Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алаңгыр корбаны (хикәя)

Колхозның элеккеге яшелчә бакчасы Бүлтерек Борһангали бабай белән Гөбән Сара әбинең ихатасына кушылып китә. Кайчандыр халыкның күмәк кишәрлеге булган бу җирләрнең хаҗәте төкәнгән. Ә бакча авыл читендәрәк утырган шул хуҗалыкка елышып исән калган. Борһангали бабай белән Сара әби нык саклыйлар аны, үз милекләредәй күрәләр.
Ул бакчада агач-куакның, яшелчә-кыякның ниндие генә үсми, җиләк-җимеш мулдан уңа. Шулай да авыл халкын, бигрәк тә читтән кунакка кайтканнарны таң калдырганы – куе кызыл купшы чәчәкле, орлыкка тук эре башлы мәкләр.
Борһангали бабайның кушаматы – Бүлтерек, тәбәнәк буйлы кеше ягъни. Сара әбинеке – Гөбән; таза, юан, симез хатын дигәнне аңлата. Моны безнең авылда эте дә, бете дә белә, тик картларны бик каты хөрмәт иткәнгә, үзләренә ишеттермәскә тырышалар. Шәригать тән кимчелегеннән көлүне тыя бит. Кешегә кушаматы белән эндәшүчегә фәрештәләр ләгънәтле булыр, ди. Күрәсең, совет чорының иң хәтәр еллары да халык хәтереннән әхлакның бу канунын сөртә алмаган.
Авылның әбер-чебер бала-чагасы – Борһангали бабай белән Сара әбинең куанычлары да, юанычлары да. Үзләренең балалары булмаган аларның (бәлки, буй-сын җитешсезлегеннәндер), ялгыз тормыш иткәннәр, гомер буе колхозга бил бөккәннәр. Борһангали бабайның сугышка яше җитмичә калган. Фашист тагын бер ел дөмекмәсә, гәүдәгә кыска дип тормыйча, аны да җибәрәсе булганнар.
Менә шул сихри бакчада һәммә кешенең күңеленә хуш килгән аулак урын бар. Борһангали бабай аны текмекләп үзе булдырган. Шомырт куаклары астына түгәрәкләп эскәмияләр тезгән, тач уртасына җыйнак кына бер өстәл дә утырткан. Без – бала-чага – шул урында еш җыелабыз. Тимурчылыктан калган гадәт: буш вакыт чыктымы, картларга булышабыз. Үзебез үстерешкәнне авыз итеп кенә карый-карый, ашап бетереп тә куйгалыйбыз. Алма, чия, карлыганны әйткән дә юк, борчак, шалкан, төче тормалар яхшы үтә. Ә иң яратканыбыз – мәк. Төрле төстә вак кына чәчәк атып, көл чырайлы орлыкларын җитлегүгә коючан кыргыен – бакчаларда чүп үләне урынына үскәнен түгел. (Анысын халык «сукыр мәк» дип атый.) Башкасын – Сара әби кебек йомры бәдәнлеләрен хуш күрәбез. Сабакта кипшенгән тук көлсу тартмачыкларны сындырып аласың да, түбәсендәге капкачын ипләп-җайлап салдыргач, учыңа тиктормас кара бөртекләрне аударасың. «Савыт» саен тулы бер уч. Әүвәл тел очына ябыштырып-ябыштырып кына чүпләп утырасың, аннан авызыңа дәррәү озатасың. Чырт-чырт итеп чәйнәгән арада колакларың Борһангали бабайның серле сүзләрен аулый.
Авылның күпне күргән кечкенә бу карты, сирәк булса да, безне түгәрәккә җыярга тырыша, күмәк утыртып, төрле кызыклы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар сөйли. Араларында кеше ышанмастайлары да очраштыргалый.
