Логотип Казан Утлары
Роман

Ана җыры (дәвамы (4))

(Башынннан УКЫГЫЗ)

7
Беркөнне детдомда башкалар өчен гап-гади, әмма Рахманның күңелен җилкеткән һәм алга таба язмышын үзгәртәчәк зур вакыйга булды.
Китапханәгә олы яшьтәге апа эшкә урнашты. «Тётя Фая» дип, балаларга тәкъдир ителгән бу апа киеме, төс-кыяфәте, килеш-килбәте белән детдом хезмәткәрләренә бөтенләй охшамаган иде. Чәчләренә бераз чал кергән илле-алтмыш яшьләрдәге ягымлы апа Татарстанның Актаныш районыннан килгән һәм чын исеме Фәйрүзә иде. Белоярскига аны панельле йортлар төзү комбинаты директорының урынбасары булып эшләүче улы Идрис алып килгәне беленде.
Озак еллар мәктәптә тарих һәм география укытып, лаеклы ялга чыккан бу якты йөзле апа, монда килгәч, эшсез утыра алмаганлыктан, йортлары янәшәсендәге шушы детдомга эшкә урнашты – яшь китапханәче декрет ялына китеп барган иде.
Фәйрүзә апа сәвит чорында белем алган һәм чын мәгънәсендә шул чор педагогы – һич кенә дә эшсез тормый, китапханәдән чыгып, балалар белән аралаша, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибә, җыештыручы хатынга ярдәм итә иде.
Бер тапкыр, китапханәгә шактый озак беркем дә аяк басмагач, ул залга чыгып, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә тотынды. Бу вакытта балалар тәбәнәк өстәлләрдә рәсем ясап утыралар иде. Фәйрүзә, туган якларын сагыныптыр инде, борын төбенә генә җырлап йөрде.
Идел бит ул, Идел бит ул,

Идел бит ул, киң бит ул;

Томанлы көн, караңгы төн –

Без аерылган көн бит ул.
Балалар, таныш түгел телдә тонык кына ишетелгән җырга илтифатсыз калып, үз эшләре белән мәшгуль булдылар. Китапханәче апа рус милләтеннән түгел икән – моның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең?
Бер Рахман гына, ясый башлаган рәсемен ташлап, Фәйрүзә апасы янына килеп басты. Фәйрүзә апа аңа елмаеп карап алды да җырлый-җырлый, гөлләргә су сибүен дәвам итте. Икенче тәрәзә төбендәге гөлләргә күчкәндә, Рахман аңа иярде. Малайның җырны йотлыгып тыңлавын күреп, китапханәче апа эшеннән туктады һәм малайның башыннан сыпырды:
– Как тебя зовут?
– Роман, – диде Рахман, чак кына ишетелерлек итеп.
– Әй, бала, бала, – дип куйды апа татарча.
Рахманның тәне буйлап җылы дулкын йөгереп үтте. Аның йөзе кинәт яктырып китте:
– Бала, – дип кабатлады ул. – Бала...
Фәйрүзә бу ятимнең җырны үтә җитди кыяфәт белән сокланып тыңлавыннан
гаҗәпкә калган иде, ә хәзер инде «бала» сүзен аның артыннан кат-кат кабатлап текәлеп карап торуын күреп аптырап китте.
– Ты откуда? – диде ул, ягымлы итеп. Рахман дәшмәде.
– Откуда тебя привезли?
– Не знаю.
– Родители есть?
– Мама, – дип пышылдады малай.
– Где она?
– Не знаю.
– Тебе песня понравилась?
– Да.
– И тәтием, – диде апа, күз яшьләрен көчкә тыеп.
– Тәтием... – дип елмайды Рахман.
Фәйрүзә күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тизрәк китапханәгә китте. Ә Рахман аңа иярде.
Апа артыннан китапханәгә кергәч, Рахман тавышын көрәйтеп:
– Бала... – дип кабатлады.
– «Бала» дигән сүз ошадымы әллә? – диде Фәйрүзә, малайны урындыкка утыртып.
Җавап урынына:
 – Тәтием... – диде Рахман шат тавыш белән.
– «Тәтием» – татарское слово. Это значит – «хорошенький мой». Ты ко мне подошёл... Может я похожа на твою бабушку? У тебя есть бабушка?
– Нет... Не знаю... – Рахман Фәйрүзәгә күзләрен тутырып карады. – Вы красиво поёте.
Фәйрүзә малайның башыннан сыйпап:
– Что ты сказал?! – диде.
– Вы красиво поёте, – дип кабатлады Рахман, кыюсыз гына.
– Сладенький мой! – диде Фәйрүзә, таңга калып. – Это татарская песня. Ты услышал, как я пою, поэтому подошёл?

