Логотип Казан Утлары
Хикәя

Күңел нуры (хикәя)

Ярдәм күрсәтү почмагына әверелгән ташландык тимер вагоннан яңгыраган тавыш тирә-юньдәгеләрне сискәндереп җибәрде:

- Син аны коткара аласыңмы?

- Әгәр кан эчкә таралган булып, ...

- Сөйләмә! Син миңа табиб буларак җавап бир: коткара аласыңмы?

Солдатның сорау тулы карашы иңенә ак халат салган кызга төбәлде. Мондый вакытта төгәл җавапны кем генә әйтә алыр иде икән? Секундына йөз фикер тизлек белән уйларга кирәклеген, бушка уздырган һәр минут саен авыруның сулышы ныграк өзелә баруын Гөлҗамал белә генә түгел, әрнеп типкән йөрәге белән сизә. Авыруның йөзендәге сугыш сызган кырыслык җыерчыкларына күз салып, чирнең кайда икәнлеген беренче кат тикшергәндә үк аңлап алды кыз: ниндидер тайпылыш булып, кан эчке органнарга таралган. Шуңа күрә тиешле ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк күрсәтергә кирәк.

Кискен сорау һәрвакыт баш миенә бәреп керә дә, уйларны чуалтып, тигез генә барган җирдән абындыра. Табибәнең алдында пуля тимәгән, яраланмаган, ләкин сызланудан аңын җуйган часть командиры ята. Батырчылык итеп, авыруга операция ясарга керешсә, боларның барысы ни белән бетәсен белми кыз.Чын табиб үзенең исеме, дәрәҗәсе өчен курыкмый, аның җаваплылыгына тапшырылган авыруны саклап калуны иң беренче урынга куярга һәм, икеләнүләрне онытып, кулыннан килгәнен эшләргә тиеш. Иңендә җитәрлек тәҗрибәне тоймаса да, Гөлҗамал нәкъ шулай эшләр иде, әмма...  Командирның хәле тиз арада тиешле кешеләргә җиткерелгән иде. Каршысында басып торган, яхшы коралланган биш солдатның берсе сәер, ләкин бик төгәл әмер китерде: “Часть командиры – сугышның аяусыз кырында алыштыргысыз кеше.  Шуңа күрә аны дәвалуга бары тик сыналган кеше генә алынырга тиеш. Табиб тиздән килеп җитәчәк. Көтәргә кирәк.” Бу хәбәрне ишеткәч тә Гөлҗамал гаҗәпләнүдән гаҗиз булды. Һәр мизгелнең алтыннан мең кат кадерле булуын катгый әмерләргә буйсынырга өйрәнгән бу солдатларга ничек аңлатырсың?

-Ләкин ул табиб килеп җиткәнен командир көтәрме соң? Ашыгырга кирәк!

Вагонның командир салынган почмагына тезләнгән яшь кызның ялварулы тавышын кискен җөмлә бүлде:

Юкса халык дошманы исемен алачаксың!

Янында басып торган солдатның мондый сүзләреннән Зариф сискәнеп китте. Ватанны гына түгел, мөмкин булган һәр кешенең гомерен саклармын, дип үз-үзенә вәгъдә биргән егет хәрәкәтсез яткан командирга күз салды да ак халатлы табибәгә караш ташлады. Иптәшләренең куллары коралны әзер тотканын белә ул, беркемнең дә халык дошманы исемен белән караласы килми. Ләкин каршында кемнеңдер табибка мохтаҗ булып та, кирәкле ярдәмне алмый, теге дөньяга китүен ничек тыныч күңел белән карап торсын ди?! Шуңа күрә ул беркем дә көтмәгән сорауны бирде:

Син аны коткара аласыңмы?

Әминә егеткә күтәрелеп карады һәм аның мәгънәле карашыннан югалып калды. Әйе, диеп, ниндидер хата эшләсә? Үзен генә түгел, каршында басып торган батыр йөрәкле егетне дә куркыныч язмыш көтәсен яхшы аңлый кыз, чынбарлыкның никадәр ачы була алуын аңлый. Юк, дип әйтсә һәм авыруның тормышы шушы урында тәмамланса, тезләнгән җиреннән торып, мин табиб, дип башка авырулар алдына ничек килеп бассын?

