Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (ахыры)
- Әйе, икедә бушыйм. Инкыйлаб скверындамы?
- Әллә сездә бүтән сквер да бармы? - дип көлде Ильяс.
Табигый, ул сквер инкыйлабка кадәр үк булган инде, аны башта
Константин мәйданы, бераз соңрак Кауфман скверы дип йөрткәннәр. Шәһәрнең зыялылары кичләрен шунда ял итәргә ярата, шахмат, тавла (нарды) уйныйлар, шар сугалар, өлкәнрәкләр колач җитмәслек чинарлар күләгәсендә аягөсте генә гәпләшеп йөрергә ярата. Чинарларны узган гасырда ук утыртканнар, шул кибарь агачлар аркасында Сквер Ташкент халкының иң яратып җыела торган урынына әверелгән.
23
Әскәр Маминның тол хатыны Яңа шәһәрдә яши иде. Ләкин Ильяс аңа
турыдан-туры түгел, ә балдызы Фатыйма белән барырга ниятләде. Килеп керүгә Фатыйма өрмәгән җиргә утыртмастай булып түргә әйдәде, абыйсын искә төшереп елап та алды. Ул салкын акыллы апасына охшамаган, бөтен эче тышында, елап та ала, кычкырып көлә дә... Әле тиз генә, сүз уңаеннан гына ирен дә сүгеп атты, иртә китә, кич кайта, күргәне дә юк, имеш. Бер төнне, уянып, иремә күз ташлаган идем, ә ул юк, эшенә чакырып алганнар, - дип зарланды ул. Ильяс баҗасының каядыр бик югары очканын белә иде, җентекләп сорашмады. Әмма Фатыйманың мактанасы килә иде, күрәсең: “Тагын үстерделәр бит Хәсәнне, наркомның замы булды!” – дип, аптыраган чырай белән башын мәзәк кенә селкеп торды.
Фатыйма Ильясның ни өчен килгәнен белә иде инде, аңа килен белән
сөйләшеп карарга кушылган, тик ул турыда сүз кузгатмый әле үзе.
- Йә, ничек анда? – дип түземсезләнеп сорады Ильяс.
- Сөйләштем, җизни, бөтен осталыгымны җиктем. Әлегә риза
булмыйчарак тора әле ул.
- Ят кешегә түгел бит, җәйләрен кире Ташкентка кайтарып куярбыз.
- Аңлыйм, барысын да аңлыйм. Әйдә, икәү барыйк әле, син бит
минем ише генә түгел, меңнәрне үз ягына аударган агитатор! Кирәк чакта телеңә сандугач куна, җизнәкәем!
- Белмим шул. Үз ягына аударучылар башка урында. Оскар
Оскаровичны кире кайтарып булмый, аңардан башка Галиягә кыенга туры килер. Тик бәхетсез ана өчен бу дәлил түгел.
- И-и, харап булды шул абыебыз. Күпме тырышса да кызылларга
ярый алмады. Гел типкәләп йөрттеләр. Әле анда, әле монда... – Фатыйма, мышык-мышык килеп, балавыз да сыгып алды.
Маминнарның Казандагы тармагы шактый ук урыслашкан морзалар
иде. Шуңа әтисе улына, урыс гадәте белән, үз исемен кушкан да, мөгаен. Әскәр диясе урынга да Оскар дип кенә әйтәләр иде. Оскар Оскарович! Морзаларның күпчелеге кебек гади татарларга алар да өстән карады, балалары милли белем алмады, янәсе, ул иске мәдрәсәләрдә һаман да әле урта гасырлар исе. Хәер, Сәетгәрәй морза да улларын мәдрәсәгә бирмәде, аларга башлангыч милли-дини белемнеөйдә, кичләрен килеп, “Мөхәммәдия” пишкадәме бирде. Әскәргә анысы да эләкмәде бугай. Гәпләшеп утырганда аның бер сүзе Ильясның һаман колагында яңгырый: “Татарская литература, говоришь? Нет, не читаю. Там нет достойных произведений. Одна самодеятельность. Другое дело, русская литература. Там мыслители!” Бер татарча китап та укымыйча, татар әдәбиятының үзешчән икәнен кайдан белгәндер ул...