– Да.
– Бигрәк тәти малай шул син. Татар җырын бик ошаттың... Кызык...
– Татар... Татар-малай... Кызык... – дип аның татарча әйткән сүзләрен, шатланып кат-кат кабатлады Рахман.
Һәм шуннан соң көн саен диярлек, мөмкинлек булганда, Рахман «тётя Фая»га күренергә тырышты. Китапханәгә иң еш керүче ул иде хәзер. Ә инде Фәйрүзә үзе чыгып, башка берәр эшкә тотынса, Рахман гел аның тирәсендә бөтерелде. Монда ниндидер хикмәт бар дип уйлый башлады Фәйрүзә. Борын төбенә генә мырлап җырлавын Рахман килеп дикъкать белән тыңлап тора, татар сүзе ишетелсә, малайның йөзе яктырып китә – Фәйрүзә, әлбәттә, моңа игътибар итте. Күренә, малай аның татарча җырлавына, әйткән сүзләренә битараф түгел, аңламаса да, бирелеп тыңлый. Тагын җырлавын, тагын татар сүзләрен әйтүен тели һәм үзе дә ул сүзләрне кинәнеп, кат-кат кабатлый.
«Әллә соң Рахманның бу җырларны, татар сүзләрен кайчан да ишеткәне булды микән? – дип уйлый башлады Фәйрүзә. – Әллә чынлап та бу балага якын микән татар теле, татар җыры? Төс-биткә дә татар малаена охшаган бит...»
Беркөнне Фәйрүзә апа аны алдына утыртып, үзе турында сөйләде. Шунда Рахман аның «тётя Фая» түгел, Фәйрүзә апа икәнен белде. Аның Татарстанның Актаныш дигән җиреннән, милләте буенча татар икәнен кызыксынып тыңлады. Туган ягын ничек сагынуын, монда улы, оныкасы янында рәхәт булса да, күңеленең туган җиренә сусавын һәм озакламый кире Актанышка кайтып китәргә хыяллануын сөйләгәндә, Фәйрүзә апаның гына түгел, Рахманның да күңеле тулды.
– Син үзең дә татарга охшагансың, – диде ул, малайны кочагына алып. – Татар баласыдыр син, мөгаен.
Һәм моңа көннән-көн ныграк ышана башлады ул. Рахманның татар җырын ишетеп, аның янына килүе, татар сүзләрен тиз отып калуы тикмәгә түгелдер. Әти-әнисе татарлардыр, әнисе дә татарча җырлар җырлагандыр, татарча сөйләшкәннәрдер дә. Исеме дә Роман түгелдер әле, башка төрле, татар исемедер. Татарча берәр сүз әйткәч, малайның йөзе яктырып китә – монда ниндидер хикмәт бар. Димәк, өч яшенә кадәр татарча сүзләр ишеткәне булгандыр, татар җырларын тыңлаганы бардыр. Әйткән һәрбер татарча сүзне кабатлый һәм исендә калдыра. Үзебезнең татар баласыдыр бу!
Шушы уйлар белән Фәйрүзә малайны детдом җитәкчеләре рөхсәте белән үзләренә алып кайтып йөри башлады.
Алар яхшы йортта, дүрт бүлмәле затлы фатирда яшиләр иде. Фәйрүзәнең улы Идрис 1988 елда КИСИны тәмамлаганнан соң, юллама белән килгән иде монда. Шул ук юл белән монда эләккән Уфа кызы Дания белән танышып, күп тә үтми өйләнештеләр, гаилә кордылар алар. Идрис эре панельле йортлар төзү комбинатында генераль директор урынбасары, ә Дания зур цехларның берсендә баш бухгалтер вазифасында иде.
Рахманнан бер яшькә кечерәк, чытлык һәм гел чәчрәп торучы кызлары Гөлия детдом малаен зур кызыксыну белән, шатланып каршы алды. Аңа кызык иде яңа кешенең – бераз кыргыйрак һәм шул ук вакытта матур кыяфәтле малайның гаиләләренә килүе.
Фатирга беренче тапкыр кергәч, Рахманның сулышы капты – иркен, затлы җиһазлар, хуш ис, пөхтәлек, матур сувенирлар, йомшак кәнәфи-диваннар – бөтенләй башка илгә, башка дөньяга барып эләккән сыман хис итте ул.
Беркөнне Фәйрүзә директордан рөхсәт алып, Рахманның детдомга урнаштырылганда тутырылган кәгазьләрен карап утырды. Шунда артына «Рахман» дип язылган бердәнбер фоторәсемне тапты һәм, беркемгә әйтмичә-күрсәтмичә генә, аны үзенә алды. Нишләп Рахман атлы малайны Роман дип яздырдыгыз, дип сорамакчы иде, әмма кире уйлады, кызыксынмаска булды.
Кич белән (ул көнне Рахман аларда түгел иде) Фәйрүзә өйдәгеләргә фоторәсемне күрсәтте.
– Бу бит Казан! – диде Идрис, гаҗәпкә калып. – Казанда төшерелгән фото. Филармония яны бугай. Менә янәшәдәге бу бина театр училищесына охшаган.

