Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әкиятнең дә кирәк өр-яңасы

Су анасы

 

                               Күктә ни булмас дисең,

                               Очсыз-кырыйсыз күк бит ул.

                                              

               1                                          Габдулла  Тукай

 

Җир дә бик чуар:

Таулар – упкыннар,

Чокыр-чакырлар,

Урман – инешләр күп.

Кайсы хак, кайсы ялган –

Имеш-мимешләр күп.

 

Урманнарда – урман ияләре,

Шүрәлеләр дисеңме,

Алар сиңа тияләрме!

Берсеннән-берсе явыз

Аҗдаһалар, албастылар

Әкияткә кереп бастылар...

                    

                   2

 

Сулыкларда: елга, күлдә

Гомер сөрә Су анасы.

Үзе ана, юк баласы.

Белү кирәк: кем соң ата-анасы?

Ире дә юк...

Мәшһүр Тукай язган чордан

Бер гасырлап вакыт узган.

 

Хәер, койты яши торган суы:

Цивилизация үскән саен

Арта бара сулыкларда агу.

Кемдер әйтер: бу бит яла ягу!

 

Ничек инде яла ягу булсын,

Экологлар күптән чаң суга;

Кешеләр бит бозылдылар,

Әйтү кирәк дөресен:

Пычратам, дип, уйламый да,

Суга түгә чүбен-тиресен.

 

                   3

 

Нефть торбалары шартлап,

Кара алтын ага суларга.

Бу пычрак ирек бирәмени

Рәхәтләнеп иркен суларга?!

 

Су анасына хәзер

Алтын тарак кирәкми, –

Гадиенең дә эше юк.

Чәче коелган, авызда...

Авызында теше юк.

 

Тукай заманнары күптән узган,

Буласылар булган,

Тузасылар тузган.

Инешләрнең сирәгендә

Гомер сөрә Су анасы...

Димәк,

Әкиятнең дә кирәк өр-яңасы.

 

 Авылны сагыну   

Ни сәбәптер, кайттым балачакка,

Истәлекләр чират торалар:

Әнкәемне  күптән  күргәнем юк –

Алар кырда урак уралар.

 

Мин йокыдан торсам – ул басуда,

Мин ятканда әле кайтмаган.

Кояш юкса  вакытында чыккан,

Вакытыннан алда батмаган.

 

Әнкәй эштә, әткәебез эштә,

Әле ярый  өйдә әби бар.

Авырый ул, ләкин аягында,

Үзен йөретерлек хәле бар.

 

Җим болгата, безгә чәй эчерә,

Тәмам арыганчы  йөренә.

Намаз укый, намазлыгы исә

Һәрвакытта өйнең түрендә.

 

Үзалдына нидер көйләп  йөри,

Кайчак миңа дога өйрәтә.

Әбкәемнән откан  догаларым

Җылы биреп тора йөрәккә.

 

Әбкәй булу бәхет,

Тик әнкәйне

Алыштыра алмый әби дә.

Әнкәй кайта алмый – ул уракта,

Барып күрмәскә соң, ә, нигә?

Мин зур инде, алты яшем тулган,

Алтым тулган, әле җиде юк.

Бүген шундый эссе, сулыш каба,

Әз генә дә  хәтта җиле юк.

 

Сагынуым чиксез-чамасыз ла,

Бүтән басар чара тапмадым,

Әбигә дә әйтеп тормый гына,

Кырлар кочагына атладым.

 

Бүз тургайлар җырлап каршы алды,

Күбәләкләр миңа иярде.

Агач атым – хыянәтсез юлдаш,

Без, малайлар, һәрчак иярле...

 

Таяк “ат”ны әле юырттырам,

Әле тыям – барам акырын.

“Җәнәй кулы” бик үк якын түгел,

Ким дигәндә өч-дүрт  чакырым.

 

Әти белән анда барганым бар,

Печән чапкан идек малларга.

(Дистә еллар кирәк булган икән

Шушы хозурлыкны аңларга.)

 

Такыр юлдан барсаң, ерагая,

Урган басу аша атладым.

Минем әле кыска ыштан белән

Яланаяк йөргән чакларым.

 

Йә басыла шайтан таягына,

Бертуктаусыз камыл кадала.

Еласа да гаеп булмас иде

Аяклары канлы балага.

 

Була көннәр – үткән онытыла,

Ике ятып төшкә бер керми.

Була көннәр – үткәннәрем һич тә

Бүгенгене якын китерми.

Ходай биргән хәтер исән икән,

Хатирәләр  үлми, искерми.

 

 

Юк, еламыйм, үҗәтләнеп атлыйм,

Сөрлектем дә ничә абындым.

