Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (6))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

16

         Ильяс Убәйдулла Хоҗаев белән 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән Бөтенрәсәй мөселманнарының беренче съездында танышкан иде. Ләкин аңа кадәр кыска гына вакыт эчендә шактый озын юл үтәсе бар иде әле Ильясның.

         Хөррият! Туганлык! Тигезлек! Патшаны төшергәннән соң бөтен халыкның башы әйләнгән көннәр, хәтта һава да үзгәргән кебек – суларга җиңел! Ильяс вөҗүде белән сизә – тарих татарларга тагын бер мөмкинлек бирә. Дүрт гасырдан соң беренче шундый мөмкинлек. Инде моны да кулдан ычкындырсак, милләт булып яшәргә безнең бөтенләй хакыбыз булмаячак, килер буыннар безне мәңге кичермәс. Татар дәүләтчелеген торгызу – менә безнең өскә төшкән бурыч. Иң изге максат безем хөр мәмләкәт!

 Петроградта ук (Германия белән сугыш башлангач, башкаланың

атамасын “урысчалаштырганнар” иде), татар студентларының “Татар учагы” дигән оешмасын төзегәндә, алар шуның турында хыялланмадылармыни? Ә бит ул вакытта бу хыяллар якын арада һич тә тормышка ашмас кебек тоела иде. Һәрхәлдә Ильяс эчтән ышанып бетми, ләкин фикердәшләрең белән бергә җыелып татлы хыялларга бирелү үзе үк җанга азык бит ул. Әлбәттә, җыелышларда татар дәүләтчелегенең зарурлыгын беркем дә кычкырып әйтми, студентлар арасында кем булмас? Аңа әле барысы да әзер дә түгел. Кайберәүләр өчен әлеге оешма якташлар җәмгыяте генә. Дөресен әйткәндә, татар студентларын бергә туплауда, ниндидер оешма шәкеленә китерүдә Галимҗан Шәрәф башлап йөрде. Ул 1915 елда, реальное училищедан соң, Петербург университетының тарих-филология факультетына укырга кергән иде. Имтиханнарны бирүгә Ильяс Алкин торган фатирга килде.

  • Котлый аласың, кордаш, бүгеннән мин дә студент, -  диде ул,

кыегайган пенснесын борынына килешле утыртып. – Йә, монда бит безнекеләр шактый укый, кайда җыеласыз?

  • Кемнәр инде ул, ягъни мәсәлән, безнекеләр?
  • Кемнәр булсын, татарлар! – диде Галимҗан. Һәм кызыксынып

Ильяска карады: - Әллә социалистлар өчен милләт мөһим түгелме?

  • Беренчел түгел һәрхәлдә.
  • Җыелырга кирәк, менә шул турыда да сөйләшербез, юлларны

билгеләрбез. Илдә зур үзгәрешләр булырга тора.

Политехника институтының күпчелек студенты нинди дә булса сәяси

партиядә санала, һич югы нидидер сәяси агымга кушылган. Барысы да диярлек революционер, гыйсьянчы!Монда самодержавиене яклаучы юк, монда барысы да монархия дошманы. Демократик республика – менә Россиянең алдагы юлы! Ильяс та социалистик идеяләргә ят түгел. Ул алар белән балачактан ук таныш. Реальное училищега керергә җыенганга, 1908 елда әтисе аңа шул уку йортыннан Вячеслав Скрябин дигән егетне яллаган иде. Яшь кенә булса да бик хәтәр революционер икән үзе – Ильясны да төрле тыелган әдәбият белән таныштыручы шул булды. Юкса аның ата-анасы да хәлле кешеләр, бабасы Вятка губернасында галәмәт бай купец, әмма Слава алардан матди ярдәм алмаска тырыша, чын социалист буларак, үзе эшләп тапканга яшәмәкче.

Бераздан Скрябинны Вологдага сөрделәр. Тау белән тау гына очрашмый, дигәннәре дөрес икән, Ильяс Петербургка укырга килгәч, алар институт коридорында кабат күреште. Вячеслав, өч ел сөргендә булганнан соң, реальное училищеның имтиханнарын экстерн биреп, монда, политехника институтына укырга кергән. Укырга җүнләп йөрмәсә дә, икътисад факультетының өченче курсына җиткән инде. Башлы иде ул, чукынчык, башы маңгайдан гына тора диярсең.

  • О, Илюша! И ты здесь? – дип, гадәттәгечә салкын гына, җәелеп

китмичә генәкүреште репититор элекке шәкерте белән. – Не забыл ещё мои уроки? Читаешь литературу?

