Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәтердә мәңге исән

Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры, әлеге музейның нигез ташларын салучыларның берсе – Госман Хәбибуллинга быел июнь аенда 70 яшь тулган булыр иде. Кыска гына гомерендә ул татар фәнендә, татар иҗтимагый тормышында якты эз калдырырга өлгерә, халкыбыз күңеленә игелекле гамәлләре белән кереп кала. Госман ага Габдулла Тукай әдәби музеена 1986 елның 1 апрелендә директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә – 1992 елның 7 нче декабренә кадәр шунда эшли.

Госман Әкрәм улы Хәбибуллин 1950 елның 10 июнендә Саба районының (хәзерге Теләче районы) Олы Саурыш авылында туган. 1957-1967 елларда ул туган авылының – сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәпләрендә укый. Аннан соң Госман Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Шул елларда иске татар язуы һәм фарсы теле буенча күнекмәләр ала (алга таба бу күнекмәләр аңа бик еш ярдәм итә!), Татарстан тарихы һәм татар тарихчылары белән тирәнтен кызыксына. Университетны тәмамлагач, ике ел Арча районының Олы Әтнә авылында (хәзерге Әтнә районы) тарих укытучысы булып эшли.

1973-1976 елларда Г.Хәбибуллин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, шунда ук аспирантурада укый һәм Х.Хәсәнов җитәкчелегендә “XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясен әзерли, ләкин, кызганычка каршы, аны якларга насыйп булмый.

Рәсми биографиясен киңәйтеп, Госман Хәбибуллинның фәнни, журналистик һәм мәдәният хезмәткәре буларак эшчәнлеге турында да искә алыйк.

Госман Хәбибуллин 1977 елның гыйнвар-март айларында татар телевидениенең Казан студиясендә башкалабыз Казанның 700 еллык юбилеена багышлап, “Урам исемнәре ни сөйли?” дигән тапшырулар циклын әзерли. Бу тапшыруларны оештыручы һәм алып баручы буларак, Хәбибуллин Казан урамнарының тарихы турында кызыклы, шул ук вакытта яңа да, тирән дә, фәнни дә материалны телевизор караучыларга җиткерә. Беренче тапшыру Казан белән бәйле революционерлар В.И.Ленин, Н.Бауман, М.Фрунзе, В.Блюхер, Садыйк Әхтәмов исемен йөрткән урамнарга багышлана. Алга таба – Казанда булган күренекле язучылар А.Герцен һәм Н.Чернышевский, Казанда яшәгән һәм эшләгән галим-химиклар Н.Зинин, А.Бутлеров, А.Арбузов һәм Г.Камай исемендәге урамнар һәм ул шәхесләр турында күпләргә билгеле булмаган фактлар файдаланылган тапшырулар. Телевизор караучылар Казанда яшәгән медицина өлкәсендә атаклы галимнәр һәм врачлар Е.Адамюк, В.Бехтерев, В.Груздев, А.Вишневский һәм алар исемен йөрткән урамнар турында тирән мәгълүмат алалар. Казанның күренекле математиклары Н.Лобачевский, И.Курчатов, Н.Гарифҗановларга багышланган тапшыру да бай эчтәлекле. Бу циклның һәр тапшыруы турында җентекләп язарга мөмкин. Ул циклдан хәзерге экскурсовод-гидлар да рәхәтләнеп файдалана ала. Бу урында шул тапшыруларның берсендә китерелгән бер кызык фактны гына искә алып узыйк: Павлюхин урамы элек Лачыннар урамы дип йөртелгән, чөнки шул тирәләрдә патша явы өчен лачын үрчетүчеләр яшәгән булган. (Бу турыда хәзер дә иң хәбәрдар гидлар гына белә!) Казан урамнарына багышланган циклны йомгаклап әзерләнгән тапшыруда Г.Хәбибуллин шәһәребезнең 4 нче Парк, 7 нче Союз урамнары кебек “йөзсез-тарихсыз” урамнарын, күренекле татар галимнәре һәм язучылары исемнәре белән атарга кирәклегенә басым ясый, XIX гасырның атаклы мәгърифәтче-галимнәре Г.Курсави, Ш.Мәрҗани исемнәрен атый. Безнең көннәрдә авторның бу теләге тормышка аша да башлады: элеккеге Комсомольская урамы хәзер Ш.Мәрҗани исемен йөртә. Казан шәһәренең берәр яңа ямьле урамына Г.Хәбибуллин исемен бирү дә бик күркәм гамәл булыр иде! Бу телевизион тапшыруларның сценарийлары Г.Хәбибуллинның шәхси архивында сакла. Айгөл Хәбибуллина үзенең “Госман Хәбибуллин: гыйльми һәм мәдәни эшчәнлеге” дигән диплом эшендә “бу тапшырулар материаллары Казан шәһәренең микротопонимикасына багышланган, ә бу үз чиратында аның (Г.Хәбибуллинның – Л.Т.) татар филологиясенең ономастика бүлегенә керткән өлеше дә булып тора” дигән нәтиҗә ясый.

