Ана (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Нәгыймәнең Язмыш кыры...

"Поездлар бу якларда көнчыгыш тарафыннан көнбатышына һәм көнбатышыннан көнчыгыш тарафына үтеп кенә тора...

Тимер юлның як-ягында очсыз-кырыйсыз җирләр – бөек даланың Урталык җирләре – Сары Үзәк җәйрәп ята.

Бу якта теләсә нинди ераклык арасы, Гринвич меридианы кебек, тимер юлга карап үлчәнә...

Ә поездлар көнчыгыш тарафыннан көнбатышына һәм көнбатышыннан көнчыгыш тарафына үтеп тора..."

Чыңгыз Айтматов: “Гасырларга тиң көн”

Менә алар төн уртасында Маймак станциясендә поезддан төшеп калалар – Нәгыймәнең бер кулында – 6 айлык Розасы, икенчесе белән 3 яшьлек Люцияне җитәкләгән, 6 яшьлек Илгиз белән 9 яшьлек Чыңгыз чемоданнарны өстериләр. Августның соңгы төне, тирә-як кап-караңгы, алдан хәбәр итмәгәч, каршы алучы да юк, салкыннан күшегеп, алар вокзалда кунарга мәҗбүр булалар... Һәм соңыннан, 1971 елның 10 августында, әнисе Фрунзе больницасында җан биреп ятканда, Чыңгыз Айтматов үксеп елап, нәкъ шушы төнне искә төшерер...

"Чингиз зашел в палату и, увидев, что я прикладываю ей салфетку на лоб, спрашивает: "Какая температура?" "Выше 41", говорю я. Он отошел к окну и зарыдал. А потом говорит: "У меня сейчас перед глазами, как темной ночью мама сняла нас с поезда в Маймаке. На одной руке ты, шестимесячная, за другую держится Люся, и мы с Ильгизом тащим за ней чемоданы. Ильгиз кричит: "Я боюсь, мама, не отходи от меня далеко!" И этот перрон казался мне вечностью. Вот так, с той ночи, она одна тянула нас, была опорой, человеком, за которым мы шли. И теперь, когда мы встали на ноги, ей бы только жить. Почему она сейчас умирает?..."[1]

Әйе, бу балалар аякка басканчы, кеше булганчы, АНАга әле гасырлардан да озын һәм газаплы юл үтәргә туры киләчәк. Янында ире юк, ата-анасы юк, ике яктан да ир туганнары юк, үзенә дә, балаларына, бөтен нәселенә дә халык дошманы, дигән кара тамга сугылган... Ә яшәргә кирәк, балачагындагы гөл-чәчәкле Каракол, шаулап торган Фрунзе һәм Мәскәүләрдән соң, кышлакның җир идәнле өйләрендә, ачлы-туклы, тән һәм җан сызланулары белән, яшәргә һәм балаларны саклап калырга кирәк. Күз алдында һаман Түрәколы, аның язмышы, 20 елга сузылачак билгесезлек, 20 ел буе аны эзләтү һәм ялгызлыктан тилмерү... Балалары дөньякүләм танылган шәхесләр булганчы, Нәгыймә Айтматовага әле менә шушы җирдәге җәһәннәм аша үтәргә туры киләчәк, балаларын аңа амәнәт итеп тапшырган ире хакына, аңа өмет белән карап торган дүрт баласы хакына, киләчәккә барачак затлы нәселе хакына, ул бу юлны намус белән, эчкерсез йөрәген югары тотып үтәр...

Шулай итеп, Нәгыймә балалары белән иренең туган авылы Шекергә кайтып төшә. Шекердә Нәгыймәне һәм балаларын Түрәколның туганнан-туганы Алымкол үзенең яңа гына төзелгән өенә кертә, ә үзе гаиләсе белән тирмәгә күчә. Әмма ул арада авыл советы рәисе булып эшләгән Алымколны да, халык дошманы гаиләсенә ярдәм итә, дип кулга алалар һәм ул сөргеннән әйләнеп кайтмый. Алымколны кулга алгач, Нәгыймә балалары белән Түрәколның бертуган сеңлесе Каракыз өенә яшәргә күчә. Тиздән Түрәколның бертуган энесе Рысколбәкне, "халык дошманы туганы", дип, Фрунзе педагогия техникумыннан укудан куып чыгаралар. Ул да Шекергә кайта һәм Нәгыймәләр белән бергә, Каракыз апаларында яши башлый. Әмма төнлә килеп, НКВД палачлары яп-яшь Рысколбәкне дә богаулап алып чыгып китәләр, ул да яңадан әйләнеп кайтмый, Кытай чигендә, сөргендә ачтан үлә.

Түрәколның Шекердә калган туганнары аның гаиләсенә кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр, хәтта сыерларына хәтле китереп бирәләр. Әмма Нәгыймә барыбер дүрт бала белән кеше өстендә ятарга уңайсызлана, башта авылда, аннан район үзәгенә барып, эш эзли башлый. Шекердә бары тик тәмәке плантациясендә генә эш була, ә астма белән чирләгән Нәгыймә анда эшли алмый. Шуңа күрә Нәгыймә нинди эш бар – шуңа алына, халык белән бергә кырга да чыга, игенен дә ура, җирдә дә эшли, мал-туарын да карый, язу-сызу эшләреннән дә баш тартмый. Әмма алга таба балаларны укыту буенча да сораулар туа, чөнки Чыңгыз Мәскәүдә ике ел русча укыган, ә Шекердә бары тик кечкенә кыргыз мәктәбе генә. Шушы арада Нәгыймә Караколга да барып кайтмадымы икән, дигән уй туа, чөнки интернетта аларны Мәскәүдән туры Караколга кайтканнар, дип тә язалар. Алар, әлбәттә, Мәскәүдән Шекергә кайтканнар, моңа күп төрле дәлилләр бар, әмма Нәгыймә Караколга да барып килгән булырга мөмкин.

Бу урында үзем өчен ачыклап бетермәгән бер сорау калды - ни өчен Нәгыймә Шекердә Түрәколларның төп йортына кайтмаган, ә аның туганнарында яшәгән? Ул вакытта бит әле Түрәколның өйләнмәгән энесе Рысколбәк тә исән, димәк, төп нигез дә исән булырга тиеш. Рысколбәк тә, Фрунзеда укудан куып чыгаргач, Шекергә кайтып, Каракыз апаларында яши башлый. Оныклары Айымкан әбине, үз тирмәсендә яшәргә ярата иде, дип язалар, әмма бу җәй көне генә мөмкин! "Вскоре после ареста и своего младшего сына моя бабушка Айимкан тихо скончалась", дип искә ала Чыңгыз Айтматов. Әмма башка истәлекләрдә Айымкан карчыкның ул вакытта исән булуы турында хәбәрләрне очратмадым, шуңа күрә, ул алданрак үлгәндер, дип уйлыйм. Ә өйләре, ниндидер сәбәпләр аркасында, юкка чыккан булырга мөмкин.

Шекер авылы турында сүз чыккач, биредә укытучы булып эшләгән татар хатыны Миңнекамал Җәләева турында да әйтеп китәргә кирәк, чөнки ул 1921 елда Нәгыймә белән бергә Токмак интернат-мәктәбендә укыткан. Шул мәктәптә укыган, соңыннан Айтматовлар гаиләсе белән якын мөнәсәбәттә булган журналист Саткын Сасыкбаев аларның Шекердә аралашулары турында болай ди:

"Тору шартлары кыенлашкач, Нәгыймә апа балалары белән Мәскәүдән Шекер авылына кайта. Бу авылда Миңнекамал апа укытучылык эшендә була. Чыңгыз да Миңнекамал апа классында укый башлый. Миңнекамал апа Айтматовлар гаиләсенә кереп йөри. Беркөнне шулай хәл белергә керсә, Нәгыймә апаның елап утыруын күрә.

- И-и, Миңнекамал, юкка гына: "Кайгы килсә капкаңны ач", димиләрдер, ди ул үксеп. Балаларны ничек аякка бастырырмын?

Шәхес культы җилләре Айтматовларның да ишеген каккан кара көн була ул. Төрөкул Айтматовны "халык дошманы" дигән гаеп белән кулга алганнар икән..."[2] 

 Роза Айтматованың истәлекләреннән күренгәнчә, ул айларда әниләре яңадан Мәскәүгә дә барып кайткан булырга тиеш, чөнки, "бикләнгән ишек (опечатанный) каршы алды", дип сөйләгәне булган. Башта әле алар Түрәкол белән берничә хат алышалар, Түрәколның соңгы хаты 1937 елның декабрь башында килә, ул аны 26 ноябрьдә язган. Анда балаларның хәлен сораша, үзенең хәлләре үзгәрешсез икәнен яза, Нәгыймәгә борчылмаска куша: "Розечканы ябыкты, дигәнсең, ни булды, авырмыймы икән? Алдагы хатыңда балаларның сәламәтлеге турында җентекләбрәк яз. Үзеңне чирләп торам, дигәнсең, саклана күр, балаларга төп таяныч көч бул!" Түрәкол хатынына язган соңгы хатын "күрешкәнгә кадәр", дип тәмамласа да, аларга яңадан күрешү насыйп булмый – 1 декабрь көнне Түрәкол Айтматовны кулга алалар һәм поездга утыртып, этап белән Фрунзега озаталар, бирегә ул 1938 елның 14 гыйнварында кайтып җитә. Нәгыймә исә иренең латин хәрефләре белән кыргызча язган хатын гомер буе саклый һәм балаларына биреп калдыра, хәзер ул музейда тора...

Язган хатларына иреннән җавап булмагач, Мәскәүгә барып та, аны эзләп таба алмагач, Нәгыймә Түрәколны Фрунзе төрмәләреннән эзләтә башлый. Ире утырган төрмәне эзләп таба, әмма аның белән күрештермиләр. Артык активлыгы өчен Нәгыймәнең үзен дә тотып алып, төрмәгә утыртып куюлары мөмкин була, әмма ул бөтен оешмаларга яза, сүз сыярдай бөтен танышлары белән дә сөйләшеп карый. Нәгыймәнең ул вакыттагы эзләнүләре-бәргәләнүләре турында кызы Роза Айтматова болай ди:

"По-видимому, Нагима ездила во Фрунзе просить свидания с мужем, однако ей не разрешили. Как все это происходило, я не знаю, но запомнила из маминых рассказов только один момент:

- Ведь по закону я имею право на свидание с мужем. Раз не разрешаете, значит его уже нет в живых, значит, вы его уже убили и скрываете" – говорила Нагима какому-то административному лицу тюрьмы, пытаясь узнать хоть какую-то правду.

- Хорошо, мы вам докажем, что он жив. Дайте лист бумаги...

Через некоторое время маме вынесли листок, на котором была подпись Т.Айтматова:

- Вы узнаете подпись своего мужа? ..

Так мама вернулась в Шекер, не добившись свидания."[3]

Әмма Нәгыймә барыбер язуыннан туктамый, үлгән хәбәре булмагач, ирен исән булырга тиеш, дип уйлый. Аның эзләтүдән туктамасын белеп, Кыргызстан НКВДсы "Түрәкол Айтматов ун елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм Ерак Көнчыгышка сөрелде, аңа хат язышу хокукы тыелган", дигән ялган белешмә әзерләп бирә. Хәер, ул вакытта бер гаепсезгә атып үтерелгән кешеләрнең күбесе турында гаиләләренә шундый җавап бирәләр. Нәгыймә Айтматова да бу җавапка ышана, ирен исән дип уйлый, аны тизрәк азат итү өчен, тагы төрле оешмаларга язарга тотына. 1939 елның көзендә ул хәтта Лаврентий Бериянең үзенә дә хат язып җибәрә:

"...По сведениям, полученным мной из НКВД Киргизской ССР, мой муж в ноябре месяце 1938 года осужден тройкой на 10 лет с высылкой на Дальний Восток, - дип яза ул. – Кроме вышеуказанных, никаких сведений о муже не могу получить, и его судьба мне совершенно неизвестна, жив он или нет, так как в последнее время многие лица, обвиненные, как враги народа, оказались невиновными, я решила обратиться к вам и прошу пересмотреть дело моего мужа.

