Уены-чыны бергә


БАЛАЛАРЫБЫЗ ЮК

Камал театрында бер төркем яшь артистлар эшли башлый. Арадан берсе баш режиссер Марсель Сәлимҗановның үзләрен артистлык осталыгына ничек өйрәтүен аеруча игътибар белән карап йөри. Марсель абыйсыннан театр турында күбрәк беләсе килә моның.

Көннәрнең берендә теге актриса:

– Марсель абый, мине фатирга кертмәссез микән? – Бер эш тә табылмаса, балаларыгызны гына булса да карап торыр идем. Борынгы заманда зур, талантлы артистларда шундый гадәт булган ич!

Сәлимҗанов моңа аптырап кала.

– Гөлнара апагыз белән безнең балаларыбыз юк бит, – ди.

Яшь актриса да югалып калмый:

– Мин сездә яши башласам, бәбиләр бер-бер артлы туып кына торыр!.. – дип, Марсельны шаккатыра.

 

ГЫЙЛАҖ КАЙЧАН ӨЙЛӘНӘ?

Казанда картайганчы өйләнмәгән Гыйлаҗ атлы бер кеше яши. Ул яшьрәк чакта газеталар сатып, аннары “Тамашачы” журналы чыгарып, гел язучылар арасында йөри. Берсендә, тапкыр телле Галиәскәр Камал сорый аңардан:

– Гыйлаҗ, син кайчан өйләнерсең икән?

– Үзем дә шул турында уйлыйм әле, Галиәскәр абый, бер юньле кыз табар хәл юк.

– Сиңа, бәлки, бөтен яктан килгән уңган кыз кирәктер?

– Өйләнгәч, өйләнгәч шундые булсын иде шул!

– Һәй, туган, андый кызлар бар алар дөньяда. Берәү генә түгел, хәтта икәү.

– Кайда алар? Кемнәр? Берсен миңа димләсәң иде, Галиәскәр абый.

– Алармы? Берсе тумаган, берсе үлгән...

 

***

Композитор Мирсәет Яруллинга ияреп, аның туган якларына кайттык. Илдар Юзиев һәм мин сөйлибез, Мирсәет уйный. Шулай ике көн Мамадыш районында халык белән очрашып йөргәч, китәр вакыт җитте. Машинага утыра башладык. Безгә таба бер ханым йөгерә:

– Туктагыз, туктап торыгыз! Авыл каймагыннан авыз иттерми калдым. Казанга кайткач, гаиләләрегез белән сыйланырсыз...

Безнең машина янында килендәше басып тора икән:

– Вәсиләкәем, банкалар белән вакланма, сыерыңны гына тагып җибәр машиналарына...

Бер-ике көннән Мамадыш тәэсирләрен яңартырга Илдар “Чаян”га килә. Әмма мин эштә юк. Урыныма утыра дп куен дәфтәре битенә менә шушы дүрт юлны язып калдыра:

Бәйрәм саен булыр

Колбасаң һәм сырың.

Мәгъсүм Гәрәев булса –

Синең спонсорың.

 

СӨЯКСЕЗ ТЕЛ НИ СӨЙЛӘМӘС

Латыйф Җәләй Казан дәүләт педпгогия институтында һәм университетында укытты, гомерен татар телен, әдәбиятын һәм тарихын өйрәнүгә багышлады. Күп кенә галимнәребез, язучыларыбыз анда укып чыктылар. Олы апам Зәйтүнә дә Җәләй студенты иде.

Профессор Җәләйнең исеме җисеменә туры килеп тора. Латыйф – гарәпчәдән ачык күңелле кеше дигән мәгънәне аңлата. Эченнән дә, тышыннан да зур гыйлемле профессор иде ул. Сәер гадәтләре дә бар иде аның. Радиода эшләгән елларымда ике мәртәбә интервью алырга туры килгән иде. Үзеннән. Һәр җөмләсендә тел галиме булуын сиздерә, талканын коры тота бу. Берсендә, ничектер, тел белән чумар ишүче булдыксыз түрәләр турында да сүз чыкты. Латыйф абый андыйларга карата фикерләрен шагыйрь Зыя Мансур юллары белән көчәйтеп җибәрде:

Бар шундый мөдирләр –

Телгә бик шома алар!

Коры мунчала белән

Аркаңны юа алар.

