Логотип Казан Утлары
Повесть

Ана корт (повесть)

1

Гомерендә күрмәгән, Регина исемле бер кыз якын кешеңә әйләнер һәм күңел түренә үтеп керер, аның хәсрәте өчен кара бөдрә чәчләреңне агартып, янып-көеп йөрерсең дисәләр, Нәфисә ышанмас иде. Күптән түгел юнәткән биек үкчәле коңгырт түфлиләрендә өч йөз алтмыш градуска зырлап әйләнеп, аягының тулы балтырларын ялтыратып, моны юраган адәмгә сәлам да бирмичә, ашханәсенә кереп китәр иде. Күрәсең, өлкән пешекче булгач, артыгын һаваланып җибәргәндер. Язган ризык тешеңне сындырып булса да, тамагыңа үтәр, дип юкка гына әйтмәгән икән борынгылар. Ул кыз белән танышулары көтмәгәндәрәк килеп чыкты. 

Гадәти эш көнендә ул бераз хәл алырга, саф һава суларга дип, иңендәге кәрәзле ак сөлге белән битен сөртә-сөртә болдырга чыкты. Көн сүрелеп килә икән. Кояшның, алтын нурлары белән җиһанны коендырудан «туеп», сезнең күңелне күрә-күрә арыдым дигәндәй, офыкка төшеп барган мәле иде. 

Баскычтан бер адым аска атлауга, аның күзенә таушалган кара итәк, яшел кофта кигән кара чәчле, ак түгәрәк битле кыз күзенә чалынды. Кулындагы гадәти пакетында гына нәрсәдер бар шикелле. Нәфисәнең үткен күзе кызның аягындагы чүпрәк түфлиләрне дә шәйләп алды. Чама белән унсигез-унтугыз яшьләрдәге чакырылмаган кунакны  өлкән пешекче инде өченче көн күрә. Нишләп йөри ул бу тирәдә, кемнедер  көтәме, эзлиме? Әти-әнисен югалтканмы, әллә «тегеннән» чыкканмы, качканмы? Олы бер кибет артына урнашкан ашханәләренең ишек башына «Социальная столовая» дип язып куелган, ягъни ул хезмәт хакы бик түбән булганнарны, берише пенсионерларны, гарип-горабәләрне хөкүмәт исәбенә ашатучы ашханә. Бәлки, теге кызый шулар арасыннан кемнедер эзли дияр идең, ул гелән кичке якта, кешеләр инде ашап, таралышып беткән вакытта пәйда була. Ризык калса, сыкранып, хәлсезләнеп килгән хәерче сәрхүшләрне талонсыз да ашаткалыйлар. Бу — андыйларга да охшамаган.

Өстендәге җәйге киемнәрен яңа чагында башка кеше кигәнлеге (бәлки, ишле гаиләдәндер) сизелеп торса да, яшь тәннең тыгызлыгы, биленең эчкә тартылып торуы, аякларының төзлеге игътибарны җәлеп итеп, күзләрне матурлыкка күчерә. 
Нәфисә ак сөлгесен беләгенә салып, баскычтан акрын гына төшә-төшә: 
— Сеңелем, син кемнедер эзлисең бугай, бәлки, мин ярдәм итәрмен? — дип, сорап куйды.
Яны беләнрәк торган кыз сискәнеп киткәндәй булды, тавыш килгән якка борылып, эндәшүченең - үзеннән шактый олы, уртача буйлы, тулы гәүдәле, башына кыеклатып чәчәкле яулык бәйләгән ханым икәнлеген күрде.
— Әйе шул, бер кешене эзлим.
— Кем соң ул? Мин биредә күптәннән эшлим, бәлки, син көткән кешене дә белә торганмындыр?
Калтыранып алуыннан бигрәк, күзләренең куркытылган  поши баласыныкыдай түгәрәкләнеп, атылып чыгарга әзер булуыннан Нәфисә кызның чит-ят кешегә ачыласы килмәгәнен тойды. Сөйләшергә теләмәсә дә нәрсәдер тотты үзен. Криминалга охшамаган бәлки, берәрсе өйләнергә вәгъдә биреп, кыз баланы алдап качкандыр да шуны эзләп йөри торгандыр. Тукта, апа, син алдан белеш, утыз яшеңә җитәр-җитмәс борын үз башың нәрсә генә күрмәде. 
— Син миннән курыкма, начарлык эшләргә җыенмыйм. Минем исемем — Нәфисә, фамилиям — Зарипова. Менә шул  ашханәдә өлкән повар булып эшлим. 
Ихластан әйтелгән сүзләр кызның күңелен йомшартып җибәрде. Хәтта, күзләреннән эре, үтә күренмәле нарасый яшьләре тамды. Кыз сулкылдап елап җибәрде.
— Мин Регина исемле кыз булам, - диде ул, бераз тынычлангач, кул арты белән яшьләрен сыпырып төшереп.
— Кемне эзлисез?
— Миңа Мөнирә апа кирәк иде. 
— Кем соң ул?
