Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (8))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Максудиның бу чыгышыннан соң әтисенең, ярсып, арлы-бирле бүлмә буйлап йөрүе әле дә күз алдында Ильясның.

  • Ул бит җүләр кеше түгел, ничек андый чыгыш ясарга була? Түрк-

татар берлеген җимерү бит бу! Садри бит авылдагы бер гади мәхдүм түгел, ул бөтен Россиягә данлыклы сәясәтче.

  • Сәясәтче шул менә! До мозга костей. Ул, мөгаен, кадетлар Россия

белән идарә итүче бердәнбер партия булачак дип уйлый. Шуңа күрә, бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын, мәгънәсендә, бернинди нәтиҗәсез буш сүз сөйли дә. Утыз миллион мөселман исеменнән сөйләргә аңа кем вәкаләт биргән? Бер кем дә! Ул бит моны яхшы белә.

  • Безнең татар шундый инде ул! – дип, урысча борычлап сүгенде

Сәетгәрәй морза. – Проклятое наследие колониализма! Изелгән халык вәкиле һәрвакыт шулай хуҗалары алдында яхшатланып маташа. Хәйләли, койрык болгый. Төкереп, съезддан чыгып китәргә иде аңа!

  • Бу бит сәяси карьераның җимерелүе булыр иде! Күпме татар

кардәшемез шуны көтеп тора.

  • Юк, аның дәрәҗәсе тагын да күтәрелер иде! Кадетлар идарә итәргә

сәләтле түгел. Мин ул партиядән чыгам!

  • Әйе, кадетлар Россияне белми. Максуди да белеп бетерми, наверно.

Юкса... – Ильяс әтисенә кинаяле караш ташлады, - юкса һаман шул национално-культурная автономия проектын куенында йөртмәс иде.

  • Менә бу мәсьәләдә син ялгышасың! – дип тагын кызып китте әтисе.

– Ялгышасың. Без татарлар өчен бу иң кулай вариант. Без бит таралып яшибез, һәм беркайда да күпчелек түгел. Милли-мәдәни мохтарият алырга ирешсәк, без бөтен төрки халыкның күз өстендә кашы булачакбыз. Безнең белән күпмедер әзәрбәйҗаннар гына ярыша ала.

  • Бу хәл озакка бармаячак. Безгә Идел буенда, Урал буйларын да

кушып, олы бер җөмһүрият төзергә кирәк. Бу җирләр борынгыдан безнең бабайлар кулында булган.

  • Булган! Булган да шуган. Син миңа борын-борын замандагыны

сөйләмә. Урыслар, үлсәләр дә, моңа риза булмый.

  • Россия федераль республика итеп яңадан корылса, кая барсыннар? Ә

эшләр, әти, шуңа таба бара.

“Төрекчеләр” белән “тупракчылар” арасындагы бәхәс Мәскәүдәге

корылтайда да дәвам итте. Татар вәкилләре Россия демократик республикасын унитар итү өчен көрәште, дип соңыннан язучылар да булды. Бигрәк тә, Зәки Вәлиди, җае чыкса да, чыкмаса да, шулай кабатларга ярата иде. Ләкин бу дөрес түгел.Күрәсең, Максуди, Исхакый һәм башка шуның ише бөтен Рәсәй мөселманнарына мәшһүр шәхесләрнең милли-мәдәни мохтариятне яклап сөйләүләре, бигрәк тә үз кавемдәшләрен шуның өчен тавыш бирергә үгетләүләре шундый фикергә китергәндер. Хәлбуки,татар вәкилләренең күбесе(Ильяс Алкин кебек социалистлар, Галимҗан Ибраһимов кебек эсерлар) Россияне федератив республика итеп күрергә теләде. Бу тавыш бирүдә дә чагылды. 446 кеше федерация өчен булса, 271 тавыш милли-мәдәни мохтарият өчен иде. Дөресен әйткәндә, күп кенә делегатлар моның аермасын да аңлап бетермәде. Әмма юл билгеләнде, корылтай карарын барысы да үтәргә, милли республикалар кору эшенә керешергә тиеш булды.

Төркестаннан, Кавказдан, Кырымнан, Себердән, Хива ханлыгыннан, Бохара әмирлегеннән, империянең күп кенә башка өлкәләреннән, шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, Татарстан белән Башкортстаннан килгән делегатлар арасында кемнәр генә юк иде. Сәяси әзерлекләре төрле, ничәмә ничә партиядән, нинди генә һөнәр ияләре юк, тик барысын да бер рух берләштерә. Бердәмлек тантанасы иде бу корылтай. Билгеле, бәхәсләр дә булды, якалашулар да. Әмма дәүләтнең нинди булачагын тикшергәндә, миллионнар өчен юл билгеләгәндә башкача булмыйдыр да ул. Анда кабул ителгән карарларның Рәсәйдәге барлык мөселман халыклары язмышына да тәэсире булды, һичшиксез. Тик күп ниятләрне тормышка ашыру да бездән тормаган сәбәпләр аркасында мөмкин түгел иде шул...