         Ильяс аны аңламаганга сабышты.

  • Слава! Вот это встреча!
  • Встретимся ещё, Илюша, в одном же институте учимся. Я тебя сам

найду. – Һәм Скрябин, артык сөйләшеп тормыйча, ашыкмый гына китеп тә барды.Тәкәббер, эчкерле әдәм бу, беркайчан да кеше хәленә керәчәк түгел, дип уйлап калды Ильяс. Бөтен дөньяны бәхетле итәм дип йөргәндә, нәрсә ул бер кешенең хәле!

Дөресен әйткәндә, Ильяс бу төмсә, караңгы кешене бер вакытта да үз

итә алмады. Ул аның бөтенләй башка дөньяда яшәвен сизенә иде. Студентлар арасында аның турында төрлесен сөйлиләр. Имеш, ул большевиклар партиясендә тора, һәм анда да гади әгъза гына түгел, ә җитәкчеләрнең берсе. Ильяс исә большевикларны үз максатларында бер нәрсәдән дә тартынмаган радикаллар дип саный, алардан читләшә иде. Мөгаен, Скрябин аның турында мәгълүмат җыйган, бүтән аңа сүз катмады. Ике елдан соң бугай аны тагын каядыр сөрделәр. Инкыйлабтан соң кайсыдыр газетада Молотовның сурәтен күргәч, Ильяс чүт кенә урындыгыннан егылып төшмәде – бу бит аның элеккеге репититоры Слава Скрябин! Хәзер инде ул әнә Сталиннан соң илдә икенче кеше. Әлбәттә, нинди бәла-казага тарса да,аңардан бернинди дә ярдәм өмет итеп булмый. Кабул да итмәячәк. Иң якын туганы өчен дә ул кыл кыймылдата торган бәндә түгел. Андыйлардан ерак торуың хәерле.

  • Син Йосыф Акчураның “Өч тарзы сәясәт” әсәрен укыганың бармы?

– диде Галимҗан Шәрәф.

  • Юк. Мин аның телен бик аңлап бетермим. Гарәп-фарсы сүзләре күп.
  • Менә шуны укып тикшерербез.
  • Нәрсә турында соң ул?
  • Төркия кайсы юлдан китәргә тиеш – госманчылыкмы,

исламчылыкмы, түркчелекме?

  • Безгә моның ни катнашы бар?
  • Төркия инде ничә гасырлар госманчылыкны алга сөрә. Төрекме ул,

гарәпме, юнанмы, яһүдиме, әрмәнме, арнаутмы – Төркиядә яши икән, барысы да госманлы!

  • Логично.
  • Ә хәзер Төркия нинди хәлдә?
  • Әйе-е... Мөшкел Төркиянең хәле. Яшь төрекләр саклап калса гына

инде.

  • Менә бит сөйләшер өчен тема! Син Йосыф Акчураны яхшы

беләсеңдер?

  • Белмичә! Ул бит әтинең якын дусты. “Казан мөхбире”н бергә

чыгардылар. Безнең өйдә еш була иде.

  • Йосыф Акчура Төркиядә хәзер “Түрк учагы” дигән оешма төзегән,

“Түрк йорты” журналын чыгара.

  • Әйе, әти алдыра аны.
  • Әгәр дә без монда татар студентларын туплап, “Татар учагы”н

кабызып җибәрсәк?

  • Шәп була бит бу, Галимҗан! – дип Ильяс дустын кочаклап алды. –

Без кемнән ким? Йосыф абзыйга язарбыз бу турыда,  фатихасын да алырбыз.

Алар беренче утырышка ук Петроградта яшәүче Гаяз Исхакыйны

чакырдылар.Ул Романовлар нәселенең тәхеттә утыруына 300 ел тулуы уңаеннан амнистиягә эләккән, ләкин сөргеннән соң аңа Казан, Уфа, Оренбург ише татар мәдәниятенең мәркәзе булган шәһәрләрдә яшәргә ярамый иде. Шуңа ул Петербургка урнашты һәм озакка сузмыйча “Ил” дигән газета да чыгара башлады. Гаяз монда яши башлауга Петербург татарлары да уянып киткәндәй булды.

         Моңарчы Ильяс атаклы язучы белән таныш түгел иде. Урта буйлы, киң җилкәле, тулырак гәүдәле кеше икән. Чем кара мыегы йөзенә килешеп тора. Кысыграк күзле, кара кыл чәчләрен уңга авыштырп куйган.