– Дөрес сизгән икән күңелем, үзебезнеке икән балакай, – дип елмайды Фәйрүзә. Барысы да бер фикергә килделәр: Рахман – татар малае һәм әти-әнисе, һич югы берәрсе, йә музыкант, йә җырчы булгандыр.
Фәйрүзә кичке аш вакытында Рахманны уллыкка алырга тәкъдим ясады, әмма килене Дания каршы төште.
Рахманны Фәйрүзә үз оныгыдай яратты. Рахман инде детдомга караганда, вакытны боларда күбрәк үткәрә башлады. Гөлия – тотрыксыз холыклы иркә кызчык, Рахманны ярата да, тик торганда аңа үпкәләп талашырга да тотына иде. Үзенең бу сәер, ятим малай белән уйныйсы, аны үзенең туганы итәсе килә, шул ук вакытта үзеннән башка чит кешенең өйләрендә булуы торымнан-торымга ачуын да китерә иде. Гөлиянең күбрәк Рахман тарафыннан иркәләнәсе килә, Рахман аны инкарь итсә, шундук талашырга җай таба, хәтта: «Безгә бүтән килмә!» – дияргә дә җөрьәт итә иде. Рахман озаграк килми торса, сагына башлый үзе: «Рахман кайда, ник килми?!» – дип шыңшырга тотына һәм Рахман килгәч, сөенечтән, ун-унбиш минут үзен кая куярга белми иде. Кызның үзен тотышын Рахман тыныч вә җиңел кабул итте, кыз балага «егетләрчә» карый белде, кызчыкның кыбырсып кылануларын, иркәлеген аңлап, аз гына да ачуы килмәде, чак кына да үпкәләмәде.
Фәйрүзә апаларда татар телендә китаплар күп иде. Рахман аларны яратып укый башлады. Шушы гаилә тәрбиясе белән үсмер яшендә ул инде татарча бик әйбәт сөйләште. Гөлиягә дип алынган пианинода уйнавын гаилә белән шаккатып тыңлыйлар иде. Татар көйләрен уйнаганда, бигрәк тә Фәйрүзә апа куана һәм тонык кына тавыш белән дөрес иттереп бормалап, төгәл мелизмнар белән кушылып җырлый иде.
Идел бит ул, Идел бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.
Рахман үзе дә бу җырны бик-бик ярата, Фәйрүзә апа янына беренче тапкыр шушы җырны ишетеп килгән иде бит инде ул.
Гөлия, курчак кебек матур, кирәгеннән артык үземче кызчык, Рахманның талантына сокланса да, бик нык көнләште. Чөнки Гөлия күпме тырышса да, күпме өйрәтсәләр дә, пианинода берничә көйне, такт аша диярлек хаталар җибәрә-җибәрә, көчкә ерып чыга иде. Ә инде кечкенә чагында ук туган көненә бүләк ителгән авыз гармунында Рахман үзе уйнарга өйрәнеп, көйләр чыгара башлагач, Гөлия: «Селәгәең белән пычратма минем губная гармошканы!» – дип тартып ук алды, чөнки үзе бу кечкенә инструментта да уйнарга тәки өйрәнә алмаган иде.
Аның татарча сөйләшергә тиз өйрәнүе, татар китапларын яратуы, музыкаль сәләткә ия булуы, татар җырларын тиз отуы барысының да күңелләренә хуш килде, сокландырды һәм горурландырды.
Рахманның күп вакыты аларда үтә, еш кына кунарга да кала. Идрис баштарак гаиләдә малай булса әйбәт дип, әнисенең тәкъдимен хуплады, ләкин тора-бара, хатынының катгыйлыгына буйсынды һәм бу мәсьәләдә аның ягына авышты. Һәм гаиләдә шактый вакыт бүтән бу теманы кузгатмадылар, гәрчә Рахманны яратсалар да.
 