1939, 24 октября."[4]

Манас тау итәкләрендә, үзәнлектә урнашкан бу кыргыз кышлагында Нәгыймә балалары белән озак яшәми, чөнки эш мәсьәләсе дә, алга таба балаларны укыту проблемасы да килеп туа. "Школа в селе Шекер была маленькая, учителей не хватало, тогда мама решила переехать в село Кировка, чтобы мы получили хорошее начальное образование.Чингиза приняли в четвертый класс"[5], дип искә ала Илгиз Айтматов ул еллар турында. Нәгыймә шулай ук иренең авылда калган туганнарына зыян китерүдән дә курка, чөнки "халык дошманы гаиләсе", дип, аларны күзәтүләр дәвам итә. Роза Айтматованың истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1939 елның ахырында район үзәге булган Кировка бистәсенә күчәләр (хәзерге Кызыл-Адыр авылы).

Һәм шушында күчкәч, Нәгыймә Кыргызстан НКВДсыннан тагы бер җавап ала:

"22 ноября 1939 года

Начальнику Кировского РО НКВД Киргизской ССР

 

Объявите гражданке Айтматовой Нагиме...что ее муж осужден правильно и выслан в дальние лагеря без права переписки.

 

 Начальник I спецотдела НКВД Киргизской ССР,

 лейтенант госбезопасности Сааков."

 

Район үзәгенә күчкәнче, Нәгыймә башта анда эш эзли, әмма кыргызча. русча яхшы белсә дә, теләсә нинди оешмада документлар белән эшләрлек тәҗрибәсе булса да, халык дошманы хатынын беркем дә эшкә алмый. Киресенчә, кайбер элеккеге танышлары аны күргәч, йөзләрен читкә боралар, кайберләре хәтта, "балаларыңны детдомга бир!" дип тә кычкыра. Райкомда шундый рәнҗетүләрнең берсендә, бер немец кешесе моның шаһиты була, ул Нәгыймәне кызганып, үзе эшләгән оешмага хисапчы-счетовод итеп ала, гаиләсенә хәтта барактан ике бүлмә дә бирәләр. Шулай итеп, эшләр бераз җайланып китә, малайлар Кировкадагы рус мәктәбенә укырга йөри башлый, ул арада Нәгыймәнең бертуган апасы да торырга алар янына күчә. Бу турыда Роза Айтматова да искә ала:

"В это время старшая сестра Нагимы, Гульша с сыном Асфандияром переехала к нам в Кировку из Казахстана. Так две родные сестры, жены репрессированных, решили вместе растить своих детей, помогать друг другу. Мама была "добытчицей", а Гульша-апай занималась детьми и домом."[6]

Ире, балалары өчен борчылу, төрле яктан төрле авыр сүзләр ишетү, даими ачлык, тормыш йөген тарту Нәгыймәнең сәламәтлеген тагы да нык какшата. Аның авыр хәлен, газапларын балалары да күрә, шуңа күрә, алар аналарына карата да, бер-берләренә карата да мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсәләр. "Мама наша часто болела, – дип яза Чыңгыз Айтматов. – У нее был врожденный ревматизм. Иногда пухли суставы рук и ног, она мучилась. но, несмотря на это, работала, чтобы прокормить и воспитать нас, четверых. Жили мы тогда в районном центре, селе Кировка (ныне это центр Карабуринского района Таласской области)."[7]

Әмма гаилә өчен иң зур авырлык сугыш елларында башлана... Нәгыймәнең эшләп тапканы ике гаиләне өстерәргә җитми башлый, район үзәгендә яшәү кыенлашканнан-кыенлаша бара, ачлык ишек төпләренә килеп баса...

"Когда началась Великая Отечественная война, я уже учился в третьем классе. Жизнь резко ухудшилась. В начале 1942 года на месячную зарплату матери можно было купить только булку хлеба... Мы вынуждены были переехать в колхоз "Жийде", ныне Манасского района. Там нашей матери предложили работу бухгалтера колхоза, и жить стало чуть-чуть легче. И хотя в этом айыле у нас не было ни родственников, ни близких знакомых, местные жители приняли нас с теплотой и желанием оказать помощь."[8] – дип яза Нәгыймә апаның уртанчы улы Илгиз Айтматов. Айтматовлар гаиләсе Җәйдә авылында 1942 елның мартыннан 1949 елга кадәр яши, аннан алар район үзәге булган Покровкага күчәләр. Җәйдәдәге бу җиде елны алар тормышындагы иң авыр чор, дип әйтергә мөмкин, чөнки сугыш, бертуганнары Шәрифҗан белән Гөлшаның үлеме, Түрәкол турында билгесезлек, ярым ачлык-ялангачлык, Чыңгыз белән Илгизнең укуны ташлап торырга мәҗбүр булалары һәм балачактан эшкә урнашулары, Нәгыймәнең көчле авыруы – ул инде 1949 елда 2-группа инвалид була... Тирә-юньдә яшәгән халыкның да хәле аларныкыннан әллә ни яхшы түгел, кешеләр, бер-берләренә ярдәм итеп, бер-берләренә тотынып, бу авыр чорларны кичеп чыгалар... Киресенчә, Айтматовлар гаиләсе биредә чит-ят, килгән кешеләр булса да, халык аларга тартыла, укымышлы һәм сабыр холыклы Нәгыймә күпләргә киңәшче була, ирләре сугышка киткән кыргыз хатыннарына кирәкле документларны тутырырга ярдәм итә, аларны тынычландыра, дөнья хәлләрен аңлата. Ә үзе Түрәколы исәндер, дигән өмет белән яши, ун еллык төрмә срогының тизрәк үтүен, кабат кавышуларын көтә... Бәлки аның ул вакытта дөреслекне белмәве яхшыга булгандыр, чөнки аны шушы өмет яшәтә, иң зур авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә бит...

Кызы Роза әнисенең ул вакытлардагы кичерешләрен үзенең китабында менә ничек тасвирлый (китаптан татарчага тәрҗемәдә бирелә):

"- Ярар, мин барысына да түзәрмен, Түрәкол гына кайтсын, ун елдан соң булса да, әйләнеп кайтсын иде! Әйе, бу авырулар мине газаплый... Көндез, мәшәкать һәм борчулар белән, әле бик сизелми... Әмма кичкә таба түзә алмаслык авыртулар башлана... Балаларны йокларга яткыргач, бик озак күзләрем йомылмый, башыма төрле уйлар килә... Кайвакытта, йокыга киткәндә, Аллаһтан сорыйм:

"И, Раббым! Иртәгә иртән йокымнан уянмаслык ит, ул вакытта бу газаплардан котылыр идем... Ни өчен минем башыма шушы хәтле кайгы-хәсрәт өелеп килде соң?"

Аннан йоклап яткан балаларымның тыныч кына мышнауларын ишетәм дә, оят булып китә:

"Кичер мине, Раббым! Зәгыйфьлегем өчен, мондый уйларым өчен... Әйе, бу хәлләрдән үлеп котылу иң җиңеле... Мин үлсәм, балаларыма нәрсә булыр? И, Аллам, минем язмышыма төшкән бу авырлыкларга түзәргә ярдәм ит! Үләргә бирмә, Түрәкол кайтканчы, мин барысына да түзәм, барысын да күтәрәм. Балаларымны кемгә калдырыйм мин?..."[9]

Җәйдәдә аларның үз йортлары булмый, алар башта бер чабанның өендә яшиләр – җир идән, ватык тәрәзә, җимерек ишек, салам, кизәк ягылган салкын куыш... Болай да авыру Нәгыймә мондый шартларда ничек терелсен дә, ничек сау-сәламәт калсын? Юк, әлбәттә, менә шул җир идәннәрдә ул гомерлек, инде төзәлмәслек чирләр ала да инде – 45 яшьтә инвалидка әйләнә. "Мучительные боли усиливались к вечеру. Суставы рук вспухали, краснели и становились очень горячими. Я своими маленькими пальцами пыталась массировать их, очень хотела облегчить маме боль. Но проку от моих стараний не было. У нее развивался тяжелой формы деформирующий полиартрит. К утру она начинала задыхаться от приступа бронхиальной астмы. Лекартсв нет, даже болеутоляющих."[10]дип искә ала кызы Роза Айтматова.

Әле бит һәр көн иртән эшкә чыгып китәргә кирәк, эше бик җаваплы, исәп-хисап белән бәйле, колхозның һәр тиенен санарга һәм дөрес бүләргә кирәк. Ул чорда Айтматовлар гаиләсендә ризык мәсьәләсе дә бик кискен тора, һәр кабымлыкны бөртекләп бүләләр, балаларын ачка үтермәс өчен Нәгыймә барысын да эшли. Әле аның өс-башы, кием-салымы да кирәк бит, аңа акча каян алырга? Сугыш вакытында Чыңгыз белән Илгизнең укуны ташлап торулары да ирекле баштан булмагандыр - ашарга да юк, өс-баш та юк, акча да юк... Бәлки анасы, эне-сеңелләре өлешенә кермәс өчен, 14 яшьлек Чыңгыз укуын ташлап, Шекер авылында эшли башлагандыр - ул авыл советында сәркәтип булып та, финагент булып та, хат ташучы булып та эшли, хәтта күрше авылда бераз укытып та ала, ә яшәвен әтисенең сеңлесе Каракыз апаларында тора. Чыңгызга Шекердә 30 сутый җир дә бирәләр, бөтен гаилә шунда килеп, кышлык азык әзерли. Ә Илгиз Җәйдәдә хат ташучы булып эшли. Дөрес, сугыш беткәч, әниләренең нык торуы сәбәпле, алар икесе дә Покровкада рус мәктәбен тәмамлыйлар, ә аларның күп кенә иптәшләре бер ташлагач, укуга яңадан әйләнеп кайтмыйлар инде.

Айтматовлар гаиләсенең Җәйдәдә ничек яшәүләре турында, Нәгыймә апаның балаларын саклап калу хакына ничек көрәшүе турында аның үз балаларыннан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Бу урында без тагы Роза Айтматованың истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез:

"Жили мы в войну в плоскокрышей, продуваемой всеми ветрами лачуге. Несмотря на внешнюю хрупкость, мама была человеком сильного духа, крепкого характера. Если мы осенью собирали какой-то урожай, она его точно рассчитывала, делила буквально по зернышку, чтобы ни на один день мы не оставались без еды. И, кстати, благодаря этому мы не голодали, не болели, хотя в те годы свирепствовали тиф, дизентерия. Мама сумела нас уберечь. Каждое утро она вставала до свету, топила печку и готовила нам горячую похлебку.

Помню, как сидит она у печки и отсветы пламени падают на ее заплаканное лицо. В этой предрассветной тишине она наверняка думала о муже, о нашем будущем. И эти мысли не давали ей покоя. Удивительную сцену я нашла в "Ранних журавлях", когда Султанмурат видит, как мать, уложившая спать детей, плачет у огня. Он хочет встать, подойти, успокоить. но в то же время не мешает ей. Значит, и Чингиз украдкой наблюдал за нашей мамой, понимая ее страдания."[11] - диелә анда.

Шушы урында халык әйтеме искә төшә: "5 кешелек гаиләдә 4 кабымлык ризык булса, берәү әйтер, "минем ашыйсым килми", дияр, ул – АНА булыр".