***

Педагогия институты студентларыннан имтихан ала икән Латыйф Җәләй. Бер кызның теле телгә йокмый, сиптерә генә борчакны. Профессор туктата моны.

– Синең тел тегермәнең шәп тарта тартуын, әмма оны чыкмый. Күп сөйлисең, кыскарт телеңне, – ди студентка.

Тегесе дә үткен, теленә шайтан төкергән. Бөрмә җиңеннән шпаргалкасын тартып чыгара да, тагын да җәһәтрәк укырга тотына:

– Болар бит Сезнең сүзләр, Латыйф агай!..

– Соң, кызыкай, сөяксез тел ни сөйләмәс. Мин ни әйтмәм ул. Ә син миңа дөресен генә сөйлә, чын дөресен!..

Профессор сүзләренең хикмәте булган икән. 1964 елның октябрь ахырында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны эшеннән алдылар. Аның урынына Леонид Ильич Брежнев утырды. Профессор лекциясен сентябрь аенда укыган булган. Җөмлә саен Хрущев та, Хрущев. Студент кыз шпаргалкасына шул лекцияне сүзен сүзгә күчереп язган булган.

 

ЛОХМАТОВА КЕР!

Үткән гасырның алтмышынчы еллары уртасы. Шагыйрь Зәки Нури “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналының баш редакторы булып эшли. Ленинградта йомышлары бар моның. Китә ул аларны йомышларга. Шәһәрнең язучылар оешмасында Зәки абыйга ярдәм итү бурычын яшь шагыйрь Евгений Рейнга йөклиләр.

– Башта шагыйрә Анна Ахматова (чын фамилиясе Горенко) яныа кереп чыгыйк. Ул Татарстан язучыларын ярата. Бераз авырып тора. Аннан иркенләп йөрербез.

Анна Андреевна егетләрдән үзен поликлиникага алып барып кайтуларын үтенә. Таксига утырып китәләр. Тегендә халык мәш килә. Кардиологка чират бигрәк тә озын. Зәки абый үткен. Фронтта да булган, партизан, дөньяны таныган.

– Женя, Анна Андреевнаның хәле начарланганнан начарлана. Аны бөтен Ленинградта белмәгән кеше юктыр. Чиратсыз гына доктор янына кертсәк, берәү дә каршы килмәс.

– Рейн кабул итү бүлмәсендәге врачка мөрәҗәгать итә.

– Зинһар, Ахматованы чакырып алсагыз иде.

Доктор ык-мык итә:

– Кешеләрдән әйбәт түгел. Алар да авыру, тавыш чыгарулары бар, – ди.

– Фамилисен генә әйтегез. Аны Ленинград халкы ярата, – дип чыгып китә. Бераздан шәфкать туташы, ишекне ачып, башын коридорга суза һәм бөтен көченә кычкыра:

– Лохматова, керегез!..

 

ТӘВӘ КОШЫ ТИРЕСЕННӘН

Күптәнге дустым шагыйрь Евгений Евтушенконың кыен да, кызык та калган вакытлары исәпсез. СССР юлбашчысы Никита Хрущев белән пычакка-пычак килүен әйтеп тә тормыйм инде. Вак-төякләре кызыклырак аларның. Шактый мәзәккә охшаган вакыйгаларын Женя юмор хисләре белән сөйли. Яңа 2005 елны каршылау төнендә Мәскәүнең иң дәрәҗәле ресторанында Нью-Йорктан киеп кайткан бүреген урлаганнар иде. Шул хакта миңа сөйләгәндә, элегрәк булган очракларны да искә алды.

Чыңгыз Айтматов Мәскәүнең берничә яшь язучысы белән Генрих Боровик фатирында сөйләшеп утыра. Әңгәмә кызып барган бер чакта Евгений Евтушенко килеп керә. Кунак чишенергә дә өлгерми, бераз кызып алган Ленинград шагыйре Андрей Вознисенский шаяртырга тотына. Рифмаларын китереп: “Я сегодня ел тушенку, вспоминал про Евтушенку”, – дип, табынны җанландырып ала. Яшьләрнең күзләре Женяның пиджәгендә генә. Ул аксыл сары төстә, гаҗәеп матур, урыны-урыны белән кара түгәрәкләр төшерелгән. Евтушенкога бик тә килешеп тора. Егетләр һәммәсе дә шакката. Аны кайдан алуы белән кызыксыналар. Евгений Александрович сөйләп бирә.

