Логотип Казан Утлары
Хикәя

Үкенеч (хикәя)

Тормыш акрын гына үз агымына ага да ага икән. Мөхәммәт белән Сафиянең өйләнешкәннәренә дә быел унике ел булды. Бу вакыт арасында тупырдап торган сигез балалары дөньяга туды. Мөхәммәтне үзе укыткан мәктәпкә директор итеп куйдылар. Көн-төн эш дип янып-көеп йөри. Сафия тормыш мәшәкатьләрен үз өстенә алса да, зарланмый. Ирен ярата, балалары өчен сөенеп туя алмый.
Быелгы яз алар өйләнешкән елдагы кебек бик ямьле килде. Язгы кыр эшләрен әйбәт кенә бетерделәр. Мәктәптә дә укулар тәмамланды. Авыл халкы Сабан туе үткәрү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Болында балалар ат чабыштыра. Әби-апалар бирнәгә дигән сөлге-тастымалларын барлый, яшь кызлар егетләренә кулъяулыклар чигә. Кичләрен капка төпләрендә гармун моңы яңгырый, кыз-кыркынның челтерәп көлгән тавышлары ишетелеп китә. Яшьләр, бераз җыйналгач, гармун сыздырып, болын ягына кичке уенга юл ала.
Уйна тальян гармуныңны, Телләре лә батмасын.
Уят үзәкләрен өзеп, Кызлар йоклап ятмасын.
Күңелле, кайгысыз вакытлар. Соңгы тыныч көннәр, бәхетле төннәр булган икән шул...
Ял көне иде. Сафия сандыгын актарып ташлаган да балаларына бәйрәм киемнәре әзерләп маташа. Кызы Сәгъдәнә тавыкларга җим сибеп йөри. Равил иртәдән үк Мишә буена балыкка төшеп китте. Әле беренче аен гына тутырып килүче Рафаэль өй күләгәсендә бишектә изрәп йоклап ята. Башка балалар төрлесе-төрле җирдә уен белән мәшгуль.
Кояш төшлектән узганда, Мөхәммәт кайтып керде. Кыяфәте үзенеке түгел. Йөзләре агарып, күзләре кырысланып калган, тавышы да бераз карлыгып киткән кебек. Шулай да, үзен тыныч тотарга тырышып, Сафия янына килеп утырды.
– Сафия, монда кара әле. Күңелсез хәбәр белән кайттым. Немец фашистлары илебезгә сугыш башлаган... Безне районга җыялар, тиз кайта алмам...

Сафия ни дип әйтергә дә белмичә, каушап калды. Сугышның зур афәт икәнен ул аңлый, ләкин аның ил өчен, халык өчен, үзе өчен нинди зур кайгылар алып киләсен, нинди зур югалтуларга дучар итәсен әле бу вакытта күз алдына да китерә алмый иде.
Сугыш шыңарлылар өчен шулай башланды. Бүген әле ул бик еракта тоелды. Аның канлы нәтиҗәләрен әлегә күреп тә, белеп тә, аңлап та, тоеп та булмый иде!..
Ә иртәгесен урамнар кайгылы саубуллашу авазлары белән тулды. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр атлы олаулар сузылган. Арбаларда сугышның беренче көнендә үк армиягә чакыру кәгазе алган япь-яшь егетләр. Кемдер гармун тарта, кемдер җырлый, ә кемнәрдер яшереп кенә елый иде. Хатын-кызлар егетләрнең биштәрле капчыкларын ачып, соңгы тапкыр кирәк-яракларны барлап чыктылар. Сабан туена әзерләнгән кулъяулыклар китәсе егетләрнең гармуннарына тагылды. Өлкән агайлар балаларына соңгы киңәшләрен бирде.
Менә олаулар кузгалып китте. Алар олы юлга, Саба ягына юл алды. Олаулар белән халык ташкыны да алга шуышты. Аларга Оет, Чулпыч авылларыннан чыккан атлар кушылды.
