Логотип Казан Утлары
Хикәя

Нихәл, яшьти! (хикәя)

1

Хәернас карт иртәрәк уянды. Шактый вакыт уйланып ятты. Уйланырсың да – иртәгә Җиңү көне бит. Аны мәктәптә очрашулар көтә. Клубта үткәреләчәк чараларда да иң түрдә утырачак ул. Чөнки гвардия сержанты Хәернас Валиәхмәтов – Юкәле авылында иң соңгы ветеран. Сугышта дары исен иснәгән башка кеше калмады бу якларда. Зур бер районга да өчәү генә алар. Ул өчнең берсе үзе – туксан ике яшен тутырып килгән, Аллага шөкер, әле аягында нык басып торган авыл карты, икенчесе – гомер буе нефть эшендә булып, шактый җимерелгән, өч ел элек түшәк иясенә әверелгән керәшен татары Микулай Матросов, ә менә өченче ветеран хакында Хәернас карт берни дә белми, ерак авылда умартачылык белән шөгыльләнә, ди. Шул бал аркасында гомерен озайтып яши, имеш. Кеше белән сирәк аралаша, очрашуларга йөрми, артык тыйнак, әмма үтә дә изге җанлы бер карт, дип сөйлиләр аның турында. Райондагы ятимнәр йорты да, картлар йорты да аның балын ашап яши, ди...
Хәернас карт булачак очрашулар хакында уйланды. Иң авыры мәктәптә булыр, ахры. Авырлыгы шунда – бик сәер сораулар бирәләр соңгы вакытларда. Әнә бит, үткәндәге очрашуда бер малай торып басты да чатнатып: «Интегеп сугышканчы, ник пленга бирелмәдегез, хәзер рәхәтләнеп, Германиядә яшәр идегез? – дип әйтеп салды! – Анда әйбәт, без гаиләбез белән Берлинга еш барабыз», – дип тә өстәде әле... Ул вакытта Хәернасның йөрәге тота язган иде. Балалар хакы гына аны коткарып калды, аңа төбәлеп, ниндидер мөһим сүз көтеп торган йөзләгән пар күз аңа җавап бирерлек көч иңдерде, бик күп еллар инде йокымсырап яткан рухын уятты... Һәм ул ярсып-ярсып сөйли башлады...
 – Оланнар, аңлагыз, сугыш ул – эш буенча командировкага барып кайту гына яисә ялга, кунакка йөрү генә түгел. Сугыш – иң элек олы кайгы, хәсрәт, үлем ачысы... Ул – төтен, корым, үзле балчык, тузан, дары исе, кан исе... Анда идәнең җир, түшәмең – күк, ә күк йөзеннән бертуктамый төтен ага... Бөтен теләгең – ничек тә үлми калырга... Тагын бер теләк, йөрәккә үтеп, ярсып тибеп тора: ничек тә дошманны күбрәк дөмектерергә! Монысы инде үлми калу теләгеннән дә көчлерәк. Чөнки бу теләк ант белән бәйле, ил алдында, Ватан алдында биргән ант белән. Мин сугышның икенче яртысына эләктем. Ул вакытта инде солдатларда сугыш башындагы курку беткән, ә ант, вәгъдә барлык хисләрдән дә өскәрәк калыккан иде... Плен, дисез сез... Пленда ун кешенең тугызы үлгәнен беләсезме соң? Юк, белмисез. Җирләрне, илләрне азат итеп барганда, немецларда әсирлектә булган бәндәләрне күп күрдем мин. Мескен иде алар... Әмма мин аларны дошман күрмәдем, мин аларны аңлый идем, һәрхәлдә, аңларга тырыша идем... Гаепләп нишлисең?! Ничек эләккән бит алар дошман кулына? Яраланып – аңын югалтыпмы, әллә кулларын күтәреп, окоп өстенә үзләре чыгып басканмы? Ходай гына белә. Һәм Ул гына барысын да үз урынына куячак... Мин дошман әсирлегеннән азат ителгән ике кешене коткарып калдым, үз отделениемә алдым. Ә беләсезме, алар да икесе ике төрле булып чыкты. Берсе окобында мылтыгын калдырып, качып китте, анысын, дезертир дип тотып аттылар, икенчесен Геройга представить иттеләр... Анысы безнеке иде, чып-чын татар, Агыйдел типтәре. Исеме дә шундук истә кала – Сөендек. Нигә шулаймы? Ата-анасы озак еллар бала көтә, өлкәнәйгәч кенә, Аллаһыбыз аларга бер ташбаш малай тәгаенләгән. И