Президиумга сайлаулар бәхәс уятмады. Исемлеккә бөтен татар-түрк дөньясына таныш, милли эшләрдә ат казанган кешеләр кергән иде. Уфадан Ибнеәмин Әхтәмов, Хәсәнгата Габәши, Казаннан Ильяс Алкин, Петербург университетының физика-математика бүлеген тәмамлаган мөгаллимә Сәлимә Якубова, Петроградтан осетин Әхмәдбәк Цаликов, Муса Биги, Урал өлкәсеннән казакъ Хәлил Дусмөхәммәдов, Мәскәүдән Гаяз Исхакый, Оренбургтан Фатих Кәрими, Кырымнан Җәгъфәр Сәидәхмәт, Бакыдан Алимәрдән Тупчыбашы, Төркестаннан Убәйдулла Хуҗаев. Җәмгысы унике кеше.

Вакытлы хөкүмәт исеменнән съездны Эчке эшләр министрыгының чит диннәр департаменты башлыгы С. Котляревский котлады.

Корылтай ун көн дәвам итте. Кемнәр генә сөйләмәде дә, нинди генә мәсьәләләр күтәрелмәде.

                                      21

Таң атып килә, ә йокы һаман төшми, аптырагач, Ильяс өстәл янына барып утырды. Үзе дә сизмәстән, алдында яткан калын гына дәфтәрне актара башлады.

Көтелгәнчә, делегатларның барысы да сугышка каршы сөйләде, армия милли җәһәттән корылырга, ә солдатлар үзләре яшәгән төбәктә хезмәт итәргә  тиеш, дип резолюциягә керттеләр.

Иң төп мәсьәлә, билгеле, җиргә кагылышлы иде. Шактый гына бәхәсләшкәннән соң уртак карарга килделәр: “Барлык җир (казна, кабинет, монастырьларга караган һәм хосусый җирләр) халыкның үз кулына күчәргә тиеш; җиргә хосусый милекчелек, җирне сату һәм сатып алу бетерелергә тиеш.” Бу инде асылда эсерларның аграр программасын кабул итү иде.

Башкорт делегатларының уртага чыгып үз сүзләрен әйтүе күпләр өчен көтелмәгән булды. Тик Ильяс өчен түгел,  белдерү ясар алдыннан Зәки Вәлиди аның белән киңәшеп алды. Ул үзләрен түрк-татар берлеген таркатуда гаепләрләр дип шикләнә иде.

  • Менә тыңла әле, - диде ул, - безнең бит мондый белдерү ясарга

хакыбыз бар. “Без түбәндә кул куючы 1 Бөтенрәсәй мөселманнары съездында катнашучылар, 2 миллионлы башкорт халкы делегатлары...”

  • Тукта әле, Зәки, - дип бүлдерде аны Ильяс. – Нинди ике миллион?

Кем санаган? Түшәмнән алып язма инде.

  • Чама чамадан узмый, - дип көлде Вәлиди. – Сез дә бит 20 миллион

татар-мөселман бар дип язасыз, хәтта Тукайда да бар бу сан.

  • Тукай шагыйрь бит ул. Ә син галим, саннар белән алай саксыз эш

итмиләр инде.

  • Күттән чыгармадым, “новобашкирецлар”, типтәрләр белән,

чуашларны да кушсаң, шуңа баса да ул. Мөһим түгел, син белдерүне тыңла: “...башкорт халкы делегатлары, аграр мәсьәлә буенча Съезд тарафыннан кабул ителгән карарны башкорт халкының милли һәм көнкүреш шартлары күзлегеннән тикшереп, Башкортстан чикләрендә җир мәсьәләсен хәл итү 1 июльгә, ягъни Оренбургта, башкортларның милли байлыгы булган Кәрвансарай бинасында, Бөтенбашкортстан съезды чакырылганга кадәр ачык көе кала, дип белдерүне кирәк таптык. Бу съездны чакыру түбәндәге кешеләрдән торган бюрога тапшырыла: Сәгыйть Мрясев, Аллабирде Ягәфәров, Зәки Вәлидов. Һәм бу бюро “Башкорт өлкә бюросы” дип аталачак.”

         Шактый гына сөйләшми утырдылар. Зәки,белдерү язылган кәгазьне дүрткә бөгәрләп, куен кесәсенә салып куйды.

  • Йә, ничек?
  • Моңа сезнең хакыгыз бар. Тик кайда соң ул Башкортстан?
  • Булыр! – дип кыркып төшерде Вәлиди. – Башкортстан булыр!

