Штурман язмалары (ахыры)
Чехословакия фетнәсендә...*
Варшава Договорына керүче илләрдә социализмның тулы җиңүенә ирешүне максат итеп куйган Советлар Союзы, социалистик лагерьда марксистик-ленинчыл принциплардан тайпылучылар күренсә, аларга “яхшы” сабак бирүне үзенең хакыйкый хокукы санаган. Андый сабак, иң беренчеләрдән булып, 1956 елның көзендә, яшәп килүче режимнан риза булмыйча, зур халык чуалышлары башлангач Венгриягә бирелгән. Ул чагында СССР һәм Варшава Договорындагы кайбер дәүләтләрнең дистәләгән танк һәм мотодивизияләре, искәрмәстән, Будапешт һәм башкала тирәсендәге районнарга бәреп кереп, баш күтәрүчеләрне корал ярдәмендә рәхимсез бастырган (корбаннар ике яктан да күп). Соңыннан восстание лидерларының күпчелеге җәзага тартылган, кайберәүләре хәтта атып үтерелгән. Бу гамәл белән социализм (соңыннан коммунизм) төзү идеологлары дөнья җәмәгатьчелеге алдында үзләренең көчсезлекләрен генә күрсәтеп калмаган, ә демократик яңарышка, фикер төрлелегенә юл куймаячакларын фаш иткәннәр.
Венгрия вакыйгаларыннан соң 12 ел үткәч, социалистик системаның аннан-моннан сипләп куелган фундаменты кабат чатный – бу юлы Чехословакиядә. Беренче карашка бар да яхшы кебек: 1938 елдагы Мюнхен килешүе нигезендә, Гитлер җитәкләгән нацистлар Германиясе итеге астында калган чехословаклар, 1945 елның маенда своет танкларының аларны килеп коткаруын беркайчан онытмыйлар. Ул чагында юл кырыйлап тезелеп баскан халык кызыл флаглы танклар өстенә чәчәкләр сибә, коткаручыларны кочакларына ала. Әмма шул ук вакытта, совет кешеләрен хөрмәт иткән хәлдә, үзләренчә эшләргә ирек бирүләрен сорыйлар, хәтта ялваралар. Җитәкчеләре, совет иленә болай дип белдерә: “Һәр адымда үзегезнең “өлкән туган” икәнлегегезне күрсәтеп безне түбәнсетмәгез. Без кечкенә ил, бигрәк тә сезнең белән чагыштырганда. Әмма безнең меңьеллык тарихыбыз бар, исән калу өчен халкыбыз туктаусыз көрәшергә мәҗбүр. Безнең кебек күпне кичергән халык дөньяда булса да, сирәктер. Без Гитлер Германиясен беләбез, әмма безнең Ян Гус, Ян Жижка, Гомаш Масарик һ.б. көрәшчеләребез булды. Үтенәбез, безнең белән санлашсагыз икән!”
1968 елның яз һәм җәй айларында, Кремль даирәсендәгеләр, Брежневны Чехословакия мәсьәләсендә төрле яклап тарткалыйлар, чехлар белән сентиментальләнеп тормаска, “акылга утыртырга” кирәк дип ышандырырга тырышалар, Брежнев карикатурасы төшерелгән чех газеталарын алып кереп күрсәтәләр; вазгыятькә аеграк караучылар да була, мисалга, Прагадагы илче Червоненко тупас көч куллануның хәерлегә илтмәячәген, болай эшләүнең кан коелуга китерәчәген әйтә. Чехословакиягә барып, андагы хәлләрне якыннан өйрәнгән, КПСС ҮКының консультанты Александр Бован да ике арадагы мөнәсәбәтләрне катлауландырмаска өнди. Академик Арбатов Брежнев һәм КГБның ул чактагы башлыгы Андропов белән ачыктан-ачык сөйләшеп карый, тик файдасыз – СССР лидеры туры җаваптан кача, ә баш кэгэбешник: “Әгәр бу азынулар кораллы баш күтәрүгә китерсә?!” – дип кырт кисә.
