Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гадилекнең даһилыгы бар аның

Озак еллар җитәкчелек иткән кешене, гадәттә, үз- үзен тотышыннан, хәтта йөз чалымнарыннан ук танып була. Зөфәр Мөхәммәтшин – искәрмә. Саба районы Икшермә авылында алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгын 30 елга якын җитәкләгән кешенең, ышанасызмы, хәтта үзенең аерым бүлмәсе дә юк. Аның тавыш күтәргәнен, күрсәтмә биргәнен, боерганын да ишетмәссез.

Зөфәр Зиннәт улының даһилыгы – гадилектә.

 

Яңалыктан курыкма!

Кешенең беренче һөнәре аның холкын формалаштыра, диләр. Зөфәр Мөхәммәтшин армиядән кайтуга Икшермә урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Ун ел гомерен мөгаллимлеккә багышлый, ә 1985тән совхозга баш агроном итеп билгеләнә. Мәктәптә эшләгәндә дә, Зөфәр абый гади укытучы гына булып калмый, балаларны кайгыртучы, аларның хәленә керә белүче остазга, укучыларның дустына әверелә. Агроном булып эшли башлагач та, аның эшкә сәләтен, өйрәнергә-белергә теләген галиҗәнап җир дә бик тиз сизеп ала, Зөфәр Мөхәммәтшинга серләрен ача. Шул елларда күңелендә бөреләнә башлаган эшкуар булып китү теләге көчәйгәннән- көчәя бара. Булдыклы кешене авылдашлары да күреп ала: 1990 елда «Икшермә» совхозына директор итеп сайлап куялар. Заманалар алышына тора, үзгәреш җилләре авыл хуҗалыгына да кагыла һәм «Икшермә»не 1997дә җиде крестьян-фермер хуҗалыгына бүләләр. Зөфәр Мөхәммәтшинның өлешенә ул вакытта 40 бозау белән 253 гектар җир тия. Уе бирешү түгел, ишәйтү була аның. «Эшмәкәргә өч сыйфат хас булырга тиеш, – ди ул. – Яңалыктан курыкмаска, тәвәккәллек күрсәтергә, максатыңа ирешкәнче тырышырга!» Мин боларга Зөфәр абыйның тагын бер сыйфатын өстәр идем. Ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп калмаска!

Җитәкче кеше 2005 елда Мәскәү янындагы хуҗалыкларны өйрәнеп кайта. Беренче зур фермасын шуннан соң төзергә керешә ул. Авылда Швециянең «Делаваль» савым залы ачыла. Татарстанда мондый яңалык кертүче беренче хуҗалык була бу. Авылдашлары шакката, Европа салага үзе килсен әле! Аннары район хакимияте хуҗалыкларда роботлаштырылган ферма төзү тәкъдиме белән чыга. Зөфәр абый – куркып тора торганнардан түгел, бу юлы да җиң сызганып, эшкә тотына.

Фермага Голландия роботлары урнаштыру ике елга сузыла, кесәне 145 миллион сумга юкарта. Нәтиҗәсе шул: 2013 елда Икшермәдә дүрт робот сыер сава башлый, икесе малның астын җыештыра, берсе азык бирә. Эш җиңеләя, сөт күләме арта, маллар саны ишәя. Ләкин бурычлар да үкчәгә баса – ай саен өч миллион сум кредит түләп баралар. Бу чорда икшермәлеләр баш кашып куйгандыр: болар бөлгенлеккә төшәрме, алдырып китәрләрме?

Саллы саннар

Икшермәлеләр сынатмый. Бүген хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны мең ярымнан артып китә, 31 атлары бар. Узган ел 3059 центнер ит җитештерелгән, 58444 центнер сөт сауганнар. Хуҗалыкка елына иттән 36 миллион акча керә, сөттән – 133 миллион сум. Чиста керем – елына 60 миллионнан артык. Мин үзем журналист буларак, язмаларымда саннар белән мавыкмаска тырышам. Күрсәткечләр белән укучының башын катырасы килми. Әмма бу язмамда аларга мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадым. Кайвакыт балавыз булып, төче сүз эзләп утырганда, саннар ярдәмгә килә. Һәрхәлдә, язма героеның эш-гамәлләрен тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә.

Күрсәткечләр югары, саннар саллы. Хәлбуки, бу күрсәткечләр артында йокысыз төннәр, тынгысыз, авыр, мәшәкатьле көннәрнең торуы мәгълүм. Бу саннар тозлы тир белән сугарылган.

«Шушы шартларда бии бел!»