  • Халкыбыз язмышына битараф булмавыгыз сөендерә, егетләр! – диде

ул, сүзен башлап.

Аның һәр сүзен Ильяс хәзер төгәл хәтерләми инде. Ләкин сөйләп

бетерүенә ярсу бәхәс башлануы нык истә калган. Исхакый хәзерге Россия шартларында милли-мәдәни мохтарияткә ирешү өчен көрәшергә кирәк, дип сөйләде. Тупланып яшәгән җирләрдә мөселманнарның үз идарәсе булырга тиеш, милли-мәдәни эшләрдә, бигрәк тә мәгарифтә, дин эшләрендә без мөстәкыйль хәрәкәт итәргә хак алуыбыз мотлак, диде ул.

  • Сез, Гаяз әфәнде, нигә безне гел мөселман дип атыйсыз, татар сүзен

кулланмыйсыз? – дип сорады Солтанбәк Мамлеев.

Исхакый елмаеп куйды, киң учы белән тыңлаусыз чәчен уңга сыпырып

куйды.

  • Сез мөселман түгелмени?
  • Мөселман, әлбәттә. Тик мөселманнар арасында гарәп тә бар, арнаут

та. Татарлар арасында да христианнар бар.

  • Дөрес әйтәсез. Без татар, әлбәттә. Ят халыклар безне татар буларак

белә.  Яшерен-батырын түгел, мин яшьрәк чакта халкыбызны болгар дип атау яклы идем. Ләкин тарихны өйрәнә торгач, аңладым - болгарлык безнең төрле кавемнән тупланган милләтебез өчен тар. Нугайлар, башкортлар, мишәрләрне ничек болгар дип атыйсың? Казан төркиләре, әлбәттә, болгарның төп варислары. Әмма бит милләтебез алар белән генә төкәнми. Аннары... – Ул шактый гына тын торды, бармаклары бер-берсен куышып алдында яткан кәгазьләрне актарды. – Әлеге шартларда үз хакыбыз өчен көрәшкәндә Россиянең барлык мөселманнары бер булып, бер йодрыкка тупланып иҗтиһад итәргә тиеш. Мөселман атамасы безне ныграк туплый.

  • Без татар исеменнән качарга тиеш түгел, - дип һаман үз сүзеннән

кайтмады Солтанбәк. – Татар дигән исем үк көрәшкә өнди.

Исхакый як-ягына ике кулын җәйде.

  • Бирсен Ходай. Рәсәйдәге барлык төрки халыкны түрк-татар дип

атарга теләүчеләр дә бар. Мәрхүм Исмәгыйль бәк шул тарафта иде.

  • Хоть горшком назовите, только в печку не ставьте! – дип кычкырды

Кәчем морзасы Максудов. Барысы да кычкырып көлде. Тик Солтанбәк һаман тынычланмаган иде әле.

  • Ә нигә сез Россиянең барлык мөселман төркиләре безгә иярер дип

уйлыйсыз? Сартларның үз җыры, Кавказ арты түркләре бөтенләй үзләренчә... Кыргыз-кайсак шулай ук... Башкорт тә хәтта үзен безгә чит саный. Шуңа күрә без үз көебезне үзебез көйлик. Башка төркиләргә җитәкче булып маташмыйк.

  • Әлбәттә, бу халыклар социаль үсеш ягыннан да, икътисад

җәһәтеннән дә бер-берсеннән шактый аерыла. Ләкин безне иң мөһим нәрсәләр – тарих, тел, рух берләштерә. Без бергә - көч! Ә аерым-аерым безне сындыру әлегә берни томый.

  • Ә сез нигә тупраклы мохтарият өчен көрәшүне якламыйсыз? – дип

кинәт кенә сорау бирде Галимҗан Шәрәф.

  • Нигә алай уйлыйсыз... Мин тупраклы мохтарияткә каршы түгел.

Ләкин бүгенге шартларда мөмкинме аңа ирешергә? Мөмкин түгел, дип уйлыйм. Һәрнәрсә үз җае белән барырга тиеш. Менә күз алдына китерегез – без бүген тупраклы мохтарияткә ирештек, ди.  Территориаль автономия. Әйдәгез, шартлы рәвештә без аны “Идел-Урал” дип атыйк. Үзенең чикләре белән, идарәсе, мәхкәмәсе, полисе, салым органнары, тагын әллә нәрсәләре белән. Шуларны иңгә алырлык кешеләр бармы халкыбызда?

