Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Хәерле булсын җиһан!"

Журналыбыз укучыларына Рим Идиятуллин исеме яхшы таныш дип беләм. Моннан илле еллар элек аның шигырьләре, зур бәйләм булып, «Казан утлары»нда басылып чыккан иде. Уфада яшәүче яшь шагыйрь бу шигырьләргә кереш сүзен: «Мәхәббәтле Казан! Мәрхәмәтле бул!» дип тәмамлый. Читтә яшәүче шагыйрьләребезгә бу мәрхәмәтнең кимеп торган чаклары да булгандыр, әмма Рим Идиятуллин исеме онытылмады: даими рәвештә журналыбызда басыла килде. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде, «Үз гомеремдә дүрт кенә китап чыгарачакмын», дип башлаган шагыйрьнең соңгы икесе – «Хәерле кич», «Хәерле төн» исемле күләмле, матур вакыйга булган китаплары Казанда басылды. Беренче ике китабы – «Хәерле иртә», «Хәерле көн» исемлеләре исә башкорт һәм татар телләрендә Уфада дөнья күргән иде. Шул дүрт китабы аны күренекле татар шагыйре итте, киң җәмәгатьчелеккә танытты. Ул Һади Такташ исемендәге мәртәбәле әдәби премия иясе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде. Вафатына (2018 елның 13 сентябре) кадәр шагыйрь үзенең «Хәерле булсын Җиһан!» исемле тулы сайланмасын әзерләгән иде. Бу санда без шуннан укучыга таныш булмаган яңа шигырьләрне тәкъдим итәбез.

Рәдиф ГАТАШ, Татарстанның халык шагыйре.

 

Шул бер гомер эчендә

Килер буын сүз кузгата калса,

Мин яшәгән дәвер хакында,

Белегез сез, кайгы күлен кичеп,

Күрсәтмәдем зарның затын да, –

Шул бер гомер эчендә.

 

Атсагыз да, ассагыз да риза,

Мин гөнаһлы Вакыт каршында:

Җаһил булып тумасам да җиргә,

Җиттем җиде патша башына, –

Шул бер гомер эчендә.

 

Кояшларың сүнсә, хәсрәтләрең

Сүрәнәйми икән кичен дә:

Мин яшәдем яуда янган әткәм,

Суга баткан улым өчен дә, –

Шул бер гомер эчендә.

 

Шул бер гомер эчендә, –

Тәүдә – дәһри, соңра диндар итте,

Кертте заман төрле  сурәткә,

Фанилыкта тәмуг утын татып,

Юл яралмый калдым җәннәткә.

 

Әрвахларым, һәммә җирдәшләрем! –

Дәшеп сезне, кордым шау табын;

Рухыгызга атап яздым менә

Ач гасырның ачы китабын, –

Шул бер гомер эчендә.     

 

 

Сөенче

Котла кояшлы көн белән,

Булса да күршең көнче;

Ат бирмәсә дә шат калыр,

Алсаң иртүк сөенче.

 

Кайгы кичкәннәрдән мин дә,

Син дә түгел беренче;

Ташса йөрәк, ак каенны

Коч та, көйлә сөенче!

 

Парлы гомер – җырлы гомер,

Гөрлик гүргә кергәнче.

«Сүнсен шәмнәр бер көндә», – дип,

Әйтсен тиңең сөенче!

 

Якты күздә кешеләргә

Җиткерсәң гел сөенче,

Булыр күпләр илдә сине

Сагыныплар сөйләүче.

 

Фрагмент

 

…Ялан аяклары бозда,

Кемнәр ачар диеп көтә

Апуш ишек катында…

Күз яшьләребез төелгән,

Класс бүлмәсе күмелгән

Күшегеп чыккан тынга.

 

…Зәмһәрир елларны кичеп,

Үлмәгәнмен үксез үсеп,

Мин – туң гасыр баласы;

Әйтәм үбеп яшел җирне:

Озайта безнең гомерне

Тукайның җан җылысы.

Чыксын дөрескә!

 

Могҗизалар көткән минутлар бу,

Тирбәлә җан сиртмә бишектә;

Томса йөз дә, купшы чыршы төсле,

Сирпеп тора балкыш бу кичтә.

 

Туй көненә кергән кыздай, Җир дә

Киеп алган алсу күлмәген;

Ат башыдай алтын тапканнардан

Йөз кат бәхетлерәк без бүген.

 

Таш яуса да, боз яуса да башка,

Беркем өрмәс салкын беркемгә;

Гомер кыска, кешеләргә җылы

Сибәрләргә ашык һәр көндә.

 

Заманнарның заңын югалтма һич,

Мең бормалы юллар кичсәң дә;

Әйләнгәнче салкын күмерләргә,

Кеше булып калыйк ничек тә.

 

Туар таңның ал пәрдәсен ачып,

Өметләрне маныйк ак төскә;

Кылам дога! – изге теләкләрнең

Барчасы да чыгар дөрескә.

 

 

Тишек таш

Диңгез ярында йөрүчеләр

                   тишек таш эзлиләр. Тапкан кеше –

                   бәхетле, имеш.

 

Эзли торгач, мин дә таптым аны,

Миннән соң да күпләр таптылар,

Биш кат бәхетлеләр «бәхетләрен»

Дулкын кочагына аттылар.

 

Бер уйласаң, бу тормышта безнең

Иң зур байлык – өмет, ышаныч.

Кайгы-сагыш – чакырганны көтми

Килә торган әрсез бер таныш.

 

Карадым да ташка, узган гомер

Әллә ничек моңсу күренде:

Бәхетем дә минем үзем тапкан

Чуерташтай тишек түгелме?

 

Үткәннәрдән урап кайткан күңел

Кабат-кабат шуны тукыды:

Дулкыннар бит, әнә, ташны тишә,

Ниләр тишмәс

                   еллар дулкыны!

 

Дулкын тынмый – һаман ярны  ялый.

Еллар туймый – ялый гомерне;

Их, син, язмыш! – бер ягыннан корсам,

Ул икенче баштан җимерде.

 

Ә шулай да тормыш гаҗәп матур, 

Барысын да барлап карасаң;

Диңгезнең дә менә

                            биткә бәргән

Салкын тамчысын да яратам.

 

Ялтыр ташны, тере тавышларны,

Кул җылысын тойган чагында

Кем санасын  үзен бәхетсезгә! –

Кит син, сагыш, –

                            якын йогынма!