер халәттә булдым. Яшермим: газетадагы гаять чибәр кешене күз алдында тотып килеп, мәрхүмнең сулып агарган йөзен күрү авыр булды. Ул, бик каты авырып, җитди операциядән вафат булган, диделәр.

Соңрак, бераз олыгаеп фикер туплагач, кайбер юньсез кешеләрнең шушындый бөек композиторны юкка гаепләп, кагып-сугып, тинтерәтеп йөргәнлекләрен белеп, йөрәгем әрнеде. Исемә төшкәндә, әле дә нәфрәтләнәм. Аның үлемсез “Совет армиясе маршы” гына да ни тора бит! Ә тетрәндерерлек моңлы көйләре. Үзләре исән чагында ник кадерләрен белмиләр, нигә тиешле югары бәя бирмиләр икән бездә шундый бөек шәхесләргә?! Әшәке, явыз, көнче кешеләр аз түгел шул...

 

***

Поезд, гадәттәгечә, сагышлы итеп кычкырта-кычкырта Курган шәһәренә юл тота.  Каты плацкартта уйларыма бирелеп ятам. Алда ниләр көтә торгандыр. Мине – 17 яше дә тулмаган егетне, Казан кооперация техникумын тәмамлап, товаровед дипломы алган белгеч буларак, эшкә җибәрделәр. Өстемдә инде шактый киелгән арзанлы гына костюм, үзем белән алган куртка, пәлтә кебек нәрсәм дә юк. Кыршылган чемоданымда авылдан әни биреп җибәргән ипи белән атланмай кисәге һәм мендәр.

Менә Курган шәһәре. Мин вокзал каршындагы мәйданда бер мәлгә як-ягыма каранып, басып торам. Сораштырып, Курган облпотребсоюзына барып җитәм. Юлламамда шул оешма язылган. Моннан мине кадрлар бүлеге шушы өлкәнең берәр район потребсоюзына эшкә билгеләячәк.

Эшлисе район әлегә хәл итеп куелмаган. Кадрлар бүлегендә миңа ике көн көтеп торырга туры килде. Гостиницага урнашып йөреп булмый: аңа  акча юк. Йокы ястык сорамый, диләр, төннәрне, контора өстәлендә черем итеп үткәрдем.

Ниһаять, яшь товароведка эш урыны хәл ителде. Кадрлар бүлеге башлыгы кабинетына чакырып алып: “Сине иң ерактагы, Казахстан чигендәге, интернациональ районга җибәрәбез”, – диде. Анда нинди милләт вәкилләрен күрергә телисең – һәммәсе дә бар икән.

Сатулашып тормадым, әлбәттә, юлга чыктым. Башта, поезд белән, Шумиха дигән бер кечкенә шәһәргә киттем. Аннан, йөк машинасына утырып, Усть-Уйский дигән районның административ үзәге Ново-Кочердык авылына барып җиттем. Якшәмбе көн булганлыктан, райпотребсоюз эшләми икән. Ләкин мин киләсен Курганнан хәбәр итеп куйган булганнар: конторада бер кеше утыра. Ул потребсоюз председателенең урынбасары, соңыннан минем язмышымда игелекле роль уйнаган Анатолий Александрович Катаев булып чыкты. “Бигрәк яшь товаровед икәнсең”, - диде ул, елмаеп.

Район үзәге элекке казаклар станицасы Усть-Уйскийдан Ново-Кочердык авылына яңа гына күчкән булган. Шунлыктан монда тормыш җайга салынып өлгермәгән. Берничә гаилә урнашкан барак тибындагы зур агач йорттан бер буш бүлмә бирделәр. Утын яга торган мичтән башка бернәрсәсе дә юк. Тегеннән-моннан иске өстәл-урындыклар, тимер карават юнәтеп, райпотребсоюз складында, ертылганлыктан сатуга куелмаган матрас белән юрган күреп алып, аларны гамәлдән чыгардым да, акт төзеп, үземә алып кайттым. Авылда кечкенәдән эшкә пешеп үскән булуым ярап куйды: юрган белән матрасны үзем ямадым, ярыйсы гына урын-җир килеп чыкты.

