«БАРЫСЫ ДА АЧЫКЛАНМАГАН»...

(З.Хәкимнең «Ана җыры» әсәренә рецензия)

«Барысы да ачыкланыр». – Әсәрнең иң башына, хыялыбызны дәртләндереп, автор безгә шундый сүзләр язып куйган, ул, әйтерсең лә, безгә хәерле юл тели. Үз әсәрен З.Хәким «роман» дип билгеләсә дә, безнең каршыбызда – классик повесть. Сюжеты яңа түгел, «әхлакый романнар»да еш очраучан. З.Хәким әсәренең Сару Брайерлиның «Долгая дорога домой» (2016) автобиографик әсәре белән аваздаш булуына әдәбият галиме Д.Заһидуллина да игътибар иткән иде[1].

«Ана җыры» повестеның әйдәп баручы темасы булып, төп геройның тәңгәллеккә (идентичность) ирешү темасы тора. З.Хәкимнең игътибары Белоярск шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнгән геройның социаль-мәдәни адаптациясе процессына юнәлгән. Әдип берничә цивилизация тоташкан урында тәңгәллек формалаштыру процессын тикшерә. Төп геройның тарихын ул кардәшлек, дуслык, мәхәббәт җепләренә таянып, шулай ук мәдәни-тарихи һәм этик контекстны исәпкә алып ача.

Әсәрнең төп герое – Рахман исемле яшь музыкант, 1990 еллар буынының – илебезнең глобальләштерү һәм төрле дәрәҗәләрдәге этник чикләрне бетерү юлына аяк басу чорының типик вәкиле.

З.Хәким повестьта дөньяга бер-берсеннән кискен аерылып торган ике карашны, кешеләр бәхәсләрен модельләштерә һәм форматлаштыра торган ике төп дөньяви-психологик регистрны бәрелештерергә омтыла. Беренче мелодраматик төркемгә безнең күбебез тартылса,  икенчесенә – фаҗигале төркемгә – иярүчеләр чагыштырмача аз.

 Мелодраманың тарту көче шунда ки, ул укучыларга, корбанны жәлләп, рәхәтләнеп еларга һәм явыз геройга ясалган ритуаль-тантаналы җәзаны күзәтеп ләзәтләнергә мөмкинлек бирә. Корбан ролендә – балалар йортында тәрбияләнгән Рахман. Явыз герой битлеген исә автор башта аның әнисенә кидертеп карый. З.Хәким сюжетны шулай кора ки, укучы да, поезд пассажирлары, әлеге тарихны белгән кешеләргә ияреп, бала белән булган вакыйга фаҗигале очраклылык түгел, ә явыз ният нәтиҗәсе дип уйлый башлый. Яшь хатын – артистлар даирәсендәге «күке», авыр хәлдә калып, баладан котылырга булган, имеш. Әмма улының әнисенә булган мәхәббәте һәм тугрылыгы чып-чын могҗиза тудырган. Рахман, үткәндәге хәлләрне тикшергәннән соң, әнисенең вакыйгалалар корбаны, ә явызның үз әтисе икәнлеген исбатлый. Тора-бара мелодраматик сюжет геройның шәхси язмышы дәрәҗәсендә дә, татар халкы язмышы дәрәҗәсендә дә фаҗига рухы белән күбрәк сугарыла.

Әнисенең дус хатыны – балалар бакчасында эшли торган пианистка Кадрия –  Рахманга фаҗигале вакыйга алдыннан булган хәлләрне сөйли. Иренең җавапсызлыгы, җырчы карьерасында туган авырлыклар, әти-әниләре белән сүзгә килү, Павлодардагы апасы янына качу, баланы югалту, имгәнү – әни белән бала фаҗигале язмышы әнә шундый баскычлардан тора. Улының әнисе белән очрашу могҗизасы исә мелодраматик сюжетның чишелеше булып аңлашыла.

