Логотип Казан Утлары
Трагедия

Мәдинә (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

КӘРИМ.

Уртак фикер, димәк, бик тиз табарбыз без.

 

МӘДИНӘ.

Фикеремне сез аңларга теләсәгез.

 

КӘРИМ.

Монда тик бер фикер була ала һәм мин

Шул фикерне яклар өчен килдем бире.

Уйнашыгыз тәмам, нокта куяр вакыт.

 

МӘДИНӘ.

Машинадан төшкән Алла ролендә сез,

Чуалчыклы финалларны хәл итүче.

 

КӘРИМ.

Җирәнгәндер Алла сезнең арагызга

Тыкшынырга, шуңа күрә үзем килдем.

Атаң-картны хурлык буып үтергәнче

Акылыңа син кил, онытылсын бу хәл.

 

МӘДИНӘ.

Ник мәхәббәт читтән карап торучыга

Һәрчак акылсызлык булып күренәдер?

 

КӘРИМ.

Янган утка очкан күбәләкләр сиңа

Ничегерәк тоелалар? Уйлап кара!

Бармы акыл шул бөҗәкләр гамәлендә?

 

МӘДИНӘ.

Ләкин алар караңгыдан качып оча.

 

КӘРИМ.

Әмма ул ут алар өчен үлем генә.

 

МӘДИНӘ.

Сукыр караңгыда тормыш итү газап.

 

КӘРИМ.

Тормыш – төнге юлдан чапкан автомобиль,

Яктылыгы – тик эчендә баручыга.

Ә калганнар – бөҗәк, каршыдагы нурга

Өмет итеп, пыялага сытылучы.

 

МӘДИНӘ.

Димәк, сез Җәүдәтне шушы машинага

Утыртырга ният итеп килдегезме?

 

КӘРИМ.

Әйе, шулай...

 

МӘДИНӘ.

                   Тик нигә соң янәшәдә

Аның белән бергә мин бармаска тиеш?

 

КӘРИМ.

Ул өйләнгән.

 

МӘДИНӘ.

                   Әгәр ул бәхетсез икән?

 

КӘРИМ.

Бәхетсезлек күрмәгәнгә, ул бәхетнең

Ни икәнен белми. Күрәсеңме, бу баш

Бик күп кышлар күреп, карлар төсе сеңгән.

Нәсел матур агач булып үссен өчен

Корган ботакларын кисеп ату кирәк.

 

МӘДИНӘ.

Димәк, шуңа сез беренче хатыныгыз

Авыргачтын, аны тизрәк аергансыз?

 

КӘРИМ.

Чирле хатын ничек юньле нәсел бирсен?

МӘДИНӘ.

Тик мин чирле түгел, сау-сәламәт...

 

КӘРИМ.

Күрәм.

Чибәрлегең дә җитәрлек, буй-сын да бар,

Дәртле икәнлегең күзләреңә чыккан.

Сине күргәч, мин Җәүдәтне аңлап куйдым,

Тик азгынлык корты яши синдә беләм.

Ул авыру тиз йогышлы, нәсел корыткыч.

Миңа чаклы бөтен бабам тамыр булып,

Баш күтәрми, кара җиргә җәелгәннәр,

Ә мин исә, җирдән шытып чыгып, өскә,

Гел кояшка таба суздым кәүсәбезне.

Шуннан Җәүдәт, тиздән туар аның улы.

Кысылма син алар арасына, югал!

 

МӘДИНӘ.

Димәк, Галия дә бәби көтә? Котлыйм!

 

КӘРИМ.

Син ни дидең?

 

МӘДИНӘ.

                   Котлыйм, дидем. Чын күңелдән!

 

КӘРИМ.

Галия дә дидең, димәк, тагын кемдер?..

 

МӘДИНӘ.

Мин булмыйча, кем булсын ди?! Нәселегез

Тармакланыр, үсентеләр җибәрәчәк!

 

КӘРИМ.

Юньле агач үсентеләр җибәрми ул.

Аһ, син явыз! Мәкерлегең җиткән икән –

Тапкансың егетне бәйләп куяр ысул.

 

МӘДИНӘ.

Зинһар, алай уйламагыз, карынымда

Чын мәхәббәт җимешләре үсеп килә.

 

КӘРИМ.

Җимешләре?

 

МӘДИНӘ.

                   Әйе, икәү!

 

КӘРИМ.

                            Булган икән...