— Соң, Мөнирә апа инде. Аны күп кеше белә, диде.
— Кайда эшли?
— Белмим.
— Кайда тора?
— Әйтмәде.
— Мәктәптә укыганда, Чеховның мәгълүм хикәясе белән танышкансыңдыр. Малай ярдәм сорап хат яза да, «Авылга, бабайга» дигән адрес белән җибәрә. Синең дә шулайрак килеп чыга түгелме? 
Кыз каршы килеп бер сүз әйтә алмады.
— Нишләп аны безнең ашханә яныннан эзлисең? Мин сине бу тирәдә өченче көн күрәм инде. Үзең тәртипле кызга охшап торасың. Менә боларның кунакка чакыруына да сикереп төшмәдең, дуфкумга йөгереп китмәдең,— дип, ул якка борылып карамыйча, әллә нинди исләр, тавышлар килгән якка җилкәсе аша кулы белән генә төртеп күрсәтеп. 
— Мөнирә апа дигәнем минем яңа танышым. Ул миңа «өч көн рәттән фәлән-фәлән сәгатьләрдә шул ашханә янында көт, мин анда еш булам»,— дигән иде.
— Аңа йомышың төшеп, берәр кыйммәтле әйбереңне бирмәгәнсеңдер бит?
— Юк.
— Акча да бирмәдеңме?
— Юк.
Кызның чит-ят апага серен ачасы килмәвен аңлаган Нәфисә, бу кыз белән юкка вакыт уздыруына гарьләнеп:
— Бу тирәдә буталып, Мөнирә апаңны күргәнем юк шул! — дип, баскычтан күтәрелә башлауга, аны җан әрнүе белән өзелеп чыккан тавыш туктатты.
— Мөнирә апа бер мәсьәләдә ярдәм итәргә алынган иде. 
Бераздан соң, тагын бер җөмлә өстәп куйды.
— Улым белән таныштырырмын, дигән иде.
Үзен Регина дип атаган кызның соңгы җөмләсе Нәфисәне тәмам ярсытты. Бугазына килеп терәлгән  ачуыннан тотлыга-тотлыга:
— Мужикка ихтыяҗың булса, түбәсенә «Шашлычная» дип язылган ишекне ачып, керергә инде сиңа, — дип, артыннан куа килүчедән качкан шикелле, тиз-тиз атлап өскә күтәрелә башлады. Шунда көтелмәгәнрәк хәл булып алды. Уң аягын сулы янына күтәреп куя алмады. Әлеге кыз, баскычка аркылы сузылып ятып, аның аягын кочаклап алды да, җибәрми, үзе туктаусыз: «Апакаем, Аллаһ хакына ярдәм итегез, мин юньсезне ташламагыз, дөньясында таяныр бер кешем дә юк минем»,— дип елый-елый сөйләнә. 
Мәҗүси инстинкт белән Нәфисә аягын тартып күтәргән иде, үрмәкүч кебек ябышкан кызны да бер баскычка сөйрәп менгезде. Үзен Регина дип таныштырган кызның таш баскычка ышкылып, бәрелеп бер тезеннән кан саркып чыкканын күргәч кенә, Нәфисә туктап калды.
Урамга тын тартырга, һава суларга чыккан җиреннән  шул узгынчы кыз белән аралашып вакыт уздырганы өчен үзен шелтәләсә дә, ишек тоткасына кулын салган Нәфисә, артына борылгач, баскычта шыңшып яткан кызны йөрәк әрнүе белән жәлләп куйды. Фаҗига, куркытылган кош шикелле, аяк астыннан «пырхылдап» килеп чыга, ди торган иде аның әнисе. Аягына ябышып, баскыч та буыннарында сузылып яткан кыз, энәсе чүпкә уралып, бер көйне кабатлап торган пластинка кебек, «зинһар мине ташламагыз, ярдәм  итегез» дип, бер үк сүзне тәкърарлавын белде.
— Җитәр. Торып бас та, хәсрәтеңне сөйләп бир! Теләмисең икән, бигайбә, хуш.
— Апа, мине гафу итегез. Мин детдом баласы, матур итеп сөйләшә дә белмим.
— Алдашырга шунда өйрәттеләрме?
— Безне психолог: «Чит кешегә ачылып китмәгез, серегезне  сөйләмәгез»,— дип тәрбияләде.
Болдырның өске баскычыннан аска күз салса, анда кинәт суырылып төшкән, кечерәеп калган, мескен бер сабый  бала басып тора иде. Нәкъ аның ун яшьлек малае Рафик хәтле генә калган.  
Әйтерсең лә, ниндидер бөек көч «син ана кеше, миһербанлы бул» дип, без белән кадап алды. Кызны әрләргә  ачылган авыздан башка җөмлә чыкты.
— Ашыйсың киләме?
— Әйтергә дә оялам.
— Аякка ябышканда бер дә әдәп саклап тормадың?
