Логотип Казан Утлары
Поэма

Оран (поэма)

                                  Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы

                      авыр елларда халкын ач үлемнән саклап калган

                  зирәк акыллы колхоз рәисләренә багышлана.

 

                                      “Войну нелегко слышать, но во сто крат страшнее войну видеть”.

                                                                                                  Виктор Астафьев.

1

“Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.”*

Туйга чиккән кульяулыгын бирде:

-Тизрәк кайт, иркәм, мин көтәм!

 

Мыек чыгарга да өлгермәгән

Яшь егетләр китте сугышка.

Чәчләренә чал кергәннәр китте,

Тимер өзәрдәйләр, тормышта.

 

... Китте алар...

Кайсы герой булды,

Кайсы сүнде хатсыз-хәбәрсез.

Яраланып илгә кайтты кайсы,

Тешен кысып түзде, зәһәрсез.

 

Ил кайгысы – ирләр кайгысы шул,

Кабул итте шулай һәммәбез.

Ел да үтмәс, тар-мар итәрләр дә

Җыйналырбыз тагын бергә без,  –

 

Диеп көтте кызлар сөйгәннәрен,

Хатыннары газиз ирләрен.

Аналары ул-кызларын көтте,

Балалары “әти” дигәнен...

 

Тик күпләргә,

Хәтта бик күпләргә

Күрешү кабат насыйп булмады.

... Утка ташланганы меңнәр иде,

Чыкканнары?.. Йөзгә тулмады.

 

*Фатих Кәримнең “Ант” шигыреннән.

2

“Сугыш дәвам итә. Кешеләрне

Күпме имгәткән ул, баксана.”*

... Дәрья кичеп йөзгән солдатларның

Исәннәре калды аз санда.

 

Биш ай буе “Алгы сызык” булды,

Днепрның күпме ноктасы.

Көн дә төн дә атыш. Һөҗүмнәрнең

Юктыр кебек иде туктасы.

 

Бу гөнаһлы җирдән качмак булып,

Йөгерешә әнә кылганнар. 

Ә елгалар, кан-кызылга батып,

Тере мәет белән тулганнар:

Кайсы кулсыз, кайсы баш-аяксыз,

Кайсы чалкан, кайсы йөзтүбән –

Кичкән чакта Днепр, Десналарны

Онытылмас мәңге Ул күргән.

Тонна-тонна бомба “яңгыры”ннан

Ташып ярга чыкты сүлле су.   

... Өзгәләнгән гәүдә әгъзалары –

Энем бит бу!

Улым, син бит бу!

 

...Декабрьнең карлы боз бураны

Җелегенә үтте дошманның.

“Әнкәй, –  диеп, язды Нигъмәтулла, –

Бик файдасын күрдем кысмаңның.**

 

Тишсә тиште пуля...

Сырган мамык аша

Үтәлмәде ут та, салкын да.

“Ремонт”ка кердем...

Хат языгыз,

Үзегез һәм авыл хакында.”

 

*Мөдәррис Әгъләмовның “Мәңгелек ут” шигыреннән.

*Кысма – күлмәк өстеннән кия торган җиңсез, якасыз камзулның эченә мамык салып сырылган, җылылык өчен гәүдәне кысып торырлык итеп тегелгән төре.

 

3

Сугыш, сугыш!..

Салкын бу сугышның

Күп юллары булды дәһшәтле.

Ә Днепр? –

Тиңсез батырлыклар,

Зур югалту белән афәтле.

 

Исенә төшсә, имәнеп тә китә:

“Катюша”лар, гигант танклар...

Корыч таләп: бердәм, бергә булды,

Уналты илдән кергән халыклар. 

 

Алга йөзде, йөзде Нигъмәтулла,

Киң елганың

Текә яры иде каршында,

Күз ачкысыз пуля очышлары,

Бомба “яңгырлары” астында.

 

Өметләнде, кар-боз боткасыннан,

Котылыр да 

Басар ул торып.

... Күнитектән кара кан түгелде –

Төшеп китте, гүя, җир убып...

 

***

Күпме ятты, кайда ятты –

Хәтерләми һичнәрсә.

Әллә авылдагы өе,

Әллә җимерек кәнсә?*

Тоямы соң, сизәме соң?

Үлгәнме катып-туңып?

Уң фәрештәсе иңенә

Кайтты күк,

Әйтте, кунып:

“Сөйгәннәрең: балаларың,

Әниең көтә илдә,

Хатының, туганнарыңның

Уенда – син, син – телдә!

