Логотип Казан Утлары
Мелодрама

Хан кызы (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче күренеш

 

Китапханә бүлмәсе. Тышкы яктан борынгыдан килгән көйгә һәм таныш сүзләргә җырлаган тавыш ишетелә.

Рәхимҗан. Хан кызы, ач ишегең, мин керәем,

Синең буең зифа диләр, мин күрәем.

Гүзәл, култык таягын беләгенә киеп, тиз генә урыныннан тора. Ишеккә  таба берничә адым ясый да җырга җыр белән җавап бирә.

Гүзәл. Зифа буйның ниндилеген белим, дисәң,

Күз сал ярда үскән сылу тал-чыбыкка.

Рәхимҗан.Хан кызы, ач ишегең, мин керәем,

Синең йөзең нурлы, диләр, мин күрәем.

Гүзәл.Нурлы йөзнең ниндилеген белим, дисәң,

Күккә кара зәңгәр төндә ай тулганда.

Рәхимҗан.Хан кызы, ач ишегең, мин керәем,

Синең иренең алсу, диләр, мин күрәем.

Гүзәл.Алсу иреннең ниндилеген белим, дисәң,

Күз алдыңа килсен пешкән кызгылт чия.

Рәхимҗан.Хан кызы, ач ишегең, мин керәем,

Синең тешең бик вак, диләр, мин күрәем.

Гүзәл.Вак тешләрнең ниндилеген белим дисәң,

Шулар төсле җепкә тезгән ак энҗеләр.

Бүлмәгә Рәхимҗан керә.

Рәхимҗан (бер кулы белән Гүзәлнең терсәгеннән алып, икенче кулы белән култык таягы тоткасындагы кулын тотып). Теге вакытта очрашырбыз, дидем бит, Гүзәлем. Ир-егет буларак үз сүземне әйттем. Көттеңме?

Гүзәл. Көттем. Ләкин күңелнең ышанасы килмәде. Икеләнүем өчен гафу итегез. Хәзер дә ышанып бетәсе килми. Кәләшегез дип әйтимме, йөргән кызыгыз бар икән бит.

Рәхимҗан. Кем әйтте? Нинди кәләш?

Гүзәл. Ул үзе монда булды. Сездән бала көтәм, диде.

Рәхимҗан. Юха елан икән. (Пауза.) Хатын-кыз белән булышу, хурлау белән шөгыльләнү ир-ат эше түгел. Ләкин күзләремә, ихлас сүзләремә ышан: бу – чеп-чи ялган.

Гүзәл. Ярый, бала көтәм диюе ялган да булсын. Ә  бит ул: «Рәхимҗан мине беркемгә дә алыштырмаячак», – ди.

Рәхимҗан. Алыштыру-алыштырмау өчен аның башта минем кәләшем булуы кирәк әле. Дустым Мансурның хатыны ярдәмендә икебез арасын бергә бәйләргә тырышулары, ул кызның кәләшем булырга исәп тотуы гына әле миндә бөртек тә җавап хисе уята алмады. Һәм мин аңа миңа өмет багларга юл куйганым, бернинди дә сәбәп тудырганым юк. Шулай булгач, уйлап кара: мин аның кияве буламмы, әллә юкмы?

Гүзәл. Бер-ике көн элек кереп чыккан дустыгыз Мансур да шулай диде. Исемегез дә Ялганҗан түгел, Рәхимҗан. Күңеле саф кешегә пычрак ябышмый.

Рәхимҗан. Шулай булгач, шикләнүеңне оныт, Гүзәлем. Минем белән «сез» дип сөйләшүеңне ташла. «Алма кебек чибәр чагым, сиңа ни кирәк тагын?!» – дип җырлар җибәр. Син лаеклы аңа.

Гүзәл. Җырның ертыгы юк, диләр. Тел әйтергә тартынганны җыр гына ачыктан-ачык ярып әйтә ала.

Рәхимҗан. Һәм гаҗәеп матур итеп, йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтә. Мин халкыбыз чыгарган сөю җырларының матурлыгына, тәэсир көченә сокланып бетә алмыйм.

Гүзәл. Җыр теленең куәтен аңлавыбыз бер төсле икән, Рәхимҗан.

Рәхимҗан. Үземнең хисләрем белән аваздаш бер генә мисал.