1977-1979 елларда Госман Хәбибуллин Казан телевидениесендә СССРның һәм ТАССРның яңа Конституцияләренең проектын өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган тапшырулар сериясендә Татарстан республикасында фән һәм мәгариф үсеше, ТАССР тарихы турында чыгышлар ясый, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллык юбилее турындагы махсус тапшырулар программасында катнаша, ТАССР тарихының кайбер бүлекләренә кагылышлы телевизион программалар әзерли. Аның һәр чыгышы, һәр программасы – тирән фәнни эзләнүләр һәм иҗади якын килү нәтиҗәсе. Күренекле татар педагогы, галим, шагыйрь һәм тәрҗемәче Нигъмәт (Николай) Ибраһимов һәм аның улы, шагыйрь һәм педагог Арыслан (Лев) Ибраһимовларның исемнәрен җәмәгатьчелеккә җиткерүче, беренче татар большевигы, революционер һәм журналист Хөсәен Ямашевның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында туганнарының (алар ул елларда әле исән!) истәлекләрен һәм фән эшлеклеләренең фикерен халыкка телестудиядән күрсәтүче дә ул. Бу тапшыруларның сценарийларын вакытлы матбугат битләрендә яки электрон басмаларда чыгару безнең көннәрдә дә актуаль. Хәзерге гид-экскурсоводлар нинди генә сайтлардан һәм социаль челтәрләрдән файдаланмасыннар, һәр фактны чыганаклардан эзләп табып, архивларда өйрәнеп, фәнни-публицистик стильдә телевизион журналист буларак, тамашачыга җиткергән яшь галим Госман Хәбибуллинның бу хезмәте алар өчен бик кыйммәт һәм файдалы булыр иде. Гомумән, барлык мәкаләләрен, диссертация материалларын, чыгышларын, архивын, фотоларын һ.б. җыеп, рәткә салып, “Шәхесләребез” сериясеннән яки аерым китап итеп чыгаручы табылыр дигән ышыныч та юк түгел.

Фән юлына инде студент елларында ук баскан Г.Хәбибуллинның милләт алдында фидакярлеге дә ихтирамга лаек. Шуңа аерым игътибар итәргә кирәк: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгәндә һәм аспирантурада укыганда, ул сайлаган “XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе” темасы күпкырлы гына түгел, узган гасырның 70-еллары өчен бик катлаулы һәм кыюлык таләп итә. Теманы өйрәнү барышында ул Хөсәен Фәезханов, Ибраһим Хәлфин, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдерахман Ильяси, Сөләйман Аитов, Хөсәен Әмирханов, Ризаэддин Фәхретдинов, Гайнетдин Әхмәрев һ.б. мәгърифәтче-галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнә. Бу шәхесләренең күбесе турында ул елларда мәгълүмат табу бик четерекле эш була. Яшь галим Хәбибуллин аларны Казан, Мәскәү һәм Уфа архивларында туплый. Эзләнүләренең нәтиҗәләре белән вакытлы матбугат битләрендә милләттәшләребезне таныштырап барырга да вакыт таба.

