Логотип Казан Утлары
Мелодрама

Хан кызы (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче пәрдә

Беренче күренеш

 

Беренче пәрдә буенча таныш булган китапханә бүлмәсе.

Гөлфирә (ишектән зарлана-зарлана керә, кулында себерке белән соскы). Үләм, үләм. Давыл да булмады, каян чыккан монда гомергә булмаган көл, тавык тизәге. Болдырны гына пычрату җитмәгән, аякка ияреп эчкә дә кергән. (Себерке белән себереп, соскыдагы тизәкле көлне чүп чиләгенә сала.)

Гүзәл. Мин дә күргәч, аптырап калдым, Гөлфирә апа. Мөгаен, берәрсе ашламага дип җыйгандыр инде. Тишелеп, капчыгыннан түгелгәндер. Кем керми дә кем чыкмый бит.

Гөлфирә. Шәһәрдән килгән берәрсе бакчасына сибәргә дип алган булгандыр. (Идәнне себерә-себерә, чүп җыюын дәвам итә.)

Гүзәл. Бик чисталыкны ярата торган кеше син, Гөлфирә апа. Китапханә белән клубны ялт итеп тотасың. Клубы гына искерде...

Гөлфирә. Искермичә... Хәмит бай салдырган мәчет булган, ди бит. Гаделша агай беркөн клубка җыелган халык алдында әйтеп торды: бүгенге көндә авылда мәчетсез яшәү оят, хурлык, диде. Фермамны худка җибәрсәм, мәчет салдыру эшенә үзем керешәм, диде.

Гүзәл. Насыйп булсын. Халык әйтмешли, бирсен Ходай. Адәм баласына дөньяви гыйлем генә түгел, дини гыйлем дә кирәк. Китапханәгә генә түгел, Алла йортына да йөрсен кеше. Коръәнне өйрәнсен. Мин шулай уйлыйм.

Гөлфирә. Иллә татар җанлы, инсафлы бала инде син, Гүзәл. (Пауза.) Тагын бер яңалык әйтим әле. Гаделша агай үзе төзетә торган фермага мине сыер савучы итеп чакырды. Кил, ди, элек колхоз таралганчы колхоз фермасында шул эштә эшләгән идең бит, ди.

Гүзәл. Сиңа таныш эш инде. Билгеле, акчасы хәзерге эш хакыннан артык булганга, эше бик үк җиңел булмагандыр.

Гөлфирә. Кышкы салкыннарда бармаклар ката иде. Тын белән җылытып, бармакларны менә шулай ышкып яза-яза (Массаж ясап күрсәтә.), кулларым ат тоягына әйләнеп бетте. Ә шулай да яратам мин сыер малын. (Пауза.) Гаделша агай әйтә: Хәзер, ди, сыерларны аппарат белән генә саварсың, ак халат киеп кенә йөрерсең, ди.

Гүзәл. Җыештыручы, техничка эшенә теләсә кем алына ала. Ризасыңдыр инде, Гөлфирә апа.

Машина килеп туктаган тавыш ишетелә.

Гөлфирә (тәрәзәдән карап). Ниндидер таныш булмаган хатын. Комачауламыйм. Киттем.

Камилә керә. Модалы киенгән. Үтә биек үкчәле туфлиләрдән.

Камилә. Керергә мөмкиндер бит? (Үзен эре һәм күрәләтә әрсез тотып түргә уза.)

Гүзәл. Рәхим итегез!

Камилә (Гүзәлдән түбәнсетүле карашын алмыйча, өстәл тирәли йөри). Менә нинди икән син йоны йолкынган тутый кош дип әйтимме, тапталган тавык диимме...

Гүзәл. Нишләп әле сез үзегезне әдәпсез тотасыз? Бер дә белмәгән килеш мыскыл итәсез.

Камилә. Әтәчтән бер тотам да калмыйча, аның тирәсендә генә тибенүче тавык була. Син минем киявем тирәсендә бөтерелгән шундый тавыкка охшагансың.

Гүзәл. Һични аңламыйм.

Камилә. Хәер, гариплегеңне яшерү өчен, бәлки, бөтерелмәгәнсеңдер дә. Әмма оятсыз күзләреңне тозландырып, җәймә кебек түшәлергә торып, Рәхимҗанның башын әйләндерергә тырышканлыгыңа мин грамм да шикләнмим.

Гүзәл. Ялгышасыз, туташ дип әйтимме, ханыммы...

