Логотип Казан Утлары
Роман

Ана җыры (дәвамы (5))

(Башынннан УКЫГЫЗ)

10
Балалар йорты белән хушлашу болай ук дулкынландырыр дип уйламаган иде Рахман. Мәктәпне тәмамлаганда, ул инде шәһәрнең иң көчле төркемендә лидер-гитарист һәм кичләрен клубларда, барларда, кафе-рестораннарда чыгыш ясый иде. Төркемнең базасы «Төзүче» клубында, ә Рахман, музыкантлар штаты булмаганлыктан, шунда ниндидер түгәрәк җитәкчесе булып исәпләнә иде. Аның үз таланты белән акча эшләвенә детдом җитәкчеләре рөхсәт бирәләр иде. Рәхмәт йөзеннән Рахман чыгарылыш кичәсе дип аталган көнне үзе уйный торган ансамбльне алып килде һәм монда чын бәйрәм булды.
Чыгарылыш кичәсенә Фәйрүзә апа килде. Үз баласы кебек иде аңа Рахман. Әнә бит, нинди талантлы, затлы егет булып үсеп җитте ул. Рахман Гөлия дә килер дип өметләнгән иде, әмма яраткан «сеңлесе» күренмәде. Рахманга күп иттереп сәлам әйткән, ә инде «братик»ны сагынуын, юксынуын Фәйрүзә апа үзе җиткерергә кирәк дип тапты.
Алда ниләр көтәсен белмәгән балалар детдом тормышыннан котылуны зарыгып көткәннәр иде, ә бүген исә күңелләр тулды, күз яшьләре дә тамды.
Кулга тиешле документлар тапшырылды, күпмедер акча түләнде һәм... каршы ал безне «ирекле» дөнья!
Группаның җитәкчесе – «каешланып беткән» музыкант, аппаратура белән сату-алу итеп череп баеган агай, Рахманга төзүчеләрнең тулай торагындагы бүлмәдә урын тапты. Әмма шапшак тулай торакта эчкечеләр янәшәсендә Рахман яши алмады, андый атмосфера аңа чит-ят иде.
Шулай килеп чыкты, клубка еш килеп йөри торган, үзеннән сигез яшькә олырак, спорткомплекста гимнастика түгәрәкләрен җитәкләүче инструктор хатынга йортка керде ул. Әле күптән түгел ирдән аерылган, зифа буйлы, журналдагы сурәт кебек чибәр, Галина исемле бу хатын үзе беренче адымнарны ясап, Рахманның башын әйләндерде. Батып гашыйк булды Галина бу азиат кыяфәтле яшь егеткә. Җан-тән белән бирелеп сөю иде бу. Яшь егет белән шактый тәҗрибәле яшь хатынның сүз белән дә, фән белән дә аңлатып булмый торган мөнәсәбәтләренә Галинаның бер бүлмәле фатирында һичкем, һичнәрсә комачауламый иде. Сәхнәдән аеруча кызыктыра торган гитарист егеткә кызларның гашыйк булуы гына Галинаның җанын ашый, ягъни көнләштерә иде. Ә Рахманга исә рәхәт һәм, кем әйтмешли, дөнья түгәрәк иде. Тамак тук, өй җылы, яшь егеткә ни кирәк тагын – бөтен нәрсә бар. Шул ук вакытта аңарда ниндидер аңлатып булмый торган гаеп хисе дә урын алды. Болай ярамый! Башкача яшәргә кирәк дигән уй тынгылык бирмәде. Әмма һәр туган көн чынбарлыкны үзе тәкъдим итә һәм Рахман көндезләрен яраткан шөгыле белән шактый җайлы тормыш-көнкүрешнең кочагында, ә төнлә Галинаның куенында кала бирде.
Әйе, тормыш болай дәвам итәргә тиеш түгел, башкача яшәргә кирәк дигән фикер Рахманны гел кымтырыклап торды. Өстәвенә, шактый кырыс холыклы Галина аны үзенең милке итеп тота шикелле иде. Рәхәт, әмма үзеннән олырак, инде ирдән аерылган хатын белән яшәү дә ярамый торган эш, оят, хурлык сыман иде. Гөлия белә микән аның үзеннән өлкәнрәк, ирдән аерылган хатын белән яшәп ятуын?..
Дөньяда үз урынын табасы килде аның. Әмма... кайда синең урының? Ничек яшәргә тиеш син? Таянычлы, күңелеңә хуш килгән кешеләр бар, ләкин иң ышанычлы таяныч – үзең. Моны Рахман инде белә, аңлый. Аның хәзерге яшәү рәвеше озакка бармаячак – алда армия көтә. Шуңа күрә ничек бар, шулай дәвам итсен дип, чынбарлыкка кул селтәде.
Фәйрүзә апаны, Гөлияне юксына башлады ул. Аларның гаиләсен сагына дип әйтерлек түгел иде. Ә үзенең гаиләсен белми, хәтерләми – бармы ул, юкмы? Аның иң көчле сагыну хисе – кайчангыдыр җылылыкны сагыну иде – әнисеннән бөркелгән җан җылысын, аның назлы тавышын сагыну.
Бәлки, әнисе булмагандыр ул?..
Ничек инде әнисе булмасын?!
Әнисе иде, әнисе!
Детдомдагы тәрбиячеләр әти-әни була алмый, әмма ни дисәң дә, балалар тормышка чын кешеләр булып аякка бассын өчен алар бар көчләрен куйдылар. Томыш-көнкүрештә, чынбарлыкта югалып калмаска, төрле эшләрне башкарырга өйрәттеләр. Әти-әнисе белән яшәп, ун-ундүрт яшьләрендә килеп эләгүчеләр арасында хулиганнар, юлдан язучылар булгалады. Ә Рахман детдом һәм Фәйрүзә апалар гаиләсеннән башка тормышны белми, хәтерләми иде, шуңа күрәдер, бәлки, чалыш юлга аягы атламады аның.