Повестьта явызлык бер урынга туплана. Хатынның тормышын җимергән алтын куллы сәгать остасы җәза ала. Авариягә очрау, эчкечелек капкынына эләгү, гаиләдәге низаглар... Аның тормышын бәхетле дип атап булмый... Шулай итеп, З.Хәким укучыларына мелодраматик катарсис кичерергә мөмкинлек бирә. Мелодраматизм әсәрдә «кечкенә кешенең» әхлаксызлыгын ачыклау юлы белән деконструкцияләнә (Ф.Достоевский рухында, Макар Девушкин («Униженные и оскорблённые»), Мармеладов («Преступление и наказание») образлары белән чагыштырыгыз). Сәгать остасының эшендәге уңышсызлыклары һәм матди кыенлыклары аның эчкечелеге белән аңлатыла. Улының күз алдына тормыш төбендәге баткаклыкта әвәләнүче атасы килеп баса, аны гаепсез корбаннар рәтенә кертү бик авыр.

Нәтиҗәдә, Рахман үзен аяусыз язмыш корбаны, чит җиргә ташланган ком бөртеге итеп кабул итә башлый. Шулай итеп, әсәр яшәешнең фаҗигалелеген һәм кешенең фаталь кимчелеген хикәяләүгә әверелә.  «Ана җыры»нда дөньядагы кешеләрнең таркаулыгы символы булып,  вокзал образы тора. Тимер юл рәхимсез язмыш, кешене кысаларга куып кертә торган цивилизация символына әверелә.

«Урыслашкан» татар башкаласының һәм анда яшәүчеләрнең портретлары укучыларның якты киләчәк турындагы өметләрен җимереп, татарлар өстенә килгән милли һәлакәтне күрергә мөмкинлек бирә.

«Ана җыры» – бик музыкаль әсәр. Моңа аның исеме үк ишарәли. Әсәрнең исеменә чыгарылган «Ана җыры» бөтен хикәяләүгә тон бирә һәм шул ук вакытта повестьның фәлсәфи проблематикасы үсеш векторын билгели. Мелодраматик тарих төбеннән акрынлап, милли тәңгәллекне эзләү, табу һәм саклауга кагылышлы фәлсәфи проблемаларның контурлары күренә башлый. З.Хәким милли тәңгәллекне формалаштыруда туган телнең ролен ассызыклый. Әдип бишек җырының тылсымлы көче турында уйлана: бала, сүзләрнең мәгънәсен белмичә, ана тавышына колак салып, үзендә туган сөйләмнең авазлар төзелеше турында күзаллау тудыра. Кайчандыр Мәрзия улына бишек җыры урынына «Су буйлап» дигән татар халык  җырын җырлаган. Бу борынгы көй Рахманны әнисе белән генә түгел, үз халкы белән бәйли торган җепкә әверелә. Әнисеннән музыкаль сәләт алган малай интуитив рәвештә туган сөйләменең авазларын эзли. Фәйрүзә апа белән очрашуны ул язмыш бүләге итеп кабул итә. Хатын авызыннан әйтелгән «тәтием», «балам» дигән сүзләрне ишетеп, аларны кабатлап, ул аңлатып булмаслык рухи ләззәт ала.

Татарлык темасы гаилә проблематикасында да үзен сиздерә. З.Хәким әсәрендә берничә хәзерге заман татар гаиләсе сурәтләнә. Фәйрүзә апа, эшкуар Фәнис абый гаиләләре патриархаль татар гаиләсе моделенә корылса, Рахманның әтисе төзегән гаилә күбрәк «очраклы гаилә» полюсына якын тора, ул гаилә вәкилләре бер-берсеннән аерым, параллель тереклек итәләр.  Вәсим гаиләсе замана җәмгыятенең таркалу барометры булып тора. Милли интеллигенция (Хисмәт абый) гаиләсенә килеп эләккәч, Рахманның аннан күңеле кайта. Хисмәт абый демагогия белән шөгыльләнергә ярата: озын-озак итеп миллилек турында фикер йөртә, ләкин берни эшләми, сөйләгәннәре сүздә генә кала. Шулай итеп, З.Хәким тулы бер буынга хөкем чыгара.