Айлар биек, айлар биек,

Айга менәсем килә,

Айга менеп, түбән карап

Сине күрәсем килә.

Кызык бит. Ай ул менеп-төшеп йөри торган, аяк бөкләп, җирне күзәтеп утыра торган җир түгел. Шулаймы?! Әмма мондый фикер безнең башыбызга да килми. Чөнки бу халык тудырган шартлы, ифрат отышлы сурәт. Халык, гади татар егете – үзенең сөйгәнен әнә шуннан, гашыйклар юлдашы булган матур күк җисеменә менеп күрәсем килә.

Гүзәл. Минем дә телем әйтергә тартынган кичерешләремә тәңгәл бер-ике җыр өзеге китерәсем килә: «Сөйсәң, сөй ярны тиң күреп, ташлап китмә ким күреп» яки: «Сөям, чәчәктән чәчәккә үрелмәс булсаң гына».

Рәхимҗан. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә. Үзебез дә сизмәстән, без җыр бәйгесенә, гашыйклар теленә күчтек түгелме?!

Гүзәл. Кабат күрешүебез дә «Хан кызы» җырыннан башланды. Әби-бабайлардан калган гыйшык җыры.

Рәхимҗан. Мин ул җырны юкка гына сайламадым. Анда да сөйгән яр күкләргә чөеп мактала, олылана. Гади авыл кызы хан кызына, принцессага тиңләнә. Минем өчен дә син, кадерлем, – хан кызы. Чынлап шулай. (Гүзәлне, таянып торган таягын урындык аркасына сөйи дә, арттан килеп, кочагына ала. Нәзакәт белән яңагыннан үбә.)

Гүзәл (алга борылып, Рәхимҗанның кочагына сыена; башын аның иңбашына куя). Оялтасың Ләйләңне, Мәҗнүнем.

Пауза.

Рәхимҗан. Карале, Гүзәл, бер нәрсәне ачыклыйсым килә. Детдомда үсеп, син ничек шулай матур итеп үз телебездә сөйләшергә өйрәндең? Татар җырларын да яттан беләсең...

Гүзәл. Мәрьям исемле чын татар җанлы тәрбияче апа бар иде. Ничәмә еллар буена шуның кызы белән бер группада булдык. Мәрьям апа безнең белән җае килгән саен гел татарча сөйләшә иде. Татарча укырга-язарга да шул өйрәтте. Аннан килеп, җәйге ялы һәм кышкы каникуллар вакытында ел саен икебезне дә өйләренә, авылга алып кайта торган булды. Авыл мохите дә күп нәрсә бирде.

Рәхимҗан. Менә ничек! Детдомда тәрбияләнсәң дә, милли рух кальбеңә бала вакыттан ук сеңә башлаган икән.

Гүзәл. Ә инде монда килеп урнашкач һәм читтән торып институтта укыганда, телебез, җырларыбызны махсус рәвештә дә өйрәндем, белгәннәремне камилләштерергә тырыштым. Вакыт-вакыт Казаннан шагыйрьләр, язучылар чакырып, китап укучыларның конференцияләрен үткәрүнең дә файдасы зур булды. Соравыңа җавабым менә шундый, Рәхимҗан.

Рәхимҗан. Миннән плюс «бишле» билгесе сиңа, Гүзәлкәем. Менә шундый җанлы булганың өчен дә мин сиңа, буй-сыныңа чамалап, татар кызлары күлмәгенә охшаган туй күлмәге алып килдем. Бәбәй итәкле. (Сумкасыннан ап-ак күлмәк чыгарып, Гүзәлгә бирә.) Мә, китап шүрлекләре артына кереп ки.

Гүзәл (күлмәкне алып). Ой, нинди матур! Хәзер үк кияргәме?

Рәхимҗан. Әйе, хәзер үк. Мин сине Казанга туй күлмәгендә алып китәсем килә. Авылыгыз идарәсендәгеләргә сине алырга килүемне әйттем. Китүеңне беләләр. Югалтмаслар.

Пауза.

Гүзәл (китап шүрлекләре артыннан чыгып). Өстемә тап-таман. Үлчәп теккән шикелле. Үзе нинди матур! (Култык таягына таяна-таяна, Рәхимҗан алдында бөтерелә.)

Шул арада китапханә бүлмәсенә, дәррәү булып, авыл үзидарәсендә эшләүчеләр, авылдашлары җыелып өлгерә. Кулларында – чәчәкләр. Алар Гүзәлне уратып алалар.