Тәрәзәдән караңгы вагонга үтеп кергән кичке кояшның нурлары бу хәлдән югалып калган кызның алтынсу чәчләренә сарылган иде. Дистәләгән кешенең гомерен өзеп, тимергә әверелә барган йөрәккә дә күңел җылысы никадәр кирәк булуын шул мизгелдә аңлады Зариф, чөнки Гөлҗамал, бар көчен җыеп һәм ярымпышылдауга күчеп: “Әйе, коткара алам”,- диде.

Кыз калтыранган иреннәрен нечкә бармаклары белән каплады да бу җавапка өметләнгән, ләкин аның яңгыравыннан курыккан солдатка күтәрелеп карады. Кинәт Зариф үзенең фикереннән артка чигәргә, барысына кул селтәп, вагонның тынчу һавасыннан тышка ыргылырга, куенына тынычлыкны сыендырган калын урман эченә ташланырга теләп талпынды. Сугышу тынычлык саклаудан һәрвакыт җиңелрәк шул. Кемнеңдер йөзенә селтәнү төйнәлгән йодрыкны йомшартудан йөз кат кулайрак. Шуңа күрә диктаторлар озаграк яшиләрме? Кулына салкын корал тотып, сугыш кырына чыгып киткән солдат дошман белән генә түгел, үзенең намусы белән дә көрәшергә тиешлеген моңа кадәр белми иде әле. Каршысында аңсыз яткан кешенең кем булуын, кайда тууын, нинди авырлыклар үтүен белми, ләкин кер кунарга өлгермәгән күңеле белән шуны аңлый: ул да кемнеңдер газизе, һәм ул хәзерге минутта ярдәмгә мохтаҗ. “Әгәр аның урынында берәр якын кешем, йә үзем булсам?”- дигән уйның һавада эреп югалуыннан курыккан яшь егет тәгаен бер фикергә килде. Моңа кадәр иңгә-иң куеп көрәшкән, бергә утлар-сулар кичкән авылдаш дусты Гарифка Зариф бер генә ым какты. Иптәшенең карары белән килешмәсә дә, артка юл юклыгын аңлаган Гариф  кулындагы коралына ярдәм өмет итеп ныграк ябышты. Зариф, үзенең ялгыз булмавын сизеп, катгый рәвештә Гөлҗамалга эндәште:

Алайса, әйдә коткар!

Үзләренең нинди куркыныч адымга барганнарын яшь егетләр аңлап та бетермиләр иде кебек. Алар командир, табибә, һәм ярдәм күрсәтү кирәк-яраклары булган почмакны үз гәүдәләре белән каплап, калган өч солдатка әйләнеп басканда, икенчеләре үз коралларын Зариф белән Гарифка төбәп өлгергәннәр иде инде:

-  Йә, егетләр, фокусларсыз гына, әйдәгез!

-  Кагылып кына карагыз аңа – вагоннан исән чыкмаячаксыз!

Мондый янауларга әзер булган солдатлар коралларын кире төшерергә ашыкмадылар. Зарифның авызыннан яңгыраган сүзләр каршы якны сискәндереп җибәрде:

Монда ятып калучылар арасында сез үзегез дә була аласыз!

