Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА МОХТАР МУТИН ОБРАЗЫ

(М. Мирза “Мохрат” драматик поэмасына рецензия)

Мохтар Исхак улы Мутин (1886–1941) беренче татар һәм башкорт трагик актёры буларак таныла. Аның танылган рольләре арасында – Закир һәм Җәләл (Галиәсгар Камал «Бәхетсез егет» һәм «Банкрот»), Татарин һәм Сатин (Максим Горький «На дне»), Дикой (Александр Островский «Гроза»), Городничий (Николай Гоголь «Ревизор»), Тартюф (Жан-Батист Мольер «Тартюф»), Батырхан (Галимҗан Ибраһимов «Яңа кешеләр»), Гайнетдин (Нәкый Исәнбәт «Качаклар»), Вершинин (Всеволод Иванов «Бронепоезд 14–69») һ.б. Күренекле актёр һәм режиссёр, милли сәнгать үсешенә зур өлеш керткән театр эшлеклесенең язмышы бик фаҗигале була.  Аны 1937 елның 24 апрелендә кулга алалар. 19 сентябрьдә исә Мохтар Мутин СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан «троцкист оешмада катнашуда» гаепләнеп, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шул китүеннән өенә әйләнеп кайтмый ул. 1941 елның 3 июнендә исән чагында ук легендага әверелгән актёр Магадан өлкәсендәге лагерьдә вафат була. Аны үлеменнән соң ике дистәдән артык ел үткәч, 1963 елның 1 августында реабилитациялиләр[1].

Мохтар Мутин исән чагында ук легендар кешегә әверелә, дидек. Аның образы И. Сәлаховның «Колыма хикәяләре» роман-хроникасында мәңгеләштерелә (1989). Әдәбиятчылар тарафыннан әлеге әсәр «документаль повесть», «повесть-хатирә», «роман» буларак бәяләнсә, автор аның жанрын «роман-хроника» дип билгели[2]. Танылган татар актёры образы фаҗигале пафос өстенлек иткән «Ике очрашу» хикәясендә очрый[3] .

И. Сәлахов роман-хроникада «танылу эпизодына» басым ясый. Әлеге эпизод укучының игътибарын трагикның актёрлык биографиясенә юнәлтә. Мохтар Мутин исеме «Колыма хикәяләре» әсәрендәге автобиографик геройда «Көч һәм гайрәт ташып торган мәһәбәт гәүдәле», «сокланырлык килеш-килбәтле», «Флоренция дәүләтенең дан һәм шөһрәткә күмелгән атаклы генералы», көнләшүеннән акылдан язган,  илаһи мәхәббәт гәүдәләнеше булган Отелло белән ассоциацияләр уята. Шекспирның «Отелло»сында «танылу» эпизоды геройның асыл кешелек сыйфатларын һәм әхлакый бөеклеген ачуга хезмәт итсә, «Ике очрашу» хикәясендә тоталитар чорның чираттагы корбаны булган талантның фаҗигале язмышын сурәтли. «Колыма хикәяләре»нең герой-хикәяләүчесе 1939 елда яңа этап белән килгән әсирдә бөек артистны танымавына шакката: «әйтерсең лә чатыр артындагы шыңлап каткан каен яргагы», «озын коры сөяк». Икенче тапкыр алар лагерьдә ике елдан соң очрашалар. Роман-хрониканың баш герое каршына конвоирлар мәсхәрәләвеннән интегеп беткән «гарип тоткын, инвалид» килеп баса. Шулай итеп, «бөек артист, гали җан, татар халкының даны һәм сөенече» тоткынлык дәвамында соры мәхбүс бушлаты кигән мәеткә әверелә. Герой-хикәяләүче бөек артистны кочакламавы, аның белән сөйләшә, хәлләрен сораша алмавы өчен үкенә. Мохтар агага ярдәм итәргә теләве өчен генә дә аны 10 тәүлеккә карцерга утырталар. Үзен кабат баракка күчергәч, ул Мохтар Мутинның үлеме турында ишетә.