8
Дания, башка балалардан аерылып торган бу сәләтле малайны үзе дә яратты, әмма аның иреккә омтылучанлыгы, башимәс һәм һәрвакыт көтелмәгән фикерле, үзгә холыклы булуы шөбһәләндерде. Каенанасы үлеп ярата аны, Идрис тә үз итә, Гөлиягә дә якын ул, аңа Рахман белән кызык, гел «братик» дип эндәшә. Шуңа карамастан уллыкка алуга барыбер каршы торып: «Килсен, аралашсын, күпмедер вакыт яшәсен, ә шулай да детдом баласы булып калсын», – диде Дания.
Ә Рахманга Фәйрүзә апаларның гаиләсенә керү, татар телендә сөйләшергә өйрәнү, алардагы җылы һаваны тою бик мөһим һәм бик кирәк иде.
Беренче класстан дүртенчегә кадәр балалар детдомның үзендә укыдылар. Йокыдан тору, иртәнге аш, дәресләр, төшке аш, аннары тагын дәресләр, өйгә бирелгән эшләрне үтәү, кичке аш, шуннан соң тышка уйнарга чыгу – тәртип менә шундый иде.
Әлбәттә, Рахман башкаларга караганда бәхетлерәк. Фәйрүзә апаларда бертөрлелек алҗыта башлагач, Гөлиянең кыланмышларыннан туйгач, детдом атмосферасы тарта һәм тота да шунда кайтып китә иде. Детдом ялыктырса, андагы ыгы-зыгы җанны биздерсә, күңел тагын Фәйрүзә апаларга каера һәм рәхәтләнеп, аларда кунарга ук кала.
Детдом, детдом... Язмышның тирән булып, мәңгегә уелып кала торган бер өлеше. Чынбарлыкны беркем җиңә алмый. Сиңа язганны алып та, сызып та ташлап булмый.
Балалар йорты, бәлки, Рахманны зуррак фаҗигадән, хәтта үлемнән дә коткаргандыр... Әмма Рахман детдомдагы тормыш дәвереннән якты көннәрне бик аз хәтерли. Яхшы көннәр, шатлыклы вакыйгалар, ямьле мизгелләр булмады түгел. Мәгәр, ничек кенә карама, анда яшәү барыбер – вөҗүдеңнең төзәлмәслек зур бер җәрәхәте инде ул. Мөгаен, шуңадыр күңел төпкелендәге көчләр балалар йортында булган бөтен яхшылыкларны этеп чыгарадыр.
Фәйрүзә апа белән очрашу исә детдомда йоккан һәм киләчәктә бик күпләрне фаҗигаләргә юлыктырган нәрсәләрдән саклагандыр, мөгаен. Фәйрүзә апа белән узган, аларның гаиләсендә яшәгән көннәр – аерым вакыйга, башка дөнья, детдом тормышы белән параллель рәвештә барган шикелле.
Икенче класска күчкәч, эче авыртып, Рахманны хастаханәгә салдылар.
Андый-мондый куркыныч диагноз куймадылар, шулай да бер ай буе аны шәһәр бүлнисенең балалар бүлегендә яткырдылар. Фәйрүзә апа көн саен диярлек янына килеп йөрде. Тәмле ризык, җиләк-җимеш, соклар белән аның тумбочкасы берөзлексез тулы булып торды.
Ни гаҗәп, аңа бүлнистә рәхәтрәк тоелды. Авырттырып, укол кадасалар да, монда яңа атмосфера, ак халатлы ягымлы кешеләр, бөтенләй икенче төрле мөгамәлә, башкача тәртип, детдомныкына караганда күпкә тәмлерәк аш-су иде. Кеше күңеленә, бигрәк тә бала чакта үзгәрешләр кирәк. Һәрбер үзгәреш уйларны яңарта, элеккеләреннән дә яктырак хыялларны тудыра. Хастаханәдә Рахман үзенә бернинди куркыныч янамаганны тойды. Монда детдомдагы режим да, һәрдаим ызгыш-көрәш тә юк иде. Фәйрүзә апаларда да рәхәт, әмма бүлнистә Дания апа кырын карамас микән, Гөлия тыртаймас микән, тегене кушканча эшлимме, моны тиешенчә башкараммы дип борчылырга кирәкми иде. Ашаганда, кашыкны дөрес тотарга кирәк, йоклар алдыннан теш чистартасым бар дип тә борчыласы юк. Табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, хәтта идән юучылар да Рахманга бик җылы мөгамәләдә булдылар. Малайның бихисап күп сораулар, табышмаклар, куркулар тулы эчке дөньясына мондагы кешеләр үзләренең игелекле мөнәсәбәтләре белән җылы өрделәр.
