Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (24))

Башыннан УКЫГЫЗ

– Ә беләсезме? Күп кенә классташлар аралашмыйлар да. Без, Аллага шөкер, гел очрашып торабыз. Дуслыгыбызга горурланам. Ә авылны бик яратам инде. Күрегез әле, авыл көннән-көн матурая. – Хәбибрахман яратулы күз карашын авылга табан төбәде.

Гөлсем рухланып сөйли:

– “Син каян?” – диләр миңа. “Балантаудан!” – дип горурланам. “Ә-ә, Балантауданмыни-и?..” – дип кайтарып сорыйлар. Безнең авыл бик ошый чит кешеләргә дә. “Авылыбызны минем  классташларым матурлый!” – дим  аларга.

– Сәйләннәр бит без! Аха-ха-ха....

– Карагыз безнең мәктәпне нинди зур ул хәзер. Директор булган чакта оптимизациядән Зилә алып калды. 10-11нче класслар да бар хәзер. Тирә-яктан килеп укыйлар бит!..

– Синең ярдәменә таяндым, рәхмәт, Хәбибрахман!

Хәбибрахман Зилә сүзенә игътибар да итми. Рәхәт дулкында тибрәлә:

– Мәдәният йортына терәлгән корылмага язылган кызыл хәрефләр таудан да күренә икән бит, әй, яшьтиләр! Театр!!! Кайсы авылда бар ул? Бер генә авылда да юк! Кем тырышлыгы! Зөлхәбирә! Яз көне  үк бина каршында кеше биеклегендә тимер кыңгырау чәчәк пәйда булды! Статуэтка –Минвәлинең алтын куллары шедевры! Теләсәң, тимердән дә чәчәк аттырып була икән!..

– Искиткеч инде. Яратам туган авылымны!

 – Хәбибрахман! Туган нигезгә тимердән капка койдырдык, Минвәлидән. Шундый матур! Сәнгать әсәре, мин сиңа әйтием!

– Мәчеткә дә эшләде Минвәли, рәхмәт төшсен үзенә!..

 Күңелләрдә шөкер итү рәхәтлеге. Классташларның уңганлыгына, туган авылның төзеклегенә, матурлыгына горурлану хисләре күңелне йомшарта. Хәбибрахман Хәбирнең иңбашына кулын салды.

– Уңышларыңны җыеп бетергәнсең... Шул сары камыллы басудан малай чактагыча йөреп узасы килә. Чынлап! Бу кырлар тоташ чүп үләне иде бит. – Хәбибрахман шулай дип, чишмә  башланган басу буйларын күзләде.

– Зәйтүнә әнинең корама юрганы кебек күңелне ача икән бу тарафлар, – дип куйды Лилия.

Чынлап та, ерактан, җете сары, чем-кара, яшкелт төсләр корама юрган кебек өлешләп, чуар булып күренәләр.

– Хәбир! Сине берәр техникаң янына бастырып төшерәсе иде дә, Инстаграмга эләсе иде. Син генә юк анда ату.

– Б-була у-ул! – дип елмайды тегесе.

– Селфи-мелфи дигәннән, әйдәгез Зөлхәбирәгә видеозвонок ясыйбыз! – диде Хәбибрахман, кулында айфонны биетеп. – Хәбир!  Мөмкиндер ич?!

Хәбир, елмаеп:

– Әл-бәттә, – дип, ике кулын җәеп җибәрде..

Хәбибрахман инде Зөлхәбирәгә тоташкан.

– Сә-лааам, Зөлхәбирә! Ничек хәлләр?

– Исәнмесез  кадерле классташларым! – Уңайсызланган сыман тынып кала...

– Хәлләр?

– Яхшы! – ди оялып кына.

–  Син давай терел, авырма, – дип кычкыра Булат.

– Синнән башка күңелсез әле, – дип өсти  Гөлсем.

– Рәхмәт! – Зөлхәбирә еламсырый булса кирәк. Күзләре яшьләнде. Тавышлар өзек-өзек. Кадрлар тукталып кала...

– Ярар, без шок ясамыйк әле, – диде Зилә. – Хастаханәдән чыккач, өйгә килегез!

Хәбибрахман элемтәне өзде. Бераз күңелсез булып китте.

– Авырмыек инде, яшьтиләр! Дөнья матур! Яшисе дә яшисе!

– Рәхәт заманда яшибез дә инде. Аралашу бер мизгел эчендә. Барып хәл белүгә җитми түлке.

– Исегездәме? Ничәнчедер класста укыганда, фотограф фотоларны алып килде дә бер-беребездән егылып бетеп көлдек. Зөлхәбирә кырыйга караган иде. Фотосына төртеп кылый күз дидек тә көлдек. Ул тотты да кайтып китте. Хәтере калды.