сөенгәннәр бахырлар, шул сөенечләренә түзә алмыйча, «Сөендек» дип исем дә кушканнар. Исәнләшүе кызык иде аның. Әле дә хәтеремдә: алгы сызыкта позицияләрне тикшереп йөрим. Борын эченнән генә татарча көй көйлим. Алда, дошман ягында, дөм караңгылык. Ара-тирә генә йә безнең яктан, йә немецлар ягыннан прожекторлар уйнап ала. Шунда кемдер карлыккан тавыш белән әйтеп куймасынмы: «Нихәл, яшьти?!.» Үрелеп карасам: безнең окоплар алдында гына хәлсез гәүдә ята. Үрмәләп барып, тартып төшердем. Шунда тагын чын татарча әйтеп куймасынмы: «Нихәл, яшьти... Мине үзеңә аласыңмы? Мин – әйбәт солдат...» Менә шул. Ә! Әйтеп бетермәдем бит әле. Сөендекне Геройга тәкъдим итсәләр дә, әсирлеген, татарлыгын искә алыпмы, тәки Геройны бирмәделәр, Дан Ордены белән генә чикләнделәр. Офицерларның үзара сөйләшкәнен хәтерлим. Имеш, сугыш уртасында татар егетләре бик күп «Герой» ала башлаганнар, нәкъ шул чакта, «татарларны тыеп торырга кирәк», дигәнрәк уй кергән кайбер җитәкчеләргә... Ни өчен Героймы? Сөендек тылга бәреп кергән немецларны генераллар белән шыплап тулган дивизия штабына тәүлек буе җибәрми тора. Берничә мәртәбә яралана, кыздырып, ике пулемётны эштән чыгара, икенче номер хохол егетенең үле гәүдәсен читкә алып куеп, үзе кора, үзе ата... Штабка юл ача торган биеклекне бирми. Соңыннан аның окобы каршында йөз унбиш фашист мәетен саныйлар. Вәт! Ул соңыннан барыбер Герой булды булуын, сугыш ахырына кадәр Дан орденының өчесен дә җыеп алды. Ә бу ни дигән сүз? Каһарман герой дигән сүз!..
Ул вакытта балалар канәгать калды. Хәернас шулай уйлый. Чөнки балаларның күзләрендә очкын кабынгандай булды, аларның йөзләре алсуланды. Сораулар да мәгънәлерәк була барды:
– Бабай, сугышта иң мөһиме – нәрсә ул?
– Бабай, сез Берлинга кадәр барып җиттегезме?
– Сез Сөендек белән дус идегезме?
– Бабай, хәзер кайда ул Сөендек?..
Иң авыры менә шул сорау да инде: «Кайда ул Сөендек?» Барлык сорауларга үзенчә дөрес итеп җавап бирергә тырышса да, бу сорауга аның җавабы юк... Шушы сорау аның үзен дә гомер буе борчый. Соңгы очрашулары әле дә хәтерендә: Германиянең кайсыдыр шәһәрендә тимер юл станциясендә туган илгә алып кайтачак составка төялергә торалар... Шул вакытта дусларына ниндидер мәзәк сөйләп торган Сөендек янына дүрт хәрби килеп басмасынмы?! Фуражкаларыннан бик тиз танып алдылар – НКВД кешеләре. Йөзләре шундый кырыс – дөнья хуҗаларымыни!..
– Сөендек Ибраһимовмы? – Әйе.
– Пленда булдыгызмы?
– Булдым.
– Димәк, син – безнеке. Коралыңны тапшыр, каешыңны ычкындыр, орденнарыңны, пагоннарыңны сыдырып ат!
– Орденнар нәрсәгә? Алар кан түгеп алынганнар...
Кайсыдыр автомат түтәсе белән Сөендекнең җилкәсенә бәрде. Герой сыгылып төште. Әмма аңын югалтмады. Аны коткарырга омтылган хезмәттәшләренә таба кулын сузарлык көч тапты әле:
– Кирәкми, егетләр. Минем өчен үзегезне харап итмәгез. Тикшерерләр дә җибәрерләр. Мин Җиңү өчен җанымны бирергә әзер идем. Аңларлар...
Шунда Хәернас аның карашын тотып алды. Бу елмаюлы карашта бер генә сүз укый алды ул: «Нихәл, яшьти... Бирешмә...»
Сөендекне этә-төртә алып китүләрен бөтен полк аягүрә басып карап калды. Офицерлар җиде катлап сүгенделәр, солдатлар, сержантлар лычкылдатып, аяк астына төкеренделәр... Башына фуражка урынына папаха киеп йөри торган комбат Цыбулько аеруча нык үрсәләнде: «Единственный Герой был, и то потеряли...»
 