  • Нишләп булмасын? Ә без? – дип Соттанбәк тагын тавыш бирде.
  • Вакыты белән булачак ул, сүз дә юк. Аңа эволюцион юл белән

ирешергә кирәк. Безнең иң төп максат, әлбәттә, мөстәкыйль дәүләт кору.

Ахырдан Ильяс Алкин да сүз алды.

  • Аурупаның алга киткән илләрендә милли-мәдәни мохтариятне

тормышка ашырып та буладыр, әмма безнең илдә... үзегез дә аңлыйсыз, бу мөмкин хәл түгел. Демократик система булганда гына ниндидер мохтарияткә ирешеп була. Әгәр дә шундый үзгәрешләр булса, без Россияне федератив республикага әверелдерү өчен көрәшергә тиеш. Ә федератив республика тупраклы мохтариятләрдән тора!

  • Ә ул үзгәрешләр булырга тора, - диде Галимҗан Шәрәф тә.

Аерылышканда Гаяз Исхакый, көлемсерәп, Ильясның иңеннән сөйде.

  • Шулай, энем, яшьлектә дә яшьнәмәгәч, яшәүнең ни кызыгы?

Үзгәрешләр булсын әле, анда без ничек тә уртак тел табарбыз.

         Исхакыйдан соң кемнәр генә булмады аларның “Татар учагы”нда. Садри Максуди, Зәки Вәлиди, казакъларның могтәбәр кешесе, Чыңгыз хан токымыннан Алихан Букәйханов, шулай ук чыңгызый, Уфа морзасы Сәлимгәрәй Җантурин... Алар белән аралашу Ильяска да, аның иптәшләренә дә рухи азык кына биреп калмады, сәясәт мәйданында күпмедер чирканчык алырга да булышты.

                                               17

         1916 елның язында, “политех” студентларының байтагын армиягә алып, хәрби училищеларга укырга җибәрделәр. Ильяс бөек кенәз Константин исемендәге атаклы артиллерия училищесына эләкте. Ел ахырында инде ул тизләтелгән курсларны тәмамлап, прапорщик дәрәҗәсендә Казанга билгеләнде, монда ул запастагы 2нче артбригаданың 2нче батареясында өлкән офицер булып хезмәт итә башлады.

         Үз шәһәрендә калуына ул шат иде, әлбәттә. Бу аның өчен көтелмәгән хәл булды. Ул инде фронтка китәргә әзерләнеп беткән иде. Дөрес, бик күпләр кебек сугышны дәвам итүнең мәгънәсен күрми иде, билгеле. Ләкин бит ант ителгән, син офицер; армия сугыша икән, син дә алгы сафта булырга тиеш. Шулай уйланып ятканда, казармага әтисе килеп керде. Аның белмәгән кешесе юк, заманында Дәүләт Думасы депутаты да булды, монда да бернинди тоткарлыксыз үткән әнә.

  • Улым, котлыйм! Офицер званиең үзеңә төс булсын, өстәүле булсын,

- дип улын кочаклап алды. Хискә бирелергә яратмаса да, шактый дорфа тоелса да, Ильясны ул башка уллары арасында аерата ярата иде, аның сәләтенә, акылына нык ышана иде, мәрхүм.

  • Менә назначение көтеп ятам. Фронтка...
  • Анда сиңа ни калган? – дип ифрат гаҗәпләнеп сорады әтисе.
  • Безне ни өчен укыттылар соң? Сугышка барыр өчен бит.
  • Син дөньяда ниләр булып ятканын беләсеңме соң, бала?
  • Ни булган? Сугыш дәвам итә, шуны беләм.

Сәетгәрәй морза, гадәттәгечә, кызып китте.

  • Бөтен дөнья бутала! Фронтта ата улны белми, солдат

командирларны санламый. Һәрбер частьта солдат комитетлары төзиләр, шул әтрәк-әләм командовать итә, офицерлар эт типкесендә. Ә бу фронтка барам, имеш.

  • Булмас! Хәрби-кыр судлары нәрсә карый?
  • Шул солдат комитетларына буйсына!

Ильяс, аптырап, башын кашыды. Шаяра торган кеше дә түгел инде

әтисе. Хәер, мондый шаяру буламыни? Армия таркалып бара микәнни... Булыр да... Монда да ниндидер агитаторлар килеп “Штык в землю!” дип кычкырып йөри башлаганнар иде дә, аларны, кулга алып, каядыр сөрделәр.