Исем-дәрәҗәләре өчен дер калтырап торган, үз-үзләренә юләрләрчә ышанган егетләргә гаепне сылтап булачагын аңлап алган солдатлар артык кыбырсынып маташмадылар. Моны сизеп алган Зариф Гөлҗамалга “тыныч бул” дигән кебегрәк караш ташлады. Кыз калтыраган кулларын дарулар, марлялар өеменә сузды. Кичке кояш оялаган почмакта пычак ялтырап киткәннән соң егетнең аңын ачы бер дөреслек кисеп узды: кулына скальпель тоткан табиб кораллы солдатка караганда үлем белән ешрак һәм якыннанрак очраша. Кешенең салмаграк була барган сулышын ишетә, секунд саен көчсезрәк типкән йөрәгенең соңгы кат талпынып калырга теләвен сизә. Юк, үзен кичерә алмас иде ул! Командирны саклап калырга мөмкин икәнлеген белә торып, кул кушырып утыра алмас иде. “Тиешле кешеләр”нең килеп җитүен дүрт күз белән көткән каршындагы егетләр шикелле коралны бары тик үзен саклар өчен генә кемгәдер күтәрә алмас иде. Төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкинлеген инкарь итеп булмый, ләкин тормышның бар гаделсезлеген һәм ачылыгын тоярга мәҗбүр иткән хәзерге минутта ямьсез адымга барырга Зарифның вөҗданы рөхсәт итмәс иде. Әтисенең сугыш турында сөйләүләрен бик яхшы хәтерли ул. Аның сүзләре йөрәккә уелган: “Солдатлар кәфенлекне өсләрендә йөртәләр. Чит илләргә чыгып китеп, Ватан өчен көрәштә һәлак булсаң, чит туфрак синең каберең, ә форма кәфенлегең була. Солдат киемеңнең сәдәфләрен төймәләгәндә моны ачык белергә кирәк. Шул очракта намусыңны чиста килеш саклап калу күпкә җиңелрәк тоелыр.” Эчтән кабатлап йөреп, йөрәккә сеңгән мәгънәле сүзләр кабат исенә төшкәч, Зарифның күңелен искиткеч тынычлык биләп алды. Ашыгып килеп кергән кешеләрнең, үзенә һәм Гарифка ташланып, кулларын артка каерып тышка алып чыгып китүләрен, табибәнең кызгану һәм курку тулы карашын, караңгы вагонга кертеп ябуларын төштәге кебек кенә хәтерли. Авыр хәл алдында югалып калмаган һәм Зарифның бер ым кагуыннан ук фикерне аңлап алган авылдаш дустына ни дияргә? Берәүнең тормышын сакларга теләп, икенченең гомерен куркыныч астына куйды бит...

Нидер сөйләгәндә теш арасына сугыш дигән сүз кысылса, аны читкә төкерәсе һәм беркайчан да телгә килмәслек итәсе килә, ләкин ул синең бөтен барлыгыңны биләп ала, чәч төпләреңә төшә, киемеңә йога, каның буйлап ага башлый. Асылда барысы да гади генә кебек тоела: кулыңа корал аласың һәм, “Ватан өчен” дигән шигарьне эчеңнән кабатлап, фашистларның өстенә ташланасың. Изге нияте өчен караңгы вагонга ябып куелуын һәм шуның өчен сатлыкҗан кебек кабул ителүе өчен Зариф бар күңеле белән үртәлде. Шушындый хәлләр булачагын ул чамалый, сизә иде, ләкин кызу канлылыгы аркасында иптәшенең һәм яшь табибәнең тормышын куркыныч астына куюын хәзер генә, болай да караңгы бүлмәгә кояшның нурлары төшми башлагач кына аңлады кебек. Командирның хәле ничек булуы да билгесез. Шул шомлы билгесезлек тамыр җәйгән бүлмәнең тәрәзәсендәге тимер рәшәткәләрне каерып ачасы иде дә гаделсезлек булмаган, кешеләрнең күзләрендә мәхәббәт һәм сөю хисе генә чагылган хыялдагы дөньяга качасы иде. Бар да шундый җиңел генә дә соң, әмма...

... Хәрби-кыр мәхкәмәсенең өстәленә чираттагы гаепләү кәгазен китереп салгач, Әхмәтвәли  битараф кыяфәттә урындыгына барып утырды. Көн саен кулыннан шундый әмер-язмаларны үткәреп, бу күренешне гадәти хәл буларак кабул иткән яшь командирның йөзендә бер кыл да селкенмәде. Яңа гына сугышның утлы кырыннан чыккангамы, бар дөньяның тынычлыгын җыйган кебек артык сабыр күренде ул:

Нишләргә кирәк икәнлеген беләсез. Егетләргә хәбәр итегез, әзерләнә торсыннар.

“Әзерләнә торсыннар”... Бу сүзләрне көн саен ишетеп торган бүлмә диварлары чыңлап киткәндәй булды. Шомлылыгы белән җанны сагайткан сүзләр урын таба алмый очлы почмакларда сыену эзләп бәргәләнгәннән соң ук булып йөрәккә кадалдылар.