Җитмәсә, 1943 елның февралендә аларның буаз сыерларын урлыйлар, бу ачлы-туклы гаилә өчен зур кайгы була, чөнки моңа кадәр дә шушы сыер сәбәпле ачка үлмиләр. Ул вакытта ташландык клубта яшиләр, үз абзарлары булмаганлыктан, сыерны кышларын колхоз фермасында тоталар. Буаз сыерның урланганлыгын белгәч, Нәгыймәне һәм аның балаларын җәлләп, бөтен авыл кайгыра, хатын-кызлар үксеп елый, моны качкын дезертирлардан күрәләр. Чыңгыз исә, кулына күршеләренең ау мылтыгын алып, сыер карагын эзләргә чыгып йөгерә, аны атып үтерергә уйлый. Юлында ак сакаллы карт очрап, үсмер баланы туктатып кала. "Мин синең хәлеңне аңлыйм, углым, әмма үч алу – ул эш түгел инде, – ди. – ... Син карт кешене тыңла – беркемне дә үтермә. Дөньяда гаделлек бар ул, явызлык кылучылар барыбер җәзасын алачак... Бәхет сине үзе эзләп табачак, углым! Һәм бер көн син минем сүзләремне исеңә төшерерсең, хаклы икәнемне аңларсың."

Кышкы салкын көндә, Җәйдә урамында булган бу очрашу турында Чыңгыз Айтматов үзенең "Балачак" дигән китабында искә ала. Һәм беренче күләмле әсәре булган "Йөзгә-йөз" ("Лицом к лицу") повестында да Чыңгыз Айтматов дезертирның сыер урлау вакыйгасын әсәренә кертә, дүрт ачлы-туклы баласы белән сыерсыз да калган Тотойның язмышын әдип үзенең әнисеннән алып язган.

Дөрес, Нәгыймәгә һәм аның балаларына ике яктан туганнар да кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр, әмма аларның да үз хәлләре хәл булган. Шуңа карамастан, Түрәколның туганнары кайда ашлык белән, кайда кукуруз, бәрәңге белән ярдәм итәргә тырышканнар, сугыш елларында Чыңгызның Шекердә яшәве һәм эшләве дә Айтматовлар гаиләсенә бераз җиңеллек китергәндер. Нәгыймә ягыннан туганнарның, бигрәк тә, Караколда яшәүче Абдулла энесенең, озын юлларны үтеп, ризык, күчтәнәчләр төяп берничә тапкыр Җәйдәгә килеп чыгуы турында без инде язган идек. Бу тирәдә Нәгыймә әтисенең якын туганын да очрата, ул – Галиянең улы Касыйм һәм аның гаиләсе. Хәтерегездә булса, XIX гасыр азагында Мәчкәрәдән Караколга Хәмзәнең туганнары Әхмәтгали белән Галия дә күчкән иде, Галия Караколның иң бай гаиләсенә килен булып төшә. Менә шул Галиянең улы Касыйм, Кытайга качканда, юлы уңмыйча, Талас якларына килеп эләгә һәм Җәйдәдән ерак булмаган бер авылда урнашып кала.

Әлбәттә, бу очраклы туры килү булмый, Аллаһы Тәгалә шулай ике туганны очраштыра. Касыйм бу очрашудан соң озак яшәми, үлеп китә, әмма аның хатыны Рабига, балалары гомер буе Нәгыймә апаларын һәм аның гаиләсен ташламыйлар, авыр чорларда бер-берләренә терәк булалар. "Рабига-апай хорошо поднималась по служебной лестнице в районе, затем и в области, - дип искә ала Роза Айтматова. – Рабига и Нагима всегда старались быть опорой друг другу, ведь в этом краю они были одни..."[12] Рабига ул заман өчен бик әһәмиятле булган сәүдә-тәэминат системасында эшли, улы Рафик Ташкент политехник институтын тәмамлап, зур-зур заводларны җитәкли, кызлары да белемле һәм һөнәрле булалар һәм гомер буе Айтматовлар белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Әйе, Нәгыймәнең бу төбәктә башка туганнары булмый, бигрәк тә, апасы Гөлша үлгәч, һәм иң авыр елларында татар җиңгәләре Рабига аларга төп таяныч була.

Тора-бара Нәгыймә балалары һәм Гөлша апасы белән чабан йортыннан башка өйгә күчә, тормыш бераз җайга салынган кебек була. Бу урында Чыңгыз Айтматовның Гөлша апасы турында язган җылы сүзләрен дә әйтеп үтәсем килә, чөнки бу аның татар туганнарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганлыгын күрсәтә:

"В те годы люди вознаграждение за свой труд получали натуральными продуктами: картофелем, зерном. Того, что зарабатывала мама, едва хватало, чтобы не умереть с голода. Кроме нас, четверых детей, на попечении мамы была и ее старшая сестра, тётя Гульша. Судьбы этих двух сестёр оказались практически одинаковыми. Тётя Гульша также мучилась с болями в суставах, и ее муж – государственный служащий, тоже стал жертвой репрессий 1937 года. Она много лет не имела никаких известий о муже, ждала его. Но так и не дождалась. Был у них единственный сын Асфандияр Чанышев. Он был старше меня на несколько лет, с началом войны ушел на фронт. После возвращения он тоже жил вместе с нами.

Тётя Гульша была женщиной очень умной, все спорилось в её руках. Моей маме она оказывала большую помощь не только по хозяйсиву, но и в нашем воспитании."[13]

Алдагы бүлекләрдә без Әсфәндиярнең сугыштан соң гаепсезгә кулга алынып, төрмәгә утыртылуын язган идек инде, Гөлшаның шул кайгы-хәсрәтләрдән 1949 елда үлүен дә хәбәр иткән идек. Кырыгынчы еллар ахырында Айтматовлар тормышында да шактый үзгәрешләр була. 1945-1946 елларда Покровка мәктәбендә укып, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чыңгыз Җамбулдагы зооветеринария техникумына керә, аны 1948 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Алга таба Чыңгыз эшләргә уйлый, "Кешедән-кешегә күчеп яшәү туйдырды, үзебезнең өебез булыр, сыер да алырбыз", дип, ул әнисен күндермәкче була. Әмма Нәгыймә апа нык тора, улына укырга, бары тик укырга, югары белем алырга киңәш итә. "Институтка кермәсәң, сине хәзер армиягә алачаклар, аннан әйләнеп кайтканчы, булган белемең дә юкка чыгачак. Эшләргә өлгерерсең, укырга кирәк, улым, ә без ничек тә түзәрбез", ди ул аңа. Чыңгыз әнисен тыңлап, Фрунзега авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны 1953 елда тәмамлый. Илгиз дә мәктәпне уңышлы тәмамлап, 1949 елда Мәскәүгә, геология институтына укырга керә. Бу вакытта Нәгыймә дә кызлары белән Покровка бистәсендә яши, зур тәҗрибәсен белеп, аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш бухгалтер итеп эшкә алалар. Институтны тәмамлагач, бөтен яктан да актив һәм өметле, тәртипле Чыңгыз Айтматовны Кыргыз фәнни-тикшерү институтының Фрунзе янындагы эксперименталь фермасында эшкә чакыралар, шул тирәдәге Чоң-Арык бистәсендә фатир бирәләр. Чыңгыз әнисен, сеңелләрен, гаиләсен Покровкадан Чоң-Арыкка алып килә. Бу – 1953 елда була.

Әйе, Сталин үлгән елны Айтматовлар гаиләсе өчен яңа чор башланыр...

Бу – ачлы-туклы сугыш чоры авылларыннан башкала тирәсенә кайту гына түгел, ә яңа тормышка кайту, яңа өмет һәм шатлыклар белән өр-яңадан яши башлау да булыр. Бу яңа чорда Нәгыймәнең улы Чыңгыз дөньякүләм танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе булып җитешер, Илгиз зур галим булып танылыр, Люция белән Роза югары белем алып, хезмәтләре белән куандырырлар, барысы да үз гаиләләрен корыр, Нәгыймә әле оныкларын да сөеп-күреп өлгерер... Әмма шушы елларда иренең, бердәнберенең, Түрәколының үлгән хәбәрен дә алыр, абыйсын һәм энесен җирләр, соңгы туганнарын да югалтыр...

Ә хәзергә ул Манас таулары буеннан, Талас үзәнлекләреннән китеп бара...

Гомеренең иң авыр вакытлары үткән Язмышы Кырыннан, Ана Кырыннан киләчәккәтаба атлый...

Инде улы тудырган Әдәбият булып, Тулганайлар булып, мәңгелеккә юл ала...

 

 "Ул, чиста итеп юылган ак күлмәген, сырган кара бишмәтен кигән, башына ак яулыгын бәйләгән, басу сукмагыннан акрын гына атлап килә. Тирә-юньдә беркем юк. Җәй узган инде. Кырда кешеләр тавышы ишетелми, юлдан тузан очыртып машиналар да үтми, еракта комбайннар да күренми, көтүләр дә камылга кермәгән әле.

Соры тузанлы олы юлның теге ягыннан әллә кайларга чаклы көзге дала җәелеп киткән. Күк йөзендә тын гына тау-тау аксыл болытлар йөзә. Җил, корыган үлән сабакларын һәм кылганнарны селкеткәләп, тын гына басуга җәелә дә елгага таба тын гына китеп югала. Иртәнге кырау ялмаган сусыл үлән исе аңкый. Җир, игеннәрен үстереп биргәннән соң, хәл ала. Озакламый яңгырлар да ява башлар инде, җиргә беренче кырпак кар төшәр, аннары котырып-котырып бураннар уйнар, ә хәзер монда тын, рәхәт әле.

Комачауларга ярамый аңар. Менә ул туктап, картлыктан төссезләнгән күзләре белән тирә-юньгә озак кына карап тора.

- Исәнме, кырым. - дип эндәшә.

 - Исәнме, Тулганай? Килдеңме? ...Мин сине көттем, Тулганай...Инде сөйлә, Тулганай..."[14]

 

Айтматовларның киләчәккә кайтуы...

1953 елның август аенда Айтматовлар гаиләсе Талас якларыннан Фрунзе янындагы Чоң-Арык бистәсенә күчеп кайталар. Ул вакытта Чыңгыз инде яза башлаган була, республика газета-журналларында аның кыргыз һәм рус телләрендә беренче хикәяләре басылып чыга. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматов фән юлыннан да китә алган булыр иде, аны үзе укыган институтта аспирантурага әзерлиләр. Әмма "халык дошманы баласы" дигән тамга монда да үз эшен эшли – инде аспирантурага керергә имтиханнар биргәч, аны исемлектән төшереп калдыралар. Институт җитәкчелегенә: "Ч.Айтматов является сыном "врага" и руководство вуза неправильно подходит к подбору аспирантов"[15], дигән шикаят керә. Шушындый ук язмышка Илгиз Айтматов та дучар була – "халык дошманы баласы", дип, аны да башта аспирантурага алмыйлар. 1954 елда урта мәктәп тәмамлаган Люция Айтматованы да, шул сәбәп белән, Мәскәүгә укырга җибәрмиләр, имтиханнарын бик яхшы бирсә дә, Фрунзеда уздырылган мандат комиссиясе аны төшереп калдыра. "Потому что вы – дочь врага народа. Знайте свое место!"[16] дип җавап бирәләр үсмер кызга мандат комиссиясендә. Люция соңыннан Фрунзеда Политехник институтны тәмамлый, Кыргызстанда беренче инженер-энергетик булып җитешә.