Госман Хәбибуллинның ХIХ гасыр ахырында яшәгән һәм күпкырлы эшчәнлек алып барган, исеме инде күптән онытылган шәхес – тарихчы, этнограф, тел галиме һәм педагог Гайнетдин Әхмәревка багышланган “Галим, җәмәгать эшлеклесе” дигән мәкаләсе 1978 елда “Казан утлары”нда дөнья күрә. Мәкаләне тарихчы, академик Индус Таһиров “тирән эчтәлекле, төпле” дип бәяли, игътибарны материалның яңа булуына юнәлтә. Г.Тукай музеенда татар мәгърифәте тарихы һәм татар педагоглары турында лекцияләр һәм төрле форматта чаралар әзерләгәндә, бу үтемле һәм бай материал тамашачыларда да кызыксыну уята.

Г.Хәбибуллин күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйләнешле материаллар да туплый, “Шура”, “Сөембикә” һәм “Аң” журналларында 1911-1915 елларда аңа кагылышлы дөнья күргән Борһан Шәрәф, Габделхәбир Әл-Мөслими, Сабирҗан Курамши, Мөхтар бине Ядкәр Әл-Мәрхүб (Әстерхан), Шәриф Хөсәенов, Әхмәтзәки Вәлиди, Галиәсгар Чыгтай, Якуб Хәлим, Галимҗан Ибраһимовның мәкаләләренә тирән анализ ясый. Материалларны туплау һәм анализлау белән генә чикләнеп калмый, аларга үзенең карашын һәм мөнәсәбәтен белдергән искәрмәләр һәм нәтиҗәләр ясый. XIX гасырның икенче яртысында татар халкының профессиональ тарих фәне барлыкка килгән һәм аякка баскан, дип саный ул.

 

Аспирантураны тәмамлагач, Г.Хәбибуллин Г.Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли. Г.Хәбибуллин белән шул чорда эшләгән хезмәттәше, ул елларда – институтның фәнни архивы мөдире, безнең көннәрдә – күренекле галим, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “институт елларында аеруча аның башта профкомда (“местком”да) спорт комиссиясе рәисе, аннары профком рәисе булып эшләгән еллары хәтергә уелып калган”, – дип искә ала. Г.Хәбибуллин турында истәлекләрен Г.Дәүләтшин болай дәвам итә: “Элеккегечә үк актив, әдәпле, гаҗәеп пөхтә, матур киенә, чәченең һәр бөртеге урынында. Һәрчак чиста, үтүкләнгән кулъяулыгы үзе белән. Элеккечә үк кешеләргә зур хөрмәт белән карый, игътибарлы, ярдәмчел, кешеләрне авызына каратып тота ала. Гомумән, коллективның җаны. (...) Бөтен коллектив аны үз итте, институтта аны яратмаган кеше булдымы икән?!” Филология фәннәре кандидаты, язучы Рәшит Ягъфәров истәлекләреннән күренгәнчә, коллективның җаны, кеше кайгысын кайгыртып яшәгән Госманны хезмәттәшләре “алга таба институтның җитәкче даирәләрендә булырга тиеш дип күрә”.

Әмма Г.Хәбибуллин педагогик эшчәнлеген дәвам итәргә карар кыла. 1979-1985 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих факультетында, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасында башта ассистент (1979-1983), соңрак өлкән укытучы (1983-1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта. Педагогик эшчәнлегенә ул һәркайдагыча һәм һәрвакыттагыча бик җаваплы карый, лекцияләрне бик кызык итеп алып бара, бик төпле фәнни семинарлар үткәрә. Тиз арада өлкән укытучы исемен ала, факультет партбюросы секретаре урынбасары итеп сайлана.

Аспирантурада укыган һәм университетта эшләгән елларда Г.Хәбибуллин төрле археографик экспедицияләрдә актив катнаша. Аның Алексеевск районыннан гына да иллеләп кулъязма китап алып кайтуы мәгълүм. Галим Хатыйп Миңнегулов берничә мәртәбә ул тапкан кулъязма китапларны бергәләп карап утырганнарын да хәтерли. Тел-әдәбиятны, милләтне, язма мирасны яратуын күреп, «Безнең бүлеккә күч», – дип кодалап та карый ул аны. «Әмма ул бу тәкъдимгә сүзсез генә, елмаюлы мөнәсәбәтен белдерде», – дип искә ала Хатыйп ага.