Син егетне эләктердем дисең инде?

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт белми әле, мин әйтмәдем.

 

КӘРИМ.

Башың эшли, соң булганын көтәсеңдер.

 

МӘДИНӘ.

Уемда юк аны бала белән бәйләү.

 

КӘРИМ.

Бу авырың – яман бер шеш, корткыч гөмбә.

Кәүсәсенә таралганчы аны тизрәк

Шәҗәрәбез агачыннан кисү кирәк.

 

МӘДИНӘ.

Зинһар, бу сүзләрне кире алыгыз сез,

Балагызның балалары! Сез бит бабай.

 

КӘРИМ.

Азгынлыкның суы тамган бу туфракта

Үскән онык кирәк түгел миңа, ишет.

 

МӘДИНӘ.

Каршыгызга мин тезләнеп яшәү сорыйм,

Каралтмагыз, зинһар, сүзләрегез белән

Сезнең каннан туар ике нарасыйны.

 

КӘРИМ.

Менә акча, юк иткән бул көчекләрне!

 

МӘДИНӘ ачыргаланып кычкыра. ҖӘҮДӘТ йөгереп керә.

 

ҖӘҮДӘТ.

Нәрсә булды?

КӘРИМ.

                   Сине кем чакырды монда?

 

МӘДИНӘ.

Юк, ишетсен һәм хәл итсен Җәүдәт үзе:

Күзләремә карап миннән ул баш тартсын.

 

КӘРИМ.

Бары бер сүз әйтәм сиңа, улым, тыңла!

Улым, димен сиңа, шуңа әйтер сүзең

Башта ныклап уйла. Минем тик бер балам,

Әмма синең сүзең ялгыш булса әгәр,

Ант итәмен кылган хезмәтләрем белән,

Мин телемне аркылыга тешләп өзәм,

Тик “Улым” дип сиңа эндәшмәмен бүтән.

 

ҖӘҮДӘТ.

Мәдинә...

 

МӘДИНӘ.

         Җәүдәт?

 

ҖӘҮДӘТ.

                   Без...

МӘДИНӘ.

                            Җәүдәт...

 

ҖӘҮДӘТ.

                                      Бутаганбыз

Мәхәббәтне дәрт уены белән...

 

МӘДИНӘ.

                                               Уен?

Синең өчен бу тик уен булды мыни?

Син бит антлар иттең кызыл каның белән...

 

ҖӘҮДӘТ.

Гөнаһ эшкә биргән антлар саналмыйдыр...

 

МӘДИНӘ.

Шулай җиңел генә китәсеңме ташлап?

 

ҖӘҮДӘТ.

Син аңларсың мине бераз вакыт үткәч.

 

МӘДИНӘ.

Җәүдәт! Китмә!

 

КӘРИМ.

                            Кырт кисәргә кирәк, улым!

 

МӘДИНӘ.

Аһ, син, шайтан, китәсеңме? Мәдинәне

Тезләндереп, яшьләренә буылдырдым

Дияр идең бугай... Тукта! Ишет башта!

Тимер битлек кисәң дә йөзеңә, беләм,

Кабыргаңа йөзләп мәче тырнак кайрый.

Тоз сибимче шул яраңа акрын гына:

Тугры түгел иде сиңа, Мәдинәкәй!

Син ишеттең, менә түзеп кара хәзер...

Җәүдәт, мин авырлы...

 

Чыгып киттем дигән җиреннән борылып.

 

ҖӘҮДӘТ

                            Кемнән? Башта белеш!

 

КӘРИМ.

Ана эт янында иснәнүче бетмәс.

 

Чыгып китәләр.

 

Алтынчы күренеш

Шул ук бүлмә. Вакыт үткән. МӘДИНӘ янында НӘФИСӘ.

 

НӘФИСӘ.

Мәдинә...

 

МӘДИНӘ.

         Нәфисә! Син биредә, димәк,

Күптән көткән финал якынлашып килә.

Йөзең качкан – мон(ы)сы зур куаныч, димәк,

Финалыбыз, син көткәнчә, фаҗигале.

 

НӘФИСӘ.

Мәдинә! Син бөтенләй шашкан бугай...

 

МӘДИНӘ.

                                                         Йә?

Сөйлә инде! Син сөйләргә килгәнсең бит!

 

НӘФИСӘ.

Җәүдәт үлгән...

 

МӘДИНӘ.