Укучылар алдында яшь музыкантның шәхси тормыш йомгагын чишеп, З.Хәким социаль теманы үстерә. Аның игътибар үзәгенә балалар йорты һәм анда яшәүчеләр килеп баса. Бу материал автор тарафыннан бераз өстән-өстәнрәк кенә бирелгән. Мелодраматик сюжетны үстереп, язучы, бу социумны тасвирлаганда, «куркыныч» яклардан качарга тырыша. З. Хәким укучыларның игътибарын баланы уллыкка алу, балалар йортын тәмамлаучыларны җәмгыятьтә социаль адаптацияләү мәсьәләләренә юнәлтә. Игътибар үзәгенә автор чит җирләргә киткән, әмма үз халкының мәдәнияте белән элемтәсен югалтмаган нык татар гаиләсен куя. Фәйрүзә апа Рахманның күңелен җылыта, туган телдә сөйләшергә өйрәтә. Малай рәхәтләнеп татар китапларын укый, пианинода татар көйләрен уйный. Фәйрүзә апа үз улын малайны уллыкка алырга күндерә. Рахман махсус мәктәптә бик яхшы белем ала, әмма гаилә «идиллиясе» Рахман белән Гөлия арасындагы беренче мәхәббәт чаткылары сизелгәч бозыла. Фәйрүзә апа килененең шик-шөбһәләренә («Кемнән туганын, нинди геннар салынганы билгеле булмаган егеткә, күрә торып, кызымны бирәмме соң!») чын күңеленнән үпкәләгән Рахман, үги гаиләсен ташлап, балалар йортына кайта.

Армиядә хезмәт иткәндә, Рахман Тимур белән таныша, Тимур аны Казанга чакыра. Герой исемен, әнисен һәм туган ягын табу өчен, татар дөньясының башкаласына юл тота.

З.Хәким, геройларга характеристика бирү өчен, «сөйләүче исем» алымыннан файдалана. Мәсәлән, баш каһарман өчен автор «мәрхәмәтлелек» комплексы белән бәйле исем сайлый: гарәп теленнән Рахман исеме «мәрхәмәтле», «кайгыртучан», «игелекле» дип тәрҗемә ителә[2]. Чыннан да, ятимлек, балалар йорты һәм башка кыенлыклар геройны явызландырмый, киресенчә, характерын чыныктырып, язмыш җилләренә каршы торырга, үз-үзенә хыянәт итмәскә өйрәтә: «Детдом тәрбиясе рухны җитәрлек ныгыткан, үзектә какшамас багана булып шәхес утыра, өстәвенә гаярьлектән дә мәхрүм түгел иде ул». Рахманның рухи көче милли тәңгәллеккә омтылышында ачыла. Егет әтисе белән туган теле турында бәхәсләшә. Рахман нәкъ менә туган тел ярдәмендә аңа хәзерге дөньяда яшәү өчен кирәк булган этик системасы барлыкка килүенә ышана. Вәсим исә улы белән килешмәвен белдерә: «Менә минем татар булуым, үз телемдә сөйләшә алуым бала чакта да, үсә төшкәч тә, хәзер дә ни хрена ярдәм итми...». Рахман акыллы булуы белән аерылып тора. Ул үзенең һөнәри осталыгын гына үстерми, рухи офыгын да киңәйтә, туктаусыз үз өстендә эшли. Рахман үзлегеннән татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. Кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә тора, һәрвакыт үзен, әңгәмәдәшенең эчке мотивларын аңлау өчен, аның урынына куярга тырыша. Аның җаны иҗади мохитнең «чирләренә» (көнчелек, интрига коручанлык һ.б.) бирешми.   