Күрерсең менә. Мин инде Башкорт территориаль автономиясен гамәлгә ашыру проектын язып ятам. Караламасы бар инде. Иртәгәге утырышка әзер булыр.

  • Нинди чикләрдә була инде ул?
  • Тарихи Башкортстанны без иңли алмабыз, көнчыгышта исә

төркиләр күпчелек, һәм, киләчәктә шартлар туса, Казагыстан, Төркестан белән федерация корып та була. Ә Идел буенда урыслар күпчелек. Уфа губернасы да безгә кирәкми. Гаязлар, Садрилар дөрес чамалый – сезгә милли-мәдәни мохтарият тап килеп тора. Тик сез башкаларга мишәйт кенә итмәгез. Иң дөресе – Эчке Рәсәйдән татарларны шушы Кече Башкортстанга күчерү! Мәсәлән, Нижгар, Пенза мишәрләрен. Бездә җирләр җитә. Сугыш вакытында килгән килмешәкләрне исә кире үз ватаннарына кайтарып җибәрергә кирәк булыр.

  • Тумаган тайның билен сындыра күрмә!

Ильяс, әлбәттә, Башкортстанны Идел-Урал өлкәсендә Татарстан белән

бергә иңгә-иң күрде. Һәм ул, билгеле, Зәки сөйләгәннәрне чынбарлыкка туры килми торган буш хыял буларак кына кабул итте. Әле ул  тормыш дулкыннарында кагылып-сугылып, бәләкәй тантаналар кичереп, җиңелү, алдану ачыларын татып, үзенең дә тиздән шул Кече Башкортстанга барып чыгасын һәм Зәкигә аркадаш буласын күз алдына да китерә алмый иде.

Язмышлар...

Заманасы шундый – сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында да

сүз булды. Садри Максуди Рәсәй мөселманнары арасында антогонистик сыйныфлар юк, һәм бездә сыйнфый көрәшнең булуы мөмкин түгел, дип сөйләде. Бу сүзләргә шаулатып кул чаптылар. Ләкин президиумда утырган Ильяс Алкинга мәсьәләнең болай куелуы монафиклык булып тоелды. Социал-демократлык оеткысы чемердәп алды, кабарып өскә күтәрелә башлады, түзмәде – сүз алды: “Кешелек иң әүвәлге дәверләрендә генә сыйныфларга бүленмәгән була. Байлык туплый башлау белән кешеләрнең матди хәлләре дә төрлесенең төрлечәгә әйләнә. Ничек инде егерменче гасыр башында сыйныфлар юк дип әйтеп булсын? Бу үз-үзебезне алдау гына. Сыйныфлар бар икән, алар арасында көрәш тә бар. Әлбәттә, сыйныфларга аерылу җәһәтеннән без урыслардан да, яһүдиләрдән дә, әрмәннәрдән дә калышабыз. Мөселманнарның күпчелеге бер чамада яши. Сыйнфый каршылыклар да бездә күзгә бәрелеп тормый, ләкин барыбыз да бертигез дип әйтү дә дөрес түгел.”

Ләкин милләт вәкилләре Ильясны хупламады. Һәммәсенең шулкадәр

тигез буласы килә иде! Исмәгыйль бәк васыять иткәнчә, сүздә дә, фикердә дә, эштә дә берлек! Бетте-китте, вәссәлам!

Ильясны фәкать Солтанбәк Мамлеев белән Төмәнев дигән бер

студент кына яклап маташты, тик беркем аларны тыңламады.

         Әлбәттә, кара эшчеләр, батрак-ялчылар, базар хәерчеләре корылтайның түрендә утыручы нефть магнатлары, алтынчылар, беренче гильдия купецлар, затлы токымнан булган морзалар белән бертигез булып туганлыкта, кардәшлектә көн итүләрен белми калды.

Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк дини идарәсе яңадан сайланды, патша охранкасы белән бәйләнеше булуда гаепләнгән мөфти Сафа Баязитов эшеннән куылды. Аның урынына иң күп тавыш җыеп, Галимҗан Баруди утырды. Беренче тапкыр мөфтине император билгеләмичә, мөселманнар үзе сайлады. Ул гына да түгел, мөселманнар тарихында беренче тапкыр, күпчелек тавыш белән, Мөхлисә Бубыйны Диния нәзарәтенең казые иттеләр. Казакъларның Тургай, Урал, Акмола өлкәләре Уфада урнашкан Үзәк дини идарә кул астына керергә тиеш булды. Корылтай барлык түрк-татар халыклары өчен әдәби “уртак төрки тел”не гамәлгә кую турында да карар чыгарды. Ул мәктәп-мәдрәсәләрдә туган тел белән янәшә укытылырга тиеш иде. Мәктәптә белем алу, әлбәттә, түләүсез! Эш көне сигез сәгать кенә; уналты яшькә кадәр балаларның хезмәтен файдалану тыела; сәяси һәм иҗтимагый яктан хатын-кызлар ир-атлар белән тигез хокуклы; күп хатынга өйләнергә ярамый һәм тагын бик күп мәсьәләләр буенча карарлар матур хәрефләргә әверелеп кәгазьгә төште.  Съездда катнашкан татар кызлары аеруча актив иде, бер-бер артлы трибунага менеп ялкынлы чыгыш ясадылар. Кемнәр генә сөйләмәде – Илһамия Туктарова, Суфия Коләхмәтова, Сәлимә Якубова, Гөлсем Камалова... Үзләре чибәр, өсләрендә затлы кием, үзләре белемле – кайсылары университет тәмамлаган, кайсылары әле укый гына. Авызларыннан ут чәчәләр инде менә! Хатын-кызга азатлык таләп итәләр!