Гөлфирә (куанып). Абау! Күзебезгә күренәсеңме?! Өстеңдә туй күлмәге бит!

Гүзәл. Әйе, Гөлфирә апа. Рәхимҗан алып килгән. Шушы күлмәктә мине Казанга алып китәм, ди.

Гөлфирә. Бирсен Ходай! Син бәхетле булырга туган бала. Йә Рабби, синең өлешеңә дә гаилә бәхете насыйп булсын!

Озатырга керүчеләр. Барыбыз да шундый теләктә. Бәхетле гаилә корыгыз!

Гүзәл. Рәхмәт, авылдашлар. (Гөлфирәгә.) Гөлфирә апа, сиздермәскә тырышсаң да,  минем өчен борчылганыңны сизә идем.

Рәхимҗан. Моннан соң инде борчылмагыз. Гүзәлне бәхетле итү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен.

Озатучыларның берсе. Әйткәнегез карга анты, алдан кычкырган күке вәгъдәсе генә булып чыкмасын иде. Яши башлагач, ярый ла: «Бу гомер буена миңа имгәк, җан көеге булыр», – дип, сайлаган ярыңнан күңелең кайтмаса.

Рәхимҗан. Үзем белеп, күреп сайлаган яр. Телим икән, мин аны муеныма утыртам. Телим икән, күтәреп йөртәм. Үз өлешем, үз хатыным. (Барып Гүзәлне кочагына күтәреп ала һәм чыгарга әзерләнә.)

Гөлфирә. Чү, аз гына сабыр ит, кияү... Аяк астыгызга келәм җәйим әле. (Бер читтә төреп куелган келәм төргәген сүтеп, тиз генә алларына түши.)

Озатырга керүчеләр кавышучы пар алдына кыр, бакча чәчәкләре сибәләр.

Озатучылар. Котлы булсын булачак туегыз!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!

Туегызга бәбәй туе да ялгансын!

Рәхимҗан Гүзәлне күтәргән килеш ишеккә таба юнәлә. Дәртле музыка яңгырый.

Ут сүнә.

 

Өченче күренеш

 

Сул якта – авыл җирле үзидарәсе бинасының бер тәрәзәсе ишегалдына караган өлеше. Уң якта – фермер Гаделша өе верандасының ишегалдына чыга торган ишеге. Уртада, алгы планда – рәшәткәләп эшләнгән түгәрәк беседка-чатыр. Арткы якта урамнан керә торган капка һәм як-ягыннан буйдан-буйга тотылган зәңгәр койма. Пәрдә ачылгач, Халисә ире Җиһангир утырган инвалид коляскасын этеп, верандадан ишегалдына килеп чыга.

Халисә. Көн бүген дә матур. Җил-яңгыр дип куркасы юк. Хәтта кояшта кызынырга була.

Җиһангир. Миңа авыл һавасы артыгы белән җиткән. Шәһәр урамындагы кебек бензин, солярка исе килеп тора торган, тамак төбенә сөрем, тузан булып утырган һава юк монда. Рәхәтләнеп сула гына. Одно наслаждение.

Халисә. Элек шәһәрдә яшәүне хуп күрә идең бит, Җиһангир. Авыл җирен яратмый идең.

Җиһангир. Элек дурак булганмын. Туган җиреңнең, отчий домның кадерен белү өчен еракка китеп кара, диләр.

Халисә. Син еракка китмәдең бит, Казанда гына булдың.

Җиһангир (сүзләренә басым ясап). Казан ул кайнап торган казан, так сказать, горячий котёл. Берәүләрне ул сөйдереп, кумир итә, берәүләрне көйдереп, күмер итә. Яши белмәүчеләргә талак та, сабак та бирә.

Халисә. Нигә мондый фикергә килүеңне аңлыйм, Җиһангир.

Җиһангир. Әйе, мин бик җиңел яшәргә өйрәнеп киткән идем. Заманга сылтамыйм, үзем гаепле.

Халисә. Әтиең белән әниең дә, улың белән мин дә синең өчен якын, иң кадерле кешеләр түгел идек.

Җиһангир. Шуның өчен Ходай минем акылымны алган да. Хәзер Казандагы похождениеларымны күз алдына китерәм дә үземә-үзем ышанмыйм. Неужели мин шулай була алдым икән, дим.