– Ул, бик җитди кеше булгач, авыр кабул итә иде. Ә безнең акыл ул чакта керделе-чыктылы. Әйткәләшәбез дә, дуслашабыз... Суфия генә эчкерле иде.

 – Килмәде, әйеме? Болай очраганда бик якын итеп сөйләшә ул үзе.

– Киләсе килгән кеше килгән бит!

– Исегездәме?..

Очрашу тиз үтте. Бу кабатланмас рәхәт мизгелләрне кабат искә төшерү өчен сурәткә төшү мөмкинлеге һәркемнең үз кулында булды. Икенче көнне, иртәдән, социаль челтәрләргә, Балантау авылы мәктәбен утыз ел элек тәмамлаган классташлар очрашуы, яңалык булып эленде. Рәхәт мизгелләрне комментарийларда кабат бүлештеләр. Зөлхәбирә, очрашуда булган кебек рәхәтлек кичерде. Сәламәтлеге тагын да яхшырган кебек булды. Әнә мәчет каршында басып төшкәннәр. Уртада – чапан, чалмадан Хисмәт. Килешә Хисмәткә. Күңелендә шундый рәхәт дулкын кагына. Бармак битләре буйлап вакыйгалар йөгерә. Әнә кабат таныш чалымнар! Кояш кебек якты, камыллы басу, кояш кебек кызгылт кабиналы өр-яңа “КамАЗ” машинасы, кояш кебек ягымлы елмайган игезәге – классташларының нәкъ уртасында басып тора. Экранны зурайтып, йөзенә озаклап текәлеп карады. Карашлары шундый үткер. Сөенече бар күңелен биләде.“И-и, Хәбир-бәгърем! Анага бала бик якын диләр. Татыган хис  түгел. Аның каравы син – бертуганым ничек якын булуын беләм... Яшьле күзләре аша карый Зөлхәбирә. Барысы да баш бармакларын күтәргәннәр, елмаялар. Шәп, бик шәп! Зөлхәбирә сурәт югалганчы карап торды. Соңыннан, палатадашларын сәерсендереп, озак кына елмаеп утырды.  Аннан, яшьләнгән күзләрен йомып, караватына ауды. Хәбир белән үткән гомер күз алдыннан үтте. Йә, Аллам, нигә ташлап китмим мин бу Хәбирне дип ничә уйладым икән?.. Ташлый алмады шул...

 Бераз тынычлангач, кабат смартфонын кулына алды. Зиләнең аккаунтын ачты. Мәктәп бакчасында да сурәткә төшкәннәр. Әллә ни үзгәрмәгәннәр лә. Гөлсем ябыккан. Нәфилә Ситдыйковна йортына да барганнар. Күрешеп торса да, игътибар ителмәгән, тазарып киткән икән шул. Мөлаем татар карчыгы! Шундый нурлы йөз! Сокланып туйгысыз! Бармак битләре аша тормыш агышы үтә... Чү! Зөлхәбирәнең йөрәге канатланган сыман очына. Театр бинасы каршында бит бу! “Зәңгәр кыңгырау” янына басып төшкәннәр. Вәйт, башка фотоларда Минвәли юк иде, ә монда бар! Димәк, очрашуга бармаса да, монда чакырып алганнар. Суфия булмаганга аптырамады. Зөлхәбирә Хәбибрахманның инстагармдагы аккуантын ачты. Эшлекле очрашулар... Минем кебек зәңгәр төс ярата микәнни ул? Ак күлмәк кисә, зәңгәр костюм кигән. Соры костюмнан булганда да, йөзенә килешеп, зәңгәр төстәге күлмәге тагын да сөйкемлерәк итә. Бармак битләре аша Хәбибрахман сурәте үтә. Монысында зәңгәр галстук таккан. Ә үзе гел, нәкъ мәктәптәгечә, башын бер якка кырын сала. Зөлхәбирә яратып карап утырды. Ә гаиләсе... Зөлхәбирә Надяга Балантау авылыннан булуын да, Хәбибрахман белән классташлар булуын да белдермәде. Палатадашлар һәрберсе телефондагы сурәтләрдән гаиләсе белән таныштырдылар. Әгәр классташлары белән таныштырса, бүгенге видео белән уртаклашса, Надя Хәбибрахманны танымый каламы соң? Онытырга тырышам диде бит. Нигә йөрәген җәрәхәтләргә?..

Очраклылык юк, юк... Ә Надя белән очрашу кирәк булган икән. Читтән торып, үз һөнәренә халык фикерен ишетте. “Хәбибрахманнар ник аерылдылар икән?” – дип кайсыдыр классташ  сораган иде. Ә ул кызыксынмады да, очраклы гына белде.

– Исеңдәме, Хәбибрахман!..

Исемдә дияр иде.

Әйе шул, икегез дә мине озатып йөри башлагач, мин Минвәлине сайладым... Зөлхәбирә, нидер югалткан сыман, күңелсезләнеп китте.