Инде савыккач та, анализлары яхшы булуга карамастан, аны хастаханәдән чыгарырга ашыкмадылар, бу бала тагын бераз детдомнан ял итсен дигәннәрдер, күрәсең.
Бай фантазиясен эшкә җигеп, Рахман шәфкать туташларына әнисе турында, үзе уйлап чыгарып, әллә нинди матур, кайвакыт хәтта кеше ышанмаслык вакыйгалар сөйли иде. Имеш, әнисе бераз авырып тора, имеш, хәзерге вакытта Мәскәүдә дәваланырга мәҗбүр ул. Терелгәч, әнисе килеп, Рахманны үзе белән алып китәчәк һәм алар Мәскәүдә яшәячәкләр. Әлбәттә, малайның сөйләгәннәре дөрес түгел, уйдырма икәнне барысы да беләләр, әмма аңа ышанган булып кыланалар иде. Фәйрүзә апа килгәч, Рахман сөенә, ләкин шул ук вакытта, үзенең ялганлавын медсестралар аңа сөйләрләр дип, бик курка иде. Ә Фәйрүзә апа исә аның, хыялланып, әнисе турында уйдырма күренеш-вакыйгалар гөманлап, монда барысына да шуларны илһамланып сөйләвен белә һәм белмәмешкә салыша иде.
Беркөнне Фәйрүзә апага ияреп, Гөлия дә килде. Шундый матур киенгән, һәр хәрәкәте ниндидер гаять әһәмиятле эш белән йөргәндәй мәгърур иде. Ризык тулы пакетны үзе күтәргән, кыяфәтеннән үтә җитдилек сизелә, үзен тотышы бөтенләй балаларча түгел. Өйдә чакта тиктормас, гел командалар бирергә, үз көенә биетергә ярата торган кызчыкны бүген танымассың да. Караватында утырган Рахманга оялыбрак карап тора, бер сүз дәшми. Күзләреннән кызгану, ярату, ярдәм итәргә теләвен укып була иде.
Рахман Гөлиянең килүенә бик куанды. Ә менә Идрис абый белән Дания апаның бүлнискә аның янына бер тапкыр да килмәүләре пошаманга калдырды. Аларның һич югы икесенең берсе килүен өмет иткән иде ул. «Аларда чакта бер-бер ярамаган эш кылдым микән?.. – дип, үзендә гаеп эзләп бимазаланды. – Ярамаган сүз әйтеп ташладым микән? Алар гафу итмәслек шуклык кылдым микәнни? Мине ни өчендер яратмыйлардыр...» Һаман аңа әнием мине көйсезләнгәнем өчен ташлагандыр дигән куркыныч уй тынгылык бирми иде. Шуңа күрә берәр якын кеше тарафыннан салкынлык сизсә, шундук үзеннән гаеп эзләп казынырга тотынды.
Тәрәзә янындагы караватта тамак төбендәге ниндидер ялкынсынудан дәваланучы унөч яшьлек Саша исемле малай ята иде. Үз яшеннән олырак күренгән, инде җитлегүгә таба барган бу үсмергә абыйсы гитара алып килгән. Балалар өчен махсус ясала торган гадәти гитарадан кечерәк бу коралда Саша өч аккордтан торган җиңел генә җырлар башкара иде. Җырлар күбрәк «блатной» төсмердә булганлыктан, мондый «репертуар» палатадашларына һәм күрше палатадагы малайларга бик ошый иде.
Сашаны тумбочкасындагы тәмле әйберләр белән кызыксындырып, Рахман аның гитарасын «капшауга» иреште. Сашаның аңа берничә аккорд күрсәтүе булды, күп тә үтмәде, Рахман инде «ля минор», «ре минор» һәм «ми мажор септ» аккордларын алып, берничә көйне уйнап та җибәрде. Үзгә романтикалы, чалыш юлда йөрүчеләр тормышын тасвирлый торган берничә җырның сүзләрен дә Сашадан тиз отып алды ул.
Рахманның «блатной» җырны гитарада уйнап җырлаганын тыңларга беркөнне табиблар, шәфкать туташлары, хәтта бүлек мөдире дә керде.
День такой хороший, и старушки крошат