«Беләсезме икән, оланнар, юк микән...» – дип башлап китә ул һәр тарихны. Авылыбызны әйләндереп алган Бакыр һәм Дегет базлары, Тегермән шарлавыгы, Коелар башы, Алпавыт урманы, Күкерт тавы кебек урыннарның шактый серләрен беләбез хәзер. Көнне төнгә ялгап дөнья куган әти-әниләрнең моңа вакыты юк та юк инде. Шуңа күрә аларны «ни өчен ни булган» кебек сораулар белән йөдәтмибез дә. Яраткан бабабыз бар ла!
Беркөнне Борһангали бабай Алаңгыр чокыры турында сөйләде.
– Беләсезме икән, оланнар, юк микән: авылны чыгып, кояш баешына таба чакрым ярымнар китсәң, Алаңгыр чокыры бар. Картлар бик яман урын дип искә алалар иде. Алаңгыр – мәһабәт бәдәнле, әзмәвердәй бер гыйфрит зат, имеш. Ул җирдә тирән итеп казылган чокырларда яши, кешеләргә тими, ди. Ә менә шул чокырларга кем дә кем убылып төшсә, аның өстенә балчык-туфрак сибә, кеше тәмам күмелеп беткәнче шулай дәвам итә икән...
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар. Безгә теләсә ничек киләп сарып йөрүләр тыелды. Тынгысыз әбиләр, белдеклеләнеп: «Сак кыланыгыз әле, оланнар, юкса наркутиклар алып китәр үзегезне!» – дип кисәткәләүне гадәткә керттеләр. Көндезләрен дә ишек-капкаларны бикләп, ихата-курага күз-колак булу максаты куелды.
Язын бакчабызга Борһангали бабайларда өлгергән мәк орлыкларын чәчкән идем. Алар, бик матур тишелеп, купшы кызыл чәчәкләр атып, мул уңыш вәгъдә итәләр иде. Әни хәтта күрше авылда яшәүче ерак әбидән (әнинең әнисен бездә шулай атыйлар) киле дә алып кайтты: төеп, мәкле кыстырганнар пешерергә ниятләп куйды. Әмма беркөнне шәһәрдә ишеткәннәрен ярсып-ярсып сөйләп ташлады һәм:
– Гөлләр кебек бакчабызны наркоманнардан таптатыр хәлем юк! Йолкабыз мәкләрне, – дип кырт кисеп тәмамлады сүзен.
Бераз карышып карасам да, илгә килгән афәт – күнми хәлем юк иде.
Чукмар-чукмар башланган мәк үсентеләрен әни белән икәү йолкыдык. Кулга сырпаланып торган салкынча-сусыл яфраклары ертылып китәләр дә, җәрәхәтләрдән ап-ак булып сут тама башлый. Күзләремдә яшьләр. Әни дә тынсыз-өнсез.
Мунча миче үз тәртибе белән генә бушаткан утынлыкта әти кирәк-ярак киптерү өчен вакытлы сәндерә корып куйган иде. Уталган мәк җәсәдләрен шунда салырга булдык. Әти тиреслеккә чыгарып кына ташларга кушкан иде дә – тыңламадык.
Эшне төгәлләгәч, әни, өмет белдереп:
– Күләгәдә туеп бетәрләр әле, бәлки. Башлары бик тулышкан, – диде. – Әнә, төче торма кузагын ел да шулай орлыкка өлгертеп бетерәм... Ләгънәт орган нәмәстәкәйләр дә гел-гел йөрмәс, бер дөмегерләр. Алдагы елда чәчәрбез, улым! – Мине шулай тынычландыруы инде.
Икенче көнне, югалтуның кайнар шәбе суынгач, утынлыкка кереп чыктым. Шиңгәннәр. Шулай да бирешергә түгел исәп: бер чиләккә инештән су алып мендем дә иң эре башлыларын утыртып, мунча артындагы күләгәле урынга илтеп куйдым. Көн тәртибендә каралганча, бәбкәле үрдәкне су буена төшердем. Сакламасаң, нәни йомгакларны ала карга хәзер эләктерә. Берәр сәгать шул йомшакларны күзәтеп утырдым, чумып-чумып уйнадылар.