1985 елның 30 сентябреннән Госман Хәбибуллин Татарстан дәүләт музеенда бүлек мөдире булып эшли башлый. Аны музейда эшли башлау белән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Баһаветдинова җитәкчелек иткән Г.Тукай әдәби музеен оештыручылар төркеменә беркетәләр. Дания Борһановна истәлекләрендә аның беренче көннәрдән үк үзен музей өлкәсендә чын профессионал итеп күрсәтүен, җиң сызганып, бөтен көчен-сәләтен биреп, төптән җигелеп эшләвен сокланып сурәтли.

Музейда эшли башлагач, Хатыйп Миңнегулов аның: «Менә, Хатыйп абый, соң булса да, сезнең киңәшне тоттым: әдәбиятка, Тукайга күчтем», – дигәнен хәтерли. Бөтен фәнни ачышлары һәм тикшеренүләре, туплаган материаллары, татар тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты буенча энциклопедик белеме аңа музей экспозициясен төзегәндә дә, фәнни документацияне эшләгәндә дә, нигез булып тора. Булачак музейда «Хәтердә мәңге исән» дигән залның тематик-экспозицион планын төзүне аңа тапшыралар. Шул ук вакытта Г.Хәбибуллин экспонатлар җыю буенча төрле экспедицияләр оештыра, үзе дә аларның составында була. Шундый сәяхәтләрнең берсе – 1985 елның 27 октябреннән 6 ноябренә кадәр бер төркем хезмәткәрләр белән Казакъстанның Җаек (Уральск) шәһәренә материаллар һәм экспонатлар тупларга бару. Г.Тукай әдәби музее өчен материаллар һәм экспонатлар җыюны истә тотып, ул Җаек шәһәрендә шагыйрь исеме белән бәйле урыннарда (Усмановлар һәм Төхвәтуллиннар йортында, ул укыган мәдрәсәдә, Тукай эшләгән типографиядә) була, Җаекта «Тарихи чыганакларны өйрәнү» музееның әдәбият бүлегендә Тукайга кагылышлы экспонатлар белән таныша, Кызыл Урда өлкәсенең Арал районы Оралком станциясендә казакъ халкының тормыш-көнкүреше белән бәйле предметлар – казакъ юртасы, ияр, ат дирбиясе, чыбыркы, киез, келәм, кымыз әзерли һәм саклау өчен кулланыла торган савыт-саба, казакъ хатын-кызларының милли бизәнү әйберләрен ала, аларны контейнерга төяп, ТАССРның Арча станциясенә җибәрә. Татарстан республикасы Милли музеенда аның кулы белән тутырылган экспонатларны кабул итеп алу актлары сакланган, биредә шулай ук фондка кабул итү комиссиясендә ул ясаган чыгышлар белән дә танышырга мөмкин.

Музей 1986 елның 26 апрелендә – Г.Тукайның 100 еллыгы көннәрендә ачылырга тиеш булса да, бу эш ай ярымга соңга кала. Сәбәбе – экспозициянең рәссамнар эшләргә тиеш булган сәнгати проекты әзер булмый. Ул вакытта Казанда андый белгечләр юк, проектны Мәскәү рәссамнары башкарырга тиеш була, ләкин алар, вакыт тар булуны сәбәп итеп, 1986 елның гыйнварында эштән баш тарталар. Менә шул проблеманы хәл итү Госман Хәбибуллинга йөкләнә. Ул рәссамнар эзләп, Минск, Киев, Ленинградка бара, сөйләшүләр уздыра. Аның кешеләр белән аралашканда ышандыру сәләте, тырышлыгы, зирәк һәм төпле акылы, җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуы шул авыр хәлдән чыгарга мөмкинлек бирә. 18 нче гыйнварда Казанга Ленинград рәссамнары килә, экспозиция проектын төзү буенча эш башлана. Болар – Рус этнография музеенда көнчыгыш халыкларына багышланган күргәзмәләр эшләгән төркем, алар үзләренең бөтен көчләрен куеп, проектны да, экспозицияне дә җиренә җиткереп башкарып чыгалар.