2


Хәернас карт озаклап юынды, тәһарәт алды. Сандыктан вак шакмаклар төшкән ак күлмәген чыгарып киде. Хатыны Рәхимә абыстай картына биш ак күлмәк әзерләп, сандыкка салып киткән иде. Монысы – соңгысы... Бер кигәнне кабат сандыкка сала торган гадәте юк Хәернасның. Барысын да киеп туздырып бара... Биш күлмәк... Димәк, аның карчыгы бакыйлыкка күчкәнгә дә биш ел узган икән инде... Элек Рәхимә белән көненә биш мәртәбә Ходай каршына барып баса торган иде, хәзер үзе генә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп көн уздыра.
Хәернас карт намазга басты... Догаларына кереште... Әмма, Ходай үзе кичерсен, бүген аның рәкагәтенең рәте-чираты булмады... Нигәдер йөрәге ярсыды, җаны тынгысызланды. Күккә юнәлтелгән догаларга да, Коръән сүзләрен дә оныттырып, фронтташ дусты Сөендек җавап биргәндәй булды: «Мин Җиңү өчен җанымны бирергә әзер идем... Аңлыйсызмы?!» Юкка түгелдер бу. Сөендек юкка килмидер аның күңеленә. Димәк, чакыра ул аны. Димәк, ул инде бакыйлыкта... Соңгы бишенче күлмәк тә киелде... Рәхимә аңа биш ел куйган булып чыкты... Юлга җыенырга вакыт җитеп килә, димәк...
«Әссәламегаләйкем вә бәрәкәтүһ... Әссәламегаләйкем вә бәрәкәтүһ...» Менә намаз да тәмам булды. Хәернас карт намазлыгын җыеп, урынына урнаштырды да стенада текелдәп утырган калай сәгатькә карап алды. Аннары, үзе дә сизмәстән, гадәт буенча сөялләнеп каткан бармаклары белән түрдә моңаеп торган телевизорның кызгылт төймәсенә китереп басты. Экранда җырлы-биюле тапшыру бара иде. Мәскәү ләса бу, Кызыл Мәйдан... Халык, халык... Иртәгә Җиңү көне шул, кешеләр алдан ук бәйрәм итә башлаганнар... Бу хакта сөйләп, аңлатып баручы егеткәй, Хәернас картның күзләренә керердәй булып, Бөек Җиңүнең кешелек өчен никадәр мөһим икәнен аңлатмакчы була. Әмма аның сүзләре ясалма, төче чыга. «Нигә шулкадәр төчеләнә инде ул, ә?» – дип уйлап куйды карт. Кызыл Мәйданны һәм андагы көяз егетне калдырып, аш-су бүлмәсенә чыгып китәргә дә уйлаган иде, шулчак аның каршысына әллә каян гына фронтташ дусты Сөендек килеп басты...
– Сөендек?! Синме бу? Нихәл, яшьти?..
Экрандагы фронтовик җавап бирмәде. Аның өчен баягы егет сөйләп китте: «Кайчандыр Украина фронтында җан аямыйча сугышкан солдат буларак әйтегез әле: сезнең өчен Җиңү – нәрсә ул?» Чәчләренә ак төшкән, йөзен җыерчыклар баскан карт фронтовик сүзен дә әйтеп бетерә алмады, камераны мәйданның башка төбәгенә күчерделәр. Хәернас картның бәгыренә үтә дә таныш сүзләр ягылып калды: «Мин Җиңү өчен җанымны бирергә әзер идем... Ә киресе булып чыкты: Җиңү минем өчен – яңадан туу, җанның уянып, яңадан яши башлавы кебек...» «Һай матур да әйтте инде, нәкъ Сөендек кебек...» – дип уйлап та бетермәде, Хәернас картның йөрәген яңа бер уй сызып үтте: «Нишләп торам соң әле мин һаман. Мин дә аның янында – Сөендек янәшәсендә булырга тиеш! Ул инде, әнә, Мәскәүгә хәтле барып җиткән, Җиңүне бәйрәм итеп йөри... Шул, шул инде – Сөендек, чәчләре, йөзләре чал картларныкы булса да, маңгаендагы айлы җөй – аныкы гына! Пленда чакта немец офицерының камчысыннан калган ул. Күзләре дә шул типтәрнеке! Киң ачылган соры күзләр... Мыегы әле агарып та бетмәгән, анысы да Сөендекнеке! Ул гына мыек очларын көдрәләтеп бөтереп җибәрә торган иде...Тагын каян таныдымы? Кат- кат юылудан агарып, уңып беткән гимнастёркасының түшендә өч Дан Ордены балкый. Алары инде төгәл Сөендекнеке!..»
Хәернас чын-чынлап ерак юлга җыена башлады. Ул әле үзенең нинди карарга килгәнен, ни эшләгәнен, иң мөһиме, ни эшләячәген төгәл генә аңлап җиткерми, әмма ничек тә Сөендек дусты янында булырга тиешлеген тәгаен белә иде! Менә ул түр стенада Рәхимә белән икесенең сурәте астында эленеп торган гимнастёркага үрелде, аны бик озаклап, утырып хәл ала-ала киде, түшендәге орден-медальләрен сыпырыштыргалады... Аның да Дан ордены бар, Днепр өчен бирделәр... Сөендек белән икесе сиздерми генә елганы йөзеп чыгып, бер атна буе дошман ягында йөреп, немецларның позицияләрен өйрәнеп кайттылар. Бер немец майорын да үзләре белән «иярттеләр». Шуның өчен бирделәр бу орденны... Сөендек белән разведкага йөрү җайлы иде. Лагерьдан качкач, ул ике атна буе дошман тылында фронт сызыгын чыга алмыйча йөргән. Фашист оборонасының бөтен хәйләсен белеп бетергән...
Биштәренә юл кирәк-яраклары юнәтеп салгач, бер чүпрәккә төреп, даруларын да алгач, Хәернас карт телефонга үрелде. Мәктәп бар бит әле. Очрашу. Әйтмичә китү ярамас...
– Әлү... Мәктәпме? Бу Хәернас бабагыз әле... Кем-кем... Фронтовик. Кайсы, дисеңме? Фронтовиклар күпме әллә сездә? Хәернас Гарифулла улы булам мин, югары очтан... Директор кирәк иде. Ә? Сезмени директор? Аптырарсың да шул... Минем бүген сездә очрашу иде... Ә? Белмисез? Кемдер белә анда, сорашырсыз... Менә шул: мин бүген килә алмыйм, юлга чыгасым бар, кайткач, хәбәр итәрмен, яме, директор иптәш... Бигайбә!
Бу сөйләшүдән соң туган авыр хисләрне күңеленә якын җибәрмәскә тырышты Хәернас карт. Аның кайгысы башкада хәзер: ничек тә Казанга барып җитәргә дә Мәскәү поездына утырырга! Аңынчы... Аңынчы әле улына шалтыратырга тиеш. Уллары Марат, Казанда укып, җүнле генә эшләрдә эшләп, гаилә корып, кеше булгач кына, Мәскәүгә китеп барды шул. Имеш, анда мөмкинлекләр зур. Белмим-белмим... Нинди мөмкинлекләр икән соң туган якларыңнан башка?.. Бәлки, бардыр да... Күптер дә... Ике елга бер мәртәбә булса да, атасы янына кайтып килер иде...
Хәернас карт улы белән коры гына сөйләште. «Барам. Күрәсе кешем бар. Иртәгә иртән вокзалда булам, Ходай насыйп итсә...» И вәссәлам! Марат трубкада ык-мык итеп калды, карт ишек катындагы урындыкка барып утырды. Өй эченә күз йөртеп чыкты. Догаларын укыды. Күңеленнән генә Рәхимәсе белән сөйләшеп алды. «Ачулана күрмә. Беразга гына калдырып китәм сине, җанкай... Фронттагы җан дустымны таптым бит... Ни... теге Сөендек дигән иптәшне... Беләсең... Аннары... Маратларны күрмәгәнгә дә күптән бит, бер очтан аларның да хәлен белермен, бәлки әле... кабереңә алып та кайтырмын үзен...»
 