Ә Чыңгыз Айтматов кебек өметле яшь белгечне югалтмас өчен, аны әнә шул тәҗрибә фермасына зоотехник итеп алалар да инде, ул анда өч ел эшли. Һәм алар белгечләр өчен бирелгән ике бүлмәдә 1958 елга кадәр – Чыңгыз Фрунзедан фатир алганчы яшиләр. Ул елларда бу кечкенә генә фатирга сугыш ятиме, Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев тә килеп керә, Айтматовлар гаиләсе аны туганнарча каршы ала. Бу турыда үзе искә алган:

"Я вспоминаю: летом 1957 года, я, без отца, без матери - сирота - поступил в Медицинский институт во Фрунзе. Там я тесно стал общаться с семьей Айтматовых. Они жили тогда вшестером в маленькой двухкомнатной квартире. С наступлением вечера Нагима-апай долго думала, куда же меня положить, т.к. даже сундук был занят Розой. И она сказала тогда: "Если у человека душа открытая, то теснота его жилища - не помеха для близких людей". Для меня ее слова прозвучали тогда слаще самой чудесной музыки! Моя тётя, Нагима-апай, была доброй женщиной с безмерно отзывчивым сердцем."[17]

Бу вакытта Чыңгызның инде үз гаиләсе була, ул Керез исемле кыргыз кызына өйләнә. Әйтүләре буенча, Нәгыймә апа Чыңгызны татар кызына өйләндерергә теләгән, тик эшләр башкачарак килеп чыккан. Әмма Керез җиңгәй гаилә өчен бик яхшы килен булган, ул табибә булып эшләгән, алар Нәгыймә апа белән гомер буе бергә яшәгәннәр. Беренче оныкларны сөю бәхетен дә Нәгыймә апага шушы кыргыз җиңгәй бүләк иткән, 1954 елда туган Сәнҗәр белән 1959 елгы Әскәр татар әбиләре кулында үскәннәр һәм милләтебезгә зур хөрмәт белән карыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, 1954 елдан Нәгыймә Айтматова инде пенсиягә чыга, аңа үз-үзен һәм оныкларын карап яшәргә дә инде бераз мөмкинлекләр туа. Әбисе белән үткән бәхетле балачагы турында аның беренче оныгы, Чыңгыз Айтматовның улы, профессор, академик Сәнҗәр Айтматовның хатирәләре кызыклы. (кыргызчадан тәрҗемә):

 "Вопрос: Вы выросли на руках у своей бабушки Нагимы?

Ответ: Она всегда с нежностью относилась ко мне. У нее был старый сундук, который всегда у меня вызывал детский интерес. Она никогда его не показывала другим людям. Один раз, дома никого не было, мы с ней остались вдвоём. Почему то она нежно улыбнувшись сказала мне: "Пойдем, я тебе кое- что покажу". Подвела меня к сундуку и открыла его. В нем было много интересных вещей, которых я до этого не видел. Платья, которые она носила в молодости, книги на арабском языке, и одна старая почти сложившаяся книга. Я взглядом уловил надпись на ней "Непобедимый Санжар". Бабушка нежно улыбнувшись сказала, поэтому назвала тебя Санжар".
         Вопрос: Что Вы можете рассказать о матери Керез?
         Ответ: По моему личному мнению, бабушка с мамой вместе сохранили семью и всегда сеяли надежду. Не только отца, она была центром для всех нас. Мы все в любой ситуации тянулись к ней. Мы всегда старались не беспокоить и не отвлекать отца от работы. Он много работал. Все житейские проблемы решала мама с бабушкой. Они всю себя отдавали семье. Не смотря на то, что бабушка была больна, она меня пешком водила в дом пионеров. Я был членом интернационального клуба. Бабушка всегда говорила: "В вашем возрасте не должны ходить без дела, по мере возможности должны получить образование."[18]

Бер караганда, ниһаять, Нәгыймәгә дә бәхетле картлык килде кебек – янында буй җиткән, акыллы, тәртипле балалары, алма кебек тәгәрәп үскән оныклары, торырга урыны, ашарга ризыгы бар... Әмма ... иң кадерлесе, иң кирәге, иң газизе юк – Түрәколы... Ул аның исәнме-юкмы икәнлеген дә, кайда икәнлеген дә белми, әмма һаман кайтыр, дип өмет итә...Аңа чекистлар, "ирегез ун елга хөкем ителеп, Ерак Көнчыгышка сөрелде, хат алышу хокукы юк" дигән белешмә биргәнгә дә инде егерме ел була, ә Түрәколдан бер хәбәр дә юк! Һәм Нәгыймә тагы төрле оешмаларга яза башлый. Ул Мәскәүгә дә, Фрунзега да яза, ЦК, прокуратура, НКВД-КГБ кебек оешмаларның ишеген кага, бөтен җирдән ирен эзләтә, ирен таптыра. Шунысын да онытмыйк, бу инде палач Сталин үлгәннән соң, шәхес культы фаш ителгән еллар. Илдә берәм-берәм яшерен эшләр, архивлар ачыла, билгесез югалган дип уйлаган кешеләрнең язмышлары билгеле була башлый.

"10 ноября 1956 года Нагима Айтматова обращается с письмом к прокурору Киргизской ССР с просьбой выяснить судьбу мужа, – дип яза Роза Айтматова. – Ей сообщили, что дело рассматривается. Тогда Чингиз собственноручно пишет письмо в прокуратуру СССР."[19]

Әйе, әнисенең эзләнүләренә Чыңгыз да кушыла, ул да төрле оешмаларга әтисенең язмышын ачыклауны сорап, хатлар яза. Чыңгыз Айтматовның бу елларда күтәрелеп килә торган яшь талант иясе икәнен дә онытмыйк, аның әсәрләрен Фрунзеда гына түгел, Мәскәүдә дә калын-калын журналларда бастыралар. 1956-1958 елларда Чыңгыз Айтматов Мәскәүдә, югары әдәби курсларда укый һәм күпчелек вакытын шунда үткәрә... 1957 елда аның "Җәмилә" повесте Луи Арагон тәрҗемәсендә хәтта Франциядә дә басыла һәм иң югары бәя ала, бу елларда ул инде СССР Язучылар Союзы әгъзасы. Менә аның 1956 елда СССР Хәрби прокуратурасына язган хаты, ул анда әтисенең гаепсез икәнен, бу ил өчен күп хезмәтләр куйган зур шәхес булуын язган, аның язмышы билгесез калуына борчылуларын белдергән. Ул шулай ук "халык дошманы балалары" дип үзләренең төрле авырлыклар күрүләре турында да әйткән:

 

"Главной Военной прокуратуре СССР

От Айтматова Чингиза, проживающего

в Киргизской ССР, Фрунзенской области,

Кызыл-Аскерском районе, с.Чон-Арык,

на экспериментальной ферме КирНИИЖа

ЖАЛОБА

Вот уже 20 лет мы не имеем никаких вестей о судьбе отца, не знаем, жив он или нет, когда осужден, кем осужден, не знаем, действительно ли он виноват перед родиной. Эти вопросы возникают у нас потому, что на протяжении всего этого времени мы всегда мучительно переживали свершившееся событие и в душе никак не могли поверить в преступность отца перед советской властью, за которую он боролся в самые тяжелые годы установления и упрочения ее в Средней Азии...Насколько мне известно, мой отец честно и добросовестно работал секретарем Кир.Обкома ВКП (б) и на других ответственных партийных и государственных постах. В последнее время он учился в Москве в институте Марксизма-ленинизма, оканчивал завершающий курс. Сейчас, когда партия приступила к справедливому пересмотру минувших событий 1937 года, мы с нетерпением ждем сообщений об участи отца. От этого зависит не только его личная судьба, но и нашей семьи... Например, по этой причине меня не приняли в аспирантуру, несмотря на то, что имел все данные для поступления. Точно так же поступили с моим младшим братом, окончившим Московский Геологоразведочный институт. А сестру, окончившую среднюю школу в 1954 году, не приняли на учебу в Московский вуз, хотя по конкурсу, организованному у нас (в Киргизии) для отбора студентов в центральные вузы, она прошла с самыми лучшими результатами.

В конце концов, дело даже не в этом, может быть, это мелочи, о которых не следовало даже говорить, однако нам важно добиться истины, восстановить незапятнанную честь отца и нашей семьи перед народом.

Айтматов Чингиз,

15 июля 1956

Киргизская ССР. с. Чон-Арык."

 

Әйе, егерме елга сузылган шомлы билгесезлеккә нокта куяр вакыт җитә. Әйе, бу Түрәкол Айтматовның язмышын ачыклау һәм намуслы исемен аклау өчен дә кирәк, Нәгыймәнең җанын тынычландыру өчен дә, тормышка аяк басып килгән дүрт баланың киләчәге өчен дә кирәк. Соңгысы бигрәк тә мөһим – чөнки аталарының үткәне белән төрттерү, читкә тибәрү, аларга халык дошманы балалары итеп карарга тырышу һаман дәвам итә. Беренчедән, бу илдә барган үзгәрешләрнең әле урыннарга килеп җитмәвеннән, икенчедән – кара көнчелектән, өченчедән, репрессия корбаннарының палачлары әле һаман исән, аларга һаман үзләренең хаклы икәнлекләрен исбатларга кирәк. Иң мөһиме – бу ачыклык һәм аклану-реабилитация бигрәк тә яңа дөньяга танылып килгән яшь язучы Чыңгыз Айтматов өчен мөһим. Кайда да шушының белән биткә бәрмәсеннәр һәм аяк чалмасыннар өчен...

Һәм, ниһаять, ул көн килә...

1957 елның августында Нәгыймә Айтматованы Фрунзе шәһәренә, НКВДга чакырталар. Ул вакытта алар шәһәр читендәге Чон-Арык авылында яшиләр, Чыңгызның бик нык авырган чагы була, Илгиз Мәскәүдә аспирантурада укый, Люция дә Мәскәүдә практика үтеп йөри, шуңа күрә, Чыңгыз сеңлесе Розадан әниләре белән Фрунзега, НКВДга барып кайтуын сорый.

"Әни бөтенләй үзгәрде, йөзләре алсуланып китте, яшькелт күзләрендә нур балкыды, йөрешләренә кадәр ышанычлы һәм дәртле иде, ул күз алдында яшәрде", дип искә ала кызы Роза ул чакларны. Автобус көткән арада, ана дулкынланып үзенең кызына уй-кичерешләрен сөйли:

"Беләсеңме, әтиегез мөгаен Себердә яки Ерак Көнчыгышта булгандыр... Хәзер аннан күп кешеләр кире кайта бит. Бәлки ул анда өйләнгәндер, инде балалары да бардыр... Ул бит ир кеше! Ә ирләр ялгыз гына яши алмый, алар аңа өйрәнмәгән. Булсын, исән генә булсын! Хәзер сезне күргәч, беләсеңме, ничек шатланачак! Ул бит балаларны ничек ярата иде! Кызганыч, ничек үскәнегезне күрмәде. Ә бит балаңның тәүге адымнар ясавын күрү, сөйләшә башлавын ишетү, аның үсмер чактагы беренче уңышларына сөенү, балаларыңның яшьлеген күрү – ул кеше өчен бәхет бит! Аңа боларны күрергә насыйп булмады инде ... Әнә Чыңгыз белән Илгиз инде өйләнделәр. балалары бар, Люция белән син әле яшь кызлар... Ярар, әле дә соң түгел... Әгәр ул минем Сарымны да күрсә... Оныклар балаңнан да татлы була икән, шундый бәхет бит ул...