  • Син кайдан беләсең? – диде Ильяс аптыраганнан. – Син бит фронтта

булмадың.

  • Булган кешеләр сөйләде. Мин сиңа ялганлап утырырга шамакай

түгел. Империянең көннәре санаулы. Армиясе шундый көнгә калгач, кемгә таянсын ул? Флотта да шул ук хәл, диләр. Тагын да мөшкелрәк бугай. Николаша дилбегәне ычкындырды. Рәсәйнең дилбегәсе озын, хәзер ул аны җыеп алалмас инде.

  • Бу бит яхшы, әти!
  • Белмим, белмим. Кара халыкны кулдан ычкындырсаң, бөтен

нәрсәне таптап үтә. Хаос... Күт белән сулыйлар, шулай да Истанбул бугазы дип саташалар, хәсисләр. Айя-Суфиягә хач күтәрәбез, янәсе.

  • Антанта җиңсә, күтәрерләр дә. Төркия бөтенләй суламый.
  • Союзниклар ирек бирмәс, Босфорны кулга төшерсә, Рәсәй

Аурупаның җан җиренә хуҗа булачак бит.

  • Ни булса, шул инде. Мин монда бәйле эт хәлендә.
  • Нишләп минем улым бәйле эт хәлендә булсын?! Юкны сөйләмә, -

дип Сәетгәрәй морза китәргә җыенды. – Борчылма, улым, җан биргәнгә җүн бирә ул.

Ильяс та  урыныннан торды, соңгы вакытта олыгаеп киткән әтисен

кочаклап алды. Турырак, перәме туп пашул булып күренсә дә, чынлыкта аның әтисе ушлы, дөньяның кайда барганын тиз чамалый торган кеше иде. Кечкенә чактагы кебек битен әтисенең кытыршы яңагына тидергәч, Ильясның күңеле нечкәреп китте, менә бит иренмәгән, килеп җиткән улының хәленә керергә! Шул чакта борынына затлы коньяк исе килеп бәрелде. “Шустов” бугай...

  • Әти, син бит ташлыйм, дидең. Яшең бара, инде намазга бастым,

дисең.

  • Ташладым, ышту син! Гарнизон нәчәлнигенә кергән идем. Шул

хәсис, кяфер... Ничек отказ бирәсең? Хөрмәт итмәгән кебек була. Аз гына каптым инде, бер чокыр... төбендә.

  • Һе, син бер чокыр белән калырсың инде.
  • Валлаһи, дим. Укыган намазларым хәрәм булсын... алдасам.
  • Ярар, үзең өчен әйтәм. Бавырым, дип сыкранып йөрисең бит еш

кына.

  • Харктер йомшак бит, улым. Ярар, сау бул. Тиздән күрешербез.

Ильяс аның соңгы сүзләренә игътибар итмәгән иде, ләкин юкка – ике-

өч көннән хәрби министрның прапорщик Ильяс Алкинны Казанга билгеләү турындагы приказын кулына китереп тоттырдылар.

Ул кайтканда урыслырның раштуа бәйрәме – халык типтереп бәйрәм итә, бер-берсенә кунакка йөри, йортлары урыс ягындагы Воскресенски урамынды булгач, юк-юкта аларга да “ызнакумнары” кереп Гайсәнең туган көне белән котлап чыгалар. Казанның сәяси тормышы да кайный, бер якта карагруһ монархистлар, икенче якта радикал анархистлар. Алар арасында нинди генә төстәгеләр юк – кадетлар, эсерлар, социал-демократлар (аларның бигүк демократ булмавын Ильяс бик тиз белер). Татарның Садри Максуди кебек сәяси эшлеклеләре кадетлар программасын якласа, Гаяз Исхакый, Фуат Туктаровлар эсерларга якын тора. Ләкин аларның барысын да иң әүвәл мөселманнарның (ягъни түрк-татарларның) язмышы борчый, яңа сәяси шартларда бу кавемгә нинди урын әзерләнгән? Әлбәттә, үз халкының киләчәгенә Ильяс Алкин да битараф түгел иде, әмма революцион партияләрнең берсенә дә кермәде, эшләрендә  катнашмады. Аларның татарлар өчен кыл да кыймылдатырга теләмәвен ул белә иде. Күп йөрде ул “бәйнәмиләл!” – дип кычкыручылар янында да, ләкин эшкә килеп терәлгәч, аларның барысы да “инородец”ларга кибарәнә өстән карый башлый. Шуңа күрә татар мәнфәгатен кайгыртыр өчен аерым партия кирәк – моңа Ильясның иманы камил.