3


Тыз-быз килеп йөрүче кешеләр белән тимер юл вокзалы шыплап тулган. Электричкадан төшүгә, Хәернас карт ике-өч адым атладымы-юкмы, шул кешеләр диңгезенә кереп чумды. Ләкин бер кыенлык та кичермәде. Чал чәчләре, сөт кебек ап-ак сакал-мыеклары белән Хозыр-Ильясны хәтерләтүче, түшен тутырып, орден-медальләр таккан бу Хода бәндәсенә очраган бер кеше юл биреп тора иде. Ара-тирә хәрбиләр дә очрап куя. Алары честь биреп китәләр. Чигәгә кул күтәреп, хәрбиләрчә җавап кайтару өчен, Хәернас карт башына пилоткасын киеп куйды, соңгы елларда җиргә таба бөгелә башлаган сынын турайтты, башын югарырак чөйде...
Ветераннар өчен махсус касса ачканнар икән. Бу хакта зал уртасында аптырабрак басып торганын күреп, Хәернас карт янында пәйда булган бер ханым әйтте. Ул картны култыклап, шул касса янына алып килде, билет алырга булышты. Кая, кемгә баруы белән кызыксынды. Ахырдан:
– Хәлегез ничек соң, бабай? Самочувствие ничек, дим? Бик ерак юлга чыгасыз бит, озатып баручы кеше юк идемени соң?
Хәернас карт үзен егетләрчә, дөресрәге, солдатларча тотарга тырышты:
– Самачустие атлична, түвәриш генерал! И-и, кызым, туксан ике яшьтә дә зарланып торып булмый инде. Кремльгә барам мин, Кызыл Мәйданга. Анда дустым көтә. Минем кебек үк карт солдат. Старшина Сөендек Ибраһимов. Пунятны?
– Менә ничек! Кызыл Мәйданга да булгач, мин сезне вагонга кадәр озатып куям, үзем утыртып җибәрәм...
– Борчылма, кызым, мин үзем дә барам... Мин бит вакытында Мәскәүгә күп йөрдем... Улым да шунда...
– Юк-юк, бабай, бер дә борчылу түгел. Бу – минем эшем. Ветераннарга ярдәм итү өчен махсус куелган кеше мин...
– Шулай дисәң генә инде.
– Әле бер сәгать бар, шунда гына утырып торыгыз.
– Исемең ничек соң әле, кызым?
– Рәхимә булам мин, бабай.
– Рәхимә? Минем өчен бик кадерле исем бу, кызым. Карчыгым Рәхимә иде.
Мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын... Яшәү өчен бик әйбәт, җайлы кеше иде... Бу исемне йөрткән кешеләр әйбәт булырга тиеш. Үзең кем соң син, кызым? Атаң-анаң, әби-бабаң бармы?
– Барысы да бар, бабай, тик менә бабамның әтисен генә таба алмадык. Ул бит сугышта хәбәрсез югалган. Эзләп карадык, хәбәр-хәтер булмады. Бабам бик өзгәләнеп яшәде. Соңгы сулышында да: «Әтиемне таба алмадым, шул үкенечле калды», – дип ачыргаланды...
– Ә кая кайтсын ул?! Аның җанына, әрвахына кайтыр урын әзерләдегезме соң? Күреп торам, әзерләмәгәнсез...
– Ничек инде? Нинди кайтыр урын ул, бабай?
– Аның кабер урыны бармы соң зиратыгызда?
– Юк... Үзе табылмагач, нинди кабер инде ул?!
– Менә хикмәт! Сез аны каршы алырга әзерләнмәгәнсез булып чыга... Бүген
үк зиратта аның урынын булдырыгыз, матур итеп язып куегыз: «Шундый-шундый Герой күмелгән», – диегез. Сурәте кирәк түгел, чакыру, сагыну догалары языгыз сурәт урынына... Аңлашылдымы?
– Аңлашылды... Ләкин бу бик сәер эш бит әле, кеше нәрсә дияр?
– Кеше берни дә әйтмәс, Герой каберенә кеше сүз әйтә димени?!
– Рәхмәт, бабай, сез миңа... безгә өмет бирдегез. Их, табылса гына ярар иде!
Бабамның рухы да тынычланыр иде... Гел төшкә кереп тора, беләм, һаман шул әтисе турында борчыла...
– Шулай да, язып бир әле миңа аның турында. Бәлки... белгән кеше очрар... Исемен, фамилиясен дигәндәй... Кайсы фронттан, кайсы җирдән? Бәлки, хаты да килгән булгандыр?..
– Бар, бар, хаты бар. Кавалерия полкында хезмәт иткән ул, соңгы тапкыр язганында бик шөбһәләнгән үзе. «Кылыч тоттырып, атка атландырып, танкларга каршы җибәрәләр, бу сугыштан исән чыгып булмаса, бәхил булыгыз, хушыгыз...» – дигән. Украинаның Белый дигән шәһәреннән язган.
– Менә шул адресны да теркә, балам. Күңелем сизә, ә безнең яшьтә күңел төгәл сизә ул, табылыр кебек бу ерак бабаң, шуңа ышаныйк әле...
Хәернас карт янәшәдәге буфетка барып капкалап алды, юлга да ризык юнәтте. Тагын бер тапкыр документларын барлады, аннары Рәхимәнең зифа беләгенә сак кына тотынып, перронга чыкты.