Үләргә хакың юк синең,

Ай килә әнә туып,

Күтәр күзләрең пәрдәсен,

Ярамый сүнү, сулып.

Калды бит әле тәнеңдә

Сынмаган сөякләрең,

Көтә тормышка ашмаган

Хыялың, теләкләрең.

Тылда да синдәйләр кирәк,

Акыл утырткан башлар.

Кайт та җилкәңә ал йөкне,

Авылың яши башлар.

Мәхшәр газапларын кичеп,

Таянсаң да таякка,

Туган җирең –  колхозыңны,

Бастыр, кайтып, аякка!”

 

***

Айнып китте Нигъмәтулла,

Ишеткән кебек Хакны,

Йөрәк тамырлары буйлап

Сихри кодрәт акты.

 

Күкрәгенә куйды кулын,

Тырпылдый... тибә, тибә!..

Күз алдында яңардылар:

Теземнәр,

            көлтә,

                    күбә...

 

Арышлар башак утырткан,

Тишем биргән бодайлар.

Уҗымнар күпереп менгән,

Сайрый күктә тургайлар.

 

Гүзәллекнең һич тиңе юк:

Җәйрәп ята болыннар,

Ялларын җилгә ыргытып,

Чаба тайлар, колыннар...

 

Туган җире бит ул аның,

Газиз туган туфрагы!

Туган төбәктән кадерле

Нинди җир бар, әйт, тагын?

 

4

...Ул өендә.

Танымаслык, дисәң?..

Әнисенең килбәт-чалымын:

Чәчләр ап-ак, күзләр эчкә баткан...

“Алмаган, хуш, Ходай акылын.

 

Әллә инде бәгыреннән үткән

Җир шарының утлы кисеме?

Нишләттең син минем әниемне?

Гөнаһ колы – тәмуг җисеме?..

 

Нишләттең син минем Ватанымны,

Гаиләмне, нигез-өемне?..

Нинди хокук,

Нинди хакың булды,

Яндырырга гөлдәй җиремне?..”

 

Укыгандай уен, әйтте Ана:

“Көттем, улым, күзем талдырып:

Аллаһыма шөкер!

Кайтсаң да син

Ярты гәүдәң анда калдырып...

 

Шөкерана итәм.

Шулай әйткәнемә

Үпкәләмә, улым-йөрәгем!

Ничек кенә разый булмас кеше,

Исән килеш күргәч терәген?..

 

Шөкер итәм, рухың исән кайткан,

Җаның тере, чиста ниятең.

Без олгайдык,

Тормыш тәгәрмәчен

Алга тарту синең нәүбәтең!..”

 

Һәм...

Яшәреп китте шунда Ана,

Үз төсенә кайтты кабаттан.

Куенына алып улын сөйде,

Шатлык яше акты яңактан.

 

Сырып алды әнә балалары,

Кайсы кулда, кайсы билендә.

Чыр-чу, көлү, сикерешү, гүя,

Йөз ел күрешмәгән, кимендә.

 

Күрше-күлән керде.

Китте сорау:

“Бетәме бу сугыш-нәләте?..”

“Күрмәдеңме ирем, улларымны?..”

“Һай, алҗытты орыш михнәте!..”

 

“Кимсетте, кырды бу еллар

Бәндәләрнең күңелен.

Иген игәм, төштә генә

Күрәм ипи телемен.

Туйлар да юк, бәбиләр дә

Их, авыл, авыл гынам.

Бөреләнә дә чәчәккә,

Бөресен коя кынам.

Җылы җитми гөлләргә дә,

Җитмәгән кебек безгә...”

... Елаштылар, җырлаштылар,

Гармунны алып тезгә.

 

***

... Кырык ямау, ертык шәл-яулыклар –

Сугыш авырлыгы һәр иңдә.

Тылында да тормыш фронттагы кебек,

Каеш тагы?!.

Киндер бау билдә.

 

Яшәү, диген инде менә шуны,

Өйләр тузган, туннар искергән.

... Бүген бәйрәм... –

Түбә саламыннан

Галанкалы мичкә көч кергән...

 

“Бераз хәл ал! –

Өзгәләнеп әйтте,

Район дәшкәч, Фәрхикамалы. –

Белгертмәскә күпме тырышсаң да

Хәл-әхвәлең, күрәм, чамалы.

 

Бераз хәл ал...

Шулпа...

Казан астым...