Журналистлык «җене кагылган» Госман Хәбибуллин Г.Тукай музее турында телевидениедә чыгышлар ясый. Ачылуга, мәдәни тормышта гадәттә сүлпәнлек сизелә торган җәй айлары булуга карамастан, музей Казанның һәм Татарстанның иҗтимагый, мәдәни һәм әдәби үзәгенә әйләнә.

Г.Хәбибуллин директор булып эшләгән чорда биредә ХХ гасыр башындагы әдәби салоннарны хәтерләткән Әдәби салон эшли башлый, «Тукай көннәре», фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү традициягә әверелә. Әдәби-музыкаль кичәләр, күренекле шәхесләр һәм иҗат әһелләре белән очрашулар гөрләп уза. Музей туристик маршрутларга кертелә, биредә чит илләрдән килгән делегацияләр еш кунак була. Экскурсияләр бик күп оештырыла, фәнни хезмәткәрләр белән беррәттән Госман Әкрәм улы аларны үзе дә үткәрә. Музейның «Тәкъдимнәр һәм фикерләр китабында» аның экскурсияләрендә булучылар «гаять эчтәлекле, матур сөйләме», «сөйләме бик җанлы, аңлаешлы, гади һәм фәнни», «саф татар телендә», «саф рус телендә» дигән язмалар калдыралар. Директорның экскурсантлары арасында гади кешеләр – укучылар, укытучылар, төзүчеләр, хезмәткәрләр, студентлар да, шулай ук Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Мостай Кәрим, СССР Язучылар берлеге идарәсе секретаре Ю.И.Суровцев, Ленин премиясе лауреаты, академик Камил Вәлиев, Тукай шигырьләрен тәрҗемә итүче Венера Вәлиева, СССР Фәннәр Академиясенең Галәмне тикшерү институты директоры, Ленин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, академик Роальд Сәгъдиев, Бөек Британиядән Үзәк Азияне өйрәнү җәмгыяте директоры Мари Броунсон кебек дәрәҗәле кунаклар да бар.

Бер үк вакытта Госман Хәбибуллин үзе дә һәм аның җитәкчелегендә фәнни хезмәткәрләр дә экспонатлар эзләүне, фәнни-тикшеренү эшләрен дәвам иттерәләр, музей экспозициясендә күрсәтелә торган һәм фондларда сакланган экспонатларның тарихларын өйрәнәләр. Нәтиҗәдә матбугат битләрендә күпсанлы мәкаләләр басыла.Г.Хәбибуллинның Г.Тукайның музейда күрсәтелә торган шәхси әйберләре – кара бәрхет түбәтәе, бронза кара савыты, металл стаканы – карандаш савыты, апасына бүләк иткән кәрәч тартмачыгы, шулай ук үлеменнән соң алынган битлеге һәм өч фотографиясенең төп нөсхәсе турында тирән эчтәлекле һәм күңел җылысы белән язылган «Кыйммәтле ядкярләр язмышы» дигән мәкаләсе 1997 елда «Казан» журналында дөнья күрә. Бу мәкалә чын-чынлап «бестселлер»га әйләнә – Тукай турында экскурсия текстларында, укучы һәм студентларның рефератларында, курс эшләрендә андагы мәгълүматлар еш куллана.