***

Римма, һәркөн эшкә барышлый, юл уңаенда булган туган йортына кагыла. Суфия инстаграмны яратмый. Шуңа анда теркәлмәде ул. Әтисе белән әнисенең классташлары очрашуыннан истәлекләр күрсәтәсе килде кызының.

Суфия күзлеген киеп алды да берничәсен карау белән:

– Рәхәтләнгәннәр икән, мескеннәр, – дип әйтеп куйды.

– Ник бармадың инде, әни?

– Атаңа: “Өйдә юк ул”, –  дип әйтергә куштым. – Үз алдына хушланып куйды Суфия.

– Әй-й, син... әни-и! Башка чакта, “Зөлхәбирә барамы, барса – мин юк!” дип бармый кала идең. Аның больниста икәнен белдең ич инде. Барып кайтырга иде. Күңелле булган бит.

– Кайсын күргәнем юк соң? Хәбибрахманның юан мурдысынмы? Мактанчык! Сөймим шуны. Менә моннан гарык. Телевизор ачкан саен туйдыра иде.

– Әллә нигә бер инде, арттырма, әни.

– Гөлсемне күргән юк иде, эсклитка калган икән. Ә нәрсәгә кирәк ул миңа? Үләм, Нәфилә апамы бу, ә? Хәбибрахман күтәреп алып чыккандыр моны? Симергән икән? Өйдән дә чыкмый ята дигәннәр иде. Ул гына белә, акыл сата, әтү укытучы икәнен белмисең инде. Мин аны мәктәптә укыганда ук яратмый идем.

Римма көлеп тыңлый. Ул әнисен бик яхшы белә: бераз ачуы килгәнгә, кызык итеп сөйләп ачуын гына баса. Бармый калуына ризалашмыйча:

– Их, син, мин барган булыр идем, – дип куйды.

Суфия күзәтү ясавын дәвам итте. Янында әйткән сүзен ошатып, кемдер көлеп торса, аңа рәхәт:

– Нәрсә дип кигән инде бу эшләпәсен?

Римма рәхәтләнеп көлде.

– Соң, әни, Гөлсем апа да кимәсә, кем кисен инде аны? Модада ул, әни.

 – Аңламыйм мин мода куган илле яшьлек хатыннарны!

– Әй, әни, артта калган авыл хатыны син. Шуңа аңламыйсың.

– Син бик аңлыйсың инде. Сал бу лосиниеңны!

– Модада ул!

Суфия күзләрен әйләндереп карады да, кызына телефонын тоттырды.

– Әти белән төшкәнен карамадың бит әле.

– Гарык ул атаңнан. – Суфия муенын имән бармагы белән сызды. – Тимер сантые!

Римма, әтисе кебек, әнисенең дуамал сүзләрен күңеллелеккә борып җибәрергә күнеккән. Юкса, гаиләдә тынычсызлык озакка китә. Суфиянең кәефе бозылган чак булса, бер нәрсәне дә ошатмый, мең гаебен таба. Ә мондый чаклар бик еш шул. Хәер, бу гаиләдә бар да Суфия җаена көйләнгән. Ләкин Сафиясе Суфиянең үзе кебек. Үз фикерен әйтми калмый. Йокыдан уянып, су эчәргә  барышлый гына ишеткән сүзгә дә әнә:

– Әни! Әти сантый түгел безнең! Алтын кеше ул! – диде.

Тиктомалдан Суфиянең кәефе күтәрелеп китте:

– Юри генә әйтәм мин. – Суфия кәнагать иде кызының сүзенә. – Атаң ишегалдыннан кергәч, мин дә,  “исеңдәме...” дип сорармын. – Ул киная белән елмайды. – Комментарийда пирог кызы язган ич: “Исегездәме, боз озаткан чаклар...”. ОҺо-һо, һе...

  – Бер дә кызык түгел. Вообше то Зөлхәбирә апа шәп кеше ул. – Сафиянең карлыккан тавышы йокылы, дорфа иде.

– Вич беткән ул. Үләсе генә калган. – Суфия, борынын җыерып, ирен читләрен аска төшерде.

Сүз рәвеше нидә барганын аңышмыйча Сафия, караватка таба барганнан кырт борылды:

– А что случилась? – Кыз, әнә шулай русча да сөйләшкәли. Җитмәсә, татарчасын акцент белән сөйләшкән сыман кылана. – Аңлатып силя!

– Чукракланган! Аллам сакласын, Аллам сакласын!

– Хе, яңалык әйтте. Ну и чтож. Барыбер шәп кеше ул!

Бу сүз күңеленә ярашлы булмады. Суфиянең капылт ачу чыкты:

– Бар әле, ә! Төне буе Рамил малае белән Баланлы тавында балан сытып йөрисең дә көнозын йоклыйсың. Тәртипсез!