Соңгы тавык... кайттым чалдырып.”

... Мунча якты, табын әзерләде,

Киемнәрен юды, салдырып.

 

Ә Нигъмәтнең әрнеп аккан уе

Мунча парларыннан бик ерак:

Ничек итеп эзгә салып була,

Кайдан башлау эшне хутлырак?...

 

... Күрде Нигъмәтулла,

Күпне күрде,

Ярты үлеп,

Юеш окопларда ятканда…

... Шул ук иске камыт көткән икән,

 Яраланып илгә кайтканда…

 

5

Кем әйтала? 

Ул төбәктә, диеп,

Итәк очы гына давылның?

Көн таң атса кара хәбәр килә,

Уксызлары* арта авылның.

 

Сугыш үксезенә рәхмәт җитми,

Башларыннан кирәк сыйпарга.

Сөю тәрбиясе көтә хәтта, 

Өч аякка калган тулпар да.

 

... Җигим дисәң, аты, дирбиясе,

Сафтан чыккан, төшкән учуттан.

Малга да юк, имчәк балага да,

Ачлык визиткасы – кычыткан.

 

Шушы хәлдә алга бару кирәк,

Җан өрергә басу-кырларга.

Өмет уятырга,

Чаткы кабызырга,

Мәхәббәтен көткән кызларда.

 

“Без үлмибез! – диде Нигъмәтулла, –

Җиңәчәкбез, менә, күрерсез!

Ирләрегез, улларыгыз кайтыр,

Яңа өйләр салып керерсез.

 

Өстәлләрдә ак ипекәй булыр,

Тупырдашып туар сабыйлар.

Ә хәзергә түзик,

Ватан өчен!

Энекәшләр, җиңги-җаныйлар!..”

 

Җыен халкы бердәй балкып китте,

Нечкә бит ул кеше күңеле.

Өч-дүрт морҗа берегеп кыш чыктылар:

Килендәшләр... каенсеңеле.

 

*Уксыз калу – ягъни туйдыручысыз калу.

 

Бер түбәгә шулай җыйналдылар:

Туган-тумачасы, күршесе.

Утын, керәчине янга калды,

Бергә булды ашы, кул эше.

 

Таңга кадәр оек бәйләделәр,

Күз иярми кызлар кулына.

Әтиләргә җылы кием кирәк,

Ипи кирәк фронт, тылына...

 

Түрдә булды кысан өйләрдә дә

Әби-бабаларның урыны.

... Якты биреп янган “учак”ка да

Су сиптеләр –    

Очсын корымы...

 

***

Бүзгә тисә корым, каралта шул,

Сеңмәсә дә барлык буена.

“Нигә кергән ул мыштыбый кәлтә,

Астан чагу мәллә уенда?”

 

Карынында яралгысы типте,

Гүя, нәни нидер сизенде...

Фәрхикамал ашыгып ишек ачты,

Кәлтә,

Күзе белән тенти күңелне...

 

“Ихатада озак әйләндегез,

Таптыгызмы әллә ят тамга?

Әллә инде печән ыргыттыгыз

Тәрбиягә алган байталга?..”

 

Эндәшмәде кәлтә,

Нидер мыгырданды,

Ямьсез тойгы калды куштаннан.

... Яныңдагы мең кат куркынычтыр,

Корал төбәп килгән дошманнан...

 

6

Иген, диеп,

Икмәк, Җир, диеп,

Бала-чагаларны әйткән дә юк,

Һәрбер  туган  малга сөенеп,

Яши Нигъмәт татар җирендә,

Ил хәстәре йөрәк түрендә.

 

Мәктәбенә керә, өлгерә:

Үстерегез тәрәз төбендә,

Бер уч бодай сезгә, дусларым,

Арыш, борчак – менә болары,

Ничәсе икән шытар шуларның?

 

Минем җирем, диеп,

Нык басып,

Йөрсен өчен авылбаласы —

Күпме тырышты ул,

Күрәчәкнең

Алда булган икән анасы…

 

***

Чәчү җитә.

Колхозлары ярлы,

Җир эшенә, туган, көч кирәк.

Игенчене аңлый белгән хуҗа,

Зурлый белгән башлар бик сирәк.

 

Ни булса да була,

Юкса ачлык кыра,

Җанын саклау кирәк авылның!

Белә торып дөнья куптарасын

Зилзиләле ачы давылның —

Бүлеп бирде тары ярмасының

Ярты центнер кадәр өлешен.

