Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җаны арык –  алып булмас

Биктимер чишмәсе

Чишмәм, Биктимер чишмәсе –

Бәллүр күз яше сыман,

Таңнарыңда иңнәреңдә

Күрәннәр өсте томан.

 

Бер чакыра,бер югала –

Ул белә сөю телен,

Шул томаннар арасында-

Көянтәле яшьлегем.

 

Дөнья чиксез,хисләр биксез,

Төрле төстә буялар,

Мөлдерәмә чиләкләрдә-

Ышанычлар, хыяллар:

Гомер буе булыр, дидек,

Гел безнеңчә дөньялар.

 

Өлешкә төште көмеш тә,

Тишекле бер тиен дә;

Кайчак үземчә җырладым,

Йә булмаса усал дөнья

Биетте үз көенә.

 

Тик шулайда, сыгылсам да,

Сынмадым давылларда,

Чөнки синнән эчкән суым

Җелектә,тамырларда.

 

Биктимер чишмәсе суы

Язмышым йөге икән –

Татлы да, ачы да, әмма

Кадерлерәк юкбүтән.

 

Ходай биргән шул язмышны

Бишегемнән гүргә кадәр

Иңнәремдә йөретәм.

Иелә, бөгелә

Көянтәм!

 

Бергә булыйк

 

Далаларда, урман, тауда –

Әлмисактан эзләребез,

Яшәсәк тә төрле якта,

Аерылса да йөзләребез,

Уртак безнең телләребез.

Бергә булыйк,

Бердәм булыйк!

 

Аерылганны аю ашар,

Бүленгәнне бүре жыяр,

Кем онытса туганлыкны,

Бәгырендә бушлык тояр.

Бар булаек,

Бер булаек!

 

Суга тамган тамчы кандай,

Юкка эреп югалмаек,

Ата-баба нәзер иткән

Бәйсезлекне югалтмаек,

Бергә булыйк,

Бердәм булыйк!

 

 

Онытылу дигән ачы

Тегермәндә онталмаек,

Тарих усал,

Тик көчлеләр дәүләт тота,

Бар булаек,

Бер булаек!

 

Кыйтгалардан- кыйтгаларга

«Дуслык» дигән әләм юллыйк,

Үрнәк булып бар кавемгә

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бергә булыйк!

Бердәм булыйк!

 

Туган телем

 

Күпме хикмәт, күпме михнәт,

Күпме моң белгән телем,

Кайгысыннан, шатлыгыннан

Елаган, көлгән телем.

 

Муллыкны да,юклыкны да

Кичергән, күргән телем,

Авыр чакта бер телемне

Ничәгә бүлгән телем.

 

Нәнәемнең толымында

Чыңлаган чулпы телем,

Әниемнең яулыгында

Чәчәкле-чуклы телем.

 

Картатаемның ат җигеп

Утынга барган телем,

"Карадагынай урман"җырлап

Ак буран ярган телем.

 

Дөньяларның колач җитмәс

Киңлеген кочкан телем,

Тәмен тойган, гыйлем җыйган,

Серләрен ачкан телем,

Сөю килгәч, баштан ашып,

Бәхетем ташкан телем.

 

Бихисап синең байлыгың,

Асылың,туган телем,

Яуда-яудаш, дуска-җандаш,

Калалар корган телем!

 

И телем,минем,телем!

 

И назлы да, и җылы да,

И юмарт та, син, hаман.

Тик ни булды, без манкортмы,

Әллә чирлеме заман?

 

Туган телдә сөйләшергә,

Туган телне бүлешергә –

Җаныбыз хәзер саран.

Котылмасак бу хастадан –

Кемнәр – "хан", кемнәр – "яран"!

 

Ни калыр сезгә, балам?

                                          ***

Телле дәүләт – гөлле дәүләт,

Күче дәүләт, көчле дәүләт,

Җаны арык – Алып булмас,

Алып билен алып булмас,

Телсез халык – халык булмас!

 

 

Чишебе

 

Чишебе,Чишебе –

Балачак бишеге,

Күкләргә дәшүче

Үсмерчак ишеге.

 

Чыр-чулап шул таудан

Чанада төшүләр,

Җилләрдән уздырып,

Чаңгыда очулар.

 

Ул – умырзаялар,

Ул – кәккүк ярсуы

Ул – каен җиләге...

Чишебе итәге –

Иген-кыр басуы.

 

Хәтфәдәй үләндә –

Балтырган, юалар;

Кошлы яңгырлар

Коеннар коялар.

 

Ялтырый күкләрдә

Ут-яшен камчысы,

Үсмер кыз иңендә

Биешә тамчысы.