Безнең алдыбызга документаль хикәяләү килеп баса. Анда И. Сәлахов үз чоры, тоталитар хакимият корбаны булган замандашларының фаҗигале язмышлары, үз тормышлары турында уйлана. Язучының гаепләү сүзе репрессия елларында татар халкының иң сәләтле улларын юкка чыгарган тоталитар системага каршы юнәлгән. «Колыма хикәяләре»ндә телгә алынган корбаннар арасында бөек трагиктан кала тагын Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Усманов, С. Рафиков, Х. Туфан һ.б. ның исемнәре очрый. И. Сәлахов, легендар актёр образы тудырганда, контраст алымнар куллана.  Язучы танылган актёр портретын Колыма лагерьларындагы мөскен мәхбүс портретына каршы куя. Хронотоп оештырылышында антитеза өстенлек итә: хәзерге үткәнгә каршы куела.

М. Мирзаның ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мохтар» драматик поэмасында М. Мутин образы башка стилистикада гәүдәләнә[4]. Әлеге әсәрнең язылу нияте буш урында гына барлыкка килмәгән, ул – туган якны өйрәнү материалы белән күпьеллык эш нәтиҗәсе. М. Мирза каләменнән Татарстан Республикасының Актаныш районың күренекле кешеләре турында күп кенә мәкаләләр төшкән. Аларның берсендә М. Мутин нәселе хакындагы мәгълүматлар системага салынган[5]. Язучы берничә тапкыр Мутиннар нәселенең күренекле вәкиле Гавас Мутин белән күрешә. Фронтовик язучы белән фронттагы үткәне белән генә түгел, танылган туганнары турындагы мәгълүматлар белән дә уртаклаша. Шулай итеп, М. Мирзада Мутиннар нәселендәге ир-егетләргә хас тәвәккәллек, кыюлык, шан-шөһрәт турында күзаллау формалаша[6].

Язучы тарафыннан сайланган жанр формасы очраклы түгел. «Драматик поэма, кагыйдә буларак, сәләтле шәхесләрнең фаҗигале язмышы турында хикәя итә, ул аны тематик планда трагедиягә якынайта»[7]. Авторның игътибар үзәгендә – беренче татар трагик актёры, режиссёр М. Мутинның язмышы.

Шагыйрь үз әсәрендә татар халкы тормышындагы төп мизгелләрне сәнгатьчә тормышка ашырырга омтыла. М. Мирза тарихның үзгәреш чорында Ватан һәм халык язмышы турында уйлана. Әсәр хронотобы Алтын Урда тарихы, Казан ханлыгының таркалуы, 1917 елгы инкыйлаб, Гражданнар сугышы, 1930 нчы елгы репрессияләр вакыйгаларын үз эченә ала. М. Мирза татар халкының үз дәүләтчелеге барлыкка килү һәм югалу проблемасы, тарихта хакимият һәм халыкның роле турында уйлана.

Легендар катламда төрки традицияләр кысаларында язмышка буйсынган һәм сабырлыклары һәм Аллага ышанычлары өчен бала белән бүләкләнгән баласыз ата-аналар турында сөйләнә.

Шәхеснең энергетика потенциалы биредә дулкын образында метафорик рәвештә гамәлгә ашырыла, ул текә ярда – вакытның табигый барометрында үз эзен калдыра. Биредә яр театрдагы сәхнәнең арт декорациясенә тиң, ул геройның шәхси язмышы линиясе үсеш ала торган фон булып аңлашыла: «Яр – елъязмачы, / Эзләре языла». Шагыйрь сурәтләгән дөнья бишеккә охшаган: аның тибрәлеше җирдәге һәр кешенең йөрәк тибешен хәтерләтә[8].

М. Мирзаның игътибар үзәгендә Гәрәй – Мутин нәселләрендәге күренекле вәкилләрнең (Әсфәндияров, Ильясов, Ярмуллин) фаҗигале язмышлары. Тарихчы С. Хәмидуллин фикеренчә, «гәрә» сүзе монгол телендәге «кәра» («карга») сүзеннән килеп чыга, ул күплек санны белдерә торган «ит» суффиксы белән «кәраит» атамасын китереп чыгара.

