Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәңгелек комсомоллар...

(Наил Яһудинның тормыш мәктәпләре)


«Ата коммунист бит ул!» – дигән гыйбарәне күпләребезнең ишеткәне бар инде. Ә без язарга ниятләгән шәхес – Наил Габделхәй улы Яһудинның «ата комсомол» дигән даны булган. Ул – КамАЗ автогиганты һәм Яр Чаллы шәһәре төзелгән елларда әле өйләнмәгән дә яшь егет җирле комсомолларның штабы белән җитәкчелек итә. Димәк, үзенә күрә, шушы дәвердә комсомолларның «атасы»на әверелә, берьяклап, аларны идеология һәм вазгыять куйган таләпләр нигезендә тәрбия кылырга тырышса, икенче яктан, аларның барлык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, кылган эш-гамәлләре өчен җавап тотарга алына. Гомумән, Совет иленең иң зур төзелешендә катнашкан Наил әфәнде үзгәртеп корулар чорында, капитализм җилләре исә башлагач та югалып калмый – ике югары белеменең дә файдасын күреп, фәнне юлдаш итеп һәм хезмәт тәҗрибәсен эшкә җигеп, бизнесын булдыра, базар мөнәсәбәтләре эшкуарларга үз шартларын куйган заманда да урынын таба. Комсомол хәрәкәте юкка чыгарылса да, Татарстанда студентлар хәрәкәте штабы, студентларның төзелеш отрядлары кабат торгызыла башлагач, Наил Яһудин бу хәрәкәткә беренчеләрдән булып, ярдәм кулын суза, аларны офис җиһазлары, компьютер ише техникалар белән тәэмин итә, студент отрядларының Бөтенроссия слётларында үзе дә катнаша.
«Мин үз гомеремдә бер генә эш башламадым, бу өлкәдә иң дөресе – күпмедер күрәзәлек итәргә өйрәнү, көймәңнең комга терәлгәнен көтеп җиткергәнче, дөрес вакытта икенчесенә күчеп утыра белү һәм йөзү юнәлешен үзгәртә алу. Һәрвакыт эзләнүдә булырга, яңа юллар яра торырга, ясыйсы адымнарның берничәсен алдан ук уйлап куярга кирәк», – ди бүген нефть тармагы өлкәсендә сервис һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә торган холдингны җитәкләүче Наил абый.
Ул 1950 елның 25 ноябрендә, авыл укытучылары Габделхәй Абзалетдин улы белән Сәрвәрия Шәкүр кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.
«Әни укытучы булгач, мин бик иртә укый-яза башлаганмын. Үзем Яңа Ибрай авылында тусам да, телем чувашча ачылган. Сәбәбе – әтине Урмандей исемле чуваш авылына мәктәп директоры итеп куйганнар, күпмедер вакыт шунда яшәгәнбез. Соңрак, безнең татар телендә тәрбия алуыбызны да кайгыртып, гаиләбез Сталин бистәсенә күчеп утырган. Башлангыч мәктәпне шунда, Гагарин галәмгә очкан елны тәмамладым. 30 йортлык әлеге бистәдә, нигездә, керәшен татарлары гомер итә иде. Хәзер ул бистә юк инде. Безгә анда электр баганаларыннан әүвәл радио чыбыгы суздылар. Баганалар утырту эшендә үзем дә катнашып йөрдем. Сугыш башлана-нитә калса, авыл халкы белми ятмасын, янәсе. Ә ут авылга әле 1968 елны гына кертелде. Укуны Сталиннан 15 чакрым читтә урнашкан, Чистай районының Тат. Ялтан авылына йөреп дәвам иттек. Кышын атна уртасында шунда интернатта куна кала идек. Сигезне бетергәч, Аксубай мәктәбендә ун классны тәмамладым.
Балачакта фәлсәфи уйларга бирелергә, табигать күренешләре белән кызыксынырга бик ярата идем. Шул артык кызыксынучанлыгым сәбәпле, әтинең яңа гына алып кайткан транзисторын вату тарихы истә калган. Ул заманда әлегәчә электр чыбыгы да сузылмаган авыл өчен андый әйбер – зур яңалык бит инде. Авылга кайткан беренче лампалы транзистор буларак, күршеләр дә кереп, исләре китеп тыңлады. Ә без Шамил энем белән әти-әниләр эштә вакытта аның «эчендәге кешеләрен» эзләргә булдык. Әни өйгә кайтып кергәндә, инде чүкеч белән соңгы резисторларын ватып утыра идек.