4

Купеда өч-дүрт яшьлек бала иярткән хатын белән янәшә эләкте. Өстәге катларда ике егет ята. Рәхимә вагон вожатыена ныклап әйткән булса кирәк, Настя дигән хатын керә дә сорый, керә дә сорый:
– Бабайка, нарся киряк? Всё нормальномы? Чай кирякме? Или мяй?..
«Мяй» дигәндә елмая, әлбәттә инде, кызык булсынга гына сорый. Бу пассажирның тәкъва кеше икәне әллә каян күренеп тора ласа!..
Хәернас карт ялындырып тормады, чәен дә эчте, юлга алган ризыкларыннан да авыз итте. Көндезге намазларын җыеп, үзалдына укынып алды. Йокларга иртә иде әле, ул, тәрәзәгә карап, хәтер яңартып бара башлады... И-и, яңартырлык кына хатирәләр бар ул... Фронтны аркылыга-буйга чорнап алган тимер юллар буйлап, ничәмә-ничә генә чакрымнар текелдәде икән алар? Товар вагоннарына ике катлап эшләнгән ятакларның өске катына Сөендек дусты белән менеп яталар да җиләс һава өреп торган ярыктан сәгатьләр буе тирә-якны күзәтәләр... Янып көл булган, морҗалары гына тырпаеп торган авылларны, шәһәрләрне матур табигать, җете яшел төстәге урманнар, кырлар алыштыра. Аларда да сугыш эзләре бар: йә ватык туп, йә җимерек танк, үз көпшәләрен күккә төбәп, хәзер инде берни дә эшли алмыйбыз, дигән кебек, ямансулап озата яисә янып карайган иген кырлары, көеп кисәүләнгән агачлар, котсыз бер хәшәрәт зат сыман, усал ыржаеп кала...
Шунда Сөендек сүз башлый:
– Мине бит шундый бер агачтан бәреп төшерделәр. Дошманнар якынмы-юкмы икәнен белер өчен разведкага чыккан идем. Фашистларның өерләре белән илне таптап килгән чагы. Без ашык-пошык чигенәбез. Командирлар тәмам каушап калды. Солдатлар ач, бөтенләй миңгерәүләнгәннәр – кая барганнарын да белмиләр. Шунда мин разведкага киттем, бер агач башына менеп, барасы юлны күзәтәм. Кая анда юл?! Бөтен җирдә фашистлар: юллар, кырлар, хәтта урманнар мыжлап тора. Минем агач төбенә дә килеп җиттеләр теге хәшәрәтләр. Бер кәрлә генә офицер акыра да бакыра. Баксаң, исерек икән ул. Кулында кечкенә эте дә бар. Менә шул нәни генә хәшәрәт, мине сизенеп, агач кәүсәсен тырнап, өрергә керешмәсенме... Итекләрен салып, кайсы кая тәгәрәшкән немец солдатлары дәррәү миңа күтәрелеп карадылар. Мин нәрсә? «Беттем», – дип кенә уйлап өлгерә алдым. Шулай да бердәнбер гранатамның чекасын суырып чыгарырга баш җитте. Шул афәтне офицер басып торган җиргә төшереп җибәрүем булды, миңа да ата башладылар. Көчле шартлау немецларны да пыр туздырды, мине дә агач башыннан бәреп төшерде... Канга баткан килеш шактый үрмәләгәнмен, ахры. Атышып та булаштым бугай әле. Ничек үтермәгәннәр, диген... Немецлар чын-чынлап сугышканнарны баштарак хөрмәт иттеләр, исән калдыралар иде. «Гут-гут, солдатен, солдатен» дип, гәп куертканнарын бераз хәтерлим дә әле. Ничек кенә булмасын, алар мине якындагы бер лагерьга илтеп ташлаганнар. И, анда күргәннәрне... Ходай башка бәндәсенә күрсәтмәсен. Ничек кача алдыммы? Анысы да агач белән бәйләнгән. Сабантуйда баганага менү буенча гел беренче идем. Ата-бабаларым умартачылар бит минем. Ләкин гомер-гомергә балны кыргый умарталардан җыйганнар. Умарта күче ясаган ояларга бала чактан гел мине менгерәләр иде. Агач кәүсәсе буйлап җирдә йөргән кебек йөри идем... Менә шул. Бервакыт безнең лагерьны башка урынга күчерергә булдылар. Колонналарга тезеп алып киттеләр шулай. Бара алмаслык хәлсезләрне атып кына калдыралар... Минем дә аякта хәл бетә башлады. Менә-менә егылам дигәндә генә каршымда бер агач калкып чыкты. Ходай Тәгалә ишарәсе инде бу. Әнә ул өянке юлның читендә генә тора. Колоннадагы әсирләр аны уртада калдырып уза башладылар. Ябалдашлары аска ук төшеп торган бу агачка турылап киттем бит, агайне... Барып та җиттем, астагы ботакка тотынып, аягымны өскә чөйдем. Аякта булмаса да, кулда көч җитәрлек иде әле. Шулай өскә үрмәләдем... Хәлсез әсирләрне куу белән мәшгуль булган солдатлар да, тере мәетләрне генә таларга күнеккән этләр дә сизми калды...
