Логотип Казан Утлары
Публицистика

Камиллекнең чиге юк (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

   Нигъмәтулланың кешелек сыйфатлары, оештыра белү сәләте үзенә тапшырылган колхозны аякка бастыру, кешеләрне саклап калу барышында ачыла, дидек. Бу - табигый. Автор үзенең асыл ниятен поэмага керештә үк искәртеп куя. “Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы авыр елларда халкын ач үлемнән саклап калган зирәк акыллы колхоз рәисләренә багышлана”. Сугыштан авыр яраланып кайтса да, халкына ярдәмем тисен дип эшли торган фидаи җан Нигъмәтулласы да табыла. Аның реаль шәхес булуы да ихтимал.

   Авторның шигъри юлларны төрләндерү юнәлешендә эзләнүе, бертөслелектән качу юлларын эзләве дә күз алдында. Нигездә 10-9 иҗекле классик силлабик калып төзелешенә өстенлек бирсә дә, юлларны бүлгәләп, басымга игътибар өстәп, хисләрне куертып, сурәтләү динамикасы да үзенчәлекле.

   Юлларны “тотып торуны” терәк “багана” мисле үзенә алган кафия (рифма) киеренкелекне “оештыруда” үз вазифасын үти.

   Әлбәттә, Э.Шәрифуллинанаң сугыш, аннан соңгы тормыш авырлыкларын бизәмичә, акшарламыйча тасвирлавы, шул чорны образлар аша күз алдына бастыру юнәлешендәге эзләнү-табышлары игътибарга лаек. Дөрес, шагыйрәнең соңгы юллардагы шатлыклы хисләренә кушыла алмадым. “Киң Дала!.. (бу төшенчәнең килеп керүен, гомумән, аклап булмый) “Җиңәр көч юк безне дөньяда!” кебек шалтыравык-ялтыравык апофеоз кемгә ничектер, миңа башка операдан ялгыш килеп кергән ария кебегрәк тоелды.

   Шагыйрәгә эпик оеткыны тотып торучы Нигъмәтулланың холкын-фигылен, рухи дөньясын сурәтләүгә дикъкать җитмәгән дип тә “үпкәләргә” мөмкин булыр иде. “Камиллекнең чиге юк”, дип “юлга чыккан “ кеше “бәйләнчек” була инде ул.

   Тулаем алганда, меңъеллык мираслы татар шигъриятенең лиро-эпик төренең “йөзенә кызыллык” китермәслек әсәр иҗат иткән Эльмира Шәрифуллина.

                                                     ...

   Фашизмны тар-мар итүнең 75 еллыгын Р.Харис күләме белән җыйнак, мәгънәви тарафтан сыйдырышлы “Төрек валы” поэмасы белән билгеләп үтте. Матбугатта инде уңай бәясен алган бу әсәрен шагыйрь шул сугышта катнашып, шактый батырлык кылган абыйсы Яхья Фәизов истәлегенә багышлый. Ул аны туган иленә бирелгән, аның киләчәге өчен үзен аямый торган сугышчы, акыллы, көчле шәхес буларак күз алдына бастыра. Башка кылган батырлыкларыннан үзгә, аның Кырымны фашистлардан азат иткәндә кул астындагы сугышчыларны атакага күтәрүенә, авырлыклардан курыкмыйча, юл ярып алга баруына басым ясый шагыйрь:

   Ә бит абзам минем чигенмәгән,

   Төрле яктан дошман бугач та

   Үзе һөҗүм иткән.

   Кырым җирен

   Азат итү өчен юл ачкан.

   Гади бер татар кешесенең шәхси вә иҗтимагый батырлыгы сокландыра, горурлык хисе уята һәм ул үзенә тиешле бүләген, кадер-хөрмәтен алачагына шикләндерми!

   Кызганычка каршы, нәкъ менә шул ноктада фикер каршылыгы алга килеп баса. Бер яктан, аның “дошман бугач” та югалып калмыйча, сугышуын дәвам итеп, башкаларны рухландыруын күреп торган командирлар, сугышчылар аның Алтан Йолдыз орденын алачагына ышаналар. Мәгәр ошбу югары бүләк алынмыйча кала.

   Алтын Йолдыз аңа нигә бирмәгәннәр?

   Аңа бит ул тәкъдим ителгән:

   Полк штабы “Наградной” тутырган

   Дивизиянеке үтенгән.

   Соңгы ноктаны куярга тиешле хәрби чин бу гамәлне хупламаган.

  Корпус командиры кул тамгасын

Озак уйлап салган, күрәсең..,.

“Кызыл байрак” орденына дигән...

Уйларына килә керәсем...