Фрунзега барып җиткәнче, ана белән кыз шулай сөйләшеп баралар... Бәлки Нәгыймә дулкынлануын, хәтта бераз куркуын да шулай сүз белән бастырырга теләгәндер, чөнки алда ни көткәнен ул үзе дә белми... НКВД бинасына үзен генә кертәләр һәм анда кулына уч төбе кадәр кәгазь тоттыралар – ул Түрәкол Айтматовның үлгәннән соң аклануы турында була... Үлгәннән соң... Аклануы... Егерме еллык газапларга, егерме еллык тилмереп көтүгә – егерме сүздән торган җавап... Һәм Нәгыймә, шул кара кәгазьне, кайгылы хәбәрне тотып, кызы янына чыга. Аның ул чактагы халәтен Роза Айтматова гына тоя:

"Через некоторое время мама вышла обратно. Она была бледная, серая, как зола, глаза потухшие, едва передвигала ноги. Я сразу поняла, что случилось. Усилием воли сдержала слезы: плакать нельзя было, иначе маме станет еще хуже. Я ничего не сказала. Она дала мне листок бумаги - "кара кагаз", которая извещала о том, что Торекул Айтматов погиб, его больше нет. Это была справка Военной коллегии Верховного суда Советского Союза о посмертной реабилитации Т.Айтматова, в ней говорилось, что 15 июля 1957 года Военная Коллегия Верховного суда СССР вынесла (под грифом "секретно") определение, которое константировало:

 "Приговор Военной коллегии Верховного суда СССР от 5 ноября 1938 года в отношении Айтматова Тюрякула по вновь открывшимся обстоятельствам отменить и дело о нем прекратить за отсутствием состава преступления".

В свидетельстве о смерти в графах:

"Место смерти - неизвестно"

"Причина смерти - неизвестно"

"Время смерти - ..." - дальше я не могла читать."[20]

НКВД биргән бу белешмәдә "үлем" һәм "аклау" дигән сүзләрдән кала башка барысы да ялган икәнен Түрәколның балалары тагы утыз ел үткәч кенә белер, ә Нәгыймә апа иренең кайда, ничек, ни сәбәпле үлгәнен белмичә, дөньядан китәр... Әмма Түрәколы күрмәсә дә, ул балаларының зур мәртәбәләргә ирешкәнен дә, Чыңгызының дөньякүләм танылуын да, дүрт баласының балаларын да күреп өлгерер... Хәзергә ул әнә, аякларын чак өстерәп, йөрәгенә уч төбе кадәр кайгы кәгазен кысып, шәһәр буйлап бара... Түрәкол белән беренче тапкыр танышкан һәм кавышкан шәһәр, ире кыргыз иле белән идарә иткән шәһәр, балаларын тапкан һәм баккан кала, төрмәләр саен тилмереп, Түрәколын эзләп йөргән кала... Ул әле монда тагы киләчәк, инде балалары белән, бөтенләйгә яшәргә дип киләчәк, мәңгелеккә дә шушы шәһәрдән китәчәк, шушы кала зиратына кереп ятачак... Әле аңа кадәр балаларының бөтен бөеклеген, бәхетен күреп өлгерәчәк...

1958 елда Чыңгызга, язучы буларак, Фрунзе шәһәрендә фатир бирәләр, ул әнисен, үз гаиләсен һәм сеңелләрен шунда алып килә. "Язучылар йорты" дип аталган өйдә алар ике бүлмәдә күршеләр белән бергә яшиләр, ягъни, ике гаиләгә уртак кухня һәм туалет-ванна. Әмма Нәгыймә апаның сабырлыгы, зирәклеге, һәр кешегә ярдәм итәргә тырышуы аларны нинди шартларда да тыныч-имин яшәтә. Тиздән гаиләдә тагы бер онык – Әскәр туа, өйдәш күршеләрдә дә сабыйлар арта тора. Шәхес культы корбанының тол һәм авыру хатыны буларак, Нәгыймә апага республика күләмендә персональ пенсия билгелиләр, кызлары белән бергә, Фрунзе шәһәрендә ике бүлмә бирәләр, алар аны Чыңгыз фатирсы белән кушып, дүртлегә әйләндерәләр. Бу зур, иркен фатир да шул ук "Язучылар йорты"ның күрше подъездында гына була һәм Нәгыймә апа гомере буе шунда яши, аны соңгы юлга да биредән озаталар... Нәгыймә апа моны "бәхетле фатир" дип атый, чөнки монда тынычлык-иминлек хөкем сөрә, күрше бүлмәдә улы дөньяны таң калдырырлык әсәрләр яза, оныклар тәгәрәп үсә, бирегә бөтен дөньядан Расүл Гамзатов, Мохтар Ауэзов кебек зур кешеләр килә... Рәсүл Гамзатов аларга килгәч, башта Нәгыймә апа яткан бүлмәгә кергән һәм аның алдында тезләнеп, кулын үпкән, дип искә алалар...

Гаиләнең, хәтта нәселнең дә бөтен бәйрәмнәре шушында үтә... Нәгыймә апа үзенең җыйнак бүлмәсендә улы Чыңгызның кулъязма әсәрләрен укый, киңәшләрен бирә, сандыгына яшереп куйган урыннан дини китапларын алып, Коръән укый, ире, әти-әниләре, туганнары өчен дога кыла... Ул арада кызлар да берәм-берәм үз тормышларын коралар, Люциясе Ыссык-Күл буе егете Кенжебәй Әхмәтовка кияүгә чыга һәм Медет (1960), Солтан (1965), Әсән (1968) исемле оныклары белән сөендерә. Розасы Эсенбәк Алымкулов дигән егет солтаны белән гаилә кора, аларның Үрмәт (1960) һәм Айгөл (1965) исемле балалары туа. Илгизе исә үзе кебек галимә кыз Розалия Җанчораевага өйләнеп, Нәгыймә апаны Җәмилә (1962), Әнвәр (1967) атлы оныклары белән сөендерер, ә аларның 1982 елда туган Җибәк исемле балаларын Нәгыймә апа күрмичә калыр инде, ул шулай ук Чыңгыз улының икенче хатыныннан – Мәйрәмнән туган балаларын – Ширинне (1977) һәм Илдарны (1979) да күреп өлгермәс... Оныкларының балаларын – оныкчыкларын да итәгенә утыртып сөя алмас, аларга татарча бишек җырлары җырламас, догалар өйрәтә алмас ...

Айтматовлар гаиләсе ничек кенә бәхетле яшәмәсен, каты һәм котылгысыз авыру Нәгыймә апаны үз тырнакларыннан ычкындырмый, аның һәр күзәнәгенә, һәр тамырына үтеп керә. Ул берничә тапкыр үлем чигендә була, табиблар берничә тапкыр аның санаулы гына көннәре калганлыгын әйтәләр, һәрнәрсәгә әзер булып торырга кушалар. Нәгыймә апаның авыру-газаплары бигрәк тә 1962 елда көчәя, ул вакытта үлем инде аның янәшәсендә басып тора... Тарих сәхифәләрен барласак, 1961 елда Нәгыймә апаның энесе Абдулла үлә, Роза ханымның әйтүе буенча, әнисе аны күмәргә Караколга бара. Каракол белән Фрунзе якын ара түгел – 400 чакрым, юллар начар, ул вакытта – бигрәк тә... Энесенең үлеме, Караколда кичергәннәре һәм ишеткәннәре, юл газаплары бәлки Нәгыймә апаның хәлен тагы да начарлаткандыр – ул үлем түшәгенә ята...

"1962 год...

Здоровье нашей мамы резко ухудшилось. Увозя ее на скорой помощи, врачи сказали, что уже можно сообщать кому надо, ей жить осталось совсем недолго. Собрали консилиум, в котором приняли участие самые лучшие специалисты, врачи и профессора того времени. Чингиз сильно переживал и поэтому сам присутсвовал на обсуждении маминого состояния. Нужны были новые сильные препараты, которых в Киргизии еще не было. Через Москву эти лекарства были найдены. Мама пошла на поправку... После этого она прожила еще 10 лет."[21]

Әнисенең бу хәле Чыңгызны соң дәрәҗәдә тетрәндерә, ул аның теләсә кайсы мизгелдә бу дөньядан китеп барасын аңлый, әнисенең якты образын күңелендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерү өчен, үзенең данлыклы "Анам кыры" әсәрен яза... Ирен һәм дүрт баласын сугыш кырларында югалткан Ана – ул аның Анасы, тик бу сугыш башка фронтта – шәхес культының канлы кырларында бара... Үз халкыңа каршы игълан ителмәгән бу сугыш аның атасына, анасына, үзенә, туганнарына, нәселенә каршы юнәлтелгән була... Һәм Чыңгыз Айтматовның әнисе исән вакытта язган барлык әсәрләре дә шул чорларны һәм язмышларны тасвирлый. "Җәмилә", "Анам кыры", "Беренче мөгаллим", "Дөя күзе", "Ак пароход", "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм...", "Бәхил бул, Гөлсары!"... Нәгыймә апа аларның барысын да укып барган, улына үзенең киңәшләрен биргән, бу хакта балалары да искә ала. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматовның бары тик шәхес культы чорларына, бары тик үзләренең язмышларына гына багышланган аерым әсәрләре юк, бу вакыйгаларны, бу язмышларны ул төрле вакытта язган төрле әсәрләренә сибеп салган... Аның сугыш чорлары турында язган әсәрләрендә дә Сталин заманнарының шомы сизелә, ике чорның вакыйгалары кушылып китә, язмышлар бер-берләрен кабатлыйлар....

1960-70 еллар арасында, Нәгыймә апа исән вакытта, Чыңгыз Айтматов үзенең лирик-нәфис, символик әсәрләрен яза, әйтерсең лә әнисен дә шушы матурлык һәм мәгънә белән сөендерергә тели. Тирән фәлсәфи әсәрләр инде соңрак булыр, гомер тавына менеп җиткәндә, ул "Гасырларга тиң көн", "Ахырзаман" ("Плаха") әсәрләрен язар, "Гасырларга тиң көн"дә, Зарифа образында әнисенең язмышын тасвирлар, ә "Ахырзаман" бүреләре – зәңгәр күзле Ташчәйнәр белән Акбар аша, аларның туздырылган өннәре, урланган дүрт бүре баласы аша Түрәкол һәм Нәгыймәнең, аларның дүрт баласының да язмышын чагылдырыр... Әмма символлар теле белән язылган бу әсәрне күпләр алай аңламас...

Нәгыймә апа белән Чыңгыз бик якын, сердәш дуслар да булганнар, Чыңгыз әнисен бары тик үзендә генә яшәткән, энесе Илгизгә дә үзе командировкаларда булганда гына әнисен алып торырга рөхсәт иткән. "По обычаю кыргызов с родителями на старости лет живет младший сын, он ответствен за них, дип искә ала Роза Айтматова. – Я помню, как Ильгиз заявлял свои права на маму, хотел, чтобы она жила с ним. Но Чингиз сказал, что маму можешь брать к себе временно, на период моего отъезда куда-нибудь. Так и было. Чингиз перед возвращением из командировки звонил Ильгизу и Керез-джене и просил, чтобы мама была дома к его приезду.

Такая привязанность между ними, наверное, объясняется не только тем, что он был старшим из детей, но и какой-то особой духовной близостью матери и сына: ведь они вместе перенесли все тяготы и невзгоды, обрушившиеся на нашу семью.

Мама вдумчиво и с пристрастием читала каждую строку его творений, даже статьи и интервью. Она была осевдомлена и о тогдашней советской и мировой литературе. Все анализировала, сравнивала и радовалась за сына."[22]

1963 елда Чыңгыз Айтматовка, "Повести гор и степей" китабы өчен, СССРның Ленин премиясен бирәләр, 1966 елдан аны СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, ул берничә чакырылыш депутаты була. Нәгыймә апа аны күңеленнән генә ире Түрәкол белән чагыштыргандыр, улының аннан да ераккарак китүен, биеккәрәк күтәрелүен аңлагандыр, атасы язмышын кабатлый күрмәсен, дип, борчылгандыр һәм киңәшләрен биргәндер... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Нәгыймә апа аларга һәрвакыт хакимияткә омтылмаска киңәш иткән, халык арасында калырга, халыктан аерылмаска кушкан, үзе дә гадилекнең һәм эчкерсезлекнең үрнәге булган, балаларына да шуны васыять итеп әйтеп калдырган.