Музей ачылганнан соң да экспонатлар туплау дәвам итә, шулар арасында иң билгелеләре – Г.Тукайның җиң каптырмалары. Аларны рәссам Альфред Низаметдинов тапшырган. Ул каптырмаларны аңа, әле ул малай чагында, шагыйрьнең фикердәше, журналист, нәшир, Тукай эшләгән «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәнинең тол хатыны, Низаметдиновларның күршесе, «Аң» журналының секретаре Зәйнәп Хәсәни биргән. Шулай ук Г.Хәбибуллинның тырышлыгы белән фондларга ХIХ гасырда һәм ХХ гасыр башында басылган күпсанлы татар китаплары, Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләре, Г.Тукайның төрле телләрдә дөнья күргән басмалары алына. Ул шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә, аның туганнарын эзләүне башлап җибәрә. Музейның яңа экспозициясендә «Тукай шәҗәрәсе» дигән электрон җайланмада шагыйрь нәселеннән ике йөзләп туган-тумачасы турында мәгълүмат бирелгән, анда Г.Хәбибуллин туплаган материаллар да кулланылды.

Г.Хәбибуллин белән музейда эшләгән хезмәткәрләр аны җитәкче буларак та, белгеч буларак та, кеше буларак та зур хөрмәт белән сагынып искә алалар. Г.Тукай әдәби музеенда 1986-1991 елларда фәнни хезмәткәр булып эшләгән Ольга Захарова (хәзерге вакытта ТРның Милли музее фондларының өлкән фәнни хезмәткәре) «хәзер дә аның ягымлы якты елмаюын һәм дустанә кул бирүен хәтерлим», – дип яза. Җитәкче һәм белгеч буларак, Госман Әкрәм улының тирән, төпле белеме, киң эрудициясе, шул ук вакытта чиксез гадилеге, музей буйлап экскурсияне әзерләүгә кадәр булышуы гаҗәпләндергән Ольга Ивановнаны. Госман Әкрәм улы эшкә кабул иткән, аның белән 1991-1992 елларда эшләгән, хәзерге вакытта Г.Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резедә Нәгыймуллина: «Хәтере бик яхшы иде, Тукай даирәсе, әдәбият белән бәйле вакыйгаларны һәм фактларны көне, сәгате белән әйтеп сөйли иде. Таләпчән, гадел, мәзәкчән», – дип искә ала. Госман Хәбибуллин белән өч кенә ай эшләп калган фәнни хезмәткәр Рәйсә Адеева да аның холкы, табигате, эше турында «кешеләрнең үтенечен кире какмады», «бала кебек сөенә белә иде», «планнары зур иде», – дигән истәлекләр калдырган.

Әйе, планнары зур була Госман Хәбибуллинның: ул элекке «Болгар» кунакханәсенең Г.Тукай 5 ел яшәгән 40 нчы бүлмәсендә музейның филиалын ачарга тели, фәнни концепциясен һәм документациясен эшли. «Иске Татар бистәсе тарихи-архитектура комплексы» проекты идеясе белән чыга. Бүген бу проект тормышка ашты, аларда Госман Әкрәм улының да өлеше зур.

Әгәр Г.Тукайның Казандагы музеен без халкыбызның олы мирасы итеп кабул итәбез икән, бу мираста Госман Хәбибуллинның өлеше бәһаләп бетергесез. Г.Тукай музее – аңа һәйкәл ул. Музей-һәйкәлләр бит алар кеше күңелендә, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якыннары һәм балалары күңелендә ачыла, куела, яши. Аның рухы гаиләсендә – тормыш иптәше Рәмзия ханым, кызлары Айсылу, Айгөл һәм Алсу күңелендә, оныклары хәтерендә яши.

Тукайга Госман Хәбибуллин гомере буе килгән дисәк тә, ялгышмабыз: татар авылында туып-үскән, Тукайның шигырь-поэмаларын туган телендә укыган-ятлаган, тарих белән кызыксынганда да, ул Ш.Мәрҗани, Г.Курсави, Г.Ибраһимов, Г.Әхмәрев кебек Тукайның шәхес буларак формалашуына һәм халык шагыйре югарылыгына күтәрелерлек иҗат юлына басуына этәргеч биргән талантлы милләттәшләребез эшчәнлеген өйрәнгән һәм исемнәрен халыкка җиткергән. «Тукай» дигәч, күпләр «Туган тел» һәм «Туган авыл»ны, Шүрәле һәм Су анасын искә төшерә. «Габдулла Тукай әдәби музее» дигәндә, Госман Хәбибуллинны искә алыгыз...