Хәтер тынлык игълан итә

Бәхет кошы менә шушында

 

Тукай безгә язны алып кайта,

Җан җылысы бирә кышын да.

Ә Ватаным Татарстан минем,

Ата-бабам җире шушында!

 

Биләремә аяк баса калсам,

Яктыра да китә уйларым.

Тамыр тарта, озакладың, диеп,

Үпкәлидер сыман Болгарым!

 

Йөз ел тулды Татарстаныма,

Бәйрәм диеп саныйм һәр айны.

Илаһи моң атлый янәшәдән,

Шигырь исән, халкым Тукайлы.

 

Татарстан, Тукай тарта безне,

Җан җылына шуңа кышын да.

Торган җирләр туган илгә тормый,

Бәхет кошы менә шушында!..

 

 Бәрәңге

 

Син ачлыктан тартып алдың илне,

Коткаручы дигән атың бар:

Билдән ләмгә батып эзләделәр

Ябык язда хәлсез хатыннар.

 

Синең хакта төрле сүзләр йөри:

“Алып бара имеш, апкайтмый”.

“Дөньяда иң тәмле ризык” диеп,

Юкка гына үзен мактатмый!

 

Үҗәтләнеп алга алып бардың,

Туар таңга якты өстәдең.

Ярмаланып пешкән бәрәңгедән

Балкып торса иде өстәлең.

 

Җиңүгә дә саллы өлеш керттең,

Өмет эзләп сиңа дәштек без.

Атлар хәлсез чакта сабан сөйрәп

Җиргә яшьле орлык чәчтек без!

 

Нигъмәт мулдан бүген, табыннарда

Син өелеп торган чагында.

Кабыгыңны тапсак сөенүләр

Хәтерләргә төште тагын да.

 

 

Туган туфрак тартсын, кайтсын диеп,

Ходай безгә сине биргәнме.

Яуда булганнардан сора менә

Төшләренә кердең, бәрәңге!

 

Билдән ләмгә батып эзләделәр

Ябык язда хәлсез хатыннар.

Һәрбер өйдә урын түрдән синең

Коткаручы дигән атың бар!

 

Хәбәрсезләр кайта иленә

 

Аяз күкле Рәсәй туфрагында

Адым саен һәйкәл күренә.

Хәбәрсездән бүген  хәбәр килде

Герой кайтты туган иленә.

 

Кояш оялаган туган якта

Иминлектә таңнар атырлар.

Каһарманнар авыл саен бездә,

Йорт аралаш яши батырлар.

 

Хат ташучы кергәч дәшми торды,

Тик пышылдап әйтте бераздан,

Ни әйтергә белмим, җаныкаем,

Табылмаган, ирең, югалган.

 

Кара кәгазь тоткан хатыннардан

 Кайтыр дигән өмет китмәде.

Яраланган медальоннар сөйли,

Алар антка хыянәт итмәде!

 

Кирлегәчкә хәбәр кайтып төште,

Яурупаны Риза урады.

Җитмеш өч ел кайтып җиталмаган

Улын җирли әнә Урдалы.

 

Хәбәрсезне сызып ташламагыз,

“Билгесез” дип әйтмә ашыгып.

Ә кемлеген сөйләп бирде менә,

Гади генә солдат кашыгы.

 

Хәтер шәме һаман исән әле,

Кемдер көтә газиз туганын.

 Кем баласы, кемнең әтисе син,

Автоматлы солдат туганым?

 

Эзтабарлар көнне-төнгә ялгап,

Армый-талмый сезне эзлиләр.

Калучылар ишек бикләмиләр,

Кайтырлар дип өмет өзмиләр.

 

Узган сугыштагы яраларның

Әрнүләре әле үтмәгән.

Соңгы солдат кабере табылмаган,

Сугыш әле, димәк, бетмәгән.

Солдат хатыны

Рядовой да түгел, генерал да,

Погонның да юктыр алтыны.

“Җиңү” дибез икән, иң беренче

Сиңа рәхмәт, солдат хатыны.

 

Итәк тулы бала белән калдың,

Сыңар валчык кайчак капмадың.

Ирең илгә тугры булган сыман,

Иргә тугрылыкны сакладың.

 

 “Бездә бар да әйбәт!” дидең һәрчак,

Авыр диеп кем соң сөйләсен?!

Хат ташучы керсә курка идең:

“Кара кәгазь генә килмәсен!”

 

Язалмадың, юкса сабыйларың

Ипекәйне төштә күрделәр.

Бер уч бодай өчен хатыннарны

Себерләргә азмы сөрделәр?!

 

Салкын мендәр генә сөйли ала

Яшәү кыенлыгын ир-атсыз.

“Әтисе!” дип каршы алдың аны,

Атлый алмаса да таяксыз!

 

Кайберләре һаман көтә әле:

“Тәрәз чиртер, – диеп, – бәгырем”.

Бүгенгеләр, беләбезме икән

Солдат хатынының кадерен!