Замандашлары язуынча, Леонид Ильич йомшак характерлы, үз-үзенә бик үк ышанып җитмәгән шәхес булган. Верховный башкомандующий буларак ул әле һаман икеләнә, һәм бик нык хәтере калып, Дубчекка 16 август көнне Кригель, Цисарж, Пеликанны властьтан алуын таләп итеп хат юллый. Әмма Дубчек буйсынырга теләми. Бу нәрсә, күрәсең, үпкәчел Брежневка социализмга мифик янауларга караганда да ныграк тәэсир итә – ул Политбюроның Чехословакиягә гаскәр кертү турындагы карарына ризалыгын биреп имза куя...
Илчелек резиденциясенә махсус элемтә линиясе аша Белградтан хәбәр килә: гаскәрләр Прага юлында!
КПСС Политбюросы утырышларында Чехословакиягә гаскәр кертү турында сүз чыкканда, бу мәсьәләне күтәрүчеләр 2-3 дивизия җибәрү кирәклеге турында әйтсәләр, Леонид Брежнев СССР Оборона министры Гречко белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә: “Бер пар дивизия юллауны без Политбюрода хәл итәрбез, ә син күпме кирәк булса, шулкадәр әзерлә!” дип күрсәтмәсен бирә. Нәтиҗәдә Гречко соцлагерьдагы иң ышанычлылардан саналган илгә 30 дивизия җибәрә. Гомумән алганда ошбу кечкенә дәүләт территориясенә Варшава Договорына керүче илләрнең СССР Кораллы Көчләренең коры җир гаскәрләре командующие армия генералы Павловский җитәкләгән 500000ле гаскәрләре һәм 5000 танк һәм БТРдан торган тимер ташкыны басып керә.
Экипаж №1
1968 елның җәй урталары иде. Личный состав арасында Чехословакиянең ниндидер сәяси буталышларга керүе, әгәр вакыйгалар куеруын дәвам итсә, анда безнекеләрнең гаскәр кертү ихтималы турында сүзләр булып алды. Мин моңа чын күңелемнән кайгырдым. Чех партизаннарына ярдәм йөзеннән андагы таулар арасына очуларыбыз, десант төркемнәре төшерүләребез (кайчагында вакытлыча аэродромнарга тукталып), парашюттан сугыш кирәк-ярагы, азык-төлек ташлауларыбыз хәтеремдә. Чех һәм словакларның ачык йөзле, шат күңелле булулары һаман күз алдымнан китми. Һәм шулар социалистик системадан риза булмыйча ниндидер фетнә кузгатып ятсыннар әле. Юк, моңа һич ышана торган түгел! Әгәр шулай икән, фетнәне тамырында корыту сорала, черек капитализмның йогышлы вируслары социализм төзүче башка тугандаш дәүләтләргә күчкәнче вакытны сузмаска кирәк.
20 август көнне авиаберләшмә штабына чакырдылар. Монда мине берләшмә командиры генерал Николай Зайцев үзе каршы алды. Аның беренче соравы: “Нәрсә, лачын, минем экипажда штурманлык вазифасын башкаруга ничек карыйсың?” – булды. Хәлнең бик җитдилеген, Чехословакиягә алгы эшелонда ашыгыч төстә десант ташламасак, НАТО хәрби көчләренең басып керү ихтималы артканнан артуын аңлатты. “Кая кушасыз, кичекмәстән шунда барырга әзермен!” – дип, кыска һәм ачык җавап бирдем. Генерал кадәр генералның үз экипажына дистәләгән лаеклылар арасыннан нәкъ менә мине сайлавы зур мәртәбә кебек иде әлбәттә. Дулкынланудан тыным кысылды. Сораулар бирүне артыкка санадым, бары: “Кайчан очабыз?” – дип, һавага күтәрелү вакытын ачыкларга теләдем. “Төн уртасы авышкач”, – булды җавап.