   Корпус командирының уйларына керә алмасак та, гомуми сәясәт чагылышын аңлавы кыен түгел. Җиңүнең безнең якта буласы ачыклангач, азчылык милләт кешеләрен кысу, берише халыкларны  төрле хәйлә-сылтаулар табып, ярлыклар тагып, тарихи яшәгән (укы: затлы) урыннарыннан сөрүләр башлана. Ренат Харис   аерым шәхескә тискәре мөнәсәбәт аша тулы бер (бу очракта татар) милләткә кырын, кимсетеп карау сәясәтен тәнкыйтьли. Нәтиҗә үзеннән-үзе чыгып тора: буйсынган халыкларның шәхесләрен рәнҗетү, кешелек сыйфатларын, ахыр чиктә, гуманизм таләпләре белән санашмауны бер Яхья Фәизов кенә “татымаганы” мәгълүм. Бу төр җәберләүләргә мисалларны күпләп китереп булыр иде.

   Шул хәтлесе дә мөһим: каһарманыбыз холкындагы  милли үзенчәлегебез сокландыра: Фәизов сызлануын, бугазыннан алган үпкәсен тышка чыгармыйча, горур татар баласы булып кала. Аның язмышы, гаделсезлек өчен яшьрәк буыннан, бу очракта Ренат Мәгъсүм улының, күңеле сыкрана, үрсәләнә. Чөнки бөек милләт, дәүләт тотучы халык исеменнәе башкаларны кысу, кмсетү, аларның рухи ихтыяҗлары белән санашулар елдан-ел көчәя генә бара. Ошбу поэма, шул җәһәттән, үткәннән бигрәк бүгенгене сурәтләгән символик әсәр булып кабул ителә.

  Шул бүләк мәсьәләсен хәл итүдә ул чорда СССР, хәзер Россия дип аталган илдә яшәүчеләрне милләтләре, исем-фамилияләре буенча бәяләү, вак, буйсынган халыкларны кимсетүгә нигезләнгән бөек державачыл сәясәт утлы кисәү кебек, башын калкыта. Ошбу сәяси вазгыять поэмада үзәк мотив буларак үстерелә.

   Төп игътибарны бер шәхес язмышына юнәлтү (башкалары фон гына) поэманың хозурлыгына хилафлык китермәгән.

   Шигырь вәзене тарафыннан шагыйрь нигездә силлабик шигырь кысаларында калса да, эчке сөйләм, чигенеш, диалог  кебек алымнар ярдәмендә төрлелеккә, тар мәйданда олы проблеманы, халкыбыз вәкилләренең сугышның кайнар нокталарында – алгы сызыкта да, дошман “өнендә дә” (М.Җәлил һ.б.) батырлык үрнәкләре күрсәтүен калкытып куюга ирешә.

   Әлбәттә, Р.Харис  кебек хәзерге татар шигъриятенең әйдәп баручы, һәр әсәре белән рухыбызны баетучы шагыйрьгә абыйсының рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керүен, тыныч тормышта шул батырлыкка илтүче гонсырларны искә алуын да күрергә теләү табигый дип уйлыйм.

   “Төрек валы”на тәнкыйтьче-шагыйрь Хәнфи Бәдигый уңай бәя биреп, болай дип яза: “Халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгын бүген искә төшерү,хәтердә тоту рух ныклыгыбыз өчен мөһим, дип әйтә шагыйрь  поэмасы белән”. (“Мәдәни җомга”/2020. 24 апрель)

Яшьлегемдә яшьнәдем

   Яшьлекләренә, ул чорда күңелләрен биләгән хис кичерешләренә, биргән антларына тугрылыклы өлкән буын комсомол оешмасы тууының  100 еллыгын  зурлап билгеләп үтте: җыелышлар, кичәләр, очрашулар уздырылды, бүләкләр таратылды, күкрәкләргә шул уңай белән чыгарылган медальләр тагылды.

   Кыскасы, бүген бишектә оныкларын тирбәтеп утыручылар “яшьнәп үткән  яшьлекләрен” сагынып та, саргаеп та искә алдылар.

   Минем фаразлавымча, гомеренең иң күңелле, истәлекле чорын комсомолда үткәргән (үзем дә искәрмә түгел) Р.Харис шул чорны сурәтләгән яңа әсәрен сәер исем белән “Унөчкә унөч” дип атый. Гадәттә комсомол сүзе янына өстәлә торган, илне шаулаткан БАМ, КамАЗ, Түбән Кама кебек бөек төзелешләр белән масаймыйча, яңа әсәренең нигез өлгесе итеп шагыйрь гадәти бер вакыйганы үзәккә куя.

   Сугыш тудырган авырлыклар, аның халык җилкәсенә ишелеп төшкән тагын да кыенрак нәтиҗәләре белән “өркетеп” алганнан соң, Р.Харис җиңел  укыла торган, шаян юморы белән күңелләрне иркәли алырдай әсәрләргә ихтыяҗны искә ала кебек. Катмарлы өслүб, акыл “өләшү” юлына төшмичә, әхлакый сентенциягә бирелмичә, яшьләр оешмасы өчен гадәти бер хәл-әхвәлне сюжет канвасы итеп ала.