 

Рядовой да түгел, генерал да,

Погонның да юктыр алтыны.

“Җиңү” дибез икән, иң беренче

Сиңа рәхмәт, солдат хатыны.

 

Гармунчы

 

Сиксәненче кышын каршы алды,

Шул гомергә сыйган бар моңы.

Кулларында яшьтәш саналырлык

Алыштырмас сердәш гармуны.

 

Сигез яше тулган мизгелләрне

Оныталмас ахры беркайчан.

Карлар эрү белән әти кеше

Гармун алып кайтты базардан.

 

Кара мунча хәтерлидер әле,

Үзәк өзгеч бер көй уйнады.

Төнлек аша чыккан “Наласа”ны

Бөтен авыл йотылып тыңлады!

 

Әнә шулай Шәһит атлы малай

Гармун серләренә төшенде.

Кыңгыраулы дусты сөйләп бирде

Моңсыз торалмавын кешенең!

 

Ә әтисе яуга китеп барды,

Үсмер улы тынмый уйнады.

Типсә тимер өзәр ир-егетләр

Җырлап китте, иңләп урамны:

 

“Без өйләрдән чыккан чакта

Капкаларны япмагыз.

Бездән калган балаларны

Кимсетмәгез, какмагыз!”

 

Кимсетүләр онытыламыни,

Кагулар да читләп үтмәде.

Үгез җигеп җирне сөргән чакта

Таянырга әти җитмәде.

 

Ә әниләр ничек түзде икән,

Азмы михнәт, әйтче, күрделәр.

Бер уч бодай өчен газизләрне

Салкын Себерләргә сөрделәр.

 

Узган сугыш күпме сабыйларны

Үксез итте, ятим калдырды.

Салам башлы өйләр яу узгач та

Кайтыр диеп, чыра яндырды.

 

Габдерәүф өйгә кайталмады,

Шыңшый-шыңшый кичтән эт өрде.

Хат ташучы дәшми-тынмый гына

Кара кәгазь – кайгы китерде.

 

Җиңүгә дә җитмеш биш ел тулды,

Бакыйлыкка күчте әни дә.

Үткәннәрне күрегенә җыйган

Тальян гармун исән бүген дә!

 

Нәни илнең былбыл-сандугачы

Алып кайта узган елларга.

Гармунчыга шулай язылгандыр,

Ул уйнарга тиеш, уйнарга!

 

Бер үкенеч тынгы бирми аңа,

Була шундый моңсу минутлар.

Ике улы нигә кызыксынмый,

Уйнамыйлар нигә оныклар?!

 

Җан дускаем, гармун, синең язмыш,

Киләчәгең керә гел уйга.

Чормаларда тузан җыярсыңмы

Озатырлар бәлки музейга...

 

Типкеләрең исән әле, шөкер,

“Шөгер” көен уйнап өздерә.

Ныгытып тартсаң гыжлау ишетелә,

Йөрәге дә үзен сиздерә...

 

Соңгы таңы кояш алып килде,

Бәгыренә өмет сылады.

Алты яшьлек онык кайту белән:

“Гармун кирәк!” диеп елады!

 

...Шомырт чәчәк аткан язгы кичтә,

Ай елмаеп чыккан чагында,

Тимер капкаларның биген ачып

Тальян гармун сайрый урамда!

 

Утыргычта мөлаем яшь егет

Моңның бөеклеген сиздерде.

Гасырлардан килгән бай мирасны

Авылдашларына сеңдерде!

 

“Герман җыры”н сузар, Җиңү биргән

Ерак бабасына баш ияр.

“Галиябану”га тартым сылу кызны

Хәлил сыман, беләм, ул сөяр.

 

Ак күбәләк кунар иңнәремә,

Яхшы фал дип моны табасы.

Җаны күбәләккә әверелеп,

Сөенәчәк шулай бабасы!

 

Моң уйдыгы татар авылында,

Моңсөярләр аны табарлар.

Гармунчылар әгәр исән икән,

Милләт имин, димәк, татар бар!

 

Егерме икенче июнь

 

Шундый көн бу, баш киемен

Салмыйча һич ярамый.

Хәтер тынлык игълан итә,

Сандугач та сайрамый.

 

Һәр өйгә, һәр гаиләгә

Кара кәгазь кергән көн.

Сабыйларга, тол анага

Кипмәс яшьләр биргән көн.

 

Җитмеш биш ел тулып узды,

Канлы-шомлы җиңүгә.

Кайтмый калган солдатларны

Һаман көтәбез нигә?!

 

Таң атуга һәйкәлләргә,

Яңа чәчәк саласы.

Сиксән яшен “бәйрәм итә”

Ятим солдат баласы...

 

Югалтуларга бәрелеп,

Әрни яраларыгыз.

Мин киләчәк өчен сорыйм

Хәтерне кайтарыгыз!

 

Кояшка да чык сарылган,

Сандугач та сайрамый.

Шундый көн бу, баш киемен

Салмыйча һич ярамый!...

Реклама