– А помнишь, әни! Елый-елый ничек өйләнешкәнегезне силядең... – Сафия, күңелле генә көлеп, әнисенә күз кысты.

Римма да пырхылдап көлеп җибәрде.

– Телеңә салын әле, – дип җикеренде Суфия.

– Ә тауга в жизни не пойду. Ой, как страшно. Әби әйтмешли, анда – җен оясы!

– Харап та булган. Калада яшәгән  – урысча сөйләшергә өйрәнгән. Кем капкасыннан чыкканыңны онытма!

– Ну ладно, мам! – Сафия әнисен үчекләргә кереште.

– Кара аны, йоклап йөрисе түгел. Мин Сәлия әбиең ише генә тузынмыйм, тузынсам, иманыңны алам, бел!

– Иман?! Андый роскошь миндә түгел, синдә дә юк ул!

– Роскошь?! Аңламаган башың белән иман турында сөйләшмә! – Суфия боерып кына калмады, чәрелдәп кычкырды.

– Не ори, мам! Аңлыйм! Ул әтидә бар безнең. Помню, бабайда бар иде, җаныем.

Тавышка сабый уянды да, елый башлады.

– Җитте сезгә! Әти кереп килә әнә. Сафия! Телләшмә әни белән!

Сафия, күзләрен борынына таба каратты да, дөпселдәп караватка ауды. Энесен кочып тынычландырырга тырышты.

– Римма, кызым, ник кычкырышалар, елашалар болар?

– Юк, әти, берни юк! Салават елап уянды – шул гына, – дияргә ашыкты Римма, әтисенең кырыс йөзен күреп.

Суфия, җитез генә нәни улын күтәреп алып, Минвәли каршына килеп басты:

 – Әтисе, сагындык!  – Баланы атасы кулына тоттырды.

Сафия телефонын йөзенә якын китергән дә, укый:

– “Каким бы буйным ни был бык: на банке пишется “Тушёнка”! Шәп әйтелгән име? Зилә апа инстаграмда шундый актив...

Минвәли улын кабарынкы битеннән үбеп алды да идәнгә төшерде. Сафиягә күзен кысып карап торды. Римма куркынып, әнисенә карады. Суфия илтифатсыз иде: ашыгып табын әзерли. Римма киң итеп сулап куйды.

Суфия Сафия әйткән сүзләр мәгънәсенә төшенергә теләп, уйлап та тормады. Аның күралмас Зиләгә үз фикере бар:

– Актив! Өнсез Хәбирнең муйнын борды, – дип куйды.

Римма белән Минвәли бер-берсенә караштылар. Икесе дә, Суфиянең сүзне үзенә алып кабынып китмәвенә күңелдән шөкер иттеләр.

Ә Сафиягә әнисенең җавабы ошады – кычкырып көлде. Аның укытучысы Зилә аккаутындагы постны мәгънәсен аңлап укуы да, шуңа уртаклашуы да түгел иде. Очраклы гына күзенә чалынды, кәефе яхшы булганга, сүзләре кызык тоелганга, ошатып укуы гына иде.

 

Зәңгәр кыңгыраулар

 

Баланлы тауның зәңгәр кыңгыраулы уентыгы тоташ зәңгәр төс алды. Римма Сабан туе үтү белән чираттагы ялын алырга булган иде. Район мәдәният йорты директоры соңрак алуын үтенде: июнь аенда районга киләсе туристлар өчен төзелгән программада Балантау авылына килү дә каралган икән. “Интернеттан Баланлы тавының зәңгәр кыңгыраулы уентыгын күрүчеләр, кызыксынып, тавыгызны күрергә теләүләрен белдерделәр”, – дип шылтыратты район музей директоры, шул сәбәпле Балантауга булган сәяхәтне эчтәлекле итеп оештыру Риммадан соралды. Җитмәсә, туристлар маршруты алар авылына төшке аш вакытына таба туры килә. Төшке аш хәстәрен, татар авылы гореф-гадәтләрен, димәк, фольклор чыгышларны да күрсәтәсе. Дүрт сәгатькә сузыла. Моннан тыш, авыл кешеләре өчен дә мәдәният йорты тулы көченә эшли. Районның үзендә үткән чараларда да актив катнашалар. Кыскасы – өйгә кайтулар, төнгә йокларга гына. Римма еш кына әнисенең җәй көннәрендә кибеткә барып кайткан кебек кенә эштән әйләнеп кайтуын искә алып әсәрләнә, барын да күз алдыннан үткәрә торгач, хайран калып башын селкеп куя. Зөлхәбирә эшләтеп килгән халык театры эшен дә кабаттан торгызды Римма. Репертуарга комедия сайладылар. Булат җизнәсе төп рольдә. Эш җиңел түгел, ләкин ул шундый яратып эшли, зарлана белми. Театрны калдырып торыргамы дигән чаклары бар-барын. Ләкин ниндидер эчке көч аны театрга бәйли. “Кыңгырау” сулырга тиеш түгел! – дигән ныклы фикердә тора. Эш чыннан да бик тыгыз.