Ильяс Алкин белән янәшә утырган үзбәк Убәйдулла Хоҗаев шаклар катып, кайда эләктем мин дигәндәй, анда-монда башын боргалады. Ильяс ягына авышып:

  • Ай-һай-һай, нугай кизлары җөдә җасур икән, -  дип кат-кат

кабатлады. –  Улар һали һам сизга курсатиб биради!

Янәсе, күрсәтәчәк әле болар сезгә күрмәгәнне.Ахырда кызларны

уналты яшькә кадәр кияүгә бирергә ярамый дип катгый фикергә киленде.

         Соңгы көнне утыз кешедән торган Бөтенрәсәй Үзәк мөселман советын (аны кыска гына итеп Милли Шура дип атадылар) сайладылар. Аның җитәкчесе  осетин Әхмәдбәк Цаликов булды. Милли Шураның унике кешедән торган башкарма комитеты (Икомус) да игълан ителде. Аны Гаяз Исхакый җитәкләде. Әгъзаларының яртысына якынын Төркестан вәкилләре – адвокатлар Убәйдулла Хоҗаев, Хәлил Дусмөхәммәдов, Вәлидхан Таначев, казакъ шагыйрәсе Аккагыт Досжанова, тарихчы Зәки Вәлиди тәшкил итте.

         Иртәгә съезд бетәсе дигән көнне Ильяс Алкинны Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Александр Керенский үз хозурына чакырды. Ул әле биш көн элек кенә шушы постка билгеләнгән иде. Съезд тарафыннан расланган Үзәк Хәрби Шураны Вакытлы хөкүмәттән таныту ихтималы дәртләндереп, Ильяс хәрби министрлыкка ашыкты. Менә бит ул – бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Әле министрга керү юлларын үзең эзләсәң, мең төрле киртәгә барып тертелер идең. Бөтенрәсәй күләмендә эшчәнлек җәелдерәм, дисәң, хәрби министр белән шәхси таныш булу бер дә комачауламас.

         Ильяс килеп керүгә, Керенский, эш өстәле яныннан торып, аны аягүрә каршы алды.

  • Ильяс Саидгареевич! Очень рад с вами познокомиться. Я и не

думал, что председатель Всероссийского мусульманского центрального военного совета  такой молодой.

  • Время такое, Александр Федорович. Вы и сами не очень пожилой.

Бер-берсенә шундый арзанлы комплиментлар әйтешкәннән соң,

Керенский, озакка сузмыйча, сүзнең мөгезеннән алды:

  • Безне Кавказ фронтындагы хәлләр борчый, - диде ул. – Анда да

башка фронтлардагы кебек башбаштаклык хөкем сөрә. Большевик агитаторлар штыкны җирә кадап, сугыштан качарга котырта. Месопатамиягә һөҗүм туктап калды. Менә шундый шартларда фронт командующие генерал Юденич регуляр әрмән полклары төзергә рөхсәт сорый. Ләкин моңа андагы татарлар нык каршы. Алар да үз гаскәрләрен оештырырга тели, Россиядән аерылып чыгу белән яныйлар. Ә әрмәннәр регуляр корпус төзү теләген татарларның янавы аркасында да дип аңлата. Менә шундый чуалган йомгак.

  • Безнең съездда андый сүз булмады.
  • Сез андагы түркләргә Бөтенрәсәй Үзәк хәрби шурасы исеменнән

мөрәҗәгать итсәгез әйбәт булыр иде. Без барыбыз да демократик Россия төзергә телибез бит. Бергә! Әгәр дә Кавказдагы кебек сепаратик тайпылышлар булса, ул мондагы монархистик, великодержавный даирәләргә козырь булачак. Болай да диктатура урнаштырырга теләүчеләр күп.

  • Әрмәннәрнең үз гаскәрләре булса, андагы түрк-татарлар авыз ачып

утыра алмый. Аралары нинди икәнен беләсез, аларны шунда ук әрмәннәр суя башлаячак.