«Әтиегез кайтсын әле менә!» – диде әни. Әй, ул көнне әтинең күзенә күренергә дә куркып йөргәнебез! Ә ул бик соңлап кына кайтты да өстәл янына утыргач, гадәтенчә, транзисторны кабызырга кушты. Ә без ни диик? Дөресен әйтеп салдым инде. Безгә әнинең әлеге – «әтиегезгә әйтәм» дигән сүзе үзе үк җәза иде. Бәхеткә, әти ачуланмады. «Йә, кешеләрен таба алдыгызмы соң?» – дип елмаеп кына куйды да: «Ярар, яңасын алып кайтырбыз», – диде. Бу вакыйгадан соң бүтән зыян итәргә базмадык, шул сабак җитә калды», – дип искә ала Наил әфәнде балачак елларын.
1968 елны Наил әфәнде КХТИга укырга керә. Институтны тәмамлагач, аны юллама белән ВЛКСМның Татар өлкә комитетына җибәрәләр. 1974 елны яшь белгеч КамАЗ генераль дирекциясенең Казандагы төп вәкиле итеп билгеләнә һәм ике ел дәвамында СССРда барган иң масштаблы төзелешнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, Казандагы күп кенә министрлык һәм ведомстволарның ишеген шакый, төрле тармакларны үзара эшлекле мөнәсәбәткә кертүдә арадашчы вазифасын башкара, Госплан, Госснаб, урындагы җитәкчеләр белән элемтә тота, бөтен юнәлешләр буенча да алдагы елларда башкарыласы эшләрнең планнарын төзи. Кыскасы, егет үзенә куелган бурычны җаваплы үти, сынатмый. Аның түрәләр белән уртак тел таба белү сәләте тиз ачыла – нәтиҗәдә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты Бөтенсоюз КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә комсомолларның штаб җитәкчесе итеп билгели. Төзелештә нинди генә эш майтарылмасын, бөтен җаваплылык та комсомол җилкәсенә төшә. «Кешегә башкарган хезмәтенә бәрабәр әҗере дә булырга тиеш, комсомоллар моны демократик юл белән, ачык тавышка куеп, үзләре хәл итә иде!» – ди Наил Габделхәй улы. Һәм Бөтенсоюз төзелешендә катнашкан комсомол халкы чыннан да дефицит заманы булуга карамастан, кытлык кичерми. Штаб карамагында алдынгы эшчеләр өчен төрле шигарьләр белән ярышлар үткәреп, аларны мөһим көнкүреш товарлары белән тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә була. Тырышлыгың бәрабәренә комсомол сиңа чиратларсыз мотоциклга, кыйммәтле келәмгә, алтын-көмеш бизәнү әйберләренә, туннарга кадәр бирә. Әлбәттә, болар барысы да алдынгы «ударник» бригадаларының социаль «бил алышлары» – ярышлар формасында башкарыла. «Дефицит товарлар белән тәэмин итү мөмкинлеге – РСФСРның сәүдә министры Всеволод Павлович Шиманский белән әйбәт мөнәсәбәтләр урнаштырудан башланды. Аның белән бертуктамый элемтәдә тордык», – ди Наил әфәнде.
Җитмешенче еллар азагында Яр Чаллыда Спорт корылмалары төзү мәсьәләсе дә шулай хәл ителә. Чаллы комсомоллары шәһәргә чит илдә җитештерелә торган берничә мобиль спорт залы кайтарту нияте белән янып йөри башлый. Әлеге мәсьәлә буенча Мәскәүгә Наил Габделхәй улын җибәрәләр. Элегрәк ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре булып та эшләгән, ә ул елларда СССРның Спорт комитетын җитәкләүче Сергей Павлович Павловны «ауларга» дип, Мәскәүнең «Россия» кунакханәсенә барып урнаша ул. СССР Югары Советы утырышларына килгән депутатлар шунда туктала торган булган. «Павловның кабул итү бүлмәсенә шалтыратам – сәркатибе аны сессиядә, ди, иртәгә дә соңга кадәр шунда булачак икән. Ә сессиядә Павлов күренми. «Нишләргә дә аптырап, кичке ашка буфетка төштем. Шунда табынга партиянең Казан шәһәре комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин килеп утырды. Танышып киттек. Үз хәлемне сөйләп биргәч, кирәкле кешемне табарга ярдәм итәргә алынды. Без иртән бергәләп, Спас манарасына бардык һәм ул Кремль элемтәсе аша аңа шалтыратты. Соңыннан чыгып, миңа спорткомитетка барырга кирәклеген әйтте. Павлов белән шулай танышып киттек. Спорткомитетның Мәскәүдә Олимпиада уздырырга әзерлек эшенә баштанаяк чумган вакыты булуга карамастан, ул «булышырбыз», диде. Шулай итеп, без Венгриядән Яр Чаллыга мобиль спорт залларын кайтарту этапларын, юлда кай тирәдә булуын туры элемтә аша министрның үзеннән даими белешеп тордык», – ди Наил абый.
Түбән Кама ГЭСы төзелеше вакытында да Чулман елгасын буу өчен турбиналар кайтарту эшендә В.А.Фоменкога Наил әфәнде ярдәмгә килә. Ул Санкт-Петербургка (ул чакта Ленинград) барып, машина төзү заводында эшләүче җирле комсомолларның штабы белән аралаша. Нәтиҗәдә эш «Түбән Кама ГЭСына турбиналарны тиешле срокка җитештерергә!» – шигаре белән, социаль ярыш форматында яңа куәт белән кузгалып китә.