“Кырыкмаса кырык мәртәбә кабатлыйм: шул ук клуб ул! Хыялланма әллә ниләр!” – Бу сүзләр әнисе тарафыннан күп тапкырлар кабатлана. Римма мондый сүзләрне “ишетми”.

– Яй-й, сиңа әйтәм, әллә Зөлхәбирә булдың инде син дә?.. Медаль тагалар дип беләсең мәллә?..

Римма үскәндә алар өендә шундый тәртип иде: әтисе дә, ул да, хәтта ике әбисе дә, кирәкле сүзне генә сүз итеп сөйләшү, кирәкмәсен – илтифатсыз итеп үткәрү. Ә менә Сафия алай итә алмый, шул мизгелдә, бигрәк тә каршылыклы фикер булса, исбатлап, сүз көрәштерә. Әниләре дә, Сафия дә үз дөреслеген тәкрарлап, йортның тынычлыгын бетерәләр. Риммага, мәдәниятне үстерү, гөрләтеп эшләтү өчен кулга-кул тотынып эшләргә Зөлхәбирә апасы кебек эшенә чын күңелдән бирелгән талантлы кеше кирәк. Эшләр авыр бара. Җитмәсә, Рәмис абыйсы да беркөн үзенә: “Җәй буе туристка да гармун тарта торгач, пенсиягә кадәр тартып булмас бу эшне”, – диде. Бүген шул ук сүзен, бераз шаяртып, Закир Надировичка да әйтүен ишетте:

– Кырык ел яшәгән хатын да ышанмый, көн-төн  эштә нишләп йөрисез сез, ди. “Без яшь чакта Мәрдан абый клубны Яңа ел алдыннан ачып-яба иде, Сабан туена концерт куя; язын подвалда хатыннарга бәрәңге ярдыра, көзен бәрәңге ташучы машина весын үлчи, җәй багана агарта, кыш фермада контроль дойка яза ие” ди. Син җәйге кызуда гармун тартып йөрисең ди. Иһи-һи... Көнләшә, тузына катын. Картаймыш көндә катынсыз калыр хәл юк. Китәрмен ахры эштән, пенсия яшен көтеп җиткереп булмас, Закир, – диде.

Гармунчысыз – мәдәният ике кулсыз шул. Декреттан соң Гөлсу эш урынына кайтыр дигән өмет тә өзелде. Риммага Гөлсу апасы үз сүзен күптән әйтте: “Берне генә түгел, өчне тудырам!” дидемме? Җир бирәләр ди. Хөкүмәт биргәннең бөтенесен алырга кирәк! Син иртәдән төнгә чаклы нервыңны бетереп, бер ай эшләгән акчаны мин өйдә – декретта ятып та алам. Ана капиталы гына күпме! Баш эшләтеп яшәргә кирәк! Апа әйтмешли: “Кылуб дип үлеп булмый!” – диде. Бүген болай, иртәгә башкача сөйләү дә була дип, Гөлсу апасына барган Римма, апасының көмәнле булуын күргәч, сүз әйтеп тормады да.

 – Җизнәң бик крутой художникка әйләнде. – Шат күңелле Гөлсу, Римма сорамаса да, озата чыккач күгәрчен кебек гөрләде. – “Черёмушка”дан бер керәшен агай тауның шомырт чәчәк аткан чагын метрга метр ярымлы картина итеп ясарга заказ биреп китте. “Тауның ул ягын күрмәгәч, ясый алмыйм”, – дип кәҗәләнә әле. “Шомырт та чәчәк атып бетерде инде”, – ди. Һи, рәсем  ясый белсәмме? Шомырт чәчәген генә инде, күрмичә дә җырлый-җырлый ясар идем.

Гөлсу җырлап җибәрде:

Черёмуха душистая,

 А я девчоночка голосистая,

А губки алые, глазки жгучие,

Песни я спою ему лучшие.

Матур җыр име?

– Апа, минем җыр тыңлап торырга вакыт юк иде.

– Күңелсез яшибез без. Черёмушкалылар яши белә. Ул мужик, акчасыннан тормыйм, диде. Безнең Балантауда картина сатып алучы да юк. Булатның классташларыннан башка. Апа әйтмешли, сантыем иртәгә Хәбибрахман абыйларга Коръән ашына бармакчы. Дурак, минәйтәм, шундый зур акча керәм дигәндә, мин пешергәнне генә бисмилла әйтеп ашарсың. Иһи-һи... Борын салып йөри әле. Иртәгә, багажникка, пластмас савытка ашарына төйнәп, мольбертларын салып, тау артына алып барып ыргытам мин аны. Ясасын! Кич алып кайтырга барырмын...