   Тракторга тагылган чанага утырган авыл кызлары-егетләре район үзәгеннән комсомол билетлары алып кайтып киләләр. Тантаналы котлаулар, купшы сүзләр артта калса да, барысының да кәефләре яхшы, шаярталар, көлешәләр, җырлап та алалар. Шырпы тартмаларыдай тыгызланып, арканга ябышып утыру да , суык та кәефкә хилафлык китерә алмый.

   Шагыйрь табигатьтә күңелле хозурлыклар таба: “гыйнвар ае фәрештәсе буран көтүен тудырган”, трактор тартып барган “чана йөзмә утрау кебек” күренә.

 Без поэмадан шактый мәгълүмат алсак та, әле оештыручы үзәк аталмаган. Бер-берсенә елышып утырган яшьләр арасындагы лирик каёарманыбыз “онытылып” китеп, янындагы кызның куенына ук керә һәм “бишмәт аша иңе” ике җып-җылы төргәкне тоя башлагач кына “аңына килә”.Чибәр комсомолка аны аңлый, тавыш чыгармый, киресенчә, үзе дә дулкынлана һәм егетне үзенә тартыбырак китерә.

- Туңасың бит...Калтырыйсың.

Шулай гына утыр, диде...

Аның да йөрәге дулый,

Ул да калтырана иде.

 Поэмага  фабула җебен тәкъдир иткән вакыйга ике яшь зат арасындагы тән җылылыгын сурәтләүгә генә кайтып калса, әсәр гадәти сентименталь  лирик  парча гына булып калыр иде. Бер-берсенә якынлашып, онытылып кына утырган мәлдә, кызның күкрәгеннән значогы төшеп югала. Иң кадерле әйберен югалткандай, тәҗрибәсез комсомолка куркып, югалып кала. Барысы да чанадан төшеп, кар ерып, шагыйрь әйтмешли, “ун тиенлек” тәтине эзлиләр. Әлбәттә, аны кызның күкрәк җылысын тоеп кайткан “каһарман” таба һәм рәхмәтле кыз аны укытучылары каршында суырып үбеп ала. Чынлыкта егет кызга үз значогын биргән булып чыга. Егетнең ялганы турында берәү дә белми кала. Менә шулай шагыйрь бер яшьлек вакыйгасын кадерле истәлек итеп, җылы матурлык белән сурәтли. Җыйнак кына лирик әсәрдә якты сагыш, үткәннең матур сәхифәләрен юксынган моңсулык киләчәк турында уйлану белән үрелә.

  Шул үткәнне сагынам!

  Юк, сагынам киләчәкне.

Үткәннәргә әйләнеп кайтып булмавына инану моңлы сызлану чыганагы булып тәгаенләнә.

   Яшьләр беләләр дип уйлыйм

   Үткәннән көлү макталмый.

   Хәзер кечтеки генә күренгән вакыйга шагыйрьгә җитди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. “Комсомол күк капусы булмаса да, аңа торырлык берәр нәрсә бармы бүген,” - дигән фикерен калкытып куеп , җанын истәлекләр дулкынында ял иттерә.

  Поэманың һәр юлыннан оста, тәҗрибәле каләм иясе кулы сизелсә дә, әсәрен поэма-бәян (бәян повестьның  синонимы буларак йөри) дип атавын аңлап, хуплап бетермәдем.

Чыпчык кына димә.

   Шигъриятнең әйдәп баручы жанры поэма иҗатчыларны тар әдәби кысалар белән чикләми, хыялларына, иҗади мөмкинлекләренә тулы ирек бирә. Реалистик, романтик, хәтта утопик поэмалар янәшәсендә кинаяле, яшерен эчтәлекле, “җемелдәүле” образлы әсәрләр дә туа тора. Галим, шагыйрь, публицист Хәнәфи Бәдигый “Авылдан килгән чыпчык” әсәрен “аллегорик поэма” дип атый.

   Африкада туып, җиһанның барлык кыйтгаларында үз булып киткән чыпчыклар, үзләренең кадерләрен белеп, язмышлары  белән “шаярганны” яратмыйлар. Бер тарихи факт күңелдә, хәтердә. Кытайның “акыллы җитәкчеләре” соңгы елларда бөртекле ашлыкларның, бигрәк тә дөгенең уңышны аз бирә  башлауларын чыпыклар чүпләп бетерүдә күрәләр һәм ил буенча аларны юк итү кампаниясен башлап җибәрәләр. Беренче елны баерак уңыш алып, мактанып йөриләр, бүләкләр  өләшәләр. Ә икенче елны ашлыкны элек “бәләкәй сунарчылар” чүпләп барган кортлар, бөҗәкләр, күбәләкләр ашап бетерәләр. Кытайлылар аңнарына килеп, долларлар түләп, дөнья буйлап, чыпчыклар җыя, кайтара башлыйлар, табигый балансны урнаштыралар.