Кәраит ханлыгы XI гасырда Монголия территориясендә барлыкка килә. Гәрәйләр нәселе урта гасырларда хакимиятне Чыңгызхан кулыннан алган иң борынгы нәселләрнең берсе булып санала[9].

Урта гасырларда бу нәсел язмышы Россия гражданлыгын кабул итәргә мәҗбүр булган башка халыклар язмышы белән уртак була. Мутиннар нәселе Актаныш районының Агыйдел буенда урнашкан Такталачык авылында  төпләнә («Башкорт ырулары тарихы» тапшыруының стенограммасын карагыз). Бу дворяннар нәселенең иң танылган вәкилләре булып Җидееллык сугыш (1756–1763) вакытында Россия өчен кан койган һәм императрица Елизавета Петровнага присяга вакытында башкорт халкының данын яклаган Гәрәй волосте сотнигы һәм старшинасы Темир Мутин; Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе һәм Башкорт хөкүмәте әгъзасы Илдархан Мутин һәм танылган татар трагик актёры, милли театр сәнгатен торгызуга зур өлеш керткән режиссёр Мөхтар Мутин санала[10].

 Мутиннар нәселенең тормышын берничә буында реконструкцияләп, М. Мирза алгы планга актив, тормыштагы урыннары ачык күренеп торган харизматик геройларны чыгара. Драматик поэмасында язучы документальлекне минимумга җиткерергә тырыша.

Баш геройның артистлык табигате турында онытмыйча, М. Мирза уен башлангычыннан уңышлы файдалана. Уен әсәрдә форма дәрәҗәсенә җиткерелә. Безнең күзалдыбызда драматик поэма – эпос, лирика һәм драманы үз эченә алган үзенчәлекле әдәби жанр формалаша. Геройның фаҗигале амплуасы трагик герой һәм язмыш, күрәчәк, фаҗигалы хәлләр драматик конфликтында чагылыш таба. Әсәрнең шигъри диалог формасында корылуы, монологлар жанр тудыручы роль уйный. Ремаркалар әсәр структурасын формалаштыру вазыйфасын башкара. Автор исә тарихи фактларны сайлауда, трагик герой образын сурәтләүдә сиземләнә.

 М. Мирзада уен реаль чынбарлык һәм уйдырма катнашмасыннан гыйбарәт. Язучы герой биографиясен үз идеясенә яраклаштыра. Драматик поэма кысалары Алладан сорап алынган һәм ил сакчысы булырга тиешле бала («Ир лачыны», «Ил терәге») турындагы риваятьтән гыйбарәт. Укучыны  / тамашачыны язучы герой язмышы турында фикер йөртергә чакыра: ул үз торшының хуҗасы булырмы, әллә Язмыш елгасының агышы уңаена йөзеп баручы йомычкага әйләнерме? М. Мирза беренче планга Язмышына сабыр караган һәм тәкъдиренә буйсынган татар милли идеалын куя: «сабыр бул... Сабырларга гына бары / Сары алтын табылыр»[11]. Уен үзен персонажлар системасында да белдерә. Легендар актёрның биографиясен төзегәндә, автор М. Мутинны аның рольләреннән оешкан уен пространствосына куя. Шул рәвешле актёр, Шекспир рухындагы трагедиянең персонажына әйләнеп, параллель реальлектә яши башлый. Автор геройның король Лир өрәге белән дөньяга карашлары турында бәхәсләшүен – Көнбатыш индивидуальлегенең Көнчыгыш коллективлыгы белән көрәшен сурәтли.

Король Лир өрәге актёрга, үз тормышын саклау өчен, төрмә булган бу илдән качарга киңәш итә («илегез – тоташ төрмә»), герой исә аның киңәшен кире кага[12]:

«Монда кендек каным тамган, /Атам-анам кабере»[13].

«Качу, җанын саклап калу / Хан-әмирләр гадәте»[14].

«Халкымны, гаилемне / Ташлап беркая китмәм!»[15].

(Дәвамы бар)