Камилә. Рәхимҗанның кәләше, дөресрәге, почти хатыны мин. Аннан бала көтәм.

Гүзәл (югалып калуын сиздермәскә тырышып). Котлыйм. Исән-сау табыгыз. (Пауза.) Ә мин сезгә ни өчен кирәк булдым әле?

Камилә. Белмәмешкә салышма, аксак төлке. Син алдаткыч йөзең, майлы телең белән аның күз-башын тондыргансың, кәнтәйләнеп, арабызга кергәнсең.

Гүзәл (ярсып). Сез миңа яла ягасыз. Хәзер үк чыгып китегез моннан.

Камилә. Йу-ук, аксак төлке, яла түгел. Рәхимҗаныма мәкерле исәп тотып, кияүгә чыгарга өметләнүең безгә билгеле. Ләкин тинтәк башыңны эшләтеп, уйлап кара: кемгә кирәк син? Имгәк башың белән иргә ничек бәхет китерә аласың? Хәтта бала да таба алмаячак син, култык таяклы чатанбикә.

Урамда машина тавышы. Шап-шап басып, кемнеңдер аяк тузаны какканы ишетелә. Мансур килеп керә.

Мансур. Керергә мөмкиндер бит, исәнмесез! (Камиләне күреп.) Бәй, күземә күренәсеңме? Син ничек монда килеп чыктың?

Камилә (каушабрак). Ничек дип, мин ни, ни... Бик срочно Рәхимҗанны күрәсе бар иде. Әти-әнием көтеп калдылар, алар белән таныштырмакчы идем. Монда киткәнен ишеткәч, килергә булдым. Килмәгән икән. Кире китәм инде.

Мансур. Борчагыгызның пешмәгәнен яхшы беләсең бит. Әти-әниең белән танышырга бармаячак ул.

Камилә. Пешмәсә, пешерербез. Анысы күбрәк миннән тора. Менә күрерсең, Рәхимҗан мине (Башы белән Гүзәлгә ымлап күрсәтә.) һичкенә дә менә шул чатанбикәгә алыштырмаячак. (Пауза.) Ярый, миңа юлга чыгарга вакыт. Киттем.

Камилә чыгып китә.

Мансур (Гүзәлгә кулын суза). Таныш булыйк, чибәркәй. Мин сез белгән Рәхимҗанның эш буенча хезмәттәше, якын дусты. Төзелеш институтында икебез дә студент булган чактан ук бер-беребезне беләбез. Монда сөтчелек комплексы төзибез. Сезнең өчен яңалык түгелдер.

Гүзәл. Әйе, беләм. Менә әле генә Рәхимҗан иптәшнең кәләше белән дә таныштым. Бала көтәләр икән.

Мансур (гаҗәпләнеп). Нинди бала? Кем әйтте?

Гүзәл. Әле яңа гына кәләше әйтте. Мин инде аның почти хатыны, диде.

Мансур (көлеп җибәрә). Менә сиңа әкәмәт! Кычкыртып ялганлаган ул сезне. Шактыйдан бирле инде ул Рәхимҗанга сагыз кебек ябышырга йөри. Ә Рәхимҗан аны өнәми. Балага уздырып, язмышын яратмаган кеше белән бәйләргә дуракмыни ул?!

Гүзәл. Миңа болар турында ачылып сөйләмәсәгез дә була. Мин икегезгә дә чит кеше.

Мансур. Ни сөйлисез сез, Гүзәл туташ?.. (Кызның каршына килә. Күзләренә туры карап.) Йәле, күзләремә карап, яшермичә әйтегез: Рәхимҗан сезнең өчен чит кешеме?

Гүзәл, кызарып, күзләрен яшерә, башын түбән ия.

Мансур.Мәхәббәтне берничек тә яшереп булмый. Яратасыз сез аны, Гүзәл, шулай бит? (Паузадан соң.) Мин төзелешне карарга дип килгән идем. Ә менә монда, яныгызга, ни өчен кергәнемне беләсезме?

Гүзәл (иелгән башын күтәрә төшеп). Белмим. Әйтегез соң.

Мансур. Сезнең белән танышырга кердем. Икенчедән, ишегалдыгызда торган машинаның таныш номерын күреп гаҗәпләнгәнгә кердем. Әле яңа гына яныгызда булган ханымның монда ни өчен килгәнлеген беләсем килде.