Әйе, шәхес культы чорыннан соң Чыңгыз Айтматовның Ленин премиясен алуы – ул инде Түрәколның да, Нәгыймә апаның да, бөтен нәселнең дә аклануы һәм танылуы, дигән сүз. Әлбәттә, хакимиятнең үзенә карата игътибарын тоеп, Чыңгыз Айтматов та бу ышанычны югалтмаска тырышкан, яңа режимга һәм системага каршы эшләмәгән, әсәрләрендә дә, чыгышларында да дәүләтне тәнкыйтьләмәгән, шул ук вакытта символлар аша булса да ул чорларның фаҗигасын ачып бирергә омтылган. Әйтүләре буенча, Нәгыймә апа да аңа бик сак булырга киңәш иткән, шуңа күрә алар үткәннәрдә дә артык казынмаганнар, Караколда тартып алынган мал-мөлкәтләре өчен дә, атып үтерелгән туганнары һәм Түрәкол өчен дә, Талас үзәннәрендә ачлы-туклы үткән газаплы авыр тормышлары өчен дә бу дәүләткә, бу хакимияткә дәгъвә белдермәгәннәр. Дәгъвә белдерсәләр, боларның барысын да күтәреп чыксалар, аларга карата тагы шундый җәбер-җәзалар башланасын аңлаганнардыр һәм дәшмәгәннәр... Бу бит әле алтмышынчы еллар гына...

Чыңгыз Айтматов Ленин премиясен алып, Мәскәүдән Фрунзега кайткан көнне, Нәгыймә апа тагы каты авырып китә һәм аны үлем хәлендә больницага салалар. Чыңгыз өенә дә кереп тормыйча, туп-туры әнисе янына больницага йөгерә, улының күкрәгенә башын салып, Нәгыймә апа балалар кебек сулкылдап елый... Улы өчен сөенеч тә, аның белән горурлану да, алдагы язмышы өчен борчылу да, үзенең шушы хәлгә калуына уңайсызлану да була эчкерсез яшьләрендә... Аллаһы Тәгалә Ана белән балага әле тагы 8 ел бергә яшәү бәхетен бирә... Ул елларда Чыңгыз Айтматов әнисен Ыссык-Күл буйларына да алып бара, Шекергә дә алып кайта, Дөньяның иң яхшы ризыкларын һәм иң яхшы даруларын таба... Аның өчен яши һәм аның өчен яза...

Әмма Ананың инде гамәл дәфтәре тулган, бу дөньяда санаулы гына көннәре калган була...

1971 ел... Фрунзе каласы... Августның эссе һавасы, кызган таш диварлар авыру анага сулыш алырга да ирек бирми, котырып үскән чәчәкләрдән дә тыны буыла, астма чире башлана. Аны больницага салып та, дачага алып китеп тә карыйлар, әмма хәле әйбәтләнми. Аны тагы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, бума чире өстенә, баш миенә кан да сава, ягъни, паралич суга, температурасы кырыктан артып китә... Алай да, кызы Розаны көтеп ала. "Сине күрмичә калам, дип, бик курыктым, төпчегем, – ди ул, аңын җуя-җуя... – Хәзер мин канәгать инде... Сез барыгыз да минем янымда... Мин сезнең барыгызга да рәхмәтле... Мин сездән риза-бәхил... Бәхил..."

Анасының инде китеп барганын аңлап, Чыңгыз тәрәзәгә капланып үксеп елый башлый... Шушы мизгелдә аның күз алдыннан бөтен гомере үтеп китә – менә алар караңгы август төнендә поездан Маймак станциясендә төшеп калалар, анасы бер кулы белән алты айлык Розаны кочкан, икенчесе белән өч яшьлек Люцияне җитәкләгән, аның артыннан алты яшьлек Илгиз белән тугыз яшьлек Чыңгыз авыр чемоданнарны өстериләр... Перрон озын, төн караңгы, алда аннан да озын һәм караңгы билгесезлек... Караңгыдан Илгизнең: "Әни, бездән ерак китмә, мин куркам!" – дигән тавышы ишетелә... Язмышының озын һәм караңгы перроннары буйлап, карлы таулар, ач далалар, авыр сугыш еллары аша, үзе ашамыйча, аларга ашатып, үзе кимичә, аларга кидереп, дүрт ятимен дә тормышның ачы җилләреннән күкрәге белән каплап, бүгенге көннәргә хәтле китереп җиткерер... Ул аларның КЕШЕ булуларын да, гаиләле булуларын да, галим, дөньякүләм танылган шәхесләр булуларын да күреп китеп бара... Ул канәгать, ул барысына да риза-бәхил...

Әнә каршына, ап-ак киемнәрдән, анасы Газизәбану, атасы Хәмзә, ире Түрәкол, туганнары, яшьтән үлгән сабыйлары килә... Алар Нәгыймәне җитәкләп, җәннәттәй бакчаларга алып кереп китәләр... Юк, бу Караколдагы алма бакчалары икән, алтын балачагы, кадерле сабыйлыгы икән... Менә аның җаны, шул мәңге яшел бакчалар, мәңге серле күлләр, мәңге мәгърур таулар аша, тагы да еракка – ата-анасының, әби-бабаларының туган якларына – Татар Иленә томырылып оча, аннан, нидер югалткандай, тагы шушы кыргыз далаларына, шушы тауларга – ире, балалары янына әйләнеп кайта... Инде Мәңгелеккә дип кайта...

Бу – тарих мең тугыз йөз дә җитмеш беренче елның унынчы августында була...

Хәмзә кызы Нәгыймә бу дөньядан бакыйлыкка күчә...

Дала-таулар өстендә, Найман-Ананың ак яулыгы булып, соңгы сүзләре сулкылдый:

"Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Манкорт түгел, син – Юламан... Улым, исемеңне исеңә төшер, мин синең Анаң, син Манкорт түгел..."

 

Нәгыймә апа эзләреннән - Караколда...

Менә без, Нәгыймә апа эзләре буйлап, Каракол шәһәренә килеп чыктык...

Юлыбыз көне буе диярлек дәвам итте, 400 чакырымга сузылган карлы Тянь-Шань таулары арасыннан, 200 чакрым озынлыктагы Ыссык-Күл буйларыннан без төнгә таба гына Караколга килеп җиттек. Без, дигәнем – Казаннан килгән язучылар – Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдулла, Бишкәктән – тарих фәннәре кандидаты Әнисә Бикбулатова һәм Нәгыймә апаның оныгы Әсән Әхмәтов. Һәм без, икенче көнне иртүк, сәфәребезне Нәгыймә Айтматова исемендәге урамнан башладык. Бу урам моңа кадәр Парковая исемен йөрткән, 2008 елның 9 июнендә, Каракол шәһәр киңәше (советы) карары нигезендә, аңа Нәгыймә Айтматова исеме бирелгән. Тарихи документлардан күренгәнчә, бу урамның почмагында заманында Хәмзә байның ике катлы йорты торган, Нәгыймә анда тумаса да, 5 яшеннән шунда яшәгән, аннан йортны советлар тартып алган.

"23.06.1928 проводится мунипализация домовладения по улице Октябрьская-Крупская – Парковая (по воле судьбы теперь эта улица носит имя Нагимы Айтматовой."[23] – дип яза бу хакта озак еллар Каракол-Бишкәк архивларында Габделвәлиевләр тарихын өйрәнгән Ринат Габделвәлиев. Һәм ул китабына шул елларның кырыс документын да урнаштырган, анда, мыскыллы рәвештә, "...Срочно сообщить в Наркомат КАССР и ГУКХ при НКВД РСФСР, что домовладение Абдул-Валиева Хамзы, находящегося в гор. Каракол на углу улиц Крупской и Октябрьской и занимаемой в настоящее время под школу им.Ломоносова, было фактически изъято в революционном порядке до августа 1921 года и случайно не было помещено в список домов, представленных к муниципализации."[24] Хәмзә байның йорты кулдан кулга китә, тәмам ташландык хәлгә килгәч, 1988 елда аны сүтеп ташлыйлар һәм урынына Ленин исемендәге таш мәктәп салып куялар, ул хәзер дә эшли...

Караколда Хәмзә байның йортлары калмаган инде, базардагы сәүдә рәтләрендә генә аныкы, дип уйлаган таш келәтләр сакланган, без аларны да барып карадык. Шулай ук Караколның үзәгендә татар байларыннан калган шактый йортлар бар, аларның диварларына истәлек такталар кадакланмаса да, бу ике катлы купшы йортларның теге заманнардан калганлыгын беркем инкарь итми. Караколда шулай ук Нәгыймә Габделвәлиева укыган рус-кызлар гимназиясе бинасы да сакланган, хәзер анда күптөрле оешмалар утыра. Әйткәнемчә, биредә Хәмзә бай һәм Нәгыймә апа белән бәйле әллә ни калмаса да, шәһәр үзе бар, урамнар шул ук, ул заманнардан калган татарларның нәселе дә яшәп ята Караколда. Алдагы бүлекләрдә без шәһәрнең тарихын язган идек инде, хәзер аңа кире кайтып тормыйбыз, Караколның бүгенге хәленә күчәбез.

Хәзер Караколда 64 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы – татарлар, ә Ыссык-Күл өлкәсе буенча татарларның саны ун мең тирәсе. Бүгенге көндә Караколда иң күбе кыргызлар, аннан соң - руслар (ун мең чамасы), алар артыннан уйгырлар, үзбәкләр килә, татарлар сан ягыннан бишенче урында. Әмма соңгы вакытларда кытай дүнгәннәре алга чыгып килә, диделәр, алар – ислам дине кабул иткән кытайлар. Шуңа күрә монда мәчетләр дә ике – татар-нугай мәчете һәм дүнгән мәчете. Татар мәчетенең тарихын алдагы бүлекләрдә язган идек инде, кабатлап тормыйк, аны 1883-1887 елларда Хәмзә байлар һәм башка иманлы милләттәшләребез төзегәнлеген генә тагы бер тапкыр исегезгә төшерәсе килә.

Без бу мәчеттә дә булдык, намазларыбызны укыдык, шушы туфракларда бездән дога өмет итеп яткан милләттәшләребез – дин кардәшләребез рухына дога кылдык, сәдакаларыбызны бирдек. Ике катлы бу агач мәчет тыштан да. эчтән дә бик мәһабәт, мәгърур, җанга рәхәт... Анда элек бик зур китапханә булган, совет заманында ул китапларны юкка чыгарганнар. Хәер, кешеләрне кызганмаган заманда, биналар белән кем хисаплашып торсын инде?

"Мечеть проработала и услаждала души верующих мусульман до 8 мая 1935 года, – дип яза төбәк тарихын өйрәнүчеләр. – На заседании городского Совета Киргизской АССР, Постановлением от 8 мая 1935 года за №14, власти решили передать татарскую Мечеть под звуковое кино. Когда сносили Минарет, Купол и золотой Полумесяц, народ плакал. А добро увезли в неизвестном направлении. Куда оно исчезло, не знает никто."

1991 елдан башлап, татарлар бу мәчетне яңадан үзләренә кире кайтару артыннан йөри башлый һәм теләкләренә ирешәләр. Татар мәчетен яңадан үз хәленә кайтару өчен Анарбай хаҗи, милләттәшләребез Абдулла Латфуллин, Рәшит Насыйбуллин, Рәфгать Габделвәлиев, Хәким Каипов, Шамил Ишмөхәммәтов, Илдар Абдуллин, Афәрин Хисаметдинов, Рудик Байбуров, Арслан Мусин, Мөхәммәт Мөхәммәтҗанов күп көч куя, дип искә алалар Караколның бүгенге хәйрияче татарларын.