…Ә шуннан соң

Кара көзгә кадәр

Тикшерелде аның бу «эше».

 

«Җинаяте» өчен сорау алып,

Көн дә, төн дә чакырып «Үзәккә»*,

Газиз җанын кара канн иттеләр,

Җелегенә үтеп,

Йөрәккә!..

 

*Үзәккә – район үзәгенә, бу очракта бюрога.

 

7

... Үткән гомер, калган хәтер кебек,

Кайтарып ла булмый,

Һай, авыр!

Ата — улга,

Уллар — атага чит,

Кеше тикле кеше югала бит,

Заманалар ай-һай, болгавыр.

 

Ләхетләрне актармагыз, диеп,

Гүрле юлдан атламагыз, диеп,

Сөрән салды тарих еллары.

Онытырлык,

Пакьли алырлыкмы,

Фаҗигагә тарган елларны –

Каберлектән узган юлларны?..

 

“Сугыш дәвам итә. Кешеләрне

Күпме имгәткән ул, баксана...”

Әмер бирә Нигъмәт үз-үзенә:

Аяккаем,

Төз бас,

Аксама!

 

... Бюрога бара...

Уйның очы юк:

“Халык эшле булса, ил дә тук!” —

Кабатлар ул шул ук җавабын:

“Хәл итәрсез

Күргәч азагын…»

 

8

Яный кемсә,

Төкереген чәчә,

Чокырыннан чыккан күзләре...

Фашист пулясыннан агулырак

Бугаз ертып сүккән сүзләре.

 

Кеше күңеле, чынлап, кара урман,

Адашыпмы үлгән садә хис?

Ярылырга җитеп кычкырганга

Ипле җавап бирә рәис:

 

--Атлар күтәрәмдә,

Халык — хәлсез,

Язгы сабан борын төбендә.

Җир чәчелми,

Хәтта сөрелмичә

Кала иде торып җәренгә.

 

Кило да юк хәтта,

Граммлап бит

Мин халкыма бүлдем тарыны,

Ачның хәлен, юк шул, туклар белми,

Тукның такыр түгел табыны.

 

Шул ач халык язда тырышты,

Көзләр җитсен,

Җыйныйк уңышны.

Начар булса иген — алырсыз,

Таш капчыкка илтеп салырсыз…

 

***

... Кемсә төйде өстәл тактасын,

Өстәленең кызыл япмасын:

Бер йөз грамм бөртек өченгә

Төрмәләрдә кеше эчерә

Ә син монда?..

Яр-ты цент-нер-ны!!!

Чә-чү-лек-не!..

Өләшеп кешегә,

Кул сузгансың

Дәүләт милкенә!..

 

Хатын — динле,

Авыл мулласы —

Ибәтулла диндар кодасы —

Ике яклап Алла…

Хорафат*…

Даром үтмәс синнән бу афәт!

 

Йолкып алып кызыл япмасын,

Ачты ашыгып өстәл тартмасын,

-Менә наган!.. Чыкты кирәге!..

Шул наганын Нигъмәтулланың

Чигәсенә китереп терәде...

 

(Җиттеме әллә егылыр чаклары?

Аярмы аны туган яклары?

Чыгармыйча хәтта карарны,

Эшләмәкче болар яманны…)

 

…Прокурор басты,

                              утырды,

Буран кебек тагын котырды.

Чыкты…

Керде...

Ахры, киңәште…

Кичектерде көзгә бу «эш»не…

 

9

Барган саен алга чаба киңлек,

Сорау алучыда бер үк сүзлек...

Әдәп җебе кайда сүтелгән?

Дәрья булып аккан безнең каннар,

Йолдызлардан тәхет алыр җаннар

Сындырылган,

         сынган,

                   кителгән…

 “Намус”сүзе кебек,

“Мәрхәмәт”тә

Кызыл китапларга кертелгән.

 

Бабалары төрле яуда калган... –

Күпне күргән буын чылбыры.

Өзелә калса буын чылбыры,

Төшеп китә шәбе,

Елгыры… 

 

***

Унҗиденче...

Утыз җиденче...

Егерме бер...

Дәһи  кырык бер...

Колхозлашу... чума чирләре...

Шәхес культы, ачлык гүрләре,

Җан тырмашып аккан тирләре...

 

Сәнәклеләр,

               аклар,

                      кызыллар,

Шахта баскан ирләр, ул-кызлар,

Торфларда сүнгән “йолдызлар” –

Чиргә олгашкан*,

Йомган күзләрен...