Шулай да инкыйлаптан соң коммунист булып алгач, (ышанып
кергәнме ул алар арасына, әллә сеңелесе әйткәнчә, власть хөсетлеге беләнме?) Әскәр Мамин милли республика төзү өчен чын күңелдән йөри башлады, Солтангалиев яранннарының берсенә әйләнде. Хәер, бәлки аңа Мирсәет татарлар арасында иң зур власть булып тоелгандыр. Бер ара шулай булды да бит. Вахитов оештырган Мөселман социалистлары комитетында кайнашып йөргәндә әлеге егетнең шулай биектә очасын кем уйлаган?! Башта ул советлар татарларга чын милли азатлык бирер, большевиклар вәгъдәләрендә торып, чын тигезлек урнаштырырлар, дип ышанды, бичара. Аннары тегеләрнең чын йөзен күргәч, тәртәгә тибә башлады. Әйе, биектән атып төшерделәр. Һәр власть сукыр тугърылыкны ярата. Мирсәет үз фикерен артык яшерми торган бәйсез кеше иде. Андыйларны сәясәт тирәсендә озак тотмыйлар. Сәсәттә иң әүвәл мәкер, хәйлә кирәк. Рәсәйдә бигрәк тә. Бу өлкәдә большевикларга тиңнәр юк булып чыкты.
Милли идарәне, хәрби шураларны куып таратканда бердәм булсалар да, бераздан, шул ук 1918 елда, татар коммунистлары ике төркемгә – “уңнар” һәм “суллар”га бүленде. “Уңнар” милли республикалар төзибез дип тырышып йөрсә, “суллар” исә бөтен дөньяда социалистик революция ясарга җыенган вакытта милли республикалар оештыруның бернигә дә кирәге юк, дип белдерде. Әлбәттә, яңгыравык сүзләрнең төбендә яткан власть хөсетлеген дә онытырга ярамый. Бугазга бугаз килүнең төп сәбәбе шул булгандыр да әле. Чөнки суллар арасында да Галимҗан Ибраһимов кебек республика өчен җан атучылар бар иде. Мәскәү исә гел дә ике араны бозыштырып, аларны бер-берсенә ыскытып торды. Казанга кайтырга ярамаса да, Ильяс Алкин Татарстан республикасын оештыргандагы мәрәкәне кызыксынып күзәтте. Мәскәүдән яхшырак күренә. Сүз дә юк, татар коммунистларының иң күренеклесе Мирсәет Солтангалиев иде. Ильяс аны яхшы белә, сәясәткә бергә кереп киттеләр, башта бер сүздә булсалар да бик тиз юллары аерылды. Мирсәет ачыктан-ачык совет ягына күчте, яһүд, урыс коммунистларына сырышты. Ильяс Милләт Мәҗлесе карарларына тугъры калды. Әнә ничек яза бит Ташкентта яшәгән татар баласы: “Ильяс Алкинга тәвәккәллек җитмәде!” Тәвәккәллектән генә эш тормый, кан коерга теләмәде Ильяс. Моның өчен кешене гаепләп буламыни? Ләкин сәясәттә максатка ирешәсе булса, бернинди юлдан да тайчанмаска кирәк, күрәсең. Ул алай булдыра алмады. Нәтиҗәдә нәрсә? Алар җиңде һәм кеше бәясе бер тиенгә дә тормаган җәмгыять төзеп куйды.
Мирсәет Хәрби Шура җитәкчеләрен кулга алганда комачтан да кызылрак “сул” иде, ләкин берише татар коммунистларының милли мәсьәләләрне бөтенләй инкяр итүен күргәч, үзе “уң”га әйләнде. “Суллар”ны Сталин ыскытып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкләде. Кайдандыр кустарьлар арасыннан чыккан өч класс белемле Уфа татары берничә ел дөнья тоткасы булып йөрде. Ул үзе генә түгел иде, билгеле. Аңа борыннарын җил уңаена тоткан бик күпләр иярде. Мәскәүдәге ил җитәкчеләренең кайсы якта икәнен аңышмыйчадыр, күрәсең, (Ленин белән Сталин имзалаган карар бар бит!) Солтангалиев һәмишә Татар-Башкорт республикасын төзүне күз уңында тотса, сулларның кайберләре аерым Татар ресубликасы оештыруны алга сөрде, ә үзләрен “сул коммунист – бухаринчылар” дип атаучылар милли бүленешкә бөтенләй каршы төште. Матур сүз өчен атасын сатарга әзер “бухарчик”, үз-үзенә сокланудан очына-очына милли-территориаль бүленешкә каршы чыгыш ясаганда, автономияне мин бәгъзе берәүләргә бирергә ризамын, диде, мәсәлән, индусларга, бушменнарга, готенготларга. Ләкин кайда алар? Алар Россиядә күренми, янәсе. Ленин аны тәнкыйть иткән булып кыланды: имеш, без автономияне башкортларга бирдек, татарларга да бирмичә булдыра алмыйбыз. Бу инде Татар-Башкорт республикасына ясин чыгу иде.