Гомумән алганда, балалар йортыннан бөтенләйгә китү – сәер халәт. Сине беркем күзәтми, беркем ачуланмый, теләсә кая бара аласың, теләсә нәрсә эшләп була – моның өчен беркем дә ачуланмый. Бик күпләр иреккә чыдый алмыйча, аннан дөрес файдаланмыйча харап булдылар – эчеп, наркотиклар белән мавыгып, җинаять юлына басып...
Рахманны таланты коткаргандыр, мөгаен. Бәлки, алдына куелган зур максаты упкынга төшүдән саклагандыр.
Детдомнан олы юлга чыгучылар психологик яктан тотрыксыз булалар, аларда төрле куркулар көчле, иң көчлесе – киләчәктән курку. Чит-ят кешеләр яшәгән, кайнап торган тормышка кереп китәргә, яраклашырга кайберәүләр куркалар һәм теләмиләр. Гаиләдә бит ата-ана ниндидер юнәлеш бирә. Ә детдомда балалар тәрбиячеләргә бигүк ышанып җитмиләр. Бик күпләре нишләргә, кая барып төртелергә белми. Укыргамы, эшкә урнашыргамы? Үзеңә ошаган эшне табу да җиңел түгел бит әле.
Балаларны детдомда баштан ук киләчәктәге олылар тормышына әзерли башлыйлар. Кайчан да булса моннан китәчәкләрен балалар үзләре дә аңлый: кер юарга, үтүкләргә, бүлмәләрне җыештырырга өйрәнәләр. Әмма барыбер иректә үзеңә генә яши башлавы җиңел түгел.
Хәтта Рахман да, Фәйрүзә апаларда шактый вакыт яшәвенә карамастан, үзе аерым көн күрергә бигүк әзер түгел иде. Фатир өчен квитанцияләрне түләү, тормыш-көнкүреш җиһазларын куллану, акча алгач, нишләргә белмәү – болар барысы да детдом баласына, зур булмаса да, проблема булып тоела.
Детдомнан соң балалар иректәге шаяруларны кайвакыт бигүк дөрес аңламыйлар, кайбер әйтемнәр, сөйләшү алымнары сәер булып ишетелә һәм адекват кабул ителми. Үзләренең тотышы да иректә үскәннәргә бигүк аңлашылып бетми. Галина да Рахманны кинәт дорфаланасың, кочаклаганда, каты тотасың, дип битәрли иде. Рахман детдомда сеңгән бу гадәтләреннән тиз генә арына алмады, ә шулай да бу дәртле хатынның «дәресләре» киләчәк өчен бик кирәкле иде.
Детдомнан иреккә чыккач, контроль юк, шуңа күрә хөрлекне бик күпләр дөрес файдаланмый, кадерен белми, югалып кала яки фаҗигагә тарыга. Көчле характерлы, максатлы үсмерләр генә олы тормышта үзләренә урын таба алалар. Бик күпләре төрмәгә эләгә, эчүгә сабыша, фахишәлек, наркомания юлына баса. Кыскасы, тормыш җаен табучылар сирәк була. Рахман исә шул аз санлы бәхетлеләрнең берсе булып чыкты.
Белгән кешеләр, таныш-белешләр, бергә эшләүче музыкантлар аның талантына сокланып туймадылар. Ә сәхнәдә чакта сине алкышласалар, мөкиббән китеп тыңласалар, бу бәхет түгелмени?! Инструментта уйнаганда, җырлаганда, ул үзен кирәк дип саный. Аның уйнавын, җырлавын тыңласалар, үз-үзенә мәхәббәт тоя. Сәхнәгә дә җылылык эстәп чыга бит ул. Музыка, сәнгать аңа сулыш кебек кирәк була башлады.
Менә армиягә китәр вакыт та җитте. Ул моны түземсезлек белән көтте дияргә була. Галинага мәхәббәте соңга таба сүрелде кебек. Бертөрлелек, сөяркәсенең таләпчәнлеге, көнләшүе туйдыра башлаган иде. Аннары, армиягә барыбер барып кайтырга кирәк бит. Шуннан соң гына үзенең хыялын тормышка ашырырга – әнисен эзләп табарга мөмкин булачак. Бу максатка ирешү турында уйланганда, Галина бөтенләй арткы планга күчә иде.
Иртәгә өлкә военкоматына алып китәләр дигән көнне Фәйрүзә апаларга хушлашырга барды ул. Аларда шул ук иркен һава, якты бүлмәләр, биек түшәм... Рахманның күңеле тулды. Монда рәхәт көннәре күп булды бит аның. Ул аларга бик рәхмәтле иде. Гөлиянең өйдә юклыгыннан гына бик ямансу булды. Ул менә-менә кайтып җитәргә тиеш иде. Аны күрер өчен Рахман, сөйләшергә сүз табып, озаграк торырга тырышты, әмма отыры сөйләшер сүзләр калмады һәм Рахман, тагын да көтеп утырырга читенсенде, кат-кат рәхмәт әйтте дә хушлашып чыгып китте.
Аның әле Галинаны да күрәсе бар иде.
 

11

Әйе, ул Казанга үзенең тамырларын табарга дигән хыял-өмет белән килде. Шушында туган татар кешесе булуын Ходайдан сорады ул.
Сәер халәт – үзеңнең кем булуыңны белергә теләү...
Аңа ниндидер башлангыч нокта, координаталар системасы кирәк бит.
Ул бит инде татар икәненә үз-үзен ышандырды. Татар халкының бөек тарихы турында күп укый, интернетта казынып, төркиләр хакында мәгълүматлар җыя. Шуның белән бергә Казанда яши башлагач, күңелгә сүренкелек иңдерә торган сәбәпләр дә абайлана башлады. Татарларның үз тарихларына сүлпән карашын тою аеруча авыр тәэсир итте аңа. Бу күренеш сәер рәвештә үзенең серле биографиясенә дә икеле-микеле күз салырга мәҗбүр итә, ә андый халәт җанны нык әрнетә иде.