Кисәк күтәрелгән җил, Алпавыт урманы тарафыннан күкрәп якынлашкан кара болыт көн тәртибенә үзгәрешләр кертте. Бәбкәләрне судан куалап чыгарып, ишегалдына алып кайттым. Дөньяны йотардай гайрәтләнеп, туфанлы ажгырып килә иде яңгыр. Нигәдер, бик каты куркыныч булып китте. Тәнне эчке калтырау биләде. Күз алдымда әллә нинди котсыз, сәер кыяфәтле әфьюнчылар йөгереште. Аларга каршы көрәшкә авылыбызның Алаңгыры калыкты...
Үрдәкләрне утынлыкка куып керттем дә өйгә шылдым. Чаршау артындагы ятагыма постым. Куркуымны да, үземне дә йокы җиңгән... Төшемдә дә шул көрәшне күреп ятам икән: имеш, Алаңгыр чокырын әйләндереп, кып-кызыл мәкләр үсә. Озын кара чапан кигән шөкәтсез бәндәләр үткен чалгылар белән шуларга кизәнә. Кинәт гарасат күтәрелә, һәм бу ямьсез кешеләр чокырга коела башлый. Шуны гына көткәндәй, әллә кайдан пәһлеван Алаңгыр кайтып төшә. Дәүләтенә зыян салучыларны туфракка күмеп ташлый. Теге мескеннәр кулларын өскә күтәреп талпыналар, йолкыналар, әмма, җир өстенә кире чыга алмыйча, шул чокырда сүнә баралар.
Куркып уянып, ишегалдына чыксам, бар галәм үзгәргән: аяз зәңгәр күктә кояш балкый, шомырт, чия куакларының әле генә тузанлы яфраклары көзгедәй ялтырый, әрсез тавыклар, тездән ләм ярып, суалчан чүпләп йөриләр. Барып, утынлыкны ачтым. Ни күрим, ундүрт бәбкәсе белән тәгәрәшеп, әнкә үрдәк үлеп ята. Әллә яшен сукканмы?! Котым очып, нишләргә белми беркавым басып торгач, мәрхүмкәйләрне тәртипләп өелгән усак бүрәнәләр өстенә – кояшка алып чыгып тезәргә булдым. Матурлап салам: иң әүвәл чуар әнкә үрдәк, уң ягына – җиде кара бәбкә, сул ягына – баш түбәләре һәм койрык очлары кара җиде сары бәбкә. Күземнән йодрык-йодрык яшь коела. Ике көн рәттән нинди зур югалту: кичә – мәкләр, бүген – үрдәкләр. Күңелдә әнинең гел көйләп йөргән бер җыры гасабиланып бөтерелә: «Үзем җырлыйм, үзем сыктыйм, үзем бөрлегән өзәм...» Аны үземчә үзгәртеп шыңшыйм:
Үзем елыйм, үзем сыктыйм,

Үзем үрдәкләр тезәм.

Хәсрәтем авыр булса да,

Яшьлегем белән түзәм...
Әти кайткан да, капка баганасына сөялеп, мине күзәтеп тора икән. – Әти, үрдәкләр үлгән! – дип бакырып, аңа ташландым.
Холыкка сабыр әти усак өеменә таба салмак-салмак кына атлап килде дә әнкә үрдәкне кулына алды. Авызын ачтырып карады, томшыгын колагына куйды.
– Исән, улым! Сулый... Утынлыкка япкан идеңме әллә? – дип сорады. Мин «әйе» дип баш каккач, утын сараеның ишегеннән эчкә үрелеп карады. – Аңлашылды...
Бирән тамаклар мәк ашаган булып чыкты.
– Бераз йоклагач, аңга килерләр, улым. Бер елны ике бәрән шулай мәк ашап йоклаган иде. Борчылма! Бар, инештән тагаракка су ташып куй, – диде дә өйгә кереп китте.
Телсез-авызсыз калып, тик басып торам икән...