Ул елны гына шулай булгандырмы, анда гомумән һәрвакыт шулайдырмы, сентябрьдә үк салкын җилләр исеп, көннәр салкынайта башлады. Ә минем өстемә дә, аягыма да җылы кием юк. Акчам да юк, яңа гына эшли башлагач, әле хезмәт хакы алмаган. Райпотребсоюз председателе Николай Иванович Калугинга кереп, хәлне аңлатып, аванс бирүләрен үтенәм. Ләкин кеше хәленә керә белә торган “хуҗа”  булып чыкмады. Аның каты бәгырьле кеше икәнлеген соңыннан да татырга туры килде миңа. Ярый әле дөньяда игелекле кешеләр дә була. Баш бухгалтер хәлемә кереп, үзе чакырып алып, шыпырт кына аванс биреп торды. Мин шуңа телогрейка белән кирза итек сатып алдым.

Райпотребсоюзның үзендәге күп төрле эшләрдән тыш, миңа кышкы юлларда вакыт-вакыт 110 километрдагы Шумиха шәһәренә, 150 чакрымдагы Курганга барып, андагы базалардан товар алып кайтырга кирәк. Кайчакта, буш машиналарны тотып, шоферларга ялынып-ялварып, базадагы берничә складтан халыкка кирәкле, энәдән дугага кадәрле дигәндәй, күп төрле товарларны үзем яздырып алган счет-фактура буенча районга төяп озатырга туры килә. Көненә җидешәр-сигезәр машина төяп җибәргән чаклар да булды. Товарны санап алырга да үзем, төяргә дә үзем грузчик юк. Миһербанлы шофер туры килсә, мине кызганып, булышып та куя, әлбәттә, каты бәгырьлеләре булышу түгел, киресенчә, ашыктырып, тупас сүзләр белән яшь татар егетен мыскылларга да күп сорамый. Түзә “егет”, якларга беркеме дә юк бит!

Ул вакыттагы акча курсы белән базалардан миллионнарча сумлык товар алып кайтып тапшырырга туры килә идее, Ә бит, 18 яше дә тулмаган кеше, закон буенча, үзенә товар җаваплылыгы алырга тиеш тә булмаган. Мин бу турыда соңыннан гына белдем. Берничә мәртәбә зур суммага алдый да яздылар. Берсендә склад мөдиренең һәм райпотребсоюз председателенең юньсезлеге, минем яшьлегем һәм тәҗрибәсезлегем аркасында, мине нахакка, ярты ел буе хезмәт хакымны тотып калырлык итеп, рәхимсез карар чыгардылар. Үземнең гаепсез икәнлегемне район суды карары белән раслатырга туры килде. Бу чит-ят җирдә берүзем, авыр шартларда яшәп, эшләп йөргән яшь егет өчен зур сынау һәм кайбер кешеләрнең мәрхәмәтсезлеген тою күренеше булды.

Курган өлкәсенең Усть-Уйский районында эшләгәндә күргән маҗаралар, күп еллар узгач та, хәтеремдә куркыныч төшләремне яңарткан кебек искә төшә.

Яз җитеп, юллар җебеткәндә, мине Шумихадан Кочердыкка берничә машина йөк алып кайтырга җибәрделәр. Бата-чума, көч-хәл белән Половинное дигән сельполы зур авылга кайтып җиткәндә, юл көндезге кояштан  бөтенләй машина йөрмәслек ботка хәленә килгән иде. Кайтасы ара әле тагын 40 чакрым. Минем җаваплылыктагы  биш машина товарны сельпо складына, анда сыймаганын ишек алдына бушаттык. Үземне зур кыенлыклар белән Кочердыкка кайтарып куйдылар.

Көтмәгәндә, Половинноедан телефоннан шалтырады: мин складта  калдырган берничә тюк тукыманы кар суы баскан... Ә склад ачкычы миндә. Атка атланып, шундук юлга чыктым. Күнекмәгән килеш атка атланып озак барудан минем ботларым, арт  шәрәфләрем шешенеп чыккан. Хәлең ни гүзәл. Иркәләнеп ятар чак түгел. Тукымалы тюкларны су керми торган икенче урынга урнаштырганчы, караңгы төште. Шулай итеп, мин, авыртудан сызлана-сызлана (чаптырып барыр хәл юк), караңгыда янә 40 чакрым араны узып, төн уртасында кайтып егылдым. Берничә көн югары температура белән авырып яттым.