Ә сәяси шартларның үзгәрәчәгенә беркем дә шикләнми иде. Шуңа күрә патшаның тәхеттән ваз кичүен дә халыкның күпчелеге тыныч кабул итте.

Петербургта Вакытлы хөкүмәт оешты. Аның җитәкчелеге Казанга үз эмиссарларын юллады. Һәм Казан губернасы белән мәсләкләре артык анык булмаган кешеләр, яңгырдан соң гөмбәдәй шытып чыккан төрле учреждениеләр идарә итә башлады. Мондый шартларда татарларга да авыз ачып калмаска кирәк иде, һәм моны татар эшлеклеләре бик тиз аңлап алды. Беркөнне гарнизоннан кайткач, Ильясны әтисе үз кабинетына чакырды.

  • Йә, улым, менә үзгәрешләр килде, син нишләргә уйлыйсың?

Үзенең уй-фикерләрен, ниятләрен әтисенә дә сөйлисе килмәде

Ильясның; тыңлап карыйк әле, үзе башлап ни әйтер? Гомумән,ул башкарырга җыенган эше турында алдан сөйләнеп йөрергә яратмый иде.

  • Әле төгәл генә бер фикергә килгән юк.
  • Хәзер хәл-әхвәл көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Без гасырлар буе

милли азатлык турында хыялландык. Йоклап торсак, безгә беркем дә берни китереп бирмәс.

  • Син нәрсә тәкъдим итәсең?
  • Кичә без Фуад Туктаров белән киңәш-табыш иттек тә, шундый уйга

килдек. – Ул, нәрсә әйтер икән дип, улына төбәлеп торды. Ильясның Туктаровны өнәп бетермәвен белә иде. – Безгә татар интересларын яклар өчен бер комитет оештырырга кирәк. Арадагы низагларны онытып, понимаете ли, бер общий максатта, бер йодрык булып...

  • Сез бит инде ике ел бер комитетта...

1915 елда ук Сәетгәрәй Алкин, Фуад Туктаров, Ибраһим Биккулов,

Вәлидхан Таначевлар “Мөселман качакларына ярдәм итү комитеты” оештырганнар иде. Комитет төрле иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәр управасыннан да күпмедер сумнарга тиенеп, сугыш барган җирләрдән качкан мөселманнарны торак белән тәэмин итү, эш урыннары табу белән шөгыльләнә, килеп төшүләренә бераз матди яктан ярдәм дә итә. Бу якка китерелгән төрек әсирләренә дә булыша. Анысына шәһәр идарәсе бик хәерхаһ булмаса да, тыярга да базмыйлар.

  • Анысы аның хәйрия оешмасы гына. Безгә хәзер мөселманнарның

эчке эшләре белән идарә итә торган комитет кирәк. Әлегә. Аннары инде канатларны киңрәк тә җәярбез.

  • Бик яхшы ният. Уңышлар телим.
  • Син безгә кушылмыйсыңмы?
  • Тагын кемнәр була?
  • Казанның бик могтәбәр кешеләре, зыялылар: Вәлидхан Таначев,

Нәҗип Хәлфин...  Габделбарый Баттал, аңа газета эшен йөкләргә уйлап торабыз.

  • Фуад Туктаров газетаны үз кулыннан ычкындырмас. Бөтен татар

дөньясын дер китереп торган Усал бит ул. – Туктаров үзенең гаять тә һөҗү язмаларын “Усал” дигән тәхәллүс белән дөньяга чыгара иде. – Үзең дә син тәҗрибәле газетчик, - дип, әтисенең “Казан мөхбире”ндә  нашир булган чакларын искә төшереп,  ирония белән елмайды Ильяс.

  • Сиңа көләргә булсын. Баттал безнең мәшһүр мөхәррир. Аңа хәзер

Казанда тиңнәр юк.

  • Ярар, үзегез карарсыз. Ә нинди бүлекләр була? Дин, мәгариф

эшләреннән башка...

  • Оештыру эшләре, финанслар, ягъни малия, агитация эшләре...

Сөйләшербез. Син тагын нәрсә тәкъдим итәсең?

  • Милли хәрби гаскәрләр туплый башларга кирәк!
  • Аны ничек туплыйсың? Безгә кем рөхсәт итә? Юк, һавадагы торнага

кул болгаганчы, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска кирәк. Без зыялы, тыныч юл белән үз хокукларыбызны кайгыртырга тиеш.