Ике сәгать чамасы узгач, иң әүвәл әнкә үрдәк исәйде, алпан-тилпән атлап, абына-түнә тагаракка юнәлде. Муен астындагы көшеле күзгә күренерлек зурайганчы эчте ул суны. Аннан берәм-берәм бәбкәләр дә аңнарына килә башладылар.
Әни эштән кайткач, мәк сабакларын тиреслеккә алып чыгып күмдек. Әти елмаеп карап торды.
Атна узды. Мәк җыючы әфьюн осталары әле һаман да күренмәделәр. Авыл тормышы кабат үз җаена төште...
***
Җәйге челләнең беренче җиде көне. Басу өсләрен тоташ моңга коендырган сабан тургайларының да туган җир сәхнәсендә быел соңгы эш атнасы. Аннан ары алар бала үстерү, нәсел калдыру хәстәренә керешәчәк. Елга-күлләрнең су температурасын чамалап, малай-шалайны коенырга куып, чытлык-кыбырсыкларның яшен санап утырудан гайре җаваплылыгы булмаган күкеләр тилерә. Кыектан язның тәүге тамчылары тамуга, йомырка коярга керешкән тавыклар, беренче рәкәгатьләрен тәмамлап, авыл өстен кыткытыйклы өннәреннән арындыралар да салкынчарак лапас асларында хәл җыялар. Чебеш аналары исә саламы тәпәрләнгән ояларында борынлар сәгатьләре якынлашкан чебиләре белән сөйләшә.
Табигать-Ананың аяу атнасы бу. Ул, гомер-бакыйдан мәгълүм гадәткә тугрылык саклап, дәвам калдырырга ашыга – уңыш тудыра. Кар суын эчеп, дөньяга иртә килүчән үлән-үсемлекләр орлык өлгертә; агач-куаклар май кояшында буйга сузылган сыек чыбыкларын шадра кабыкка төрә, гәүдәгә ныгыта; әнкәләренә ияреп, иреккә чыккан шук бәрәннәр, кышлаган елгыр бозаулар басынкы көтү малына әйләнә. Бу – зур үзгәрешләр атнасы. Шуңа күрә кешеләр, ата-баба йоласын санлап, бу атнада печәнгә төшмәскә, агач-кура кисмәскә, терлек-туар чалмаска тырышалар.
Абзар-каралтыларның аулак почмакларында Питрау тәкәләре симерә. Авыл кешесе аларны күпчелек арасыннан сайлап, көздән үк тәгаенләп куя. Карендәшләре язын көтүгә киткәндә, ошбу мәхлукларны аерып ябалар да алдыннан икмәк-көрпәне өзмичә ашаталар.
Ялыктыргыч кыш узып, көннәр сындыра башлагач, халык артып калган итен тозларга керешә. Туң ит исә зур мәҗлес бәлешләренә турарлык кына түтәрәмнәрдә суыткычның азсыйдырышлы бүлегендә посып кала. Яше-карты, хәллесе-ярлысы дигәндәй – һәммә йортта ризык тозлы иттән хәстәрләнә. Ниһаять, печәнгә төшкәч, көннең көн буена ялгызы бакырып, тавышы карлыгып беткән шул тәкәне беренче кырпактан бирле эшсез яткан сугым пычагы аша үткәрәләр. Печәннән кайтучыларның борын яфракларын ит шулпасы, мич ашларының хуш исе кытыклый.
Бу вакыт – без малай-шалайның да үтә җаваплы чагы. Гаилә хуҗалыгындагы син башкарырга тиешле кырыкмаса-кырык төрле эшкә өлгер генә!
***
Шундый да уттай кызу эш өстендә килеп төштеләр алар авылга. Өчәү, диделәр. Һәркайсының аркасында биштәре дә бар, ди. Соңрак беленде: үз бакчаларына кертеп, мәкләренең башын кисәргә рөхсәт итүчеләргә дип хәстәрләнгән шәһәр күчтәнәчләре икән ул биштәрләрдә.
