Логотип Казан Утлары
Поэма

Татар атлары (поэма)

Әллә инде картлык беркатлыгы,

әллә инде сабый акылы –

әле булса, мин дөньяга карыйм

образлы фикер аркылы.

Кайчак ярым абстракт төшенчә дә,

якты шатлык,

яман шаукым да

ниндидер бер матди әйбер булып

гәүдәләнә күзем алдында...

Ләкин моңа һич тә борчылмыймын,

курыкмыймын,

хәтта шатланам –

сабыйлыгын саклый белгән кеше

«Бәхет» дигән атка атлана!

Ул ат инде йөрәгемдә, ахры –

серле итеп шундый кешнәде...

Вакыт күчте...

Әллә нәрсә булды...

Ниләр генә искә төшмәде?!

***

Татарстаным олы бәйрәменә

әзерләнә йөрәк түремдә.

Һәм ул миңа

Сабантуйга чыккан

татар аты1 булып күренә:

алтын бәйдән,

көмеш ял һәм койрык,

күзләрендә нафта2 сөрмәсе,

колаклары – җанлы локаторлар...

Аһ, күз генә тия күрмәсен!

Тумыштан ук – юрга3,

күкрәге киң,

дала давылыдай тын ала!..

Ул тикмәгә «КамАЗ» маңгаена

тамга булып менеп кунмаган!

Кешнәвендә – Татар бугазының4

дулкыныннан күчкән гөрелте...

Шул гөрелте татар атларының

тояк тавышларын терелтте.

***

Дәште Кыпчак буйлап буран улый...

Үлән эзләп, көртләр актарып,

тоякларын үткен китмән итеп,

тибенәләр татар атлары.

Кирәк түгел абзар, печән, бары

тойсын танау, күрсен күзләре –

беркемнән дә хәер эстәмичә,

туендыра алар үзләрен.

Танаулары өргән кайнар болыт

маңгай ялларында боз була...

Атлар тирәсендә, буран иснәп,

башлык айгыр йөри кызулап –

ни өчендер җаны тыныч түгел,

нидер борчый аның күңелен:

бүре исе аңкымыймы җилдән,

уйнак тайлар читтә түгелме?..

Борчылуы кысыр түгел икән –

урап алган кашкыр5 өере!..

Кешнәп җибәрде ул үрә басып,

күккә карап, бугаз киереп,

Чыңгыз гаскәрендәге атлардан

күчкән гадәтләрен уятып...

Дәррәү тезелешеп басты көтү

күкрәк мускулларын уйнатып.

Арткы аякларга күтәрелеп,

алгыларын чукмар иттереп,

нәсел айгыр кашкыр өеренә

алып арысландай сикерде.

Китте сугыш...

Бөтерелә айгыр...

Ярсулана кашкыр өере...

Савырына сикергән бүрене

айгыр тибеп күккә чөерде...

Кантар җиргә килеп төште мәлгунь...

Аңсыз иде дошман, ә тере...

Ат көтүе, дәррәү ябырылып,

баш бүрене таптап үтерде...

Өер качты...

Атлар пошкырышты...

Нәсел айгыр шундый кешнәде,

Вакыт күчте –

тагын миңа кайтты...

Ниләр генә искә төшмәде!..

***

Калка6 елгасының суын эчкән,

җиңү быргыларын тыңлаган

татар атларының йөрәгендә

алгысыну дәрте тынмаган –

шундый итеп җиргә типкән алар –

ылыс койган яшел чыршылар!..

Җиңү арты җиңү татыганда,

күңел сизгерлеге кыршыла...

Танауларын атлар Идел, Чулман,

Биләр якларына борганнар...

Ә аларны, көчле поскын булып,

көтеп торган зирәк болгарлар.

Калка батырларын туздырганнар,

атларына тышау салганнар...

«Күк атлары»7 әнә шул чорлардан

Идел буйларында калганнар...

Баһадурын җуйган татар аты

йөрәгемдә, ахры, кешнәде –

Вакыт күчте...

Күчте йөрәгемә...

Ниләр генә искә төшмәде?!

***

Туктамыш хан белән Аксак Тимер

берәр батыр куйган һәр яктан:

чаптар8 атка менгән Кыпчак би һәм

аргамакка менгән Ир Каплан.

Иркен кырда сугышалар болар

тояк белән җирне актарып.

Ир Капланның аргамагы арый,

Кыпчак бинең чыдый чаптары.

Сөңге сынган,

чукмар кулдан төшкән...

Мәсьәләне атлар хәл иткән –

аргамакның сыртын тешли-тешли,

җиңү туын9 чаптар беркеткән...

Нәкъ шул чаптар, ахры, йөрәгемдә, –

тантаналы итеп кешнәде,

Вакыт күчте –

тагын миңа кайтты...

Ниләр генә искә төшмәде!..

***

Наполеон,

качып чапкан чакта

җиңелүче дигән ат асып,

татар атларының кайнар тыны

юешләткән аның аркасын.

