Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗади-рухи аралашулар

Ихтыярсыз уйга бирелеп, узган гомер битләрен барлап, инде картлык авазларына колак куеп, үз-үзең белән «күзгә-күз» сөйләшеп, сөхбәтләшеп, аңлашып, үткәннәрне бер-бер артлы алга китергән көннәр бу! Истәлекләр белән яшәү чоры!..

Әле Уфада яшәгән, ике ел университетта укыган чорымда да олысыннан-кечесеннән шактый күп агайлар белән аралашу бәхете тиде: әйтик, группадашым Вәзих Исхаков, ул чакта ук яшьләрнең, шигырь сөючеләрнең кумиры булган Әнгам Атнабай, Наҗар ага Нәҗми, Сәйфи карт Кудаш, Сәгыйть Агиш һ.б. белән. Халык шагыйре Рәшит Нигъмәтине соңгы юлга озату мәрәсимендә дә булдык без, студентлар: 1959 елның октябре иде ул. Башкорт каләмдәшен күмәргә Казаннан килгән атаклы Хәсән ага Туфанны беренче күрүем дә шунда булды. Агыйдел ярында ул Нигъмәти үлеменә карата яңа язган тетрәткеч шигырен сөйләде – ул шигырь хәзер дә хәтеремдә. Шуның тәэсире белән мин дә халык шагыйренә шигырь язып, «Кызыл таң»да бастырдым. Уфада беренче «дебют»ым шул булды.

Ә инде 1961 елның җәендә өченче курска Казан университетына күчеп килеп, анда укый башлагач, Сибгат ага Хәкимне күрдем. Аның 50 еллык юбилее университетның төп бинасында Актлар залында булды: докладчы Хатыйп ага Госманның гаҗәеп оста ораторларча сөйләве, Фатих Хөсни, Уфадан килгән башкорт әдибе Баязит Бикбай (ул шагыйрьнең Уфада чыгачак китабының корректурасын алып килгән иде... Бүләк!), яшь шагыйрьләр исеменнән Рәшит Гәрәйләрнең чыгышы бик җанлы да, юморга бай да булып хәтердә калган. Ә берничә көннән олуг шагыйрьнең юбилее хәзерге Милли китапханәнең икенче каттагы зур уку залында безнең университет студентлары көче белән тагын бер кичә буларак узды. Монысында мин дә Сибгат агага багышланган «Күл һәм Камыш» исемле яңа язган тезмәмне укыдым – гаҗәп, юбиляр аны бик җылы кабул итте... Аннары инде университетта төрле кичәләр, конференцияләр (җөмләдән, Г.Ибраһимовның 100 еллыгы уңае белән студентларның фәнни конференциясе... Анда казакъ, үзбәк, Уфадан яшь иҗатчылар катнашты. Булачак олуг галим Хатыйп Миңнегуловның доклады бик яхшы булып хәтердә калган. Казакъ студенты, киләчәктә зур галим, академик булачак Рымгали Нургалиев аңа бераз каршы да төште, янәсе, чордаш-кордашлар булган Галимҗан Мохтар Әуезовның остазы була алмый. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, абруйлы студент, Кытайда туып үскән Миркасыйм Госманов та сөйләп алды; ул, гомумән, үзбәк, казакъ телләрен яхшы белә, Сәмәркандтан килгән Эркин исемле егет үзбәкчә генә «гәпергәнгә», ул тәрҗемәче дә булды) узды.

Конференциядә танышкан Рымгали белән без азак еш очраштык: Хатыйп та, мин дә... Бик эрудицияле, милләтпәрвәр зат иде ул, урыны җәннәттә булсын! Абайның казакъча яңгырашын мин тәү кат аннан ишеттем; аның сүзләренә «Әйттем сәлам, Каләм кас» җырын да. Әйе, аның башкаруында! Атаклы «Абай» романын укып, казакъ, дала тормышына гашыйк булып үскәнгә, арытабан да казакъ әдипләре белән очрашулар вакытында гел рухланып йөрдем.

1963-1964 елларда Казанда казакъ әдәбияты көннәре узды. Соңгысында инде исеме бөтен илгә яңгырый башлаган Олҗас Сөләйманов та килгән иде – Казан әдәби дөньясын шаккатырып, гашыйк итеп йөрде. Үзе дә Питрәч районында узган очрашуда Хатирә исемле кызга гашыйк булган икән – без соңыннан Алма-Атага барганда, очрашканда, гел шуны искә ала иде. Мәскәүдә төрле съездларда очрашканда да.