  • Мин сезгә сүз бирәм, регуляр әрмән частьлары төзергә без рөхсәт

бирмәбез. Сез бары тик Кавказ татарларын провокациягә бирелмәскә чакырыгыз.

Кавказ фронтындагы хәлләр белән Ильяс Алкин бераз хәбәрдар иде.

Моннан берничә көн элек Юденич, әрмәннәрдән оешкан алты батальон өстенә тагын берничә полк төзергә рөхсәт сорап, Генераль штабка мөрәҗәгать иткән. Могилевтагы ставка бу тәкъдимне кире каккан. Юденич моның белән килешмәгән, регуляр әрмән гаскәрләренең кирәклеген нигезләп Ставкага тагын рапорт күндергән. Моңа өстәп Мәскәү, Петербург, Тифлистәге әрмән оешмалары да милләттәшләреннән тәшкил аерым корпус төзүне таләп итә. Алар Төркиянең төньяк-көнчыгыш өлешен ( ә бу илнең өчтән бере, иң уңдырышлы җирләр!) яулап, “Бөек Әрмәнстан” корырга хыяллана. Уен зурдан бара, монда ялгышуың да бик тиз. Ләкин провокациягә бирелмәскә чакыру, бергә булыйк, чөнки иң бөек максат безем хөр Русия! – диеп хатлар язу – болар барысы да декларатив нәрсәләр. Беркемгә дә зыян булмас. Чынлыкта, әлбәттә, урыс командованиесе әрмәннәр ягында, аларны яшерен дә, ачыктан-ачык та коралландыра, Төркиягә каршы сугышта алар иң ышанычлы аркадаш. Шуңа күрә әзәрбәйҗан түркләре ярым-йорты коралланган килеш урыс армиясенә каршы чыкса, аларга урыслардан да, әрмәннәрдәән дә мәрхәмәт булмас.

  • Бүген үк мин андагы барлык түрк-татарларга мөрәҗәгать итеп

телеграмма сугам, - диде Ильяс Алкин. – Ләкин сез әрмәннәрне дә авызлыклагыз.

Керенский, торып, аның кулын кысты.

  • Берәр йомышыгыз төшсә, Алкин әфәнде, ишегем сезнең өчен

һәрвакыт ачык.

Икече көнне үк Керенский, мөселманнарның Үзәк Хәрби Шура рәисе

Алкин андагы бәрелешләрне провокацион дип санавын һәм мөселманнарның ирекле Россиягә хыянәт итмәячәген белдерә, дип Кавказ фронтының баш командованиесенә ашыгыч телеграмма җибәрде. Бу хәбәрне, хәрби министрның зур казанышы дип, бөтен фронтларга тараттылар.

         Алдындагы дәфтәрне аңышмый гына бер максатсыз актарганда Ильяс кинәт үз исемен күреп алды. Дәфтәргә яхшылап күз төшергәч кенә аңлады – бу бит Якуб абзыйның улы Мозаффар Киекбаевның көндәлеге булган. Кулъязмалардан кала кайбер битләргә газеталардан кисеп алынган хәбәрләр, дәфтәр иясе фикеренчә, тарих өчен мөһим текстлар да ябыштырылган. Менә Галимҗан Ибраһимовның 1920 елның февралендә “Эшче” газетасында басылган язмасы. Әле Татарстан республикасы төзелмәгән, аның өчен Казандагы, Мәскәүдәге бөекмәмләкәтчел шовинистлар белән аяусыз көрәш бара. Шундый чакта нинди мәсьәләләр борчыды икән атаклы әдипне?

         “Әллә нинди милли идарәләр, милли шуралар, хәрби шуралар тирәсендә әйләнеп, чех, Колчак вакытында татар революционерларын тоттырып йөргән күп ихлас күңелләр башларындагы иске буржуадан кергән чүп-чарларыннан сафландылар... Тик берничә гаҗиз бәндә генә әле һаман да Финляндия, Голҗа, Харбин татар буржуаларының нәҗес кулларыннан тамган хәбис бер тиеннәргә чукынып, Париж банкирларының бусагалары төбендә, урыс монархистларына койрык булып, адәм көлдереп йөриләр. Ләкин болар хәзер музейга куярлык кына: исәпли башласаң, алты бармаклы гарип кулның бармаклары сафына җитәрлек кенә булган өч игезәктер (Садри – Фуад, Закир – Гомәр, Батттал – Гаяз). Бу өч игезәктән башкалар: 1) иске тормышта ике төрле коллык кичергән эшче-крестьян хатыннарының алдагы гөрухлары; 2) хезмәт халкының азатлыгы кайда икәнен аңларлык булган мөгаллим-мөгаллимәләр, мөрәббия иптәшләр; 3) тарихның хәзерге дәверендә, хезмәт белән капиталның канлы, рәхимсез сугышы вакытында, кайсы якта булу мәсьәләсен эшче-крестьян гаммәсе ноктасыннан карап чишкән татар әдипләре, шагыйрьләре; 4) һәркайда, һәр заманда иң бөек әмәлләр белән янучы яшьләр, боларның алдагы гөрухлары, шул авыр, фаҗигале, канлы көрәш, рәхимсез диктатура аша тарих күгендә янып, саф азатлык эстәүче, күңелләрне үзенә тартып торган якты коммунизм кәгъбәсенә таба юл тоттылар.”