Ятим малай тормышында Фәйрүзә апа яхшы күңелле феяга әверелә. Аның исеме фарсы теленнән «нур чәчүче» дип тәрҗемә ителә[3]. Бу хатынның тырышлыгы нәтиҗәсендә Идрис гаиләсе ассимиляциягә каршы тора һәм чит илдә дә татар рухын саклый. Фәйрүзә апа ятим баланың чын исемен торгызырга булыша, аның рухын формалаштыра. Автор Фәйрүзә апаның чит җирдә дә хезмәт сөючәнлеге һәм шәхси эшлекле сыйфатлары ярдәмендә зур уңышларга ирешкән улына автор «Идрис», ягъни «тырыш» мәгънәсендәге  исемне сайлый[4]. Фәйрүзә апаның хакимлек итәргә яратучан киленен исә Дания (“танылган”, “якын”) дип атый[5].

Әнисе турында төп герой аның тирә-як даирәсе буенча фикер йөртә. Мәсәлән, Мәрзиянең дусты өчен З.Хәким Кадрия, ягъни «кадерле», «кадер-хөрмәткә лаек» исемен сайлый[6]. Балалар бакчасында эшләүче пианистка турында чыннан да бары тик яхшы сүзләр йөри. Кадрия Рахманны үзенә тартып тора, әнисенең гаепсез икәнлегенә ышандыра.

Язучы Рахманның әти-әниләре өчен исемнәр сайлауга шулай ук игътибарлы кала бирә. Мәрзия – «күңелгә ятышлы, яхшы күрелгән»; «ягымлы, мөлаем, күркәм»; «һәркем тарафыннан кабул ителгән»[7]. Улы белән әнисен музыкаль сәләт кенә түгел, рухи табигатьләре охшаш булу да берләштерә. Алар бер-берсенә лаек.  Әтисенең исеме («сөйкемле»[8]) исә аның җисеменә туры килми. Тышкы матурлык астында эгоизм белән сугарылган рухи фәкыйрьлек яшеренә. Әтисенең улы белән элемтәсе символик дәрәҗәдә билгеләнә. Егет Спас манарасындагы сәгатьләргә карап, шәхси язмышы дәрәҗәсендә дә, тулы бер халык дәрәҗәсендә дә вакытның агышы турында уйланырга ярата.

Егет язмышында исеме фарсы теленнән «маяк» һәм «яктырткыч»[9] дип  тәрҗемә ителгән күршесе – Фәнис исемле эшкуар зур роль уйный. Ул Рахманга әнисен эзләргә һәм аның белән элемтә табарга булыша. Фәнис Рахманны аталарча кайгырта. Егетнең әнисен теләсә нинди юл белән эзләп табарга тырышуы аны да үз тормышына башкача карарга мәҗбүр итә: ул балалары һәм әти-әниләре каршындагы бурычын искә төшерә. Дидактизм татар әдәбияты өчен традицион алым булып тора.

Ана җыры Рахманга юл күрсәтә: җырга ияреп, ул әнисен генә түгел, үзен дә таба.

«Ана җыры» язучы-музыкант тарафыннан тудырылган, моның шулай икәнлеге әсәрнең эчтәлегендә дә, поэтикасында да ачык күренеп тора. Повесть музыка рухы белән сугарылган. «Су буйлап» халык җыры лейтмотивка әверелә һәм әсәрдә дәвамында берничә тапкыр яңгырый. Әсәр тукымасында музыкаль терминнар бик күп: «музыкаль ишетү», «глиссандо», «композитор», «җыр», «концерт-тамаша», «филармония», «сәнгать», «аранжировка» һ.б. Повесть геройлары җырлый, музыка уен коралларында уйный, музыка турында фикер йөртә, бер-берсенең музыкаль сәләтләре турында сөйләшә. Мәсәлән, Рахман музыка мәктәбен тәмамлаган: пианинода, гармунда, гитарада уйный белә, үзен композитор буларак сынап карый. З.Хәким прозасының аерым музыкаль ягы әдипнең дөньяга карашы үзенчәлегенә бәйле. Ул дөньядагы авазларның күптөрлелеген нечкә сизә: «Күкрәк эчендә поезд тәгәрмәчләренең шыкылдавы, вагоннарның шыгырдавы яңгырап тора», поезд авызының «глиссандо» белән бәгырьне урталай сузып», «көзнең тып-тын сулышында» һ.б. З.Хәкимгә тормышның табигый авазларын ишетү генә түгел, ә музыканы тирән кабул итү осталыгы да хас. Укучыларда татар эстрадасының табигате, заказга җырлар язу турындагы бәхәсләр аеруча зур кызыксыну уятырга мөмкин. Күрәсең, автор музыканы ярата гына түгел, бик яхшы белә дә.