Егылсам да, кабат торып киттем –

Әнкәемне өзелеп сагындым.

 

Шул сагыну миңа канат куйды,

Шул сагыну миңа көч бирде.

Канлы аяк, кипкән авыз белән

Җәнәй  кулга илтеп җиткерде.

 

Уракчылар шундук күрмәделәр,

Ничек күрсен – башлар иелгән.

Керт-керт итеп, алар урак ура,

Көлтәләре күпме өелгән!

 

Әнкәм кырыена килеп җиткәч,

Көтмәгәндә, кинәт хур булдым:

- Әнкәй! –  диеп

                         ничек дәшкәнмендер,

Хәлем бетеп, аннан егылдым.

 

Шул көенчә күпме ятканмын да,

Ничек килгәнмендер аңыма.

Куануның чиге-чамасы юк,

Әнкәемне күргәч янымда.

 

- Нәрсә булды,

                            ничек эзләп таптың? –

Әнкәй күзләрендә яшь иде.

Тургайлар да шулчак, җиргә төшеп,

Безнең каршыбызда баш иде.

 

- Бик сагындым сине, и  әнкәем! –

Буам ерылды бит, түзмәдем.

Бүтән хатыннар да  эштән туктап

Сөртеп алды яшьле күзләрен.

 

Аларның да бар шул балалары,

Аларның да өзелә үзәге.

Бик кайтырлар иде, законнар бар,

Ә кануннар кырыс – түзәсе.

 

Әнкәй алды мине кочагына,

Чытырдатып тоттым  күлмәген.

Әйтте әнкәй:

- Үз балаңны күрми

Узсын инде озын көннәрең!

 

Нинди тормыш,

Бу каһәрле тормыш,

Булыр микән моның азагы?

Балаларны күрми торуыңнан

Җиңелерәктер тәмуг газабы!...

 

- Киттек, улым,

                    өйгә кайтабыз, – дип    ,

Ай- урагын алды иелеп.

Кайтып киттек, арганымны сизмим,

Янәшәдән атлыйм сөенеп.

 

Әнкәй белән бергә нинди рәхәт

Бик кадалмый икән камыл да.

Җитәкләшкән  кулны ычкындырмый

Кайтып кердек икәү авылга.

 

Капка ачып, эчкә үтү белән,

Әнкәй алды мине кочакка.

Бездән бәхетлерәк җан иясе

Булмагандыр җирдә ул чакта.

 

Кояш инде кичкә авышса да,

Бөркү кимемәде, җиле юк.

Әнкәемә кырык тулып узган,

Мин алтыда, хәтта җиде юк.

*

Зиратлар бит бары ала гына,

(Бер чарасыз  кысам тешемне).

Кире бирми алар кешене,

Кире кайтармыйлар кешене.

        

      Ураган

Көн  кояшлы  иде, тыныч иде,

Кинәт купты давыл, ураган.

Монда килгәнче үк, бу ураган

Күп җирләрне, ярсып  ураган .

 

Күпме афәт, бәла каза салды,

Нәфсесе зур, бер дә тыймады.

Әрсез кунак кичтән килгән иде,

Төн буена армый дулады,

Ач бүреләр кебек улады.

 

Котыптан ук килгән идеме ул,

Килгән идеме соң Уралдан?

Һәр сулышы аның зур афәтләр,

Фаҗигалар белән уралган.

 

Тамырлары белән куптарылып,

Елый-елый ауды тирәкләр.

Йортның түбәләрен йолкыганда,

Ничек ярылмады йөрәкләр?

 

Агач баскан җиңел машиналар

Рәнҗеш белән карый күкләргә .

Җил сызгыра, котырына давыл,

Кая карасаң да күк пәрдә.

 

Кем дә белми ( әле ярый белми!)

Язмышында ниләр күрәсен.

Кое баганасы сытып керде

Былтыр япкан мунча түбәсен.

 

Сабыр инеш чыкты ярларыннан,

Урамнарга сыймый ташыды.

Чираттагы гаярь туфанмы бу,

Әллә ахырзаман  башымы?

 

 

Шушы төндә – сәбәпчесе давыл –

Әйтә алмады мәзин азанны.

Әй, Илаһым, гөнаһыбыз өчен

Бу давылың безгә җәзамы?

 

        Туган ил

Шушында тудык, шушында үстек,

Без бит монда түгел мөһаҗир.

Кендек каныбыз тамган  туфрак,

Газизләрлән газиз туган җир.

 

Кая барсам да, кайда торсам да,

Ашкынып  тизрәк монда мин кайтам.