Яңалык яшен тизлеге белән авылны иңләп алды. Үзәк кибет артына җыелып, шобага салдык. Кемнең нишләячәген тәгаенләгәч, Ленин урамының унике-унөч яшьлек сигез малае вазифаларыбызга керештек. Икешәрләп йөрергә дип карар кылынды.
Шулай итеп, ике кеше авылның шәһәрдән керә торган башына таба йөгерде: ничегрәк килеп төшүләрен күрүче булмаса да, ни рәвешле һәм күпме табыш белән чыгып китүләрен белеп калу мәслихәт иде. Ике пар күзгә Борһангали бабайлар бакчасын саклау йөкләнде, чөнки авылның иң күп мәге аларда үсә. Калган дүртәүнең яртысы урамнар буйлап китте – өч килмешәкнең берсенә (кайсының эзенә төшәләр инде) сиздерми генә тагылып, эш-гамәлләрен кача-поса күзәтеп йөрергә; ә икенче яртысына кибет артында саклап ятарга кушылды. Исәпләвебез буенча, әфьюнчылар ашамлыклар кибетенә керми калырга тиеш түгел иде.
Мин классташым Рәмис белән Борһангали бабайлар бакчасындагы иң «кайнар нокта»га эләктем. Ләкин күпме генә көтсәк тә, безнең тарафка килүче ят кеше күренмәде. Ике сәгатьләп вакыт узгач, өметне өзеп, әүвәлге урыныбызга юнәлдек. Кибеткә дә чакырылмаган кунаклардан керүче булмаган икән. Бераздан авыл башындагылар кайтып җитте. Егетләрнең йөзендә зур чимал белән машинага төялеп киткән мәк җыючыларны озату шатлыгы сизелмәде.
Иң ахырдан ияреп йөрүче шымчылар кайтты. Табыш шуларда иде.
Озын, ябык, шар күзле, пеләш башлы бер абый, ди. Юлында очраганнар белән исәнләшә, нәрсәләрдер сораша, ди. Пеләш баштан яшеренә-яшеренә, бер тотам калмый йөреп әлсерәгән иптәш шымчылар коедан су эчкән арада теге бәндә каядыр гаип булган.
Җыелган бар хәзинәне уртага чыгарып селкегәч, өемебезнең чыпчык абынырлык та түгеллеге ачыкланды. Кичен әти сөйләде, Үр басуыннан әбәткә төшкәндә, һәммәсен уч төбендәгедәй күргән, тракторын сүндереп, хәтсез карап утырган: биштәр аскан өч дихиҗат1 нәмәрсә авылның төрле ягыннан кыр юлына капылт килеп чыкканнар да иске каенлыкка җилдергәннәр. Анда эсседән ышыкланып торган калтырча машинага төялеп, күрше чуваш кәрьясына таба китеп барганнар.

1 Дихиҗат (диал.) – бөтенләй дә ят, чит, күз күрмәгән.


Тагын килүләрен көтеп йөрсәк тә, якын арада күзгә-башка чалынучы булмады.
Беркөнне иртүк бакчаның аулак башындагы оя-оя ташкабакларга су сибеп йөри идем. Каршыма ындыр як капкабыз төбендәге карт юкә ышыгыннан егерме яшьләрне узган таныш түгел бер егет килеп чыкты. Ачылган авызымны ябарга өлгермәдем:
– Что уставился? Человека никогда не видел?! – ди бу миңа. – В гости вот приехал. Олег меня зовут. А тебя как? – Кулын сузып, күрешергә килә башлады.
Гаҗәпләнүемне җиңеп, исемемне әйттем. Сәламенә җавап итеп, шулай ук кул бирдем.
– Что поливаешь? – дип сорады.
– Кабачки, – дидем.
– Большой у вас огород... Покажешь?
Җавабымны көтеп тә җиткермичә, бакчабыз түренә сәяхәт итәргә мине узып, алга чыкты.
– А ты чей родственник? К кому приехал? – дип сорадым ят танышымнан. Бик сәер бит әле бу! Салкын акыл белән тиз-тиз барлап, авылда чеп-чи урыс кайтырдай йорт юклыгына төшенгән идем инде.
