Логотип Казан Утлары
Публицистика

Исән калсак – җәннәт җирдә көтә!

     Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенең җиңелүенә һәм Советлар Армиясенең канлы күз яшьләре аша җиңү яулавына 75  ел тула. Бөек Ватан сугышының шаһитлары, каһарманнары булган, илгә җиңү алып килгән әби-бабаларыбызның күпчелеге инде арабызда юк, аларның сафы елдан-ел сирәгәя, шуңа күрә дә сугыш кырларыннан исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән ветераннарыбыз белән сөйләшә-аралаша алу үзе бер могҗизаи вакыйга сыман.    

         Гомеренең 94нче яшен тутыручы фронтовик, “Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә” ордены һәм “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены кавалеры, “Японияне җиңгән өчен”, “Россия хәрби көчләренә йөз ел”, Татарстанның “Ватан каршында фидакарь хезмәт өчен” медальләре, шулай ук Бөек Ватан сугышының юбилейлары уңаеннан бирелгән барлык  медальләр иясе Шаһитов Мизһәт Фасих улы да шундый сугыш ветеранының берсе.  

         Ул Сарман районының Сарайлы авылында Фәсихлисан һәм Галимә Шаһитовлар гаиләсендә туган алты баланың дүртенчесе булып, 1926 елның 10 июнендә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң ул, әти-әнисенең берьюлы ике баланың укуын күтәрү мөмкинлеге юклыгын аңлап, алга таба Кәшер мәктәбенә барудан апасы Зөбәрҗәт файдасына баш тарта һәм колхозга эшкә урнаша. Зөбәрҗәт апасы исә, Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлап, гомерен балалар укытуга багышлый. “Кәшер мәктәбендә өч кенә көн укып калдым. Ул чакта мәктәптә укыту өчен һәр балага 150 сум акча түләү каралган иде. Ә безнең хуҗалыкта 75 сумнан сата алырдай өч баш сарык кына бар. Бу гамәлемә “укып, мулла булмассың, чукып, карга булмассың”, - дия-дия, аеруча әни сөенде,  дип искә ала Мизһәт бабай.

         “Колхозда эшләгәндә, башта басудан иген көлтәләрен җыеп, ат арбасына төяп, суктырырга илтәм, кичләрен әнигә киндер сугарга булыша идем. Аннан ат караучының ярдәмчесе булып та эшләдем. Төнлә атларны басуга чыгарам да үзем эскерт янында төн кунам. Сугыш башлангач, авыл тирәсендә бүре өерләре күбәйде. Бүреләр килә башласа, атлар эскерт янына килеп елыша. Мин эшне сизүгә, алдан хәстәрләп куелган учакка ут көйрәтәм. Бүреләр исә уттан куркып, ач көенчә кире урманга йөгерә иде”, - ди Мизһәт бабай, яшьлек хатирәләренә бирелеп. Баксаң, бу каравылда торулар фронтка әзерлек өчен дә үзенә күрә бер чыныгу мәктәбе булган икән.

         Хәер, Мизһәт абый беркайчан да эшсез тормаган, әтисе аны 12 яшеннән үк агент буларак, авыл халкыннан салым җыярга җибәрә. Кечкенә Мизһәткә 1937 еллларда өйдән-өйгә йөреп, сарык йоннары белән сарык тиреләре җыеп, шуларны Сарманга илтеп тапшыру эше йөкләтелә. “Ул чакта мал тотучы гаиләләрдән кимендә 1 сарык тиресен һәм дүрт йөз грамм сарык йонын мал асрамаучыларга исә, бер сарык тиресен хөкүмәткә тапшыру бурычы куелган иде. Мин тиреләрне, йоннарны чанага төяп, 12 километр җәяү барып, “Кож-Союз” җитәкчесе иптәш Кожевниковка илтеп тапшырам. Хезмәт хакы буларак, итекләр, күлмәклек ситсалар һәм башка шуның ише кирәк-яраклар биреп җибәрәләр. Моннан тыш, укудан соң, әтигә отчётлар язарга, актлар тутырырга булыша идем. Аны Мөслимдә укытып кайтаргач, колхозның ферма мөдире итеп куйдылар. Сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары барысы да әти карамагында иде. Мәктәптә яхшы укыдым”, – дип искә ала Мизһәт бабай.