  • Тәвә кошы тиресеннән Америкада тектердем.

– Кара таплар ничек төшерелде?

  • Ул җирләрдә каурыйлар иде, йолкып алдылар.
  • Юкка йолкыганнар, каурыйлар белән син үзең дә тәвә кошына  охшаш калыр иде, – дип йомгак ясый Чыңгыз Айтматов.

 

ЙӨРӘГЕМНӘН АТЫЛЫП ЧЫКТЫ

Немец шагыйре Генрих Гейнега зур посылка килә. Язучы, үзенә бер кызык табып, аны ача һәм актара башлый. Кәгазьләр һәм чүпрәк-чапрак арасыннан бүләк эзләп тәмам гаҗиз була Гейне. Ниһаять, кечерәк кенә конверт килеп чыга. Кош теле хәтле хатта нибары өч сүз: “Мин исән-сау!”

Бу сүзләрнең авторы үзенең якын дусты икәнен белгәч, Гейненың җен ачуы чыга.

Атна-ун көн узгач, язучының танышына гаять авыр тартма китереп бирәләр, ул, шатланып, посылканы ача һәм өнсез кала. Тартма эчендә зур таш һәм кәгазь кисәге. Гейне болай дип язган: “Бу таш синең исән икәнлегеңне белгәч, йөрәгемнән атылып чыкты”.

 

ҖИҺАНОВ ТОСТЫ

Композитор Исмай абый Шәмсетдиновның да, минем дә радиода эшләгән еллар. Өлкән абыебыз мине композиторларның зур бер мәҗлесенә чакыра. Урынны Мансур абый Мозаффаров һәм Заһит абый Хәбибуллин яныннан сайладым. Бүген монда туй башы – Композиторлар союзы председателе, СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов. Юморлы кеше ул. Бераз кәгеп калгач, үтә ачылып китә. Тост әйтергә басты да:

  • Моцарт нәрсә эчте икән? – дип мөрәҗәгать итте табындашларына.

Һәм озак уйлап тормыйча җавабын да үзе үк әйтте:

  • Хәер, Сальери ни салса, шуны эчкәндер, әйе бит, – дип, безне көлдереп алды.

 

КЕШЕ КҮП ИДЕ

Мәскәүгә баргач шагыйрь һәм драматург, Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең беренче лауреаты Әхмәт Фәйзи белән сөйләшеп утыра идек. Берсендә:

– Түрәләргә ярарга тырыша журналистлар, - ди ул, әйтик, җыелышны иптәш Фәләнев ачты дип язарга яратасыз. Алай булгач, нигә “җыештыручы Камилә апа, утырыш беткәч, залны себереп чыгарды, ишекне япты һәм бикләп кайтып китте”, – дип тәмамламыйсыз? Камилә апаның да күңеле булыр иде. Күп вакытта җыелышлар кечкенә бүлмәдә үткәрелә. Ә сез, журналистлар, ялагайланып: “Кеше күп иде, урын җитмәде,” дип шапырынасыз.

 

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ ЧЫГА

Мин язучылар томнары турында сүз кузгаттым.

– “Сайланма әсәрләр” ул ни дигән сүз?

– “Улмы, ул болай эшләнә. Иң элек язучы үзенең әсәрләре арасыннан иң яратканнарын сайлап бер китап хәленә китерә. Аннан соң нәшрият ул китапны рецензияләү өчен авторларны сайлый торган рецензентларның да бик аяусызына тапшыра. Аннан соң редактор “сайланма” дигән әсәрләрне берәм-берәм сайлап чыгарып ташлый. Нәтиҗәдә сайланганнан калган өтек сайландык укучы кулына килеп керә, – дигән иде миңа Әхмәт Фәйзи.

 

ТӨН БУЕ УКЫРЛЫК

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов дәваханәдә ята икән. Бер таныш, ханым хәлен белергә килгән. Өстендәге чәчәкле күлмәге, ситсадан тегелгән һәм биниһая рәсемнәр белән бизәлгән: шәһәр, тау, елгалар, атаклы клоуннар, кинотеатрлар, җырчылар исемнәре...