                   Тукта, ничек? Әле иртә...

Мин үчемне алмадым бит, ничек үлгән?

 

НӘФИСӘ.

Үлгән! Ишетмисең бугай син, Мәдинә.

 

МӘДИНӘ.

Аһ! Ашыккан...

 

НӘФИСӘ.

                   Иблис яши синең күкрәгеңдә.

Җәүдәт үлгән, ә син үч сөйлисең һаман.

Җәүдәт үлгән!

 

МӘДИНӘ.

                   Мин ишеттем. Нәрсә булган?

 

НӘФИСӘ.

Ул хатыны белән ял итәргә киткән...

 

МӘДИНӘ.

Аһ, эт! Миңа эштән китә алмыйм диде...

 

НӘФИСӘ.

Аэропортка барган чакта, борылышта

Бензовозга бәрелгәннәр, ул шартлаган.

Бүген җирләделәр, үзем бардым...

 

МӘДИНӘ.

                                               Шуннан?

 

НӘФИСӘ.

Нәрсә шуннан? Барысы да янган шунда.

Күз алдыңа китер, кичә тере кеше...

Аның җирләрлеге дә калмаган, күмер.

 

МӘДИНӘ.

Бүген җирләделәр дидең бугай үзең?

 

НӘФИСӘ.

Өч-дүрт сөяк салган капчык – ир һәм хатын.

Өч аршин җир кирәк диләр, кирәкмәде.

Бер бәрәңге төбе кадәр казысаң да,

Алар икәү сыяр иде, һич ялгансыз.

 

МӘДИНӘ.

Тәмуг уты, димәк, аны эзләп тапкан.

 

НӘФИСӘ.

Мәдинә! Җәүдәт юк бит, Җәүдәт үлгән.

 

МӘДИНӘ.

Качып киткән, куркып минем үчтән, шайтан.

Хәзер көлә инде табасында кызып.

Мәдинәдән котылдым дип бот чабадыр.

Сез туктагыз, яшьләр, тамуыгыз юкка.

Үч алырга бер җай чыкмый калмас, булыр!

Моның өчен мин тәмугны айкап чыгам.

Әйдә, күрсәт кая каб(е)ре? Бер төкерим,

Басылмасмы янган йөрәк ярсулары.

 

Чыгып китәләр.

 

 

Җиденче күренеш

Шул ук бүлмә. НӘФИСӘ белән КӘРИМ.

 

КӘРИМ.

Гөнаһым зур аның каршысында, белмим,

Олы йөрәк кирәк моны кичерергә.

 

НӘФИСӘ.

Бик борчылды ул Җәүдәне югалтканга...

Каберенә барып яшьләр түкте тырнап.

 

КӘРИМ.

Яшем чыкмый, сукыраермындыр сыман.

 

МӘДИНӘ кайтып керә. Алар бер-берәренә карашып торалар. Мәдинә Кәримне барып кочаклый.

 

МӘДИНӘ.

Әткәй! Шулай дәшәм, ачуланма, зинһар.

 

КӘРИМ.

Кызым, зинһар, кичер мине, карт юләрне,

Аяк асларыңа тезләнеп мин сорыйм,

Чал башымны мин идәнгә орам, кичер!

 

МӘДИНӘ.

Йә, елама, картлач! Йә, тынычлан, зинһар!

 

КӘРИМ.

Йә, тартып өз бу әшәке телне, кызым!

Бары синдә бөтен өмет, шәҗәрәмнең

Үсентесе, нәселемә җан өрәчәк!

 

МӘДИНӘ.

Йә, тынычан, булды, яшьләреңне сакла,

Зуррак кайгы килсә, кызганмый түгәрсең.

 

КӘРИМ.

Моннан да зур кайгы булмас, ышанмыймын!

 

МӘДИНӘ.

Тыңлап кара, әткәй, оныкларыңны, кил,

Кендек турыма куй еллар кунган башың.

Йә, тартынма, җылынсыннар сулышыңнан,

Нәни аяклары белән бер тибенеп,

Яшьләреңне сөртсен алар синең йөздән!

 

КӘРИМ.

Берни ишетелми? Нигә? Йоклыйлармы?

Әйе, йоклыйлардыр икәү кочаклашып!

 

МӘДИНӘ.

Йокламыйлар! Ишетмәдең! Кабат тыңла!

 

КӘРИМ.

Салкын тынлык, бер тавыш юк, бер селкенү...