   Авылда гомер сөргән поэманың “каһарманы” Качкын кушаматлы чыпчыкны кардәшләре шәһәр белән танышып кайтырга җибәрәләр.

- Күреп-белеп кайт! – диделәр.

- Анда ничек яшиләр?

Нәрсә ашыйлар кешеләр?

Кошлар...безнең ишеләр?

   Поэма иҗатчысы да чыпчыкның сәфәрен хуплый һәм үз чиратында аңа җитди сәяси “бурычлар йөкли”. Шул рәвешле, чыпчык кала тормышы белән таныша башлый. Анда  “Карап торсаң тамаша, Утлы язуларны күреп, хәтта күзләр камаша”, ди “сәяхәтче” шәһәргә очып килеп төшүгә.

   Чокыр-чакырлы, күптән кеше кулы тимәгән йортлар арасындагы  юлларны хупламыйча, үлән үсеп утырган авыл урамнарын сагынып куйса да, кибетләрнең күп һәм төрле булуы беренче мәлне күңеленә хуш килә. Тик нәзберек  кунак күпчелегенең исемнәре чит-ят телдә язылуын ошатмый. Күзенә маңгаена зур итеп татарча язылган “Бәхетле” сүзе чалынгач кына  җаны бераз тнычлангандай була. “Татарлашкан” чыпчык бераз милләтче дә икән әле. Барчабызны борчыган, тәшвишкә салган, татар рухына кагылышлы мәсьәләләрне калкытып куйганчы, “чик-чирик, зиф-тиф”тән башканы белмәгән чыпчык азык-төлек дөньясына чумып, авторның “эрудициясен”калкытып куярга тиеш була.

  Бәрәңге, кабак, помидор,

   Кукуруз, арыш, бодайлар

Килгән Америкадан.

Кәбестә, чөгендер, шалкан

Тары , арпа, кишер, суган,

Дөге , чия, карабодай

Таралган Азиядән.

Һиндстаннан, Кытайдан иңгән ризыкларны да санап киткәннән соң, чыпчык “авыр хәлдә” кала, “Ашап карарга һәммәсен җитмәс чыпчык гомере”, дигән нәтиҗәгә килә. Шул ук вакытта ризыклар уртаклыгы халыкларны якынлаштыруга хезмәт итә ала икән.

   Менә кайлардан башлана

   Чын дуслык бу дөньяда.  

Иҗатының төп максаты Качкынны ризыклар белән хозурландыру, шәһәрнең тышкы көязлеген тасвирлау гына булса, аллегориянең кирәге дә калмас иде. Тиздән шөбһәле, кыю, шактый “үтә күренмәле” фикер әйтелә: “Тел кыскартырга боерган Карга короле Каргин”. Ошбу әмер беренче чиратта милли мәктәпләрнең киләчәгенә китереп суга. Әсәрнең язылу максаты алгы нәүбәткә чыга.  Серлелек пәрдәсе алып ташлана.

Татар мәктәпләре беткән,

Татар теле киселгән.

Татар баласы илендә

Димәк ки- кимсетелгән!.

Туган ил дип утка-суга кергән, күпме батырлар үстереп биргән халыкны    җәберләүне гафу  итә, аңлый алмый “чыпчык”.

Хәер, короновирус дигән зәхмәт килеп туганнан соң, шәһәр урамнарының бушап калуын, ара-тирә күренгән кешеләрнең хастаханәдән качкан чирлеләрдәй, авыз-борыннарын ак, кара, яшел чүпрәкләр белән каплап, кулларына бияләйләр киеп селкенеп йөргән адәми затларның хәлләрен белеп китәргә туры килмәсен әле кошчыкка?

   Шәһәр ризыклар төрлелеге, мавыктыргыч урыннары күп булуы белән ошаса да, чыпчык авылын сагына. Кайда яшәү, авылдамы, шәһәрдәме яхшырак дигән сорауга ул өздереп  җавап бирә алмый, барысы да “үзеңнән тора”, дип кенә котыласы урынга, бар җаваплылыкны Ходай белән Дәүләткә “сылап” калдыра. Янәсе, һәр җан иясе турында алар кайгыртырга тиеш. Кала базарында тамак туйдырып кайткан чыпчык үз мөстәкыйль иле, дәүләте булмаган, хокуклары киселгән халыкларга нишләргә, ничегерәк яшәргә дигән  соальгә “җавап” бирми, бу очракта авторда каһарманына “ярдәм кулын” сузмый.

