Йөрәк – давыл...

Фото – 2018 №12 дә

Шәфикъ Иматдинов (1950) – шагыйрь; “Йөрәк сәгате” исемле китап авторы. Ульяновск өлкәсе Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсендә яши.

 

Замана

Авыр диеп һич тә яманламыйм,

Җиңел диеп һич тә мактамыйм.

Мин яшәгән заман – ул минеке,

Шунда үстем, шунда хак алдым.

 

Тал бишектән сикереп төшүгә үк,

Яхшылыкны аерып яманнан,

Атлап киткән идем дөнья буйлап,

Юлым дәвам итә һаман да.

 

Башкаларга үрнәк булмый гына.

Туры килде шулай үтәргә –

Аякларны җирдән аермыйча,

Тидермичә башны күкләргә...

 

Пайтәхет

Юл аңарда өзелер күк минем –

Чыгып киттем тагын Казанга.

Без китмибез, без кайтабыз аңа,

Тәкъдир безгә шулай язганга.

 

Сәлам, Казан! Өндә безне алга

Игътибарсыз кырыс дөньяда.

Сиңа диеп, Казан, дога кылам,

Йөзем төбәп сиңа – кыйблага.

 

Нишлим инде, тагын килдем менә,

Үземнеке итеп, яратып.

Анам теле үзе дәва миңа,

Моңнарымны китим яңартып.

 

Мине монда беркем көтмидер дә,

Үзебезгә җылы сүз көтмәм.

Кремльдә бары җир астыннан

Үзәк өзгеч аваз ишетәм.

 

Ул авазны азат итеп булмый!

Мәңгелеккә тоткын ул анда...

Оран булып күчә батырларга,

Иңрәү булып күчә колларга.

 

Мин

Мин гел юмарт була алмам,

Җәфалы кайчак башым.

Тик ишек каккан юксылга

Җылы булыр карашым.

 

Ягымлы да була алмам,

Очраган һәр кешегә.

Тозым бетсә, мин дә керәм

Тоз сорарга күршегә.

 

Җебегәнгә санасалар,

Чәнечке бар, чагу бар.

Кирәк булса – мин татар ич –

Тел төбемдә агу бар.

 

Тымызык күл булалмадым.

Гадәтем килгән җилдән.

Йөрәк дулый, йөрәк – давыл,

Кабат күтәрәм җилкән.

 

Дөнья үзе бер могҗиза,

Зур арбага бастырык.

Кайчагында күккә чөя,

Кайчак куя бастырып.

 

Йолдызлар булып атылам,

Калкынам да басылам.

Таш бастырып куйсалар да

Тишәм дә калкып чыгам.

 

Ошасам, ошамасам да,

Син үз кешем, түз инде.

Ничек бар – шулай кабул кыл

Үземне һәм сүземне.

 

Кайтасы бар

Җибәрәсе килми туган йортның,

Шәлен болгап кала каеннар.

Каен – кайгы, диләр, әллә хакмы,

Кабат сарып ала кайгылар.

 

Йөзгә кагыла да кыйгач яңгыр,

Күз яшьләрен юа сак кына.

Гомер көзләрендә юлга өндәп,

Йөртүче ул – туган як кына.

 

Күпме торсам да мин авылымда,

Белеп торам кабат китәсен.

Кояшка бит терәү куеп булмый,

Китәсе бар, нихәл итәсең...

 

Инде беләм, ерак калмагандыр

Кала белән сала арасы.

Туган җиргә соң кат кайтасым бар,

Кайта-кайта китеп барасым...

 

Син кирәк

Сөйләшик тә бер күрешик әле,

Ардым көтә-көтә кич-иртә.

Яшен тиеп узган йөрәгемне

Синсез үткән төннәр тилертә.

 

Көзге куакларның яфраклары

Миңа хәбәр булып коела.

Кыска көннәр сүрелә бара һаман,

Ә төн бигрәк озын тоела.

 

Шуңамы соң утны сүндермим мин,

Керми китмә узып барганда.

Кагылмыйча китсәң, нәүмиз калыр

Ишегалдындагы карлар да.

 

Җаным кайнар учак булсын сиңа,

Ялгызлыктан куркам мин бигрәк.

Шушы иркен, чиксез дөньялыкта

Бер сөенер өчен син кирәк!

 

Авылда, печәнлектә

Төнге авыл. Төнге тынлык.

Айның яктысы төшкән.

Җем-җем килеп күзен кыса

Йолдызлар төмсә күктән.

 

Мин ялгызым түгел икән –

Сарыла төнге сагыш.

Йөрәгем уттай янганга

Уяндым, ахры, ялгыш.

 

Җил дә йокламый, күрәсең,

Башымнан сыйпап үтте.

Әллә нигә бер сәбәпсез

Күңелемне җилкетте.

 

Төнге авыл. Сәер тынлык.

Якын сердәшем – сагыш.

Авыл ялгыз, авыл ятим,

Этләр дә өрми ялгыш...

 

Өч көнлек дөня

Без киткәч тә тормыш дәвам итәр,

Килер язлар, явар яңгырлар.

Иртәләрен салмак җилләр исәр,

Манарадан азан яңгырар.

 

Әле генә миңа алтмыш иде,

Җитеп киләм менә җитмешкә.

Кая гына ашыга соң сулар

Мин иелгән көмеш инештә?

 

Өч көнлек бу дөнья, диеп халык

Әйткән аны шуның өчен дә.

Мәшәкате, ләкин, мин киткәч тә

Калыр аның тагын өч көнгә.

 

Үкенерлек яшәмәдек бугай,

Тормышыбыз булды, дип, сансыз.

Җаннардан да газиз туган җирдә

Туфрак булыр өчен туганбыз.

 

Җиңел булыр ул мөкатдәс туфрак!

Кабул булыр, бәлки, бу догам.

Кая таба кузгалсам да хәзер,

Изге сүзгә килеп юлыгам.

 

Бер юанычым бар – миннән соң да

Нәсел җебе әле өзелмәс.

Исем калыр миннән бер мизгелгә,

Һәм эз калыр сизелер-сизелмәс.

 

Тик шулай да кичер мине, Ходам,

Аралый күр кайнар тәмугтан, –

Гадел булмас, уттан котылып бер,

Килеп керү тагын бер утка...

Реклама