— Инде өченче көн җылы ризык күргәнем юк. Чүп чиләкләрендә актарынып, шунда тапкан калдык-постык белән тукланам. Менә кемдер ташлаган, каткан ярты күмәчне күтәреп йөрим, кичкә суга манып ашарга, дип, җирдә аунап яткан пакетына ымлап күрсәтте.
— Әйдә, минем арттан бар. Шыпырт кына мен!
Кичке якта ашханәдә кеше күп була. Шуңа да Нәфисә «кунагын» кеше күзеннән читтәрәк торган почмактагы өстәл артына утыртып, әүвәл тезендәге канын сөртергә кәгазь салфетка алып бирде һәм үзе токмачлы аш, изелгән бәрәңге белән кәтлит алып килде.
— Әүвәл аша. Ватрушка белән чәйне әнә аннан үзең барып алырсың! Соңыннан, кирәк тапсаң, үзең, хәл-әхвәлең турында сөйләрсең. Тагын ык-мык килеп утырсаң, бу тирәдә эзең булмасын. Җен күрде, пәри алды, диләрме әле.
Ят мөхиттә, чит кешеләр янында ризыкка ташланудан оялыр, тәмләп ашый алмас, дип, Нәфисә читкәрәк утырды. Кызның, тартып алудан курыккан маэмай кебек, ашыга-ашыга, чәйнәп тә тормыйча, тыгыла-тыгыла савытларны бик тиз бушатуыннан аның «өч көн инде ач йөрим», диюенә ышанды. Кыз, балалар йортында өйрәтелгән  гадәт буенча, тәлинкәләрне сөрткән ипи кисәген авызына озатканнан соң, кул аркасы белән иреннәрен «юып» алгач, ашатучы ягына  борылып, рәхмәтен әйтә белде.
Тамагы тук кешенең «күк капусы» да, теле дә ачыла дип, Нәфисә кыз янынарак күчеп утырды да, зураеп киткәндәй тоелган зәңгәрсу-соры күзләренә туры карады:
— Хәзер инде дөресен сөйлә, син кем, нинди сәмум җилләре ташлады сине бу тарафларга?
Кыз, әллә йөгереп чыгып китәргә әзерләнепме, әллә таяну ноктасы эзләпме,  урындык башында эленеп торган ярты күмәчле пакетын итәгенә куйгач кына телгә килде.
 — Мин детдом баласы дигән идем.
— Хуш, сине кызгандым, ди. Детдомнардан качкан, чыккан, гафу ит, шпаналар буа буарлык. Син Гайсә пәйгамбәр шикелле, җилдән яралмагансыңдыр ич? Атаң-анаң бардыр, алар кая? Сине ташладылармы?
Нәфисәнең йөрәккә кадалырдай сүзләреннән «табылдык»ның күзләрендәге хәсрәт, рәнҗү хисе, утлы күмердәй, пешекчене яндырып алгандай булдылар.
— Миңа биш яшь тулган көннәрдә, әти белән әнием буранлы кичтә, КамАЗ астына барып кереп һәлак булдылар. Чаллы белән Мамадыш арасында булды бу фаҗига. Мине ун яшемә чаклы әбием тәрбияләде. Ул үлгәч, минем бер сыеныр кешем калмады. Абыем сабый чакта вафат булган. Детдомга тапшырдылар. Холкым, тискәрелегем, алдаша белүем шуннан алган «байлыгым». Дөрес, урта мәктәпне тәмамларга акылым җитте. 
— Гафу ит, сеңелем!— дип кенә әйтә алды тулы гаиләдә үскән, ятимлек газабын татымаган Нәфисә.
— Мөстәкыйль көн күрергә мөмкин дигән яшем җиткәч, ул йорттан китәргә туры килде. Рәхмәт хөкүмәткә, бер кечкенә генә бүлмә бирде. Шул ук 18 катлы  йортта җыештыручы булып эшкә урнаштым. 
— Хезмәт хакы бик түбәндер инде анда?
— Анысына түзәр, тартып-сузып булса да, җиткерер идең әле. Тик мине ул йортта яшәүчеләр, бигрәк тә күршеләрем, кабул итмәделәр.
— Бәлки, сиңа шулай тоелган гынадыр?