Хлебный мякиш сизым голубя-я-я-ям,

Отгоняя мошек, спит гнедая лошадь,

Мордой наклонившися к своим ясля-а-а-ам.

Извозчик, отвези меня, родной,
Я, как ветерок, сегодня вольный,
Пусть стучат копыта гулко по-о-о-о мостовой...

Да не хлещи коня – ему же бо-о-о-ольно.
Сигез яшьлек малайның мондый җырны ихластан матур итеп башкаруы сокланырлык һәм шул ук вакытта мәзәк тә иде. Барысы да рәхәтләнделәр көлеп. Сашаның гына көнләшүдән ачуы кабарды. Алга таба барысы да Рахманның гитарада уйнап җырлавын сорый башлагач, Саша гитарасын аңа бирмәскә булды һәм берничә көннән инструментны абыйсы алып кайтып китте.
Тагын берничә елдан чын, олылар гитарасында уйнап җырлавы белән Рахман бөтен детдомны таң калдырачак әле.
 

9
Бишенче сыйныфтан детдомлылар шәһәр мәктәбенә йөри башлады. Уртак мәктәптә шәһәр балалары белән бергә уку ятимнәр өчен тагын үзенчә бер сынау иде. Алар, күмәкләшеп, шәһәрнекеләрдән үзләрен аерым тоталар, шәһәр балалары да үзләре болардан читтәрәк булу ягын карыйлар иде.
Бу яшьтә детдом балалары арасында инде «проблемалы»лары күренә, агрессия, нәфрәт сизелә башлый. Детдомда хезмәт итүче психолог нишли алсын? Әйе, үз бүлмәсенә берәм-берәм чакырып, рәсемнәр ясата, баланың эчке дөньясын аңларга тырышып карый. Кеше гомер буе үзен аңламаска мөмкин. Ә монда ниндидер психолог ятим баланың эчке дөньясына керергә маташа, чит-ят кеше бала күңеленең төпкеленә ничекләр төшенә алсын инде! Шәһәр мәктәбендә балалар тәмәке тартырга өйрәнә башлады, аракы, сыра эчү очраклары да күренгәләде.
Идрис Рахманны башка мәктәпкә, зур җитәкчеләрнең, әукатле кешеләрнең балалары укый торганына урнаштырды. Мәктәптә малайның музыкаль сәләтенә мөкиббән киткәннәрен белгәч, Дания аны уллыкка алуга каршы түгеллеген белдерде. Ни гаҗәп, өйдә моңа иң нык куанучы Гөлия иде.
Барысын да аптырашта калдырганы шул булды – Рахманның үзендә әллә ни зур куаныч күренмәде. «Болар мине бик нык кызганалар, шуңа уллыкка алдылар», дигән уй аңа тынгылык бирмәде. Шул ук вакытта: «Болар бик игелекле, олы җанлы кешеләр, шуңа ярдәм йөзеннән генә мине үз гаиләләренә кабул иттеләр», – дип тә уйлады.
Фәйрүзә апаларда яши башлагач, килә-китә йөргәндәгегә караганда нык үзгәрде ул. Аңа яңа төрле караңгы уйлар тынгы бирмәде: «Бу кадәр якын итәргә мөмкинме соң мине? Чит гаилә үз итәрлекме соң мин?» Шушы сораулар белән эчтән үзен «ашап», күңел ишекләрен ябарга тырышты. Детдом баласын гаилә кешесе итеп үк яратырга мөмкин түгелдер дип, җитешсезлекләр комплексы белән бимазаланды. Бигрәк тә гадәти нәрсәләрне, тормыш-көнкүрештә үтәлә торган табигый эшләрне өйрәткәндә йомылырга тырыша иде. Фәйрүзә апа, моны күреп, аңа ныграк якынаерга һәм ятсынырга кирәкмәгәнне җайлап кына аңлатырга тырышты. Фәйрүзә апаның үз бүлмәсендә китаплар күп иде. Рахман шушы бүлмәдә яшәде, иң яраткан урыны шунда булды.
Гөлия генә һич тынгылык бирмәде, гел кыбырсып торды. Сәбәбе дә юк түгел иде. «Әби миңа караганда, Рахманны күбрәк ярата!» – дип тора салып шыңшыды ул һәм көнләшүен яшерә белми иде. Югыйсә Рахман белән чәкәләшеп алганнан соң, күп тә үтми, үзе аның белән тизрәк татулашырга һәм аралашырга омтыла иде.
Рахманга класста баштарак әтрәк-әләмгә караган кебек карамакчылар иде. Элегрәк монда детдом балалары укыган булган инде. Әмма ул монда да теләсә нинди шартларда үзен «дөрес» тота белә һәм һичкайчан коелып иңмичә, араны сакларга җай таба иде. Аның акыллы булуын, яхшы укыячагын беренче көннәрдә үк аңлап алдылар. Беренче көннәрдә Рахман үзе дә асрамага алынган малай икәнлеген класста һәркем исендә тотадыр дигән шөбһә белән йөргән иде. Күп тә үтмәде, аның берничә уен коралында шәп уйнавы мәгълүм булды, ә инде гитарада уйнап җырлаганын тыңлагач, бөтен класс һәм укытучылар алдында шундук абруй казанды. Классташларның җылы мөгамәләсен тою аңа ышаныч, кыюлык бирде. Яхшы укучылар тагын да бар, ә аның кебек сәләтлеләр бүтән юк иде.
Аңа музыка мәктәбенә йөрергә тәкъдим иттеләр, моңа ул бик сөенде. Музыка аны тынычландыра, башка дөньяга алып китә, музыка ярдәмендә үзенең кешеләргә кирәклеген тоя иде. Пианинодамы, гитарадамы, гармундамы уйнаганда, ул сокланып тыңлаучыларның күзләреннән үзенә ихтирам, мәхәббәт күрә, нәкъ менә шул минутларда аны чын-чынлап яраталар, кадерен беләләр шикелле иде. Бу бит инде ятим баланың күңелен күрәм дип яраткан булып кылану түгел, ә бәлки, ихластан, аны үзенчәлеге, сәләте белән өстен булганы өчен ярату – моны ул яхшы аңлый иде. Музыка, җыр ярдәме белән барысын да үзенә тарта, әсир итә һәм бу халәт аңа көч бирә, дәртләндерә, киләсе көнгә ышанычын арттыра. Иң мөһиме – ул үзен ятим-ябага дип хис итми иде.
