Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән

Кыйбла барлау

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

 

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп,

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

 

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды:

Сискәндерә исемә төшүгә.

 

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

“Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

“Беләсеңме кайда икәнен?!”

 

Мин аптырап калдым. Белми идем:

Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык,

“Кыйбла шул тарафта булыр...” дип.

 

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

“Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч... –  дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

 

Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә...

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә?..”

 

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

...Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

 

2        

...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

 

Әкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

 

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

 

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

 

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

“Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

             

   * * *

Мин музейда кебек өемдә –

Әйберләр актарам бүген дә.

Менә иремнең төргәкләре:

Чалбар, галстук, күлмәкләре...

...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!

 

...Ә бусы – кайнанам күлмәге.

Үзе тегәр иде элгәре.

Һәр күлмәккә аерым муенса,

Бер сүз белән әйтсәк – модница!

...Юк кайнатамнан  һичбер нәрсә,

Каберләре генә янәшә.

 

...Менә – әнкәемнең яулыгы,

Тәсбихы, намазлык, Корьәне.

Һәм үзе теккән бер күлмәге –

Тегә иде бөтен авылга,

Үзенә күп күлмәк текмәде.

Һәм берсен дә алып китмәде...

Өч-дүрт күлмәк – бөтен барлыгы.

Һәммәсен дә “монда” калдырды.

Хәтерләмим көяз булганын,

Көзге каршысында торганын.

...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!

 

...Беркөн килеп, минем балалар

Минем әйберләрне барларлар.

“Нигә җыйган?!” – диеп, шаккатып,

Беришесен утка ягарлар.

Беришесе китәр чүплеккә – 

Чүпрәккә соң кемнең ис китә?!

Барламаслар барысын бөртекләп,

Һәм элеп куймаслар үтүкләп...

 

Заманалар башка. Чор бүтән.

Бәндәләрнең кадере киткән.

Өс-баш бөтен хәзер. Тамак тук.

Чүпрәкләр күп. Кеше генә юк...

 

* * *

Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар,

Йокламыйлар алар көнен дә... –

Меңәрләгән кеше җавап табар

Илаһи гамь алар күңелендә.

 

Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар. –

Юкса шигырь кайчан язылсын?!

Корал белән түгел, каләм белән

Хәл итәләр җиһан язмышын.

 

Ялгышмагыз, шигырь генә, диеп,

Һәр иҗеге саен – могҗиза!

Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар, –

Алар җаны аша төн уза...

           

 Мин Илһамны тыңлыйм

Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,

Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,

Иксез-чиксез җиһан эчләрендә

Үз-үземне ятим тойсам да,

Әйләнәм дә кайтам Илһамга.

 

Җырлаучылар түгел, мырлаучылар

Сәгать саен арткан заманда,

Күңелем моңнан бизә күрмәсен дип,

Мин Илһамны тыңлыйм һаман да...

 

Татар кебек тыйнак та ул моңнар,

Кирәк икән – корыч калкан да!

Эскадроннар белән яуга киткән,

Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,

Әдрәннәргә җиткән моң анда.

 

Покосларга ятып җырлаячак,

Җырлаячак сөяп куйсаң да...

Бетмәде моң, бетмәс, бетмәячәк,

Мәңге яшәячәк Илһамда!

 

“Аның кебек җырлаучылар бар”, – дип,

Бәхәсләшә кемдер кайчакта, –

“Йөз елга бер туа...” дисәләр дә

Илһам кебек булмаячаклар!

 

“Карурман”га керүчеләр булды,

Тик чыгучы гына булмады.

“Моң иясе бул!” – дип, халык үзе

Мирас иткән аңа моңнарны!

 

Күп гасырлар үткәч, сүзләремнең

Дөреслеген янә белерсез:

Татар моңы кебек мәңгелек ул,

Халкым кебек мәңге үлемсез!

 

      * * *         

   Әткәем Гатуф Гарифулла улы рухына

Әткәй, әткәй!

Син бар килеш ятим,

Үксез булып үтте гомерем...

Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә,

Мәңге китек булды күңелем...

 

Урамнарда очрый идең кайчак...

Үтеп китәр идең баш иеп.

Мин ымсынып, елап кала идем:

“Әти... әткәй... әткәем...” диеп.

 

Артларыңнан йөгереп китәр булып,

Сыеныр булып синең кочакка...

Нәкъ минеке кебек, күңелкәең

Өзгәләнде микән шул чакта?!

 

Башка балаларың сөйгән чакта,

Исеңә төштем микән мин – ятим?!

Ә мин синең назга мохтаҗ идем,

Көтә идем... Тагын ни әйтим?!

 

Мин яраттым сине үлеп-үлеп,

Ашмас хыялларга бирелеп...

Бер авылда гомер иттек шулай,

“Бер күренеп, тагын күмелеп...”

 

Хәзер инде күренмисең дә син,

Гәүдәң кара җиргә күмелде.

Ятим генә идем... Инде хәзер

Икеләтә ятим түгелме?!

 

“Яратам!” дип әйталмыйча калдым...

Хәер...

 Әйтер сүзләр калды бихисап...

Туйганчы бер сөйләшербез әле

Икебез дә кабат без тусак.

 

Кабереңә килеп башым иям,

Телим сиңа җәннәт түрләрен.

Сине сөйгән кызың кочагыдай

Җылы булсын, әткәм, гүрләрең.

                                    

              Зарыгу

Авылымнан яшьли чыгып китеп,

Читтә йөргән чакта,

Гомерләрем зая узган икән

Әнкәемнән башка.

 

Артык сагынмый да кебек идем

Үзе исән чакта.

Әнкәемнән читтә яшәүләрем

Хата булган, хата...

 

Нишлисең бит, адәм балаларын

Дөнья гаме баса...

Ничек түзде икән, балакаен

Бик сагынган чакта?!

 

Сирәк кенә кайтып күрә идем,

Җае чыккан чакта.

Үзәкләре өзелгәндер аның

Уйлап минем хакта.

 

Кемне югалтуым аңладым мин

Әнкәм киткән чакта...

Җаны җәннәттәдер, ә җәсәде

Кара гүрдә ята.

 

Мин ялварам сиңа! Үтенечем

Зинһар кире какма!

Төшемә булса да керче, әнкәм,

Бик сагынган чакта...

 

                    * * *

Бала чакта, илереп, бер җылы сүз

Көтеп йөргән чакта әтидән,

Үз-үземне юаттым мин, диеп,

Без генәме, без генәме әллә ятимнәр...

 

Якын дигән дуслар беркөн  “сатып”,

Акыл киткән чакта ялганнан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп,

Без генәме, без генәме шулай алданган...

 

Ярата дип ялгышканым аңлап,

Нәүмизләнгән чакта сагыштан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп,

Без генәме, без генәме шулай ялгышкан...

 

Сыеныр кеше тапмый, гаҗиз булып,

Сыгылып төшкәнемдә кайгыдан,

Үз-үземне юаттым мин, диеп,

Без генәме (әллә) очар канатлары каерылган...

 

Мине кызганучы, жәлләүчеләр

Табыла калса әгәр, җөмләдән,

Сөрән салам сезгә, бар җиһанга:

Бер без генә түгел, (юк, юк түгел!)

Яшәү дәрте, шөкер, сүнмәгән!

Реклама