         Ильяс ачы елмайды. Буталчык, әмма мәгънәсе аңлашыла. Ун ел элек кенә Ибраһимов әле чама белгән, “өч игезәк”тән кала барыбызны да “коммунизм кәгъбәсенә” юл тотучылар дип атаган. Хәзер инде аның үзен дә “элекке эсер” дип хурлыйлар, димәк, кайсы якта булу мәсьәләсен  эшче-крестьян гаммәсе ноктасыннан карап бигүк дөрес чишмәгән.

         Чит илгә чыгып китсә, Ильяс та “хәбис тиеннәргә чукынып” йөрер идеме икән? Юк, мин, мөгаен, Хәрби Шурадагы иптәшем Госман Токымбәтов кебек, Берлинда таксист булып эшләр идем, дип уйлады ул. Кучер! Татарга ят һөнәр түгел. Бер ояты да юк.

         Китмәде... монда калды... Бәлки, тәвәккәлләргә кирәк булгандыр. Тик аның ышанычлы кәгазе, борынгыча әйткәндә, пайзасы бар иде шул. Ул әле дә өендә, өстәл тартмасындагы шкатулкада ята. Уч төбедәй биткә “Илиасу Алкину. Прошу ему помочь, а самого беречь. И. Сталин.” - дип язылган. Әмма хәзер бу документ аны саклый алырмы икән? Сталин үзенең иң якын көрәштәшләрен дә аяп тормаган заманда?

         Ул, дәфтәрне актарып, бая күзенә ташланган үз исемен эзләп тапты: “Ильяс Алкинга тәвәккәллек җитмәде...”

         Бүлмә яп-якты, тышта инде кояш кыздыра башлаган, яңа көн! Ильяс, сөлгесен, юыну әсбапларын алып бакчага чыгып китте.

                                                 22

 

         Бер гаилә кебек табын янына җыелгач, Ильясның йөрәге чәнчеп алгандай булды. Балачагы искә төште. Әти-әнисе, ир туганнары... Тату гаилә иде алар. Әнисе барысын да бер учка җыеп торды. Әтисе дә, кайчагында дорфа булып күренсә дә, чынлыкта нечкә күңелле, хатыны, балалары өчен җанын бирергә әзер бер кеше иде. Тик озын гомерле булмады. Бәлки анысы да тәкъдиренең мәрхәмәте булгандыр, бу җен туен күрмичә, кыерсытуларның, мәсхәрә итүләрнең серкәләнгән ачы шәрабын татымыйча дөньядан кичте. Әнисе дә аңардан соң бик озак яшәмәде. Ир туганнарының кайсысы горбәттә, кайсысы һәлак булды, кайсысы эзсез югалды. Нинди нык гаилә иде, бетте Алкиннар! Туфрагыннан аерылгач, хәтта агач та тамыр җибәрә алмый интегә, ә кайбере бөтенләй корый.

         Гайнелхәят! Аралары кайчан суына башлады соң аларның? Яхшы гына яшәп киткәннәр иде. Тик озак бармады бәхетле гаилә тормышы. 1918 елның мартында большевиклар кулга алгач, төрмәдә аларны озак тотмадылар, властьлары артык нык түгел иде әле, халык ризасызлык күрсәткәч, берничә көннән соң иреккә чыгардылар.

  • Монда сиңа да, миңа да яшәргә ирек бирмәсләр, - диде Хәят, ире

белән кичен чәй эчеп утырганда. Син ничек уйлыйсыңдыр, минемчә, безгә Төркестанга китәргә кирәк. Анда тынычрак булыр. Мин табибә, син укытырсың. Синең белем белән мәктәптә генә түгел, берәр институтта да укытырга була.

Ильяс, бер сүз эндәшмичә, чынаягындагы күптән суынган чәен бал

кашыгы белән болгатып утырды.

  • Нигә эндәшмисең?
  • Ватанны ничек ташлыйм? Халык нәрсә уйлар? Болгатты, болгатты

да үзе чыгып тайды, диярләрме? Мин офицер! Халкымның хөррияте өчен көрәшергә ант эчкән кеше.

Хәят ирен чите белән генә елмайды.