   Нәтиҗә ясабырак әйткәндә, Х.Бәдигый чыпчыгына күктән йолдыз чүпләргә “кушмаса” да, күңелен кымтырыклап, зиһенен борчып торган фикерләрен җыйнак сын-сурәткә сыйдыра алган. Поэмасы күп мәгънәле  һәм тигез эшләнгән. Иң мөһиме: эчке әрнүен тышка чыгаруның сәнгатьчә отышлы алымын тапкан. Киләчәктә аллегорик, ас төшермәле ысул төп юнәлешебезгә әйләнеп китмәсен?!

   Соңгы чор поэмаларының бер өлешендә матурлык. Яктылык, игелеклелек, нәсел, бала кебек төшенчәләрнең эчтәлеген ачуга омтылган кыйммәтләр алга чыга. Башкортстанда яшәүче милләттәшебез Зөлфия Ханнанованың шагыйрә Э.Шәрифуллина фатыйхасын алган “Кот”(“М.Җ.”,2020, №13, 14) шул рухтагы әсәр. Соңгы еллар татар поэмалары арасында сагышка “манчылган” лирик затның кылган ялгыш гамәлләре , кире кайтарып булмаслык югалтулары өчен үкенү  сюжет сызыгын билгеләүче мотивка корылган әсәрне хәтерләмим. Фикерләвенә тиң шигъри бизәкләр, бай, күркәм теле, нечкә психологик күзәтүләре, ихласлылыгы иҗатчы файдасына эшли торган гонсырлар (элементлар). Шулай да, иң әүвәл атамага чыгарылган “Кот” сүзенә аңлатманы кабул итә алмадым: “Өебезнең коты затлы җиһаз”.

   Үзәккә алынырга тиешле төп мәүзугъка якынлашканчы, автор йөгерә-йөгерә өй җыештыруы (хатын-кыз вазыйфасы дип беләм) турында хәбәр бирә. Үзенә таяныч ноктасы эзләп, биш бала тәгәрәп үссәләр дә, әниләренең һәммәсен тигез күрүен искә ала.

   Кичереш үзәгендә туасы баласын югалткан ана монологы - эчке сөйләме. Ул-кайгы-хәсрәт даирәсендә яши, җан тирәнлегенә үтү юлларын эзләп, читлектәге кош кебек бәргәләнә, кеше аңының иң тирән катламнарында яткан борчуларны ачу юлларын эзли. Авторның төп таянычы- психологик анализ, аның мөмкинлекләре.

   Сүз дә юк, һәркасыйбызның сыкрандыра, сызландыра, төн йокыларыннан мәхрүм итә торган борчуларыбыз җитәрлек, элеккечә әйтсәк буа буарлык. Тик шәхси борчуларны иҗтимагый күренешнең бер төре булган әдәбиятта, бу очракта мең еллык  тарихлы поэма жанрында яңгырату мәҗбүри түгел иде кебек. Аның өчен истәлекләр дәфтәре барын яисә мәчеткә барып тәүбә итү, сәдака бирү мөмкинчелеген дә онытырга ярамый.

   Әлбәттә, “тураклап алган сабыемның җаны рәнҗеп, очып йөридер” кебек могътәбәр юллар күңелне тетрәндерәләр. Тик монда мотивация юллар арасында калган : бала ни өчен туракланган, кем гаепле. Лирик зат бар гаепне үз өстенә ала.

Мин гөнаһлы хәзер, өем котсыз,

Күңелемнән хәтта җыр кача.

Автор үзенең шәхси кайгысын дөньяви югалту дәрәҗәсенә күтәрә.

Бу өнемме, бу төшемме минем?

Тирә-ягым тоташ кара кан.

Арынырга теләп артык йөктән

Җирме әллә аборт ясаткан?

Автор бу юлларының мәгънәсен аңлы халәттә яздымы икән дигән сорау туа?

Чөнки  җир шары шул  тупас гамәлен кылса, беребез дә исән-имин кала алмыйбыз дигән сүз түгелме соң? Бу очракта короновирусың да бала-чага уены гына булып күренер.

   Һичсүзсез, табигый сәләткә ия шагыйрә шәхси хәсрәтләре дәрьясынан “чыгып”, телебезнең , милләтебезнең  язмышы кыл өстендә торган көннәрдә һәр сүз остасы көрәшче булырга тиешлеген онытмасын иде. З.Ханнанова да, бай телен, тойгы-хисләрен  халык язмышы белән бәйләсә, сүз-кинжалын тиешле җиргә кадаса, шунда “Кот”ы да табылыр, яңа баласы да туар иде.

  Тәнкыйди рух белән психологик юнәлешне табигый рәвештә кушып алып киткән әсәрләрнең берсе булып саналырга лаеклы “Качу” (“К.У.” 2020, №6) олы жанрга үз мәүзигы, үз өслүбе белән килгән Рәниф Шәрипов каләменнән төшкән әсәр. Ул бер мәлне модага кереп алган, робагыйлар, газәлләр, кыска шигырьләр белән  артык мавыкмыйча , шигъри җегәрен , тормыш-яшәеш агышын аңлавын, рухи дөньясын поэмаларында ачып, яңгыратып бирергә тырыша.

