Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диңгез җилләрен иярлим...

Шигырьләрем

Кайсы шигырь

җан мичендә пешкән бәлеш.

Кайсылары

бәгырь төпкеленнән бер тибрәнеш.

Кайсы шигырь –

күңел йозагына ачкыч,

Кемнәргәдер –  очар канат,

кемнәргәдер –  баскыч...

...бәлки.

 

***

Күңел ул –  кош. Күңел канатлана.

Күңел ул –  кыр. Кайчак бушап кала.

Күңел –  болын. Күңелемдә гөлләр.

Күңел –  китап. Күңел тулы сүзләр.

Күңел ул –  күк. Күңел иксез-чиксез.

Күңел –  дәрья. Күңел төпсез-иңсез.

Күңел –  диңгез. Күңел дулкынлана.

Күңел ул –  мин. Әрним, йә шатланам.

Күңел ул –  көй. Көйләрдә моң-сагыш.

Күңел –  ишек. Ярымачык чагы...

 

Тәүбә

Бөтен дөнья кабер өсте, зират.

Җир өстендә

көтү-көтү тынсыз ярым мәет, ярым шәүлә.

Айга карап, сузып-сузып улый

ялгыз бүре.

Адәм өнсез! Бу мизелдә кирәк иде тәүбә!

Җир өстендә зәһәр елан ысылдавы... Тәүбә!

Җир өстендә әрнү, сагыш, аһ-зар тавы... Тәүбә!

Бер корт булды адәм алма-табигатькә. Тәүбә!

Адәм уян! Юлың илтә мәрткә... Тәүбә! Тәүбә!

Тәүбә! Тәүбә!

Адәм, кил аңыңа, ач күзеңне!

Җирдә – җәннәт! Тәннәрдә –  җан!

Күктә шул ук кояш!

Кеше кирәк! Кеше кирәк Җиргә!

Җир өстендә бүген

салкын канлы зат токымы адәмгә баш!

Аждаһадай адәм үзе, уңга-сулга чага.

Ысылдарга, шуышырга, адәм җаен таба...

...Кайсы чордан, адәм,

үз йортыңа кайту юлың өскә түгел,

аска таба? И син, Аллаһ колы!

Мең кисәтү, мең хәрәкә –

ни ишетү, ни күрү юк,

Халык җуйган юлын...

 

Тәүбә кирәк! Кайт иманга!

Кил тәүбәңә, адәм!

Тәүбә кирәк! Тәүбә кирәк!

Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә!

 

Бөре һәм гәүһәрташ

Гәүһәрташ йөз кырлы, нәфистер.

Бәясе зур, бәһасы юк. Үле.

Агачтагы яшел бөре – гади бөре.

Бәясе юк, бәһасы зур. Тере.

 

Бөре һәм гәүһәрташ.

Гәүһәрташ һәм бөре.

Шул гади бер чатта

Күп хикмәтнең сере...

 

Күңел сүзе

Белмим, никтер, кыя-таулар чит-ят миңа, 

Күңел шунда тартылса да, кайчагында.

Биеккәрәк менгән саен – җан тынычсыз,

Гүя, үзән тарта кире кочагына...

Диңгезе дә әлегәчә сер сандыгы,

Үз иткәндәй дулкын-дулкын сыйпалса да,

Никтер, һаман диңгез әле шомлы миңа, 

Шунда йөзсәм, дулкынында чайкалсам да.

 

Дала якын күңелемә, чиксез дала!

Дала дисәм, уйласам да, канатланам!

Дала якын җир-су, болыннары белән,

Дала рухы, ахры, шулай кабатлана!

Урманнар да миңа якын, йортым кебек,

Карурманнар көе-моңы сеңгән миңа.

Әллә кайдан күтәрелә хатирәләр,

Урман җене күңелемдә, якын шуңа.

 

Кайсын сайлар идең дисең –  сайла берсен?

Күңелемнән мин сорадым, әйт, дип, сүзең.

Әйтте күңел: тау да түгел, түгел диңгез,

Урман-дала арасында булыр эзем...

 

***

Шәҗәрә агачына

Җиде буын оныгым

бишектән тартыла.

...Хәтта шул хыялый фикердән

Күңелем җиде күк катында.   

 

***

Каталон илендә

 

Бездә –  болын, сездә – таулар.

...Болын ачык, һәр чәчәге

аңкый, балкый уч төбендә кебек.

Күңелләр дә безнең шундый, ачык –

Күңелләр дә шул болыннар кебек.

 

...Таулар биек, күккә ашкан түбәләре,

йә, кара син, менеп.

Тау түбәсе күренми дә кайчак.

...Күңелләре шул түбәләр кебек.

*

Бездә –  болын, сездә – диңгез.

Шуннан килә безнең күңел.

Шуннан сезнең күңелегез...

 

Болын тулы чәчкә-гөлләр,

Хуш ис аңкый тирә-якка,

Болын якты, ачык...

 

Диңгез тулы балык,

Йөзә берәм-берәм, өер-өер,

Йөзә тирән, йөзә качып...

***

 

“Анда давыл мәллә, диңгез шаулый...”

Әни белән телефоннан сөйләшкәндә

 

Диңгездәге давыл – давылмыни...

 

Диңгез булгач, шаулый инде, әни,

давылсыз да шаулый дәрьялар.

Давыл дисәң, Җирдә давыл, әни,

Илдә давыл, шаулый дөньялар!

Күзгә күренгәне давылларның

тына берчак, үтә, тарала.

Күренмәгән давыллардан, әни,

Күңел төпләрендә яралар...

 

Диңгездәге давыл, әни, давылмыни...

 

Ситҗес дигәч...

Ситҗес дигәч, нәрсә күз алдында?

Зур бер сәхнә. Гүя театрда.

Монда таулар, монда диңгез, кояш,

Кафе-барлар күңел юатырга.

Вокзал ишекләре гүя пәрдә,

Түргә узам, пәрдәләрне ачып.

Минем алда шәһәр. Мин –  меңнән бер.

Үзем–  актёр, үзем –  тамашачы.

Еләйләнә бездәге җәй монда,

Урта диңгез дулкыннары шавы.

Озата бара биек пальмалардан

Яшел попугайлар чыркылдавы.

Көне буе кояш, йомшак җилләр,

Яңгыры да, сагындырып кына,

төнлә килеп коя, көндез сирәк.

...Вак яңгырлы көзләр сагындыра...

 

***

 

Уңнан-сулдан машиналар,

Уңнан-сулдан кешеләр...

Мин бер чатта, мин бер фәкыйрь,

Меңләп минем ишеләр.

Мин бу чатта вакытлыча,

Мин бу чатта көч җыям,

Барселона һавасында

Диңгез сулышын тоям.

Мин биредә вакытлыча,

Барселона, бир көчең!

Диңгез җилләрен иярлим,

Иделдә җигәр өчен...

 

***

 

Уңда диңгез, сулда - таулар,

Ә каршыда – кыя-таш,

Каурый болытларны этеп,

Чәчләрдән сыйпый кояш.

Шаулатып искән җилләрне

Ташларга бәйли кыя.

Диңгез тыныч. Табигать тә

Язны тамгалап куя...

Андалусия җире бу,

Урта диңгез буйлары...

Диңгез тыныч. Бәргәләнә

моң канатлы уйларым...

 

***

 

Лимон исле, зәйтүн исле һава...

Яңгыры да бу һавада, һушы китеп,

биеп-биеп ява...

 

Барселона-Ситҗес-

 Калаонда, Испания