Гариф абый күзлеген алып кия һәм үзенә хас юмор белән елмаеп, күлмәктәге рәсемнәрне карый, сүзләрен укый.

– Нигә көләсез? Әллә минем күлмәгемне ошатмадыгызмы? – ди ханым.

– Киресенчә, аларга карап таң калам: Сезне төне буе укырга мөмкин икән ич!

 

АКЧА НИНДИ ТӨСТӘ

Татарстан китап нәшриятында гонорар биргән көн. Язучыларның бер төркеме шунда. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов та алар арасында. Әмма аның бер тиен дә гонорар аласы юк икән. Ул, акчага килгән каләмдәшләренә карап торган да, болай дигән:

– Күптән инде акча күргәнем юк. Бүген нинди төстә икән ул, дип йөрүем иде.

 

КИРЕ ТӘРҖЕМӘ ИТӘМ

Шагыйрь Кави Латыйповка гонорар тиеш булса да, бирми аптыраталар. Чуаш шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырган икән. Ачуы чыга моның.

– Әгәр бүген түләмәсәгез, теге шигырьләрне киредән чуашчага тәрҗемә итәм...

 

КЕМНЕ КҮРӘМ МИН!

Зәки Нуриның юмористик шигырьләренә гашыйк бер ханым шагыйрьнең үзен күргәне булмаган. Бауман урамындагы Матбугат йортында очраклы рәвештә очраша болар. Теге хатын үткен, сүзгә юмарт:

– Йә, Ходам, каршымда җанлы классик басып тора бит! – дип шатланып Зәки Нуриның кочагына ташлана.

– Саграк булыгыз, сеңлем! Әлегә ярты җаным гына эчемдә...

 

ҖӘФА ЧИГӘ

Шагыйрь шигырендә бертуктаусыз яулык чигә, сөлге чигә, аяк чолгаулары, тагын әллә нәрсәләр чигә. Аннары укучы шуларны укып җәфа чигә.

 

РӘНҖЕМӘЧЕ

Кайбер тәрҗемәчеләр текст ахырына шундый искәрмә язып куйсалар, мин моны оригинал авторына карата зур тактлылык күрсәтүе дип карар идем:

Авторым, җаным, рәнҗемәче!

Кичерүеңне үтенеп, тәрҗемәче.

 

БИЕК ТРИБУНАДАН СӨЙЛӘ

Бервакыт Гариф абыйны, ул Татарстан Язучылар союзы председателе булып эшләгәндә, авар халык шагыйре Рәсүл Гамзатов кунакка чакыра. Бара Ахунов Дагстанга. Композитор Ян Френкельнең Гамзатов шигыренә язган “Журавли” җыры популярлашып киткән чак.

– Шәп җыр язгансың, Рәсүл дус, талантлы шагыйрь син! – ди Татарстаннан килгән кунак.

Хуҗа кеше дә сүзгә оста, телен тешләп тора торган зат түгел.

– Гариф, Гариф дим, мин фәкать яхшы шигырьләр генә язуымны да, үземнең талантлы шагыйрь икәнемне дә шәп беләм. Синең сүзләреңне өебездә Патиматым (Фатыйманы иркәләп аварлар шулай әйтә) гына ишетте. Минем бөеклегем, талантлы шигырьләр генә язуым турында биек трибунадан сөйлә син.

***

“Журавли”ны беренче булып Марк Бернес җырлый. Ул үлгәч, Иосиф Кобзон ала аны үз репертуарына. Шагыйрь һәм җырчы якын дуслар булып китәләр. Берсендә Рәсүл Кобзонга үзенең “зарын” сөйли: һич кенә дә Мәскәүдә фатир ала алмыйм. Җырчы – СССРның халык артисты, Мәскәү шәһәр Советы башкама комитеты председателе Промыслов янында була һәм тетмәсен тетә тегенең.

– Тукта, туктале, Иосиф Давыдович, – ди Мәскәү башлыгы. – Без аңа Горький, Алексей Толстой, Чайковский урамнарында яңа йортлардан фатир тәкъдим итәбез. Башкала уртасы бит. Гамзатов аларга күчәргә теләми...

Кобзон, җен ачуы чыгып, Рәсүлгә чылтырата:

– Горький, Толстой, Чайковский урамнарыннан фатир алу турында бүтән язучылар хыяллана да алмый!