Аңа да карамастан авызлыгын тешләгән айгыр сыман алга ыргылган Солтангалиев, Шәрекъ коммунистларының 2 съездында, ярсып, “суллар”га ташланды, аларның өч төркемгә бүленеп милли үзбилгеләнү тарафдарларына каршы төрле киртәләр куюын ачып салды: “а) Со стороны противников идеи Татаро-Башкирской республики. Тут соединились два противоположных течения: Шамигулов и подпавший под влияние башкирских националистов Камал Каспранский... б) Со стороны “левой группы гумметистов” в лице Нариманова и Исрафилбекова... в) Саид-Галиева, который старался доказать, что мы будто бы ничем не отличаемся от наших националистов”.
Әйе, “суллар” Солтангалиевне һәм аның яраннарын безнең белән бер рәткә куйдылар, дип уйлады Ильяс. Үзләрен “интернационалистлар” дип атаган шул әтрәгәләм, Мәскәү алдында койрык болгар өчен, милли мәнфәгатьләр турында авыз ачсаң да, аларны нинди гөнаһта гына гаепләмәде!“Шуристлар” дип мыскыл иттеләр, “татаризм”, “алкинизм” тарафдарлары дип кара мөһер суктылар. Алкин исеме сүгенү сүзенә әйләнде. Кайчандыр Милли Шураны тар-мар итүдә хәлиткеч рольне уйнаган Мирсәетне (хәер, ул үзе дә сизмичә урыс шовинистларының коралы гына булды, дип уйлады Ильяс, үз хатасын ул соңлап аңлады, тик аннан ни файда? Кеше гомерендә төзәтеп булмаслык хаталар була), ике ел да үтмәде, үзен үк алкинизмда гаепли башладылар. Күпмедер хаклык та бар иде бу сүзләрдә, чөнки Ильяс гамәлгә кую өчен көрәшкән Идел-Урал республикасы Мирсәет төзергә тырышкан Татар-Башкорт республикасыннан чикләре белән дә, асылы белән дә әллә ни аерылмый иде. Ильяс ачы көлемсерәде: Мулланур да, Мирсәет тә аңламады – большевикларның Татар-Башкорт республикасын игълан итүләрендә Идел-Урал штатларын булдырмау теләге генә ята иде. Бары тик шул. Андый куркыныч юкка чыгуга ук андый зур территорияле һәм асылда Идел буе һәм Уралдагы төрки халыкларны берләштергән республика коруның да кирәге калмады. 1919 елның ахырында ул карарны юкка да чыгардылар. Өстәвенә, Зәки Вәлиди, үз гаскәренең кызылларга кушылуы шарты белән, большевикларны Башкортстан республикасын игълан итәргә мәҗбүр итте. Зәкинең төп максаты, әлбәттә, үзләре Кече Башкурдистан дип атаган территорияне Казагыстанга кушу иде. Ул чын, асаба башкортларны, нишләптер, тел, мәдәният, этнография җәһәтеннән татарларга түгел, ә казакъларга якынрак дип санады. Солтангалиев һәм башкаларның Политбюро карарыннан соң да һәмишә Татар-Башкорт республикасын төзү ниятеннән баш тартмавын күргәч, Зәки Вәлиди Башкорт республикасының ВЦИКтагы вәкилләре Габдулла Әдһәмов һәм Габдрәшит Бикбавов белән 1920 елның февралендә ВКП(б) Үзәк комитетына хат язды.Соңрак хатның күчермәсен Ильяска Зәки күрсәткән иде. Алар булачак Татар республикасына Уфа районының (Бәләбәй, Бөре, Эстәрлетамак өязләре) керүен хуплый. Хат, әлбәттә, урысча, һәм кайбер юллары Ильясның әле дә хәтерендә: : "Мы, башкирские представители, гарантируем, что нет и не будет со стороны малочисленных башкир какого бы то ни было требования… так как башкир в пределах Уфимского района Татарской республики всего 355 772, тогда как татары, не включая Казанской, Вятской и Симбирской губерний, составляют 1 332 379 душ". Ләкин хат язуныңтөп сәбәбе – Татар-Башкорт республикасы дигән атамага каршы булу. Ул фәкать Татар республикасы дип аталырга тиеш, чөнки Башкортстан республикасы инде бар, дип яза “башкорт вәкилләре”. Вәлиди, күрәсең, Кече Башкурдистанын киләчәктә шушы олы республикага кушып куярлар дип шикләнгән. Хатка үз имзаларын куючы ике вәкилне дә яхшы белә иде Ильяс. Габдулла Баймак тирәсендәге бердәнбер татар авылы, атаклы Рәмиевләрнең утары булган Юлыкта туган егет, ә Габдерәшит исә Хвалын мишәре. Башкорт хәрәкәтенең беренче көннәреннән үк Зәкигә кушылган азаматлар. Алар инде аның сүзеннән чыга торган кешеләр түгел.