Нишләп Белоярскида чакта Фәйрүзә апаларда, аларның гаиләсендә татыган җылылык Казанда юк? Дөресрәге, нишләп андый җылылыкны монда тоймый ул? Армиядә чакта Тимурның татар телендә сөйләшмәве алай нык гаҗәпләндермәгән иде. Аның кебек урыслашкан татарлар Казанда берән-сәрән генәдер дип үзен тынычландырды.
Кайчак: «Нишләп мин болай нык борчылам соң бу нәрсәләргә?!» – дип уйлап куя ул. Ә җавап шундук әзер: чөнки үзенең кем икәнен белер өчен кирәк ул аңа!
Шуның өчен генә микәнни?..
Димәк, Тимурны гаепләп булмый. Тимурга үзенең нинди милләттән булуы һичнинди әһәмияткә ия түгел. Ул үзенең кайда, кемнән туганын белә ләбаса. Туктале, ә туган телеңне, шәҗәрәңне белү кирәк түгел микәнни?
Тимур – талантлы егет. Соңгарак калып булса да, музыка көллиятендә укып йөри. Диплом кирәк, ди. Соңгы вакытта нишләптер сөмсере коелган, аракыны күп эчә. Барабанчылар бигүк кирәк түгел шул хәзер эстрадада. Профессияңнең кирәк булмавы, асылда, син үзең кирәк түгел дигән сүз бит инде ул.
Соңгы вакытта аның белән аралар салкынайды, армиядәге дуслыктан җилләр исте. Рахман янына еш килеп йөри ул һәм, ни кызганыч, гел салмыш була. Үзе белән шешә дә кыстырып килә. Сөйләшүенең атасы-анасы юк, көнләшүе һәрбер әңгәмәдә сизелеп тора. Рахманның акча күп эшләвенә, популяр булуына ачуы чыга. Әле җитмәсә, Рахман аңа бурычлы сыманрак итеп, кинаяләп сөйләшә.
Рахманны зур һәм бик бай оешманың канаты астында оештырылган студиягә аранжировщик итеп чакырдылар. «Яшь җырчыларны, бигрәк тә чибәр кызларны үз офисларына җыясылары килгәндер җитәкчеләренең...» – диде Тимур, авызын кыйшайтып. Ул студиягә көнаралаш диярлек килеп йөри башлады. Һаман акча сорый. Әҗәткә дигән була, әмма күпме алып, бер тапкыр да кире кайтарганы булмады.
Беркөнне аракысын студиядә аз-азлап эчеп утырды. Шешәсенең төбенә җитәрәк:
– Армиядә очрамасам, бәлки, Казанга килә алмаган булыр идең, – диде ул кадаулы тавыш белән.
– Башка чарам калмас иде, барыбер килгән булыр идем, – диде Рахман. – Кая барыйм инде мин? Тел төбеңне чамалыйм, ни әйтергә теләгәнеңне беләм. Рәхмәт сиңа. Монда килгәч, беренче көннәрдә ярдәм иттең. Бәлки, бурычлы дип уйлыйсыңдыр мине?
– Юк ла инде, – дигән булды Тимур. – Ташла. Син тәки таба алмадың әниеңне, кем икәнеңне дә белә алмадың, – дип, Рахманның ярасына тоз сибеп куйды ул.
– Мәскәү телеканалларына тагын запрос җибәрдем әле, – диде Рахман уйга калып.
– Белүемчә, күп яздың инде син Мәскәүләргә... Ә шулай да, бәлки, монда килүең дөрес булмагандыр... Бәлки, син бөтенләй татар түгелсеңдер?..
– Татар түгел, берәр төрле чурбан булсам да, монда килүем дөрестер, – диде Рахман, ачуын яшермичә. – Син хаклы түгел!
– Бәлки... – диде Тимур, читкә карап. – Мин татардыр дигән фараз белән яшисең... Үзең татарлыктан бөтенләй читкә каерылган эстрадага хезмәт итәсең...

– Ә син үзеңне татар дип саныйсыңмы? – диде Рахман, тавышында ачуын яшермичә.
– Иң мөһиме – мин кем икәнемне, кайда туганымны беләм, – диде Тимур, урындыгында киерелеп.
– Син үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең, әмма кемлегең белән канәгать түгелсең. Шуңа күрә кешеләрнең гел начар сыйфатларын, тормышның пычрак якларын гына күрәсең. Синнән мин татарлар турында да, татар халкының сәнгате хакында да бер уңай фикер, яхшы сүз ишеткәнем юк.
Тимур чыраен сытты:
– Ну, кара инде татар эстрадасын!
Рахман көлемсерәп куйды:
– Синең тәнкыйтең бит сәнгать өчен борчылудан түгел. Уңышка ирешә алмаганга ачулы син эстрадага.
– Мин синең кебек үк талантлы түгел шул, – диде Тимур чәнчүле тавыш белән. – Тормыш эстрадага килеп терәлмәгән, аннан башка да яшәргә була.

– Мин килешәм синең кайбер фикерләрең белән. Сәнгатьне күтәрергә мөмкинлекләр юк түгел... Аның потенциалы бар.
– Давай, давай, күтәреп кара, – дип мыскыллы елмайды Тимур.
– Тирә-юньнән, кешеләрдән зарлану, тормыштан канәгать булмау – асылда, үз-үзеңнән канәгатьсезлекнең сублимациясе ул.
Тимур чыраен сытты:
– Бигрәкләр дә акыллы инде үзең.
– «Тегеннән башка яшәп була, моннан башка да яшәп була...» – диде Рахман, кыза башлап. – Көчсезлегеңне тану түгелме соң бу? Башыңны җүләргә салсаң, бөтенләй читкә китеп, тау куышында да яшәргә була. Үз бәхетеңә каршы көрәшүче син, Тимур!
– Бәхет... Бу вәхши дөньяда бәхетле кеше бармы соң ул? – дип мыгырданды Тимур.
– Үзеңнең туган җиреңдә, үз өеңдә яшисең. Әти-әниең исән. Бөтен мөмкинлекләр, уңай шартлар бар. Берәр зур максат куй алдыңа!