Шунысы да игътибарга лаек: Наил әфәнде штаб белән җитәкчелек иткән дүрт елны автозавод һәм Яр Чаллы шәһәре өчен үзенә күрә бер тотрыклылык, иминлек урнашу, тулы куәткә эшләүне гамәлгә кую, заводның инде күтәрелеш вакыты, дисәк тә буладыр. Чаллы комсомолларының слётларында гына да 150дән артык бригада коллективы катнаша, һәр айны үзара көч сынашучы бригадалар арасында призлар уйнатыла, комсомолларның эшчәнлеге матбугатта яктыртыла. Шуларга өстәп, комсомоллар алты көн КамАЗда хезмәт куйса, ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәре төзелешенә өмәгә чыккан. «Бүген төзелеш өлкәсендә шабашниклар акча өчен хезмәт куйса, ул чорда энтузиастлар үзләре хыялланган шәһәрне югары идеаллар хакына төзү белән мәшгуль иде. Мисалга Яр Чаллының «Чулпан» кинотеатры, шәһәр стадионы шул рәвешле, комсомолларның «якшәмбе»се ярдәмендә төзелде», – ди Наил әфәнде.
Комсомол штабында җитәкчелек итү чоры Наил Габделхәй улының хезмәт биографиясендә якты маяк булып балкый. Ул шушы дәвердә Әлфия Гарифулла кызы белән үз гаиләсен корып җибәрә, чираттагы «якшәмбе»ләрнең берсендә ГЭС бистәсендәге стадионны комсомоллар чирәм җиргә төреп йөргән арада аларның беренче уллары Айрат дөньяга килә. Соңрак Әлфия ханым аңа әле тагын бер малай – Адельне бүләк итә. Яр Чаллы шәһәре яшь гаиләне әле шактый вакыт үзеннән җибәрми – 29 яшендә ул халык депутатларының Тукай районы Советы җитәкчесе урынбасары булып сайлана. Тәҗрибәле төзүче өстенә шәһәр читен планлаштыру һәм төзү мәсьәләләре өстәлә. Шулай итеп, Яр Чаллы читендәге кошчылык фабрикалары, җиләк-җимеш, яшелчә теплицалары, юллар, бистәләр, колхоз-совхозлар төзү проектларының һәммәсе Наил әфәнде кулы аша уза, аның рациональ эшлекле адымнары ярдәмендә шәһәр тагын да үсә, матурая. Шул ук вакытта ул Казанда финанс-икътисад институтында икенче югары белемен ала. Яр Чаллыда үзенең бурычларын йөз процентка үтәп, ниһаять, кабат Казанга әйләнеп кайта. Баштарак Механизация һәм төзелеш идарәсендә баш инженер булып эшләсә, соңрак әлеге оешма белән үзе җитәкчелек итә, нефть һәм юл төзү тармагына бәйле төрле төзелеш эшләрендә катнаша.
Бүген ул җитәкләгән оешма Татарстан Республикасының нефть тармагында экологик куркынычсызлык технологиясе процессларын камилләштерү, яңача бораулау ысулларын уйлап табу, нефть ятмаларын нәтиҗәле файдалану, инде перспективасыз дип исәпләнгән үзле нефть ятмаларына карата карашны үзгәртү кебек максатларны алга куя. Ул табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә, сәнәгатьтә яңа технологияләрне гамәлгә куя. Наил әфәнденең үзенең дә фәнни ачышлары, патентлары бар. Ул 2005 елда Мәскәүнең Губкин исемендәге Нефть һәм газ институтында докторлык диссертациясе яклый. Аның фәнни хезмәте – нефть шламнары (кулланылышка яраксыз дип саналган калдыклар) ярдәмендә, юл салу өчен ком һәм балчык катнашмасы белән грунтобетон уйлап табудан гыйбарәт. Наил Яһудин уйлап тапкан катнашма инде Татарстанның һәм Самара өлкәсенең аерым юл участокларында сынауларны уңышлы узган.
Татарстан җитәкчелеге Наил әфәнденең тырышлыкларын күрә. Аңа «Татарстанның атказанган төзүчесе» исеме бирелә. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. СССР һәм Россия күләмендә танылган инженер, оештыручы, эшкуар, техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр академиясе әгъзасы әле дә сафта, үсештә, яңа эзләнүләрдә. Кайчандыр Чаллы комсомолларының «атасы» булган Наил әфәнде һәм аның тормыш иптәше Әлфия ханым бүген инде өч оныкка бабай белән әби. Аның уллары Айрат белән Адель икесе дә – югары белем алган, үз эшләрен булдырган мөстәкыйль шәхесләр.