«Күк атлары» Париж урамына

тояклары белән органда,

Нотр-Дамның гүзәл витражында

пыялалар зыңлап торганнар...

Койрык кылын Тын океан юган,

иреннәре – Сена суында!..

Шушы атларныңмы эзе бетә,

токымының каны суына?!

Менеп басып, текә Монмартрга,

нәсел айгыр шундый кешнәде,

Вакыт күчте –

кабат миңа кайтты...

Ниләр генә искә төшмәде?!.

***

Бөек Гёте хәлсез булып туган,

балачакта бик еш чирләгән.

Ниләр генә кылмаган табиблар –

бер дәва да сихәт бирмәгән.

Иң саулыклы дәва –

атта йөрү

булган икән сабый Йоханга!..

Атка хөрмәт йөрәгендә калган

бала вакытта ук йокканга.

«Күк атлары» даны дөнья буйлап,

үзләреннән узып, юл ярган...

Кайтыр юлга чыккан җиңүчеләр

килеп кергән көзге Веймарга.

Дан – дан инде!..

Нишләтеп тә булмый...

Дан иясе үзен аклармы?!

Һәм Гётенең

бик күрәсе килгән

Чыңгыз ханны йөрткән атларны.

Ул, һичшиксез, татар атын күргән,

көмеш ялын, алтын бәдәнен,

шәт, сөямләп үлчәгәндер әле

шаккатыргыч озын гәүдәне.

Сокланганмы, әллә, киресенчә,

чирканганмы аның күз явы?!.

Һәм бик мөмкин, дала атын күреп,

«Искитмәле!» диеп уйлавы...

Аңа изге Коръән белән, бәлки,

бүләк иткәннәрдер бер ат та...

...Коръән турындагы бер шигырен

күптән түгел таптым китапта.

Анда мине сәерсеткән фикер,

шаккатырган сәер хис анда:

«Безгә язган исламда яшәргә,

һәм үләргә безгә исламда!..»10

Бәлки, сәер булып тоелгандыр

бу атларның көчле кешнәве...

Вакыт күчте –

кабат миңа кайтты!..

Ниләр генә искә төшмәде?!

***

Туган илдән куган чакларда да

фашист дигән шайтан затларны

солдат булды сугыш кырларында

үтә чыдам татар атлары.

Сиваш суын, Волхов баткакларын,

пушка тартып, алар кичтеләр.

Поши кебек ботак чәйнәделәр,

боз кимереп, суын эчтеләр.

Сапёр кебек кыю, разведчиктай

үтә хәйләкәрләр, башлылар...

Күпме атлар

мина кырларында

Ватан өчен күккә аштылар...

Дошманнарның тирән тылына да

шыпырт кына шулар керделәр,

аяз көнне явыз яшен булып,

кот очырып шулар йөрделәр.

Күпме кавалерист орден-медаль,

Алтын Йолдыз такты күкрәккә!..

Теге атлар,

кигәвеннәр куып,

күкрәк калканнарын тетрәткән.

Җиңү парадында – матур атлар,

нечкә билле, озын торыклы...

Ялларын да генераллар чәчен

алган чәчтарашлар кырыкты...

Әллә нәрсә булды йөрәгемә –

кайсыдыр ат ярсып кешнәде,

Вакыт күчте –

кайтты бүгенгегә!..

Ниләр генә искә төшмәде?!

***

Манас тавы ике чакрым ярым

Якынрак та икән кояшка.

Шундый эссе,

кулың тисә, пешә –

күкәй кыздырырлык һәр ташта.

Зур табадай кызган платода

бөек бәйге –

йөзләп ат чыккан!..

«Манас» дастанының мең еллыгын

бәйрәм итү шулай ачыла!

Кара-туры, кола, алмачуар

акбүз атлар биеп торалар,

ярыш дәрте белән һаваланып,

тоякларын ташка оралар,

бөек рәссамнарның киндереннән

чыкканнар бит –

җаен тапканнар...

Аягүрә йокымсырый кебек

озын буйлы карсак чаптарлар...

Ике чакрым кызган әйләнәне

унбиш тапкыр кирәк урарга...

Акбүз атлар, салмак чаптарларга

кайнар тузан сибеп, ал бара...

Биш әйләнә шулай, ун әйләнә

кан куыргыч кояш астында...

Куе күктә ник бер болыт булсын,

кислородлы һава аз монда...

Алда җилеп барган алмачуар

туктап калды – тыны тыгылды...

Кара-туры белән кола айгыр

түгәрәктән чыгып егылды...

Бер аргамак алгы санга чүкте,

ятып өлгергәнче җан бирде...

Көмеш койрык, көмеш яллы атлар

бер ритмда һаман элдерде...

Финиш сызыгына тояк куйды

шуларның да тыйнак-токыны –

Татар бугазыннан Манас-тауга

килеп җитә алган токымы!

...Һәм шуларның берсе –

уз килгәне –

әкияттәге кебек кешнәде...