– Уйлап чыгарган максат нигә ул? Тагын уйдырма максатка таба үрмәлимме?
– Файдалы максат тап. Мәсәлән, татарча сөйләшергә өйрәнү. Туган телдә сөйләшергә өйрәнү, минемчә, зур максат, бик кирәкле максат.
Тимур кеткелдәп көлеп куйды:
– Миңа нәрсәгә ул? Татар теле нәрсә бирә миңа? Тормыш-көнкүрештә телгә ихтыяҗ булса гына, аны өйрәнәчәкләр. Ә болай өндәп, үгетләп, мәҗбүр итеп – булмаячак... Татар телендә сөйләшүчеләр күзгә күренеп кими. – Ул авыр сулап куйды. – Ә менә инглизчә белергә кирәк.
– Башта үз телеңне өйрән.
Тимур Рахманны каты гына «чеметергә» булды:
– Әниеңне табарга, үзеңнең кем икәнеңне ачыкларга ярдәм итәр дип, Фәйрүзә апаңнардан татарчага өйрәнгән булгансың. Менә, татарча шәп сөйләшәсең, ә үзең һаман чыгышыңны да ачыклый алмыйсың, ата-анаңны да, туганнарыңны да табалмыйсың...
– Тимур, гафу ит, минем эшем күп, – диде Рахман, үзен көчкә тыеп.
– Комачаулыйммыни? – дип, ямьсез итеп елмайды Тимур.
– Бүген эшләр тыгыз.
– Син театр актрисасы белән шухрый-мухрый дип ишеттем, – диде Тимур, урыныннан кузгалып.

– Шуннан?
– Айгөл исемлеме әле ул?.. – Тимур чыраен җыерды. – Ошамый миңа ул актриса. Чибәрен чибәр...
– Син ул катнашкан спектакльләрне караганың бармыни?
– Бар. Бер тапкыр сөяркә кызым үгетләгәч, барган идем. Ошамады. Тимурның актрисаны яманлавы да көнләшүдән икәне көн кебек ачык иде, шуңа күрә Рахман бәхәсләшеп тормаска булды һәм:
– Тимур, гафу ит, миңа хәзер кичекмичә өйгә кайтырга кирәк, – диде. – Онытып җибәргәнмен – бүген җыештыручы апа килергә тиеш бит. Фатир ачкычын бирмәгән идем аңа.
– О-о-о, җыештыручы тотасың, ә! – диде Тимур ишек катыннан. – Череп баедың инде. Аристократларча җиффәрәсең. Ярый, пока! – дип, Тимур студиядән чыгып китте.
Кайтырга кирәк дип, Рахман юри әйтте. Җыештыручы иртәгә генә киләчәк. Тимурдан туйды ул. Тәмам җаны бизде. Ә бит армиядә алар бик якын дуслар иде. Үзгәрде, нык үзгәрде Тимур. Туып-үскән шәһәрендә, уңай шартларда яшәп, үзенә урын табалмый. Хәмер эчүе дә түбәнгә сөйри инде, уңышка ирешә алмавы да төшенкелеккә этәрәдер. Кайсысы беренчел соң – аракы белән мавыгуымы, әллә уңышсызлыгымы? Эчкәнгә шушы хәлдәме ул, әллә уңышка ирешә алмаганнан эчәме? Монда боҗра барлыкка килгән...
Аңа үз акылыңны биреп булмый шул, үгет-нәсихәтнең фәтвасы юк. Кызганыч!
Болай да күңелдә төкселек хөкем сөрә иде, Тимур бөтенләй кәефне кырып китте. Җитмәсә, Айгөл турында сүз кузгатты бит әле.
Бер җырчы кыз студиягә җыр яздырырга үзенең Айгөл исемле иптәш кызын да алып килгән иде. Икесе дә – Казан кызлары, бер мәктәптә укыганнар, бала чактан ук дус булганнар. Айгөлнең чын студияне, җыр яздыру эшен күрәсе килгән икән. Җырчы кыз Рахманга берничек тә тәэсир итмәде – төс-бите белән дә, җырлавы белән дә. Җиңел генә, мәгънәсез буш бер җырны башкарды ул. Ә менә театрда актриса булып эшләүче Айгөлгә Рахман шундук гашыйк булды. Айгөл дә, студиягә килеп кергән минуттан ук Рахманга карата күңелендә ярату хисен тойды.
Алар очраша башладылар. Әмма бу мәхәббәтнең гомере бик кыска булып чыкты.
Айгөл катнашкан спектакльләрне карау белән үк әле күптән түгел генә табигый рәвештә кабынып киткән якты хисләр, сәхнәдәге тозсыз кыланулар, актрисаның эчке фальшы аркасында тиз арада сүрелүгә таба китте. Театрны яратмады, кабул итмәде Рахман. Театр тормышының эчке ягын да күргәч, җаны бизде дияргә дә мөмкин һәм, Айгөлнең гаҗәпләнүенә җавап итеп, ул:
– Фальш күп, – диде. – Сәхнәдә дә, театрның үзендә дә.
Ни гаҗәп, театрга карата булган капма-каршылыклы ике мөгамәлә ике яшь йөрәкнең арасын салкынайтты да куйды.
– Син театрны аңламыйсың, – диде аңа Айгөл, чын күңелдән үпкәләп.
– Сәнгатьне аңларга түгел, тоярга кирәк, – диде Рахман. – Ихласлыгы булмаган нәрсәне ничек кенә тәкъдим итсәң дә, җанга ятмый инде ул.
Дөресен әйткәндә, спектакльләргә караганда, аңа Айгөлнең тормышта уйнавы күбрәк ошамый башлаган иде.
– Син ясаган аранжировкалар, концертлардагы чыгышларың, үзең язган көйләр барысы да ихластанмы? – диде Айгөл шелтәле тавыш белән.
