Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ана догасы (хикәя)

«Гайрәт белән көрәшүчеләрне вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр».
Коръән, «Гыймран» сүрәсе, 146 аять.


...Интернетта хәбәр: «Йөз яшьлек сугыш ветераны турында фильм карагыз!»1 Елмаеп куям. Исән икән Ришат бабай, исән, рәхмәт төшкере! Күптән аның белән очрашкан да, телефоннан сөйләшкән дә юк. Ләкин ун еллап элек булган күрешүне мин еш искә төшерәм. Хәтта көн дә диярлек... Ястү намазымны төгәлләп, теләк-догалар укый башласам, күз алдыма бер сурәт килеп баса.
 

***


...Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә бер яшь егет ята. Буран аның яраларын кузгаткан. Аягы сулкылдап сызлаган саен ыңгырашып куя. Сиздермәскә тырышса да, сулышы өзелүен ана кеше сизми буламы инде, сизә.
Торып, улы өстенә иелә. Кытыршы кулы аның кызу маңгаен, бераз җитү чәчләрен сыйпап үтә.
– Сызлыймы, улым?
– Түзәрлек...
– Андыз суын эчтеңме?
– Эчтем. Ачы. Әллә әрем куштыңмы?
– Әрем дә пешерермен.
– Бәләкәй чакта да күп эчтек әремне...
– Эчмичә! Елына бер дәвалану тиеш!
– Керосин да бирә идең. Бер елны, теге нык суык кышны, зур абый аны, син күрмәгәндә, идән ярыгына түкте! Ана кеше кеткеләдәп куя:
– Ах, рәхмәт төшкере! Эчтәге кортлардан файдалы бит ул!
Торып, мичнең кайнаррак кирпече өстенә куелган мендәр тышлыгын ала. Аңа ике-өч кадак чамасы тоз салынган. Җылы чүпрәкне җайлап кына улының уң аягы астына сала, юрганын яхшылап яба.

– Рәхмәт, әни! – ди егет.
Тозның рәхәт җылысы тез астыннан бөтен аягына тарала. Сызлавы да, бу хактагы әрнүле уйлар да басыла төшкәндәй була.
Бу аягы тездән бөгелми егетнең. Шешенеп, күгәреп тора, кара таплар чуарлаган. Тапларны капшап карасаң, төптәрәк – борчаклар – тимер ярчыклары.
 

***


Ришат бабайдан интервью алган идем мин. Аңа ул вакытта туксан тулмаган иде әле. Бер бүлмәле фатирда карчыгы белән яшәп яталар. Җәйне авылда чыксалар, кышны Уфада кышлыйлар икән. Кыстый-кыстый юкә балы, җиләк бәлеше белән чәй эчерделәр, үзләре хакында язылган гәзитләрне, фотоальбомнарын күрсәттеләр.
Бабай үзен егетләрчә тотты. Тавыш – көр, арка – туры. Аксыл битле. Зиһен шәп. Соргылт-яшел күзләре, үтәли тишәргә теләгәндәй, текәлеп, сынап карый. Юкка гына кырык ел буе мәктәп директоры булмаган – карашы үткер, сүзе белән җиңә. Мондый холык тумыштан җитәкче кешеләргә хас: алар вак-төяккә игътибар итми, мөнәсәбәт ачыклап булышмый, үз орбитасына эләккән һәркемне артыннан ияртә белә. Танк сыман, корыч күкрәге белән юл яра, сиңа шул әзер эздән барасы гына кала.
Бабайдан яшьлек еллары турында сорашам. Әнисе, әтисе турында төпченәм. Динле булган авыллары. Моннан өч йөз еллап элек, Казан артындагы Нуриман урманнары эченә килеп урнашканнар. Агай-эне иң беренче эш итеп, бер биек агачка аркылы такталар каккан: мәзин азанны шунда менеп кычкыра торган булган.
Рәшит бабайның әтисе Салих Иске Кыешкы мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури белән бергә укыган, «Рәсүлия»дә Зәйнулла ишанның улы Габдрахман белән дус булган... «Шура» журналын, «Вакыт» гәзитен алдырган. Аннан... аны – авыл мулласын – һәм дә өч бертуганын Себергә сөргәннәр, йорт-малларын, умарталарын тартып алганнар...
Өйләрен җимергәннәр... Ә туган якта калган балалары, йомран ояларыннан ашлык эзләп, юкә сыдырып, шуны балыкка алмашып, көч-хәл җан асраган.
Безнең авылда да ничәмә гаиләнең йортларын, малларын тартып алганнар, куганнар, сөргәннәр... Әмма аларның да нәсел тамырлары хикәямнең героеныкы кебек үк туган туфрактан аерылмаган. Тамырларын тирән җибәргән меңьяшәр тирәктәй, чатырдатып туган туфракка ябышкан.
Меңьяшәр тирәк хаклы – ил күргәнне ил белән бергә күрергә, ил иңенә төшкән авырлыкны бергә күтәрергә кирәктер. Ватанны сөю – иманнан... Ил зур, ил көчле. Аның явызларына караганда изгеләре, иманлылары, ихласлары барыбер дә күбрәк. Күңел манаралары исән илне җиңү мөмкин түгел. Һәм сабырлар күрде ул көнне – манаралар янә калкып чыкты... Әнә бит, Сөләйман хаҗи да, героемның бертуган абыйсы, үз авылларында мәчет салдырып, йөз яшькә җитеп вафат була.
Боларны мин ул биргән китаплардан гына укып белдем. Бу хакта иркенләп сөйләмәде Ришат бабай. Аның яраткан темасы – сугыш, Брест крепосте...
 