Кемдер шунда моңлы тавыш белән җыр сузып җибәрде. Китүчеләр аны бердәм күтәреп алдылар:
Ал кисәргә, гөл кисәргә Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз...
Беренче «кара пичәтле» кәгазьне авылда Мөнирә алды. Шушы кара тамгалы өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге Мөнирәне генә түгел, барлык авыл халкын тагын бер кат тетрәндереп җибәрде. Ничек, әле бер ай элек кенә гармун тартып урам әйләнгән Әхәт юкмыни?! Ул караган атлар бар. Яңа салган йорты балкып тора. Эшләнеп бетмәгән алачыкта, үз кулы белән җайлап куелган чалгысы бар. Ә үзе юк?! Ничек инде?..
Кызы Фәүзия теле ачылып, беренче тапкыр «әннә» диде. Шушы сабый бүтән беркайчан да «әттә», «әти» сүзен әйтә алмасмы?
Моны аек акыл кабул итә алмады. Кешелек, тормыш, яшәү өчен бөтенләй ят, кыргый гамәл иде бу.
...1942 елның мартында Мөхәммәтне колхозга председатель итеп куйдылар. Мәктәп тә аның карамагында калды. Фронтка китәргә ике тапкыр гариза язып караса да, аны алмадылар.
Болай да тынгысыз җанлы Мөхәммәт хуҗалык җитәкчесе булгач, бөтенләй йокыдан калды, ябыкты. Көн тудымы, йөз төрле мәшәкать, йөз төрле борчу.
Эвакуацияләнеп килүчеләрне фатирга урнаштырырга, азык-төлек белән тәэмин итәргә, өстәмә икмәк үстерергә, хатын-кызларны урман кисәргә җибәрергә, Шәмәрдәндә станциягә йөк ташу өчен атлы олаулар куярга, мәктәпкә утын кайтаруны оештырырга һәм тагын башка бик күп эшләрне башкарырга тиеш колхоз хуҗасы.
Боларына түзә иде Мөхәммәт. Ләкин Сафия бөтенләй белмәгән башка борчулары да булган икән. Бу хәл гаиләнең тормышын тамырдан үзгәртте дә куйды.

1942 елның июнь ае иде. Мөхәммәт һәрвакыттагыча соң гына эштән кайтты. Балалар йокыда. Сафия мич плитәсендә җылынып утырган ашны бүлеп, табынга куйды. Сөйләшмичә генә кичке ашны ашадылар. Өстәл өстеннән савыт-саба җыйналды. Шулчакны Мөхәммәт Сафиягә туры карап сүз башлады.
– Сафия, иртәгә мине военкоматка чакыралар. Вак-төяк әйберләрне караштырып куймыйча булмас.
Хатын шунда барысын да аңлады. Ире аның белән саубуллашып утыра лабаса! Мөхәммәт иртәгә сугышка китәчәк. Хатынның башыннан мизгел эчендә мең төрле уй узды. Кычкырып елап, балаларны уятмакчы булды, иренең уен үзгәртә алырлык саллы сүзләр эзләде. Теле белән бары:
– Сигез баланы тәрбияләүдән качып китәсең икән, – дип кенә әйтә алды. Бу икесе өчен дә иң авыр сүз иде. Авыр булганга күрә, ире кире уйламасмы дип, шушы сүзләрне әйтте Сафия.