– Анысы шулай, – ди шагыйрь, – Иосиф Давыдович, мин үлгәч, ул урамнарның исемен Гамзатов урамы, дип атамаячаклар. Синең бу хакта уйлап караганың бармы?!

 

***

СССР язучылар съездында Гариф Ахунов шагыйрь Михаил Дудин белән сөйләшеп тора. Яннарыннан җәһәт кенә Рәсүл Гамзатов үтеп китә.

Тәнәфестән соң делегатлар урыннарына кереп утыра. Бөтенләй көтмәгәндә, Гариф абыйга кәгазь китереп бирәләр. Михаил Дудиннан икән. Шагыйрь болай дип язган: “Гариф, Гамзатовның йөрешенә игътибар иттеңме? Арттан караганда ул күте белән Пушкинга охшаган ич!”

Тәнәфестә Ахунов Дудин язуын Гамзатовка күрсәтә. Шар ярып көлә болар.

 

АЛМЫЙЛАР

Татарстан Язучылар союзы идарәсендә яңа членнар алалар. Исемлеккә бер агач шагыйрь дә язылган. Фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен аны алуга каршы.

Кемдер шагыйрь кисәген яклый.

– Аның шигырьләре бик мөһим темага багышланган, солдат тормышыннан, – ди.

– Мин Бөек Ватан сугышы турында  искиткеч шигырьләр укыйм һәм бернәрсәне яхшы күрәм: солдат түше белән шуышып алга бара икән, димәк, туган илен, халкын саклый. Ә монда ниндидер бер кандидат Язучылар союзына шуыша, – ди Мәхмүт Хөсән.

 

ҖИБӘРМӘ, УЙНАСЫННАР

Татарстанның халык язучысы Фатих абый Хөсни дөньяга сыймас шаянлыгын беркайчан да үзеннән калдырмас иде. Чыраеның йомык, каш-кабагының җимерек чагын хәтерләмим. Төрле әкәмәтләр сөйләп көлдерә белүче язучылардан аннан уздырганы булмагандыр. Тиктән тик кенә кеше бимазалап та йөрмәс иде Фатих абый.

Ашыгып бүлмәдән чыгып барышым иде. Бусагада Фатих абый очрады.

– Безнең Теләче якларына барасың дип ишеттем. Кечтеки генә йомышым төшкән иде...

– Фатих абый, ярты сәгатьтән футбол башлана, соңга калам. Йомышыңны иртәгә.

 – Мине дә алып бар. Җанлы футбол нинди була ул? Мин белмим. Күрмичә үлеп китәрсең, – ди бу шаяртып. – Беләсең килсә, Мәгъсүм, мине театрларда, концертларда иң дәрәҗәле урыннарга утырталар. Стадионда мине карга оясына оялатмассыңмы?

– Киттек, Фатих абый, урының правительственная ложада булыр.

Утырабыз без моның белән “Рубин” уенын карап. Футболчыларның исем-фамилияләрен әйтәм. Тора-тора җанлана бу. Халыкка кушылып “мазила”, “судью на мыло” сүзләрен дә ычкындыра башлады. Тәмам кызды. Тәнәфестә нәчәлниклар буфетына кереп йөзәр грамм әрмән коньягы тоткач, язучымның күңеле бөтенләй түгәрәкләнде. “Рубин” икенче тупны керткәч, торып басты, биеп тә җибәрде.

– Тагын, тагын берне – дип үзен-үзе белештермичә кычкыра.

Шулчак судья, уенның тәмамлануын белдереп, сыбызгысын кычкыртты. Фатих абый ни булганын абайламады.

– Бетте, уен бетте, кайтабыз, – дим

– Нигә дип туктаттылар уенны. Кызык бит. Туктат, җибәрмә футболчыларны, уйнасыннар янә ун-унбиш минут...

– Тәртип шундый. Чемпионат уеннарына 90 минут гына вакыт бирелә.

– Әкият сатма, концертларда артистларны кат-кат җырлаталар ич. Болар да карышмасыннар...

Стадионга шушы барудан Фатих абый чын болельщикка әйләнде. Хәтта футбол уеныннан репортажлар яза башлады. Беренче мәкаләсе Мәскәү “Спартагы” СССР чемпионы булгач, “Социалистик Татарстан” газетасының 1979 елгы 28 ноябрь санында чыккан иде: “Спартак” баш килде...”