Инде бар да әзер. Безнең “АН-12” бортына күчереп йөртелә торган һәм командный радиостанцияләр төялгән, беренче төркем – 73 десантчы урнашкан – алар тиз арада Брно аэродромын кулга төшерергә һәм аны үз контрольләренә алырга тиеш. Төнге 2 сәгать 33 минутта һавага күтәрелдек. Бездән соң 1,5 минутлык интервал белән майор Бородич экипажы оча (штурманы – Кожевников). Күңелдә борчылу хисе, чөнки алда безне ни көткәнен тәгаен беркем белми. Моңа кадәр анда очканыбыз да, маршрут картасында беркайчан билгеләгәнебез дә булмады. Гадәттә тәүлекнең бу вакытында эфирда радиоэлемтә чаралары эшләүдән туктап кала. Шунлыктан, колакка кигән наушниклар аша, куәтле “АН-12”нең монотон үкерүен санамаганда, башка ят тавышлар ишетелми. Чирек гасыр чамасы берсеннән-берсе катлаулы очу тәҗрибәм булса да, куркыта. Җаваплы мизгелдә югалып калмаммы, Брно аэродромына һава корабын төшереп утырту уңышлы барып чыгармы, радиостанцияләрне урнаштырып вакытында эшләтеп җибәрә алырбызмы – башта йөз төрле сорау, җавап табып бетерә торган түгел. Безнең арттан һәркайсы билгеле бер интервал белән, авиаберләшмәнең барлык полклары күтәрелергә тиеш (планда каралгач, анысы бәхәссез, чөнки әмерне тикшермиләр, аны үтиләр генә). Тыныч тормыш корган бер заманда дистәләгән авыр һава корабының төнге күк йөзен каплап дәррәү очуы җир өстендәгеләргә ничек тәэсир итә торгандыр – күз алдына китерүе дә кыен. Һәрхәлдә, әгәр уяу булсалар, куркынып, берни шәйләнмәгән (сигнал ут-билгеләрсез генә очарга күрсәтмә бирелгән) биеклеккә төбәлеп, коточкыч дөбердәүнең ни-нәрсәдән икәнлеген төшенергә азапланалардыр; йоклап, тәмле төш күреп ятучылар сискәнеп урыннарында торып утырадыр, бәлки, кайберләре чыгып ук йөгерәдер. “Менә тагын чит уйларга ирек бирәсең, ярамый, иптәш Гәрәев, килешми болай, син бит җебегән барышня түгел, ә интернациональ бурыч үтәргә җибәрелгән совет очучысы”, – дип үз-үземне эчемнән битәрләдем. Вакытны күрсәтүче приборга күз салдым: без инде бер сәгать унбиш минут очышта, Брно аэродромына кадәр араның төгәл яртысы үтелгән булырга тиеш. Хайваннардан аермалы буларак, башкешегә уйлау, фикер йөртү өчен бирелгән, адәм баласы ми күзәнәкләрен эшкә җикмичә бер минут та тора алмый торгандыр – тагын зиһенемдә пошынулы уйлар баш калкытуын тотып алдым. Алар чехословак дусларга бәйле: нәрсә җитми инде үзләренә, безнең ил фашист коллыгыннан азат итеп яулашкан ирекләренә куанып, төзешеп биргән социалистик система казанышларында рәхәтләнеп яшәп кенә ятасы югыйсә, юк шул, чит пропаганда йогынтысына биреләләр, марксистик-ленинчыл сәясәт курсыннан читкә тайпылалар. “Эт симерсә, иясен тешли”, диюләре шушыдыр инде. Безнең хөкүмәт башлыкларының гаскәр кертүләре бик вакытлы дип уйларга нигез бар.