Әхмәтвәлинең каршында басып торган көрәштәш дусты Кәлимулла аптыраулы карашын күптәнге иптәшенә төбәде:

Йә, кемне, ни өчен гаеплиләр? Укып та тормыйсыңмыни?

Әхмәтвәли ирен чите белән генә көлеп куйды да өстәлгә терсәкләре белән таянды:

- Йөрәккә таш салудан ни мәгънә? Йөз тапкыр авыррак булачак бит.

- Ә йөрәк үзе таш булганда җиңелрәкме?

Кашлары арасында җыерчыклар пәйда булган командир  Кәлимулла очырткан кәгазьне сугыш кыры таләп иткән кырыслык белән эләктереп алды. Үрнәк буенча язылган куркыныч һәм күңел болгаткыч сүзләр арасында күзгә бәрелеп торган исем кинәт кенә аның аңын айнытып җибәрде:

“23.07.1944

...командир Миңневәли Рәхмәтуллинның хәлен саклап калу сылтавы белән рота солдатларына мылтык күтәргән, әмергә буйсынмаган Зариф Корбангалиев һәм Гариф Шәйхуллов, рөхсәтсез операция ясарга алынган Гөлҗамал Шәмсетдинова гаепләнә...”

Язуның ни башын, ни азагын рәтләп укымаган, өзек-өзек сүзләрне үзенчә ялгап аңларга тырышкан Әхмәтвәлинең күзенә яшь тыгылды, калтыранган бармаклары гаепләү кәгазенең ачы яндыруына  түзә алмады – язу бер-ике тапкыр талпынганнан соң командирның аяк очына очып төште.

Ул карашын каршы дивардагы тәрәзә пыяласына төбәгән килеш Кәлимуллага сорау бирде:

Ничек ул? Әтинең хәле ничек?

Яңа гына исемнәрен укыган батырлар булмаса, бәлки, син әтиең турында башка хәбәр алыр идең. Күпкә куркынычрагын.

Җиңел сулап, берникадәр дәшми торганнан соң Әхмәтвәли телгә килде:

 -  Нишләргә киңәш итәрсең?

 -  Командирның хәле яхшы, шулай булгач, зур йөрәкле яшьләрне үлем хөкеменә тартуның мәгънәсе юктыр. Башкалар да моны аңларлар, дип уйлыйм.

Әхмәтвәли яңаклары буйлап тәгәрәгән тир тамчыларын кул арты белән сыпырып алды да үзенә йота язган тимер урындыгыннан торып, ишеккә юнәлде.

... Төн буе Зарифның керфегенә бер тамчы йокы эленмәде. Иптәше алдында бик гаепле булуын аңлау белән беррәттән шундый тәвәккәл карар кылуына үкенмәү, киресенчә канәгать булу хисләре бергә үрелеп, егетнең тынычлыгын урлады. Бу борчулар йөрәгендә – күз уңында, каушавын батырларча җиңәргә тырышкан ягымлы табибә белән ни булгандыр – шул турыдагы билгесезлек ныграк бимазалый иде. Секундларны авырлык белән алга таба тарткан борчулы уйлар ташкынын тимер йозакның кискен тавышы бүлде. Яңа көннең кояш яктылыгы кинәт кенә бүлмәгә ташып керде дә хәвефтән башка берни вәгъдә итмәгән бушлыкны өмет нуры белән тутырды. Аркадан йөгергән таш диварлар суыгының эзләре буйлап кояш Зарифның күңеленә үрелде. Иптәшенең артыннан иреккә, дөнья киңлегенә чыккач, егет күкрәк тутырып сулыш алды. Ташландык вагон янында яралылар белән мәш килгән ак халатлы табибәне күргәч, Зарифның аяк астында җир урыныннан кузгалган кебек  булды. Ул, тәне буйлап рәхәт бер җиңеллек таралуын сизеп, шул таба юнәлде. Иңен кыздырган җылылыкның юмарт кояш нурларыннан гына түгел, барысын да читтән күзәтеп торган командир Әхмәтвәлинең соклану һәм рәхмәт тулы карашыннан булуын батыр егет сизмәде дә кебек. Ул, үзенең күңелендәге рәхмәт хисләренең ташуына түзә алмый, җиңнәрен сызганып  гаҗәеп бер мавыгу белән эшенә тотынган Гөлҗамал янына ашыкты..