Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу дөнья – искиткеч!

Көрәшү

Мин һаман алдашам, ялгышам, саташам,
мин һаман үземне табарга маташам.
Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм,
мин һаман гел хаклык җиңәдер дип уйлыйм.

Мин "дустым" дип дәшәм, ә үзем көнләшәм,
мин күпләрне сүгәм һәм ачы сөйләшәм.
Белмимен ник мине кешеләр ярата,
әллә соң сәерлек күпләрне карата?

Мин тагын алдашам, ялгышам, саташам,
ә үзем бер юлдан барырга тырышам.
Минем хис –  минем йөз, минем уй – минем йорт,
кунакка килдем дип, үрчеде тик бер корт.

Ул эчтән кимерә, ул мине тилмертә,
ул мине хак юлдан йә этә, йә төртә.
Һәм шулчак мин янә ялгышам, саташам,
чит телдә сөйләшәм, язышам, аңлашам.

Мин сатам үземнең фикерне кыйммәткә,
акчаны санарга кем мине өйрәткән?
Минем уй – минем йорт, минем тел – тәрәзә.
Ачамын пәрдәне, эндәшәмен сезгә.

 

Үземә киңәш

Һәр адым, һәр фикер –
галәмнән килгән көч.
Бу дөнья бербөтен,
бу дөнья искиткеч!

Һәр кеше, һәр үлән
саф судан гыйбарәт:
бу дөнья – зур диңгез,
син һәм мин – тигез без.

Бу һава – синең аң,
бу йолдыз – синең күз.
Күрә бел яктыны,
уйла син, аңла, сиз.

Начардан этел дә,
яхшыга син тартыл.
Мәхәббәткә ышан,
һәм дөнья гел балкыр.

Хыяллан, ышан, бел,
бары тик син хаклы!
Галәмнән килгән көч
гел хаклылар яклы.

Ярат син җиһанны,
кояш нурын ярат.
Үзеңә назлыны
һәм матурны карат.

Бу дөнья – бербөтен,
бу дөнья – искиткеч!
Син – аяз якты көн,
син – шундый исерткеч...

 

Дөнья сиңа гашыйк

Йомшак җилләр кулларыңны назлый,
кояш үбә битең очыннан,
дөнья сиңа гашыйк,
дөнья сине сайлый,
сине өстен күрә барысыннан.

Кошлар тынмый сайрый,
болыт сине коча,
бу дөньяда тик син бар кебек.
Әгәр кулың сузсаң, күбәләкләр кунар,
тарту көчең булуын сизеп.

Бу дөньяда кем бар
синең кебек сөйгән?
Кемнәр синең хәтле сөелгән?
Кемгә тагын сиңа биргән кебек
күңел тынычлыгы бирелгән?

Кемгә биргән дөнья, әйтче, кемгә
наз, сизгерлек, йөрәк тойгысы?
Сиңа кала бары
бу бәхетне
көнчеләрдән яшереп саклыйсы.

 

Коткар!

Коткар мине,

Коткар бу тынлыктан.

Эндәш миңа,

сүзләрең – дару.

Минем өчен иң куркыныч җәза –

Бу тынлыкта синсез ялгыз калу.

 

Коткар мине,

Коткар караңгыдан.

Кара миңа,

күзләрең – дару.

Миңа ошый синең күзләреңдә

күңелемә якын хисләр табу.

 

Коткар мине,

Коткар явызлардан.

Назла мине,

мәхәббәтең – дару.

Чит-ятларның мәхәббәте чертә,

әйтерсең лә, каннарында агу.

 

Коткар мине,

Коткар бу суыктан.

Бер кочакла,

синең җылың – дару.

Бары синең җылы кочагыңда 

Онытыла синсезлектән ару.

 

Коткар мине,

Коткар ялгызлыктан.

Бу ялгызлык –

Ачы бер сынау.

Синле дөньяларны сагынсам да,

синсез генә яңа дөнья корам.

 

Сына, Казан

Сына мине, Казан,

учыңа ал,

назла башта,

соңрак бөгәрлә.

Мәхәббәтең синең –

минем максат,

ярат бераз,

сына бер мәлгә.

 

Сына мине,

төңге урамыңда

ялгыз гына

адаштырып йөрт.

Куркыт, елат, югалт,

тик соңыннан

мине үз балаңдай

кабул ит.

 

Сына, Казан,

бирмә миңа йокы,

чорна башта 

уйлар йомгагын.

Һәм уйларга батыр,

соңрак коткар,

уйлы башлар –

синең дошманың. 

 

Сына, кала,

Сындыр хыялымны,

Юк ит минем тормыш мәгънәсен.

Минем өчен дөрес тормыш юлын

бары тик син генә беләсең.

 

Сына, әйдә, 

Яна бармак белән,

әгәр каршы дәшеп карасам.

Чиклә киртә белән,

Явыз телем 

Артык сүзләр әйтеп ташласа. 

 

Сына, сына,

бар көчемне суыр,

юк ит, мине

сөй дә, ташлап кит.

Тик югалткач,

сагынып, янә тудыр ,

сына, ләкин,

үзеңнеке ит.

 

Синең хакта

Минем уем – бәллүр
үзем кебек,
Давылларга каршы торалмам.
Синең давыл миңа бер кагылса,
мин чыдамам, моңа түзалмам.

Минем күзем көрән –
көзләр кебек,
көзге суык шулай яраткан.
Күңелемне көрән төскә манып,
салкынлыгың исә каралткан.

Минем чәчем туры –
сүзем кебек,
дулкыннарга карап кызыгам,
синең дулкыннарың ярга бәрсә,
мин кабынам, янам, ярсынам...

Мин – катлаулы,
синең тормыш кебек,
бары тик син җиңә аласың.
Моңсу уйга кереп чума калсам,
тик син генә эзләп табасың.

Йөзем төссез –
синең сөю кебек,
кояш белән күптән дус түгел.
Суык кышта бер җылыныр өчен
син – кояшны көтә бу күңел.

Көнем чиксез –
мәхәббәтем кебек,
чиксезлекне кем соң юраган?
Шәмгә өреп теләк теләгәндә
мин юләрдер сөю сораган.