 

КӨННЕ БӘХЕТЛЕ ИТКӘН

Гариф Ахуновның өлкән язучылар өйләренә барып, хәлләрен белеп йөри торган изгелеклк гадәте бар иде. Татарстан Язучылар союзы председателе чагында гына кылмады ул бу эшен. Аягында йөргәндә аксакал каләмдәшләре белән гатләшеп утырырга ярата иде.

Нәкый ага Исәнбәткә 75 яшь тулыр көннәр алдыннан (ул иске стиль белән 1899 елның 29 декабрендә туа) фатирына сугыла. Тегесе язып утыра икән. “Ни эшләр бетерәсез, Нәкый абый!” – ди кунак. “Көнне бәхетле иттем әле, Гариф. 16 сәгать эшләдем!” – ди уенчак һәм мәзәкчән әдип.

***

Бик азларга гына билгеле янә бер вакыйганы беләм мин. Татарстанның халык язучысы, зур галим Нәкый Исәнбәтнең 60 яшьлек юбилее Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәсе. Зал тулы халык, тантана башланыр вакыт җиткән. Ә Нәкый абый юк. Сәхнә артында моңа борчыла башлыйлар. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев: “Юбиляр кайда соң?” – дип сорый. “Хәзер килеп җитәргә тиеш”, – диләр кичә өчен җаваплы кешеләр. 20 минут үтә, 30, 40. Исәнбәт һаман күренми.

– Берәр хәл булмагандыр ич? – дип янәдән сүз кузгата Табеев. 

Партия өлкә комитетының өченче секретаре Мөһәҗит Вәлиевнең, ниһаять, кыюлыгы җитә:

– Фикрәт Әхмәтҗанович, Нәкый абый Уфага өйләнергә киткән, – ди.

– Күптән шулай диләр аны. Без исә халыкны ялыктырабыз. Дөрес эшләгән. Авырып урын өстенә менеп ятса, киленнәр дә, кызлар да карарга тартыначак аны, – ди беренче секретарь һәм кичә юбиләрның үзеннән башка гына үтсә дә матур һәм мәгънәле була.

 

САРЫКНЫҢ ЙОНЫ ЭЧКӘ ҮСМИ

Каюм Насыйри бик сәер яши. Бервакыт мәдрәсә шәкертләре аның өенә киләләр. Ул подвал сыман ярым караңгы бүлмәдә тора икән. Идәндә үзе язып бастырган китаплар өелеп ята. Тегеләр килгәндә Каюм абый тунының йонлы ягын тышка әйләндереп киеп утырган булган. Гәпләшә торгач, шәкертләренең бер кыюырагы батыраеп китеп, остазыннан тунны әйләндереп киюенең сәбәбен сорый:

– Тунның йонлы ягын эчкә кию яхшы булса, сарыкларның йоны тышта үсмәс, эчтә булыр иде, – дип шаярткан Каюм абый.

 

АРЫСЛАН ТОТАРЛЫК...

1996 елда Гомәр Бәшировның “Туган тел мәзәкләре” дигән китабы чыкты. Анда кермәгән бер мәзәген ул якын дусларына гына сөйли иде.

Иран шаһы аракы эчүне тыя торган указ чыгарган ди: сәрхушларның башын кисәргә. Көннәрнең берендә вәзирләренең иң якыны килеп әйтә:

– Падишаһым, зоопарктан арыслан качкан. Шәһәрдәге бар халыкны кырып йөри.

– Тотарга! – дип боера падишаһ.

– Тоттылар инде.

– Кем ул? Китерегез...

Менә шаһ алдында фәкыйрь генә киенгән исерек кеше калтыранып басып тора ди.

Сөйлә, ничек тоттың?

– Падишаһым, хәтерлим, мин эчкән идем.

– Күпме?

– Арыслан тотарлык...

Шуннан соң шаһ янә бер указ чыгара: аракы эчү катгый тыела, әмма кайвакыт арыслан тотарлык кына ярый.

 

Бу көннәрдә язучы һәм журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәгъсүм Гәрәевкә 85 яшь туды. Без аңа озын-озак иҗади гомер, гаилә иминлеге һәм бетмәс-төкәнмәс күңел көрлеге теләп калабыз.

Реклама