 

Чәченнән йөгерә,

Керфеккә эленә,

Һәм ситсы күлмәктән

Түшләре беленә –

Ояла кыз бала...

 

Чишебе итәге –

Ялтырый күлләвек,

Тамчылар куана;

Күлләвек өстендә

Балачак иленнән

Көзгедә шикелле

Чагыла кыз бала.

 

Кул изи кыз бала,

Сипкелле кыз бала...

 

 

 Иҗат йорты тукраны

   (Васильевода)

 

Иҗат йорты тукраны

Таңнан эштә-тук та тук.

Әйтерсең лә илhам килгән –

Булмый гына туктатып.

 

Гүя язу машинкасы

Артында япь-яшь шагыйрь

Зәгыйфь шигырен"әвәли",

Йә булмаса олпат әдип

Бөек роман тәмамлый, –

Икесе дә хыялында

Даhилыкка дәгьвалый.

 

Әллә мәхәббәт җырларын

Тактка сала җырчы,

Яки рәссам палитрада

Буяулар бутый төсле.

 

Нинди сихри тукылдау бу –

Бетмәс хезмәт тавышы,

Кемнең монда уй-хисләре,

Өметләре, сагышы?

 

Монда илhам посып тора

Һәр нарат арасыннан,

Монда камыш сөю көен

Нотага сала сыман.

 

Монда үткәннең рәшәсе,

Сөелми калган яр да...

Яшь шәүләсе чагылып китә

Кояшлы аллеяда.

 

Һавасына эленеп калган

Саф хисләрнең хуш исе.

Тукылдый шуңа тукран,

Бер минут тик торсачы!

 

Тук та тук-йөрәгем тибә

Һәм язу машинкасы...

Тукран тәүбәсе монда,

Мондат –  шигырь дөньясы!

 

Сәгать чылбыры

“Челт” тә “челт” сәгать чылбыры,

Уклары янап тора,

Кәккүк тәрәзәсен ачып

Елларны санап тора.

 

Авырая гомер гере:

Баса кара, аклыгы.

Монда язмышымның йөге,

Монда кайгы, шатлыгы.

 

Челперәмә килә кайчак

Юлда өмет, хыяллар.

Офык аша, офык чигә

Алга баса диварлар.

 

Санасын әйдә сәгатьләр,

Чүпләмик ватыкларны,

Диварлар безгә тау түгел,

Әйтер сүзебезне әйтик,

Җырлар җырыбызны җырлыйк,

Туктатып вакытларны.

 

 

 “Келт” тә, “келт” сәгать уклары,

Кәккүге карап тора,

Сәгать чылбыры кыскара,

“Тук” та, “тук” – минем дә йөрәк

Гомерне санап тора.

 

Санап тора, саллап тора –

Еллар агышына кертми,

Кушмый салга ялганын!

Сезнең алда бар гомерем

И, кадерле кешеләрем,

Бергә үтик калганын!

 

Ничек, Үктәй, хәлләрең?

 

Ничек яшисең, Үктәем,

Ничек синең хәлләрең?

Ничек кичердең дөньяның

Болгавырлы мәлләрен?

 

Гөрләшеп үтәме туйлар,

Эленәме бишекләр?

Җаныгыз кебек ачыкмы,

Йозактамы ишекләр?

 

Тәпи эзләрем минем дә –

Киндеркүл ярларында.

Сандугач сайрыймы һаман

Таллыкта таңнарыңда?

 

Көтүләр кайтамы һаман

Тутырып, урамнарны?

Гөрлиме һаман өмәләр

Күтәреп бураларны?

 

Рухың көчле иде һәрчак –

Иң авыр заманнарда

Гел үзеңчә булып калдың,

Бирешми ялганнарга.

 

Иманыңнан чигенмәдең,

Газап кичергәндә дә –

Мәчетеңнең манарасын

Кисеп төшергәндә дә.

 

Уңган булды якташларым:

Җир сөрде, иген икте,

Бал аертты, ипи салды.

Ат җикте, күлмәк текте.

 

“Үктәйләр акыллы, шаян”, –

Шулай йөреде хәбәр,

Өздерде кичен гармуннар,

Таң сыгылганга кадәр.

 

Ничек яшисең, Үктәем,

Ничек синең хәлләрең?

Ничек кичәсең дөньяның

Хәзер “рәхәт” мәлләрен?

 

Тоясыңмы, тоймыйсыңмы,

Тормышыңның тәмнәрен?

Ничек, Үктәй, хәлләрең?

Кайтыр микән ямьнәрең?..