Көннәрдән бер көнне председатель Н.И.Калугин, райпотребсоюздагы берничә махсус урта белемле кешене, шул исәптән мине дә, үзенә чакырып алып, безгә кызыклы бурыч йөкләде. Һәр белгеч (плановик, бухгалтер, товаровед һәм башкалар) атна саен, үзенә беркетелгән сельпога барырга һәм кибетчеләрне җыеп, аларга сәүдә эшенең теоретик нигезләреннән белем бирү максатында дәресләр үткәрергә тиеш икән. Аңлашыла ки, бу минем өчен зур капчыклы йөк ташудан да авыррак эш иде. Татар мәктәбенең җиде классын тәмамлаган, өч ел гына техникумда укыган 17 яшьлек егет урта һәм олы яшьтәге марҗа ханымнарга рус телендә дәрес биреп карасын әле! Бу дәресләргә (курсларга) кибетчеләр кышкы юлдан 30-40ар чакрым ара узып, төрле авыллардан җыелалар бит! Ул дәресләрне уздыргандагы кыенсыну, уңайсызланулар гомергә онытылмас.

Март урталарында, Шумиха шәһәре базасыннан ике машина чүпрә төяп җибәрдем. Үзем, тагын башка товарлар алу өчен калдым. Шоферлар чүпрәне кайтарып,мин язып биргән накладной буенча райпотребсоюз складына бушатып киткәннәр. Склад мөдире бу тиз бозыла торган әйберне  кибетләргә таратуны вакытында оештырмаган һәм, мин кайтканчы, көн җылынып, чүпрә складта җебегән. Мин базадан озатканда көн салкынча булгач чүпрә әйбәт иде. Потребсоюзга әйләнеп кайткач, чүпрә җылы складта озак ятудан бозылган дип, акт төзеп, тиешле кешеләрдән кул куйдырдым (бозылган, җитмәгән әйберләргә акт төзү минем вазифаларыма керә иде). Мондый очракларда  бозылган товарны, потребсоюз идарәсе утырышы карары белән списать итәләр иде. Бу юлы да шулай булыр дип уйладым. Борчылмадым, чөнки монда минем гаебем юк иде.

Әмма иртәрәк тынычланганмын. Бу вакыйгадан соң бер-ике ай узгач, райпо председателе әмере белән, чүпрә бәясен миннән түләтергә дигән карар чыгарып куйганнар. Ул сумма шактый зур булып, мин аны түләп бетерү өчен ярты ел буе бушлай эшләргә тиеш идем. Әлбәттә, потребсоюз “китергән зыянымны” түләтү өчен мине район судына бирде.

Мин судка әзерләндем. Чүпрә алып кайткан көнне температураның минус булганлыгын раслату өчен, районның метеорология станциясеннән белешмә алдым. Минем бәхеткә, чүпрәне машинага төяп ятканда, базага ниндидер эш белән Анатолий Катаев белән райпо грузчигы Равил килгәннәр иде. Алар, рәхмәт төшкерләре, шаһитлыкка риза булдылар.

Судны бөтен шартларына туры китереп үткәрделәр. Башта судья ханым, эшнең асылын тасвирлап, кыскача гына минем анкета мәгълүматларымны ачыклады. Исем-фамилиямне, кем булып эшләвемне һәм туган елымны сорады. Әле унсигез дә тулмаганын ишетеп: “Бигрәк яшь товаровед икән”, – дип әйтеп куйды. Миннән товарның ни өчен бозылганлыгын сорады. Мин гаебем юклыгын әйттем. Аннары ул шаһитларга сүз бирде. Алар шулай ук минем гаепсез икәнлегемне расладылар. Алай гына да түгел, Анатолий Александрович, мине нахакка гаепләүләренә нык ачуы чыгып: “Чүпрәнең бозылуында Рүзәл Юсупов түгел, председатель Калугин һәм ул яклап килгән склад мөдире гаепле, зыянның суммасын алардан түләтергә кирәк”, – диде.

Суд мине аклады. Гаделлек җиңде. Шулай итеп, минем беренче тапкыр суд каршына басуым уңышлы тәмамланды.