Фал китабы сөйләп өлгермәс,

Тузан сарган тарих серләрен...

 

***

Фронт өчен!

Бар да фронт өчен!

Илбасарга төбәп нәфрәт үчен –

Йөрәгеннән сыгып соңгы көчен

Хәрабәгә калган авыллар,

Кара хәбәр – “яуган яңгырлар”,

“Уфалла”ны тарткан балалар,

Җиргә сеңгән өйләр, салалар,

Буш нигезләр, абзар-куралар,

Коргаксыган ларлар-буралар,

Иңрәп очкан теләк-догалар,

Авызыннан өзеп сабыйларның,

Өсте-өстенә яуган салымнар... –

Казналарга аккан “калым”нар...

... Фәкать алга! –

Гигант адымнар! –

 

Фронт өчен!

Бөек Җиңү өчен!

Җиңү өчен!

Гигант адымнар!

 

10

Җилләр исәр,

Комнар күчәр,

Кемнәр үлчәр

Аналарның

Сызган йөрәк кылларын?

Пәһлеван бир –

Каршы ал син

Аяк-кулсыз улларың!

 

Сүз җитәрме тасвирларга

Җимсез, сөмсез елларны?

Итәк тулы бала белән

Утырып калган толларны?

 

Сөйләп бетерерлекме соң

Үсмер башкарган эшне?

Нинди бизмән үлчи алыр

Толлар агызган яшьне?

 

Юа алмас ташкын су да

Канлы гомер  юлларын.

Зиһен җитмәс тасвирларга

Гарип кайткан ир-атка да

Бик канәгать елларны?..

 

***

Шөкер итми

Кая бармак кирәк?..

Нигъмәтулланың да

Менә шулар

Иң төп терәге.

Кулсызларның аяклары йөри,

Аяксызның көчле беләге!

 

Менә шулар – терсәк буе уллар...

Гомерлеккә парсыз калган кызлар...

Сикәлтәле юллар...

Елап сукырайган аналар,

Ак чырайлы ябык балалар –

Менә шулар аның терәге,

Колхозының җаны, йөрәге!..

 

Менә шулар – унар сабый белән

Ир-канатсыз калган хатыннар;

Менә шулар – чәч-сакалы белән

Җир себергән картлар – бахырлар!

 

Менә шулар ташый симәнә

Көче җитмәс эштә имгәнә,

Кара җирне сөрә, себерә,

Ат янына үзе җигелә,

Печән чаба. Куя кибәнгә,

“Баш киселми, димә, игәндә...”

Сабырлыклар белән түзгән дә

Ябышкандыр... әйе, саламга,

Идел кебек җәйрәп җәелгән

Хәсрәт дәрьясында йөзгәндә...

 

11

Иген кайтты кырдан амбарга,

Эскерт-эскерт салам – малларга.

Авыл халкы көн-төн тырышты,

Яше-карты – барысы булышты,

Җир кайтарды көткән уңышны!

 

Нигъмәтулла китте Үзәккә*,

Кызыл бәйләп гарип беләккә,

Җәмәгате калды теләктә:

“Ярчык саклап йөргән йөрәккә

Хозырыңны җибәр терәккә!”

 

 

 

 

12

...Оран салды сабый!..

... Илдә яз...

“Ур-ра-а-а!” булып яңгырый кайтаваз,

45 нең шанлы баласы,

Кабул итте әгъла* анасы –

Нигъмәтнең ул газиз Әнисе,

Угъланының Кендек әбисе –

Сөенече ташып, гөрләде,

Фатихалы теләк теләде:

Нарасыйга, Раббем, җан өрдең –

Бүләкләдең безне, хуп күрдең,

Нәкъ әтисе кебек баһадир,

Багалмама ныклы Иман бир!

 

--Улың туды, улым – ир бала!

Кабул кылсын аны  Ил-ана!

Күлмәгеңә төрдем – йола бу,

Вә нигъмәл вәкил... Аллаһу!**

 

Кулына алды ата дәвамын:

--Рәхмәт, әнкәй!..

Фәрхикамалым!..

Күкрәгендә шатлык кабынды,

Горур аваз булып агылды:

 -Син – Кояшым минем...

Киң Дала!..

Җиңәр көч юк безне дөньяда!!!

 

*Әгъла – иң дәрәҗәле, бөек.

**Вә нигъмәл вәкил... Аллаһу! – авыр вакытта укыла торган догадан өзек.