   Вакыт ягыннан иң соңгы әсәрен ул олуг юбилейларга багышламый, әхлакый-этик, иҗтимагый-фәлсәфи уйлануларын үзенең 70 еллык тормыш бәйрәме уңаеннан шигъри юлларга сала.

   “Качу”да төгәлләнгән эпик сюжет эзләү яисә аның эчтәлеген сөйләргә алыну-заяга вакыт уздыру гына булыр иде. Шагыйрьнең сирәк очрый торган гыйбрәтле тормыш юлы аның өчен ишек тоткасыдай таяныч та, сагынычлы истәлекләр, могътәбәр, берсен-берсе кысырыклап килгән күчерешләр чыганагы да: яшьли ятим калу, "җылы “кулы белән бәйләп”, “Елап сорамаска” өйрәткәндетдом, югары уку йортыннан гаскәри хезмәткә алыну , салкын якта корабта сигналчы матрос, кече командир хезмәте, Төньякның кырыс, давыллы табигате аның исәнлеген какшата, ел ярымнан инвалид егетне Казанга китереп куялар.

   Поэмасының беренче бабында балалар йортының исемен, урынын тәгаенләмичә генә, йөзләгән баланың хезмәт белән тигезлектә узган елларны сагынып искә ала: “кемдә пычкы, көрәк, балта... Кызлар савыт саба, идән юалар”... Яшьлегенә мәгънә, җан җылылыгы биргән вакыйга-апасы янына Казанга барып кайту. Татарның башкаласы аңа сагышлы илһам белән беррәттән (әлегә анда калып булмый) күтәренке җылы рух та бирә.

   Ә без тагын качтык йортыбыздан,

   Ике көнгә, тагын Казанга.

   Тарта иде безне ерак кала,

   Әйтерсең, ул балдан ясалган.

  Берничә елдан соң янәдән апасы кырына килүдә Казанны ихластан яратып, ул чорда күңеленә сеңгән хисләрен гомере буена уылдык бөртегедәй саклый . Кыскасы, поэма үзәгендәге вакыйгалар агышында, өслүбендә шаклар катырлык, “кара әле син аны ничекләр биетә шигырьне”, дип телне шартлатып куярлык яңалык та юк шикелле. Эчке сиземләвенә таянган лирик-фәлсәфи юнәлеш, үтә реалистик  өслүб, якты сагыш, моңсулык белән сугарылган аң агышы...Замана чалымнарына ияреп, мод-постмодернистик “изм”нарга иярмәгән, айның аръягына чыгып хыялый дөньяви сәрхүшлегенә дә чуммаган шагыйрь үзен олы  шигърияткә алып кергән, бәет-мөнәҗәтләрдә, озын лирик җырларда калыплашкан 10-9лы иҗеккә , классик силлабик шигырьгә тугрылыклы калып, фикер-ниятләрен мәкаль-әйтем, хикмәтле гыйбарәләр агышына сыйдыру юлын сайлаган. Үзәк каһарман – шатлана, кайгыра белгән, үзен “камчылый-камчылый” яшәүнең мәгънәсен эзләгән, халык, туган телебез язмышы турында әрнүле уйлануларын йөрәге аша  уздырган лирик иҗатчы үзе. Бер яктан, ул сызлану фәлсәәфәсен алга сөргән, суфыйчылар шикелле, тәңрегә табынып хисләнгән эгоцентрик шәхесне хәтерләтеп куйса да, акрынлап аның башка сыйфатлары өскә калка: “була кайчак, юллар дөрес кебек, Ерагая ләкин арабыз”. Язмышыңнан качып булмый икән, балачактан китеп булса да”, дип туктаусыз уйлана, эзләнә. Аның уенча , адәм баласы гомере буенча тормыш, язмыш сынавын уза. Ул үзен алда ни-нәрсә көткәнен белми, аны кире кайтып булмаслык “газап тулы тоташ үкенеч” көтә.

   Шагыйрьнең иң яратмаган , җене сөймәгән халәт - ялгызлык . Үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, ул бу мотивны кайта-кайта үстерә. Балалар йортында үткәргән чорны чагылдырган “Ялгыз булсак, бәлки елар идек, Күмәк күчтә күңел түземле”, дигән әхлакый сөземтә туа. Дөньяның ачысын-төчесен татып, шәхес буларак җитлеккән кеше уе: “Киләчәктән түгел, чорлар буе Ялгызлыктан адәм курыккан”. Кеше нинди генә гаярь, гыйльми, һөнәри әзерлекле булып, югары дәрәҗәләргә ирешмәсен, халкы мескенлектә яшәсә, тулы бәхеткә тара алмый. Әгәр “Өммәтең булса сүтелгән”, “Чыккан чакта соңгы күпердән” җаның өшеп , югалып калырсың!