– Музыкада фальш аермачык ишетелә. Көйне, җырны тоемлау иң томана кешегә дә салынган. Ә актёрның уйнавы, әйткән сүзләре, хәрәкәтләре коллектив сәнгатьтә, ялган көе дә яшеренә ала. Үпкәләмә. Мин бит сиңа актриса дип кенә гашыйк булмадым, – дип, Рахман кызны иңеннән кочты.
Әмма Айгөлнең инде чын-чынлап хәтере калган иде.
– Син үзеңнең сәнгатеңне генә өстен күрәсең... – диде ул усал тавыш белән. Рахманның да кыяфәте кырысланды:
– Әйтмә миңа шул «сәнгать» дигән сүзне! Гомуми төшенчәләр иҗатның кыйммәтен бетерә, шәхесләрне каплый. Кеше үзен-үзе дөньяга тәкъдим итә – фәкать шул гына. Күпме дәрәҗәдә сәләтле, иҗаты ни дәрәҗәдә күңел төбеннән чыга – шунысы гына мөһим. Мин синең белән театрга йөри башлагач, бер фикергә килдем: сәхнәгә атлыгучылар арасында өч категория бар. Беренчеләре – мин-минлекне канәгатьләндерергә теләп, дан-шөһрәт өмет итеп, сәхнәгә атлыга... Икенчеләре – дөньяда үзенә карата мәхәббәт җитмәгәннән һәм җылылык эстәүдән. Өченчеләре – башкалардан өстен буласы, хакимлек итәсе килүдән.
– Ә мин ник сәхнәгә гашыйк дип уйлыйсың? – дип сорады Айгөл, сагаеп.

– Белмим, – дип елмайды Рахман.
– Ә син?.. Әллә каян күренеп тора: син дә бит сәхнәдә үзеңне рәхәт хис итәсең.
– Миңа кешеләр мәхәббәте, кешеләр ихтирамы кирәк, – диде Рахман, тирән сулыш алып. – Сәхнәдәме, башка җирдәме... Бала чактан ук аңладым – уен коралында уйнаганда, җырлаганда, мине яраталар. Үземнең бу дөньяга кирәклегемне исбатлыйсым килгәннән сәхнәгә атлаганмындыр... Мин өч яшемдә бик нык туңдым... Поезддан төшкәч... Һаман әле җылынып җитә алмыйм...
– Минем өчен иң җылы урын – театр! – диде Айгөл, тәмам кәефсезләнеп.
– Тормыштагы фаҗигане сәхнәдән биреп булмыйдыр ул. Актёрның уйнавына «ышандыра» яки «ышандырмый» дип бәя бирүләре сәер. Ышаныр өчен бик беркатлы булырга кирәктер. Мин, мәсәлән, актёр сәхнәдә спектакль вакытында чын-чынлап егылып үлсә дә, табиблар килеп, медицина нәтиҗәсе ясамыйча, заключение астында врачның пичәте белән имзасын күрмичә, актёр үлгәнгә ышанмаячакмын.
– О-о-о, сизәм, синең үзеңә табибка күренергә кирәк, – дип көлемсерәде Айгөл.
Рахман, көлеп, кул селтәде:
– Әй, барыбер кайда норма, кайда тайпылыш башланганын медицина әлегә билгели алмый.
– Беренче егетем минем белән гел политика турында сөйләшә иде... – дип, уйга калды Айгөл.
– Бәлки, ул синең белән ни турында сөйләшергә белмәгәндер?..
– Бәлки. Син дә минем белән сөйләшергә юньле сүз тапмыйсың. Кирәкмәгән анализлар белән башны катырасың. Соңгы вакытта әллә нишләдең син. Аракы белән еш мавыга башладың. Нәрсә җитми сиңа, аңламыйм? Син популяр музыкант... Сине яраталар...
– Күңел ятимлеге бимазалый мине, – диде Рахман басынкы тавыш белән. – Ул газапны берни баса алмый.
– Минем белән танышу да бу халәттән арындыра алмыймы?
– Гафу ит, синең белән мин ялгызлык тоймыйм, әмма күңел ятимлегеннән мәхәббәт кенә арындыра алмыйдыр.
– Мин ятим дип, бөтенләй үк төшенкелеккә бирелергә кирәкми, – диде Айгөл, ихластан борчылып. – Башкаларның хәленнән килмәгәнне булдырасың бит син. Синең кебек талантлылар аз. Шөкер итеп, рәхәтләнеп яшәргә кирәк. Барысы да әйбәт бит. Кыска гына вакыт эчендә әллә нишләдең... Ник алай?
– Ятимлек газабы ул минем тирәндә яши. Ә мондый төшенкелеккә бирелүемнең сәбәбе чак кына башкарак. Эстрада, андагы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җанны биздерә башлады. Эшем – иҗади, яраткан шөгыль-кәсебем бар... Җан таләбе буенча эшлим шикелле. Әмма шунысы бар: имансыз, тозсыз кешеләр белән уртак тамырга килеп, яраклашып, алдауларга, фальшка түзеп яшәү бик авыр... Кайвакыт хәтта илһам бөтенләй югала.
– Абсолют музыкаль слухлы булуның да начар ягы бар икән, – дип чеметеп алды Айгөл. – Әллә нинди башкалар ишетмәгән фальшларны ишетәсең... Гел дөрес кенә яшәп булмыйдыр инде ул. Бөтен җирдә ясалмалык була. Кем әйтмешли, весь мир – театр...
– «Весь мир – театр» дип, кешелек дөньясын театр итеп күрергә теләүчеләр, ясалмалыкны хуплаучылар әйтә. Андый дөньяда үзең булмаска җайлы, башкаларны алдарга уңай.
Алар шактый вакыт дәшми утырдылар.
– Фотоларыңны күрсәткәндә, бер бурят кызы турында әйткән идең... – диде Айгөл паузадан соң. – Исеме ничек әле?
– Алтана, – диде Рахман, моңсу елмаеп.
– Син шуны сагынасың бугай.
– Әйе, сагынам, – диде Рахман, кызга туры карап. – Үткәннәрне, элек очраган кешеләрне кем сагынмый инде?!