Ә бу вакытта Сталин җитәкчелегендәге Башкорт мәсьәләсе буенча комиссия ашыгыч рәвештә Башкорт республикасының дәүләт корылышы турында яңа низамнамә эшләп ята иде. Ул гамәлгә кергәч, республика соңгы автоном хокукларыннан да колак кагачак!. Шулай булды да. ВЦИК һәм РСФСР халык комиссарлары советының 1920 елның маенда чыккан декреты нигезендә Республиканың азык-төлек, малия (финанс) халык комиссариатлары, Халык хуҗалыгы советы, эшче-крестьян инспекциясе Башкортстан хөкүмәте карамагыннан тулысынча тартып алынды. Әлбәттә, корылачак Татарстанны да шундый ук хокуксызлык көтә иде. Кашагасына милли дип язылган, ә җисми яктан исә яңартылган империянең гадәти бер тагылмасы. Әмма Зәки әле үзләрен болай ук ачыктан-ачык мәсхәрә итәрләр дип уйламый иде.
Бу уенда бөтен җепләрнең очы Сталин кулында булды, билгеле. Шәрекъ коммунистик оешмаларының 2 съездында Сәхипгәрәй СәетгалиевнеңҮзәк Бюро рәисе булып сайлануы да Сталинның алдан ук делегатларны эшкәртүе нәтиҗәсе. Бу вакытта инде Солтангалиев Сталинның ышанычын тулысынча югалткан, ул инде чекистлар күзәтүе астында, моны ул үзе дә белә иде. Әмма әле татар белән башкорт арасында гына түгел, бөтен шәрекътә аның абруе шулкадәр югары, Сталин бу гаярь кешене уеннан бөтенләй чыгарып ташларга ашыкмады. Татарстан республикасы игълан ителгәч, аның ревкомы җитәкчесе итеп Сталин табигый рәвештә Шәрекъ коммунистлар оешмасының Үзәк Бюро рәисе Сәетгалиевне билгеләде. Башкача әйткәндә бу инде республиканыңхөкүмәт башлыгы дигән сүз иде. Ревком әгъзалары булып Исхак Казаков, Кәрим Хәкимов, Кашшаф Мохтаровлар белән бергә бүтән милләт кешеләре дә сайланды: Ходоровский, Бочков, Гольдберг.
Иң беренче итеп Сәетгалиев милли коммунистларны Татарстаннан кысрыклап чыгару эшен башлый. Бу җәһәттән аңа элек милли республика төзүгә каршы булган коммунистларның Казан губкомы, шулай ук “үзебезнекеләр” Атнагулов, Касыймов, ирле-хатынлы Баимбетовлар арка таянычына әверелә. Ильясның кайнагасы Әскәр Мамин шул вакытта Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр була да инде. Ул гынамы?! Республика төзү өчен җан атып йөргән Шамил Усманов, Гасыйм Мансуров, Мулланур Вахитовның абзалары Исхак Казаков (монысын ревкомнан ук тибеп чыгардылар), Нәбиулла Вахитовлар, Микдат Борындыков, Гариф Енбаев... Тагын әле күпме үз сүзен әйтә белә торган милли җанлы кешеләр төрлесе төрле якка билгеләнде. Күбесен, борынгы замандагыча, өскә күтәргән булып Мәскәүгә алдылар. Әскәр исә Пишпекка милиция башлыгы булып китте. Былтыр аны Ташкентка күчергәннәр иде. Тик озак эшли алмады...
Әскәр мәрхүмнең хатыны Галия аларны бик рәсми чырай белән каршы алды. Ильясның йөрәге өшеп китте – ничек кенә сандугачтай сайрасаң да нәни улын аңа бирергә риза булмаячак! Бу хакта сүз башларга да кирәкми. Ләкин Фатыйма алай уйламый иде, ахрысы. Чәй эчкәннән соң, бераз юкны-барны сөйләшеп алгач, тавышына ягымлы төсмерләрне артыгы белән чыгарып:
- Галия килен, безнең нинди максат белән йөргәнне беләсең инде
син. Йә, тагын бер уйладыңмы?