***


Сугыш турында сөйләгәндә, бер ир-ат заты да тыныч кала алмыйдыр. Ришат бабайның да карашында ялкын кабынды, тавышы көрәеп китте...
Ул солдат хезмәтен үткән полк 1941 елның 21 июнендә Брест крепосте тирәсендәге урманнарда хәрби укуларда була. Ә крепостька Картуз-Береза дигән белорус шәһәреннән апрель азагында җәяүле марш-бросок белән килеп урнашалар.
– ...Төшке аштан соң бераз буш вакыт эләкте, – дип дәвам итте сүзен Ришат бабай. – Зур бер таш өстендә утырган килеш, җылы кояштанмы, йокымсырап киттем. Күземне йомып алгандай гына булдым. Шул арада мәзәк кенә бер төш күрергә өлгердем. Киң, кара сулы елга ярында, янган-кырылган йортлар арасында йөрим, имеш. Сул аягыма өр-яңа чабата киеп маташам. Уң аягыма да кимәкче булам, чабатамның үкчәсе өзгәләнеп беткән. Шулай да аны аягыма баулар белән урап-бәйләп куйдым һәм уянып киттем. Бу төшне нәрсәгә юрарга да белмәдем. Итекләрне саклабрак йөртергә кирәк, дигән карарга килдем.
Крепостька кайтышлый, каршыбызга генерал Лазаренконың машинасы очрады. Кичке вакыт буш иде. Кемдер ял итә, кемдер яка юа, кемдер өенә хат яза. Барысы да гадәттәгечә. Тик кичке аш вакытында сәер бер карчык пәйда булды. Солдатлардан калган азык-төлекне җыеп йөри. Крепостька каян килеп кергән ул? Тотып тикшерсәләр – шымчы булып чыкты. Аптырадылар. Әйе, гитлерчылар якында гына, чикнең теге ягыннан хәтта немецча командалар ишетелә. Сугыш уты кабыну мөмкинлеген беләләр, ләкин беркем дә чын-чынлап сугыш башланыр дип ахыргача ышанмый.
Мин казармадагы агач сәндерәләрнең өченче катына менеп йокларга яттым. Күпме вакыт узгандыр, коточкыч шартлаудан күземне ачып өлгермәдем, тагын шартлау! Төш күрәмдер дип, юрганымны башыма кадәр тартып куйдым. Һәм шулчак һавага күтәрелеп куйгандай булдым. Казарма идәнендә чалкан яткан килеш һушыма килдем. Шартлау дулкыны җиде-сигез метр ераклыкка атып бәргән иде. Сул колагымнан кан ага, тик авыртуны сизмим.
Шунда: «Товарищи, война! Тревога!» – дип кычкырып җибәрдем. Беркем юк. Коридор буйлап атладым. Бөтен җирдә үле иптәшләр, яралылар кычкыра, ыңгыраша. Кирпеч, пыяла ватыклары, тузан. Кемдер әрнеп-әрнеп: «Әни, әнием!..» – дип иңри. Атыш, шартлау тавышлары аша хуҗалык взводы атларының ярсып кешнәве, конвой этләре улавы ишетелә. Кем, кайда, нәрсә – һични аңларлык түгел.
Бу вакытта инде нишләргә дә белмичә, кармаланып, беренче катка – штабка төштем. Тузан аша берни күренми. Дежур телефончыларның берсе үлгән, берсе каты яралы. Шуннан казармага юнәлдем. Каршыга бер офицер очрады: «Корал алыгыз!» – дип боерды да узып китте. Аның офицер икәнен озынрак чәченнән генә аңлап була иде. Бөтенебез дә эчке киемнән, яланаяк бит.
Исән калган солдатлар җыела башладык. Икенче катта патроннар өләшәләр, дигән хәбәр дә таралып өлгерде. Ватыклар арасыннан винтовкалар эзләп табып, дивардагы бойницалардан, снарядлар актарган тишекләрдән немецларга ата башладылар. Дошман автомат, пулемётлардан өзлексез сиптерсә, крепость тарафыннан өзек-өзек винтовка атканы гына ишетелә. Һәр патрон кадерле. Корал запасларына якын барып булмый – немец снайперлары чүпләп кенә тора.