  Татар халкының олы вә ахыр үкенечле язмышын күз алдыннан уздырып, аның хәзерге халәтен тышаулы атка тиңли. Күңелгә тия торган чагыштыру, әмма аның белән килешергә туры килә.

  Тышаулы ат һаман бер урында,

  Казыгына бавы уралган.

   Чынбарлыктан кача белгән саен

   Яугир рухы көн дә сүрелә.

      Буйсындырылган  кавемнең матди, димәк, иҗади мөмкинлекләре кысылган. Тук яшәү өчен аңа ике генә юл калдырылган.

Йә буласың син указлы мулла,

Йә буласың татар-йомышлы.

   “Җиләк мәйданы”нда өреп тутырылган күркәдәй тәкәбберләрне тәлинкә тотып томан туйдыручыларны шагыйрь гафу итә алмый. Ялагайлар турында язганда аның тавышы кырыслана, усаллана.

Ялганчылар, оятсызлар ашый

Хәрәм ризык алтын савыттан.

   Тел язмышы шагыйрьне иң борчыган мәүзугъларның берсе, аны танымаучыларны ул “хурлык тактасы”на кадаклый.

Үз нәселен сөйми. Мокыт, мөртәт -

“Нинди файда миңа бу телдән?”

Исемсез бу йолкыш килмешәкнең

Күперләре сүнгән. Сүтелгән.

   Шәхси мәнфәгатен миллилектән өстен куйган кешеләргә аның бәясе гаять җитди.

Килер ул көн. Аннан качып булмый.

Сиңа, миңа әллә кемгә, ди, - ул кашын җыерып, маңгаен сырлап.

   Әдәби барышка , аның үсешенә булсын дип хезмәт иткән сүз осталарын  олылап яза шагыйрь.

Милләтнең чын әдип-батырлары

Рәнҗетелә көн дә кадерсез.

Сез идегез безгә иман-кыйбла,

Чын шагыйрьләр, Тукай кебекләр.

Исем-фамилияләрен әйтмәсә дә, кемнәр турында борчылганы көн кебек ачык. Лаеклы булып та премияләрне алмаганнарны “тынычландырып” та куя. “Дәүләт бүләкләрең бармы диеп, Сорамаслар теге дөньяда”. Төньяк салкыннарында, кар бураннарында ныгыган “нордик характерлы” Р.Шәрипов берәү генә. Бу холкы аның “Тәрәзәдә утлар”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары” кебек китапларында чагыла,  тәнкыйть мәкаләләре дә аның “йогынтысында” язылганнар диярсең. Г.Морат “Чиксезлеккә манып каләмне”, Г.Садә “Изүен ачкан җилләр”, М.Шаһимәрдәнов “Шигърият иясе” һ.б.

   “Качу” әсәрендә җемелдәүле сурәтләрдән, серлелектән  баш тартып, ачыктан-ачык , син “мөртәт” дип маңгайга  бәреп сөйләшүгә өстенлек бирсә дә, ул тормыш ләззәтләреннән, сөю-сөелү кебек интим хисләрдән, дөнья бизәкләреннән – хатын-кыздан йөз чөереп яшәүче дәрвиш түгел. Юкка гына шагыйрә Н.Сафина мәкаләсен “Җиргә төшә сөю йолдызлары” (“К.У.” 1998, №1.) дип исемләмәгәндер.

   Үзе искәртүенчә, беренче саф мәхәббәтенә ул “Меңнән бер өлеш” (2006) исемле лирик рухлы, садә кичерешле поэмасын багышлый. Эротикага да өлеш чыгарып, мәхәббәт хисенең тирәнлекләренә үтеп керү җәһәтеннән ул Р.Харисның “Өч үбешү” поэмасына көндәшлек тудыру дәрәҗәсенә якынлашкан әсәр, минемчә. Бәяне укучылар үзләре бирсен дип, поэмадан ике өзек кенә китерәм.

Бас чиратка, күр, еракта әнә

Фәрештәләр сөю өләшә.

Яисә

Очып килдең кебек, кочып алдың,

Үбеп алдың, уйлап тормадың.

“Качу” әсәрендә дә ул мәхәббәткә карашын чыш-пыш кебек символларга төреп интекмичә, турыдан “сылый”.

Яратканда чынлап яраттым мин.

Яратмасам алдый алмадым.

Шунда ук кәперәеп китеп , башкаларны кимсетеп алуны да оятка санамый.

Мин яулаган чиксез мәхәббәтне

Теләп калам барыгызга да.

   Татарның бүгенге халәте, киләчәк язмышы турында уйлаганда, “без бөек халык”, “без олы милләт” дип, үткән бөеклекләр белән үз-үзебезне үссендереп күкрәккә кагып кына телне, димәк ки, милләтне саклап калып булмый, ди “Качу” авторы. Яшәешебездә гел чигенү: заманында ханнар аралашкан лөгатебезне мәктәпләрдән куып чыгару, уку йортларында татар бүлекләрен кыскарту белән килештек, карар кабул итсәк тә, милли дәрелфөнүнне ача алмадык, ди кебек шагыйрь.