– Их! — диде Мөхәммәт, сузып кына. — Нәрсә сөйлисең син? Телең әйткәнне колагың ишетәме? Беләсең бит, авырлыклардан беркайчан курыкканым булмады. Ләкин бу эш минем өчен түгел. Көн саен диярлек кәнсәләргә бераз он йә ярма, борчак сорап, ялгыз хатыннар, өлкән агайлар керә. Хәлләрен аңлыйм. Шушы авыл кешесе ләбаса. Балаларының ачлыктан шешенеп ятуларын да беләм. Кичә яшьтәшем Гобәйдулланың хатыны Сания килде. Атна-ун көн элек кенә иренең үлгән хәбәрен алган иде әле. Кечкенә малае мәктәптә аңын югалтып егылган. Ачлык хикмәте. Шушы Саниягә бер кило ашлык бирә алмадым. Сугышка кадәр комбайнда өч ел буена беренчелекне бирмәгән алдынгы колхозчы хатыны Сания бит ул!.. Авылдашларның күзенә карарга оялам. Амбарда бер пот икмәк калмады. «Глубинка» ашлыгы бар-барын да. Ләкин аны фронт өчен дип, аерым салдырдылар. Берәрсенә граммын бирсәң дә, башларыгыз төрмәдә чериячәк дип, район уполномоченные Вәлитов үзе кисәтеп китте. Көне-төне колхоз йөген тарткан кешеләргә бер уч он бирә алмагач, председатель булып йөрүдән ни файда?
Икенче көнне Мөхәммәт сугышка китеп барды... Бу вакытта зур кызлары Сәгъдәнәгә –13, ә сигезенчесенә, иң кечкенә Рафаэльгә 1 яшь тулып килә иде. Моңаеп, зарланып ятарга вакыт булмады. Мондый вакытта сине кем тыңласын? Кемгә зарланасың? Бер Сафия генәмени бу дөньяда? Аның шикеллеләр меңәрләгән бит. Башкалар нәрсә эшләсә, шуны эшләде, башкалар
нәрсә кичерсә, Сафия да шуны кичерде.
Мөхәммәт киткәч, ашау бигрәк такы-токыга әйләнде. Келәттәге ашлык та капчык төбендә генә калды. Кибеттән солдат гаиләсенә дип бирелгән ике пот онны да сатарга туры килде. Акчасын Мөхәммәт киткәнче язылган заем өчен түләделәр. Шундый борчулы көннәрнең берсендә әллә кайчан ире әйткән сүзләр Сафиянең исенә төште. Тегү тегеп йөргәндә, башкортларның елгадан бакакый (бака кашыгы) җыеп, пешереп ашауларын, хәтта кышка тозлап куюларын исе китеп сөйләгән иде ул вакытта Мөхәммәт. Бу турыда хатын балаларга әйтеп карарга булды.
Равил белән Гамбәрия иртүк Мишә буена чаптылар. Равил җәтмә белән дә, кулы белән дә бакакыйлар җыя. Гамбәрия чиләкне яртылаш тутырып, өстенә әрекмән яфрагы салып алып кайта. Башта казанда пешерәләр, аннан кабыгын алып ташлап, табада суганлап кыздыралар.Чыннан да, тәмле һәм туклыклы ризык икән! Нәкъ пилмән ите инде менә. Бер ай шулай ташыдылар балалар, тазарып, матураеп киттеләр. Кешегә сүз әйтмәделәр, сиздермәделәр.
Ләкин бер көнне Маһруй тәтә, кызыксынып, Гамбәриянең чиләген ачып 
караган бит. Шунда барысын сораштырган, барын аңлаган. Кичкырын өйгә үзе дә килеп керде.
– Их, килен, килен. Миңа да әйтсәң, ни була соң шуны? Балаларның ни хәлдә икәнен үзең дә беләсең ич. Алдагы атнада ишеккә каккан бозау тиресен куптарып алып, өтеп, аш пешереп ашата башладым. Ачтан аяк сузарга җитештеләр, – дип, үпкәсен белдереп, елап ук җибәрде.
Кыен булды бу вакытта Сафиягә. Нишлисең, балалары әйтмәскә кушты шул аңа, шулар сүзенә колак салды, шулар сүзен үтәде. Су буенда бакакый бетәр дип курыкканнардыр инде, сабыйлар бит. Ходай кичерә күрсен инде ул эшен, ярабби. Ул чорларны бүтән берәүгә дә күрергә язмасын!