Ике метр киңлектәге кирмән диварлары тишкәләнеп, ватылып-җимерелеп беткән. Саклый алмадым сезне дигәндәй, зар елый кебек.
Ташлар он-талканга әйләнгәндә дә, адәм баласы чыдый икән. Әзрәк тынлык урнашкач, яралыларның тавышы ишетелә башлады. Кирпеч өемнәре астында басылып калган иптәшләребезне коткарырга ашыктык.
Шулай итеп, 42нче укчы дивизиянең кирмәндәге частьлары сугышның беренче минутыннан көчле артиллерия утына тотылып, чолганышта калды. Самолётлар – шәһәр читендәге аэродромда, танклар, артиллерия – көнчыгыш төбәктә. Пехотаның төп өлеше – хәрби укуларда. Элемтә юк, су, азык-төлек, дарулар, кием җитешми. Кичкелеккә бер автомашина һәм танкетка табылды. Икешәр кисәк сохари, бер кисәк тозлы балык таратып чыктылар. Төнлә берничә йотым су эчәргә мөмкинлек булды.
Эссе. Төче кан исе. Елга мәетләр белән тулган. Фашистлар да кирмән диварлары астында меңләгән солдат һәм офицерларын югалтты. Кандай кызарып, сугышның тәүге көненең утлы кояшы баеды...
Ә иртән күрше бинада янгын башланды. Бара башласаң, немецлар ата. Егермеләп кеше штык һөҗүменә күтәрелде. Күбесе һәлак булды. Күмәргә урын юк, мәетләрне беренче катка ташыдылар. Икенче тәүлек тә немецлар белән атышып үтте.
Кичен мине һәм тагын бер солдатны җитәкчелеккә чакыртып алдылар да иртән шәһәрдән чыгып, үзебезнекеләргә хәлне сөйләп, ярдәм сорарга боердылар. Кием, ботинка юнәттеләр. 24 июнь, таң алдыннан, бер офицер һәм ике солдат юлга кузгалдык. Беренче каттагы штабның тәрәзәсеннән сикереп төштек. Немецлар сак: шундук атарга тотындылар. Шуышып, пулялар астыннан чыгарга омтылганда, берүзем генә исән калдым. Ярсып, алга атылып, ядрә яңгыры астыннан ничек исән чыга алганмындыр – аңламыйм.
Шәһәрдә бер йортның ишеген шакыдым һәм гадәти кием сорап алдым. Шәһәрне үтеп, Минск шоссесына чыктым. Юлда мәетләр, ватык арбалар, әйберләр чәчелеп ята. Янып, көл-күмергә әйләнгән йортларның морҗалары гына серәеп тора. Авыр истән укшыта, башлар әйләнә.
Кешеләр Минск ягына атлый. Чемоданнарын, төенчекләрен күтәренгәннәр. Арада кызылармеецлар да күренә. Баш очында гына немец самолётлары – бер якка очканда, бомба ташласалар, кайтканда, пулемёттан аталар. Менә берсе пулемёт көпшәсен миңа төбәде. Фашистның хәтта йөзе күренә, ул усал елмая иде. Ук җитезлегендә агачка ышыкланып өлгердем. Агачның кәүсәсе тетелеп бетте – миңа тимәде.
Кичкелеккә бер зур төркемгә килеп кушылдым. Сораша торгач, 42нче дивизия генералы Лазаренконың кайдадыр якында булуы турында белдем. Берничә көннән белорус урманнарында генералны эзләп табып, аңа хәлне сөйләп бирүгә, ягъни боерыкны үтәүгә ирештем. Әмма Брест крепостенда камалышта калганнарга ярдәм итү мөмкин хәл түгел иде инде. Аны саклаучылар – июньнең азагына, кайбер төркемнәр июль азагына кадәр каһарманнарча сугышты... Генерал Лазаренконы исә югалып калуда, үз белдеге белән штабка китүдә гаепләп, кулга алалар да 29 сентябрьдә атарга хөкем итәләр. Хөкем карары ун ел төрмәгә алыштырыла һәм генерал, бер елдан азат ителеп, үз исемен аклап, 1944 елда һәлак була...
 