         1943 елның 10 ноябрендә Сарайлы егетләренә фронт повесткасы килеп төшә. Алар берьюлы ун никрут авыл урамнарын урап, Чагыл тавына менеп, туып үскән җирләре белән хушлаша да, чаналарга утырып, Бөгелмәгә таба юл тота. “Барысы да елаштылар, абыем Хәмзәнең Түбән Новгород өлкәсе Онуфриево авылы янында батырларча һәлак булуы хакындагы хәбәр килеп ирешүгә дә әле күп вакыт үтмәгән иде шул”,  - ди Мизһәт абый. Шулай Бөгелмә станциясеннән аларны товар ташучы поездларга утыртып, Ерак Көнчыгышка озаталар. Иркутскига җиткәч, поезд зур тукталыш ясый. Никрутлар мунча керә, кием-салымнары дезинфекцияләнелә. Байкалны узгач, алар текә тау битенә ясалган Сталинның фотосурәтен күреп, таң кала. Имеш, бу сурәтне ясаган кешене Сталин төрмәдән азат иткән, дип сөйли аларга поездда баручылар. “Чита шәһәрен, Хабаровскийларны узгач, безне Комсомольск дигән станциядә төшерделәр дә алты чакрым җәяү киттек. Батальоныбызны шунда бер чакрым озынлыктагы күтәртеп ясалган землянкага урнаштырдылар. Иске шинельләр, американски ботинка, ике пар портянка өләштеләр. Урын-җирләребез такта сәкеләрдән гыйбарәт иде. Шунда укыдык, атарга, сугышырга өйрәндек, каравылда тордык,” – дип искә ала Мизһәт Фәсыйхович хәрби хезмәттәге беренче көннәрен.

         Укулар тәмамлангач, яшь солдатларны Уссурийск тайгалары аша японнарга каршы сугышка әзерләнергә алып китәләр. Алар  башта Уссурийск Тайгасы эчендә, соңрак Маньчжуриядә траншеялар казый, һәрби ныгытмалар ясый. Ул арада инде Бөек Ватан сугышы тәмамланып та өлгерә. “Мулин шәһәрен узгач, безгә Муданьцзян елгасы аша йөзеп чыгарга боердылар. Елга аръягында исә японнарның ике дивизиясе ут ачып каршы алды. Безнекеләрнең бер өлешен иң әүвәл көчле су агымы харап итте. Йөзеп чыга алу бәхетенә ирешкәннәр исә җирдәге җәһәннәмнең ни икәнен тәненең һәрбер күзәнәге белән татыды. Безгә һәрьяклап пуля яңгыры ява, һавадан исә, әле безнекеләр, әле япон самолётлары бомба ташлый. Кем мылтыктан, кем пушкадан ата. Туктаусыз тавыш, тынгысыз сугыш дәһшәте башланды. Японнарны куып, бераз алга йөгерәбез, аннан җиргә капланып, йөзтүбән сузылып ятабыз, шуышабыз, күтәрелеп, кабат йөгерәбез... Бер мәлгә ике яклап та шомлы тынлык урнаша, йөрәк авыздан атылып чыгардай булып тибә. Йоткан төкерегеңә, сулаган сулышыңа кадәр бар тараф ишетә сыман тоела. Шул ук вакытта колаклар томаланып, баш зыңларга тотына... Шул рәвешле, без, Муданьцзян шәһәрен дә уздык. Мин бәләкәй буйлы булгач һәм әйбәт үрмәләгәч, берничә мәртәбә разведротага булышырга да җибәрделәр. Пулемётчы егет яраланып, госпитальгә эләккәч, пулемётчы һөнәрен үзләштердем. Шулай бер тапкыр атышканда, яныма граната тәгәрәп килүен абайлап алдым. Башта йөгереп котылырга дигән уй башыма килде. Тик шул ук мизгелдә, өлгермәячәгемне аңлап, гранатны тиз генә эләктердем дә, кирегә томырып, җиргә капландым. Граната исә, һавада шартлады. Бу хәлне безнең 336 полкның политотдел җитәкчесе полковник Иванов та күреп калган. Сугыш тынгач, ул минем янга килде: “Сынок, ты откуда?” – ди. “Из Татарии” мин әйтәм, “Татарию не знаю” – ди бу. “Из Казани” дигәч, җавабымнан канәгать калып, авызын ерып җибәрде. “А вот Казань знаю! Если выживем, то как в раю будем жить!” – дип, иңемнән кагып алды. Бу мәхшәр вакытларында имин, аяз күк йөзе чыннан да безнең өчен җәннәтнең үзе булып тоела иде.

