Логотип Казан Утлары
Поэма

Мохтар (поэма)

                       Драматик поэма

 

Катнашалар:

Мохтар Мутин –    Татар театрының мәшһүр трагигы,

                                 репрессия корбаны.

Кәрим Тинчурин – Мәшһүр татар драматургы,

                                 репрессия корбаны.

Илдархан Мутин – Күренекле дәүләт эшлеклесе, яугир,

                                 репрессия корбаны.

Мәрьям-ана      –   Мохтарның анасы.

Исхак Мутин      –   Мохтарның атасы

Шәкерт                –   Мохтарның малай чагы

Елизавета             –  Мохтарның хатыны

Искәндәр Мутин – Мохтарның бертуган абыйсы

Баянгали               –  шымчы

Король Лир          –  Шекспир персонажы

Мәхкәмәчеләр, уенчылар, фәрештәләр һ. б.

 

 

Вакыйга XX гасырның канлы репрессия елларында бара.           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Пролог (легенда)

Җәйнең бер озын көне, Мөтә Елгасы тугае... Ир белән хатын керәләр

 

Ир.             Ай башыннан Аллаһ кушса,

                   Печәнгә төшәрбез шәт,

                   Падишаһ әмере килде,

                   Ул боерган: атларның дип

                   Көтү-башларын ишәйт.

 

                   Яуга әзерләнә патша.

                   Ат-иярсез яу булмас.

                   Ияргә менгән яугиргә

                   Акбүз ат бары юлдаш...

                   Юлдашсыз – юлы уңмас...

 

Хатын.       Ай тулуга чалгычылар

                   Куышларын корырлар.

                   Көмеш Мөтә суларының

                   Арудан арындырырдай

                   Тылсымлы куәте бар.

 

Ир.             Йөзбашының  аранында

                   Биш йөз алмаш ат торыр...

                   Көтү саны арткан саен

                   Падишаһыбыз болын-кырның

                   Биләмәсен арттырыр.

 

Хатын.       Хак сүз – җәйләү, болыннарың

                   Киңәйгәннән киңәя

                   Хезмәт итеп патшага.

                   Биргәннәренә мең шөкер.

                   Раббым, тагы да үзең,

                   Рәхмәтеңнән ташлама!..

 

Ир.             Биргәннәренә мең шөкер:

                   Болын, кыры, урманы

Дистәләгән күлләвекләр,

Агыйделе-Чулманы.

Биралганын бирде патша

Риясыз хезмәтемә...

... Бер бала бирә алмады –

Килми кодрәтеннән...

 

Хатын.       - Тәүбә, тәүбә, тәүбә, диген

                   Патша – Хода бәндәсе.

                   Раббыбыздан догамда

                   Ялварыплар сорадым...

                    Төшемдә бер малай сөйдем:

                   Хак булыр, –  дип юрадым.

                   Күңелем белән тоямын.

                   Тулып тулышып килгәнен

                   Өметләрем – морадым...

 

Ир.             Чү, тынып кал...

                   Ерак түгел – янәшәдә

                   Нарасый бала елый...

                   Ишетәсеңме – ул сабый.

                   Ялварып ими сорый...

 

Ир сәхнәдән чыга. Бала елаган, соңрак көлгән тавыш ишетелә.

 

Хатын.       Бала елый,

                   Кемнең баласы?

                   Ник ул елый?

                   Кайда аның

                   Ата-анасы?..

 

                   Күкрәгем –

                   Кайнарланып

                   Тулыша:  

                   Йә, Раббым...

                   Күкрәгемә

                   Парланып

Сөт төшә!

Гомеремдә

Тәүге кат

Күкрәгемә

Сөт төшә!

 

Биләүдәге бала күтәреп ир керә

 

Ир.             Гаҗәп хәлләр булып тора,

                   Бер Аллаһы белеп тора:

                   Яр читендә – тал бишектә

Түм-түгәрәк алмадай,

Шул сабый көтеп тора...

 

Елавы да: “Мин монда!”, – дип,

Чакыруы  булдымы?