– У меня родственников вообще нет. Один я, во всей Вселенной, – диде ул, мине шаккатырып.
Ничек инде, җир йөзендә кеше ялгыз буламыни?! Әти-әнисез, туганнарсыз...
Һич югы, дусларсыз...
Бакчаны әйләнеп чыккач, кыздыра башлаган кояштан ышыкланып, мунча артындагы күләгәле урынга барып утырдык. Олег миңа үзенең тормышын кыскача бәян итте.
Тома ятим булмаса да, тугыз яшеннән балалар йортында үскән ул. Әнисен яхшы хәтерли: бик тә чибәр, гүзәл хатын-кыз, Алевтина исемле икән. Ә менә әтиләре берничә булган. Аларны да исемләп белә, хәтта милләтләре дә мәгълүм үзенә. Хәзерге акылы үлчәвенә салып карый да, җавап кына таба алмый: әнисен бик яратып яшәгән үзбәк Шөкерулламы, ул эштә вакытларда көндезен килеп йөргән Савелий исемле өлкән яшьтәге чуваш абзыемы, әллә ара-тирә әнкәсе белән өенә үзләре баргалаган Гамир атлы татармы аның әтисе?!
Шуннан алдагы тормышы коммунизм җимеше – детдомда үткән. Яше тулып, аннан котылгач, әнкәсен эзләп-эзләтеп тә караган да – эзенә һич төшәрлек түгел, ди.
Бүген үз көнен үзе күрә икән. Барлык тереклекне, үсемлекләрне, җан ияләрен бик тә, бик тә яратам, ди. Менә хәзер дә табигатьнең бизәге булган чәчәкләр дөньясын өйрәнеп йөрүе, авылларда тәҗрибәләр үткәрүе икән.
– Ты только никому не рассказывай про меня. А то врагов и конкурентов не мало, – дип, урыныннан кузгалды ул.
Шулчак аның күзе кайчандыр мин сулы чиләккә утырткан һәм оныткан мәкләргә төште. Алар, башларын чиләк авызыннан салындырып, урталай бөгелеп, кибеп-корып беткәннәр иде.
– Всё таки были... И вы их уничтожили... – Олег авыр сулап куйды. – Не знаешь, у кого можно купить семена?
– Нет! – дияргә ашыктым мин, очрашуның беренче минутларында күңелемдә калкынган шикнең асылын аңлап. Димәк, Олег теге вакытта без аулап йөргән мәк җыючыларның берсе булып чыга.
Кешегә әйтмим дип сүз бирсәм дә, классташларым Рәмис һәм Ришат Олегның әшнәләре белән, минем кебек үк, үз бакчаларында серле-сәер очрашулары турында ярыша-ярыша сөйли башлагач – түзмәдем...
Һәр өчебездән җыелган мәгълүматларны кушкач, шул аңлашылды: без эзләренә төшә алмый тилмергән көнне әфьюнчылар авыл буйлап орлык сибеп йөргәннәр икән. Җәйге җылы яңгырдан соң сукыр мәкләр тиз тишелеп чыга һәм, кыска гына сабак үстереп, чәчәк атарга ашыгып баш җыя – дәвам калдырырга тырышу галәмәте. Атна дигәндә, чәчәкләре коелып, йомры тартмачыклар барлыкка килә...
Бакчасына кертеп, шушы эшне башкарырга рөхсәт итүче хуҗаларга мәк җыючылар күчтәнәчләрен жәлләми. Өлкәнрәк буынны: «Дару ясау өчен кирәк бит. Район хастаханәсеннән килдек, укып кына кайткан фармацевтлар без», – дип алдалыйлар. Ә безнең кебек малай-шалай белән аерым-аерым очрашып сөйләшүләренең төп максаты – ышаныч уятып, кулга ияләндерү икән. Дустанә аралаша башлагач, «ау»га үзләре йөрмиләр, әрәмәдә тәмәке көйрәтеп кенә яталар. Халык күзенә чит булмаган үсмер «делегатлар» мыштым гына көлтә-көлтә мәк ташый. Ике арада шул рәвешле йөгерүчеләргә моның өчен шыгырдап торган иллелекләр, купшы йөзлекләр эләгә.