Музыка баш геройны тормыш прозасы өстеннән күтәрә, аңа әйләнә-тирә дөньяның фальшын тоярга ярдәм итә. З.Хәкимдә ул тулы тормышның иң югары чагылышына әверелә. Әсәрләрдә музыка геройларны, аларның хисләрен, кәефләрен, эстетик зәвыкларын тасвирлау чарасына әверелә һәм тормышның мәгънәсе турында фәлсәфи фикер йөртергә этәрә. Әдип Рахманны сүз һәм музыканың үзара тыгыз бәйләнештә булуын нечкә тойган иҗади шәхес буларак тасвирлый, әмма композиторның иҗат процессын, рухи яңарыш мизгелләрен тасвирлаудан кача. Хәзерге дөньяда иҗат шәхесенең язмышы темасы әсәрдә әнә шулай языла. З.Хәкимне нәфис талантка ия булу проблемасы кызыксындыра. Бу чын музыканың һөнәрчелеккә (Рахман — Тимур антитезасы) капма-каршы куелуында ачык күренә. З.Хәким Рахманны  эстетик сизгерлеге, тормыш тәҗрибәсе һәм әхлакый аңы булган чын иҗатчы итеп тасвирлый, бу сыйфатлар музыкантка кеше күңеленең чисталыгын, яхшылыгын югары бәяләргә, рухи ярлылыкны, әхлаксызлыкны танырга мөмкинлек бирә.

З.Хәкимдә Рахман тарафыннан язылган музыкаль әсәрләрне әдәби әсәрнең мәгънәви һәм структур йөкләнешне башкаручы элементына әйләндерү омтылышы бар. Мәсәлән, Рахманга  ТАССРның  100 еллыгына җыр язарга заказ килә, бу вакыйга геройларны әлеге датаның татар халкы язмышындагы роле турында уйланырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, язучы бу теманы тирәнтен эшләүдән баш тарта, үзен кинаяләр белән чикли, социаль-тарихи, фәлсәфи бәяләрдән кача.

З.Хәкимдә сөйләмә текстның төзелеше музыкаль текст структурасын хәтерләтә. Әкрен, ашыкмыйча гына баручы хикәяләү әсәр уртасында киеренке төсмерләр ала, аннары элегик тональлеккә күчеп, повесть финалында мәңгелеккә күчә. 