  • Калырсыз алайса чыпчык тотып! Артыңда хәрби көч тормаса, синең

сүзеңне беркем дә колагына элми!

  • Син әллә армия тәртипләрен белмисеңме? Һәркем гаскәр оештыра

башласа, ул нәрсә була? Анархия!

  • Әти, яхшылап кара тирә-ягыңа! Империя таркала, димәк, үзара эчке

сугыш та булачак. Безгә территориаль автономия кирәк, Республика! Аннары вакыт үзе күрсәтер. Бәлки... Бәлки мөстәкыйль дәүләт тә кора алырбыз? Ә бу максатны, үз гаскәрең булмый торып, ничек тормышка ашырасың?

  • Погоди, погоди... Нинди республика? Кем допустит? Казан

урыслары безне болгап кына атачак. Мөселманнар беркайда да күпчелек түгел. Национально-культурная автономия – менә безгә иң кулае! Мөселманнар тупланып яшәгән төбәкләрдә үзидарә булсын; ягъни дин, мәгариф эшләрен фәкать үзебез хәл итәргә тиеш. Вәссәлам! Әлбәттә, милли университет та кирәк булачак. Кадрлар өлгереп җиткәч...

Ильяс кулын селтәде. Әтисенең фикерен хәзер генә үзгәртеп булмасын

ул белә иде. Татарның иң атаклы җәмәгать эшлеклеләре, милләт аталары, барысы да диярлек, милли-мәдәни мохтарият булдыру ягында. Гаязлар, Садрилар да шуны тәкърарлый. Ильяс аларны аңлый да – алар шулай төрки бердәмлекне саклап калырга тели. Төрле җөмһүриятләргә бүленсә, аралар ерагаер, һәрберсе юрганны үз ягына тарта башлар, дип шикләнәләр. Ләкин Рәсәй Аурупа түгел, властька килгән ниндидер төркем, режимны ныгыту белән, милли-мәдәни мохтариятләрнең эзен дә калдырмаячак. Россия чын федератив республика булса гына татарларның милләт буларак исән калу мөмкинлеге бар. Аннары инде дөнья үзе күрсәтер. Иң беренчел максат – тупраклы мохтарият. Моңа Ильясның иманы камил иде.

  • Без гарнизонның мөселман хәрби комитетын оештырырга

җыенабыз, - диде ул. – Киләсе атнага җыелыш. Мөселман солдатлар да, офицерлар да бер сүздә булып, бер оешмага туплансак, менә ул көч булачак. Ә сез Мөселман комитетын оештырыгыз. Дин, мәктәп-мәдрәсә эшләрен карагыз, газета чыгарыгыз. Кыерсытсалар, безгә әйтерсез.

  • Син бик кырку сөйләшәсең, - дип мыгырданды әтисе. – Бәлки,

безнең комитетта хәрби бүлек оештырыргадыр? Җитәкләрсеңме?

  • Юк, - дип торып басты Ильяс. – Туктаров кул астында эшлисем

килми. Әйбәт кеше ул, тик җитәкче түгел. Артык турыдан яра. Аның белән син генә килештерә аласың.

  • Ике чабата бер кием, дисең инде.
  • Икегез дә юрист, сезнең сүз килә. – Ильяс әтисеннә кул бирде.

Китим мин. Болай да соңга калдым. Ачуланма.

  • Ярар, синнән башка да ерып чыгарбыз. Гарнизон комитетың белән

безгә кушылырсың әле.

  • Бик мөмкин, - диде Ильяс чыгып киткәндә.

Мөселман солдатларының һәм офицерларының гарнизон җыелышында

подпоручик  Ильяс Алкинны хәрби комитетның рәисе итеп сайладылар. Гарнизонда аңардан өлкән офицерлар да бар иде, әлбәттә. Ләкин татар солдатлары, шаулашып, Алкинны яклады, кайсылар чыгып аның шәфкатьле булуын, кайсылары тәвәккәллеген мактады. Тәвәккәллек бар иде анысы, күп офицерлар бу урынга омтылмады да – кайдан беләсең хәлнең кайсы якка үзгәрәсен? Андый чакта күзгә бик бәрелмәвең яхшы – ә Ильяс Алкин тәвәккәлләде. Йә пан, йә пропал!