– Аның белән телефоннан аралашып торасыздыр?
– Аралаша идек. Күптән түгел кияүгә чыкты. Бүтән шалтыратмаска кушты.

– Син аны һаман да яратасыңмы әллә?
– Кайчандыр бер яраткан кешене гомер буе яратасыңдыр инде ул.
– Кызык... һәм сәер.
– Мәхәббәт юкка чыкмый, кайдадыр күңел төпкелендә уелып кала.
Уелып дип әйтү дөрес түгел, сурәт, картина булып саклана. Инде ул кешене яратмыйсың кебек, әмма кала ул хис, аны фәкать башка хисләр, башка кешене ярату хисләре каплый һәм күрсәтми. Торымнан-торымга элекке мәхәббәт сурәте барыбер күренә, беркая да югалмый ул.
– Минем сиңа кирәгем калмады, ахрысы. Элекке мәхәббәтеңнең картинасы күренә башлады бугай. Миңа булган хисләр картинасын да янәшә элеп куй инде.
Айгөл елмайды, әмма елмаюында усаллык та чагылды.
– Айгөл, үпкәләмә, зинһар. Шулай фәлсәфәгә бирелә торган гадәтем бар бит инде минем. Гел үпкәләргә торасың. Бу кадәре үпкәчел булырга ярамый.
– Ә синең беренче мәхәббәтең ничә яшеңдә булды?

– Унбиштә.
– Аңа ничә яшь иде?
– Ундүрт. Сабыйлар мәхәббәте иде ул.
– Детдомдамы?
– Белоярскида, әмма детдомның үзендә түгел.
– Аның исеме ничек иде?
– Гөлия.
– Аның белән элемтәң бармы?
– Соңгы вакытта телефоны – «номер не существует» дип җавап бирә. Әйе, соңгы вакытта Гөлия белән элемтә өзелде. Аңарчы телефоннан аралашып торалар иде алар. Бигрәк ямьсез хәбәр – «номер не существует...» Әмма Гөлия Рахманның үзендә һәрвакыт «существует». Ничек кенә булмасын, Гөлия аның хәтерендә тиктормас матур җәнлек кебек, вакыт-вакыт сайрар кош кебек, усал да, ягымлы да, холыксыз да, «тәти» дә, үзе чибәр дә, үзе кайвакыт җанбиздергеч тә бер җан иясе булып сакланачак. Беренче мәхәббәте бит ул аның, тәүге сөю уты ничек инде «не существует» ди?! Аның уты бөтенләй сүнмидер, сүренке көннәрдә, исемен атау белән күңелнең кайбер почмаклары яктырып-яктырып китә – бу тикмәгә түгел ләбаса.
Их, Гөлия, Гөлия!
 

12
Рахман белән Айгөл шул көнне бер-берсеннән ерагаюны тойдылар. Моның өчен турыдан-туры әйтерлек бернинди сүз кирәкми иде. Аралары салкынайды – уртак мәнфәгатьләре булмаганнанмы, әллә аралары салкынайгангамы? Ничек булса да барыбер түгелмени? Юк якынлык, юк. Бер-берсен ныгытып, чын-чынлап яратучы кешеләр уртаклыкны табалар. Сәхнәдә кем нишли, нинди сәнгать яхшырак... Мәхәббәттә болар бернинди әһәмияткә ия түгел. Сәясәт, вазгыять, илдәге икътисад, элеккеге сөяркәләр – боларның кирәге юк, ике кеше бер-берсенә якын булса, читтән-тыштан беркем дә, бернәрсә дә комачаулый алмый. «Үз кешең булу кирәк. Аны махсус эзләп табу мөмкин түгел. Хәтта газиз әниемне дә таба алмыйм бит...» – дип, Рахман шактый вакыт боегып йөрде. Бик тиз сүрелде мәхәббәт. Сәбәпләр күп шикелле, ә менә иң төп сәбәп кайсысы? Мөгаен, Рахманның үзендәдер ул. Казанга килгәндәге илһам югалды – хыяллар тормышка ашмады, иң мөһим сорауларга җавап табылмады, көткән өметләр җуелды.
Айгөл белән аның арасындагы мәхәббәт тә терәк була алмады, канатлар да үстермәде. Ә инде кызның әти-әнисе белән аралашканнан соң, актрисага карата тәмам суынды, бернинди җылы хисләре калмады. Айгөл аны үзенең туган көненә өйләренә чакырды. Күңеле тартмаган иде Рахманның, шулай да барырга булды.
Өйләре ямьле, сый-нигъмәтләре мул вә тәмле иде. Ләкин Айгөлгә егерме ике яшь тулган көн бәйрәм төсеннән мәхрүм булып чыкты.
Рахманның кергәндә үк төксе чырайлы булуы, үзен ясалма рәвештә дә шат итеп күрсәтә алмавы өстенә, бу өйдә аның турында барысын да белүләре мәҗлес һавасын каралҗымлатты, якыннан танышу күңелләргә кинәнү иңдермәде.
Айгөлнең әнисе Шәмсия – редакциядә мөхәррир булып эшләүче, эре сөякле, хәйран матур йөзендә яшьлектән калган гүзәллеген саклаучы, үткен күзле хатын – салкын тавыш белән:
– Күптән кызымның очраша торган егетен күрәсем килгән иде, – дип каршы алды. – Телевизордан күргәнем бар... Экраннан күрү бер нәрсә...
Шәмсия егетне җентекләп күзәтте, Рахманга бу ошамады, ник монда килгәненә ул шундук үкенә башлады.
Әтисе Хисмәт – университетта факультет җитәкләүче техник фәннәр докторы – вәкарь кыяфәт белән, каяндыр өстән карап, кызы затлырак егет табарга лаеклы дигән кыяфәтен, бик тырышса да, яшерә алмады.