Хәернас карт үз янында басып торган сабый баланы шунда гына искәрде. Аксыл чәчле бу бала аның күкрәгендәге орден-медальләрне сыйпап тора иде. Кай арада теге ике егет тә төшеп утырган. Аларның күзләре дә картның орденлы күкрәгендә... Өч-дүрт яшьлек бала исә Хәернас картның Кызыл Йолдыз орденына чат ябышкан. Әнисе күпме генә үгетләсә дә, һич җибәрәсе килми. Карт, борчылма, тотып торсын, аннан берни дә булмый ич, дигән ишарә белән хатынны урынына утыртты. Егетләрнең берсе кыюрак булып чыкты, ияге белән кагып:
– Нәрсә өчен бирделәр? – дип сорады.
– Кызыл Йолдызнымы?
– Әйе. Сез бит сержант кына. Ә Кызыл Йолдыз – офицерлар ордены. Мин шулай дип беләм.
– Шулаймы? Мин белми идем... Сугышта, бу солдат эше, ә монысы офицерлар хезмәте, дигән әйбер булмады. Разведка группасы белән генә командалык итсәм дә, тора-бара миңа взвод белән дә, хәтта рота белән дә командалык итәргә туры килде. Берсендә, һөҗүмгә күтәрә-күтәрә, бөтен офицерлар һәлак булып бетте. Берни дә барып чыкмый, егерме адым үтәбез дә, дошман утына чыдый алмыйча, окопларыбызга кире кайтып төшәбез... Менә бервакыт командалык итү старшина Сөендек белән миңа – сержант Вәлиәхмәтовка калды. Сөендек бер баштан, мин икенче кырыйдан кычкырып, команда биреп торабыз. Һәр ротада, йөз кеше урынына, яралыларны исәпкә алмаганда, барысы егерме-утыз штык калгандыр. Ә приказны үтәргә кирәк. Дошман позицияләренә кадәрге ике йөз адым араны үтеп, дошманны үз траншея-блиндажларыннан бәреп чыгарырга, арттан килүче төп гаскәрләргә юл ачарга тиешбез. Әле ярый артподготовка булышты. Бу юлы да артиллеристлар шактый дөмбәсләде дошман траншеяларын. Аннары без кузгалдык. Сөендекнең тапкырлыгына искитәрлек. Алга барганда, кем сызгыра белә, каты итеп сызгырып барырга кушты ул. Чынлап та, безнең сызгыруны ишетепме, дошман бераз ут ачмыйча торды, әллә мина сызгырган тавыш дип уйлады, әллә теге дөньядан ишетелгән берәр ым-ишарә дип ышана язды – без йөз адымлап ара узганчы каршылык күрсәтүче булмады. Аннары күпме атсалар да, соң иде инде, ул арада җитезрәкләр, ике-өч сикерүдә, дошман окопларына барып та керделәр, кулларында нәрсә бар, шуның белән фашистларны дөмбәсли дә башладылар. Күпме әйтсәк тә, солдатлар тыңламадылар – бер генә фашистны да пленга алучы булмады. Качып баручы немец солдатлары артыннан да бишәр кешелек эзәрлекләү группалары җибәрдек. Менә шул һөҗүм өчен бирделәр бу Йолдызны. Солдат дипме, командир дипме – кем өчен биргәннәрдер, анысын бер Ходай белә...
– Ә теге... Сөендек дигән старшина исәнме?
– Аның белән тагын нинди кызыклар булды?
Егетләрның йокылары тәмам ачылды, алар бер-бер артлы сорау яудыра башладылар.
– Исән-исән, нәрсә булсын аңа... Как раз аның янына барам да инде мин.
Иртәгә Кызыл Мәйданда очрашабыз, Алла боерган булса. – Хәернас карт урын-җирен рәтләп, яту хәстәрлеген күрә башлады, ә баягы сабый үз әнисенең кочагында тәмле төшләр күреп елмая иде инде...
Башын мендәргә төрткәч тә, Хәернас карт Сөендек белән булган кызыклар турында сөйләнеп ятты. Әнә бит – егетләр үз сорауларына җавап көтәләр. Әйе шул, кызык яклары күп иде Сөендекнең, ә менә берсенә бигрәк тә аптырый иде Хәернас. Сызгырып очкан минаның каян килеп, кая төшәчәген төгәл белә ала иде ул. Шуның аркасында күп мәртәбәләр исән калдылар, дошманның ут нокталары кайда икәнен дә бик тиз белеп алалар иде. Шулай бер привал вакытында икесе бер каен төбенә җәелеп утырдылар... Кинәт дошман ягыннан миналар сызгырып килә башламасынмы?! Сөендек Хәернас кына аңлый торган караш-ым белән аңа читкә тәгәрәргә кушты. Ун адымнар чамасы читтәрәк торган агач артына барып кына җитәргә өлгерделәр, бая алар арка терәп утырган каен тамырлары белән күккә күтәрелде...
 