— Юк шул... Начар җыештыра дип хәбәр таратыр өчен, әле генә юып чыгарган идәнгә  чүп чыгарып ташлый  торган булдылар. Аякларын юри сөртмичә, пычратып, чиста идәнне таптап йөрделәр. Иң аянычы: күршеләрем тынгысыз да, көнчеләр дә булып чыктылар. «Нәрсәгә аңа берүзенә аерым бүлмә, шундый ук фатирда без биш кеше яшибез»,— дип тавыш күтәреп, туктаусыз музыка акырта, йокларга бирми», дип участок полициясен эчертеп, торагымны тартып алу эшен башлап җибәргәч, бер абзый, «бүлмәңне прихватизировать иткәнче приватизировать итеп куй»,— дигән киңәш бирде. Мин бит андый эшнең җаен белмим, тегендә барып төртеләм, монда килеп бәреләм... ЖКХдан тиешле кәгазьләрне алгач, регистрация палатасында эшем бөтенләй тукталып калды. Тәрәзә янындагы урындыкка утырып яшьләремә тулы ирек бирдем... Шунда  пөхтә генә киенгән, илле яшьләрдәге бер апа яныма килеп утырып, кулымны учына алды. Бик җылы гына исәнләшеп, хәлемне сорашты. “Елап утыруымның сере шунда, яши торган бүлмәмне үземнеке итмәкче идем, дидем. ягъни приватизировать итмәкче идем. Барып чыкмый. Бер тәрәзәдән икенчесенә, өченчесенә йөрткәч, әле бит һәркайсында чират, йә бер кәгазь җитми, йә кул тамгасын танып булмый, дип куа торгач, соңыннан администратор баш катырып, эш калдырып йөрмә әле монда, ул бүлмә ун елдан соң гына синеке була ала, дип бөтенләй өметнең тамырына балта белән чапты, дип сөйләп киттем 
“Әй, балакаем, синең хәлең бик мөшкел икән. Бездәге бюрократия кешене тере килеш гүргә бөкләп тыгарга гына тора. Сөйләвеңчә, полиция дә явызлар ягында булгач, сине ул бүлмәңнән чыгарып ук ташлаулары мөмкин”, - дип юатырга тотынды шул апа.
“Ышансаң, сиңа ярдәм итәргә тырышып карар идем”, - дип, ярдәм дә тәкъдим итте. 
Мин, апаның алдына барып тезләнердәй булып, Аллаһны олылагандай, табынырга әзер идем.
“Алайса якыннанрак танышыйк. Мин Мөнирә апаң булам. Тәрәзә артында  утыручылар акча, бүләк көтеп кенә утыралар. Кеше кайгысы юк ул имансызларда. Халыкның күпчелеге үз хокукларын белми. Мин бик күп бичараларга ярдәм иттем. Белемем буенча юрист мин. Күп еллар адвокат булып эшләдем, иң четерекле, бәхәсле мәсьәләләрне ерып, уңай хәл итеп чыктым.  Мактануым түгел, үзем белән таныштыруым гына”, - дип дәвам иткән апаны күзне аска төшереп тыңлап утыргач, өскә күтәрелеп карасам, ул шулчаклы дәртләнеп, сүзләрен куллары, күзләре  белән хуплап сөйли иде, аңа  ышанмаска мөмкин түгел, сүзләрен шик астына алу оятсызлык тоелды. 
Тулы бите өчен кечерәк коңгырт-соры күзләреннән җылы рәхимлелек бөркелеп торгандай тоелды. Колакларында ярым ай төшерелгән алтын алкалар торса да, муенында затлы чылбырга тагылган, тәрегә охшаган нәмәстәкәй генә бераз шик уятты.
— Хәзер бик күпләр бераз тәрене хәтерләткән алтын ачкыч тагып йөри. Шик мода санала, —  дип Нәфисәнең кызны тынычландыруы булды, тегесе, дәртләнеп, такылдавын дәвам итте.
— Чәчләрен аксыл яулык астына, чын дини татар карчыклары кебек җыеп, кыстырып куйган. Аллаһ сүзен дә еш кабатлады.
— Ходай Тәгаләнең берлеге бөтен диннәрне якынайта. Тик аның исеме генә төрле телдә төрлечә әйтелә. “Гарәп-фарсы, төрки-татар телләрендә Аллаһның 99 исеме бар”,— ди торган иде минем әти Мулланур карт. Үзен күрмәгәч, мин Мөнирә апаңа бәя бирә алмыйм. Бәлки, алтын алкалары да синең кебек ышанучан бер бәндәнең колагыннан аңа күчкәндер, — дип, Нәфисә сөйләүчегә ярдәм итеп җибәргәндәй булды. 
Нәфисә яклаучысыз калып, миңгерәүләтелгән ятимә баланы хыял тавыннан җиргә төшерде. Бер аферистканың бичараны төп башына утыртканын ул күптәннән аңлаган иде инде.
— Соң, шуннан нәрсә булды?
— Әбиемнән отып калган сүз белән әйткәндә, мин аның садә ихласлылыгына тулысынча ышанып, ялвардым. Мөнирә апакаем, зинһар ярдәм итегез, мәңге онытмам! Миннән нәрсә кирәк”, - дидем. “Синең Мөнирә апаңа ышануың бик җиткән. Бир миңа ЖКХдан алган кәгазьләреңне һәм паспортыңны гына”, - диде. Мәсьәләне хәл ителгәнгә санап, сөенә-сөенә бар кәгазьләремне аңа, изге яклаучыма тапшырдым. Ул аларны энә күзеннән үткәргәндәй өйрәнде. Тегесе җитми, бусы юк, бер имза ачык чыкмаган, артыннан күп йөрисе булыр дип, мәсьәләнең авырлыгына кат-кат тәфсилле  басым ясады. “Ходай Тәгаләбез ташламаса, ерып чыгарбыз кебек! Тик әнә теге тәрәзәләр артында утырган күзле бүкәннәрнең күңелен йомшартырга шактый сәмән кирәк булачак. Булган акчаларыңны шыпырт кына минем янтаудагы кара сумкага төшер!” – диде. 