  • Кызма, митингта түгел. Халык өчен борчылма, син югалуга атна-ун

көн дә үтмәс, онытыр. Халык ул Африкада да халык. Төркестанда кемнәр яши? Шул ук син аһ иткән түркләр түгелме соң? Анда әле бәйсезлек алыр өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Томана халык бераз агарса. Менә син аны агартырга барачаксың да инде.

Маминнар нәселенең бер тармагы Бохарада, Верныйда, Пишпекта яши

иде. Хәят кая китәсен дә хәл итеп куйган. Ул инде туганнары аша сорашкан-белешкән;озакка сузмыйча үзенә дә, иренә дә эш тә тапкан.

  • Бохараи-шәриф, җаным, бөтен мөселман дөньясында изге шәһәр

санала, ничә мең еллык тарихы  бар. Хәзергесе генә караңгы. Менә шунда нур чәчәрсең! Кадереңне дә белерләр. Үзбәкләрдә белемле, гыйлемле кешегә ихтирам бар.

  • Син хаклы, монда сиңа тынычлап эшләргә ирек бирмәсләр.
  • Ә син нишләргә җыенасың?
  • Мин бит Учредительное Собрание члены. Кайбер коллегалар белән

бәйләнеш бар...

  • Подпольега китәргә җыенасыңмыни?
  • Вакытлы комитет төзергә җыенабыз.
  • Комитет... – дип борын җыерды Хәят. –  Һаман вакытлы! Хөкүмәт

вакытлы, комитет вакытлы... Син шуны аңла, җаным, башкала кем кулында, власть та шуныкы. Большевилар аңа теш-тырнак белән ябышкан, беркем кубарып алалмас. Шуңа күрә от этой печки танцуй.

Ильяс, аңа җавап бирмичә, һаман чәен болгатты.

  • Ярар! Җаны теләгән җылан ите ашаган. Көрәшеп йөр пока. Артыңа

типсәләр, Бохарага юл такыр, килерсең.

 

Урау юллар үткәннән соң, большевиклар төрмәсендә инде барысына

кул селтәп, тәмам өметсезлеккә бирелгәч кенәаны, ниһаять, ВЦИК президиумы карары белән азат иттеләр. Хәзер нишләргә? Большевик юлбашчылардан фатыйха алмасаң, беркая да бара алмыйсың. Эш тә булмый, аш та юк. Беркем синең белән сөйләшми, син изгой! Убәйдулла Хоҗаев белән икәү, инде кая барыйк, дип ВЦИК секретаре Авель Енукидзега мөрәҗәгать иттеләр. Енукидзе аларны Сталинның фатирына алып китте. Алар алдан килештеләрме икәнни? Хәзер кеше ышанмас, менә шундый заманнар бар иде. Түгәрәк өстәл тирәсендә шактый гына сөйләшеп утырдылар.

  • Яшьлегемдә мин дә милләтче идем, ләкин ул авырудан тиз

арындым. Минемчә, ул зәхмәттән сез дә котылырсыз.

  • Бер чирдән дә котыласым юк, минем милләтчелегем – татарларны

башка халыклар белән тигез күрүдә! – дип, балаларча ялкынланып, аңа каршы төште Ильяс.

Сталин бу турыда башкача сүз куертмады, елмаеп кына куйды. Ул,

теләсә, мөлаем була белә иде!

  • Сезгә иң беренче нәүбәттә торырга урын кирәк булыр. Наркомнац

тулай торагыннан фатир бирерләр. Сезгә, иптәш Алкин, Казанга да, Уфага да кайту ярамас. Үзегезнекеләр үк кабып йотар. Шуңа күрә, бәлки, сез монда фәнни эш белән шөгыльләнерсез? Экономика сезне кызыксындыра бугай?

  • Иптәш Сталин, мин күптән хыялланам бу турыда!

Сталин нәкъ шул вакытта бер кәгазь битенә Ильясның җанын-тәнен саклый торган сүзләр язып бирде дә инде. Әллә нәмәләр була бу тормышта...

Ильяс бераздан хатынын Бохарадан чакырып кайтарды. Икеләнсә дә, Хәят Мәскәүгә күчәргә ризалашты тагын, бәгырь. Кайтмаса, бу аларның инде тәмам аерылышуы булыр иде. Хәзер Ташкентта Хәятнең сеңелесе Фатыйма яши,  кышын гына басмачылар тарафыннан үтерелгән абыйсы Әскәр Маминның ике гаиләсе дә монда. Беренче хатыннан туган кызы Әминә инде җиткән кыз, икенче хатыныннан ике баласы бар, кызы җиде-сигез яшьләрдә, улыбишме, алтымы яшьтә; Ильяс шуны, әгәр әнисе риза булса, тәрбиягә алмакчы иде.