Шушы вакыйгадан соң авылның күпчелек бала-чагасы көннәр буена Мишә буенда ятты. Бакакыйны өйгә дә алып кайтып тормый башладылар. Шунда пешерә-кыздыралар да тамакларын туйдыралар. Артып калганы белән өйдәгеләрне сыйлыйлар.
Шактый яшь гомерләр шулай саклап калынды. Әле бүген дә яңа нигез, баз чокырлары казыганда, күпләп бакакый кабыклары очраштыргалый. Шул авыр еллар истәлеге инде алар...
Мөхәммәт үзе Сталинград фронтына эләкте. Сугышның иң авыр вакытлары. Шуңа да яңа килгәннәрне артык әзерләп-өйрәтеп тормадылар.
Бер ай дигәндә, сугышның үзәгендә кайный иде инде ул. Күченеп йөргәнлектән, авылдан килгән хатларны ала алмаса да, үзенең хатлары килгәләп торды. Ул хатлар кадерле ядкарь булып бүген дә сандык төбендә саклана әле. Күңелгә сеңеп калган юлларда Сафия Мөхәммәтнең үзенә, балаларына булган җылы карашын, кайнар хисләрен тоемлый. Һәр сүзе йөрәккә якын, кадерле. Һәр җөмләдә туган җирне, авылны юксыну ярылып ята. Хатларының берсендә Сталинград шәһәрен саклап, оборона тотуларын язган иде ул.
«Немецлар бар көчләрен туплап, Сталин шәһәрен алырга омтыла. Күктә кара болыт кебек немец самолётлары. Аларның күплеген көзен җылы якларга китү өчен җыелып очып йөргән каргалар төркеме белән генә чагыштырып була. Мин – зенитчы. Шушы козгыннардан тимер юл станциясен саклыйбыз. Монда бездәге шикелле урманнар юк диярлек. Дала да дала. Җире дә бездәге шикелле балчыклы, йомшак түгел. Окоп казу өчен дә уңайсыз, хәзер ишелергә генә тора...
Безнең яклардан да матур җирләр юк икән ул!
Сафия, балаларны саклый күр, нәрсә булса да, аларны укытырга тырыш. Әйе, әлегә немец көчле. Ләкин бу инде аның соңгы көчәнүе, соңгы ярсуы. Сугыш башындагы дәрте калмаган инде аның. Өстенлек безнең якка күчә бара. Шулай булгач, киләчәк турында уйларга кирәк. Минем өчен борчылмагыз, исән-сау торыгыз», – дип тәмамлаган иде ул хатын.
Моннан соң да әле берничә хаты килде. Җиңелчә яраланып, госпитальгә керүен, инде терелеп килүен, озакламый «передовойга» җибәреләчәген язган иде Мөхәммәт.
1943 елның гыйнвар ахырларында Мөхәммәттән килгән тагын бер хатны Сафиянең кулына тоттырдылар.
«Кадерлем! Мине ялга кайтаралар. Февраль башларында өйдә булырмын. Көтегез. Сәлам белән, Мөхәммәт.»
Шатлыкның чиге булмады. Сафиядән дә бигрәк балалар сөенеште. Шунда ук өйне җыештырырга керештеләр. Сәгъдәнә идәннәрне юып чыгарды. Равил белән Гамбәрия урамдагы кар салган сукмакны киңәйтеп көрәп чыктылар, абзар алларын ялтыратып җыештырдылар. Шул ук көнне бу шатлыклы хәбәрне бөтен авыл белә иде инде.
Көннәр үтә торды. Февральгә дә керделәр. Мөхәммәт кенә никтер һаман күренмәде. Кечкенәләр күзләрен тәрәзәдән алмады. Олыраклары көн саен авыл башыннан ике-өч тапкыр әйләнеп кайта торган булды. Кичләрен ишек шакысалар: «Әти кайтты! Әти!» – дип атылып чыгалар да, ул булмагач, күңелсезләнеп, сүзсез генә урыннарына барып яталар.