Рахманга, нинди генә талантлы булмасын, барыбер диплом кирәклеге турында, алга таба ничек яшәргә тиешлеге хакында вәгазь укучы галим атаның үз гаиләсендә дә нотык-нәсыйхәтләре белән туйдырганы күренеп тора иде. Бу заманда төпле профессия кирәк булуны кат-кат ассызыклаганнан соң, Хисмәт сорап куйды:
– Алга таба нинди планнарың бар?
Нинди «ал», нинди «план» – Рахман ничек җавап бирергә белми аптырашта калды.
– Әниемне табарга телим – шул минем планым, – диде ул.
Шуннан соң Хисмәт ата-ананың, гаилә тәрбиясенең әһәмияте, яшь гаиләне ике якның да шәҗәрәсен өйрәнүдән башлау зарурлыгын тәкрарларга тотынды. Табындагы тәмле ризык та, Айгөлнең чуар киеме дә, фатирның затлы җиһазлары да күңелдә бәйрәм тудырмады. Торымнан-торымга Айгөлне туган көне белән котлаган булып, асылда рәсми җыелышларда сөйләшә торган пафослы әңгәмә алып бардылар. Хисмәт шактый гына салган иде инде, тагын берничә рюмкадан соң әллә кайчаннан бирле җыелып килгән канәгатьсезлекләрен чыгарып салды. Гаиләләрнең таркалуы, милләт, тарих, киләчәк, заман, ил-көн... Бу темаларга бертуктаусыз сөйләшүе Рахманны нәрсәдә булса да гаепләргә тырышкан сыманрак та яңгырады. Тел төбеннән аңлашыла: имеш, аның кызы, яшь булса да, профессиональ театрда эшләүче актриса, Рахманнан өстенрәк, шуңа күрә егеткә югарырак үрләргә омтылу мәслихәт, имеш, бу гаиләгә тәңгәл килер өчен рухи һәм матди үсеш кирәк, имеш, шул чагында гына бу гаиләнең кияве булырга хакы бар.
Шәмсиянең әңгәмәгә тыгылып куюыннан да бернәрсә үзгәрмәде, үзе эшләгән редакциядә куллана торган төссез штамплы фикерләре белән иренең лыгырдавына буталчыкларны өстәде генә. «Болай барса, милләт бетәчәк... Милләт беркайчан бетмәячәк... Бетсен... Кайчан да булса барлык милләтләр бетәчәк... Милли җанлылык... Телне саклау... Гореф-гадәтләрне онытмау...» Ир белән хатынның сүз көрәштерүен читтән берәү тыңлап торса, монда кызларының туган көне дип тә, кунакка аның егете килгән дип тә уйламас иде, мөгаен. Мондый бәхәсләрне Казанда Рахманның күп ишеткәне бар. Соңгы вакытта аеруча модада мондый буш бәхәсләр.
Айгөлнең әнисендә Белоярскидагы Гөлиянең әнисе Дания чалымнарын күрде Рахман. Шәмсия кичәнең һавасын куертып, Рахман эшли торган даирәләргә дә тибеп үтте:
– Эстрададагы ямьсез күренешләргә исем китә. Гомумән, анда татар культурасына потребительское отношение генә хөкем сөрә бугай хәзер.
– Ярар инде, әни, Рахман үзе дә эстрададагы ямьсез күренешләрне гел тәнкыйтьләп тора, – диде Айгөл.
Аның болай да инде Рахман белән аралары соңгы вакытта суынганга эче пошып йөри иде. Әти-әнисенең кунакны җылы каршы алмаулары бөтенләй кәефен сүндерде.
Әтисе дә, әнисе дә Рахманны нәрсәдә булса да рисвай итәргә, «тотарга» тырышкан сыман сөйләшеп утырдылар. Айгөл белә – әнисен Рахманның популяр музыкант, төскә-биткә чибәр, әллә каян күзгә ташлана торган затлы егет булуы шүрләтә. Янәсе, киләчәктә кызы аның белән язмышын бәйли калса, тотрыклы гаилә булмаячак, Рахман, хөрлек яратучы зат, Айгөлне санга сукмаячак, үз көенә яшәячәк һәм йөриячәк. Әтисен исә Рахманның ятимлеге, нәсел билгесезлеге пошаманга калдыра. Айгөл гади генә, кешеләрчә, берниди шик-шөбһәсез, кинаяләрсез сөйләшеп утыруларын теләгән иде дә бит... Юк, булмады. Әле никахлашу турында сүз кузгалганы юк лабаса. Рахман үзе бөтенләй бу турыда уйламый да. Айгөл әллә ничә тапкыр сүзне сорау-төпченүләрдән башка юнәлешкә борып җибәрергә тырышып карады, әмма Рахманны өнәмәү әтисе тарафыннан да, әнисе ягыннан да гел үзен сиздереп торды.
– Эстрадада зәвык дигән төшенчә бөтенләй юк хәзер. Кем ничек булдыра, кем нәрсә тели... – дип сукрануын дәвам итте Шәмсия.
Рахманның чыгып китәргә исәбе бар иде инде, Айгөлне кызганып кына, аның туган көне хөрмәтенә утыра бирде.
– Мине күбрәк татарларның үзара мөнәсәбәтләренең гариплеге борчый, – диде ул, тавышында әңгәмәдән туйганын белгертеп.
– Иң ямьсез күренеш нинди, атый аласыңмы? – дип кызыксынды Хисмәт.

– Хөсетлек.
– О-о-о, хөсетлек татарга гына хасмы? – диде Хисмәт, утырган урынында киерелеп. – Хөсетлек һәр кешегә салынган. Бер уңышка ирешкән кешегә, аңа бәла килгән сурәттә дә барыбер көнләшеп карыйлар. Элеккеге бәхетле чакларын да гафу итә алмыйлар. Чирләсә дә, хәтта үлеп китсә дә, аңардан көнләшү дәвам итә.
– Казанда мин башка җирдә очратмаган гариплекләргә тап булдым, – диде Рахман.
– Бәлки, хыялларың монда тормышка ашмаганга гына сиңа шулай тоеладыр? – диде Хисмәт, күзләрен чекрәйтеп.