Римма, арытаба тыңлап тора алмыйча, чыгу юлына борылды. Нигә Гөлсу апаны клубка чакырасы килә? Гармунда оста уйнаганы, матур җырлаганы өченме? Гөлсу апасында да әнисенең чалымнарын, сүз рәвешләрен күреп-ишетеп, шактый кәефсезләнеп кайтты ул. Кәефсезлек койрык кебек тагылса да, җанын эш биләгән, шуннан ләззәт алган хатын-кыз мондый гына мәсьәләләр алдында баш ияме соң? Гөлсулар йортыннан үзләренең өйләренә атлаганда, Баланлы тавы ягына карап, аны яңа күргәндәй елмаеп җибәрде. Бик матур бит! Яратып туймаслык! Бары ярата белергә кирәк, яраткан кеше бу дөньяның кара ягын күрми...

Римма инде мәдәнияттә кыска гына вакыт эчендә, иҗади җиңүләр шатлыгыннан, һични белән үлчәп аңлата алмаслык татлы хис-тойгылар күп кичерде. Бу тойгыларның илаһи көчен Балантауда бары бер генә кеше аңлый. Ул да булса Зөлхәбирә апасы...

Әлеге мизгелдә үсмер чагында  Зөлхәбирә апасы белән  үтә дә якын аралашуы кылт итеп исенә төште. Римма да клубта үткәрелгән һәр зур чарада катнашты. Шул вакытта ук мәдәнияткә гашыйк иде ул. Һәрбер катнашучыга аерым якын килеп, һәр катнашучыны бер-берсеннән аермыйча, тигез кайгыртуы ошады аңа. Күрде, өенә ул бик кыска вакытка кайтып килә иде. Шундый яхшы хәтерли: Балантауның матур кичләренең берсендә сәхнәдә гөрләп бәйге-тамаша үтте. Катнашучылар шундый куандылар, кайберәүләре, хәтта сикергәләп, тамашачыга кушылып кул чапты. Тамашачылар да бик шат иде. Зөлхәбирә апасы үзен гадәти хезмәт башкарган кебек тотты. Өйдә дә гел шуны уйлап йөрде Римма. Икенче көнне:

– Кичәге тамашадан бик каты шатланырсыз дип көткән идем. Никтер бер тойгы да белдермәдегез кебек тоелды. Берәребезнең чыгышы ошамады мәллә? – дип сорады.

Уңайсызланып кына әйткән бу сүзен Зөлхәбирә апасы  ошатты – чын күңелдән кискен хәрәкәт белән үзен яратып кочты. “Барыгыз өчен дә, тулаем тамаша өчен дә бик куандым. Тамашачыга күренәмедер ул, белмим – зур җаваплылык кичерәм. Чара тәмам үтеп, сез якыннарыгыз кулына күчкәнче киеренке халәттә буласың. Барыгыз да таралышып бетеп, урыныннан кузгалган аппаратураны, сәхнәдәге барлык декорация, бизәлеш әйберләрне урнаштырганда да, киеп салынган милли костюмнарны тәртипкә китергәндә дә әле канәгать хис кичерә алмыйм. Аларның берсен дә кадерсезләп иртәгәгә калдырып булмый. Ә менә эштән кайтканда, күңелдә гаҗәеп тойгы була: тау кадәр эш өстән төшкән кебек; яңадан туган кеше сыман дөньяга сокланып, шул эшнең ләззәтен кичереп, акрын гына атлап кайтасың. Киеренке хезмәттән соң, шатланып булмый ул, бары шөкер итәсең...

Ачылып китеп озаклап сөйләгәне бүгенгедәй исендә аның: “Кичә мин кайтып кергәндә, телевизорда ниндидер тапшыру тәмамланып килә иде. Экрандагы эре хәрефләр белән язылган: идея авторы, сценарий авторы, режиссёр-сәхнәгә куючы, режиссёр ассистенты, тавыш операторы, гример, алып баручы... тагын ниндидер вазыйфалар экранда, астан өскә таба күтәрелеп, һавага күтәрелгән кошлар сыман, күздән юкка чыгып баралар иде. Мин шуларга текәлеп, үткән чараның барышын кабат күз алдымнан кичердем. Күңелне зур канәгатьләнү хисе биләде. Бит бу вазифаларда исем-фамилия берәү генә – Зөлхәбирә апаң гына иде. Ә мондый чаралар күп үткәрә Зөлхәбирә апаң. Үзеңә үзең аптырап уйга каласың, шушы кадәр эшне башкарып чыга алуыңа, һөнәри вазифаңны, аны әдәби тел белән әйткәндә, мәдәни агарту эшен башкаруыңны, Аллаһ тәгалә каршында кешелек дөньясын сафландыруга саллы өлеш кертүеңне аңлап, чиксез шөкер итәсең. Монда инде артык шатлану була да алмый бугай. Аны эшләгән кеше үзе генә белә. Кем белә, бәлки сиңа да мондый мәртәбәләргә ирешергә насыйп булыр. Шатлыклар да, җиңүләр дә бит алар күп төрле була, Римма. Ике дөньяга да ярашлы игелекле гамәлләрдән соң бары тыйнак куанычлар, тормышка ризалык, Аллаһка шөкер итүләр генә була ала... – Боларны хәтереннән үткәрү дә зур көч бирде Риммага.