- Уйламыйча... Төн йоклаганым юк, буйга да салам уемны, аркылыга
да... Аз гына каңгып китсәм, төшемә Әскәр керә.
- Ул хупларга тиеш, - диде Фатыйма. – Улың бит бөтенләй
аерылмый синнән. Җәен монда кайтарырлар, кышларын үзең барып йөрерсең. Элекке заманнар түгел, поездлар йөреп тора.
- Хупламый шул. Башын селкеп кырыс итеп карый, хөкем иткән
кебек. – Аннары Галия өздереп әйтте: - Юк! Үз балам үземнән артык түгел.
- Тукта әле, Галия! – дип Фатыйма аңа йомшак кына каршы төште. –
Син яшь әле, тагын да кияүгә чыгарсың. Кирәк тә! Пәйгамбәребез дә ялгыз яшәргә кушмаган. Ике бала белән алырга атлыгып тормаслар. Берсен урнаштыра торсаң да ярый. Сораучылар ят кеше түгел бит. Әскәреңнең яраткан сеңелесе. Аның ире менә... үзең дә беләсең, бик яхшы кеше, бала җанлы...
Күрше бүлмәдә алар сөйләшкәнне тыңлап торган, ахрысы, биш
яшьләр тирәсендәге бер млай йөгереп чыкты да, елап, әнисенә килеп сарылды.
- Әни-и... Бирмә мине беркемгә дә, бирмә!
Моңарчы авызыннан бер сүз чыкмаган Ильяс сикереп торуын
сизмичә дә калды, “Киттек!” – диде ул балдызына. Фатыйма да аңа каршы килмичә ишеккә кузгалды. Тол хатын белән ятим бала, кочаклашып, икәү генә калдылар.
- Нигә инде бер сүз дә әйтмәдең? – дип битәрләде аны балдызы,
чыгып барганда.
- Нәрсә әйтим? Күренеп тора бит.
Фатыйма белән аерылышкач, ул акрын гына атлап Чорсу ягына
китте. Төш җитәргә шактый вакыт бар әле. Әллә соң Убәйдулла Хоҗаевның хәлен белеп чыгаргамы? Ул, сиздермичә, як-ягына карап алды – күзәтеп йөрүче топтуннар юкмы? Шикләнерлек кемсә күренмәде. Ул ышанычлы адымнар белән Хоҗаев яшәгән урамга борылды. Кичә, визиткасына күз ташлауга ук, Убәйдулланың адресын хәтеренә салып куйган иде ул.
24
Луиза Арам Исятикянга деканның кабул итү бүлмәсеннән чылтыратты. Телефоннан чекистның аптыраулы тавышы ишетелде:
- Ни булды?
- Күрешергә кирәк.
- Син кайда соң? – диде Исятикян, бераз тынып торганнан соң.
- Деканатта мин.
- Ярар, хәзер киләм. Икенче катка менә торган баскыч астында бер
бүлмә бар. Ун минуттан шунда керерсең.
ОГПУ бинасы моннан ерак түгел, биш минутта килеп җитәргә
була. Луиза, бирелгән вакытны уздырыр өчен, тәбәнәк өстәлдәге газета-журналларны актаргалап алды. Кабул итү бүлмәсенең хуҗабикәсе – җәйге эссе булуга карамастан ниндидер көрән блузка кигән, түшенә кызыл тамга таккан күзлекле ханым төмсә-кара чыраен сытып, бераз бөкре борынын янтайтып, аңа яратмыйча карады:
- Сезгә декан кирәк булса, ул бүген булмый.
- Ул миңа кирәкми.
- Сез кемне дә булса көтәсезме?
Луиза, аңа җавап биреп тормыйча, ишеккә юнәлде. Артта ачулы
тавыш ишетелеп калды:
- Кышлак!
Ул баскыч астына борыганда, Исятикян стена төсендәге күзгә артык
чалынмый торган ишекне ачып маташа иде. Күрәсең, бу гэпушникларның явочный бүлмәсе.
- Кичектерми торган нинди эш килеп чыкты? – дип сорады ул
ачулы гына. Болай гына очрашуга чакыруны ул күз алдына да китерә алмый иде. – Гадәттә мин үзем чакырып алам.
Өстәл янына утырыштылар.
- Йә, сөйлә!
Луиза аңа икегә бөкләнгән кәгазь сузды.
- Нәрсә бу?
- Отчёт...
- Син бигрәк тиз!
Исятикян, артка киерелә төшеп, кәгазьгә күз салды. Иреннәрен
кыймылдатып Луиза язганарны укыды. Аннары тагын да каралып, кәгазьне Луизага ыргытты.