         Шуннан без ике тау арасында туктадык. Капкалап алгач, безгә рация тоттырып, шул текә тауларның берсенә менәргә боердылар. Берзаман безгә каршы як таудан ут ачтылар. Рация аша бу хакта хәбәр җиткердек. Нәтиҗәдә, безгә куркыныч тудыручы объектлар пушкалар белән юк ителде. Без поезд вагоннарына төялеп, әлеге тауны өч кат уратып,  түбәгә менеп җиттек һәм юлыбызны җәяү дәвам иттек. Шунда каршыбызга бик күп япон солдатлары очрады. Аларның башлыклары атка атланган, калганнар кайсы җәяү, кайсы носилкада бара иде. Бу безнең армия тарафыннан тар-мар ителгән миллионлы квантун армиясе  солдатлары булып чыкты. Аларның узганнарын бик озак карап тордык, – дип бәян итте Мизһәт бабай, канкойгыч сугыш вакыйгаларын һәм япон армиясен җиңүләре тарихын искә төшереп.

         Шуннан алар 1945 елның җәй азагында Харбин шәһәрендә туктала һәм шәһәр урамнарында унлап солдат дежур тора. “Ашыйсы килгәч, базардан ит сатып алдык. Безгә кадәр дежур торырга өлгергән солдатлар, тәмләп ашап утырган итебезнең этнеке икәнен әйтеп салгач, кайбер иптәшләр укшырга ук тотынды. Ачудан офицерыбыз һавага пистолеттан атып, базар сатучыларын куып таратты. Миңа эт ите бәрәннекеннән әлләни аерылмый сыман тоелды. Шулай итеп, урысның: “На поле боя мы собаку съели!” – дигән сүзе миңа туры мәгънәсендә дә, күчерелмәсендә дә туры килә.

         Харбинда Захаров исемендәге хәрби госпиталь бар иде. Шунда бездән алты кешене булышырга алып калдылар. Японнар ташлап качкан складлардан ризык һәм көнкүреш кирәк яракларын шунда ташыдык. Девизиябез Мәскәүгә кайта дигәч, госпиталь башлыгы җибәрергә теләмәсә дә, мин кайтырга карар кылдым. Нәтиҗәдә ул бер тәмәке мундштугы белән бер бритвадан кала, бөтен трофейларымны үзләренә алып калды. Дивизиябез белән башта Владивостокка кайтып төштек, аннан безне Мәскәүгә түгел, ә корабка утыртып, Камчаткага җибәрделәр. Сахалинда тукталыш ясап, андагы су электростанциясен күреп калдык. Биредә төягән балык консервалары белән сыйлана-сыйлана бара торгач, Камчаткага барып җиткәндә, авырлыгым 81 килограммга җиткән,” – ди Мизһәт бабай.

         Камчаткага барып җиткән солдатларны Петропавловский читендәге 75нче участокка төшерәләр. Шунда шофёр һөнәренә өйрәтү өчен 15 кешене сайлап алганда кемнәрнең элек автотранспорт яки башка техника йөртеп караганы булуы турында белешә башлагач, Мизһәт бабай: “Мин дә гражданкада өч атна комбайнда эшләдем, укырга теләгем зур!” – дигәч, әлеге исемлеккә аны да теркиләр.  

         “Башта стажёр булып, америка машинасы Студебекерда йөрдем, аннары ЗИС машинасына күчтем. 1946 елны карт солдатларның күбесен өйләренә кайтарып җибәрделәр. Мин автомеханик булып калдым. Тырышып эшләгәч, аракы эчмәгәч, миңа дивизиябез командирын – генералны машинада йөртү эшен йөкләделәр. Генерал миңа “Сынок” – дип кенә мөрәҗәгать итә иде. Җомга көннәрендә Петропавловский судоверфька  татар егетләре җыелышып, мәчеткә – җомга намазларына да йөрдек. Генерал бер сүзсез җибәрә иде.

         Авторотабыз үтәли җил йөрүче ике тау арасында урнашкан булгач, табигый шартлардан файдаланып, мин шунда җил электр станциясе ясарга да алындым. Дүрт метрлы торба өстенә мәйданчык ясап куйдым да, аның өстенә тагын подшипникта борыла торганын урнаштырып, шуларга Виллис машинасының арткы мосты белән танкның генераторын тоташтырдым. Баштарак 8 калаклы итеп ясаган идем, соңыннан сиксәнешәр сантиметр озынлыктагы ике винтны гына калдырдым. Җил ике калаклы винтны бер мәртәбә әйләнгәндә, танк генераторы 600 мәртәбә әйләнеш бирә башлады. Шушы электр станциясе бөтен автопаркка да, казармага да ут бирергә һәм аккумуляторларны тукландырырга җитә иде.  Җил артык көчле искәндә электр тегермәнебез ватылмасын өчен, дежур торучы солдат, винтларны тростан тартып, җилдән алып куя торган итеп көйләдек”,  – ди Мизһәт бабай, үзенең ничек тәҗрибә ясавы һәм генерал канаты астында яшәгән чоры белән уртаклашып.