1986 елда СССР язучыларының VIII съездында Илдар Юзеев белән күрешеп, өчәүләп сөйләшеп торганда, мин үземнең бер шигырьдән: «Яши, Олҗас, синең хатирәләр... Хатирәң дә исән!» – дигән юлларны укыгач, моңсуланып: «Да... Хатира была очень милой... Инде кемнәр булгандыр инде ул?» – дип уйланып калды. Бу чорда Олҗас тагын да популяррак иде – «Аз и Я» китабыннан соң һәр төрки кеше өчен остаз саналырлык әдип, олуг шәхес, кыю фикерле зат иде. Ә алтмышынчы еллардагы триумфлары вакытында без, берничә студент, антрактта фойеда тукталып кына, берничә сүз алышып, кызыл күлмәкле, бөркет карашлы Олҗасны каушап кына, яшь шагыйрьләр исеменнән котлаган идек. Бүгенгедәй хәтердә!

Шул ук елда Мәскәүдән М.Львов җитәкчелегендә бер төркем рус язучылары килде. Б.Ахмадуллина, А. Заурих, А.Стройло исемнәре хәтердә калган. Михаил Львов – татар язучыларының күптәнге дусты, 1956 елда татар поэзиясе антологиясен русча да чыгару өчен күп эшләгән, тәрҗемә эшенә Мәскәү шагыйрьләрен тарткан, үзе дә русчага аударган татар Рәфкать Габитов инде ул! Сибгат агалар, Туфаннар якын итә иде аны.

Ә Белла? Ул вакытта ук бөтен илгә билгеле, «Минем шәҗәрәм» кебек поэмалары басылган, «Хрущев җепшеклеге» чорының атаклы шагыйрьләренең берсе иде ул; исеме Е.Евтушенко, А.Вознесенский, Р.Рождественский, Б.Окуджава белән бергә санала иде. Шунысы да бар: күптән түгел генә Хрущёвның иҗат әһелләре белән очрашуында Вознесенский бик каты тәнкыйтькә очраган иде. Ә Евтушенкога карата әледән-әле аны «фаш иткән» зур мәкаләләр басыла тора, ә ул бераз вакыт «онытылып» тора да яңа бер поэмасы йә «Бабий Яр» кебек тәэсире зур, заманча шигырьләре белән тагын өскә, биеклеккә үрли иде. Шунысы кызык: советчыл әдәбиятның бу бәхәсле, «игә килмәгән» яшьләрен безнең Казан да еш сүгә, Хәсән ага Туфаннар да ихлас тәнкыйть итә иде. Шуңа да Львов җитәкләгән группада Белла да булгач, җитмәсә, бөтен яшьләр аны күрү, сөхбәтләшү һ.б. турында уйлый башлагач, ә инде Тукай клубында, университетта чын мәгънәсендә зур ажиотаж тудырган чыгышлары – шигырьләрен яңгыратканнан соң, яшьләр дә, картлар да Беллага гашыйк булды. Җитмәсә, әлеге сүгелгән каләмдәшләрен яклап язган «Мои товарищи» шигырен (Вознесенскийга багышланган!) укуы да бер эпатаж булды, төрле сораулар биреп, аны Вознесенскийлардан ерак булырга чакырдылар. М.Львов залны тынычландырырга тырыша, тәнкыйть ителгәннәр «төзәләчәк» дип ышандыра иде. Мәгәр бу көннәрдә сәхнәдә Белла белән бергә утырган, аны күзәтеп, өйрәнеп, сынап йөргән чал Туфан да «Беллага ода-хат»ын язып чыкты. Ул анда үзенә ошап калган, татар канлы, талантлы шагыйрәне зур традицияләргә тугры булырга чакыра, «Анна апаң Ахматова күк» язарга өнди. Чөнки:

«Битник»ларга муза булганчы,

Асрау булу яхшы Пушкинга!»

Белла Ахмадуллина әле моннан соң да, әле үлеме алдыннан да Казанга килеп йөрде. Итальян, рус һәм татар телле яшь шагыйрәләргә бирелә торган (безнең Янсуар, Йолдыз, Лилия кебек шагыйрәләребез аңа лаек булды!) «Белла» премиясе менә шул багланышлар һәм аның татар тамырларына бәйле рәвештә туды, ахрысы.

Бая телгә алганым Евгений Евтушенконың да Казанда дуслары, гашыйклары күп булды. Алтмышынчы еллар ахырында «Казан университеты» поэмасын язарга материаллар җыярга килгәнендә, Арча-Кырлайларга бара ул – аны безнең Ренат Харис озатып йөри. Ленинның 100 еллыгына багышлап языла торган бу поэма Казан, университет, хәтта татар тарихын, татар җыры аша аның язмышын да сыйдырган иде («Баһави җыры»); «Во поле берёзенка стояла» җырын язган татар Н.Ибраһимов та, Хәлфиннәр эшчәнлеге дә, хәтта бүгенге Казан кызлары образы да сыйган иде бу зур поэмага (үзәктә яшь Ульянов-Ленин образы булган әсәрне М.Шабаев татарчага да тәрҗемә итте; русчасы да, татарчасы да әүвәл Казанда дөнья күрде).

