Мәсәлләр бәйләме

Сынау (мәсәл)

 

Бу дөньяда барчасына акча кирәк, 

Акча дуслы итә, акча итә түрә, 

Акчам булмаганда, мин – тик сапсыз көрәк”, 

Диеп яшәгән ди, имеш җирдә Берәү. 


“Бөтен бәлаләрнең башы акча , диеп, 

Дусны дошман итә, мәлгунь нәрсә, диеп

Яшәгән, ди, җирдә тагын Икенчесе, 

“Акча янчыклары”н өзми-куймый сүгеп. 


Юллар кисешмәгән бер дә исән чакта: 

Байлар юлын ярлы һич тә таптамаган, 

Байлар арбасына ялгыш  утырмаган, 

Инәсенә хәтта җебен сапламаган. 


Кисешкән, ди, юллар барыбер  бер тапкыр 

Зират юлы булган шундый такыр-такыр. 

Икесен дә:Әйбәт идее, дип күмгәннәр, 

Бүз кәфеннән өч аршын җиргә иңгәннәр. 


Өләшкәннәр сәдакага диеп акча, 

Рухларына диеп, дога укыганнар. 

Икесе дә тигезләшеп китеп барган, 

Яхшымы ул, яманмы ул Акча калган. 


... Аллаһ биргән сынауларның берсе – Акча. 

Бәхетле шул: урталыкны әгәр тапса. 

Кемдер аны “артык сөеп” – карак була, 

Кемдер исә “сөймәенчә” харап була.

 

Хакыйкать 

Алты юлчы юлда филне очратканнар,

Ни хикмәттер, алтысы да сукыр булган.

Берәм-берәм филне тотып караганнар,

Һәммәсе дә үзен хаклы санаганнар.

 

-Йомшак икән, – дигән берсе, сыйпап-сыйпап,

Йонлач колак йомшагына куйган битен.

-Багана күк туры,дигән икенчесе,

Колачына алган да ул филнең ботын.

 

-Ни сөйлисез? – Сыгылмалы! Бу бит елан!

Өченчесе борынына асылынган.

Берәм-берәм һәммәсе дә бәя биргән.

Бәхәс купкан. Һәркем үзен хаклы күргән!

 

Ни бәядән алсам-саттым шушы хактан,

Морале дә ачык язылган китапта:

Барыбыз да сукыр юлчы хәлендә без,

Хакыйкатьне өлешләп кенә беләбез.

(“Мин хаклы”, “Сез хаклы түгел”гә бүләбез).

 

 

Сыналу

Тагын мәсәл язып китим әле:

Тормыш  үзе  тоташ мәсәл бит.

Тормыштагы  һәрбер хәл-вакыйга

 Сабак алыр өчен әсәр бит.

 

“ Мин кендеге шушы җирнең”, – дигән берәү,

Тез чүгүен теләгән ул бүтәннәрнең.

Соңгы юлга китүченең юлын бүлгән:

“Күмәр өчен кәгазегез җитми”, – дигән.

 

Бер йөз чакрым булган юлны кире үтеп,

Хастаханә матавыгын тәмам итеп,

Соңгы  юлга  китүчене  кайтарганнар,

Ике тәүлек юкны бушка аударганнар.

 

Ә   “кендекнең” моңа бик тә кәефе килгән,

Вәкарь  белән генә  шунда:  “Риза”,  дигән.

...Шуннан соңра  бер тәүлек тә үтмәгәндер,

Зуррак  “кендек”  аңа зуррак  сабак  биргән.

 

Ни булганын бик тәфсилләп  язып тормыйм:

 Дөнья бит ул  баскыч сыман катлы-катлы.

Һәр өстәге  “басма” үзен  “кендек” саный,

Һәм  оныта Ходайның  да  сынаганын,

 Соңгы катта...

 

Алдану

Төп-төз  Каен ышыгында Гөмбә үскән

Һәм масаеп әйтә икән күршесенә:

-Шушы каен – минем иң яхшы терәгем,

Лаек  моңа гөмбәләрнең бик сирәге.