Башка хуҗалыклар көчкә җан асраганда да, икшермәлеләр шөкер итә. Зарланырлыкмы соң: биредә узган ел 16,7 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган, 29,6 миллионлык техника сатып алынган. Дәүләттән алынган субсидияләрнең гомуми суммасы 29 миллион сумга җиткән. «Авыл хуҗалыгында эшәүчеләргә мондый шартлар тудырган хөкүмәтне гаепләп утыру гөнаһтыр, – дип сүзен дәвам итә Зөфәр Зиннәт улы.Моннан 20-30 ел элек эшләгән кешеләр хәтерлидер, ит белән сөтне тапшыргач, яртышар ел акчасын ала алмыйча тилмерә идек. Хәзер икенче көнне үк түлиләр. Субсидияләр нинди яхшы! Әлбәттә, техника сатып алмыйсың, сөтне җитәрлек тапшырмыйсың икән, дәүләтнең бу ярдәменә өметләнә алмыйсың. Димәк, субсидия эләксен өчен үзеңә дә тырышырга, акчаны санап тотарга, әрәм-шәрәм итмәскә кирәк. Әгәр шушы чорда яшибез икән, бүгенге шартлар эчендә бии белергә, бирелгән мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә өйрәнергә кирәк. Зарланып утырудан мәгънә күрмим».

Зөфәр Зиннәт улының эш алымнары да үзенчәлекле. Башка хуҗалыклардагы кебек, икшермәлеләр иртә-кич нәрәткә җыелуны белми. Гомумән, биредә 30 ел эчендә бер генә тапкыр да андый җыелыш үтмәгән, җитәкчелек күрсәтмәләр бирергә яратмый. Мөстәкыйльлек көчле. Һәр белгеч үз эшен, бурыч һәм вәкаләтләрен үзе белеп эш итә. «Мин – агроном кеше, ветеринар табиб эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп тә бетермәскә мөмкинмен. Шуңа күрә белгечләргә тулысынча ышанам, алар тарафыннан да шикләнеп, хуҗа нәрсә әйтер икән дип куркып тору юк», – ди җитәкче. Мәктәп йогынтысыдыр, Зөфәр Мөхәммәтшин һәрвакыт үзен тыныч тота, эшчеләрне сүкми, сүгенми, кычкырмый. Хәер, эшче дигәннәре дә аның укучылары бит. Әле үз укучыларын пенсиягә озаткан бәхетле җитәкче дә ул.

«Хәзер җитәкчеләр гадирәк»

«Сайлаган юлыгызга үкенгән чаклар булдымы?» – дип төпченәм. «Кайда эшләсәм дә, беркайчан да үкенмәдем, артка борылып карамадым. Юлыма һәрвакыт яхшы кешеләр туры килде, шуңа күрә эшләү җиңел булды, – ди Зөфәр Мөхәммәтшин.

Чагыштырып, шуны әйтә алам: элек, 70-80нче елларда, җитәкчеләр дорфарак, боерырга, үзләренең хакимлеген күрсәтергә ярата торган кешеләр иде. Совхоз рәисенә кәчтүм-галстук киеп, сәгать ярым чиратта утырып кергәннән соң, аның дорфа җавабын ишетеп чыккан чакларны хәтерлим. Директордан бер центнер икмәк сорау да проблема булды. Ә райком секретаре килсә – үрәтник кебек басып, алдан әзерләнеп көтәсе! Хәзер замана белән бергә кешеләр дә үзгәрде – җитәкчеләр гадирәк, әхлаклырак, кешегә мөнәсәбәт икенче. Яшьләр белән эшләү аеруча җиңел».

Зөфәр Зиннәт улы үзе дә гадилеккә омтыла. Өч дистә ел эчендә үзенә аерым эш бүлмәсе дә булдырмаган, аның эш урыны – бухгалтериядәге бер өстәл. Анысының да кирәге шул кадәр генә, чөнки бүлмәдә тик утырырга вакыты юк.

Икшермә крестьян-фермер хуҗалыгында бүген 83 эшче хезмәт куя, уртача хезмәт хакы – 31 мең сумнан артык, сыер савучылар 60-70 мең сум алып эшли. Шундый акчалар түләнсә дә, Зөфәр Мөхәммәтшин савымчыларга кытлык кичерүен, бу эшкә тракторчыларның да керешүен әйтеп алды.

Хәзер биредә төп җитәкче вазифасын Зөфәр абыйның улы Фәрит башкара, әти кеше күбрәк киңәшче ролендә икән. Робот ватылса яки сыер бозаулый алмаса, беренче итеп Фәриткә шалтыраталар. Хуҗалыкның үсешенә Мөхәммәтшиннарның һәммәсе өлеш кертә: тормыш иптәше Мансура апа фермада кайнаша, кызлары белән киленнәре бухгалтерияне алып бара. Хәтта мәктәптә укучы онык та читтә калмыйяшьтәшләренә роботлаштырылган фермалар буенча экскурсияләр үткәрә. Тормыш арбасын бергә- бергә тарткач, яшәү дә күңеллерәк, эшләр дә гөрләп бара.