Поэманы нәшриятка тапшыру һәм университетта яңгырату өчен килгәнендә, «Казан» кунакханәсендәге номерына мин дә Ренат Хариска ияреп бардым, күрдем, күзәттем.

– Ты не изменился, Ренат! – диде кунак.

– Ты тоже, Женя... – диде Ренат, югалып калмыйча. – Что ты, что ты... – диде «Женя», чытлыкланыбрак, диимме. Янәсе, бер ел эчендә күп үзгәрешләр кичерергә тиеш булган ул атаклы шәхес, дөнья белгән шагыйрь. Шулайдыр да...

Номерда берничә кыз да бар иде. Бер-берсеннән тартынып кына сөйләшәләр, ә кунак шагыйрь төрле кешене килештерү, һәркемнең күңелен табып сөхбәтләшүдә дә зур оста иде, күрәсең, ул рәхәтләнеп йөзә иде. Алып килгән шәраб белән нәфис затларны сыйлый, күңелләрен күтәрә иде.

Ул Ренат белән миңа бер картон кисәгенә язып, кичәгә керергә контрамарка кебегрәк нәрсә бирде (язуы – чын бөекләрчә, кеше танымаслык иде!), әмма безне бу кәгазь белән кертмәячәкләре билгеле булгач, Харис тиз генә Мөдәррис Мусинга шалтыратып, аннан ике урынлык чакыру билеты алды. Бардык, кердек, күрдек.

Бер шагыйрьнең моноспектакле булды ул. Евтушенко сәхнәдә үзен иң оста актёрлардан да шәбрәк тота, тиңсез иде. Аныңча шигырь уку соңрак безнең Зөлфәтләргә дә күчте, Газинурлар да аннан күпне өйрәнде, ахры – бу шигырь сөйләүгә генә карамый, ә киңлек, осталык, поэтика мәсьәләләре. Сарьян язганча, осталыкка бар дөнья әдипләреннән өйрәнү ярый, әмма телгә осталыкка туган телдән генә өйрәнеп була. Без дә моны, соңлап булса да, аңладык бугай. Ә Евтушенконың йогынтысы зур булды ул чорда. Соңрак ул КамАЗларга килеп, чыгыш ясап йөргәндә, Илдар Юзеев белән бергә була. Су коенганда, Илдар абый:

– Женя, почему у поэтов бывают большие ноги? – дип сорый.

– Чтобы крепко стоять на земле, – ди аңа Евтушенко. Озын буйлы, озын торыклы шагыйрь, чыннан да, җир шарын, дөньяны иңләп атлап йөрергә яралган кебек дәү иде. Очрашуларда ул Тукай турында җылы сүзләр әйтә, тик русча тәрҗемәләре начар, ди. Әмма үзе аударырга алынмады, ахры. Югыйсә Ренат Харис аңа Дәрдемәнднең подстрочникларын да биреп караган – нәни шедеврлар дип атады, дигәне истә. Хәсән Туфанны белә, аны изге, әүлияләр кебек күрүе турында әйткән иде...

Әмма безнең татар шигъриятен яхшы белүче, тәрҗемәчеләрне табып оештыручы – ул Семён Липкин иде. Тукайны да, «Идегәй»не дә русча яңгыраткан олуг шагыйрь- тәрҗемәче хаклы рәвештә Тукай премиясенә лаек булды. Иҗат йортларында аның белән санаулы очрашулар да бу шагыйрьгә хөрмәт хисен арттырды гына. Гомер буена безнең шигъриятне яратуын әйтеп, язып торды ул. Мәскәүдә Югары Әдәби курсларга очрашуга килгәндә дә, бу мәхәббәтен кат-кат әйтә торган иде.

Боларны нигә язам? Безнең яшьлектә русча тәрҗемәләрең, китабың булу бик зур мәртәбә санала иде. Шуңа без үзебезнең төркиләрне дә – азәри, казакъ, үзбәк һ.б. шагыйрьләрен дә русча гына укып, фикеребез дә аларның тәрҗемәчесенә карый иде. Әлбәттә, бөтенсоюз укучысына танылу шулай гына була ала иде... Әмма, әмма... Азак барыбыз да айныдык, ахры. Шагыйрь – барыннан да бигрәк үз халкы шагыйре. Туган телне якларга, сакларга тиеш ул. Бүген инде бигрәк тә. Шуңа да Тукайлар, Дәрдемәндләр, Бабичлар, Такташ, Җәлил, Туфаннар бөеклеге бүген иң изге васыятьләр кебек, иң мөкатдәс Сүз, Дога буларак яши күңелдә. Ә хатирәләр – шул изге исемнәрдән башка була аламы соң?

Без әнә шул изге чынлыкка кайтабыз.