Гүзәл. Нигә килгәнлеген белдегез инде.

Мансур. Әйе, бик вакытлы кергәнмен икән. Камилә – исеме шулай аның – никадәр юл үтеп, арагызны бозарга, икегез арасына кара мәче җибәререгә дип килгән икән. Ялганның аяклары кыекка шул, ерак китә алмый.

Тыштан кемнеңдер кергәне, аяк тавышлары ишетелә.

Халисә. Саумысыз!

Гүзәл. О-о, Халисә апа. Без исән-сау. Менә Казан кунагы белән дә таныш булыгыз: шушылар инде сезнең кайнатагызга сыер фермасы төзи. (Мансурга мөрәҗәгать итеп.) Ә бу Гаделша агайларның килене.

Халисә белән Мансур исемнәрен әйтеп, кул бирешеп танышалар.

Мансур. Танышуыма бик шатмын.

Гүзәл. Төсегез киткән кебек, Халисә апа. Пошаманда калган кебек күренәсез. Әллә бер-бер хәл булдымы?

Халисә. Күптән түгел генә Казаннан Җиһангир снимать иткән квартирның хуҗасы шалтыратты. Җиһангир, каты имгәнеп, шифаханәгә эләккән.

Гүзәл. Ой, бик күңелсез хәбәр икән. Бәла аяк астында ята шул. Нәрсә булды, ди?

Халисә. Мин аңлап бетерә алмадым. Ниндидер йортның өченче катыннан кер бавына бәйләнепме, тотыныпмы төшкән вакытта, бау өзелеп, каты асфальт өстенә төшеп имгәнгән, ди.

Гүзәл. Әй Алла, карак түгел бит ул. Нишләп югары каттан бау белән төшкән? Кемнән качкан?

Мансур (авыз кырына учын куеп һәм шым гына халыкка мөрәҗәгать итә). Бу мин өйдә юк чакта хатыным янына йөргән альфонс бәндә булып чыга түгелме? Исеме дә туры килә. Берәр олы түрәнең туеп сикерүче хатыны янында булгандыр инде. Харам, бозык шөгыльнең мөшкел нәтиҗәгә китерүе бик табигый.

Халисә. Нәрсә дияргә дә белмим, Гүзәл сеңлем. Әти белән әни уллары турындагы бу аяныч хәбәрне ишетү белән үк Казанга киттеләр. Мин мал-туарны ашатып, баланың мәктәптән кайтканын көтеп калдым.

Гүзәл. Ут йотканыңны аңлап, күреп торам, Халисә апа. Ярдәм генә итә алмыйм.

Халисә. Сезнең янда, идарә каршында торган җиңел машинаны Казаннан килгән, диделәр. Киткәндә, мине дә үзләре белән ала алмаслармы дип керүем иде.

Мансур. Минем машина ул, Халисә ханым. Монда инде эшләремне бетердем. (Кул сәгатенә карап ала.) Әзер булсагыз, хәзер үк кузгалабыз.

Халисә. Рәхмәттән башка ни дип әйтим? Мин әзер, Мансур туган.

Мансур. Алайса, киттек. (Гүзәлгә кулын биреп.) Ә сез, Гүзәл, мин әйткәннәргә ышаныгыз. Рәхимҗан ул аферист кызны түгел, сезне ярата.

Мансур белән Халисә чыгып китәләр.

Гүзәл (ялгызы калгач, үзалдына). Белмим инде, ышаныргамы, юкмы? Рәхимҗанның дусты авыр хәлдә калганымны күрде. Шуңа күрә мине жәлләп, әдәп саклау йөзеннән генә тынычландырырга тырышмады микән? Шактый вакыт үтте бит инде. Мин «Рәхимҗанның каләше» дип санаган кыз, үзен бик дорфа-тупас тотса да, шактый күркәм, ыспай күренә. Аның алдында мин бер бичара булып, отылып, тоныкланып калам шикелле. Ул бик ышанып әйтә. Нишләп Рәхимҗан аны, томырап торган тап-таза кызны, миңа алыштырсын, ди?! Юк, юк, матур хыял гына бу. Очынма, самими-наив булма, бахыр күңелем. Күктән җиргә төшеп, буш өметтән ваз кичәргә кирәк миңа. Мин парсыз, япа-ялгыз яшәргә хөкем ителгән, дөньяга ят итеп яратылган адәм баласы.

Ут сүнә.

Дәвамы бар.