Үзебездән һавага күтәрелеп Брно аэродромына төшеп туктаганчы 2 сәгать 36 минут вакыт үтте. Штабчылар тарафыннан бөтенесе алдан уйланылган, исәпләп куелган. Шуңа күрә самолёт шассилары бетон полосага орынып чыжылдап барган уңайга, туктарга өлгерер-өлгермәс үк (һәрхәлдә шундый тәэсир кала), десант ротасы күз ачып йомганчы җиргә коелды. Автоматларын алга сузган килеш әллә ни арада алар бөтен аэропорт территориясе буйлап чәчелделәр. Зур бер төркемнең сызылып килгән таң яктылыгында (яктырткыч лампа-прожекторлар да әле сүндерелмәгән) төп бинага таба йөгерүләре күренде. Бөтенесе искәрмәстән һәм тиз арада эшләнгәнлектән, аэропорт җитәкчелеге, сакчылар хезмәте ни дә булса аңышырга да өлгермәде бугай, безнекеләр вазгыятьне тулысынча үз контрольләренә алдылар. Элемтә буенча җаваплы белгечләр күчереп йөртешле һәм командный радиостанцияләрне бушатып, аларны эшләрлек хәлгә китерделәр. Авиаполклар билгеле интервал белән менә-менә бер-бер артлы килеп җитәргә тиешләр. Инде тәмам яктырган иде. Һавада беренче эскадрильялар күренде. Радиоэфир алар адресына күрсәтмәләр белән тулды. Биниһая зур мәйданны биләгән аэродромга звенолап-звенолап куәтле “АН-12”ләр төшеп куна башлады. Аларның саллы “корсаклары” артындагы алагаем дәү люклары ачылып, аннан хәрби техника (БМПлар, төрле маркадагы җиңел һәм йөк автомобильләре) ашыгып тышка үрмәләде; җир астыннан калыккан кебек пәйда булган кораллы солдатлар (чынлыкта шул ук очкычларда килгән) тиз-тиз генә БМП һәм машиналарга төялеп шәһәр ягына җилдерде.
Двигательләрен сүндермичә эшләтеп торган самолетлар йөкләреннән бушануга тоткарланмыйча һавага күтәрелә. Звенолар һәм эскадрильялар күктә биеклек алып күздән югалырга өлгермиләр, алар урынын башкалары алыштыра һәм нәкъ шундый ук операцияне башкара. Иртәнге сәгать тугыз тулганда инде авиаберләшмәнең барлык полклары алларына куелган бурычны үтәп, Брно аэродромын ташлап киткән иде. Бу, мөгаен, безнең Хәрби Һава көчләрендә соңгы елларда иң уңышлы башкарылган операцияләрнең берсе булгандыр.
Безнең гаскәрләрнең әле беренче төркемнәре Брно урамнарына кереп, үзәктә урнашкан хакимият бинасын, почта-телеграф, банкны кулга төшерүгә үк, 2-3 тән сакчысы озатуында җиңел машинасында шәһәр башлыгы яныбызга килеп җитте. Йөзе кәгазь кебек агарынган, дулкынланудан юньләп сүзен дә әйтә алмый. Кала хакиме белән тылмач ярдәмендә генерал Зайцев үзе сөйләште. Чехның самолетларга һәм алар янында тыз да быз килгән хәрбиләргә, техникага ишарәләп: “Бу нәрсәне аңлата?” дигән соравына тыныч кына: “Сезгә тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә килдек”, – дип җавап бирде. Җавап аны канәгатьләндергәндерме-юкмы, анысы безгә караңгы, тик ул берникадәр дәшми торганнан соң сүзсез генә машинасына утырып кабат Брносына кайтып китте.
Соңыннан, “Прага язы” дип исемләнгән, Чехословакиядәге чуалышларны бастыруда катнашкан бик күп хәрбиләрне орден-медальләр белән бүләкләделәр, шул исәптән чехословакларныкы белән дә. Минем үземә II нче дәрәҗәдәге “Коралдашлар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен” медале тапшырылды.
Хезмәт дәвам итә
Мин – очучы-штурман Вәгыйз Гәрәев – көндәлек язмаларымны дәвам итеп, хезмәт юлымда 1969 елның сентябрендә Варашава Договорына кергән илләрнең Польшада оештырылган хәрби өйрәнүләрендә катнашуымны әйтеп китәргә тиешмен. Ул өйрәнүләр “Одра-Кейса” исеме астында үткәрелде. Чехословакия фетнәсен бастыруга Брно аэродромына авиаберләшмә командиры генерал Зайцев Н. Ф. белән бер экипажда очкан идек, – монысына да аның белән бергә туры килдек. Командир, гадәттәгечә, колоннаның башында әйдәп очарга, алдан ук ирештерелгән бурыч буенча картада билгеләнгән ноктага десантчыларны һәм аларның хәрби техникасын төгәл төшерүне үрнәк төстә башкарырга тиешле. Болар һәммәсе чыннан да куелган таләпләргә туры китереп, нәкъ вакытында, тел-теш тидермәслек башкарылды. Югары командованиенең бу вакыйгага карата аерым әмере ирештерелде.