Әнисен югалтуны да үзенчәлек һәм башкалардан сәер бер «өстенлек» дип саный иде бит. Шулай итеп, ике төрле «өстенлек» бергә кушылып, аның үзен тотышына, башкалар белән мөнәсәбәтләргә, дөньяга карашына йогынты ясый иде.
Җиденче класста укыганда, аны мәктәптә оештырылган вокал-инструменталь ансамбльнең җитәкчесе гитарада уйнарга чакырды. Тугызынчы-унынчы класс малайларыннан торган бу ансамбльдә алардан ике яшькә кечерәк Рахман шундук лидерга әйләнде. Электрогитараны фленжерлар, процессорлар аша тоташтыргач, уйнарга әллә нинди мөмкинлекләр ачыла! Беренче тапкыр электрогитараны кулына алып уйнап карагач, илһамлы куанычтан аның хәтта башы әйләнеп китте. Тиз эләктерде ул сихри инструментта уйнау алымнарын, үзенчәлекле ысулларын һәм шуннан башлап электрогитарага гашыйк булды. «Бу минем инструмент!» – диде ул үз-үзенә.
Ансамбльнең җитәкчесе мәктәпнең музыка укытучысы булып эшли иде.
Әле кырыкка җитмәгән, әмма инде чәчләренә чал керә башлаган бу аккордеонист абыйның әйткән сүзләрен Рахман мәңге онытмаячак. «Шәһәр көне» дигән бәйрәмдә чыгыш ясап кайтканнан соң, җитәкче-аккордеонист аңа болай диде:
– Мин ышанам, син әле еллар узгач, үзең белән горурланачаксың. Әгәр дә үзеңдәге затлылыкны яши-яши югалтмасаң, чалыш юлдан китмәсәң, синең киләчәгең якты, ә бәлки, бөек тә булачактыр. Борыныңны гына чөймә. Камиллекнең чиге юк. Син әниеңне табу хыялы белән яшисең. Шуңа күрә синең бозык юлдан китәргә хакың юк. Барлык көчеңне, талантыңны әниеңне табуга җик, энем. Талантың, иҗатың ярдәм итсен әниеңне табарга. Сиңа популярлык казанырга кирәк. Туганнарың ишетми калмас. Телевизордан күрсәтсәләр, танырлар... Әлбәттә, әниең дә синең турыда ишетер, күрер...
Вакыт үтә...
Үсмер яшеннән үк шәһәрнең танылган музыканты буласы кечкенә чакта Рахманның хәтта төшләренә дә кермәде.
Аның ир-егет булып җитлегеп килгән чоры иде.
Гитарист егеткә гашыйк кызлар өйгә телефоннан еш шалтырата башлагач, иң беренче чиратта, Гөлиянең җен ачуы чыга иде. Сәбәп шалтыратып йөдәтүләрендә түгел, башка нәрсәдә – ундүрт яшьлек кызның күңелендә үзеннән бер яшькә генә олы «брат»ына карата бөтенләй яңа төрле хисләр уянган чагы иде. Гөлия әнисе кебек үк коңгырт чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы бик чибәр зат булып җитлегеп килә. «Брат»ы да гүя сәхнә өчен яратылган, әллә каян күзгә ташланып, үзенә тартып торучы сөйкемле егет иде инде – төз гәүдәле, кара чәчле, «кавказ борынлы», куе чәй төсендәге күзләре бераз кысыграк – ул Белоярск егетләреннән бөтенләй аерылып тора иде. Ансамбль белән сәхнәдә чыгыш ясаганда, аңа гашыйк булмаган кызлар юк иде. Кайвакыт Рахман белән Гөлия парлашып барсалар, аларны һичшисез бер-берсен яратучы егет белән кыз дип уйлыйлар иде. Рахман оялып шундук аңлатырга тырыша – бу минем сеңлем! Ә Гөлия исә аларны бер-берсенә гашыйк пар дип кабул итүләренә, киресенчә, эчтән генә сөенә иде. Гөлия нык көнләде аны башка кызларга. Рахманны үзенеке итәсе, башкалар белән аралашырга тиеш түгел, миңа гына игътибар итәргә, минем көйне генә көйләргә тиеш дип уйлады ул. Рахманны үз милке, үзенеке дип санады. Өйгә берәрсе Рахманны сорап шалтыраткач, ямьсез итеп җавап бирә башлады, хәтта сүгенү сүзләре ычкындырганы да ишетелде. Рахман кызның мондый халәте иркәлектән, чыннан да «абыйсы» гел аның белән генә булырга тиеш һәм фәкать аның белән генә аралашырга тиеш дип киреләнүеннән дип санады.
Рахман тугызынчы класста укыганда, Гөлия сигезенчедә иде. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр бөтенләй башка юнәлеш алганны Дания тиз арада сизенде. Ә кыз белән малай үзара мөнәсәбәтләренең абый-сеңелләрчә түгел, башкачарак икәнне аңламыйлар иде әле.
Беркөнне йокы бүлмәсендә ятканда, Рахман өйдәгеләрнең сөйләшүенә колак салды. Ул таң атканда гына кайтып кергәнгә күрә, аны йоклыйдыр дип уйладылар, ә ул йоклаганга сабышып, барысын да тыңлап ятты.
Рахман белән Гөлия арасында кыз белән егеткә хас җитди мөнәсәбәтләр барлыгы турында Дания кызып-кызып, ире Идрискә һәм каенанасы Фәйрүзәгә аңлатып маташты. Фәйрүзә киленне тынычландырырга тырышып:
– Бертуганнар шикелле бит алар, шөбһәләнер урын юк, – диде.
– Минем дә андый-мондый нәрсә чамалаганым юк, – диде ире дә.
– Паркта аларның үбешкәннәрен күргәннәр! – диде Дания, җикереп.
– Кызма, тынычлан, – диде Идрис. – Гөлия кайтсын әле.
– Күрә торып, алар арасында мәхәббәт булдырып торыргамыни монда?!