- Син мине җүләргә саныйсыңмы әллә? Музейда булган болар!
Алкин хәзерге рәссамнарның картиналарын мактаган. Нәрсәгә болар миңа? Алкин синең белән мәче-тычкан уены уйнап йөргән, беләсеңме шуны? Мактаган, имеш! Ахмак түгел бит ул андагы мазняны мактарга! Мин бит сиңа төгәл инструкция бирдем. Иң беренче эш итеп гашыйк итәргә тиеш син аны! Хатын-кызның мең төрле хәйләсе бар моның өчен. Кирәк икән, бергә йокларга! Аңладыңмы? Бу бик җаваплы задание. – Ул өскә бармагын төртте. – Мәскәүдән кушылган. Аның Ташкентка килүе юкка түгел. Басмачы калдыклары белән элемтә эзли ул. Мондагы контрлар белән бәйләнешләрне ныгыта. Чит илгә чыгып китәргә дә нияте бар, ахрысы.
- Мин тырышам. Тик ул битараф.
- Чибәр кызга чын ир-ат битараф була алмый. Ә Алкин чын ир-ат.
Хатыны белән аралары суык. Аңа хатын-кыз җылысы җитми. Синнән тора барысы да. – Ул Луизага озак кына текәлеп, сынап карап торды. – Ул берәр шикле кеше белән очрашмадымы?
Луиза икеләнеп калды. Алкинның Хоҗаев белән очрашуы турында ул
отчётына язмаган иде. Ләкин һич тә бу иблискә ул турыда әйтәсе килми иде шул.
- Юк. Юк бугай, мин күрмәдем.
- Күрмәдең? Исеңә төшер әле... Күкелдаш мәдрәсәсе янында беркем
дә очрамадымы?
- Ә-ә... – дип искә төшергән булып кыланды Луиза. – Кемдер
исәнләшеп китте бугай шул.
Исятикян буыла-буыла көлә башлады. Көлеп туйгач, яшьле күзен
сөртергә дип өстәл тартмасыннан ап-ак кулъяулык чыгарды.
- Син кемне төп башына утыртырга җыенасың, ә? Безне ахмакка
саныйсың, шулаймы? Шалишь, брат! Без монда юкка гына ыштан төбе туздырмыйбыз. Син бик яхшы беләсең, ул анда Убәйдулла Хоҗаев белән күреште. Ишеткәнең бардыр, Совет властеның иң явыз дошманы. Яңа гына төрмәдән чыкты. Алкинның иң якын ахирәте. Очраклы рәвештә күрешкәнме алар? Хе-хе-хе... Әбиеңә сәлам әйт! Син шуны органнардан яшереп калдырырга телисең! Беләсеңме, моның өчен ни була? – Ул кайдандыр алып өстәлгә Хоҗаев визиткасының ертыкларын ташлады. Алар тагын, һичшиксез, очрашачак, Алкиннан кала күрмә, ишетсен колагың!
Луиза бөтенләй каушады, очкылык тота башлады. Түзмәде, елап
җибәрде. Исятикян тагын бер яулык алып кызның кулына сонды. Тавышын җылытып, шәфкатьле елмаеп:
- Ярар, бер юлга кичерербез. Тәҗрибәсезлегеңә сылтарбыз., - диде. –
Без бит инде хәзер коллегалар. Өстә дә әйттеләр, әгәр бу заданиене тиешенчә үтәп чыксаң, Мәскәүгә юллама бирербез. Укуыңны анда тәмамларсың
- Миңа монда да ошый. Әти-әнине дә ташлап китә алмыйм. Алар
болай да абыемны басмачылар үтергәннән соң кайгыдан айный алмый.
- Картайганчы аларга карап ятмассың бит. Синең үз тормышың.
Аңла шуны – синең алда шундый перспектива! Аннары восточный факультетны быел ябалар бит.
- Нигә ябалар?
- Мин кайдан белим? Безгә хәзер иң беренче чиратта Көнбатыш
буржуйлары белән көрәшергә кирәк, шуңадыр. Алар безгә теш кайрый. Менә шул! – дип, Исятикян учы белән өстәлгә сугып алды. – Икенең берен сайла. Койрыкны сыртка салсаң, бел, без ике сөйләшеп тормыйбыз. Әти-әниеңне уйла.
- Тырышам да мин...
- Тырыш, тырыш. Серен ал, син булдырачаксың. Җәлләмә, ул
дошман! Сарык тиресе ябынган бүре ул.