«Эткә – өсси, куянга – кач!» уенын авылларда шактый оештырып йөргәннәр, күрәсең – тәмам остарып беткән булып чыкты бу мәк җыючылар. Олегларның авылга килүен халык белми дә кала, ә бакчадан мәкләр югала, яшелчә түтәлләре таптала тора. «Бөркет чебен тотмый» көенә һаваланып йөрүче текә-тәкәббер малайларны да тозакларына тиз төшерде алар: акча исе үзенекен итми калмады.
Мин дә, классташларым Рәмис белән Ришат та бу эшкә катышмадык. Берсендә, әти-әниләр эштә вакытта, ындыр арты капкасыннан кереп, Олег тәрәзәдән дә караштырып йөрде. Аларның килгәнен алдан белеп, печәнлеккә качып өлгергән идек.
Шул рәвешле, әфьюнчылар авылга ун көнгә бер килеп-китә торган булдылар. Тәмам үз кешегә әйләнгәч, ике яклы пычакларга «хезмәт хакы» түләүне туктатканнар. Мәҗбүриләп, бушка мәк җыйдыру күңелләренә ятмады, алар да безнең өчлеккә кушылды. Күмәкләшеп качып ятуны гадәткә алдык. Өй тирәсендә калырга ярамый – барыбер табачаклар. Кай яктан куркыныч янаганны беләбез дә авылга тоташып ук киткән кукуруз басуына шылабыз. Кайтучы-китүчеләр уч төбендәгедәй күренеп торган үр уңаенарак урнашып, тын да алмый ятабыз. Шылт иткән тавыш юк, бары кукуруз бәрчәләренең үзара серләшүе генә ишетелә. Иреккә өйрәнгән җилбәзәк күңелгә, авылны көненә җиде әйләнгән тиктормас аякларга болай мәхбүслектә утыру бик кыен. Физик авырлыгы булмаса да, колга – түмгәк тә кыя!
...Шөкер, бу галәмәт озакка бармады. Берәр ай чамасы үтүгә, эзләренә төштеләр әфьюнчыларның. Җирле участковый бик каты тырышкан, ахырдан үзенә ниндидер дәрәҗә кисәге дә эләккән, диделәр. Һәм шуннан соң авылыбызда башка беркайчан да мондый бәндәләр күренмәде.
***
Биш еллап вакыт узды. Мәктәпне тәмамлап, укырга керергә кәгазь-белешмәләр туплап йөрим. Паспортны өйдә онытып калдырганмын. Такси тотып, тиз генә авылга кайтып килергә кирәк иде. Беренче очраганын эләктереп, алга кереп утырдым.
Таксист бик сүзчән булып чыкты. Исәнләшкәч, машина салонында шактый куәтле яңгыраган татарча музыканы кыса төште дә:
– Куда едем? – дип сорады.
Мин авылыбызның исемен атадым.
– Ә-ә-ә... Үзебезнең татар малае икән... – дип сузып куйды яше утызларга таба баручы абый кеше. – Сезнең авылга еш йөрим. Яратам ул якларны: урманлы-таулы табигате дә матур, халкы да аралашучан. Юкса кайбер көнне бигрәк сөйләшми торган пассажирлар эләгә. Алай сүз башлап карыйм, болай – юк инде менә! Тәмам әпәгә әйләнеп бетәсең... Өйгә кайткач, такылдап туя алмыйм. Үзем дә сизмичә, хатынның колагын тондырып бетерәм икән. Рафаэль минем исем...
– Кәефкә караптыр инде ул... Аннары, кайбер кеше үзе дә бик төксе була бит, – дип, белдеклелек күрсәттем.