Курган өлкәсендә эшләвем руслар тормышы белән якыннан танышырга, аларның гореф-гадәтләрен, холык-фигыльләрен өйрәнергә мөмкинлек бирде. Мин эшләгән коллективны, нигездә, руслар гына тәшкил итсә дә үземә кырын караш, кимсетүле мөнәсәбәт сизмәдем. Русларның киң күңеллелек, үзләрен иркен тоту кебек сыйфатларын тоеп яшәдем. Анда мин шактый күп рус җырларын да өйрәндем, Көнбатыш Себер халкының үзенчәлекләре, мохите белән ярыйсы гына таныштым.

Мин элекке казаклар яшәгән авылларда гомер кичергән, төрле язмышлар белән, ул якларга килеп утырган молдованнар, немецлар,  Себер татарлары, казахлар һәм кайбер башка халыкларның тормышыннан да хәбәрдар булдым.

Бер казах гаиләсендә аларның яраткан ризыгы бишбармак әзерләү галәмәтен дә күрергә насыйб булды!

Кышкы көннәрнең берсе иде. Райпотребсоюз председателе, мине кабинетына чакырып алып, ашыгыч эш кушты. Кайсыдыр бер авыл кибетендә тәртипсезлек хөкем сөрә икән. Кибетче әйберләрнең бәяләрен тәгаен белми, ничек тели, шулай сата, ләкин башка кибетләргә караганда кыйммәтрәк итеп... Шушы хәлне тикшереп, мәсьәләне ачыклар өчен минем белән район милициясе башлыгының урынбасары капитан бара. Икебез бергә шул ук көнне, атлы чанага утырып, юлга чыктык. Барып җиткәч тә, ревизия ясау өчен комиссия төзедек. Мин, белгеч-товаровед буларак, комиссиянең председателе. Кибетне төнгә ике йозакка бикләп, печатьләп, ачкычларның берсен кибетчегә биреп, икенчесен үзебез белән алып киттек. Иртәгесен иртән ревизия ясый башладык.

Шуннан кызык та, кызганыч та дигәндәй хәлләр башланмасынмы! Авыл халкы, кибетченең эшен тикшерүләрен ишетеп, моң-зарлары белән безнең янга агыла башлады. Берәм-берәм шушы кибеттә сатып алган әйберләрен алып килеп, мин менә моны монда фәлән сумга сатып алдым, ә күрше авыл кибетендә ул фәлән сумга арзанрак,  диләр, каткан дуңгыз майларына кадәр күтәреп киләләр. Ә мин, барысының да дөрес бәясен билгеләп, ревизия актында күрсәтергә тиеш. Миннән булмый бу, белмим дип тора алмыйсың. Товар белгече бит мин – белергә тиеш. Райпотребсоюздан прейскурантлар алып килгән идем, шулардан карый-карый маташтырдым инде шунда. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Тирли-пешә, кулымнан килгәнчә хәл иттем. Өч көн буена көч-хәл белән ревизияне тәмамладык. Район үзәгенә  кайтканда, милиция капитаны, эшен тикшерү өчен, кибетчене дә үзебез белән алды. Моны күреп, миңа уңайсыз булып китте, кибетче ханымны кызганып та куйдым. Соңыннан ачыкланганча, гаебе зурдан булган икән һәм аңа җитди генә җәза да бирелгән. Кызганыч булса да, мин берничек тә ярдәм итә алмый идем шул инде аңа.

Ревизия ясаган көннәрнең бер кичендә, капитан мине шул авылда яшәүче үзенә таныш казах кешесенә кунакка алып барды. Кечерәк кенә өй. Ишектән кергәч тә уң якта мич, анда зур казан, казан астында учак янып тора, булачак бишбармак өчен ит белән токмач пешә.

Безне, ишек катында өстебезне чишендереп, аягыбыздан салдырып, түргә - келәм өстенә кертеп утырттылар. Өстәл дә, урындык та юк. Аякларыңны бөкләп идәндә утырасың. Алай утыру җайлы түгел: аякларның бөгеләсе килми. Түзәргә инде. Хәер, бер уңайлыгы бар: стенага сөялеп утыру өчен, кечкенә мендәр бирделәр.