***


Июль аенда Ришат полк штабында элемтәче булып хезмәтен дәвам итә. Тәүге тетрәнүләр онытыла. Чыныгалар. Хәтта сугышка да күнегәсең икән. Алар фронтның иң алгы сызыгында. Җирләр тетри, күкләр гүли. «Дүрт атнадан Мәскәүдә булачакбыз», – дип шапырынган дошман, котырынып, үз юлындагы һәркемне изеп сытардай булып, өскә ыргыла. Тик баскынчылар үзләренең көчле каршылыкка очраячагын белми...
Чираттагы сугышларның берсендә, баш очында немец самолёты пәйда булып, коточкыч шартлау колакларны, күзләрне томалый. Ришат, аңын җуя баруын аңлап, үзебезнекеләргә борылып карарга өлгерә. Авызы тулы тимер ярчык. Алар белән бергә сынык тешләрен төкереп ташлый. Хәзер үлсә, беркем дә, беркайчан да аның кайда, ничек үлгәнен белмәячәк. Әтисе дә, әнисе дә, беренче мәхәббәте дә... Юк, аның үләсе килми! Аннары – төпсез бушлык...
Аңына килгәндә, яныннан ашыгып үтеп баручы фельдшерны күреп, кузгалмакчы булса, күзеннән утлар күренде – уң аягы бүрәнәдәй шешкән.
– Живой? – дип сорады фельдшер.
– Я контужен! – дип, бөтен көченә кычкырып җаваплый егет. – Не оставляйте меня! – Аягы яралы икәнен әйтсә, калдырып китәрләр дип курыкты ул.
Шулчак фельдшер туктап калды. Бераз икеләнеп торды да үз юлында булды. Их, дип сыкранды Ришат: «Китте!..»
Тик берничә минуттан носилка тоткан солдатлар килеп җитте. Кан тулган итекләрен салдырдылар, ботындагы тимер ярчыкларының күренеп торганнарын чүпләделәр.
Яралыларны төяп, станциядән кузгалып китәргә өлгермәделәр, күктән тагын ядрә ява башлады. Поезд туктап калды. Йөри алганнар тирә-яктагы агачлар арасына качты.
...Тимер ярчыклар вагон стенасын иләктәй тишкәли. Ул күзен йома да куллары белән башын каплый. Әйтерсең, шулай котыла ала инде. Шөкер, бераздан тавыш тынды. Тик кемнәрдер һәлак булган, кемнеңдер яралары тагын да күбәйгән...
Кайсыдыр бер станциядә санитарлар носилкадагы Ришатны перрон белән рельслар арасына җиргә куйдылар. Шул мәлдә янәшәдәге вагонга бомба төште! Аңа шартлаткычлар төялгән иде, ахры. Вагон рельслардан күтәрелеп куйгандай булды. Ришатның өстенә такта, тимер, чүп-чар өеме өелде. Бетүем шушыдыр, дип, әнисе өйрәткән иман кәлимәсен кычкырып бертуктамый кабатлады да кабатлады. Тавышын ишетепме, санитарлар аны казып чыгардылар.
Ниһаять, аларны Курск госпиталенә китереп бушаттылар. Шәһәрне көн-төн шартлаулар тетрәтте. Бомба ява дип тормый, тормыш кайный. Госпитальдә яралыларны дәваларга, аякка бастырырга тырышалар. Ришатның гына хәле начарайды. Яралы аягы таш булып катты, шеште, тәне ут яна. Бүген аңа табиб каның зарарланган, диде.
Бу сүзләр үлем карары булып ишетелде. Ул бит надан кеше түгел, армиягә киткәнче педучилищеда укыды. Кан бозылу яхшыга илтми... Һәм ул, түземлеген югалтып, Аллаһыдан җиңеллек сорап ялварырга тотынды. Ара-тирә саташып та китте.
...Җомга көн, аның кечкенә чагы, имеш. Әтисенең алты бертуган ага-энесе аларның йортына җыелган. Гадәтенчә, әтисе сәясәт, илдәге хәлләр турында сөйли. Акча табу турында сүз чыкса, йокымсырап утырган Ильяс бай кабынып китә. Сафа – Столыпин реформаларын мактый, Якуп – патшага тел тидерә, Шөгаеп авылда гөнаһ күбәюенә борчыла. Ибраһим мулла зират коймасын тоткан, мәдрәсәгә утын, акча биргән байларны мактый, аннан туганнарының балалары ничек укуы белән кызыксына, шигырьләр сөйләп китә. Ришат, их, мин бит яңа шигырь ятлаган идем, миңа шигырь сөйләтсеннәр иде дип, уртага чыгып кычкырмакчы була. Тик аяклары атламый, кычкырганы үз яныннан китми.