         Ничегрәк сүз башларга икән? Безгә бала кирәк, Хәят белән корган гаиләмне саклап калырга телим, дип кенә булмый ләбаса! Күпләргә бала кирәк. Әлбәттә, тол калган хатынга ике бала белән көн итүе авыр булыр, тик бит... газиз сабыеңны кочагыңнан аерып читкә җибәрү, ай-һай, тагын да авыррак. Ят кешегә бирмиләр анысы, мәрхүм иренең бертуган сеңелесенә. Татарда мондый йола бар. Хәер, бүгенге заманда нинди йола ди инде ул? Якуб картның тавышына ул сискәнеп китте:

  • Җаныңны нидер бимазалый, ахрысы?

Ул тәбәнәк өстәл кырына аягын бөкләп утырган, баядан бирле тоткан

кашыгын авызына китерергә онытып утырган Ильясны күзәтә иде.

  • Хәзер хатынымның туганнарына барасым бар. Аның абыйсын... –

ул, тукталып, хуҗага карады – абыйсын да быел кыш басмачылар үтергән иде. Ике баласы калды. Хатыны шуның кечесен тәрбиягә бирмәсме икән, дим.

  • Балагыз юкмы, әллә туганыгызга ярдәм йөзеннән...
  • Юк шул. Аннары киленгә ике бала үстерү дә җиңел булмас. Тик...
  • Ай-һай...
  • Бирүенә ышанычым юк шул.
  • Балаларны аерырга ярамый, - диде Луиза. – Ә сез аларга читтән

ярдәм итегез.

Картка кызының сүзгә катнашуы ошамады.

  • Кызым, алай кистереп әйтергә ярамый. Тормыш бит ул. Дөньяда

әллә нәрсәләр бар.

  • Үзең әйтәсең бит, бер кискән икмәк кире ябышмый. Мәскәүдә ул

бала бөтенләй бүтән кеше булып үсәчәк бит.

  • Алайса, син туганнарыңда бул, киңәш-табыш ит, ә төш вакытында

Регистан мәйданында очрашабыз. Кичә бит үзеңне “пити-пити”дән авыз иттерергә вәгъдә биргән идем.

  • Ә мин? – диде кызы.
  • Үз эшеңне кара. Ничу ирләр белән йөрергә!
  • Миңа бит куштылар. Ильяс Алкин янында бул, йомышын үтә,

барасы җиренә алып бар, күрәсе килгән җирен күрсәт, диделәр. Любецкийга мин ничек җавап бирермен?

  • Шымчы иттеләр әллә үзеңне?
  • Әти! – Кыз, кызарынган, бүртенгән битен каплап, үз бүлмәсенә

кереп китте.

Аш бүлмәсеннән Ләмига карчык чыгып, уң кулын биленә терәп, башын

селки-селки озак кына иренә карап торды. Аннары кулын селтәп кире аш бүлмәсенә юнәлде.

  • Хата булды, - дидеЯкуб карт, пеләш башын әлеге дә баягы комач

кулъяулыгы белән сөртеп, - менә шулай була инде ул сөйли белмәсәң... Сөйли белмәгән авыздан, әйе, теләсә нәрсә яхшы. Әнә абыстай да эт итеп сүкте. Әйтмәгәнне калдырмады. Ильяс улым, бар, син юатып карыйсыңмы соң әллә Ләйлигөлбәдәрне? Ул явызлык белән әйтмәде, диген, фәлән-төгән...

Ильяс, шакып, бүлмәгә кергәндә, Луиза инде тынычланган иде.

  • Юатырга кердеңме? – диде ул, күзен кыса төшеп. Аһ, бигрәк матур

инде аның шулай аз гына күзен кыса төшүе! Ир-ат йөрәген яуларга шундый бер караш та җитә. – Ә ул бит хаклы!

  • Ничек хаклы? – дип, башына көтмәгәндә күсәк белән органдай

миңгерәгән кыяфәттә аптырап сорады Ильяс. Кыяфәте шулкадәр кызганыч вә көлке иде, ахрысы, Луиза ирексездән көлеп җибәрде.

  • Соң, минем кебек җиткән кызга ир-ат артыннан ияреп йөрү бер

тәртәгә дә сыймый ласа. Әллә кем дип атарсың андый әрсез кызны.

  • Алдыннан...
  • Нәрсә?
  • Артымнан түгел, алдымнан ияртеп син йөрисең түгелме соң? Мин

монда бит күп төшләрне белмим. Любецкий зирәк кеше ул. Миңа мотлак гид кирәген белгән. Әйдә, бергә, мин хәзер синнән бер адым да калмыйм.

  • Мин хәзер Башкарма комитетка җыендым инде. Иртәгә, бәлки?
  • Ю-ук, иртәгәгә кадәр ерак. Әтиең белән төшке ашны ашагач –

“пити-пити” белән сыйлыйм, диде бит, ни-нәмәрсәдер инде ул? – сәгать икеләрдә, Скверда очрашабыз. Буш буласыңмы?

(Дәвамы бар)