Биләвен ачып карауга

Елмайды да – бармаклары

Кысып тотты кулымны...

Кем калдырып киткән аны?

Янәшәдә, күз күремдә

Юк бер эзе – төге дә?!

 

Хатын.       Күкрәгемнән тулышып,

                   Ургып сөтем түгелә...

                   Бисмиллаһны әйтеп,

                   Үзем имезимме әллә?

 

Ир.             Сабыр ит, хатын, сабыр ит...

                   Бу Аллаһы бүләге –

                   Дога кылу мәслихәт –

                   Исем кушыйк әүвәле.

 

Хатын.       Азан әйтеп – Раббыбызга

                   Ирештерик исемен.

                   Шәт-шуннан имезермен.

 

Ир.             Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр

Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әллә Иләһә илләллаһ,

Әшһәдү әллә Иләһә илләллаһ,

 

Әшһәдү әннә Мөхәммәд әр расүлүллаһ

Хәййә галәс сәләх,

Хәййә галәс сәләх,

Хәййә галәл фәләх,

Хәййә галәл фәләх,

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр!..

Аллаһы бүләге – улым

Атың – Мөтә булыр,

Атың Мөтә булыр,

Атың Мөтә булыр!

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр...

 

Ана бала имезә.

Сәхнәгә актан киенгән аналар, балалар керә. Алар Анага дан җырлыйлар.

 

Хор. “Ана-Бала” җыры башкарыла.

                    Ачыккансың икән, Мөтәм-сабыйкаем,

                   Сөтем күле мулдан – мәңге саекмай.

Яктыртыр, җылытыр күңлем кояшы –

Анаңның күңел кояшы баекмай...

                               Галәмнәрне бар иткән дә, Раббыбыз,

                            Тереклекне пар иткән дә, Раббыбыз.

                            Аналар карыны – оҗмах бакчасы,

Җимешләрен бар иткән дә, Раббыбыз.

Мөтә суы ялтырый саф көмештәй,

Өлешемнең көмеше Син – улкаем.

Үзеңнең нәсел бакчаңны корсаең,

Ир лачыны, Ил терәге булсаең.

                               Галәмнәрне бар иткән дә, Раббыбыз,

                            Тереклекне пар иткән дә, Раббыбыз.

                            Аналар карыны – оҗмах бакчасы,

Җимешләрен бар иткән дә, Раббыбыз

 

Пәрдә.

 

 

 

Беренче күренеш

Чәнечкеле биек койма эче... Зур гәүдәле, сәләмә киемле бер кеше идәндә ята. Король киеменнән берәү аның янына керә. Бу –  король Лир. Ул идәндәге кешене күтәреп торгыза...

Мохтар.     Король Лир?

Король Лир!

Лир – Син безнеңчә әмир!

Король – Син Хан

Олуг хаким идең...

Нидән йөзең болытлы?

 

Лир.           Мин хан түгел,

Түгел әмир...

Мин гаделлек иясе...

Дәүләтемнән һәркайсына

Кызларымның бүлеп бирдем

Өлешенә тиясен...

 

Мохтар.     Рәхмәт ишеттеңме соң?

Хатын-кызга тәхет бирсәң,

Көт илең бозыласын...

Кояш баеп барган чакта

Олы юлга чыккансың...

 

Лир.           Сездә хаким ир-ат та бит...

Илегез – тоташ төрмә...

Озакламый зур яу килә.

Халкың кырылып бетә.

Качып кит бу хәкарәттән...

Күрәләтә

Тәмуг утына кермә.

 

Мохтар.     Яу?

Кайсы тарафтан,

Көньяктанмы?

 

Лир.           Көнбатыштан... Зәһәр яу...

Тимер тияр тимергә –

Чәчрәп чыгар очкыны...

Сан җитмәслек мәетләр

Сырып алыр яу кырын...

 

Мохтар.     Мин дә яуга чыгаммы?

 

Лир.           Ирләр бетәр кырылып.

...Гарипләр вә көчсезләр

Йөрер буразна ерып.