Вакыт күчте –

күчте бүгенгегә...

Ниләр генә искә төшмәде?!

***

Татар аты дигән шанлы токым

үчә язган сугыш чорында –

меңләп-меңләп яу кырына киткән,

калганына пычак орынган...

Яу кырында булмаганнарның да

язмышына хәтәр янаган –

Парижларга китеп,

колбасалар

булып кайткан алар яңадан.

Көчле тракторлар,

машиналар

дәрәҗәсен атның төшергән –

солы ашый торган көчләр нигә

нафта куа белгән кешегә?!.

Нигә аңа авыл тутырмасы –

кибет тулы бекон, сервелат?!.

Нигә аңа кымыз,

«иго» дигән

яман сүзгә бәйле серле ат?!.

Ләкин кемдер югалган токымны

эзләп табып әллә кайлардан,

хәтер сагынуы

көче белән

безнең җиргә тартып кайтарган!

Татар бугазыннан Парижгача

араларны артка аткарып,

дәверләрне кичеп,

исән калып,

кайтып җиткән татар атлары!

Шушы атлар Җирдә бетәчәкме?!

Бетмәячәк!

Тамчы кайгырмыйм!

күрәмен дә кайчак биш аяклап

бия куып йөргән айгырны...

Безнең болыннарда алар кешни,

уйнаклыйлар таза тайлары...

Җаным минем шул атларда, ахры...

Алып булмас инде кайтарып...

***

«Татарстан Республикасы» һәм

«Татарстан» дигән горур сүз

бөтен закон буенча – игезләр,

мәгънәдә дә алар бертигез.

Татарстан

зуррак ТАССРдан,

Казан ханлыгыннан, РТдан –

татар халкы зурлыгы минем ил,

Алтын Урда белән бертуган!

Татарстан – татар иле дигән,

татар халкы дигән сүздә дә!

Татарстан – татар атларының

тояклары уйган эздә дә...

***

Татарстаным олы бәйрәменә

әзерләнә йөрәк түремдә.

Һәм ул миңа

зур бәйгегә чыккан

татар аты булып күренә.

Бу – бәйгенең әле башы гына...

Чорлар аша әле үтәсе!

Һәр ярышта әле җиңәсе бар,

һәр җиңүне бәйрәм итәсе!

Бәйрәмнәрне бәйрәм итү кирәк,

ыгы-зыгыларны онытып –

ун борчуны җил иркенә сибеп,

сыңар куанычны ун итеп.

Бәйрәм итү кирәк йөрәк белән –

капка ачып барлык хисләргә!

Матурлары барыбер өскә чыгар –

яшәүгә ямь шулар өстәрләр!

Бәйрәм итү кирәк акыл белән –

бүгенгегә бәйләп үткәнне!

Киләчәккә озатырга кирәк

үткәннәрдән килеп җиткәнен...

Мин үткәннән безгә килеп җиткән

бөтен хәзинәне актардым –

күз алдымда

Татарстан булып

гәүдәләнде татар атлары.

Һәм шуларның берсе әверелгән

шушы җирләр харитасына11,

һәм сурәте аның киләчәккә

очып бара торган ат сыман.

Оча авыл-шәһәрләрен төяп,

тезгененнән бераз бушанып,

авызлыгын чәйнәп,

җайдагының

акыл куәтенә ышанып.

Моңа хәтле аның җайдаклары

атка хуҗа була белделәр,

чор-дәверләр, утлар-сулар аша

татар исемен

алып килделәр!

Ничә тапкыр тарих җилләрендә

татар аты ялын чайкады!..

Ә җайдагы аның кем дисезме?

Татар халкы – аның җайдагы!

 

Искәрмәләр

1Татар бугазы тирәләрендә яшәгән борынгы кабиләләр аты. Чыңгызхан гаскәре атларының күбесе шул токым була. Бүгенге көндә бу токымны Татарстанда яңадан үрчетә башладылар. Ул Селекция реестрына «Татар атлары» дип беркетелгән: ялы, койрыгы аксыл, гәүдәсе алтынсу җирән төстә.

2 Нафта – нефть.

3 Юрга – русчасы «иноходь». Ике уң аягын, ике сулын берьюлы атлаучы атлар.

4 Татар бугазы – Япон диңгезендәге бугаз. Борынгы татар кабиләләре шул тирәдә яшәгән.

5 Кашкыр – дала бүресе.

6 Калка елгасы – 1223 елда монголлар һәм рус-кыпчак гаскәрләре сугышкан урын.

7 «Күк атлары» («Небесные кони») – кытайлар татар атларын шулай атаганнар.

8 Чаптар – ялы, койрыгы аксыл, гәүдәсе алтынсу җирән ат. Татар аты да нәкъ шундый төстә.

9 Ту – байрак.

10 «Когда ислам и вправду послан Богом, Нам всем в исламе жить и умирать.» И.Гёте. Западно-восточный диван.

11 Харита – географик карта.