         1950 елның декабрь аенда, җиде ел да бер ай хезмәт итеп, Мизһәт бабай  Бөгелмәгә кайтып төшә. Фронттан ул үзе белән өр-яңа шинель, фуфайка һәм тун алып кайта. Туган нигездә өч көн буе туганнар белән аралашып, хәрби хезмәтнең тәмамлануын бәйрәм иткәч, Әлмәттә нефтьчелеккә шофёр булып эшкә урнаша, самосвалда эшли. 1951 – 1952 елларда Бөгелмәдә электромеханиклар курсын тәмамлый, 1953 елда Әлмәттә бораулау җайланмаларына электрик буларак хезмәт күрсәтү һөнәрен үзләштерә. Шуннан аны Минзәлә районының Мәлкән авылына электр станциясе төзергә җибәрәләр. Әлеге станция Минзәлә белән беррәттән тагын сигез авылны электр белән тәэмин итә. Мизһәт абый кабат Әлмәткә кайтып, Кичүчат авылы янындагы буровойларда электрик һәм дизелист булып эшли. Гомумән алганда ул 1953 елдан башлап, 1986нчы елларга кадәр Әлмәтнең бораулау эшләре идарәсендә, ягъни хәзерге ТАТБУРНЕФТЬ оешмасында хезмәт итә. Җитмешенче елларга кадәр буровойда хезмәт куйса, хезмәт стажының калган өлешен биредәге сәнәгать хезмәте базасының электроцехында эшли. 1966 елда хезмәтен югары бәяләп, аңа “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденын тапшыралар. Мизһәт абый Әлмәттә эшләгән чагында да эшне җиңеләйтү өчен төрле җиһазлар уйлап табу тәҗрибәсен дәвам итә. Беренчеләрдән булып, үзе эшләгән буровойга су җылыткычы урнаштыра. Аның тәҗрибәсеннән файдаланып, бу гамәлне башка буровойларда да киң кулланышка кертәләр. Электроцехта эшләгәндә исә, зур һәм авыр электродвигательләрне ремонт урынына китерү өчен ул тимер юл суза, шул юлдан йөри торган арба, эш урынында двигательләрне урыныннан күчерү, күтәрү өчен рельслар белән тельфер җайланмасы ясый.

         1954 елда аңа тырыш хезмәте өчен Әлмәт шәһәреннән 6 сутый җир участогы бирәләр. Ул шунда бура бурап, йорт күтәрә. Алар хатыны Рәмзия белән Әхәт, Илшат һәм Айрат исемле өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары электронщик һөнәрен үзләштергән, икенчесе янгын сүндерү оешмасын җитәкләп, майор званиесе алган, төпчекләре икътисадчы, Украинананың Черкас шәһәренә барып төпләнгән.  Хәзер Шаһитовларның биш онык һәм биш оныкчыклары үсеп килә. Мизһәт бабай белән Рәмзия әби 2011 ел башында хөкүмәт тарафыннан сугыш ветераннарына бирелгән Әлмәт шәһәрендәге фатирларында, тигез картлыкта яшәп яталар. Ял көннәрендә өлкән уллары аларны мунча кертергә дип, Мизһәт абый корган төп нигезгә алып кайта. “Моннан 20 ел элек йортыбыз каршына биш юкә агачы утырткан идем. Алар шаулап үсеп китте, тирә-юньгә ямь биреп тора. Кайткан саен үзебез хәстәрләгән каен себеркеләре белән чабынып, мунча керәбез. 2018 елның көзенә тикле мәчеткә дә йөри идем. Берсендә суык тидереп, озак савыга алмый йөргәннән соң, намазларымны Рәмзия апагыз белән бергә өйдә генә укый башладым. Без тормышыбыздан канәгать булып, шөкер итеп, нәкъ политрук – полковник Иванов әйткәнчә “җирдәге җәннәттә” яшибез”, – ди Мизһәт бабай.