Өйдә безне, каршы алып, түргә утыртып, кунак итүче –  урта яшьләрдәге хуҗа – ир кеше. Аның  түр башында утырган әнисе казан тирәсендә кайнашкан килененә боерыклар биреп кенә утыра. Тагын бер булышып йөрүче яшь ир кеше бар. Бераздан хуҗа кеше комганнан су агызып (яшь ир кеше аккан су астына ләгән тотып тора), безнең кулларны юдырып, тастымал белән сөрттереп чыкты. Килен казаннан агач җамыякларга кайнар бишбармак салды, хуҗа кеше (аның ире) җамыякларны безнең алга куеп чыкты. Бишбармак – казахларның яраткан милли ризыгы. Токмачлы, аз гына шулпалы сарык итеннән тора. Тәмле ризык. Аны – исеменә күрә, кашык-чәнечкесез, кул белән генә җамыяктан аласың да, ашыйсың. Казахлар үзләре моны оста башкара: учларыннан иреннәре белән җайлы гына итеп суырып алалар да авызларына шудырып җибәрәләр. Урыс капитан да шактый оста башкара бу гамәлне, тәҗрибәсе бар, күрәсең. Ашар алдыннан аның белән миңа кашыклар тәкъдим иткәннәр иде, ләкин капитан баш тартты, «кул белән ашау тәмлерәк» дигән булды. Мин дә аннан үрнәк алдым.

Ит белән токмачны ашап туйгач, зур касә белән шулпа бирделәр. Шулпа тәмле, үз өлешемне эчеп бетердем. Ул арада хуҗа, минем бушаган касәмне тутырып,  алдыма янә шулпа китереп куйды. Мин, рәхмәт әйтеп, баш тартам. Хуҗа кеше, эчеп куярга кирәк дип, үтереп кыстый. Мин, туйдым дип, каршы киләм. Янәшә утырган капитан, бу хәлне күреп, минем колакка гына: «Туйгач, касәне өстен аска әйләндереп каплап куярга кирәк, югыйсә алар һаман да чыгарып биреп барачаклар», - ди. Төрки халыклардагы бу гадәтне мин онытып җибәргән икән шул. Үземне көчли-көчли булса да, икенче касә шулпаны да бушатырга туры килде. Аннары инде савытны әйләндереп каплап куйдым...

Җәйге урак өстендә эшкә кеше җитешми иде. Шунлыктан, район җитәкчеләре карары белән, колхоз-совхозларга Ново-Кочердыктагы төрле оешмаларда эшләгән яшьләрне ярдәмгә җибәрергә булганнар. Исемлеккә мин дә эләккәнмен, әлбәттә. Безне, егермеләп егет-кызлардан торган группаны, бер ерак авылга илтеп ташладылар. Үзебезгә бер буш өй табып бирделәр. Без, совхоз биргән продуктлардан ашарга әзерләп, шунда төн кунып яшәдек. Кыр эше җиңел булмый. Ләкин мин – авыл малае, әллә ни авырлыгын күрмәдем.

Бер күңелле эпизод исемдә. Эшләгән кешеләргә ашарга әзерләп торучы (миннән олырак) Зоя исемле кыз миңа – араларындагы иң яшь, оялчан, бердәнбер татар егетенә, энесе кебек күреп иркәләп, якын итеп карый иде. Без кырдан эшләп кайтканда, мине «Белым снегом» дигән матур гына җыр җырлап (үзенең тавышы да матур иде) каршы алган чаклары булды. Миңа мондый игътибар күрсәтү күңелемә хуш килә иде, әлбәттә.

Шулай итеп, кайбер маҗаралар, шактый зур кыенлыклар белән Себер чыныгуларым узып китте. Ел ярым эшләгәннән соң, отпуск алып, туган җиремә кайтып киттем. Армиягә алынырга аз гына вакыт калганлыктан, Курганга яңадан барып тормадым. Берничә ай Казанда пищеторг (азык-төлек сәүдәсе) дигән оешмада товаровед булып эшләдем дә армиягә китеп бардым. Өч еллык кырыс солдат тормышы башланды...

Ленин районының хәрби комиссариатында комиссия узганда, минем белән әңгәмә ясаган офицердан: «Нинди төр гаскәрләргә җибәрәсез?»,  дип сорыйм. Ул миңа: «Кавалерист булачаксың!» – ди. Шаяртадыр дип уйладым. Хәзерге заманда нинди кавалерия булсын инде, минәйтәм. Әмма офицер шаяртмаган булып чыкты. Тиздән чыннан да шлея кебек кавалерист каешлары һәм кылыч тагып йөрергә, атка атланып чапкан килеш, кылыч уйнатып, төрле күнегүләр эшләп, атны киртәләр аша сикертеп күнегергә туры килде...