Гөлсулардан кайтып барышлый, туган йортына кереп чыгарга булды ул.

– Мактап йөрисең икән кызым, – диде әнисе, чәйгә чакырып.

Римма мул табынга шөкер итеп карады.

– И маладис та инде син әни, ниләр генә пешермисең!. Рәхмәт сиңа, гел тәмле ризыклар гына ашатып үстердең безне. Миңа әле ике йортныкын да ашарга насыйп булды. Безнең Дания дәү әни белән Кадыйр дәү әтинең пешергән ризыклары-ы... – Римманың йөзе балкыды. – “Торна килгән – тоз салган...”, я, “Песнәк килер — пешерер”, – дияр иде дәү әти. Икенче бер юлы, я ашка бәрәңге салганда: “Чыпчык килер — төшерер”, – дип гөрли иде.  Дәү әни эшли алмаганын  шулай уен-көлке белән эшли иде дәү әти. Саф мәхәббәт плюс хөрмәт! Тормышны аңлый башладым... Сагынам шуларны... Минем, әни, вакыт та җитеп бетми таба ашы пешерергә.

Римма күрә: әнисе аның сөйләгәннәрен тыңламый да кебек. Ул сизә: әтисе белән әнисе әйткәләшкәннәр – әтисенең йөзе үпкәчел. Ләкин берни әйтмиләр. Әнисе иң матур чынаякны алып кайнар чәй ясый. Ризыкларны кызы алдына якынрак куя. Йөзендә шаянлык, шул ук вакытта кинәя чаткылары  уйный:

– Җил чыкса, авар инде, кияү. Бик озын күренә ул хәзер. – Төртмә тел шаярту катыш әйтә, үзе көлми. – Чыпчык чукырлык ите калмады.

Күңелле генә көлештеләр. Әтисе дә авызын кыйшайтып куйды. Суфия төп ирештерәсе сүзгә керешә:

– Нәрсә дип белдең син клубны?! Чатыр чабып йөрисең инде, сантый тай күк.

Минвәли сүзгә кушылмый кала алмый:

– Син эшләмәгәннәрне эшли инде ул, әнкәсе.

Суфия, үзен үчекләп әйткән иренә күзен акайтып карады.

– Әни, булды. Күп тыңладым бу сүзләреңне, – дип, тиз генә амин тотып, урыныннан купты кыз.

– Яшисең бар әле! Үзеңне сакла!

– Рәхмәт яме, тәмле булды. Мин кайтыйм инде.

– Атаң иртәгә Хәбибрахманның яңа салган йортына Коръән ашына бара.

– Ник, син дә барасыңдыр ич?

– Бар-рмыйм!

– Ник?

– Гөбәдия белән токмачлы аш көн дә пешерәм мин. Ник ресторанга чакырып кунак итми ул? Безнең ише генә түгел ич ул! Татымаган ризыклар ашап, дөнья күреп кайтыр иде классташлары.

Римма корырак тотты:

– Син Казанга бармыйсың да бармыйсың. Сәбәп тапкансың инде, әни. Бер очрашуны, гөбәдия ашау түгел – бер гомер дип зурлыйлар ич.

– Әй, Кадыйр-кайнатай булдың инде. Сиңа әйтеп торам ичмаса. Бар, кайт, зинһар өчен! Гөбердәтеп ашарыңа пешер чыгып чапканчы!

Римма әнисенең мондый усалрак әйтелгән, төртмә сүзләренә һич ачуланмый. Белә инде, юри кылана бит ул. Ә чит кешеләр янында башкача сөйләшә ул. Гаиләсен яратып, зурлап, мактанып...

***

Көндезге сәгать дүрткә буласы мәҗлескә классташлар җыелып беттеләр. Шәһәрнекеләр дә кайтып җиткәннәр. Табын артына утырганчы, хәл-әхвәл белештеләр, истәлекләр уртаклаштылар. Коттеджының икенче катында Хәбибрахманның эш кабинеты икән. Төрле елларда төрле коллектив белән төшкән фотолары стенага рам белән урнаштырылган. Арада егерме бер классташның чыгарылыш кичәсендә төшкәне дә бар. Зурайтылган сурәт. Барысы да шунысын яратып карадылар. Хуҗаның йорты искиткеч матур, затлы иде. Балантауның табигате сурәтләнгән картиналар аеруча күңелгә газиз, яхшы энергетика сизелә.