 

Мохтар.     Син, күрәзәчеме әллә?

 

Лир.           Дүрт ел буе канлы орыш...

Күрәм кан, төтен аша...

 

Мохтар.     Юкмы котылу чарасы?

Коллыкмы, тагы да коллыкмы?

 

Лир.           Коллыктан азат итәм, – дип,

Колбиләүче ул җәллад

Үзе килә яу белән...

Ике тиранның орышы

Тәмамлана барыбер –

Үч, җәнҗал, ачу белән...

 

Мохтар.     Төшенмәдем...

 

Лир.           Орыш бетә, яу чигә...

Әмма сезнең ханыгыз

Үз иленә яу чаба...

 

Мохтар.     Яуга күнегәсе түгел...

Әй, син картлач, яу белән

Безне куркытмасана!..

 

Лир.           Мәгълүм: яудан курыкмыйсыз.

Кан коерга күнеккән:

Үз ата-анасын хәтта

Чирканмый үтерергә...

 

Мохтар.     Яудан халыкка ни хаҗәт:

Ханнар күзен кан сарган.

  • Ватан куркыныч астында

Яуга чакырып сур ярган.

Яу чапканның куркынычы:  

“Ватан” дигәне ялган.

 

Лир.           Әнә ич, аңлап торасың...

Үз халкына яу чыккан

Тиран барсын кырасын

Ник һаман төшенмим дисең?

Кыямәт көне якындыр.

Кавемең Аллаһыдан

Ярлыкавын сорасын...

 

Мохтар.     Король Лир, безнеңчә,

Син барыбер Хан, әмир!

 

Лир.           Бүлдерми тыңла сөалем:

Маңгайга язылганны

Сөртеп булмый кул белән..

Җаның кадерлеме сиңа?

Дәшмисең...

Җавабыңны бит беләм!

Таңнан торып, чыгып кач син,

Көнчыгышына табан..

Юллар озын – ара якын –

Теләгән юлын табар...

 

Мохтар.     Кая китим,

Һәр адымым

Күзәтүдә, ызанда?..

 

Лир.           Бер башыңны саклар хәлең

Юкмыни инде синең?

Соңарма, качып кит моннан –

Җан биргәнгә җүн бирер...

 

Мохтар.     Монда кендек каным тамган

Атам-анам кабере.

 

Лир.           Илегез тоташ каберлек,

Юк кешенең кадере...

 

Мохтар.     Бүген илдән качып китү –

Үз-үзенңә

Хөкем чыгаруга тиң...

 

Лир.           Сабак алу өчен күпме

Мисал китерү мөмкин?

 

Мохтар.     Сөйлә, тыңлыйм, Хан-әмир..

 

Лир.           Әмир түгел – Король Лир!

 

Мохтар.     Минем өчен барыбер:

Икегез – пар итек сыңары.

Сездәй мәшһүрләрне мин

Сәхнәгә бик күп чыгардым...

... Акыл сатарга оста сез

Тәхеттә утырганда...

Мәтәлеп төшкәч кенә

Телегезне йотасыз...

Елап йөрисез җитмәсә:

          “Күрегез, нинди фаҗига,

Алланың кашка тәкәсе

Күрә никадәр нужа?!”

 

Лир.           Сүзең хак – сәхнәгә мине

Син күтәреп чыгардың...

Минем газапларны кичеп –

Кан-яшь түгеп, дан алдың –

Анысы да чынбарлык...

 

Мохтар.     Таный белүең зарур!

 

Лир.           Әмма тормыш сәхнә түгел...

Хакимнәр тәхетенә

Ымсынучы бихисап...

Йә, насыйп ничәсенә?

Тәхеткә менеп кунаклау,

Ышан бер нәрсә түгел,

Кирәксә, анда әнә, чебен

Очып менеп пес итә...

Тик чебенне төшермиләр

Туплардан ядрә атып.

Син сәхнәдә уйнаган Лир

Түшәмгә төкерә ятып.

Син күрәзәчеме дисең?