– Менә, сез туган тел турында күп сөйләдегез... Мәсәлән, кешеләр үзләренең туган телләрен югалтып баруга минем хыялларымның ни катнашы бар?
– Тел югалу безнең проблема гына түгел ул. Халыкның милли үзаңын уяту мәслихәт, – дип куйды Шәмсия.
– Төп сәбәп тирәндәрәктер, минем уйлавымча, – диде Рахман. Хисмәт алгарак иелде:
– Йә, йә, нинди сәбәп ул?
– Казан татарлары төрле этнослардан укмашкан.
– Чиста милләт бармы соң ул? – дип көлемсерәде Хисмәт. – Син үзеңнең чыгышыңны ачыклый алмаганга төрле сәбәпләр эзләп маташасыңдыр. Мин беләм синең язмышыңны... Менә син үзеңнең нинди милләттән икәнеңне белмисең бит. Ә татар халкына тартыласың. Димәк, татарда үзеңә якынлык, күңелеңә хуш кыйммәтләр тоясың... Шуңа татар булырга телисеңдер...
Рахманның ачуы килә башлады.
– Мине мисал итеп алмасагыз да була, – диде ул, инде табыннан торып китүдән чак кына тыелып. – Мондый очраклар ул берән-сәрән генә. Саламга ябышкан кырмыска кебекмен. Мин әниемне эзлим. Минем язмышымда эшегез булмасын! Сез сорадыгыз, мин җавап бирдем.
Аның бу сүзләреннән соң тынлык урнашты. Хәтта стенадагы сәгатьнең келт-келт итеп йөргән тавышы аермачык ишетелде.
Рахман тәгаен сизде, аермачык күрде: ошатмадылар аны монда. Аңлашыла, Хисмәткә аның ятим, ата-анасыз кеше булуы ошамый. Зур театрда актриса булып эшләүче, карьерасын әйбәт кенә башлап җибәргән бердәнбер кызының кем баласы икәнен белмәгән бер килмешәк белән йөрүе гарьләндерә. Бернинди киная, төрттерүләр булмаса да, Рахман моны аңлый лабаса. Ә аңа барыбер иде инде. Мондый кешеләргә ошады ни дә, ошамады ни, боларның ихтирамына мохтаҗ түгел лә ул. Болар үзләрен әллә кемгә куеп, зур төшенчәләр белән сату- алу итәләр. Ә үзләренең беркемгә кирәк түгеллекләрен, чынбарлык алардан тормаганны әллә аңламыйлар, әллә аңламаган булып кыланалар.
– Милләтне саклау турында күп сөйлиләр монда, – диде Рахман, алга таба ни турында сөйләшергә белми аптырап утырган Шәмсиягә карап. – Әмма сөйлиләр генә. Кая карама, кемне тыңлама – ясалмалык, пафос, фальш, ялган, әшнә-кодалык...
– Тәнкыйтьләп утыру җайлы ул, – диде Хисмәт, капкан виноградын йоткач. – Үзеңне татар дип санагач, монда ябышкач, син, талантлы, энергияле кеше буларак, нәрсә эшләдең, нинди хезмәт күрсәттең фальшка, ялганга, әшнә- кодалыкка каршы?
Рахман гаилә башлыгының ямьсез, пырдымсыз, җанбиздергеч кеше икәнен күрде. Моңарчы борын кырыендагы миңенә дә игътибар итмәгән булган икән. – Бәлки, мин адашып йөримдер... – диде ул Хисмәткә, никтер елмаеп. – Ә менә сез, галим буларак, нәрсә майтара алдыгыз соң?
– Менә монысында синең эшең юк, энем! – диде Хисмәт, кинәт тавышын күтәреп.
Айгөл бәхәснең ызгышка китерү ихтималын алдан ук сизеп утырган иде, әмма хәтта ул да талаш чын-чынлап кубар дип көтмәгән иде.
– Җитте инде, әти! – дип җикерде ул. – Туган көнемне билгелибезме без, әллә хәл ителмәслек проблемаларны чишәргә җыелдыкмы?!
Рахман, рәхмәт әйтеп һәм гафу үтенеп, урыныннан кузгалды. Айгөл аны озата чыкмакчы иде, Рахман:
– Кирәкми, – диде.
Айгөл, үҗәтләнеп, аңа иярә башлагач, Хисмәт:
– Айгөл! Кил, утыр! – дип боерды.
Чыгып киткәндә, Рахман хәтта саубуллашмады да, шулхәтле авыр халәттә иде ул.
Әле караңгы төшмәгән иде. Кая барганын да чамаламыйча, урам буйлап атлады. Соңгы вакытта көчәйгән икеле-микеле уй-хисләр бөтен вөҗүден әсир итте.
Белоярскида канат җәйгән өмет бөтенләй юкка чыгар микәнни? Фәйрүзә апа очрагач, үзәктә кабынган һәм моңарчы җылы биреп торган учакның көлен вакыт җиле себереп түгәр микәнни? Тәннәрне чемердәткән, күңелнең иң тирәндәге кылларын чирткән моңлы җыр төш кенә булып калыр микәнни?
Монда тумады микәнни ул? Монда түгел микәнни аның тамырлары?..
Кремль урамы... Элекке Ленин урамы... Башня... Башнядагы сәгать, Муса Җәлил һәйкәле... Сабый чагында ук монда булганы бар шикелле бит югыйсә... Әллә соң шулай булуын тели генәме? Үзен-үзе моңа ышандырган гынамы әллә?..
Бигрәк авыр көн...
Мөгаен, монда беркайчан да теләгенә ирешә алмас ул. Эзләгән кешеләрен таба алмаячак. Эзләгән нәрсәләргә тап булмаячак.
Айгөл телефоннан таң атканчы диярлек элемтәгә керергә маташты, әмма Рахман җавап бирмәде, хәтта телефонын сүндереп үк куйды. Шуннан соң алар инде бүтән очрашмадылар да, телефоннан да сөйләшмәделәр.
Өзелде, тәмам!

Дәвамы бар.