   Татар язмышы турында уйлаганда аның каләме корыч, сүзе ук. Ул башкаларны тешсезлектә гаепләп, үзе читтә калу ягын каермый. Бәла уртак, җаваплылык уртак. Поэмага бирелгән исемнең асыл мәгънәсендә түбәндәге сүзләр тулы көчкә ачыла.

  Кача белдек. Яраклаша белдек.

   Ләкин кайчан кире кайтабыз?

   Дөнья тулы качкан татар белән

  Кемнәр соң без? Кайда, кайда без?

Туган-үскән җирдән качып була, “Кереп ятып кына кабергә”, дип раславы белән килешмәскә дә мөмкин. Әгәр үз илеңдә иркенләп әби-бабаң, ата-анаң телендә белем алу мөмкинлеге булмагач, һәр җирдә “говорите на нормальном, понятном языке” дип, кычкырып торсалар, җирсү хисләреңне дә тоярга мәҗбүр буласың. Яңа Конституция буенча  дәүләт төзүче милләт вәкилләре  байлыкка таруга, читкә чыгып китү, балаларын шунда урнаштыру ягын карыйлар. Татарның ул яктан да мөмкинлекләре чикле шул. Бер әсәрдә генә, ул нинди генә күләмле булмасын, бар уй-хисләрен, теләк-ниятләрен сыйдыра, җанын ачып сала алмый әдип. Р.Шәрипов та укучыны котыртып, өметләндереп калдыру әмәлен таба.

Аяусыз мин ялган, яман сүзгә,

Усаллыгым золым-җәбергә.

Куәтем бар, сүзләрем күп әле.

Әйтми торам әле хәзергә.

Көтәбез, ашыкмыйбыз, үзе әйтмешли. “Алда әле безнең Мәңгелек бар”. Шагыйрь “Бүгенгедән качып буладыр ул, Котылгысыз ләкин киләчәк...Аннан качып булмый” кебек килешүсез бәяләре белән сискәндереп, каз тәннәре чыгарып, хәтта диннәрнең явызларны “көткән” кыямәт турындагы тәгълиматларын искә төшереп куя кебек. Шуда күрә, М.Садриның “Сандугачлар сайрый чут-чут дип, Безнең илдән матур ил юк дип”, кебек тезмәләргә мөкиббән китеп, һаман да аны мактап панегерик сырлаган затларга Р.Шәрипов поэмасын укымаска тәкъдим итәм!

   “Качу” җиңел, кәеф күтәрү өчен укый торган әсәр түгел. Тышкы шигъри  тигезлек, бертөслелек өстенә артык тирәнгә керүләрне яратмаган укучыны ялыктырырга  мөмкин. Иҗатчы шигъри дулкынын, дөресрәге классик калыпны диалог-үзара сөйләшү, эндәш, мөрәҗәгать һ.б. алымнар исәбенә үзгәртеп, баетып җибәрсә, бер тынлылыктан арыныр иде кебек. Болары киңәш бирүем түгел, уйлануым гына. Р.Шәрипов бүгенге халәтебезне үз язмышына бәйләп, тирән  кичерешле, аңа гына хас шигъри өслүбтә уйландыра, тәрбияли торган әсәр иҗат иткән.

Йомгак урынына

  Татар халкының безгә мәгълүм тарихын поэма жанрының үсеше буенча да танып була, дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Язма-басма әдәбиятыбызның юл башында торган Кол Галинең “Кыйссаи-Йосыф” поэмасыннан дәрт, ышаныч, иман нуры алган шигъриятнең олы төре башка жанрлар белән аралаша, үз кыйммәтләре белән дә бүлешә-бүлешә ныгыган, сүнмәгән, сүрелмәгән килеш эстафетаны безнең көннәргә китереп җиткергән. Татарның үзедәй һаман иҗади гамәл вә халәттә, халык язмышы үзәгендә үз юлы белән бара поэма жанры. 2019, 2020 елларда иҗат ителгән, югарыда карап үтелгән, төрле юнәлешле поэмаларда милли яшәешебезне, телебезне саклауга омтылыш үзәк юнәлеш булып күтәрелә. Ирешелгән уңышларыбызны, милли хәятыбызны саклау, яңарту, милләтебезне теленнән, дененнән, диненнән яздырмас, яшәү-көнитешен кабатланмас сурәтләрдә чагылдырып калдыручы тормыш мәктәбе ул, поэма жанры.

  Иң соңгы елларда иҗат ителгән поэмаларның иҗатчылары, тулаем алганда, татар әдәбиятының төп үсеш юлына - реализм белән романтизм бердәмлегендә ирешкән казанышларына хилафлык итмәгәннәр.