Мин идарәчесе илнең,

Яклаучы, саклаучысы.

Рәнҗү сүзе әйтмә бүтән...

 

Мохтар.     Карале-карале моны,

Бигрәк үпкәче икән...

 

Лир.           Килер көнеңне багып,

Ап-ачык күреп торам.

Зинданнарда ятарсың

Тәнеңә богау тагып...

... Тиранга кирәкме синең

Мәктәбең йә сәнгатең?

Кач илеңнән – тәмугыңнан,

Тугач таңның сәгате!

 

Мохтар.     Качып җанын саклап калу

Хан-әмирләр гадәте...

 

Лир.           Туктамыш Хан, Тимер Әмир?!

Ни шөһрәтләр казанып,

Ярты дөньяны бер иткән

Идарәче иделәр...

Нигә алар хакында син,

Бер сөаль сүз әйтмисең?

 

Мохтар.     Хан, корольләр куркак икән,

Ул ил бетәргә мәхкүм...

 

Лир.            Син Хан да, Әмир дә түгел...

Йә, фәлсәфә куертма –

Бу бәхәскә куй нокта...

Хансыз халык – ат, иярсез!

Илегез тоташ төрмә...

Башкисәрләр – баш кисәрләр!

Әйткән иде диярсез...

 

Мохтар.       Хак сүз, хәтта рәнҗетүле

Булса да кабул итәм...

Әмма, халкымны, гаиләмне

Ташлап беркайда китмәм!..

 

Лир.           Кем ул халык,

Йә, күрсәтче, телсез

Денсез абзарда

Терлек хөкемендә яши –

Яши тоташ аһ-зарда?..

Халык идегез –

Дүрт йөз ел элек сез,

Илбасарга каршы

Йөзгә-йөз басканда.

...Анда да сез орыштыгыз,

Туганга-туган чыгып.

Бер Казанга тәкә башы

Янәсе, икәү сыймый...

Бик тә сыярлар иде дә –

Казаныгыз гына юк.

Туктамыш белән Тимерне

Саташтырган шайтаннар,

Йөз елдан соң тагы да

Казаныгызда кайнатты...

Шунда да әле,

Халык идегез сез...

 

Мохтар.     Шайтан саташтырды Идегәйне!

Аксак Тимер Туктамышны

Кыйный алмас иде Идегәйсез...

Ә син – халык идегез сез!

Күтәремгә асылды ил,

Бер мөртәт аркасында..

 

Лир.           Беләм, үзем күреп тордым:

Гавам Идегәйне яклады...

Идегәй Аксакка баш орды...

Шуннан,Тимер явы

Урданы килеп каплады...

 

Мохтар.     Идегәй Аксакка

Яугир булудан артмады..

Туктамыш Хан –

Бөек Чыңгыз торыны

Ташлап качты Урданы...

Идегәй, мөртәт, уңга-сулга

Селтәнеп, халкын турады.

Дала-кырда төнозыны

Тук шакаллар улады.

 

Лир.           Шул чакта да әле сез –

Халык идегез!

 

Мохтар.     Король Лир, Хан, Әмир,

Җанымны ярып – тоз сипмә лә

Ярама?

Юкса, ханлыгыңа карамам!

 

Лир.            Син – мине сәхнәдә уйнап,

Дан казанган азиат,

Бүлми тыңла сүземне.

Хакыйкать ачы була ул,

Ирештерәм

Җитсә генә түземең:

Көнбатыштан яу килә:

Кан дәрья булып агачак.

Синең кавем –

Халык булудан бизгән кавем,

Гарасатның уртасында калачак.

Төенчегең төенлә дә,

Качып кит исән чакта...

Качып кит... гаиләң барыбер

Оныта синең хакта...

 

Мохтар.     Гаиләм –

Минем Елизаветам – Җәмиләм,

Кызларым – Мәрьямем, Мәдинәм!..

 

Лир.           Җәмиләң – Елизавета,

Юлыңнан – яздырды,

Денеңнән яздырды –

Динеңә кереп...