Шулчак шәһәр аръягы кичүендә басып торган юл иминлеге инспекциясе хезмәткәре туктатты. Таксист кирәкле кәгазьләрне алды да машинадан чыкты. Ачык калган бардачоктан аяк астыма бер көлтә фотосурәт ишелеп төште. Пычрата күрмим тагын, дип иелеп, тиз-тиз җыя башладым. Иң өстә яткан фотога төртелдем: йөзе бик таныш, зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, тик карап тора. Кем соң әле бу?! Һич хәтеремә килми генә бит. Калган сурәтләрне актаргаладым. Алар арасында миңа таныш бу йөз бүтән күренмәде. Һәммәсен тәртипләп, үз урыннарына тыктым, ә кулымдагысын җентекләп күзәтүемне дәвам иттем.
Уртада басып тора, як-ягындагы ике егетнең иңнәренә кулларын салган. Ә-ә-ә... Уңдагысы таксист Рафаэль абый икән – яшьрәк чагы. Сулдагысы миңа таныш түгел. Ләкин менә уртадагысы кем?!
– Таксистларга гел бәйләнәләр шулар. Нәрсәбез ошамыйдыр инде?!. Әллә җитәкчеләр үзара килешә алмый... – Сөйләнә-сөйләнә кереп килгән Рафаэль абый минем кулдагы сурәтне күреп алды да: – Әй, мәктәпне бетергәнгә биш ел тулгач очрашкан идек. Классташ егетләр белән күптән төшкән фото. Элеккеге өч дус, – дип, сораулы карашыма җавап бирергә кирәк тапты.
– Рафаэль абый, ә менә бу уртадагы кем ул? – дип сорадым мин, ашыгып.
– Ә-ә-ә... Олегны әйтәсеңме? Син аны беләсеңмени? Бер детдомда, бер класста тәрбияләндек. Берничә ел элек мәрхүм булды. Ялгышрак юлга кереп киткән иде бугай... – диде таксист, миемне айкаган сорауны шундук юк итеп.
Әйе бит, валлаһи шул! Ничек танымаганмын мин аны?! Әллә ямьсезрәк истәлекләргә бай ул көннәрне хәтердән сызып ташларга теләүме бу? Шул ук чиста зәңгәр күзләр, берничә төрле мәгънәне аңлаткан шул ук елгыр караш, сумала кара куе чәч, түгәрәк йөзенә килешле генә уелган иреннәр менә-менә нидер сөйли башлар кебек. Киң җилкә, көче ташып торган гайрәтле бәдән...
Үземә бикләндем. Телдәр таксист сүзне ничек кенә дәвам итәргә теләсә дә, мин башка дулкынга күчкән, кирәкмәгән әллә нинди хисләр кичерә идем инде. Ничек? Ничек шулай? Дусты булып йөргән Рафаэль абый нигә коткарып калмаган? Муенына бурзай ассаң, аягы җиргә тимәс егет яшьли кабергә кереп ятарга тиешме?.. Нәрсә бу: үз милләтен, токымын, ата-бабасын белмәгән затны нәсел калдырудан Табигать-Ананың читләштерүеме? Гүзәл чәчәкле ялганчы мәкләре белән ләззәт чокырына ымсындырып алдаган Алаңгырга корбан кирәккәнме? Җәмгыять һәм кешелек дөньясының аны, үгисетеп, үз арасында калдырырга теләмәвеме? Әллә тәкъдиренә язылган шәхси фаҗигасеме?.. Мәктәп кенә бетергән, әле дарелфөнүн гыйлеме дә, тормыш галиҗәнапләренең ачы вә төче сабаклары да алда торган нибары унҗиде яшьлек егетнең башы бу сорауларга җавапны белми иде шул.
...Карга күзе төшкән орлык шытмас, ди халык. «Карга»ларын аулауны дәүләт тиз оештырды, киндер, мәк үстерүчеләрне дә казамат белән куркыту башланды. Берәүне дә аямаячак закон озак көттермәде.
Шулай итеп, Борһангали бабай белән Сара әбинең бакчасындагы купшы кызыл чәчәкле, эре башлы тук мәкләрнең орлыгы шытмас булды, нәселе корыды.