– Ах, картиналар... Әллә барысы да Булат эшеме?

– Булат инде, кем булсын!

– Сөбханалла! Ә кая соң Булатыбыз?

 – Килмәде бит әле, килми калмас дип беләм. Булатның өч картинасын сатып алдым. Менә боларны да карагыз әле.

Яшьтәшләр хуҗа артыннан кунак бүлмәсенә иярделәр. Стенадагы вазада утырган зәңгәр кыңгыраулар рәсеме  барысының да игътибарын тартты. Ах иттеләр. Вазасы да чын сыман. Гөлләмәдә һәр чәчәк тере кебек: башын кыңгыр салган кыңгырау чәчәктән моң тамадыр төсле... Күңелне никтер сагыш били...

– Искиткеч! Ә бу ваза минем хәзер дә тора, – дияргә ашыкты Зилә, рәсемдәге вазага орыныр-орынмас.

– Чынмы, малай-җаным?

– Синнән бу вазаны алып торып ясадымыни? – Лилия аптырап сораулы карашын текәде.

 – Оныттыңмыни син? Малайлар, унынчыда укыганда, 8нче мартка барыбызга бер төрлене бүләк иттеләр бит?!

Лилия иңнәрен җыерды. Хәтерләми иде.

– Саклануы әллә ни гаҗәп тә түгелдер, менә шул вазаны,  ни хикмәт, Хәбир тапшырган иде миңа. Ышанасызмы? – Зилә килештереп көлеп куйды.

“Вәйт!..”, “Менә бит, ә?” – диешеп, көлештеләр классташлар. – Тиккә генә бүләк итмәгә-ә-н...

Хисмәт имән бармагын күтәреп:

– Никах иң әүвәл күкләрдә укыла, – диде. Бер уңайдан түбәтәен башына ипләп киде.

– Ай-яй матур да ясаган инде Булат. Килмәве микәнни? Шундый күрәсем килгән иде. – Рания, көчлерәк тавыш белән, кинәттән Минвәлигә борылып: “Минвәли-и!  – дип эндәште. Минвәли, тын гына оеп утырган җиреннән дертләп китте. Бу күренештән кабат көлештеләр. – Миңа син биргән идең бит!.. Чәчәгең – Суфияң ник килмәде? 

Минвәли ни дияргә дә белмәде, аннан:

– Өйдә калдырдым! Чәчәкнең җимеше бар, – диде. Җавабы үзенә дә ошады, канәгать елмаеп җибәрде.

– Кеше әби-бабай булганда, вәйт малай, булдырдыгыз, ә?

– Без бит ул! – Минвәли горур кыяфәт ясаган булып кыланды.

– Капка өчен рәхмәт, Минвәли! Әти бик яратты.

– Бик шатмын.

– И маладис та инде минем классташлар. Барыгыз да авылны гөл итеп торасыз. Төзек авылга кайтулары рәхәт! Хәбибрахман! Сиңа асубы рәхмәт! Суны чишмәдән алып кайтып калдырабыз энекәшләргә. Казанга да алып китәбез. Ник элек  суны чишмәдән алмадык икән?

– Ялкау без! Табигатьне күрмибез, санга сукмыйбыз. Туристларны карап тордым. Рәхәтләнәләр, матурлык дип. Ә без, әллә нәрсә шунда, күңел күзе сукырдыр инде.

 – Театрларга йөрергә кирәк! Күңел күзе ачыла. Гыйбрәтләндерә.

– Зөлхәбирә!

Зөлхәбирә, күзләрен зур итеп ачып, йотылып Раниягә карады.

Зилә акрын гына:

– Ишетеп бетерми, кычкырып түгел, җайлап әйт! – диде.

Тик Рания тагы да кычкыра төште:

– Син театр куйганда Казаннан кайтып карый идек. Хәзер театр куймыйлар мәллә ул авылныкылар? 

Зөлхәбирә күпләгән күзләр сынап каравына, Раниянең кычкырып сүз әйтүенә бик уңайсызланды. Ишетте, аңлады. Ни дисен?! Әйе шул, ул эштән киткәч, театр эше өзеклек кичерде. Ул ышана, “Зәңгәр кыңгырау” чыңлаячак әле! Театр үз эзенә төшәчәк! Һәр укытучы үз укучысын белгән кебек, ул да Римманы яхшы белә.

– Театрлар куелыр дип беләм мин! – диде ул. Тавышы шактый акрын чыкты бугай. Шулай булгалый шул. Кешечә була алмагач, уңайсызлану көчәя, үз-үзенә ышанычы кими.

(Дәвамы бар)