 

Дым да җитә миңа монда, яктылык та,

Юрыйм шуңа һәр нәрсәне яхшылыкка.

Безнең дуслык мәңге бетмәс дуслыктыр ул,

Бездәй ышанычлы дуслар һич юктыр ул.

 

Тагын  күпме масаер иде күршегә,

Көтмәгәндә килеп чыккан да кешеләр,

Бар гөмбәне тырысларга тутырганнар,

Сөенешеп, соңрак ялга утырганнар.

 

-Нинди шәп урынны таптык, дигән берсе,

Бу каенны калдырырга кирәк истә.

Ышанычлы булсын өчен тамга салыйк,

Ботагына берәр яулык-мазар тагыйк.

 

Берничә көн үтте микән, үтмәгәнме,

Бу урыннан юлы узган,  ди, берәүнең.

Һәм тамгалы төз каенга  күзе төшкән,

Өлгергәнче башкалар   дип, тизрәк кискән.

 

 ...Бу дөньяда  бик күп төрле алдану бар,

Төрле сәбәпләрдән туа алданулар.

Хакыйкатьне кайбер вакыт тану авыр:

“Минбеләмлек”, “Минбелмимлек”  күзне буар.

 

Мәгънәсез бәхәс

 

Кирәгрәк Авызлыкмы, йә Нуктамы? –  

Бу бәхәскә кем куяр икән ноктаны?

 

Ята торгач чормадагы бер киштәдә,

Бәхәсләшеп киткән болар бер иртәдә.

 

-Хуҗам мине ныграк сөйде, дигән Нукта.

Алашаның һәрбарчасы миннән курка.

 

-Хуҗам җиңде Айгырны да минем белән 

Тәкәбберләнеп, Авызлык шулай дигән.

 

-Миннән башка йөргәнеңне хәтерләмим,

Уйлап кара: кем “әлиф” тә, ә кем соң “мим”?!

 

...Ә чормадан читтә күптән бүтән заман:

Ат кешнәвен көтеп арган буп-буш аран.

Нукта белән Авызлыкны түгел, анда

Атның үзен дә күрмәгән яңа буын.

 

Сабак

Ни сәбәпле очраштырган Язмыш, белмим,

Мәңге Зарлы Мәңге Шатка тап булган, ди.

Мәңге Шатның көләч йөзен күрү белән

Мин дә яшим инде җирдә” дип куйган , ди.

 

Кая барсам, нишләсәм дә – юлым уңмый,

Туганда ук, ахры, кемдер күз тидергән.

Гомерем буе озата бара эт тормышы:

Кемдер майлы калҗа ашый мин... кимерәм.

 

Безгә дигән бәхеткәйне сыер сөзгән!

Гел ярарга тырышасың – ярап булмый.

Кемнәргәдер бер елмаеп карау җитә –

Майлагандай бара эше блат полный!

 

Хөкүмәтен әйтер идем, күрми-белми.

Безнең ишене яклый, ди, тот капчыгың!

Безгә дигән кара шәлне кем бәйләсен:

Кемдер балда-майда йөзә, без – ялчылар!”

 

Тезә торгач үзе чиккән  “газаплар”ны

Маңгаенда тагын бер сыр артып киткән.

Әдәп саклап, аның зарын тыңлаган да

Мәңге Шат та җайлап кына тезеп киткән:

 

“Бу дөньяга килүең ул – үзе бәхет,

Дүрт саның сау-сәламәт ич, зиһенең ачык.

Аллаһ  биргән ризык булыр өстәлеңдә,

Тик рәхмәтне ешрак әйт син, йөзең ачып”.

 

... Ул Мәңге Шат – бер  иманлы  карчык кына.

Узганында сөенечләр – тансык кына...

Булганына шөкерана кыла-кыла,

Яши  икән  шулай эчтән балкып кына.

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама