Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә бәхетне бүлешәсе килә...

Яшәү

Без өчәү идек.
Беребез – Котластан, беребез – Норильскидан, беребез – Колымадан...
Ибраһим Салахов истәлекләреннән
.

Мы питаемся чувством вины и стыдом, доктор...
«Суспирия» фильмыннан
.

Кемнәр белән яшимен соң, диеп,
Бер күз йөртеп чык та тирәңә:
«Ник бу дәвер... һәм шушындый язмыш...
Нигә миңа мондый җирәбә?!» –  
Дигән уйларыңны ераккарак
Яшереп куй!
Ялгыш катыйльләр
Уянмасын, айбалтасын айкап...
Ул мәхшәрләр әле хәтердә!

...Ак бураннар яшәү исен бөрки...
Ак биләүдә – ап-ак йомарлам –
Үз язмышы көтә аны, беләм:
Нәрсә төзер безнең хыялдан?
Юк, сорамыйм!
Һәм юрамыйм!
Җирдә
Килә Вакыт һәрчак вакытлы:
Кемнәр кемгә йодрык төйнәмәсен,
Ничек эзләмәсен хаклыкны...

Бер күз йөртеп чык та тирә-юньгә,
Ак карларның йотып яктысын,
Тор бәхеттән шашып:
- Яшәү, – диеп, –  
Монда... бүген... нинди татлы соң!

Ә шикләрең яшер ераккарак,
Уятмасын ялгыш... Яманны.
Бер ялгарга тиеш иде кемдер
Бу төзәлмәс тартыш яраны.

...Ак бураннар чәчләреңдә көйри...
...Ак бишектә йөрәк – йомарлам...
Җир беразга гына аграк булсын –
Без калдырып киткән
Хыялдан. 

 

Буран халкы

И я стою в распахнутом пальто...
Храни вас небо.
Иосиф Бродский  «Джозеф»
. Песня Земфиры.

Бураннарның юк милләте, юк дәүләте,
Телләре юк, әманәте, даулар хакы...
Йөзә алар ак күбектәй, бөтерелеп...
- Без бу илдә, җаным, – дисең, – буран халкы...

Күзләреннән зарлана һәм колагыннан:  
- Әйттеләр, – ди, – чирнең сездә бик азганы…  
Җыелышып, күрә пәри туйлаганын,
Һәм ишетә бик еш тузга язмаганны.

- Сакласын Күк, – дип пышылдый, – бездәйләрне...
Ә сүзләрен йота бозлы бияләе...
Җир шулкадәр иркен юкса!
Шундый якты!
Хет кем анда «тар вә шыксыз» димәгәе!

Бураннарның паспорты юк, визалары,
Гранатасы, автоматы, гильзалары...
Яши алар Җиргә җәннәт иңгән төсле...
- Без бу кышта икебез дә – буран халкы...

- Сакласын Күк!

 

 

 

 

Күперләр
Сакла мине бу дөньядан.
Сакла мине үз-үзеңнән.
Һәм – үземнән.
Нәфес ертып,
Киерелгән көн күзеннән.

Сакла хәтта йөрәгеңнең
Йөрәгемдә тибүеннән...
Минутларның –  
Мәңгелектәй –  
Көчен җуеп, кимүеннән.

Сакла мине...
Яхшы-яман
Гел янәшә йөри, әнә...
Үз-үзенең – Алласы да,
Иблисе дә чөнки бәндә.

Җирдән Күккә – күперләрнең
Сагында тор иртә-кичен... 
Тор сагында!
Без дөньядан
Беркөн... керсез китсен өчен.

 

 

Тансыгым!
...ә син мине ишетәсең икән,
нәрсә кирәк тагын җир йөзендә?
Бездән калыр ялантәпи эз дә,
резедалар, йолдыз исе сеңгән,
тансык тоелмаган өч сүз генә.

Шул сүзләрдән галәм яралганын
тоеп... берәү кинәт елмаер.
Уйламагыз кирәк, диеп, яшәү,
тынгы җуеп, җанга кинә җыеп:
заманасы, имеш, болгавыр!

Ул кичә дә булган нәкь шушындый,
иртәгә дә шундый булачак – 
без, сулышны бераз иркенәйтеп,
зинданнарын җанның шыр җилләтеп,
өр-яңадан әгәр тумасак...

һәркем баса, үз чишмәсен табып,
җан көйдереп торган ярсуны.
...җирдә сине ишетәмен икән,
нәрсә кирәк тагын шуннан артык,
нәрсә кирәк тагын,
Тансыгым?!

 

Канун

See my children playing at your feet
Mumford & Sons*


Кешеләр кичерә кешегә
Иң хәтәр хыянәт... үлемне...
Һәм, җиңеп үз-үзен, пышылдый:
«Шаһитка чакырам... Күгемне...»

Кешеләр күчерә кешегә
Йөрәктән соң тамчы җылысын – 
Суынган бу җиһан эчендә,
Елмаеп: «Син, гүя, улымсың...» 

Кешеләр эчерә учыннан
Терелтер суларны, әфсенләп.
Һәм үлә – онытып яшәүне,
Һәм яши – үлемне хәтерләп. 

Үзләре көчледән-көчле дә,
Бәллүрдәй нәзберек – эчендә... 
Җир тырнап, кайчакта башкармый
Иң соңгы аяусыз үчен дә.

Кичерә!

Бәхетне, өметне, хыялны...
«УЛ хөкем итәчәк...» – барын да! 
Кешеләр кичерми кешегә
Язмышны – сыймаган канунга.

 

* Посмотрите как мои дети играют у ваших ног.

Из песни группы «Мамфорд и сыновья»

 

 

***
Ә бәхетне бүлешәсе килә!
Көлешәсе сәбәпсезгә бер дә – 
Бала сыман...
Ул балалык чиген
Кичәлмасын иде... юк, беркем дә!
Беренче кар түгел, меңенче кар
Яуганда да, күргән сыман тәү кат,
Куаналсак, кайтыр иде, бәлки,
Безне беркөн ташлап киткән шәфкать.
Кайтыр иде... бизмәннәргә салмый
Сокланулар, яратулар шашып...
Төнге урамнарга дәррәү чыгып,
Кар атулар – уйнап, шаярышып...
Бәхетне бит килә бүлешәсе!
Сыймый юкса... кочагыма сыймый!!!
...Чартлый учак.
Башлыгымны кагып:
- Җылын, – дисең, – 
И, сакалсыз сабый!
 

 

Көн һәм эңгер каһиннары турында баллада

I
Юл да эңгер. Эңгер дә юл.
Төш аралаш өн кергәли.
Җир әйләнә. Мин әйләнәм
Синең белән җир тирәли.
Сагынуны микъдарларда
Кем үлчәгән? Ничә күләм?
Тәүлек дигән мәңгелектә
Бер терелеп, мең кат үләм.
Юл да эңгер. Эңгер дә юл.
Өн аралаш төштә яшим.
Күзләреңнән күз дә алмый
Ул төшләрдә, бер сүз дәшмим.
Дәшсәм, кинәт шартлар төсле,
Түзә алмас: зеңли һава.
Юл да эңгер. Ә урманнар,
Колач җәеп, өскә ава.
Тануына сөенгәндәй:
«Сез һаман да шулмы?» – диеп,
Кар тутыра якаларга,
Ылысларын иеп-иеп... 

II
Сагынуны чакрымнарда
Кем үлчәгән? Бармы саны?!
Безне Эңгер Каһиннары
Әсирлеккә, ахры, алды.
- Тиздән, җуеп кодрәтләрен,
Чигенерләр, – дисең, – Төннең
Камнарына әмер килер 
Таратырга Күк төтенен.
Һәм тәхеткә Ак Каһиннар
Көн Патшасын менгерерләр,
Җемелдәвек нур таралыр
Ул дәвернең эңгереннән...
..........................................  
Бу риваять, руннар булып,
Басылмаган кәгазь-ташка.
...Җирдә күпме алар тагын!!! –  
Беркем белми бездән башка...

 

 

Таверна

 

Honore et amore

Таверна өстәленә билгесез берәүдән

уелып калган язу

 

Гасырларның кайсын сайласак та,

Шундый таныш –

Яшәгәнбез гүя!

Әнә, анда бер үсмере җирнең,

Тешен кысып, көбә күлмәк кия.

Әнә, баш өстендә тәре айкап,

Учак-учак корбан яккан дәвер...

Ул учакка күмелерме эзләр?

Ул җаннардан сөртелерме хәтер?!

Сөртелгәндәй имән өстәленнән

Бу борынгы тавернаның... тузан?!

Таныш бигрәк...

Учларымны йомып

Учларыңа... түренәрәк узам.

Шәмдәлләрнең бакыр шәүләләре

Алып булып ята диварларга...

Алар безне шелтәлидер сыман

Бик озакка китеп югалганга...

Әнә кылыч – син каерып алыр...

Хәрабәдән син торгызыр кала...

Язмышларның кайсын сайласак та,

Кайсыдыр гел... яшәлмичә кала.

- Ни юаткан, – дисең, – яугирләрне

Нигезенә кайткач – узган афәт?!

...Ә өстәлгә кылыч белән уеп

Язган кемдер: «Намус һәм мәхәббәт».

 

***

Наис абыйга 

Cинең сукмак. Синең җылы эзең
Күләгәләр булып уйный, әнә.
Күләгәдә калганнарның сүзе
Ишетелми торган бу галәмдә
Көн дә үтәм – йә, очрарсың бүген,
Йә, очрарсың, диеп, иртәгәдә. 
Елмаерсың күзлек аша: «Сеңлем...
Бераз боек чагым... шелтәләмә...»
Бераз кыек чагы заманныңмы,
Әле белмим, «сәеррәк абый».
Беләм сездән җылы алганымны,
Шул шигырьне җылытырга ярый.