Нибары унбиш мең акчам бар иде. Биш меңен элегрәк туплаган, ике бишәр меңлекне кичә генә эш хакыма алган идем. Яңа табылган апам: «Бик аз булыр, беразын үземнән өстәрмен». Сатып җибәрергә берәр кыйммәтле әйберең юкмы соң?” – диде.
— Әбием истәлеге дип, детдомда да урлатмаган, кадерләп тоткан саф алтын балдагым гына бар. 
Ул минем балавыз сыгуымны тыңлап та тормыйча, хуҗаларча кырыс кына:
— Китер балдагыңны. Ломбардка тапшырып карармын, алсалар.  Калган акчасын үзеңә кайтарып бирермен. Миңа кешенеке кирәкми, Аллам сакласын! 
Мин, айдан артык мүкәләнеп, бер аршын җир дә алга җибәрә алмаган  мәсьәләнең болай җиңел хәл  ителүенә, алтын балык тоткандай,  сөенә-сөенә, җылыга тарган сары майдай эредем:
— Без кайчан, ничек күрешәбез? Сезне каян табарга була, дип кенә сорарга кыюлыгым җитте. Иң куркытканы: иң соңгы минутта аның бу эш белән шөгыльләнүдән баш тартуы иде.
Аның җавабы бик катгый булды:
— Сиңа бу тирәдә буталып йөрергә ярамый. Бөтен җирдә видеокамералар куелган. Әнә теге Эдельвейс кибетен күрәсеңме? — диде ишектән урамга чыга-чыгышлый.
— Күрәм,— дидем.
— Шуның артында «Социальная столовая» дигән хәерчеләр ашханәсе бар. Өч көннән соң, кичке сәгать өч белән дүрт арасында мине шунда көт. Эшебезнең очына тиз генә чыга алмасам, сиңа шунда берничә көн кат-кат киләсе булыр. Ярый, мин киттем, — дип, аркамнан җиңелчә кагып кына саубуллашты.
— Сезне тагын каян табып була? Өй адресыгызны әйтсәгез иде. 
Минем сорауларыма ул иреннәренә бармагын тидереп: «Тсс, бөтен яктан тикшереп, күзәтеп торалар», — дип җавап бирде дә, тиз-тиз атлап икенче тышкы ишектән чыгып та китте. Мин бушап калган пакетларымны җыеп урамга атылып чыгып, як-якка карадым, изге апам бер кайда да күренмәде. Җиргә сеңгән әүлия диярсең! Менә инде өченче көн, көтүдән кайтмаган сыерны эзләгәндәй, сезне шикләндереп, аны эзләп йөрим бу тирәдә. 
Кызның паспортсыз, акчасыз нинди авыр хәлдә калганлыгының бөтен фаҗигасен күзаллаган Нәфисә ике кулы белән битен каплап:
— Балакаем, син бит ифрат әзерлекле алдакчы Шомабикә кочагына үз ихтыярың белән кереп чумгансың. Детдомнан балалар чакма ташы кебек шомарып, тормышка җайлашып, теләсә кемне төп башына утырта  торган булып чыга, диләр. Ә син бигрәк беркатлы икәнсең! Сиңа тиле дисәң дә инде. Кем инде беренче күргән кешегә паспорт белән фатир документларын тоттырып җибәрә.
— Чын татар апасы булганга ышандым. Алла сүзен җөмләсе саен кыстырып сөйләгән кеше дә алдагач, тагын кемгә таянырга була соң?
Регина үз хәлен, чарасызлыгын аңлап:
— Паспортны югалттым дип гариза язып, яңасын алып була кебек.
— Син икенчесен юнәткәнче, беренчесе белән күпме кредит яисә адым саен тәкъдим итеп торган «Быстро деньги»дан күпме акча алып була.
Аяз көнне кинәт яуган яшенле яңгыр кебек каршысына калыккан бу кызны, тамагыңны туйдырдым, әйдә, үз җаеңны  үзең кара инде, дип чыгарып җибәреп тә булыр иде. Беткәнмени мондый бәхетсез җаннар, һәммәсенә ярдәм кулы сузып, табиблар әйтмешли, «комадан» чыгарырга гомерең җитмәс. Мондый йомшак холыклы, ышанучан баланы әле бер тапкыр гына алдамаячаклар. 