Көйнең динамик булуын, эмоциональ тоннарның уйлану, дулкынлану һәм кайгыруны күрсәтүче образлар тудыру өчен кирәкле сүзләрне җентекләп сайлап, З.Хәким повестенда музыканың «вербаль имитация»сен тәкъдим итә. Хикәяләү пульсация характерында, ул гитарада уйнауның төрле техникасын хәтерләтә. Язмыш Рахманны бала чагында һич тә аямый, ана мәхәббәте югарылыгыннан «салкын» җиргә бик иртә төшерә, шуннан бирле ул әйләнә-тирәдәге кешеләрдә, музыкада, табигатьтә җылылык эзли... Рахманның музыкаль карьерасын «синкопирланган ритм» белән чагыштырырга мөмкин: адым арты адым, кайвакыт (мәхәббәт уңышсызлыгы) булса да, музыкант үз һөнәрен һәм тормыш серләрен үзләштерүдә көч туплый. Әзер көйләрдән Рахман әкренләп «гармоника»га, үз иҗади алымына ия булуга таба атлый, бу исә мөстәкыйль әсәрләр (Алсу белән иҗади тандем) тудыруга китерә... Мәрзиянең улы еш кына гитара кылларын бер-бер артлы чиртүне хәтерләтә торган күргән һәм ишеткән истәлекләрен барлап, әнисен хәтерендә яңартырга тырыша. Музыкальлек әсәрдә синтаксис дәрәҗәсендә дә үзен сиздерә. Прозаны ритмлаштыру тенденциясе күзәтелә: «Бик нык туңганы хәтердә. Ул хәтта астына җибәрде... Салкын машинада каядыр алып киттеләр. Салкын куллы абый җитәкләп йөртте. Салкын җил исте. Салкын күз карашлары... Көне салкын иде, бөтен нәрсә салкын иде. Салкынлык, салкынлык, салкынлык...»

Кызганыч, З.Хәким үз әсәрендә тармакланган сюжетны (журнал версиясендә аның контурлары төсмерләнә) тулысынча үстереп бетерә алмаган, шуңа да бу әсәрдә романга хас эчтәлек үсеше күзәтелми (күп кенә темалар яралгыда тулы кыйммәтле үсештән башка бирелгән). Әсәргә үзгәртеп кору чоры вакыйгалары, суверенитет һәм аның нәтиҗәләрен бәяләгән сәнгати гомумиләштерүләр җитми. Кызганыч, әлеге әйтелеп бетмәү, Д.Ф.Заһидуллина фикеренчә, әсәрнең модернистик табигате белән түгел[10], ә бәлки авторның суверенитет һәм аның нәтиҗәләрен, үз буынын һәм язучының иҗади манерасын бәяләүдәге кискен почмаклардан качу теләге белән аңлатыла. Драматургиядәге кебек, романда да З.Хәкимгә бер үзенчәлекле сыйфат хас: ул әсәрен, глобаль нәрсәгә юнәлеш тотып, җентекләп сурәтләүләр белән башлап җибәрә дә уртада, язуга кызыксынуын югалтып, тиз генә тәмамлап куя.

Автор герой тавышын үз тавышыннан аерып куймый, бу исә  геройның акланмаган «олыгаюына», «акыллылануына» китерә (Рахманның фикерләү культурасына игътибар итегез). Автор стильдә дә гармониягә ирешә алмый: фәлсәфи уйлар сәнгати яктан һич эшкәртелмәгән социологик уйланулар белән янәшә куела һ.б. «Ана җыры» повестеннан иҗади шәхес, милли интеллигенция язмышы турындагы матур роман, җитлеккән авторның вакыт һәм үзе, татар халкының суверинет һәм глобальләшү чорындагы язмышы хакындагы уйлануы үсеп чыгарга мөмкин, ул республикабызның 100 еллыгына менә дигән бүләк булачак. Әсәрнең журнал вариантында сурәтләнгән чынбарлык хаосы исә, кызганычка каршы, укучыга дөньяның үзгәрүенә өметләнергә урын калдырмый.

Миләүшә Хәбетдинова,

филология фәннәре кандидаты

 

 


[1] Заһидуллина Д. Зөлфәт Хәким. «Ана җыры» // Казан утлары. 2020. №7. Б.149-152.

 

[2] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 200 б.

[3] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 424 с.

[4] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 110 б.

[5] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 362 б.

[6] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. –  376 б.

[7] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 391 б.

[8] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 75 б.

[9] Саттар-Мулилле Татар исемнәре ни сөйли?. – Казан: “Раннур” нәшр., 1998. – 259 б.

[10] Заһидуллина Д. . Зөлфәт Хәким. «Ана җыры» // Казан утлары. 2020. №7. Б.149-152.

Реклама