Шулай көтә-көтә егерменче февраль җитте. Төш вакытында тамак ялгап алырга дип өйгә кайткан Сафияне кәнсәләргә чакырттылар. Ничә көннәр инде ут йотып яшәгән хатынның йөрәге кысылып, каты гына сулкылдап куйды. Мөхәммәттән берәр төрле хәбәр бармы әллә? Сафия бик борчылып, авыл советы урнашкан бинага таба йөгерде. Эш вакыты булуга карамастан, кәнсәләрдә кеше шактый күренә. Мөхәммәт белән бергә укыткан Хәерниса апа, Хәтимә, Фариза, Хәбирә, председатель Зиннур абый да шунда. Ул аптыраган хәлдә кулына тоткан кәгазьне бер ала, бер куя.
– Сеңлем, ни бит әле, күңелсез хәбәр бар. Мөхәммәтне үлгән дип язганнар! Син бик борчылма инде, бәлки, дөрес тә түгелдер, – дип, кара кәгазьне Сафиягә сузды.
Хатынның күз аллары караңгыланып китте. Кәгазьне кулына алса да алды, алмаса да алды. Телеграмманы укырлык түгел иде аның хәле.
– Ни-и-чек? – дип ыңгырашып кына әйтә алды ул сүзен. – Ничә көннәр көтәбез бит инде аны, балалар көтә. Кайтып җитәргә тиешлеген үзегез дә беләсез ич... Бу чарасызлыктан, башка сүз таба алмаганга гына әйтелгән сүзләр иде.
Сафия бераз тынычланып, кеше тыңларлык дәрәҗәгә килгәч, рус теле укытучысы Хәерниса апа кәгазьдә язылганнарны укып күрсәтте. Мөхәммәт Арчада 3652 нче эвакуацион госпитальдә икән. «Умер» – дип язылган. Килеп алырга кушканнар. Укытучы телеграмманы югалтмаска, сакларга кушты.
21 февраль көнне караңгыда ук, пожарный атын жигеп, 12 яшьлек Каюм белән Сафия егерме чакрым ераклыктагы Арча станцасына чыгып киттеләр. Иртәнге сигезләр тирәсендә алар госпиталь ишеге төбендә таптана иделәр инде. Мөхәммәт турында сорашкалап карасалар да, берәү дә бер сүз әйтә алмады. Аларны госпитальгә кертмәделәр. Ярый әле телеграмманы алып килә белгәннәр. Шуны күрсәткәннән соң гына өлкән яшьтәге бер ир аларны төссез соры төскә буялган коридор буйлап алып китте. Аннан ниндидер салкын подвалга төштеләр. Шәрә тимер караватларда берничә мәет ята. Сафия белән Каюм шулар арасыннан авырлык белән генә Мөхәммәт гәүдәсен танып алдылар. Өстенә шинелен киерткәннәр. Аның итәк очлары янып, күмерләнеп беткән. Йөзләре саргаеп, кечерәеп калган.
Арча больницасында Мөхәммәт инде ун көнләп яткан икән. Үлеп, мәетләр янына чыгарылуына да өч көн вакыт үткән.
Болар турында ишеткәч, Сафия түзмәде, җан ачысы белән елап җибәрде. Ничек инде, аның ире еллар, айлар буе сугышларда йөреп, меңнәрчә чакрым юллар үтеп, шушы булыр-булмас 20-25 чакрым җирне кайтып җитә алмаган? Нишләп аңа ире госпитальгә керүгә үк хәбәр итмәгәннәр? Аның монда икәнлеген белгән булса, көне-сәгате белән килеп җитә иде бит ул газизе янына. Бу сорауларга җавап бирүче булмады. Бары тик Мөхәммәтнең ялга кайтканда, сугыш яралары ачылып, күп кан югалтуын, өстәвенә, тиф йоктыруын, шуңа күрә аның гомерен саклап калып булмаганлыгын гына әйттеләр.