Икенче яктан, бәла һәркайсыбызны сагалап кына тора. Менә ул үзе дә, бәхетемне таптым дип, аяз күк йөзе  кебек ачык зәңгәр күзләренә гашыйк булып, тәмле теленә алданып, Ришатка иң олы бүләген — пакьлеген бирде. Ә ул, эчкече булуы гына җитмәгән, Гиннесс китабына тәкъдим итәрлек ата хөрәсән дә икән. Нәфисә, инде уллары да тугач, «үзең сайлаган язмыш» дип, тешен кысып түзде-түзде дә, рәсми аерылышты. Ире бу хәлне гадәти бер тамаша дип кенә кабул итте кебек. Шуннан соң да, бар «мөлкәте» җете зәңгәр күзе булган ир, өч тапкыр өйләнеп, өч тапкыр буйдаклык рәхәтен кичерде. Авызына «әче су» эләккән саен, «әйдә, яңадан кушылыйк та, авылга китик, анда минем «әтидән калган йорт та бар», — дип телефоннан интектереп бетерде. Ир-атта психологик сиземләү барыбер көчлерәк. Исерекбаш булса да, иң авырткан, иң үкенечле халәтне белә: «Үзеңә кортлар алып бирермен, умарталык ачып җибәрербез», — дип котырта. Аның белән сөйләшеп тә тормас иде, нинди генә кеше булмасын, ул бит бердәнбер улының атасы. 

 

2
Кешене тәнкыйтьләве, киңәш бирүе җиңел - капчык яисә бүрәнә ташу, утын кисү дә түгел. Ә үзеңә язмыш шундый сынау җибәрсә, йә югалып каласың, йә киләчәгеңне оттырасың. Гап-гади гаиләдә, бакалы, еланлы серле күлле башка татар авылларыннан берние белән дә аерылып тормаган «Кара Күл» кызы Нәфисә белән булган хәл шуның ачык мисалы.
Ата-ана, милли җирлек тәрбиясе, чал гасырлар аша килгән ионнар (геннар) тәэсире белән беррәттән, кешене яшәргә тормыш үзе өйрәтә икән. Тулы гаиләдә эшләп үсте Нәфисә. Йорт тулы малларга күлдән чиләкләп, көянтәләп су ташыды, кул пычкысының бер башыннан тотып утын кисүне, бүкәнне бастырып куеп, балтаны баш очыннан ук уйнатып, әтисе шикелле кизәнүне дә авыр гамәлгә санамады. Буш вакытында аның иң яраткан шөгыле — әтисенең умарталары янында утыру, кортлар тормышын, үзара мөнәсәбәтләрен күзәтү иде. 
Кемдер яшь чакта артист, җырчы, язучы, галим, табиб, төзүче булырга хыялланса, Ходай Тәгалә табигый чибәрлегенә өстәп чаялыгын да кызганмаган Нәфисә, урта мәктәпне тәмамлауга, үзен бары тик умартачылыкка багышларга карар кылды. Ата-анасы кызларының бу теләгенә каршы килмәде: «Башка юнәлештә укырга теләсә беркайчан да соң түгел», - дип Нәфисәгә фатихаларын бирделәр. Умартачылык курслары гөрләп эшләп килгән Тинки хуҗалыгы алардан ерак түгел дип шунда укырга керде.
Ошбу курсларда укучыларга әүвәл читтән, хәтта кайсыдыр үзәктән килгән лекторлар нәзари белем бирделәр, аннары хуҗалыкта эшләүчеләр гамәли дәресләр үткәрде. Уку кызыклы иде. Кортлар турында сәгатьләр буена тыңласа да, туймады ул. Нәфисәне аеруча үзенә каратканы, күңеленә хуш килгәне, һәрвакыт хакыйкать яклы Ана корт иде. Ул шундый зур күч — балалары, оныклары белән оста дирижер шикелле, җитәкчелек итә. Ялкауларны әрли, чеметеп тә ала, уңганнарны хуплау әмәлен дә таба. Нәфисәнең дә менә шулай күп  балалы ана корт буласы килде. Әмма Ана корт «вазифасын» үтәү ифрат катлаулы вә четерекле булып чыкты. Агымсуга җайлашып бара белмәсәң, аңа каршы йөзүе, ай-һай, кыен икән. Умартачылык хуҗалыгында укуының, эшләвенең икенче елында ук ифрат зур сынау үтәргә туры килде аңа.
Бу дөньяда һәр шәй, хәтта яраткан һөнәрең өчен дә «түлисе» икән шул. Мәңгегә хәтерендә калырлык һәм кешеләрне тирәнрәк аңларлык бер хәл аны иң беренче һәм яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр итте.
Бал аерткан тантаналы көн. Иртәдән тегесе кирәк, монысы җитми дип йөгерешеп йөрүләр... Үзләре дә бал кортларына охшап куйдылар. Шау-шулы бәйрәм оештыруның хикмәте бар иде. Районнан тикшерүче бик тәкәббер, җитди вәкил килеп төште. Өлгергән алмадай балкып торган йөзле, зифа буйлы Нәфисәгә үзен Госман абый дип тәкъдим иткән әфәнденең күзе төште. Бераз салып та алгач, яныннан үтеп барган кызга җәһәт кагылып-кагылып куйгалады. Аягүрә тост әйтүләр, мактау-мактанышулар тәмамланыр алдыннан, җаваплы иптәш, кызның алсу колагына «серен» дә ачты.
— Шыпырт кына минем машинага чыгып утыр, ул әнә теге почмакта тора, яшәгән авылыңда төшереп калдырырмын.