1970 елда да генерал Зайцев экипажында зур әһәмияткә ия ике бурыч йөкләнүе аерым тасвирлауга лаек. Беренчесе аның Җир шарының аргы ягындагы Латин Америкасы континентының Перу башкаласы Лимага ясалган очыш. Ошбу дәүләттә көчле җир тетрәү булган һәм күп кенә торак пунктлар җимерелгән, халык зыян күргән. Илебез хөкүмәте карары белән, Перу халкына ярдәм йөзеннән, тормыш өчен иң кирәкле көнкүреш әйберләре, медикаментлар, азык-төлек һәм госпиталь җиһазлары җибәрү кирәк иде. Бер уңайдан монда очуны даими маршрутка әверелдерәселәр икән. Ә хәзергә “техник рейс” дип аталучы тәүге очышны без ясаячакбыз, һәм юл “салынганнан” соң авиаберләшмәнең кайбер башка полклары шушы маршрут буенча йөкләр китерергә тиешләр.
Перуга очу өчен маршрутларның ике варианты тәкъдим ителде. Аның беренчесе – Будапешт, Алжир, Гана, Бразилия, Колумбия, Эквадор аша. Икенчесе – Швеция, Норвегия, Исландия, Канада, Куба, Колумбия, Эквадордан Лимага очу. Әзерлек барышында вариантларның беренчесенә (төп вариант) тукталырга күрсәтмә бирделәр. Һәм мин бу юнәлештә очу өчен комплекслы план төзедем, маршрут картасын эшләгәндә иң вак детальләрне дә төшереп калдырмаска тырыштым.
7 июльдә Витебскидан Мәскәүгә килгәч, кайбер консультацияләр алганнан соң нинди критерийлардан чыгыптыр, безгә көньяк маршрутның кире кагылуын һәм төньяк маршрут буенча очарга туры киләчәген әйтеп өнне алдылар. Шулай итеп күпме хезмәт, тырышлыклар җилгә очты. Тик нишләрсең, әмер бирелгән, аны үтәмичә чара юк. Вакыт бик аз калган иде, нибары тәүлек ярым чамасы шушы “аралыкка” сыешырга туры килә. Йокы-ял күрмичә диярлек өр-яңа юнәлеш өстендә эшләдек. Билгеләнгән срокка, 9 июльдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 6 сәгать 03 минутта һавага күтәрелдек. Беренче тукталышны Рига аэродромында ясадык, икенчесен – Кефлавикта (Исландия), ә өченче тукталышыбыз Канаданың Гандер аэродромында булды. Анда төн кундык. 10 июль көнне шул ук мәмләкәтнең Галифакс аэродромында беренче тукталышыбызны ясадык. Ул көнне аннан күтәрелеп китәргә насыйп булмады, һава торышы гаять начарланды, маршрут буенча яшенле яңгырлар башланды. Төнне Галифакста үткәрергә туры килде. Унберендә, бәхетебезгә, һавалар ачылып китте, һәм экипажыбызга хәвеф-хәтәрсез Куба башкаласы Гавана аэродромына төшеп кунарга мөмкинлек туды. Төн пәрдәсе сыегаеп, яңа көн тууга, кабат һавага күтәрелдек, чираттагы тукталышыбыз Колумбиянең Богота аэродромында булды. Ә инде 13 июль көнне Эквадор территориясе аша үтүче экваторны кисеп, очыш маршрутының соңгы ноктасы саналган Лима аэродромына төшеп тукталдык. Шулай итеп, безнең экипаж, беренчеләрдән булып Көньяк Америка континентында. Безне, бездән битәр китергән йөгебезне зарыгып көткәннәр – кочак җәеп каршы алдылар.