         Башарга кирәк. Башлагач, эш китә ул. Комитетның төп максаты – милли гаскәр төзү иде. Казанда бу эш җайга салынды. Фронттагы частьлардан да мөселманнарны (асылда татар белән башкорт солдатларын, чөнки Кырым татарлары, Төньяк Кавказ халыклары, аз санлырак булу сәбәпле элитар частьларда хезмәт итә, ә Төркестан халыклары гомумән, империягә кушылганда булган шартнамә сәбәпле, Россия армиясенә алынмый, 1916 елда тыл эшләрендә файдаланырга дип фәрман булгач та фетнә күтәргәннәр иде) аерып, полкларга тупларга кирәк иде. Моның әһәмиятен иң әүвәл татар солдатларына, офицерларына аңлатырга кирәк! Шуның өчен фронтларда таратырга “Татар полклары нигә кирәк?”, “Комитетларны ничек оештырыга?” дигән рисаләләр нәшер иттеләр. Милли полклар туплар өчен ышанычлы, белемле кешеләрнең һәр фронтта мөселман комитетларын төзүе кирәк. Андыйлар унтер-офицерлар арасында күп булып чыкты. Өлкән офицерларның да күбесе аларга хәерхаһ иде, ләкин алар эре, кибарь, шул дәрәҗә белән солдат байгышларны да җәлеп итеп, комитетлар төзеп йөрмәс бит инде. Шулай да бер йодрык буларлык татар гаскәре төзеп булачагына Ильяс Алкин ышанды. Әлеге эшкә Литва татарларыннан булган офицерлар теләп кушылды. Аларның ата-бабалары ук борынгыдан хәрби булган, нәселләре Алтын Урданың сугышчан морзаларына, бәкләренә, угланнарына тоташа, телләрен күптән җуйсалар да, татар рухын күңелдә саклаганнар; аларның кайберләре Казанның үзендә үк хезмәт итә иде.

         Казан Рәсәйдәге иң эре хәрби округның мәркәзе, әлеге округ ун губерна, ике өлкәне колачлый. Округ биләмәсендә миллион тирәсе хәрби санала. Казанның үзендә генә дә илле мең хәрби хезмәт итә, шуларның ике меңнән артыгы офицерлар. Комитетта киңәшкәннән соң, полковник Әкрәм Биглов, исемлек тулы папкаларга учы белән сугып:

  • Берничә татар полкы оештырырга мөмкин! – диде.

Вакытлы хөкүмәт белән араларны җайга салу кыен иде, анда татар

полклары оештырганга кул чабып тормыйлар, әмма ачыктан-ачык тыярга да базнат итмиләр, көч-куәтләре җитенкерәми. Аннары Вакытлы хөкүмәттә дә әллә ничә фирка, фирка эчендә әллә ничә төркем, кайсылары комитетның эшенә сиздерми генә ярдәм дә итә. Кем белә, кирәге чыкса, шул татар полкларына таянасы булыр?

Шулай очынып йөргәндә, Мәскәүски урамында Ильяс Мулланур

Вахитовны очратты. Мулланур аңардан ун яшькә олы, якыннан аралашканнары юк, шулай да бер-берсен үз итәләр – бер институт шәкертләре бит. Политехлар! Дөрес, Мулланур анда ике-өч ел укыгач, психоневрологик институтка күчкән, соң Ильяс үзе дә армиягә алыну сәбәпле политехны тәмамлый алмый калды бит.

         Мулланур каядыр Пермь ягында туган. Кунгурдамы соң... Татарча яхшы гына сөйләшсә дә уку-язуы урысча. Иҗат белән дә шөгыльләнергә ярата. Петербургта чакта “Мусульманская газета”да хәтта берничә шигыре дә чыкты бугай. Ул ислам динендә гаделлекнең иң югары хәзинә буларак икърар ителүе турында яза, социализмны исламның хәзерге заманга ярашкан бер формасы дип саный. Кыскасы, ул ислам социализмы тәгълиматын уйлап чыгаручы иде ахрысы. Аңа кадәр берәрсе бу охшашлыкны күрмәгән булса инде.

         Соңрак, июнь аенда, Казан губернасының мөселман игенчеләре корылтаенда  Мулланур Вахитов үзенең нотыгын хәдистән башлаган иде:

  • Мөхәммәд галәйһи әссәламнең хәдис аша безгә килеп җиткән

сүзләрен искә төшерик: яхшы гамәл – оҗмах ачкычы. Без бирегә игелекле ниятләр белән җыелдык. Һәммәбезнең калебендә Ислам диненең нуры сүрелмәсен!

(Дәвамы бар)