Нәфисәнең «сезнең арттан җыештырасы бар, мин әле тиз генә кайтмыйм», диюенә карамастан, бәйләнүен дәвам итте: үстерү, зур кеше ясау турында вәгъдәләргә барып җитте. Кунакның күзләре шул тарафта булса да, ике зур пыяла банка, алюмин фляжканы машинасына куюларын күрмәмешкә салышты. 
Өлкән умартачы, гомерен шунда уздырган, күпне күргән Ибраһим абыйсы, әлбәттә инде, кызны кызганса да, эш матавыклары аның өчен кыйммәтлерәк иде. Артык төче тавыш белән: «Нәфисәкәем, юл җае бит, алҗыгансың да инде, бик мул, ямьле өстәлне әзерләү дә синең өскә төште, утырып кайт абыеңның машинасына, авылда төшеп калырсың», - дигәндә күзләрен читкә боруын кыз сизми калмады. Үгетләүләрнең ахыр юнәлешен, нәтиҗәсен аңламаслык түгел иде Мулланур абый кызы.
Ибраһим абыйсы Нәфисәне читкәрәк чакырып, шикләндергеч төче, баллы тавыш белән бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен аңлатты.
— Нәфисә, кызым, үзең күреп торасың, беребез дә гөнаһсыз түгел, балны да читкә җибәргәлибез. Госман абыең бик үчле кеше. Бер ябышса, кандала кебек, каныңны эчеп туймыйча, туктый белми. Ә минем әле алты баланы аякка бастырасы бар. Аны кисәтермен, «ул кыз кеше, син аңардан артыгын таләп итмә, тирәнгә кермә», диярмен. Без яшь чакта үпкән-кочкан җилгә очкан, ди торган идек.
Шул мизгелдә Нәфисә күңелендә «кеше итәге белән утлы күмер җыярга әзер Ибраһим карт район түрәсенә үз кызын утыртып җибәрер иде микән»,  дигән фикер туды. Әйе, тормышның бу як кыйбласы да бар икән. Ярдәмгә «әнисе килде». Берәр явызы куркытыпмы, ялган вәгъдәләргә күмепме бәйләнсә, карышып, бәхәсләшеп вакыт  уздырма, әнә теге якта соңгы йортны яисә юан имән агачын күрәсеңме, шунда көтеп тор (тик килермен сүзен әйтмә, чигенергә ара калдыр) дип  вәгъдә бир дә, үзең икенче якка шыл. Тәнең үзеңнеке, сатып алган, урлаган әйберең түгел. Беркем дәгъва белдерә алмый», ди торган иде әнисе. Кызы балигъ булгач, анасының еш кабатлый торган сүзләре келт итеп исенә төште. Ул шулай эшләргә дә булды.
«Мин әле кыз бала дип» бәхәсләшеп тормыйча, Нәфисә  шул алымны  кулланды. Район вәкиле: «Иртәгә үк хатынны куып чыгарам, сиңа өйләнәм, үзеңә бер күз салуда гашыйк булдым», дип  сайрый башлауга:
— Ярый, ярый. Мин риза. Тик, кешеләр карап торганда, сезнең машинага чыгып утырсам, дөрес аңламаслар, алар белән яшисе, эшлисе бар. Умарталыкны узып бераз баргач, электр баганасы тора, шунда көтегез!
Госман әфәнде, алтын балык тоткандай, сөенечен яшерә алмыйча:
— Ибраһим Шаяхметович, сезнең умарталыкта барысы да тәртиптә. Мин җитәкчелеккә шулай дип доложу. Күчтәнәчегез өчен зур рәхмәт. Мин киттем. Берегезне дә утыртып тормыйм, ашыгам, — диде дә газ биреп, озатучыларны зәңгәр төтенгә күмеп, бәхетле елмаеп, күздән югалды.
Нәфисә дә «караңгы төшә, мин дә киттем» дип, барысы белән тиз генә саубуллашты да, кече капкадан чыгып урманга кереп чумды. Бу бәйләнчек абзыйны алдап, тиз генә котылдым дип уйласа да, иртәгә үк җавап тотасы, аңлатасы исенә төшкәч, эсселе-суыклы булып китте.
Бизгәк тоткандагы шикелле калтырана башлады. Җир гөмбәзен тоташ караңгылык  пәрдәсе каплагандай булды. Ниндидер җан иясе коры чыбыкларны кыштырдата-кыштырдата аңа якынлашкандай  тоелды. Урман аша гына авылга кереп булмый, олы юлга чыгарга кирәк. Карак кебек як-якка карана-карана, аяк очларына гына басып, такырга атлауга, күзенә ул утырып кайтырга тиешле машина күренде. Хуҗасы шул тирәдә, тирә-якка каранып, йөренеп тора. Мәҗлестә утырганда ягымлы, ыспай гына тоелган Госман хәзер аңа киек атарга йөргән явыз аучы булып күренде. Кыз янәдән урман эченә кереп китте һәм караңгы төшкәнче киселгән агач түмгәгендә утырды. Күктә анда-санда  йолдызлар күренә башлап, йокыга талган җиһанга ай нурларын сирпи башлагач кына, бар көченә авылга йөгерде, фатирда торган Сәлимә әби йортына атылып керде. Йөрәге сикереп чыгардай булып дөп-дөп итеп тибә. Җитмәсә, йорт хуҗасы: «Кызым, бал аерткан көнне авыз итәргә күчтәнәч алып кайтырмын  дигәниең», — дип башын катырды.