5


Вокзалда Марат каршы алды. Әтисенең какча гәүдәсен кочаклап, бик озак торды ул. Бөкрәя башлаган аркасыннан сак кына каккалап куйды.
– Әтәй, ачуланасыңдыр инде, кайтып та булмады бу араларда... Каяле үзем барыйм, һич кайтмыйлар, дигәнсеңдер инде, ә? И әтәй... Казанга кайтырмын, ахры. Менә синең белән үк кайтып китәм, бераздан хатынны килеп алырмын... Оныклар кайгысы юк хәзер, алар чит илдә, эшләре худта... Тик менә... Син мине ачуланырсың инде, әтәй: татарчаны гына түгел, русчаны да онытып баралар инде алар... И әтәй, ярый килдең әле... Кайтам, болай булгач кайтам! Бергә кайтабыз, яме?
– Алла боерса диген, улым...
– Алла боерса...
Хәернас карт эченнән генә тантана итә иде. «Әһә, күрдеңме инде?! Мин дигәнчә булдымы? Бәхетне читтән эзлиләр, димени?! Бәхет, күңел тынычлыгы туган җирдә генә була ала. Бу бит көн кебек ачык!..»
– Әтәй, кая барабыз? Синең маршрутың нинди?
– Кызыл Мәйдан. Кремль. Сөендек.
– Нәрсә-нәрсә? Мәскәүдә андый җирне белмим мин, төгәлрәк итеп әйт әле... Сандунов мунчасын әйтмисеңдер бит... Мәскәүгә килеп, мунча эзләп йөрмәсәң...
– Йә-йә, телеңә салынма... Мәскәүгә Сөендек дигән фронтташ дустымны эзләп килдем мин. Бүген Җиңү парады, ул шунда, кичә телевизордан күреп калдым...
– Телевизордан күреп, очрашырга килдеңме? И әтәй, миллион кеше арасыннан ничек тапмакчы буласың соң син җитмеш ел элек күргән адәм затын? Бу мөмкин түгел хәл бит! Әле мәйданга кертәләрме, юкмы? Бөтен нәрсә пропуск белән бит анда...
Маратның шик-шөбһәләре дөрес булып чыкты: аларны Кызыл Мәйданга якын да җибәрмәделәр. Әмма шлагбаум төбендә торган яшь солдатлар Хәернас картны тоткарларга батырчылык итмәде, изгелеге йөзенә, кыяфәтенә чыккан бу Хода бәндәсен шул якка баручы бер хәрби машинага утыртып җибәрү чарасын да күрделәр әле. Ләкин машинага кереп утырыр алдыннан Хәернас карт малаен үзе янына кабат чакыртып алды. Кулына бер кәгазь кисәге тоттырды.
– Шушы хәбәрсез югалган солдатны табарга иде, балам...
Руль артындагы солдат кузгалып китүгә үк сораштыра башлады:
– Сезгә ничә яшь, бабакай?
– Сугышка кергәндә, мин нәкъ синең кебек идем. Шуннан санап чыгар инде миңа ничә яшь булганын...
– Алайса... туксан гына бардыр... Мин сезнең кебек карт солдатны беренче тапкыр күрәм әле.
– Ә мин бу кадәр яшь солдатны беренче тапкыр күрәм.
– Нигә алай дисез? Миңа да бит унтугыз яшь инде. Армия өчен гадәти яшь. Нидер бутыйсыз сез, бабакай...
– Юк, берни дә бутамыйм, син, олан, үз яшеңнән алдарак яшисең. Сиңа хәзер унҗиде яшь кенә. Туу таныклыгын үзгәртеп язганнар синең. Шулай да, башың яшь булса да, күпне күрергә өлгергәнсең, сугышның ачысын да, төчесен дә татыгансың... Шулаймы?
Каушабрак калган солдатның теле бераздан соң гына «ачылды»:
– Дөрес әйтәсең, бабакай. Абыемны үтергән дошманнардан тизрәк үч аласым килде, һәм мин туу турындагы документны һәм паспортны кабаттан эшләтеп алдым. Безнең Кавказда гадәти нәрсә бу.
– Үчеңне алдыңмы соң?
– Алдым, хәтта бер шайтан өерен камауда һәм юк итүдә катнаштым. Шуның өчен орден да бирделәр. Орден алган солдатларны, гадәттә, Җиңү парадына җыялар, менә мин дә монда шулай килеп эләктем.
Хәернас карт, үрелеп, егетнең күкрәгенә карады. Чынлап та, бу ябык, чандыр гына солдатның йөрәк турысында орден балкый иде.
– Орденның тәре булуы борчымыймы соң? Белүемчә, син бит мөселман кешесе, шулаймы?
– Әйе, мөселман баласы мин. Әмма ул мине борчымый. Тәре белән тәңре сүзләре – бер үк тамырдан. Борынгы Тәңребезнең символы ул: дөньяның дүрт тарафы да Тәңре карамагында булачак, дигәнне белдерә...
Тагын әллә ниләр сөйләшерләр иде дә, Кызыл Мәйдан читенә килеп җиттеләр. Хәернас карт кешеләр арасыннан эчкә үтә алмыйча шактый җәфаланыр иде әле, менә бервакыт аны бер хәрби култыклап алды да, эчкә алып кереп, ветераннар өчен махсус төзелгән утыргыч-эскәмияләр янына китереп бастырды, картның аптырап торуын күреп, астагы рәтләрнең берсенә, Хәернас кебек үк, уңып беткән гимнастёркалар кигән ветераннар янына утыртып та куйды.
Хәернас карт кесәсеннән Марат язып биргән кәгазьне чыгарып, өскә күтәрде: «Украина фронты, 5 нче армия, 34 нче дивизия, 363 нче полк». Үзе тирә-ягында диңгез кебек кайнаган ветераннар агымын җентекләп күзәтә, таныш чалымнар эзли, һәр кешедә Сөендекне табарга тырыша иде. Күзләре дә бик күреп бетерми шул, охшаганрак кешеләр бар-барын, бер-икесенә: «Нихәл, яшьти!» – дип сикереп тә торган иде, Сөендек булып чыкмады. Куллары аргач, кәгазен алдына җәеп куеп, ял итеп алды, тагын күтәрде... Шулвакыт аның янына бер яшь курсант килеп басты.
– Сез 363 нче полктанмы? – дип сорады ул.
– Әйе, Украина фронтының 363 нче частеннан.
– Сезне чакыралар. Әйдәгез минем белән...
– Кем чакыра?
– Генерал-майор Цыбулько, ул өске рәттә креслода утыра.
Хәернас карт берни дә аңламады, әмма бу егет артыннан иярергә булды. Шактый өскә күтәрелделәр. Күтәрелгән саен эскәмияләрдә утырган хәрбиләрнең дә званиеләре күтәрелә бара: лейтенантлар, капитаннар күптән аста калды, майорлар күзгә чалынды, полковниклар әллә ничә рәт алганнар. Ниһаять, генераллар утырган эскәмияләр башланды. Хәернас картны бер бик бетәшкән карт генерал янына алып килделәр. Инвалид креслосында кечкенә бала кыяфәтендә утырган бу бәндәне ул, әлбәттә, таный алмады.
– Ну... здравствуй, сержант....
– Здравия желаю, түәриш генерал! – Хәернас уң кулын ничек чигәсенә китереп терәгәнен сизми дә калды.
– Оставь... сержант... садись рядом... Извини... что я в таком... состоянии. Столетний... немочный старик... перед тобой. Значит... ты из нашего полка?... Помнишь... майора Цыбулько? Это я... А ты кто?
– Сержант Вәлиәхмәтов, тәүәриш комбат... генерал. – Хәернас тагын торып басмакчы булган иде, генерал аны хәлсез кулы белән ишарәләп туктатты.
– Значит... мы вдвоём остались... из нашего полка...
– Нет, түәриш генерал, ишшү один фронтовой старшина имеется.
– Кто это?
– Сөендек Ибраһимов! Наш Герой, тәүәриш генерал... Три Ордена Славы.

– А-а... Он разве жив?
– Жив, получается... Вчера по телевизору видал... Хороший такой... Я бит к нему пришёл...
– Как так? Значит... он здесь?.. Жив дорогой, жив... Тогда... когда его... забрали... Сталину... письмо написали... и Жукову... и Рокоссовскому... и Калинину... всем... Значит... сработало... дошли письма... Сейчас... можно и... спокойно... умереть... Меня... врачи... не пускали... Значит... я тебя... увидеть... при... шёл... сер... жант...
Каяндыр бер табиб пәйда булып, ютәленә капланган генералның кителен салдыра башлады. Баягы курсант егет Хәернас картны читкәрәк алып китте, аннары генерал тирәсендә кайнашкан кешеләргә борчулы йөзе белән карана-карана:
– Вам нужно уходить, он сегодня уже не сможет говорить, – диде.
Хәернас карт шунда гына искәрде: аста, киң мәйданда Җиңү парады бара икән ләса! Бу тавышка халыкның колагы ничекләр генә тонмыйдыр... Ярымсаңгырау Хәернас картка да шулай тәэсир итәрлек булгач...
 