...Ул да түгел, үзенең биш абый-энесе, Вәсилә апасы белән зур өстәл артында кабыклы бәрәңге ашап утыралар, имеш... Чәй юк, кайнаган су гына. Әниләренең йөзе кайгылы. Әтиләрен кулга алган көндәге шомлы халәт ничә ай үтсә дә, югалмаган, йорт эчен бушлык, күңелсезлек тойгысы сарган. Шулчак ихатага бер төркем ирләр килеп керә, сүгенә-сүгенә, түбәгә менеп китәләр, «ә» дигәнче йортны сүтеп тә ташлыйлар...
«Тимәгез! Өйгә тимәгез!» – дип кычкырып ята икән. Күршедәге урыс солдаты аны селкетеп уятты: «Ришат, проснись! Бредишь ведь...»
Шул көнне биш-алты кеше аны операциягә алырга керделәр. Аякны кисәләрдер, дигән куркыныч уйдан бик эссе булып китте. Палатадан шулай күмәкләп алып чыксалар, бу ампутациягә дигәнне аңлата иде.
Ул илереп:
– Кузгатмагыз! Яткан урынымда тынычлап үлим! – дип кычкырып җибәрде.
Аны кул-аякларыннан тотып алдылар, берсе зур авыр кулы белән авызын каплады. Татарчасын аңламаганнардыр да инде. Әмма, әллә бик карышкангамы, кисмәделәр аякны, аядылар. Ярасын ачып, эренен чистарттылар.
Курск, Томск госпитальләрендәге йокысыз төннәр, утырырга, коляскада йөрергә өйрәнүләр артта калды. Уң аяк кыскарып төзәлде, тәндә унбишләп ярчык. Култык таягына таянып, кырык икенең башында авылга кайтып керде... Аны озын-озак еллар, борчулы да, бәхетле дә хезмәт тулы гомер көтә иде.
 

***


...Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый:
– Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта?
– Әнә, көнбатышта, – ди егет.
Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла.
– Әмирем кайда?
– Япониядә ул, әни, көнчыгышта.
Карчык инде шул якка карап укый.
Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче...
...Анага алты улының да исән кайтуын күрергә язган була.
...Җиденчеләре Вәсилә тол калган Габдрахман Рәсүлевка – Себергә сөрелгән әтисенең дустына – кияүгә чыга. Габдрахман Рәсүлев – 1942 елның 15-17 май көннәрендә Үзәк Диния нәзарәтенең Уфада узган чираттан тыш киңәшмәсендә чыгыш ясап, СССР мөселманнарын фашист Германиясенә каршы изге сугышка чакырган мөфти.
Аның фәтвасы бүген дә йөрәкләрне тетрәндерә:
«Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкатдәс аятьләре, Рәсүлүллаһы салаллаһү галәйһи-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист – герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкатдәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф- гадәтләре тәмам бетеп юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкатдәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларына һәм иярченнәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рахман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүлүлла салаллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз!...»

1 Хикәямнең герое Ришат Салих улы Исмәгыйлевка быел 15 апрельдә 100 яшь тулды.