- Гел аңа иярсәң, ул бит шикләнергә мөмкин.
- Ә ул үзе сиңа иярсен! Күңеле төшсә, ул сине яныннан да
җибәрмәс. Барысы да синнән тора. Ә хәзер бар! Урынлы-урынсыз мине борчыма. Кирәк булсаң, үзем табармын.
Якты көнгә чыккач, берни күрмичә, Луиза бер авык сукыраеп торды.
Дөньяны түгел, үз-үзендә күрәсе килми иде аның. Әле шактый вакыт көтәсе булса да, Луиза очрашырга дип сүз куешкан Скверга бара торырга булды. Чинарлар ышыгында хәсрәтләре таралмасмы... Төш вакыты җитеп килә, шундагы берәр ашханәгә дә кереп тамак ялгап чыгар. Шәркыять факультетын ябарга җыенулары да аны кешелектән чыгарды. Аларны кайсы уку йортына күчерерләр? Урамга куып чыгармаслар бит инде? Бу яңалык алдында шымчылык матавыгы да онытылган кебек булды хәтта. Анысы каядыр бәгырь түрендә әрнеп тора, кеше белән дә уртаклашып булмый торган авырту. Әтисе кыек атып туры тидергәч, чын газапның ни икәнен белде ул – гәүдәне буйга урталай ярып икегә аера икән ул, йөрәкне бугаздан суырып чыгара.
Шундый уйлар өермәсенә төренеп, беркемне күрми-ишетми барганда, кемдер беләгеннән тотып туктатты. Фани дөньяга яңадан кайткандай текәлеп караса, сабакташы Җәмил икән. Кайдандыр Пенза ягыннан килеп аларның бүлегенә укырга керде. Пушту телен өйрәнә.
- Баядан бирле кычкырам, күрмисең- ишетмисең. Нәрсә дөньяңны
оныттың? Әллә син дә ишеттеңме хәбәрне?
- Ишеттем шул.
- Борчылма, синең кебек яхшы укучыларны Ленинградка, Мәскәүгә
күчерәчәкләр икән. Минем кебекләрне мондагы берәр педагогик вузга тыгарлар инде.
- Син дә начар укымыйсың бит, - дип, Луиза егетне юатмакчы иде
дә, тегесе кулын гына селтәде.
- Пуштуны дөрес сайламадым мин. Бердән авыр, икенчедән ул
томана Әфганстан кемгә кирәк?
- Алай димә, совет властен иң беренче таныдылар.
- Әйе, бердәнбер казанышы, - дип көлде Җәмил. – Ярар, югалмабыз.
Кая барасың? Вакытың булса, бәлки чәйханәгә кереп утырырбыз?
- Җәмил, ачуланма, бер үзем генә каласым килә. Миңа шундый
авыр!
- Өметсез мәхәббәтттер инде кызларның, - дип тагын көлде Җәмил.
– Беләсең, мин би-ик күңелле кеше, кайгыңны таратырга да күп сорамам!
- Рәхмәт, Җәмил, башка вакытты, - дип, Луиза авыр гына атлап
cкверга китте. Егет аның хәлен аңлады бугай, башкача сүз катмды, борылып, үз юлына китте.
Скверда күпме йөргәнен дә хәтерләми Луиза, ул көнне ул төш кебек кенә хәтерли. Әйле-шәйле бик озак йөрде булса кирәк. Тамак кайгысы да онытылган иде. Ә бит ул әтисенең саксыз сүзе аркасында иртәнге ашына да кагылырга өлгермәде. Инде кич тә җитә сыман тоелды аңа. Өйгә кайтырга дип талпынган иде, чинарлар арасыннан, моңсу елмаеп, ниһаять, Ильяс килеп чыкты. Кызга әллә нәрсә булды, аны күрүгә каршы йөгерә башлады. Ильяс та аңа таба кызулады.
Күк гөмбәзе чайкалды, җир тетрәгәндәй булды, чинарлар әйлән-бәйлән уйный башлады. Кыз, нәни йодрыклары белән Ильяс Алкинның күкрәгенә төя-төя, елап, һаман берничә сүзне тәкърарлады:
- Кайда йөрдең син? Мин сине көттем, көттем!
Ильяс сул кулын күтәреп сәгатенә караап алды:
- Луи-иза-а, әле икенче ярты гына, ә без синең белән икедә
очрашырга сүз куештык. Югыйсә үзе аңлый да иде – сәгатьнең монда берниди катнашы юк. Луиза исә һич тә сулкылдавын баса алмый һаман шул берничә сүзне кабатлады:
- Мин сине көттем, көттем...