Атам яшәгән, бабам яшьнәгән

Изгеләрдән изге син – Ватан.

 

Иделләрең бар, Чулманнарың бар,

Диңгезләрдән бер дә ким түгел.

Татарларның оҗмах бакчасы син,

И , кадерлем минем, туган ил.

 

       Әҗәл турында

Рөхсәт-мазар сорап тормый гына ,

Шакымыйча керә ишектән.

Тетрәнмичә кеше  калыр микән

“Үлем” дигән сүзне  ишеткән?

 

“Батырларча һәлак булды” дигән

Өчпочмакны меңнәр алгандыр,

Хатын – ирсез, ай – кояшсыз булып ,

Туасылар тумый калгандыр.

 

Төзәлмәслек тирән яра булып

Уелыплар калды Хатыньнар.

Нарасыен күкрәгенә кысып,

Ыңгырашып янды хатыннар.

 

Дөнья шаһит моңа, Моабитта,

Тетрәндереп, дивар ташларын,

“Эһ” тә итми, палач чабып атты

Унбер җәлилченең башларын.

 

Әҗәл өчен ерак аралар юк,

Килеп җитә әллә кайлардан.

Ул һәрвакыт хәрби әзерлектә,

Чалгысы да үткен, кайралган.

 

Үз эшенең тиңсез остасы ул,

Һич кенә дә туймас-күремсез

Бер көн килеп, чират безгә җитәр,

Без үләрбез, ә ул – үлемсез!

 

    Ходай Тәгаләгә мәдхия                                 

Рәхмәт, Раббым, җирне яралттың,

Кыйтгаларга бүлеп тараттың,

Галәмне син кояшлы, айлы иттең,

Яшәр өчен уңайлы, җайлы иттең.

 

Яшәр өчен урман, күл бирдең,

Комы кайнап торган чүл бирдең.

Бозлыклар бар – акыл ирешмәс, –

Һәр кеше дә  саный  керешмәс.

                             

Эшләр өчен егәр, көн бирдең.

Ял итәргә сихри төн бирдең.

Тауларың бар – таштыр кыясы,

Бөркетләрнең шунда оясы.

Тундраларның салкын һавасы,

Саф һава эчә болан баласы.

 

Бәндәләрең кылган һәр эштә

“Амин” дияргә әзер фәрештә.

Ярдәмең берлә дөрләгән учак,

Безгә кадәр дә ул шулай булган

Бездән соң да шулай булачак.

 

Рәхмәт, Раббым, җирне яралтканга,

Җирең буш түгел,

Ел әйләнәсе салкын кыш түгел.

Миллиардлар арасыннан

Аны аеруча яратканга,

Кирәк җирне агартканга,

Чама белән генә каралтканга.

 

Яшел, кызыл, зәңгәр, сарысын

Бүләк иттең җиргә  барысын.

Язларың бар,

Көзләрең дә искиткеч

Кирәк түгел  шәраб эчү, исерткеч!

Куакларда, агачларда гел җимеш!

Өзеп ашау аларны бик җиңел эш.

 

Ә шулай да!

Әгәр Адәм угылыңны бар кылмасаң,

Аның кабыргасыннан

Анабыз Һаваны пар кылмасаң,

Алар оҗмах бакчасына кермәсә,

Хуш исле алмаларны күрмәсә,

Шайтан  каһәр коткысына бирелеп,

Татып карамаса,

Без дә булмас идек,

Игелекләр, яман гамәл  кылмас идек,

Мең вә миллион рәхмәт сиңа!

 

Рәхмәт, мөселманга гадел дин бирдең,

Изгеләрдән изге “ Коръәнне” иңдердең.

Без мөслимин, Мөхәммәткә табынабыз,

“Бисмилла”сыз утырмыйбыз табынга без.

“Бисмилла” сыз эшкә керешмибез,

Чит өммәтләр белән “ сөзешмибез”

Мең вә миллион рәхмәтләребезне кабул кыл!

 

    Тәүге сөю

Тәүге сөю – гүя, июнь төне –

Ай күрде, кояш алды.

Ай күрде дә кояш алды,

Ирендә тәме калды.

 

Еллар узды, исте җилләр,

Алсуланып таң атты.

Ә беренче мәхәббәтнең

Хатирәләре татлы.

Алсу таң кебек якты.

                                                   

Алма һәм канун

Башына бер алма төшкәч,

Ньютон канун ачкан.

Мин дә ачыш ясыйм әле,

Алмалар койдым башка.

 

Мескен башым күбеп чыкты,

Ачыш ясый алмадым.

Эш алмада түгеллеген,

Соң булса да, аңладым.