Галәм серләрен ачам...

Санарга өйрәнгәч

 

Биш яшь тулды ич миңа,

Сүз әйтмәгез һич миңа.

 

Теләсәң санап бирәм,

Дус яшим саннар белән.

 

Саныйм хәзер йөзгә дә,

Саныйм хәтта меңгә дә.

 

Саный белә Әмир дә,

Саный белә Рамил дә.

 

Чиратка баскан саннар:

Кем җитезрәк санар?

 

Иң җитезе мин инде,

Санап күрсәтимме инде?

 

Өйрәнгән дип санарга,
Шатлансыннар саннар да.

 

Cыерчыктай җырла

 

Бик йончыган,

Нишләргә дә

Белми Үрдәк.

Көн туды исә,

Бер саескан

Йөри үртәп.

 

Килә икән

Җим чүпләргә

Шул утарга.

Йөри үзен

Хуҗа тоеп

Гел уртада.

 

-Дустым, – дигән, –

Минем белән

Килешерсез.

Сезнең, – дигән, –

Йөрмешегез

Бик килешсез.

 

Тик бакылдап

Үтеп китә

Көнегез дә.

Ошап бетми

Сезнең безгә

Телегез дә.

 

Минем, – дигән,–

Буем-сыным

Гүя аккош.

Күз карашым

Якты, матур,

Гүя балкыш.

 

Барыгыз да

Күрәсездер

Кәсебемнән.

Шигем юк: мин

Сыерчыклар

Нәселеннән.

 

Үрдәк озак

Тыңлаган, ди,

Түзеп аны.

Әйткән шуннан,

Шаккатырып

Саесканны:

 

-Үрдәк булып

Туганыма

Мин бик шатмын.

Җырла әле

Сыерчыктай,

Тик шул шартым.    

 

Дуслар

 

Көчегем белән песи

Һич дуслаша алмыйлар.

Икесен дә яратам:

Шуны һич аңламыйлар.

 

Бергәләп уйнамыйлар,

Бер-берсен санламыйлар.

Әллә инде дус булу

Кирәк дип санамыйлар?

 

Песием Мыраубикә

Көн-төн диванда ята.

Ялкауның да ялкавы,

Ул йокларга ярата.

 

Юлдаш, имеш, сакчыбыз,

Урыны ишек төбендә.

Өреп тә куя үзе,

Карак күрсә төшендә.

 

Хәзер генә төшендем:

Тормышлары түгәрәк.

Икесе дә бер өйдә

Ял итәләр бергәләп.

 

 

Хыял белән

 

Без дуслар икәү, беләм,

Яшим мин хыял белән.

 

Хыялны канат итәм,

Әллә кайларга җитәм.

 

Кояшка кадәр очам,

Галәм серләрен ачам.

 

Тирән диңгездә йөзәм,

Океаннарны гизәм.

 

Биек тауларга менәм,

Җирнең серләрен беләм.

 

Очам ерак илләргә,

Җитә алмый җилләр дә.

 

Менеп китәм күкләргә,

Тулган айны күзләргә.

 

Булсагыз бик хыялый,

Бернигә дә карамый,

 

Бергәләшеп китәрбез,

Йолдызларга җитәрбез.

 

 

 

 

Айдарның сере.

 

Бар серләрдән серлерәк

Сере булган Айдарның.

Озак саклап йөргәчтен

Теле кычыткан аның.

 

Шуңа күрә серен ул

Чишкән Булат дустына.

Уйлый: серне сер итеп

Саклар бары ул гына.

 

Булат серне сер итеп

Сөйли Айрат дустына.

Белә: серне яшереп

Саклый алыр ул гына.

 

Сер шулай йөри торгач,

Җитә әллә кайларга.

“Сер” булып кына беркөн

Кайтып керә Айдарга.

 

 

Ашап карыйк

 

Бик күп төрле җимеш алып

Әни кайтты базардан.

Әфлисуннар, груша, банан,

Алманы да күп алган.

 

Әни юды җимешләрне,

Ә без юдык кулларны.

Энем белән без – әнинең

Бик тәртипле уллары.

 

Әни сорап куйды шунда:

-Кайсы җимеш тәмлерәк?

-Белмибез, – дим, – әле башта

Ашап карарга кирәк.  

Реклама