Яңа ачылган маршрутка кагылышлы мәгълүматлар Хәрби Һава Көчләренең баш штабында бик аз булып чыкты. Шунлыктан, һәр тукталган аэродромда бу дәүләттәге илчелек вәкилләре аша, Мәскәү белән бәйләнешкә кереп, төгәл координатларны, аэродромнарның техник яктан тәэмин ителеш дәрәҗәсен, нинди метеорологик катлаулылыклар тууын һәрдаим хәбәр итеп торырга туры килде.
Дүрт көнлек очыш барышында 14681 километр ара үтелде – шуның 9170е су өстенннән, калганы – коры җирдән. Мәскәүдән Лимага кадәр һава юлы 29 сәгатьлек. Ә диңгез-океаннар өстеннән очу вакыты – 18 сәгать).
Бер-бер артлы авиаберләшмә полкларының экипажлары килә башлады. Безгә (генерал Зайцев җитәкчелегендә) аларны кабул итәргә һәм йөкләрен бушаттырганнан соң кире өйгә кайту ягына әзерләргә кушылган, турыдан-туры шушы мәшәкатьләргә чумдык. Полклардагы очкычларның күпчелеге хәзер “АН-22” (халык телендәге аталышы – “АНтей”), алар элеккеге “АН-12”ләрдән техник параметрлары буенча заманчарак, йөкне дә күбрәк алалар. Лимадагы командировкабыз 2 атнага сузылды. Көньяк ярымшарда елның бу фасылында кыш хакимлек итә. Хәер, кыш дигәч тә, кая ди инде ул бездәге чатнама суыклы рус кышлары белән чагыштыру – һава температурасы +12° +14° арасында тибрәлә. Көннәр “елак”, бөтен күк йөзен каплаган болытлар нибары 200-300 метр биеклектә агыла.
Хезмәттән бушаган вакытларда бераз шәһәр белән танышу мөмкинлеге дә туды. Нәкъ шул көннәрдә безнең Мәскәү циркы биредә гастрольләрдә икән, еш кына артистлар янына кереп, алар белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк тә атаклы клоуныбыз Олег Попов белән әңгәмә кору рәхәт, күңелләргә җиңеллек һәм ял бирә иде.
Кай арада ике атна үтеп тә киткән. Инде өйгә кайтырга вакыт. 26 июньдә һавага күтәрелдек һәм шул көннең кичендә без инде Гаванада идек. Биредә “Азатлык көне”н зур бәйрәм итеп уздыруга тулы әзерлек бара. Кубалыларның әлеге чарасын тамаша кылырга күңел җилкенсә дә, насыйп булмады, очыш графигын бозарга ярамый иде – икенче көннең иртәсендә һавага күтәрелеп, Канаданың Галифакс аэродромына курс алдык. Ә инде 28е көнне Исландиянең Кефлавик каласына төшеп тукталдык.
Бу урында, безнең авиаберләшмә полкларының Лимага очышы вакытында бер һава корабының һәлакәткә юлыгуын әйтеп китмичә булмый.
“АН-22” Атлантик океан өстендә шартлагач, аның калдыкларын җыеп алалар. Безнең бортка, табылган калдыклар белән бергә, броняланган махсус корпуска урнаштырылган магнитофон ленталарын да төяделәр. Мәскәүдә кайтып җитүебезне түземсезлек белән көткәннәр. 29 июнь көнне кич соң гына кайтуыбызга карамастан, герметик тартманы дәүләт комиссиясе килеп алды һәм сөйләшү язмаларын тыңлау өчен алып китте. Кызганыч, соңыннан белүебезчә, авиакатастрофаның сәбәбен барыбер ачыклый алмаганнар. Нишләрсең, техник алгарышның соңгы сүзе буенча ясалган очкычлар да йөз процент төзеклекне гарантияли алмыйлар шул, югалтулар сугышта гына түгел, тыныч шартларда да еш очрый.
Гомумән алганда, безнең берләшмә авиаполкларының Көньяк Америка континентына ясаган бөек очышын (мин бу сүзне җитди итеп һәм зур горурлык белән әйтәм, чөнки СССР авиациясе тарихында әлеге хәл беренчеләрдән башкарылды) югары командование уңышлы дип бәяләде һәм ул авиация тарихына алтын хәрефләр белән язылды.
