Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер сәйләнгә тезәм үткәнне

Сания Хәйретдинова 195 1 елда Зәй районының Бура-Киртә авылында туа.

Чаллы Автомеханика техникумын тәмамлый. Озак еллар Чаллы шәһәрендәге “Камгэсэнергострой” төзелеш оешмасының 1 нче Измә-бетон заводында оператор, коммерция буенча директор урынбасары,  “Мәйдан” журналында маркетинг буенча директор булып эшли.

“Алтын күпер”, “Гомер – мизгел” исемле китаплар авторы.  

Яшәү, үлем – мизгел

Туктал, мизгел, калдыр хәтереңдә

Ап-ак кардан туган ал таңны!

Яңа туган сабый биләүсәдә

И-и – и танырга тели дөньяны!

 

Күрче, мизгел, нинди татлы гомер!

Дүрт фасылы елның бүләккә.

Сөю ташкан язлар җанга тула,

Алтын көзләр тама йөрәккә.

 

Туктал, мизгел, тыңла, ишетәсеңме?!

Өзелеп төште сары көз мәле. –

Соңгы алма, соңгы яфрак булып...

Сагыш тулы көзнең күзләре.

 

Көзләр өзелгәндә соңгы кылы

Өзелдеме әллә йөрәкнең?

“Яшәде!” дип язып куйчы мизгел,

“Китте...”диеп язма, кирәкми.

 

***

Фани дөня бары мизгел генә,

Бакыйлыкның ничә фасылы?

Күрче, мизгел, бары синдә икән

Яшәү белән үлем асылы.

 

Бүләк

Син яшисең җирдә. Һәр мизгелдә

Барлыгыңны тоям җаным белән.

Яннарымда бары син булганга

Тормыш өермәсен җиңеп киләм.

 

Син яшисең җирдә. Кояш һәм ай –

Олы мәхәббәткә шаһит алар.

Без бит бәхет өчен яратылган!

Җилләр ярсып – шашып кабатлыйлар.

 

Син яшисең җирдә. Язмышыма

Бүләк булып. Ходай миңа биргән.

Күпсенмәче, дөнья, бәхетемне,

Яшим әле ярсу йөрәк белән.

 

 Балачагым нигезе

Тукталды йөрәгем тибеше,

Сиздереп сулышым өзелә.

Тын гына үтәм мин капкадан

Иң газиз, кадерле нигезгә.

 

Үләннәр ямь-яшел. Уемда

Сап-сары йомарлам бәбкәләр.

Ян бакча буенда тезелеп

Сер сөйли җилләргә юкәләр.

 

Сак кына кагылдым хәтергә:

-Тузанлы балачак, исәнме!

Йомшарган-мүкләнгән өй-нигез –

Онытылмас гомерләр исәбе.

“Уфалла” арбасы иң түрдә

Кем белә ул үткән юлларны?!

Җылысы йогылып калгандыр

Тамырлы, сузылган кулларның.

 

Йорт-курам, илаһи нигезем,

Көннәрем, елларым, үткәнем.

Бәхетне җитәкләп йөгереп

Тылсымлы язмышлар көткәнем.

 

Туктала йөрәгем тибеше,

Кадерлим, иркәлим, өзеләм...

Сагынып, саргаеп бер кайтам

Иң иске, иң изге нигезгә.

Яратуым – сагыш

 

Байгыш кебек ялгыз уйга калам,

Бер сәйләнгә тезәм үткәнне.

Көзләремдә язны көтеп алам,

Таңнар белә ничек көткәнне.

 

Язмышыммы соң син, ялгышыммы,

Бәхетемме яшләр аралаш?

Әче сагышыммы, каргышыммы? –  

Яшим шулай аңлар-аңламас.

 

Күзем ачылганда уемда син,

Исемең – тәсбих, уем – тегәрҗеп.

Ничә еллар юллар таба алмый

Яшим сөеп, көеп һәм... рәнҗеп.

Язмышым да, ялгышым да – сөю,

Тик үкенмим андый ялгышка.

Яраткан һәм яратылган өчен

Рәхмәт кенә әйтәм язмышка.   

 

Бөек затка иман китердем

Олпатлыгын күзләренә яшереп

Юлчы атлый – кая барышы?

“Сугыш... солых”, “Анна Каренина”,

Хыял тулы кеше язмышы

 

Гасырларга китәр әсәрләре

Тетрәндерә бөтен галәмне:

Вулкан атылгандай бәреп керә,

Туктау белми яза каләме.

 

Тетрәндерер хәбәр алда булган:

“Эзләнүләр ачты күземне,

Ихлас җаным белән кабул иттем

Тыңла, дөнья, таптым үземне!

 

Коръәннән дә олы әсәр булмас,

Богауларны өзеп бетердем:

Җиргә иңдерегез мөселманча –

Бөек Затка иман китердем!”

 

Кабул булган ихлас догалары –

Каберендә һич юк артыклык:

Л. Толстой. ( Туган-киткән елы),

Яшел үлән, чәчкә... яктылык...

 

Исеңдәме?

Исеңдәме, хыял булып

Мин сиңа килгән идем.

Ал кирәкме, гөл кирәкме,

Жәл түгел, дигән идем.

 

Ул көн кояш гашыйк иде

Айның толымнарына.

Гөлләре сибелгән иде

Сөйгән болыннарына.

 

Яшьлектә ышанган идек,

Хыял ул үтми диеп.

Инде гомер үтеп бара

Сары күлмәген киеп.

 

Пәйгамбәр дип...

Тәкъдир ителгәнчә без бу җиргә

Сынау үтәр өчен яралган.

Мең фәрештә күктә зекер әйтә –

Адәм җаны тоташ ярадан.

 

Мин дә сынау үтәм, адымнарым

Әй тотрыксыз, гүя нарасый.

Пәрдәләрне ничек ачарга соң? –

Күзләремдә төннәр карасы.

Фәрештәнең җирдә канаты юк,

Очар өчен түгел һавасы.

Пәйгамбәр дип башым игән идем,

Ул гөнаһлы адәм баласы.

 

Хиссез, төссез җаннар тирә-юньдә,

Хислеләргә җирдә урын юк.

Бүгенге көн – хыянәттә җәннәт,

Дөреслектә – тәмуг, тоташ ут.

 

Аллаһ безне җиргә тик беразга,

Сынау өчен генә яраткан.

Сабырлык бир адәм баласына,

Җанга сабырлык бир, йә Раббым!

Сынатмаска иде, йә Илаһым,

Сабырлыклар бирче, йә Раббым!