Шушы ук татарлар 2010-2012 елда мәчеттә 250 кешелек өстәмә зал ачканнар, китапханә эшли башлаган, гөмбәзне ясап куйганнар, ә менә манара юк әле. Шулай ук шәһәр киңәше депутаты, эшмәкәр милләттәшебез Фәрхәт Мәхмүтов мәчет янындагы бинаны сатып алып, аны мәдрәсә итеп биргән. Әйтүләре буенча, анда элек тә мәдрәсә булган, Нәгыймә дә шунда дини белем алган булырга тиеш, хәзер бу бинада хатын-кызлар намаз укый һәм гыйлем ала. Татар мәчетенең мөтәвәллият рәисе булып 1998 елдан бирле милләттәшебез Рәшит Насыйбуллин эшли, кассир булып сугыш ветераны Рәфгать абый Габделвәлиев тора, ә имамнар – кыргыз милләтеннән.

Караколда татарлар әллә ни күп булмаса да, алар, теге заманнардагы кебек, тырышлыклары белән аерылып торалар. Һәм шунысын тагы ассызыклыйсым килә, болар – биредә Хәмзә байлар заманныннан калган татарларның нәселе, ни гаҗәп, күбесенең әби-бабалары Кукмара якларыннан булып чыкты. Без бу татарларның кайберләре белән аларның "Татулык" дип аталган оешмаларында очраштык, бирегә килүебезнең сәбәпләрен аңлаттык. Бу оешма инде 1992 елда ук эшли башлаган, ә юридик яктан моннан ун ел элек теркәлгән, ул Кыргызстан татарларының "Туган тел" республика оешмасына карый. Каракол татарлары өчен дә рухи яктан төп урында тел, дин, мәдәният мәсьәләләре тора, ә матди якны алар үзләре тәэмин итә, хөкүмәт кулына карап тормый. "Татулык" татар оешмасы 2006 елдан бирле Караколда сабантуйлар үткәрә, борынгы мәчетне тотуны тулысынча үз кулына алган, зиратларны карап тора. "Әби-бабайлар безгә зират һәм мәчет калдырдылар", дип сөенә алар. "Татулык" оешмасы белән милләттәшебез Рәшит Насыйбуллин идарә итә, аның әби-бабалары, 12 бала белән, бирегә Кукмара якларыннан качып килгән. Димәк, бу татарлар Татарстандагы репрессияләрдән, төрмәләрдән бирегә – Кыргызстанга, үзләренең таныш-белешләре, туганнары янына качып исән калганнар?Һәм алар шактый. Әмма бу тема хәзергә беркем тарафыннан да махсус өйрәнелмәгән.

"Татулык" оешмасында уздырылган очрашуда без тарихыбызны барлау һәм саклау мәсьәләләрен күтәрдек, шәһәр музеенда татар тарихына багышланган бүлмә булдырырга кирәклеген әйттек, Нәгыймә Айтматованың 110 еллыгын музей белән бергәләп уздырырга тәкъдим иттек. 2012 елда Караколда, Россия илчелеге ярдәмендә, "Татулык" оешмасы татарларның бу төбәк үсешенә керткән өлеше турында фәнни-практик конференция дә уздырган. Бу конференциядә Каракол татарларының тарихына да, татар байларының, сәүдәгәр-купецларының, шул исәптән, Хәмзә Габделвәлиевнең дә, Каракол каласы үсешенә керткән өлешләре һәм бүгенге көндә алып барган эшчәнлекләре турында шактый тулы мәгълүмат бирелгән. Мондый тарихи-фәнни юнәлештәге эзләнүләрне алга таба да, системалы рәвештә алып барырга кирәк, дигән уртак фикергә киленде. Әйтик, алдагы фәнни-практик конференцияләр татарларның бу төбәктәге тарихына, шул ук Хәмзә Габделвәлиевләр чорына, Нәгыймә апа Айтматовага багышлап та үткәрелә ала. Шулай ук Каракол татарларының интернетта үз сайтларын ачып, анда милләттәшләребез турында тарихи язмалар урнаштыру, шәһәрдә татарларның үз музейларын булдыру, бу максаттан татарларда булган рухи байлыкны туплый башлау турында да сөйләшенде.

Очрашуга килгән татарлар арасында Габделвәлиев фамилиясендәгеләр дә бар иде. Әйтик, 1927 елны биредә туган Рәфгать абый, аңа артык күп уку эләкмәгән, сугышта катнашкан, аннан кайткач, шофер булып эшләгән. Өч улы һәм оныклары бар, үзе мәчет эшләре белән мәшгуль. Аның әти-әниләре Караколга инде XIX гасыр азакларында Кукмара якларыннан килгәннәр. Әтисе – Зыяутдин, әнисе – Газизә исемле, бабасы – Сәләхетдин. Тышкы кыяфәте белән дә Рәфгать абый башкалардан шактый аерылып тора – олы яшьтә булуына карамастан, озын, төз гәүдә, аксыл, зыялы йөз, туры борын, зәңгәр күзләр... Кай ягы беләндер, Нәгыймә апага да охшаган кебек... Әмма бүгенге Габделвәлиевләр теге замандагы Габделвәлиевләр турында берни дә белмиләр, ләкин нәсел уртаклыгы әллә кайдан күренеп тора... Рәфгать абый Габделвәлиев турында: "Бик гадел һәм саф күңелле кеше", диләр. Ә ул үзенең төп максаты итеп Татар мәчетен сафка бастыруны күрә.

Шунысы сөенечле, Караколда татарлар бүген дә яхшы хисапта йөри, алар гаять тырыш, булдыклы, тәртипле һәм тугры-гадел, шул ук вакытта иманлы һәм мәдәни халык. Мин шунсына да игътибар иттем – Кукмара татарлары белән килгән эшмәкәрлек гадәтләре, һөнәрчелек традицияләре бүген дә бар, кан, нәсел үзенекен итә икән! Караколның бүгенге татар байлары төрле юнәлешләрдә эш йөртәләр, алар балык, ит, умартачылык, су-соклар җитештерү сәүдәсен үз кулларында тоталар. Шундый булдыклы эшмәкәрләрдән Мәрхәбә Шәфигуллина, Фәрхәт Мәхмүтов, Әсгать Галиев, Рәшит Насыйбуллин һәм аның улларын әйтергә була. Бу татарлар, бүген шәһәрнең меңнән артык кешесенә эш биреп, бөтен өлкә халкын ашлы итәләр... Без аларның эш урыннарында да булдык, милләттәшләребезнең буш урында эш башлап, зур тырышлыклар куеп шул дәрәҗәләргә ирешүеләренә чын күңелдән сөендек! Юкка гынамы "Татулык" татар оешмасының мөһеренә бал корты сурәте төшерелгән – бу бит татарларның бал корты кебек армый-талмый эшләүләрен күрсәтә!

Менә милләттәшебез, "Татулык" оешмасы әгъзасы Әсгать Галиевнең умартачылык дөньясы, аны бал кортлары буенча академик, дисәң дә ярый. Аның да нәсел башы Кукмара якларыннан. Янып торган зәңгәр күзле бу милләттәшебез Ыссык-Күл өлкәсенең бөтен умартачыларын берләштереп, үзенең берләшмәсен төзегән, анда 600 кеше әгъза булып тора. Аларның умарталары җәйләрен Тянь-Шань тау итәкләрендә, Ыссык-Күл буйларында була, шуңа күрә, баллары бик сыйфатлы, аны хәтта Германия, Англия кебек илләрдән дә соратып алалар, Казахстан белән Россияне әйткән дә юк! Әсгать бу эштә бөтен нәселе, балалары белән көч куя, аларның үз кибетләре, интернетта үз сайтлары да бар.

Яки менә Мәрхәбә ханым Шәфигуллина – бөтен Кыргызстанга данлыклы "Атлантида" фирмасының генераль директоры. Аның да нәсел башы безнең яклардан, ул үзе Караколда туган, техникум, институт тәмамлаган, эшмәкәрлек эшен базарда балык сатудан башлаган. Хәзер исә балык, ит, авыл хуҗалыгы проуктларын җитештерү һәм сату буенча өлкәдә иң алгы урында тора, ярты Кыргызстанны ризык белән тәэмин итә. Мәрхәбә ханым "Татулык" оешмасының да актив әгъзасы, улы Фәрхәт белән татарлар уздырган күп кенә милли һәм дини чараларга акчалата ярдәм итә. Аның улы Фәрхәт Мәхмүтов – шәһәр депутаты, белеме буенча юрист, әнисе белән бергә күп кенә бизнес-проектларны тормышка ашыручы, "Ильфат" компаниясен җитәкли.Әйткәнемчә, мәчеткә мәдрәсә бинасын сатып алып бүләк итүче дә, аны тотучы да шушы милләттәшебез! Аларның әле Караколда гектарларга сузылган җиләк-җимеш бакчасы да бар, инде алма-грушаларны киптереп, эшкәртү цехы да ачканнар. "Хәмзә байның алма бакчасы хәленә генә калмасыннар иде", дип уйладым, чөнки "кызыл кыргын" аның өйләрен генә түгел, шушы соңгы бакчасын да тартып алган бит...

"Татулык" оешмасы җитәкчесе Рәшит әфәнде Насыйбуллин да балалары белән үз эш-бизнесын булдырган – "Салават" фирмасы аша алар шәһәр халкын чиста су, сок һәм лимонадлар белән тәэмин итәләр, шулай ук техник хезмәт күрсәтү салоннары да бар. Габделвәлиевләр дә шушы фирмада эшли, мондагы татарлар үзара туганлашып, кушылып беткән, аларга шулай җиңелрәктер, мөгаен. Бу урында Караколда бик танылган тагы берничә милләттәшебезне әйтеп үтәсем килә, алар – гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләгән, заманында шәһәр мәгариф бүлеген җитәкләгән, данлыклы педагоглар династиясеннән булган Шамил Ишмөхәммәтов һәм өлкәдә автомәктәпне җитәкләгән, Каракол белән Бишкәк арасында пассажирлар ташу буенча беренче шәхси предприятиеләр төзегән һәм җитәкләгән Камил Гыйззәтуллин, алар икесе дә "Татулык" оешмасына нигез салучылар һәм аның иң актив әгъзалары. Шулай ук Каракол тирәсендәге авылларда - Тамга, Тюп, Челпәк һәм башка авылларда, Ыссык-Күл буендагы санаторияләрдә, ял йортларында, тау чаңгысы-спорт комплексларында да шактый татарлар эшләвен әйттеләр.

Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музееннан да без татар эзләрен эзләдек, әмма таба алмадык... Биредә бронза чорыннан алып, бүгенге көнгә хәтле бөтен нәрсә бар - Ыссык-Күл төбеннән табылган меңәр еллык шәһәрләрнең байлыгы да, скиф казаннары, һун-сармат сугыш кораллары да, кыргызларның тирмәләре, киенү-ясану әйберләре дә, тик бу шәһәрне төзегән, аңа бар мал-мөлкәтен биргән, корбан булган татарлар турында гына берни юк... Хәер, бер караңгы почмакка ике татар курчагы бастырып куйганнар икән, аны Рәшит Насыйбуллин китереп биргән, Татар мәчетенең бер фотосы тора... Югыйсә, татар байларының затлы өйләрен, өс-баш киемнәрен, энҗе-мәрҗәннәрен һәм китапларын да күрсәтергә була иде бит! Инде Нәгыймә апа турында әйтеп тә тормыйм, ул бит биредә туган, үскән, укыган, кияүгә чыккан, ире белән шушында эшләгән! Аның үзенә аерым бер зал эшләргә кирәк иде! Мин бу хакта музей хезмәткәрләренә дә әйттем, Нәгыймә апаның 110 еллык юбилее икәнлеген ассызыклап, берәр кичә булса да уздырырга тәгъдим иттем. 20-гасыр башында Караколны тоткан 102 купецның 78е татар милләтеннән булуын да исләренә төшерергә туры килде. Шулай ук "Татулык" оешмасы җитәкчесе Рәшит Насыйбуллинга да музей белән яхшырак эшләргә, татарның иң матур әйберләрен монда китереп куярга, татарлар өчен биредә аерым бүлмә-зал оештырырга кирәклеген киңәш иттем.