1970 елда, Варшава Договорына кергән илләрнең барлык төр гаскәрләре катнашында үткәрелгән хәрби өйрәнүләре турында да әйтеп китәргә тиешмен. “Корал буенча тугандашлык” исеме астында уздырылган бу операциядә безнең авиаберләшмәнең барлык полклары катнашты. Полклар һәркайсы, планда күрсәтелгән вакытта, үзләренең аэродромнарыннан бортларына десантчыларны һәм хәрби техника алып күтәрелделәр. Литва башкаласы Вильнюс өстендә – нәкъ картада билгеләнгән “нокта”га килеп, һәркайсы үзенә тиешле урынын алды, зур колонна хасил итеп, экипажлар берәр минутлык интервал белән ГДР ягына курска очты. Озын колоннаның башында генерал Зайцев җитәкчелегендә безнең экипаж. Десантчыларны ташлау мәйданы итеп Берлиннан көнбатыштарак урын сайланган. Алмания чигенә җиткәнче безне чиратлаштырып аязлы-болытлы һава полосалары озата барды. Беренче булып безнең борт десант төшерде, аннары калганнары... Десант төшергәннән соң Темплин каласына таба курс алдык. Табигать шартлары гаять катлаулы иде: куе болытлар җир өстеннән нибары 50-70 метрда гына. Ә алдагы күз күреме 800-1000 метрга да тулмый иде. Соңгы һава корабы җиргә төшеп беткәнче башкаларга рация аша күрсәтмәләр биреп тордык.
Күпъеллык нәтиҗәле хәрби хезмәтемне, бигрәк тә ул заман өчен яңалык саналган “АН-12” самолётын сынау һәм үзләштерүдәге тырышлыкларымны исәпкә алып, 1971 елда җитәкчелек мине “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләде. Орденны тантаналы шартларда хәрби-транспорт авиациясе командующие генерал Бакилев үзе тапшырды.
Ирешелгәннәр
1972 елның мартында, 51 яшемне тутырырга 3 ай калып барганда, очучы состав өчен ел саен үткәрелә торган медкомиссиядә сәламәтлегемнең шактый ук какшый төшкәнлеге беленде. Миңа инде “үзем теләп” һәм сәламәтлегем буенча отставкага чыгарга вакыт җиткән иде. Ни әйтсәң дә, 19 яшемнән Армиягә алынып, әүвәл Ерак Көнчыгышта хезмәт итү, аннары Чиләбе авиация мәктәбендә уку, фашистлар Германиясе һәм япон милитаристларына каршы сугышта катнашу, салкын Котып шартларына тиң ерак Сахалин утравында хезмәт итүләр, Белоруссиягә күченгәч яңа төр самолетларны исәпсез күп мәртәбә сынаулар (серияләп җитештерелә башлаганчы), ерак араларга оча торган яңадан-яңа маршрут ачуларда катнашулар һәм тагын әллә күпме очулар – болар барысы бер кеше йөрәге, ахыр килеп сәламәтлеге өчен авыр йөк булып чыкты. Юк, мин боларны кыланчыкланып мактану, “мин булдырам” дип дәрәҗәмне күтәрү өчен әйтмим, ничек бар – шулай! Утыз бер ел Ватанга тугрылыклы хезмәт иттем, шуның 30 елы очу эшенә бәйле (Верховный башкомандующий И. В. Сталин әмере нигезендә Сахалинда хезмәт итүнең 1 елы ел ярымга исәпләнә, шунлыктан, минем 1945-1954 елларда Тын океандагы ошбу утрауда хезмәт итүем генә дә 13,5 ел дигән сүз; җәмгысе бергә 36 ел дигән сүз.
Запаска чыккач, буш вакыт арта икән. Еш кына үткәннәрне барлап, хәтер иләге аша үткәрәм, тормыштагы кайбер эпизодларны, онытылмас өчен, махсус дәфтәргә теркәп куям. СССР Кораллы Көчләрендәге хезмәтем өчен командование тарафыннан тапшырылган орден-медальләремне барлыйм. Алар барысы бергә 16га җыелган: 7 орден һәм 9 медаль. Кайсыбер бүләкләрнең кайчан, нәрсә өчен бирелгәнен әйтеп үтим әле, зинһар, масаю дип кабул итмәгез!
