Логотип Казан Утлары
Роман

Ана җыры (дәвамы (2))

(Башынннан УКЫГЫЗ)
4


Ниһаять, ул Казанга килде. Тамырларым чынлап та Татарстандадыр дигән өмет-хыял белән яши бит ул. Казанга килеп төшү белән үк аңарда гамәлгә ашмаслык теләк туды – бөтен Казан халкы ул яратып сөйләшә торган телдә – татарча сөйләшсен иде! Шул чагында ул үзенең ата-анасын, туганнарын, тамырларын тиз табачак!
Чынында исә алай түгел икәнен аңлагач, аңарда шундук куркыныч уй туды: әгәр бу бөек калада тора-бара гел русча гына сөйләшә башласалар, барлык җепләр өзелер дә, юнәлеш югалыр, адашыр, сорауларына җавап табылмас һәм үзенең кем икәнен аңламас. Бәлки, татар түгелдер мин дигән шиген башыннан гел куып торды болай да. Әгәр дә «ялгыш юлдан» киткән икән – эш харап. Икеләнеп хафаланулар да тикмәгә түгел, ул бит инде демобилизациягә кадәр үк офицерлар йортының директоры ярдәме белән, Чита телевидениесе аша, берничә тапкыр Мәскәүгә видеохат җибәреп карады, әмма бернинди җавап та алмады, «Исәнме, улым!» – дип килеп чыгучы да булмады.
Казанда, кая гына керсә дә, кем белән генә сөйләшсә дә, Фәйрүзә апалар гаиләсендә өйрәнгән татар теленең үзендәге барлык запасын эшкә җигеп, гел татарча эндәште. Үҗәтләнеп, татарча сөйләшүе, асылда, үзенең нәселсез түгеллеген, кемнәрнеңдер дәвамы икәнен исбатларга теләүдән иде. Нәселсез түгелмен дип, үзен зур бер кавемгә, бөек бер халыкка кирәкле кеше дип аңлатырга теләве аң белән тоталмаслык тарафтан, күңел төпкеленнән, аң астыннан һәрдаим калкып торды. Имеш, кардәш-ырусыз, туган-тумачасыз булырга тиеш түгелмен, алай була алмый!
Татарстанда барысы да гел татарча гына сөйләшәләрдер дип өметләнгән иде бит ул. Армиядә чакта да Тимур ишеләр Казанда берән-сәрән генәдер дип уйлый иде. Әмма монда хәлләр башкачарак икән шул...
Бәгъзан, тәмам төшенкелеккә бирелеп, үз-үзенә сорау куйган чаклары да була иде: «Кемгә нәрсә исбатларга һәм аңлатырга телим соң мин?!.»
Бигрәк тә якын танышлары: «Бәлки, син бөтенләй татар түгелсеңдер... Тамырларыңны башка тарафлардан эзләргә кирәк түгел микән?..» – дигәч, абынкы халәткә кереп, күңеле коелып иңә иде. Шул чагында аның җен ачулары кабара, чөнки моның белән һич килешәсе килми, әгәр алар хаклы икән, бөтенләй өр-яңа баштан, нольдән башларга кирәк булачак бит. Ә каян башларсың ул чагында?..

Башкаласы мәгърур Казан булган Татарстан – минем Ватаным дигән ышанычлы уй әлегә өметләндереп һәм канатландырып, аның бу Җирдә яшәве кирәк икәнне билгеләгән бердәнбер багланыш булып тора иде.
Казанда күңел кайтырлык, төшенкелеккә бирелерлек нәрсәләргә шактый еш тап булды ул. Татар телендә эндәшкәч, хәтта татарларның да урысча җавап бирүләре аеруча җанга тиде. Кем икәнемне ачыклар өчен татарлар татарча сөйләшергә тиеш бит дигән сәер таләп-теләк күңелендә көннән-көн көчәя барды.
Шулай да, ничек кенә булмасын, Рахман монда үзен туган җиремә аяк бастым дип хис итте. Шулай гына була күрсен инде берүк, чөнки Казан, никтер, бик якын һәм кадерле аңа. Киләчәктә шушында гына бәхетле булырмын дигән уйның күңелне җылытып торуы да, татарча яратып сөйләшүе дә тикмәгә түгелдер бит. Чишмәмнең чыганагы шушындадыр, тамырларымны моннан эзләргә кирәктер дип, үзен-үзе тынычландыруда, моңа инануында да хикмәт бардыр, шәт.
Казанда, Гоголь урамында, филармония каршында төшергәннәр бит аны фотога. Әнә, янәшәдәге театр училищесы да сурәткә ялганган.
Инде әллә ничә тапкыр филармониягә кереп, әле берсеннән, әле икенчесеннән моннан унҗиде ел элек берәр яшь җырчы яисә музыкант хатын-кызыгыз яки башка төрле хезмәткәрегез һәлак булмадымы, югалмадымы, дип сораштырды ул. Кызганычка каршы, филармониядә андый вакыйганы беркем дә искә төшерә алмады, Рахманны куандырырлык бернинди мәгълүмат ишетелмәде.
Тора-бара, болай гына сораштырып, әти-әнисенең язмышын белешә алмаячагын аңлады ул. Әмма коелып иңәргә иртә әле. Гомер алда. Яшиселәр бар әле. Исән чакта эзләргә кирәк. Әнине, әтине, туганнарны. Аларны эзләмәсәң, үзеңне табу да мөмкин түгелдер бу дөньяда.
Кайчаннан бирле инде ул һаман газапланып исенә төшерергә тели – нәрсә булды поездда? Ни сәбәпле әнисе поезддан төшеп юкка чыкты? Ник ташлады ул үз баласын? Хәтерне актарып, ичмаса, кая барганнарын белергә иде.
Рахманга өч яшь кенә иде шул. Хәтерендә иң кирәкле мәгълүматлар сакланмаган.
Озын коридорлы йортта яшәделәр алар. Казандамы, башка җирдәме – билгеле түгел. Күрше малае аксап йөри иде – бу күренеш аермачык күз алдында. Бер әбине җитәкләп йөртәләр иде. Өч тәгәрмәчле сәпиттә сап-сары башлы бер малай йөргәнне хәтерли. Ул малай, сәпитенә атланып, коридорның теге башыннан ук чинап килгәндә, Рахман куркып, бүлмәгә кереп кача торган иде. Әнисе белән боткамы, бәрәңгеме ашаганнары истә. Төнлә кайдадыр еракта этләр өргәнен хәтерли. Иртән будильник чырылдаганы...
Ә әнисе аермачык исенә дә төшми. Әмма якты йөзле, илаһи зат булып күз алдына килеп баса ул.

 

Дәвамы бар.