Халисә. Үкенү, тәүбәгә килү өчен вөҗданың уянуы, күзнең ачылуы кирәктер.

Җиһангир. Ләкин иң кирәге – көчле стресс, экстремаль ситуация. Әгәр кер бавы өзелеп, гомерем кыл өстендә калмаса, врачлар үлем тырнагыннан тартып алмаса, мин тәүбәгә килмәгән булыр идем.

Халисә. Әле дә ярый, вакытында операция ясап өлгерделәр. Беләсеңме,  операция өчен акчаны кем түләде?

Җиһангир. Кем?

Халисә. Ышанмассың, син хатыны янында булган түрә түләде. Хатыны киләчәктә яраткан кешесе белән бергә кушылсын дип шулай эшләгәндерме, әллә инде хатыны кемнеңдер үлеменә сәбәпче булмасын дип ярдәм иткәндерме – монысы миңа билгеле түгел.

Җиһангир. Әкәмәт хәл бу! Адәм баласының шәфкатьле табигатен аңларга баш җитми. Димәк, мин исән калуым, сәламәтләнүем өчен үзем рәнҗеткән кешегә бурычлы. (Пауза. Хатынының кулларыннан алып.) Һәм, әлбәттә инде, больницада күпме көннәр янымда утырган, мине караган, жёнушкам сиңа, шулай ук әниемә бурычлымын һәм дә рәхмәтлемен.

Халисә. Жёнушкаң түгел, хатының, хәләл җефетең. Винегрет ясап сөйләшүеңнән кайчан котыласың инде?

Җиһангир. Күнегелгән бозык гадәттән котылу өчен теләк кенә җитми, вакыт та кирәк. (Уйланып.) Карале, Халисә, яшәвемне кыл өстенә куйган, мине гарипләгән фаҗига үзе бер әкәмәт, гаҗәп хәл бит, әй. Мин Гүзәлнең гариплегеннән көлгән идем. Шундый ук гариплек минем үземне сагалап торган икән бит, уңай момент кына көткән. Монысы тагын да гаҗәбрәк.

Халисә. Халык белеп әйткән: «Көлке көлә килә, артыңнан куа килә».

Җиһангир. Үзең беләсең, врачларның прогнозы да шулай. Тиздән аякка бассам да, мин Гүзәл шикелле аксак булып калачакмын.

Халисә. Аксак кеше башкалардан киммени?! Шөкер ит, шатлан: аяк-кулларың исән булгач, син файдалы эш белән шөгыльләнә алачаксың, Гүзәл дә эшеннән ямь-тәм таба торган иде.

Җиһангир. Терелсәм, элекке кебек өйдә эшсез ятмам, әтигә ярдәм итәр идем, дим. Ниятем напалеонский: комплекста сауган һәм авылдан җыйган сөттән сыр да ясап була бит. Технологиясен өйрәнеп, шуңа алынырга исәп.

Халисә. Ә бу, беләсең килсә, авылдашларга өстәмә эш урыннары да булачак, сыер малын сакларга да ярдәм итәчәк дигән сүз. Шулаймы?!

Аркаларына ранец таккан уллары Ренат һәм аның классташы Миләүшә, урам капкасыннан кереп, Җиһангир белән Халисә янына киләләр.

Ренат (әтисе белән әнисенең урталарына кереп, икесен дә кочаклап). Йөрергә чыккансың икән? Кәефең ничек, әтием?

Җиһангир. Нормально, улым. (Кулы белән изәп, Миләүшәне дә үз янына чакырып ала.) Йә, нинди билгеләр алдыгыз бүген?

Ренат. Безгә бүген инша-сочинение яздырдылар.

Миләүшә. «Киләчәктә минем кем буласым килә» дигән темага.

Халисә. Ничек дип яздыгыз соң? Юрист яки экономист буласым килә, дипме? Әллә космонавт булам, дипме?

Ренат. Юк, мин бабам кебек фермер булам, авылда калам дип яздым, әнием.

Миләүшә. Ә мин Гүзәл апа кебек китапханәче буласым килә дип яздым.

Өйдән Җиһангирның әти-әнисе – Гаделша белән Сания чыгалар.

Сания. Балалар бергә җыелган икән.

Гаделша. Нәрсә турында гапләшәсез?