Сүземнең бераз файдасы тиде ахрысы, без Кыргызстаннан кайтып киткәч, интернетта хәбәр булды – Караколда Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен уздырганнар бит! Татар Анасын искә алганнар! Димәк, хәрәкәт бар, нәтиҗә күренә, дигән сүз! Бу очрашуны "Татулык" оешмасы уздырган, анда шәһәрнең билгеле шәхесләре катнашкан, киләчәктә Караколда Айтматовлар гаиләсенең аерым музеен ачу турында да сүз булган! Бу хәбәр Казанда, татар конгрессы сайтына куелган иде, мин аны, тарих өчен, бу китабыма да кертергә булдым:

 

"В честь матери народного писателя

Әлбәттә, бу юбилей тантанасы, иң беренче чиратта, татарларның "Туган тел" оешмасы теләге һәм тырышлыгы белән үткәрелде, чөнки Нәгыймә апа иң беренче чиратта, безгә, татарларга кирәк. "Туган тел" оешмасы аның 100 еллыгын да шулай зурлап уздырган булган. Бу урында Кыргызстан татарлары турында да кыскача мәгълүмат биреп үтик. Бүгенге көндә Кыргызстанда илле меңгә якын татар бар, аларның күпчелеге - 80 проценты шәһәрдә яши һәм яхшы урыннарда эшли. Югары белем алу буенча татарлар республикадагы бөтен милләтләр арасында беренче урында торалар. Татарлар арасында А.Измайлов, К.Нигъмәтуллин, Р.Муксинов, М.Муксинов, А.Абдрахманова, А.Усманова, Т.Әюпов, Р.Тухватшин. В.Насыров, С.Байзакова, М.Әминова кебек танылган галимнәр, И.Ешмухамедов, А.Мухитдинов, З.Хәбибуллин, С.Мурсалимов, Э.Латыпов кебек билгеле зыялылар бар. Кыргызстанда менә инде 25 ел буе "Туган тел" дип аталган татар-башкорт мәдәният үзәге эшләп килә, аны 1998 елдан бирле Гөлсинә Үлмәскулова җитәкли, бу оешманы чын мәгънәсендә татарларның министрлыгы, дип әйтергә була. "Туган тел" оешмасы каршында татар табибларының, татар мөгаллимнәренең, татар эшмәкәрләренең төркемнәре барлыкка килгән, үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм милли ансамбльләр эшләп тора.

Без китәр алдыннан Бишкәктә, "Туган тел" оешмасында милләттәшләребез белән "Түгәрәк өстәл" утырышы уздырдык, алда торган максатларны билгеләдек, алга таба тарихыбызга да зур игътибар бирергә кирәклеген әйттек. Кыргызстанда гасырлар буе яшәгән һәм аның төп халкына әйләнгән татарлар турында фәнни хезмәтләр дә, әдәби китаплар да язар вакыт җитте. Бөтен кешелек дөньясына Чыңгыз Айтматов кебек талант иясен биргән Татар Анасы Нәгыймә Айтматова-Габделвалиева исә әдәби әсәрләргә дә, тарихи хезмәтләргә дә, документаль фильмнарга да лаек, һәм моны татар халкы, Татарстан үзе эшләргә тиеш, бу фикерне без аерата ассызыклап әйттек. Һәм минем бу китабым шушы юлда бер адым булсын иде, милләтнең рухын күтәрергә, нинди чорда да Кеше булып аякта калырга ярдәм итсен иде!

Бу китапка материал туплаганда Кыргызстанда яшәүче галимә Әнисә Бикбулатова, Чыңгыз Айтматовның хатыны Мәйрәм Айтматова, милләттәшебез Җәмилә Хәмитова да кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр, аларга зур рәхмәтләремне әйтәм! Шулай ук Кыргызстанның Җәләләбад шәһәрендә 1992 елдан Нәгыймә Айтматова исемендәге аллея барлыгын, ә Татарстанның Кукмара бистәсендә 1нче номерлы татар гимназиясе 2008 елдан Чыңгыз Айтматов исемен йөртүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Бу әле эшнең башы гына, алга таба Татарстанда да, Кыргызстанда да, гомумән, төрки дөньяда, Айтматовлар исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарылыр әле...

Нәгыймә апа турында без нәрсә генә әйтсәк тә, ниләр генә язсак та, төп фикерне аның балаларыннан да дөресрәк һәм яхшырак итеп җиткерә алмабыз. Әмма шунысы бар – алар барысы да рус телендә. Татар анасының балалары үз фикерләрен язма рәвештә чит телдә генә аңлата алулары милләтебезнең бүгенге аянычлы хәлен күрсәтә... Шуңа күрә, бу китапны, бу язмышларны гыйбрәт итеп тәкабул итәргә кирәк. Юкка гынамы татарларда Туган телне Ана теле, диләр, Ана теле – ул Милләтнең дә теле һәм нигезе... Юкка гынамы Чыңгыз Айтматовның иң көчле образы – Манкорт, ул – телсезлекнең, хәтерсезлекнең, мисезлекнең һәм милләтсезлекнең Җиһани Символы... Бөтен кешелек дөньясына кисәтү...

 

Чыңгыз Айтматов, әсәрләре 176 телгә тәрҗемә ителгән, 80 миллион тираж белән басылып чыккан дөньякүләм танылган язучы, дипломат, Дәүләт бүләкләре лауреаты:

"Поклон Матери нашей! Каким мужеством, мудростью и преданностью своему родительскому долгу обладала она! Все лучшее в нашей жизни и судьбах наших, включая наше образование, было достигнуто благодаря её труду и мужеству. Мать — это начало Родины, Мать — это родной язык, Мать — это совесть, вкушенная вместе с материнским молоком."

Илгиз Айтматов, техник фәннәр докторы, геология һәм минералогия буенча дөньякүләм танылган галим, Дәүләт бүләкләре лауреаты, җәмәгать эшлеклесе:

" Мама, тебе, конечно, было очень трудно, гораздо труднее, чем кому-либо из нас. Но благодаря твоей устойчивости, большому мужеству мы вышли в люди. И ты можешь быть спокойна и горда, как человек, до конца выполнивший свой материнский и гражданский долг перед семьей и обществом. Я не могу, как и каждый из нас, без благодарности к тебе вспоминать прошедшие годы».

 

Роза Айтматова, физика-математика фәннәре кандидаты, Кыргызстанда хатын-кызлар хәрәкәте лидеры, берничә китап авторы:

"Судьба нашей матери была удивительна: каждый период ее жизни отличался от предыдущего. Это - любовь родителей, достаток в детстве, отрочестве и юности, возможность учиться в лучших мусульманских и русских школах. Это - приход советской власти и экспроприация имущества ее родителей. Это - любовь с первого взгляда, счастливое замужество, хорошая семья и высокое положение в обществе. Это - репрессии, война, голод, тяжелые послевоенные годы, болезни. Это - успехи сыновей и снова высокое положение в обществе благодаря сыну.

 Есть женщины, которые не способны перенести тяжелое горе, они сламываются, становятся скандальными, злыми, зачастую начинают злоупотреблять алкоголем. И есть женщины, которые не выдерживают испытание почетом и славой, пришедшими благодаря положению мужа или родственников. Они возносятся, становятся высокомерными, считают, что им все позволено. Им ничего не стоит белое назвать черным и черное – белым. Они теряют облик человеческий.

И я благодарна судьбе, что она одарила нашу мать глубоким умом, благоразумием и великодушием характера. Что бы ни случилось, она оставалась интеллигентной, ровной и объективной. Для нее все люди были хорошие, она не смотрела на их положение в обществе, на материальное состояние и на национальную принадлежность Душа ее не очерствела и не озлобилась. Благодаря этому она с достоинством перенесла все испытания - и горем, и счастьем."

 

***

 ...Кыргызстанга сәфәребез тәмам...

Китабыма да нокта куяр вакыт җитте. Мин күңелемнән инде яратып өлгергән бу биек таулар иле белән хушлашам, аның серле Ыссык-Күле, зәңгәр күзле бүреләре, ак боланнары, язгы торналары, төрки далалары, эчкерсез һәм кырыс дала-тау балалары – кыргыз халкы белән дә хушлашам... Авыр вакытларда бу таулар, бу халык минем милләтемне үзенә сыендырды, иле-җире, ризыгы белән бүлеште, гаиләсенә, нәселенә кертте... Рәхмәтләрем аңа булсын! Минем милләтем дә бу илгә, бу халыкка гомер буе рәхмәтле булды, аның белән янәшә басып, шәһәрләр салды, җир эшкәртте, китаплар язды, дин таратты, балалар укытты, фәнни ачышлар ясады, шушы милләт белән кушылып, аңа затлы нәсел бүләк итте... Нәтиҗәсе булсын!

Хушыгыз, Тәңре тауларына тамыр җибәргән зәңгәр күзле татарларым, дөнья буйлап мәгърифәт нуры таратып йөргән китаплы күчмәннәрем! Бөек Ефәк Юлы буйлап татар авылларыннан чыгып киткән, Казаннан – Кытайгача кала һәм салалар салган, кыпчак далаларын һәм төрки балаларын иман нуры белән сугарган, кыргыз-кайсак, уйгыр-нугайлар белән кыз биреп-кыз алып, татар канын, татар акылын, татар данын инде башка кавемнәр белән дә бүлешеп, инде Киек Каз Юлы буйлап мәңгелеккә күчеп барган бөек милләтем!

Синең тарихың аша, шушы бер нәсел аркылы, дөньяга даһины тудырган Татар Анасы язмышы аша, мин бөтен милләтемнең язмышын һәм даһилыгын дөньяга сөйләргә теләдем...

Бу китабым татар һәм кыргыз халыкларының уртак тарихына, уртак язмышына, уртак улларына һәм кызларына, уртак даһиларына, уртак киләчәгенә багышлана...

 Кешелекнең башында Ана тора...

 Кешелекнең сагында Ана тора...

 Аналар барында дөнья да булачак...

Бу әсәрем дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана...

 


[1] Айтматова Р. И дольше века материнский путь. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

 

[2] Сасыкбаев С. "Азат хатын" журналы. – 1987, №11, 17 бит.

[3] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.73.

[4] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.204.

[5] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 53.

[6] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.194.

[7] Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.32.

[8] Айтматов И. Слово Кыргызстана. – 2005, 6 января.

 

[9] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.148.

[10] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.142.

[11] Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

[12] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.134.

[13] Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.33.

[14] Айтматов Ч. Анам кыры.

[15] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.207.

[16] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.197.

[17] Габдулвалиев Р. Газета "Кутбилим". –  2014, 14 ноября.

[18] Айтматов С. http://inter.kg/inter-gezit/2040-sanzhar-aytmatov-atamdyn-adabiy-ele-emes-bashka-murastary-da-bar.html

[19] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.205.

 

[20] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.210.

[21] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.213.

[22] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.254.

[23] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.16.

[24] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.17.

[25] Юнысова А. “Татарстан” журналы. – 2009, гыйнвар, 47 бит.

[29] Журнал "ДА". – 2009, № 29, стр.26.

[30] Журнал "ДА". – 2009, №29, стр.27.

[31] Бәдретдинов Х. Мәгърифәт. –  2008, 13 декабрь.

[32] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.35.

[33] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.39.

[34] Юнысова А. “Татарстан” журналы. – 2008, декабрь, 39 бит.

[35] Габдулвалиев Р. Газета "Кутбилим”. – 2014, 3 октября и 14 ноября

Реклама