Госпитальдә ачылган карточкадан башка, солдатка тиешле документлар да каядыр югалган иде. Кайсыныңдыр явызлыгы булдымы бу, әллә берәрсенең битарафлыгымы? Шушы кечкенә генә кәгазь кисәгенең булмавы күп балалы гаиләне «солдат гаиләсе»нә тиешле аз гына ташламалардан да мәхрүм итеп, ятим балаларны, тол хатынны бик авыр хәлгә калдырды.
Сугышка киткәндәге ярты авырлыгы гына калган гәүдәне чанага чыгарып салдылар. Алып килгән юрган белән яхшылап төрделәр дә, авыл ягына кузгалдылар.
Саубуллашучы да, кызганып, юатып бер сүз әйтүче дә булмады аларга. Иртәгесен мәетне соңгы юлга озату хәстәренә керештеләр.
Шулай итеп, өенә, балалары янына кайтам дип юлга чыккан Мөхәммәт Шыңар авылы зиратындагы салкын кабергә кайтып ятты. Авылда тагын бер тол хатын артты, ятимнәр исемлегенә сигез бала өстәлде.
Туган якларына кайтып җитеп тә, кул сузымы гына ераклыкта булган Сафияне, балаларны күрә алмыйча мәңгелек йортка китеп барганда, нинди уйлар биләде икән Мөхәммәтнең җанын? Моны беркем дә әйтә алмас инде. Беркем дә белә алмас...
Зур авырлыклар, күп югалтулар белән Җиңү килде.
Күптән көтелгән көн, бәйрәм иде бу. Сафия дә шатланырга, кеше арасында булырга тырышты. Җиңү хөрмәтенә зур концерт әзерләделәр. Балаларына күңелле булыр дип, бергәләп клубка менделәр. Районнан җибәрелгән вәкил барлык авыл халкын Җиңү бәйрәме белән котлады, соңыннан хөкүмәт карары белән сугыштан исән кайтучыларга гына ике центнер икмәк биреләчәге турында шатлыклы хәбәр җиткерде.
Моннан соң Сафия концертны карый алмады инде. Берсенә дә сиздерми генә клубтан чыкты да Хаҗиларның печән кибәненә башын куеп, сулкылдый- сулкылдый елады. Бу елауда сугыш башлап күпме кешене бәхетсез иткән Гитлерга нәфрәт, бронь бирелеп тә сугышка китеп барган Мөхәммәткә үпкә, шушындый мәгънәсез карар чыгарган хөкүмәткә рәнҗеш хисе һәм тагын әллә нәрсәләр бар иде.
Бөтен җиһанны карлар белән томалап, ел саен февраль бураннары дулый. Сафиянең күңел яраларын кузгата бу җилләр. Менә шуннан ел саен чиргә сабыша ул, саташулы төшләр күреп уяна, бастырыла.
Мөхәммәтсез бер көн дә яши алмас кебек иде. Тормыш булгач, ялгыз да яшисең икән. Юк, Сафия ялгыз түгел. Аның балалары, Мөхәммәт белән икесенең бәгырь җимешләре бар! Мөхәммәтнең балаларны укыт, кеше ит дигән васыяте бар. Бу сүзләрне беркайчан да күңеленнән чыгармады ул. Бар тормышын балаларга багышлады. Алар өчен яшәде.
Еллар үтте. Балалар үсеп кеше булдылар. Аллага шөкер, сигезе дә исән-сау, сигезе дә гаилә корды. Инде Мөхәммәтовларның өченче буыны үсеп җитеп, зур тормышка аяк басарга җыена.
Ләкин менә шушы февраль ае инде ничәнче кат җан өшеткеч хатирәләр белән үзәкне өзә, йөрәкне талый. Вакыт күп нәрсәләрне оныттыра, яраларны дәвалый, диләр. Ышанмый Сафия бу сүзләргә, юк, ышанмый!