- Килдем мин, җаныем, килдем! Бик соңарып булса да...
- Син беләсеңме, мин бит... мин бит...
- Беләм, җаныем, беләм. Мин барысын да беләм.
Алар җитәкләшеп олы аллеяга килеп чыктылар.
- Әйдә, мин сине Мәскәүгә алып китәм, - диде Ильяс.
- Чынлапмы, Ильяс абый? Ә нишләрбез соң анда?
- Яшәрбез! Балалар үстерербез. Тыныч кына, ипләп кенә...
Инде ничә еллар дәвамынды коргаксып, тәмам чүлгә әверелгән
күңелендә ул сизелер-сизелмәс кенә чишмә тибүен тойды. Ни бу? Нәрсә бу? Тәкъдире нишләп шаяра аның белән? Күрмимени аңа күңеле төшкән кыз бала – Ильяс хәзер кысыр ут белән бер, мәхәббәт янгыны чыкмас, алкышлар ишетелмәс, бары аңа якынайган җан иясе бәхетсез күбәләктәй канатын гына көйдерер. Күңел чүлен аз вакытка гына булса да сафландырган, туң йөрәген гөнаһсыз яше белән җебеткән шушы кыз баланы үзенекедәй каһәрле язмышка дучар итәргә хакы бармы соң аның?
- Мин бүген үк китәргә булдым, - диде ул әрнүле тавыш белән. – Син
белергә тиеш – мин һәрвакыт күзәтү астында. Әле дә без аларның күз уңында. Шуңа күрә...
- Ике дә уйлама, Ильяс абый, бергә китәбез!
Ильяс кызны кысып кочаклап алды. Өмет бөтенләй үк җуелмаган
икән бит! Ул бөтен нәрсәдән ваз кичте – үткәннәреннән, дус-дошманнан, яшьлек хыялларыннан, кылган гамәлләреннән. Кара комнар арасында бер генә чаткы, кайчандыр гөжләп янган учакның бер чаткысы җемелдәп, еламсырап күренә иде ерактан. Соңгы һәм бердәнбер мәхәббәте. Үз халкына булган ахыргы ышанычы. Аны кайчагында ком бураннары томалый, җил-давыллар сүндерә, ләкин ул барыбер аның тернәкләнүенә ышана, сынык өметен баглый. Аңа кадәр килеп җиткән ул чаткы, аның күңеленә сыенган, аның тынын көтә; нигә ул сүнәргә тиеш әле? Комнарны юып кизләү бәреп чыгар, тирәсендә чирәм шытар, һәм бер гөл, баш күтәреп, коңгырт күзләрен балкытып, аңа карап керфекләрен тибрәндерер.
- Гөлем син минем, Ләйлигөлем! - диде ул, янә кызның иңеннән
кочып. – Беләсеңме – бер мизгелгә дә бәхетле булу җитә, димәк мин яшәгәнмен!
Поездга утыргач та алар бер-берсенә сыенып бик озак сөйләшмичә бардылар.
- Их, кызганыч, “пити-пити” ашыннан авыз итәргә өлгермәдем, -
диде Ильяс. – Нинди аш икән ул, белмисеңме?
Үз уйларына батып, күңеле белән әллә кайларда йөргән кыз башта аны
аңламады, аннары иренеп кенә көлемсерәде:
- Әллә тагын... Белмим шул, авыз иткәнем юк. Әти генә белсә-белә
инде аны.
- “Пити-пити”, - дип кабатлады Ильяс. – Исеме үк серле, чакырып
тора, тәмле булырга тиеш ул!
- Мин дә шулай уйлыйм, - диде кыз, тагын да Ильяска сыена төшеп.
Мәскәүнең Казан вокзалына җиткәч, бәхет томанына төренгән Ильяс,
перронга беренче булып сикерде дә, чемоданын куеп, Луизаны каршы алырга дип кулын сузды. “Сак бул, җайлап кына... Гөлем! Йә, бир кулыңны!” Нишләп катып калган соң ул, дип уйларга да өлгермәде, ниндидер ике кеше ике яктан аны култыклап та алды. “Тыпырчынма, - диде берсе. – Үзең дә беләсең, файдасыз.”
- Кәләшем белән саубуллашыйм?
- Кирәкми. Нәрсәгә андый сантиментлар...
Колагына Луизаның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ләкин ике
яктан боргычлап тоткан төссез бәндәләр аңа борылырга да, хәтта кул болгарга да ирек бирмәде. Вокзал кырында аларны түземсезләнеп “кара козгын” көтә иде.
2020