– Мәхәббәт кешедән сорап килми ул, – диде Фәйрүзә, эчтән генә үзе дә хафалана башлап.
– Юк инде, әнкәй, моңа юл куярга ярамый, – диде Идрис. – Мин Рахман белән каты иттереп сөйләшәм. Сез Гөлия белән сөйләшерсез. Әйттем мин сезгә, детдом баласын асрамага алу ярамый дип!
– Менә дигән егет булып үсеп җитеп килә, – диде Фәйрүзә. – Үсә төшкәч, кызыңа шундый кияү булса иде әле.
– Аллам сакласын! – диде Дания. – Кемнән туганын, нинди геннар салынганы билгеле булмаган егеткә, күрә торып, кызымны бирәмме соң!
Идрис тынычлыгын җуймыйча:
– Әйбәтләп кенә икесе белән дә сөйләшербез, – диде.
Идрис уйлаганча килеп чыкмады.
Аның аулакта сөйләшергә җыенуына җавап итеп, Рахман:
– Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! – диде һәм әйберләрен җыя башлады.
Ул шул ук көнне детдомга кире китеп барды. Һәм унсигез яшенә кадәр бүтән аларга килмәде. Армиягә китәр алдыннан гына тагын бер тапкыр рәхмәт әйтергә һәм хушлашырга дип кенә кереп чыкты.

Дәвамы бар.