— Иртәгә, әбекәем, бүген кунаклар күп килгән иде, тулы банка өстәлдә  калды. Насыйп булса, иртәгә алып кайтырмын - дип, эзәрлекләүчедән качып котылырга теләгәндәй, башы белән юрган астына чумды.
Төнлә температурасы күтәрелде, тәне бала вакытта кызамык чыккандай кызышты, башы чатнады. Сәлимә әби мәтрүшкә чәе эчереп, төн йокламыйча янында утырды. 
Икенче көнне эшкә бара алмады. Ә өченче көнне килә-килешкә умарталык янында полиция машинасын һәм тыз-быз йөреп торучы ят кешеләрне һәм шулар янында, балтасын суга төшергән кешедәй басып торган, картаеп киткән Ибраһим абыйсы күзенә чалынды. 
- Исәнмесез? — дигән мөрәҗәгатен берәү дә кабул итмәде, әйтерсең лә алар каршысында җинаятьче басып тора иде. 
Умарталык мөдире кызны бер читкәрәк дәшеп алды да:
— Бу адәмнәр — тикшерүчеләр, бирегә синең аркада килеп тулдылар. Госман Фаязович үпкәләп киткән һәм иң явыз ревизорларын җибәргән. Хәтта ике банка балны да, «мин күрмәгәндә багажникка куйганнар, ришвәтчеләр эшли икән анда, барысын өтермәгә озатырга вакыт», — дип кычкырган. 
Шул вакыйгадан Нәфисә бер хакыйкатьне күңеленә киртләп куйды: ул кемнеңдер абруен күтәрү, икенчесенең җенси азгынлыгын канәгатьләндерү корбаны итеп сайланган булган. Шул вазифаларны үтәмәгән өчен аның биредә укырга да, эшләргә дә хакы юк. Умартачылык һөнәренә зур нокта куелды Нәфисә туташ өчен.
Ибраһим абыйсының үпкәләгән, хәтта рәнҗегән тавыш белән әйткән: «Безгә иң кирәк кешенең машинасына утырып кайтып, бер кочаклатып үптерсәң, бер җирең дә кимемәгән булыр, безгә бу бәла да килмәс, хет монда, хет башка җирдә үсеп тә киткән булыр идең»,— дигән сүзләре йөрәгенә утлы тимер булып кадалды. Ул  да бит, Ибраһим абыйның кызлары кебек үк, ата-ана тәрбиясендә үскән кадерле бала. Бераздан күңелендәге гарьләнүне ачу  алыштырды:
— Ә ни өчен минем белән бергә эшләгән, укыган кызыгыз өстәл әзерләшүдә катнашты да, юкка чыкты. Бик тә кирәкле кешегезгә аны утыртып җибәрсәгез дә була иде.
Ифрат тыйнак, ягымлы Нәфисәдән мондый сүзләрне көтмәгән Ибраһим тәмам югалып калды. Тотлыга-тотлыга кирәкле сүзен әйтә алмый торды.
— Тфү... тфү... тәүбә диген. Ул бит минем кызым, как можно... 
Нәфисә «аңлашылды», диде дә, документларны соңрак кереп алырмын, дигән карарга килеп, кием-салымын, җайлы түфлиләрен бер кечкенә чыптага тутырды һәм барысы белән кул изәп кенә саубуллашып, Казанга апасы Гөлшат янына юл тотты. Әтиләренә умарталыктан китүе турында әйтми торырга булды. Элеккеге эшеннән «куылган» кешене, сәбәбен сорап та тормый, хәтта якын туганнары да колач җәеп, шатланып каршы алмый. Ярый әле, олы апасы акны карадан аера белә. «Бәхетең бар икән, мин бүген театрга эшкә килгәндә бер танышымны очраттым, ул кооператив институт карамагында бер еллык хисапчылар һәм поварлар курслары ачыла, кызымны шунда урнаштырам. Курсларны уңышлы тәмамлаганнарга үзләре үк эш урыны билгелиләр икән. Ике дә уйлап торма, документларыңны тупла да, «дуй» шунда, әти-әнигә әйтмичә торырбыз», - дип чыгарып җибәрде. Нәфисә сынатмады. Җанын биреп укыды һәм бер еллык курсларны бишлегә тәмамлады. Сайлап алырга хәтта берничә урын тәкъдим  иттеләр. Карт-корыга, пенсионерларга, акчасыз үксезләргә ярдәм итәргә була дип, ул «Социальная столовая» дигәнендә тукталды һәм үкенмәде. Кешеләргә игелек кылу аның күңеленә, рухына ана сөте белән сеңдерелгән иде.

(Дәвамы бар)