6


Марат әтисен төштән соң, Мавзолей янәшәсендә кадерле кунаклар өчен махсус ясалган утыргыч-эскәмиядә үз частеның номеры язылган кәгазь тотып утырган хәлдә килеп тапты. Арыган, талчыккан картка шифалы су эчерде, тиешле даруларын каптырды. Мәйданнан ерак та түгел бер ресторанга кереп, капкалап чыктылар. Улы үзләренә кайтып хәл җыярга күпме генә үгетләмәсен, Хәернас карт Казанга кайтам дип кырт кисте. Аннары такси алып, вокзалга юл тоттылар. Бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Икесенә дә шулай җайлы иде. Сөйләшәсен кайтканда сөйләшерләр, юл кыска түгел, бер кич үткәрәсе, бер төн чыгасы бар. Кайчакта бер утырып сөйләшү бер гомергә тиң була... Шулай да вокзалга барып җиткәнче үк сөйләшәсе бер сүз булган икән.
– Әтәй, – дип, йомшак кына, хәтта йоклаган кешене уятмаска теләгән кебек, сак кына эндәште Марат. – Без таптык бит «хәбәрсез югалган» солдатны. Берничә дустым көне буе барлык концлагерьларның картотекаларын карап, тикшереп чыктылар һәм таптылар. Белоруссиядә аның кабере, карточкасы да табылды, каберенең номеры да бар... Яраланып, әсирлеккә төшкән, шул җәрәхәтләреннән мантый алмыйча, 1941 елның көзендә лагерь лазаретында җан биргән. Менә исәп карточкасы, менә каберлеге... Ул лагерь урынында хәзер мемориаль музей...
Хәернас карт баш кагып кына, канәгать булуын белдерде. Улы биргән кәгазьләрне юл букчасына салып куйды.
Поездда да сөйләшмәделәр. Нык арыган идеме, әллә учлап ашаган дарулары тәнен йомшартып җибәрдеме – карт ятар түшәген кайгырта башлады. Марат төне буе аның каршында утырып чыкты. Үзе дә картлыкның аръягына чыгып барган иркәй, туксан яшен узып баручы әтисенә карап, зур ачыш ясады: ярата икән бит ул әтисен! Әнә нинди матур бит аның әтисе, әнә нинди батыр!
Эһ тә дими Мәскәү тикле Мәскәүгә килеп җиткән бит, нәрсә хакына диген! Фронтташ дусты хакына!
...Иртән Хәернас картны танырлык та түгел иде. Аңа шактый ук хәл кергән, кәефе яхшырган, теле җорланган... Әнә, уянып, күзен ачуга ук:
– Марат улым, без барабызмы, әллә кайтабыз гынамы? – дигән була. Марат аның шаяртуын җөпләп ала, чәй өстәле хәстәрли-хәстәрли:
– Барабыз, әтәй, барабыз, кайту ягына барабыз... – дип көлә.
Хәернас карт канәгать елмая: малае сынатмады, болайга киткәч, барысы да әйбәт булачак...
Вокзал эчендә үз мәшәкатьләре белән йөрүче Рәхимәне бик тиз эзләп таптылар. Кулындагы кәгазьләргә карап, елап ук җибәрде ул. Әле Хәернас картны, әле Маратны кочаклап алды, бертуктаусыз рәхмәт әйтте, теләк-догаларын укыды... Картның күзләре дә дымланды. Тагын бер солдат өенә, туган туфрагына кайтачак бит... Тагын бер сүз әйтәсе калган икән әле Хәернас картның:
– Кызым, бара калсагыз, ул бабагызның кабер туфрагын алып кайтып, зиратыгыздагы кабер өстенә сибегез. Мәрхүмнең рухы шунда тынычланыр... Казаннан аларның районына электричкада бер сәгатьлек юл. Менә кайда рәхәтләнеп, туйганчы, күңелләре булганчы сөйләштеләр алар – ата белән бала. Менә кайда узды гомергә тиң вакыт!.. Бу серле сөйләшү аларның икесе арасында гына калсын. Шулай дөрес булыр. Ләкин әдәбиятның кануны шундый: әсәр ахырында укучы өчен бер матур яңалык, ачыш булырга тиеш! Ә бит тормыш әдәби иҗатка караганда да баерак, тирәнрәк, мәгънәлерәк. Яшәеш мантыйгы иҗади кануннарга караганда көчлерәк. Тормыштан алынган
бу әсәремдә сурәтләнәчәк соңгы вакыйга – шуның ачык дәлиле!
 

***


Тимер юл станциясенең ишегалдына куелган эскәмиядә бер карт утыра. Укучы аны танымый. Нишләп танымасын?! Хәернас карт күңелендә, аның туксан яшьлек хәтерендә бу картның сурәте әллә ничә тапкыр чагылып үтте ләса! Матур, нурлы сурәте... Бу матурлыкны маңгаендагы айланып торган җөй дә юкка чыгара алмый... Әнә ул, йокымсырап утырган җиреннән дертләп уяна да янындагы төенчекләрен барлый башлый. Бик кыйммәтле әйберләр төйнәлгән шул бу төргәкләргә – умарта кирәк-яраклары. Елга бер мәртәбә Казан шәһәреннән махсус барып ала ул бу җиһазларны. Бу юлы ерак юлдан кайтышлый юл уңаеннан алды.
Әнә тагын электричкадан ике кеше төште. Берсе бигрәк бетәшкән инде, чак-чак атлый. Шушы ике көндә ерак араларны йөреп кайтты шул ул. Әле ярый янында улы бар. Аңа тотынып, хәтта таянып атлый ул. Шулай алар титаклый-титаклый килделәр дә баягы карт утырган эскәмиянең икенче башына барып чүктеләр.
Шунда бу ике карт белән әллә нәрсә генә булды. Башта берсе үрелеп карады. Ул башын читкә борып, йөзен яшерүгә, икенчесе борылып бакты. Нидер сизенделәр, ахры. Шул сизенүләрен яшереп кала алмыйча, бервакыт икесе берьюлы, дәррәү кузгалып, бер-берсенә йөзләре белән борылдылар да, беравыздан, әллә кайчаннан таныш сорауны бирделәр:
– Нихәл, яшьти?