Җиһангир. Оныгың өчен сөен, әткәй. Сочинениесында бүген, бабам кебек фермер буласым килә, дип язган. Классташының да авылда каласы килә икән.

Гаделша (Ренат белән Миләүшәнең аркаларыннан сөеп). Бик хуп, бик мәслихәт, балалар. Ата-бабаларыбыздан килгән авылыбызның нигезен сакларга кирәк. Шулай ук телебезне, гореф-гадәтләребезне дә. (Шукланып, кинәт шаян тонга күчә. Имән бармакларын маңгаеның як-ягыннан мөгез кебек алга сузып, башын Ренат белән Миләүшә тирәсендә йөртә.)

Мин – кәҗә, мөгезем – җәя,

Сөзәм, сөзәм. Мүк, мүк...

Балалар эчләре катып көлә.

Бер табышмак әйтим әле үзегезгә. Җавабын табарсыз микән?

Җире ак,

Орлыгы кара,

Кул белән чәчәләр,

Авыз белән җыялар. –

Ул нәрсә? Игътибар белән тыңлагыз, тагын бер мәртәбә әйтәм. (Табышмакны икенче тапкыр кабатлый.)

Пауза. Өлкәннәр, сынаулы караш ташлап, балаларны күзәтәләр.

Миләүшә. Таптым, таптым. Шомырт, шомырт ашау.

Гаделша. Уйлап кара әле: шомырт агачы утыртылган җир дә, шомырт үскән агач та – берсе дә ак түгел бит. Ә табышмакта, җире ак, диелә.

Пауза.

Ренат. Карабодай түгелме? Комлырак басуга чәчсәләр, андый җир аксылрак булып күренә бит.

Гаделша. Ул да түгел. Ә нигә сез әле «кул белән чәчәләр» дигән бик әһәмиятле урынны истән чыгарасыз?

Берсе дә җавап таба алмагач, табышмакны чишәргә

 ярдәм итә торган сораулар бирә башлый.

Җире ак, диелгән. Нәрсәләр ак төстә?

Ренат (уйланып). Тукыма... Кәгазь

Гаделша. Алар өстендә нәрсә кара була?

Ренат (шатланып кычкырып җибәрә). Ә-ә, таптым, таптым. Язу, кәгазь өстендәге язу. Язуны кул белән язалар.

Миләүшә. Авыз белән укыйлар.

Барсы да канәгатьләнеп көлешәләр,

Гаделша, елмаеп, ризалык белдереп, башын иеп ала.

Гаделша. Табышмак һәрчак кинаяле итеп төзелә. Башны эшләтергә кирәк. Ә моның өчен күп белергә, димәк, күп укырга кирәк, балалар.

Сания. Бабагыз дөрес әйтә. Беләсегез килсә, теләсә нинди эш тә шулай. Белемле булуны таләп итә. Табышмак кебек авыр сораулар туып кына тора.

Гаделша. Безгә кадәр, моны, гыйлем эстәргә кирәклекне, әллә кайчан инде Мөхәммәт пәйгамбәребез әйткән: «Бишектән ләхеткәчә гыйлем өйрән», – дип әйтеп калдырган.

Халисә (Гаделша белән Саниягә). Балаларның кем булырга теләгәнен белдегез инде. Ә менә улыгыз Җиһангирның, сәламәтләнгәч, кем булырга җыенганын белмисез бит әле. Хәер, әйтми торыйм әле...

Җиһангир. Инде  мин бу коляскада озак утырдым. Барыгыз монда чакта аякка басарга тырышып карыйм әле.

Халисә (Ренатка). Бар, улым, тиз генә әтиеңә дип алган култык таягын алып чык.

Ренат йөгереп өйләренә кереп китә.

Гаделша. Бик хуп, бик мәслихәт. (Халисәгә.) Син, килен, Җиһангирны үз ягыңнан култык астыннан ал, мин бу яктан алам. Бергәләп төшәргә ярдәмләшик.

Җиһангирны коляскадан култыклап төшереп, җиргә бастыралар. Уң кулына улы Ренат алып чыккан беләккә кия торган култык таягын тоттыралар. Җиһангир бераз чайкалып тора да, таягына таянып, ипләп кенә алга таба бер-ике адым ясый.

Гаделша. Менә шулай, шулай... Кыюрак...

Башкалар. Шәп, шәп! Афәрин!

Ут сүнә.

Дәвамы бар.