- 1944 елда немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен – “II дәрәҗә” Ватан сугышы ордены;
- 1945 елда Япон милитаристларына каршы сугышта куелган бурычларны төгәл һәм вакытында башкарган өчен – “II дәрәҗә” Ватан сугышы ордены (икенче мәртәбә);
- 1945 елда немец-фашист илбасарларын һәм япон милитаристларын тар-мар иткән өчен: “Германияне җиңгән өчен” һәм “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән;
- 1947 елда – “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале;
- 1951 елда – “Кызыл Йолдыз” ордены;
- 1952 елда – “Кызыл Йолдыз” ордены;
- 1953 елда – “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены (югарыда саналган бер медаль һәм өч орден Сахалин утравындагы экстремаль шартларда хезмәт итү вакытына туры килә, анда миңа 1945 елдан 1954 елга кадәр хезмәт итәргә туры килде);
- 1963 елда хөкүмәтнең махсус күрсәтмәсен үтәп Йәмән Халык республикасына очышлар ясаган һәм башка экипажларның йөкләр ташу буенча очышларын оештырган, алар белән идарә итүне уңышлы башкарган өчен – “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены;
- 1968 елда ЧССРга интернациональ ярдәм күрсәтеп, Брно аэродромына самолетларның уңышлы төшүен (21 августта) тәэмин иткән өчен “Коралдашлар арасындагы дуслыкны ныгытканга” II дәрәҗә Чехословакия медале;
- 1971 елда АН-12 самолетын сынаудагы уңышлары һәм аны үзләштерүгә керткән өлеш өчен “Кызыл Йолдыз” ордены...
Күренә ки, гомеремнең иң актив, энергияле, һәм бәрәкәтле еллары авиациягә, аны, хәл кадәри үстерү – модернизацияләүгә багышланган. Монда минем арка терәгем – хатыным Мансураның да өлеше аз түгел. Әгәр ул мине тәүлекнең теләсә кайсы вакытында елмаеп эшкә озатып калмаса, кайчагында атналар буе ерак командировкаларда йөреп, арып-талчыгып кайтканда кайнар, тәмле ризык, якты чырай белән каршы алмаса, иманым камил, мин бу уңышларның яртысына да ирешә алмас идем, мөгаен. Ике кыз һәм бер малай үстерүебез тулысынча аның өстендә булды дисәм дә, арттыру булмас... Кызларның өлкәне – Зөһрә – бүгенге көндә Ижау каласында, ә кечесе – Тәскирә – әнисе белән Витебскида яши, Рәшит Гәрәев кадровый офицер булган, “әфган” сугышында катнашкан, кызганычка, майор Гәрәев бүген безнең арабызда юк инде, 49 яшендә каты авырып вафат булган – Автор иск.). Мин штурманлык вазифасына керешкәндә кече лейтенант идем һәм хәрби хезмәт карьерамны подполковник дәрәҗәсендә төгәлләдем. Һавада булган очыш вакытымны исәпләп карыйм да, үземә-үзем: “шулкадәр үк җыелды микәнни?” дигән сорау бирәм! “Чиста” очыш кына да 5000 сәгатьтән артык, ә бу исә 280 тәүлектән (9,5 айдан) артып китә. Аны һавадагы чакрымнар чылбырына салсаң – 2 миллион километр чамасы ара үтелгән, ягъни экватор буенча Җир шарын 50 мәртәбә әйләнеп чыгарлык дигән сүз.
Әгәр тылсымлы көч ярдәмендә кабат яшьлегемә кайтарып, миннән алдагы тормышымда нинди һөнәр сайларга теләвем турында сорасалар, мин һич икеләнмичә: очучы-штурман булырга телим, дип җавап бирер идем. Чөнки мондый һөнәр чын ир-егетләргә генә бирелә. Ватанга тугрылыгым, һөнәремә ихлас бирелгәнлегем белән мин бу исемне тулысынча акладым дип беләм. Тарих, киләчәк буыннар, вакыты җиткәч моңа үз бәясен бирер әле...