 

МӘДИНӘ.

Ничек инде? Әнә! Мияу! Мияу! Бабай!

Без йоклаган чакта икәү кочаклашып,

Арабызга безнең керде салкын тимер!

Бабагыздан килдем, диде! Җил өзгәндәй

Чәчәге дә коелмаган алмаларны,

Кисеп алды безне бер хәрәкәт белән.

Без ябыштык әле кендек бавыбызга,

Ныгымаган куллар әмма хәлсез иде,

Тураклады безне салкын тимер, изде!

Шәҗәрәңдә үскән ике татлы җимеш

Чүплектәге этләр өчен ризык инде.

 

КӘРИМ.

Йа Ходаем, безнең ахмак сүзне тыңлап...

Сабыр иткән булсаң шунда бераз гына.

Килеп җитәр иде бу кайгылы хәбәр...

 

МӘДИНӘ.

Хәбәр килгән чакта оныкларың әле

Исән иде һәм тибенә иде алар...

 

НӘФИСӘ.

Нәрсә?

 

КӘРИМ.

Чал башымны буш карныңа куеп,

Син кайгымны тыңлаттыңмы димәк миңа?

 

МӘДИНӘ.

Яшьләреңне сакла дидем сиңа, хәзер

Мин боерам: Ела! Ела! Яшең кипкәч,

Каның белән елап бетерерлек түгел,

Шундый олы кайгы сиңа мин китердем!

Улың үле, оныкларың да юк инде,

Тимер йөрәк чыдар микән карап-карыйк!

Мин Җәүдәтне җәһәннәмнән тартып алып,

Тагын бер кат җан бирдерттем! Юмарт бабай!

Оныкларың үлеменә син түләдең,

Ела! Күзләреңнең шартлаганын күрим.

Шәҗәрәңнең данлы агачына үзең

Үткен балта чаптың зәһәр телең белән!

Ела! Күрим акылыңны җуйган мәлне!

 

Үзенең ак күлмәгенә кендек турысыннан башлап кызыл буяу агыза.

 

МӘДИНӘ.

Бу дөньяда эзе дә юк малаеңның,

Соңгыларын мин себереп аттым бүген!

Үчем алдым, җаным тыныч, тик нигәдер!

Һаман песи балалары мияулаша.

Мияу! Мияу! Мияу! Иштәсеңме, дустым!

 

НӘФИСӘ.

Әйе, нидер ишетелә сыман...

 

МӘДИНӘ.

                                               Мияу!

Зинһар, эзләш! Нинди фаҗигале финал

Бүләк иттем сиңа! Син бурычлы! Мияу!

 

КӘРИМ.

Йа, Ходаем! Нишләтте бу хатын безне!

Раббым! Тәмуг җиргә ишелдеме, ни бу?

Кай туфракка нинди орлык чәчим икән?

Ник җавап юк? Бары шомлы тавыш... Ни бу?

 

 

МӘДИНӘ

Мияу! Мияу! Пес-пес-пес-пес! Мияу! Мияу!

 

ХОР

Туйда кияр ак күлмәкнең аклыгына
Гөнаһ табы тузан булып кунса әгәр,
Бәхетеңне изсә күкнең гөмбәзләре,
Ишелергә торган кара болытлардан
Тамып төшәр тик бер тамчы булып калсаң,
Һәм бәхетне тик әҗәткә генә алсаң,
Ярган юлың әверелер бер упкынга –
Сөйрәп алыр ул суырып сине шунда.
Бер әрсез тап булып калыр бары хисең –
Җилләр куып каралтырлар аның төсен...
Син сайлаган язмыш сиңа каршы төшәр...
Туй үпкәсез булмый дигән борынгылар,
Тормыш туе үпкәләре авыррак.
Хаталардан хали түгел адәми зат,
Тик хатаны төзәтерлек сабыры бар.
Төзәтергә ашыкмасаң, синнән узып,
Язмыш үзе төзәтергә кулын сузыр:
Ул киертер кәләшләргә кара күлмәк,
Ә кулына бер уч туфрак бирер бары...
Каберендә таушалдырыр сөйгән ярын...
Күлмәкләрнең аклыгына сокланганда,
Нәфрәт уты кайный икән берәр канда,
Бәхетеңне күз яшендә кора күрмә,
Хатыннарның яшьләрендә – канлы төрмә...

        

                         Пәрдә.