 

Мохтар.     Кычытканмы телең?

Җәмилә – Елизавета,

Ул – бердәнбер тиңем...

Диненнән ваз кичте

Мәхәббәт хакына...

Сәнгатькә сукмакны

Без бергәләп салдык...

Бик тирән кермә син,

Чыгарыңны уйла:

Чыгырыннан чыккан –

Газапка юлыккан...

 

Лир.           Нәкъ өстенә бастың:

“Хак диненнән бизгән –

Иблисне имезгән...”

 

Пәрдә.

 

 

 

Икенче күренеш

 

Шул ук сәхнә. Җәмилә-Елизавета керә.

 

Мохтар.     Җәмиләм-Елизаветам,

Мәрьямем, Мәдинәм...

Ни сөйли бу өрәк,

Ни сөйли?

 

Елизавета. Мохтарым-Маврчик,

                   Саташкан ул өрәк...

                   Җаныңа үтмәкче,

                   Сине миннән аерып,

Хезмәтче итмәкче...

Яндырып, көлләрең

Бакчасына сипмәкче.

Ә үзе кимсетеп,

Азиат, син,  диме?

 

Мохтар.     Илеңә яу килә,

Качып кит бу илдән,

Качып кит, – дип, өнди...

 

Елизавета. Йә, үзең ни дидең?

 

Мохтар      Гаиләмне, илемне

Калдырып киталмыйм!

“Монда тудык, монда үстек,

Мондадыр безнең әҗәл.

Бәйләмеш безне бу җиргә

Тәңребез – Гыйззе вә җәл!..”*

 

Елизавета. Ә бит өрәк сүзләрендә

Хаклык ярылып ята...

Егерме ел элек үзем

Әйтмәдемме бу хакта?

*Г. Тукайдан.

 

Бу өтермән илдән качып,

Китик күз күргән якка...

Кайда китсәк тә була:

Теләсәң – Иерусалимга,

Теләсәң – Истанбулга...

 

Мохтар.     Әйтергә генә ансат?!

 

Елизавета. Куясың икән максат –

Син алалмаган биеклек,

Юк иде лә моңарчы...

Нидән иелде бу башың,

Маврчик, Мохтарым?

 

Мохтар.     Каһәрле язмыш – ачы!

 

Елизавета. Язмышлар языла гарештә,

Беребез дә түгел фәрештә...

Сынар тәкъдир, сынар азаккача:

Сыналып сынмаганны мең кат

Уттан алып суга салыр ул,

Барыбер өс чыгып калыр ул...

Тәкъдиренә буйсынганнар тик,

Чынлык белән һич шаярмыйлар...

Ут белән дә һич уйнамыйлар –

Ярлыкавында алар Хакның...

Хак юлыннан чыксаң, хәбәрдәр:

Хакның хөкеме, һай бик каты!

 

Мохтар.     Сәхнәдәге уеныбыз,

Түгелме әллә язмышыбыз?

 

Елизавета. Язмышка сылтау җиңел ул –

Җирдәге бар ялгышыгыз...

 

Мохтар.     Ха-ха-ха-ха...

“Искене җимереп яңаны

Төзергә кирәк,” – дип, өндәп,

Иң әүвәл сез лаф ордыгыз.

 

Елизавета. Сез алындыгыз,

Астын-өскә китердегез

Дөньягызны?

Астан ни чыгасын

Уйладыгызмы?

Ачлар ачуына

Тарыдыгызмы?

Инде качып киталмый

Калдыгызмы?

Мин динеңне кабул иттем –

Чигереп үземнекен...

Алдамадым, әмма бел син,

Ваз кичмәдем, ваз кичмәдем:

Камил акылым, уем...

Саҗдәдә оеп, Исусска

Догадамын иртә-кичен...

“Господи, помилуй!

Господи помилуй...”

 

Мохтар.     Син ни сөйлисең?

Йә, ни сөйлисең син,

Саташасыңмы әллә?

 

Ут сүнә. Музыка.

 

(Пәрдә)

(Дәвамы бар)